Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи

Text
0
Kritiken
Leseprobe
Als gelesen kennzeichnen
Wie Sie das Buch nach dem Kauf lesen
Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи
Schriftart:Kleiner AaGrößer Aa

© Рузил Фазлыев, 2024

ISBN 978-5-0062-9009-9 (т. 12)

ISBN 978-5-0056-9347-1

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero

1нче январь

 
Январь ае башларыннан,
Алышына ел саны.
Кая бүген шатланучы…
Шаулап карышылап аны.
 

Көтеп алып, куян диеп,

Әйләнеп елкаларны.

Курантлар сугу туктатты,

Ничә көн ярсыганны.

Озату бәйрәме булды,

Үткән күпме чаралар.

Яңа елның башлануын,

Көтеп тора… чаналар.

Яңа елның иртәләре,

Туа аның көннәре.

Куандырып алдагысы,

Дөнья ямен күргәнне.

Ни үзгәрде тирә якта,

Кичә бүген арасы.

Бизмәсәктә искеләрдән,

Алга таба барасы.

Яңа көннәр олы бәйрәм,

Еллар тора көннәрдән.

Сабак булсын алга таба,

Үткәннәрдә күргәннәр.

53 ләр 70 тә

 
Нинди ел булыр дисезме,
Бу Куян елы җитсә.
23 нче елда була,
53 ләр …70 тә…
 

Яңа елда, бик тиз узар,

Бер башланып ул китсә.

Кабатланмас бер ягы бар,

53 ләр… 70 тә…

Кемнәр өлкән, кемдер кече,

Күңелләр ник читлектә…

Бездә үсеп җиткәнбез бит,

53 ләр… 70 тә…

Әйтәсе сүзләр бар әле,

Кимемәде, печтектә.

Бер ел буе барасы юл,

53 ләр… 70 кә…

 
Менә шундый ел була ул,
Яшьтәшләрең «җитлексә».
Исән булган 53 ләр…
Җитә алды 70 кә.
 

Агымнарда калып

 
Хәтер агымнары шундый,
Барысы бергә агыла.
Онытылган кебекләрнең,
Дулкыннары кагыла.
 
 
Аерулар мөмкин булмый,
Карасына, агына.
Бирелмәгән сорауларга,
Җаваплары табыла.
 
 
Әллә ниләр сөйләп була,
Кылынганнар эндәшми…
Барысыда бер капчыкта,
Савап, гөнах берләшми.
 
 
Гөнахларың кичерелсә,
Саваплары югала.
Төзәтүләр чоры үтсә,
Кире кайту юк аңа.
 
 
Тормыш юлы сикәлтәсе,
Шулай сикертә инде.
Тәүбәләр дә була алганга,
Раббым, кичерсә иде.
 

Арбалар

 
Дөнья малы шундый әйбер инде,
Кызыкмаган кеше бик аздыр.
Кемдер өйдә үрдәк асыраса,
Хыялында никтер гел каздыр.
 
 
Байлык үзе ул сынаулар дигән,
Олы атка, олы арбалар.
Бер хайванга әллә ничә арба,
Нигә икәнен кемнәр аңлаган.
 
 
Язылса да барысы тәфсилләнеп,
Күптән инде, ерак заманда.
Нидер җыеп кеше гомер буе,
Кайта алмый йөри базарда.
 
 
Йөк җыйганда үзең тартыр өчен,
Нәфес менеп сиңа атлана.
Тәкәбберлек белән бутамасак,
Андый кеше кайчан шатлана.
 
 
Бер карасаң бары җәза кебек,
Артык төяп тарту арбаны…
Вакыт җитеп кеше «тугарылгач,»
Ул арбалар җирдә калганы.
 

Атып кал…

 
Вакытында кирәк сабыр булу,
Кайвакытта, була ашыгырга.
Үткәндәме, гомер юлы инде,
Булгандамы, яки башыгына.
 
 
Кайвакытта, кайсын сайлап була,
Туры килсен өчен халәткә.
Ялгышмаска үз гаебең белән,
Бәйле булып, гамәл – сәбәпкә.
 
 
Бозмый калып тормыш кануннарын,
Эзләмичә җиңел юлларны.
Таба алып, әрәм шәрәм итми,
Сиңа гына, тиеш булганны.
 
 
Гыйлем аша, таба алып юлны,
Бара алып, шиккә төренми.
Ышанычлы булып юлдашларың,
Хыялларың калып, сүрелми.
 
 
Бер үтәсе юллар барысыда,
Кабатлаулар мөмкин түгелләр.
Киләчәктә буласыларын бит,
Башлап була әле бүгеннән.
 
 
Ул хаталар, гомер бетмәсәдә,
Төзәтергә, hаман вакыт бар.
Әйтелгәнчә зирәк мәкалдә:
«Ятып калганчы, син атып кал»
 

Ашыгу

 
Ашыгуның асылында ни соң,
Кемнәр белә, кемнәр аңлата.
Кеше туктый алыр иде микән,
Кая ашыкканын аңласа.
 
