Тузганак балаларына. Тормыш хакында. Тормыш кыйммәтләре хакында. Һәм, әлбәттә, Җил хакында.

Text
0
Kritiken
Leseprobe
Als gelesen kennzeichnen
Wie Sie das Buch nach dem Kauf lesen
Тузганак балаларына. Тормыш хакында. Тормыш кыйммәтләре хакында. Һәм, әлбәттә, Җил хакында.
Schriftart:Kleiner AaGrößer Aa

Перевод книги «Детям одуванчиков» (автор Дика Кара) с русского на татарский язык

Переводчик Римма Гумирова

© Дика Кара, 2021

© Римма Гумирова, перевод, 2021

ISBN 978-5-0055-7757-3

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero

Кич җитеп килә иде.

Көндезге эссегә алмашка сиздермичә генә кичке җиләс һава килде. Бөтен җан ияләре, ниһаять, җиңел сулап куйды.

Үсемлекләр һәм җәнлекләр йокыга әзерләнә иде. Вак чебеннәр кичке ялга китте.

Ә карт тузганак йокы алдыннан үзенең оныклары белән сөйләшеп алырга булды.

– Борынгылар тормышның төп кыйммәтләренең берсе – үзең сайлый алу хокукы һәм Җилнең җай килүе, дигәннәр. Ә мин сезгә әйтәм, болар барысы да бик шартлы. Төп кыйммәт – янәшәдә үсеп утырган ата-ана яфрагы!

Тузганакчыклар, гаҗәпләнеп, бер-берсенә карашып алдылар.

– Бабай, ә нигә ата-ана яфрагы – кыйммәт ул? – дип сорады бер тузганакчык.

– Мөһим түгел. Вакыты җиткәч, үзегез аңларсыз! – дип мыгырданды карт. «Әйе, иртәрәк әле, башлары яшь», – дип уйлады тузганак эченнән, ә тыштан бары тик:

– Йокларга ятыгыз! Соң инде, – диде.

Картның сүзләре нәни тузганакчыкның башыннан чыкмады, ул йокыга китә алмады:

– Бабай, сөйлә инде, нәрсә турында әйткәнеңне сөйлә инде. Ни дигән сүз иде бу? Кыенмыни соң сиңа? Зирәк акылың белән бүлеш!

Карт, күзләрен ачмыйча гына: Акылыммы… Ахмаклыгым беләнме… – дип җавап кайтарды.

– Сөйлисеңме? – диде оныгы.

– Ярар, тыңла, – диде карт, авызын ачып иснәде, һәм ашыкмый гына хикәясен башлады.

Бер матур тау битендә тузганаклар яшәгән. Бу игелекле җаннар чиста һавада, Кояш тарафыннан берөзлексез аналарча кайгыртылып, иркәләнеп үскәннәр.

Апрельдә, беренче кар китүгә үк, тузганаклар яктыга бәреп чыга һәм рәхәтләнеп яши бирә икән. Аларга карап, барлык җәнлек, кош һәм һәртөрле юлчы сокланган. Алар, Кояшка таба үрелеп, дөньяга үзләренең нурлы елмаюларын бүләк иткән һәм һәр яңа көнгә чын күңелдән шатланган.

Sie haben die kostenlose Leseprobe beendet. Möchten Sie mehr lesen?