 
Ашыгабыз, башта үсәр өчен,
Олы кеше тизерәк булырга.
Хыялларда булган кебегерәк,
Искитәрлек тормыш корырга.
 
 
Белмәгәннәр – алда бихисапка,
Өйрәнергә кайчак ашыгабыз.
Кайвакытта тәртәләрдән чыгып,
Ашыгулар белән шашынабыз.
 
 
Дөнья байлыклары кызыктыра,
Жыеп калмак булып, ашыгабыз.
Хәерчелек кочып алган кебек,
Булмаганга матур машинабыз.
 
 
Өлгерүләр күберәк тоелса да,
Эш рәте булмый ашыкканда.
Ризыкның кадерләре кими…
Юылмыйча кала кашыклар да.
 
 
Язмыш юлы гамәл чакырымнары,
Аңлашылмый кала үткәндә.
Көрсенәсең «шулай икән» диеп,
Соңгы тукталышка житкәндә.
 
 
Ашыксаңда кояш чыгышына…
Ахшам көтә сине, зарыгып.
Ашыгулар – егылулар кебек,
Тормыш юлларында арылып.
 

Багышладым

 
Тоя башлаганга микән бераз,
Гомеремнең агып баруын.
Аңлаганга, бәлки вакыт юлы,
Кая таба алып баруын.
 
 
Артка карыйм борылып еракларга,
Миңа кадәр хәттә булганга.
Хисабларга әзерләнгән кебек,
Уйлар белән күңел тулганда.
 
 
Югалтмыйча калган минутларны,
Исрафларга һичтә калдырмый.
Онытылса буын үткән юллар…
Кадер белә торган җан булмый.
 
 
Гомер юлы эзе сызыклары,
Уч төбендә калса йомылып.
Гыйлем өчен җиргә килә алып,
Зыяларга… китәр узылып.
 
 
Калган вакыт белмим җитәрме,
Нинди эшкә, нинди гамәлгә.
Тауларныда күчерә алулар бит,
Сизелмәслек була галәмдә.
 
 
Ихласлыкка күчә алу юлы,
Гамәлләрдә… барлык уйларда.
Язмышның без җылы кочагында,
Нигә аның белән уйнарга.
 
 
Ризалашу… булган, биргәненә,
Тырышу өчен… бар бит кушканнар.
Оят булыр …әгәр онытылса,
Мәңгелеккә күлмәк ыштаннар.
 

Базар көн

 
Әллә нинди серләр яшерелгән,
Элекләрдән килгән базар көн.
Халык жыеп чукындыру өчен,
Чиркәүләрдә чаңнар кагар көн.
 
 
Якшәмбене ял көннәре итеп,
Жыелышып гәпләр сатар көн.
Мунча ягып, гает бәйрәмедәй,
Кәеф сафа кылып ятар көн…
 
 
Кемдә нинди товар бүлешергә,
Кемнәр ала, кемнәр саталар.
Атналарның ярминкәсе булып,
Башлык, башмак, киез каталар.
 
 
Берәү карап йөреп тәмен таба,
Сатар өчен, күпме әйбер ята.
Бар булганы тышка чыгарыла,
Кәсеп итеп, хәттә ярык сата.
 
 
Бүгенгесе ничек, ниндиерәк…
Базар көне, хәзер атна буе.
Товар үзгә… сату-алу гөрли,
Сыерлар аз, ләкин сөтләр «куе».
 
 
Динен, телен, илен, жирен, үзен,
Матур иттереп, төреп сата.
Әрвахларда ахыры, кайгыларда,
Сатканнарны белеп, күреп ята.
 

Батырлар…

 
Батырлыкка авырлыклар кирәк,
Яулар булса, туплар атырлар.
Исәннәре окопларда калыр,
Батырларны алып кайтырлар.
 
 
Барысында батыр дияләр дә,
Батыр исемнәре бирмиләр.
Онытыла …кирәк вакытлары,
Алларында башлар имиләр.
 
 
Солдат кирәк яулар вакытына,
Кулда чакта утлы кораллар.
Язмышлары кайчан солдатның,
Кайчан гына бөек була алган.
 
 
Гади солдат, гади халык улы,
Алар өчен төрле медальлар.
Солдат белән солдат атышмыйча,
Кемнәр кайчан яуда җиңә алган.
 
 
Солдат батыр-солдат булган өчен,
Якын булган өчен дошманга.
Үз иреге белән беркем үлми,
Җанын бирә, иле кушканга.
 

Башлы кеше

Башлы әйтә: Мин бик мактанмыйм,

Мактаганнардан сакланмыйм ди.

Хурлаучылар өчен мин җүләрмен,

Мактаучылар булса түзәрмен ди.

Байлыгым да шактый чамалы,

Алып булмый гел дә яңаны ди.

Үткәрәмен җәен арба җыеп,

Ремонтлап кышын чананы ди.

Кеше кебек яшәп була мени,

Җитмеш төрле була кешеләр ди.

Үз эшеңне мәңге таба алмый,

Гел кызыксаң кеше эшенә ди.

Үткән гомер мактанырлык түгел,

Начар белән яхшы буталган ди.

Утыртканнар сирәк мирәк булып,

Чупләр белән бергә уталган ди.

Мактанырга… акыл белән була,

Соңлап килеп кунак булганга ди.

Үз юлыңны таба алмый калган,

Бер гөнахсыз дурак булганга ди.

Без бергә!

 
Дөньялар үзгәрә,
Әй халык, берләшик.
Җыелыйк, җыелыйк,
Бер булып гел яшик.
 
 
Гасырлар дәлилли,
Таркаулык җиңгәнне.
Онытмыйк ирек дип,
Җаннарын биргәнне.
 
 
Таркаулык югалсын,
Мәңгегә тапмаслык.
Язмышлар шундый дип,
Кайгырып ятмаслык.
 
 
Таңнарда шикелле,
Офыкта, вакытлар…
Бердәмлек җиңәрлек,
Вакыт бар, вакыт бар.
 
 
Без диеп дәшәрлек,
Горурлык – халкым бар.
Уйлар һәм максатлар,
Булсыннар якыннар.
Без, без, без дидек
 
 
Без халык бит югалмабыз,
Бетсәк тә таралышып.
Чаралар булганда гына,
Йөрмәсәк аралашып.
 
 
Олы кайгы килгәч кенә,
Очрашулар калмаса.
Күрешү, нияттә булсын…
Һәр кем шуны аңласа.
 
 
Отчет түгел, ә истәлек,
Видеолар, сүрәтләр.
Үз бәйрәмең күңелләрдә,
Сакланулар кирәкләр.
 
 
Телсез, илсез, динсез үскән,
Буыннарны ни көтә…
Васияткә киләчәкне,
Кемнәр соң бүләк итә.
 
 
Балаларның анасы бар,
Ананың бар баласы.
Ата ананың тырышлыгы,
Баласында каласы.
 
 
Халык, милләт бердәмлек ул,
Яши белү бер булып.
Чәчәкле болын шикелле,
Йә булмаса, гөл булып.
 
 
Сүнмәсен иде учаклар,
Буыннарны жылыткан.
Кемнәр диеп аталырлар,
Булганнарын оныткан.
 
 
Бер дулкын ул, хисләр бердәмлеге,
Бергә кыла торган гамәлләр.
Араларда бушлык булмаганда,
Бирә, ала торган сәләмнәр.
 
 
Кыйбылалар, уртак була икән,
Бердәм икән, теләк уйларың.
Чуарланмый, дөнья эше белән,
Максат итеп алга куйганың.
 
 
Бер дулкын ул, авырлыклар аша,
Бердәмлекне тоеп, атлаулар.
Кимсетүгә дучар булулар да,
Хокукларны бергә яклаулар.
 
 
Чиребездән, олы таркаулыктан,
Дәва табып аннан арыну.
Дулкыннарны бердәм тояр өчен,
Бер көймәдә бара алыну.
 
 
Бер дулкында, бердәм тибәр йөрәк,
Ерагаер, булган ялгышлар.
Сынауларда бергә була алсак,
Яфаламас ялгыз язмышлар.
 

Бер Ул хуҗа!

 
Иман белән яшәгәндә,
Җирдә татар әрәм булмас.
Татарларны яратмаган,
Бер генә дә әдәм булмас.
 
 
Дошманнарны… чутламасак,
Ерак булсак, без алардан.
Аллаһыга сыенганда,
Чыкмасларда үз арадан.
 
 
Көтү булып яшәгәндә,
Табылмасмы көтүчеләр.
Бар көтүне сатып, яулап
Үзенеке итүчеләр.
 
 
Яратуны… аңламагач,
«Ай-лав-ю» лар онытылар.
Күктә хәзер таралучы,
«Син-кол-син"нәр болытыдыр.
 
 
«Мин-кул-шул"лар яңа буын,
Алыштырмас татарларны.
Иман көче җыя алсак,
Җиһан белер татар барны.
 
 
Аллаһ юлы җиһад булыр,
Кырашлары – утлар атар.
Утлы караш күреп дошман,
Егылырда, тормас, ятар.
 
 
Бер Ул хуҗа иманлыга,
Көтүчеләр, хуҗа түгел.
Кыйбласыз – без көтүдә,
Менә шундый «нуҗа» бүген.
 
Sie haben die kostenlose Leseprobe beendet. Möchten Sie mehr lesen?