Buch lesen: "Ятимгә дә яз килә"
1
Казан Кремленең сәгате көн уртасын күрсәтә. Шул мизгелдә Рахманның күңелендә сәер генә өмет ялтлап китте: менә аның уклары уникене узып, көннең икенче яртысына авышыр да, чынбарлык кинәт үзгәрер һәм… барысы да ачыкланыр, әтрафлы аңлашылыр.
Шәһәр сәгатеннән үрнәк алып, күкрәк эчендәге кыйбланамәнең угы хәрәкәткә килсен дә, ниһаять, юнәлеш төгәл билгеләнсен иде, шул чагында ул төп сорауларына җавап табар, җан тынычлыгына ирешер иде.
Беренче көннәр илһамлы кинәнү белән узды, зур өметләр баглаган мохиткә килү шатлыгы тәүлек әйләнәсе канатландырып торды. Әмма тора-бара эңгер-меңгерле сагыш янә күңелне биләп алды. Балачактан ук тынгы бирмәгән хафа вакытлыча гына йокымсыраган газапны җилтерәтеп уятырга тотынды.
Килгән уңайга армиядә бергә хезмәт иткән дусты Тимурның адресы буенча барып, атна-ун көн шуларның фатирында яшәде ул. Тимурның әти-әнисе һәм утызга җитеп килгән, әмма һаман өйләнмәгән абыйсы тарафыннан бик үк якты чырай күренмәсә дә, фатир яки бүлмә тапканчы, ышык урын булганга Рахман «служак» дустына чиксез рәхмәтле иде.
Ә инде Ямашев урамындагы йортта аена алты мең түләп, бер бүлмәле фатирда яши башлагач, Рахманның бәхете хәттин ашты. Казанда төпләнеп калырга дип һәм иң мөһим соравына җавапны шушында табасына нык ышанып килде бит инде ул.
Рәхмәт, Тимур! Үзе уйный торган ансамбльдә аңа урын да әзерләп куйган. Татарның танылган җырчылары белән эшли торган бу төркемгә көчле музыкантлар җыелган, аларны төрле концертларга, фестивальләргә, гастрольләргә даими рәвештә чакырып торалар.
Шулай итеп, Рахманның көнкүреше монда мөнбит юнәлеш алды һәм ул танылган җырчылар белән хезмәт итүче музыкантлар төркеменә лидер-гитарачы булып урнашты. Төрле уен коралларында мөкәммәл дәрәҗәдә уйный белгәнгә, аны бик теләп кабул иттеләр.
Мәгәр һәрбер өлкәдә, бигрәк тә сәнгатьтә, сәләтле кешедән көнләшү, күпсенү – гаҗәпләнә торган күренеш түгел. Мәгълүм ки, иҗат төркемнәрендә үземче табигатьле шәхесләр аеруча күп очрый, ә андыйлар, гадәттә, башка берәүнең сәләтен вә уңышын «күтәрә» алмый. Рахманны «гениальный самородок» дип мәдехләсәләр дә, аның осталыгына һәркемдә диярлек каршылыклы хисләр калыкты, һәм ул әледән-әле үзен сиздерә иде. Әлбәттә, моны ачыктан-ачык күрсәтмәскә тырышалар, ләкин бер коллективта үзара мөнәсәбәтләрне яшереп калу мөмкинме соң? Рахман да моны белә, аңлый, ләкин талантына эчке инану тойганга, ул үзен болардан өстен тота ала иде. Детдом тәрбиясе рухны җитәрлек ныгыткан, үзәктә какшамас багана булып, шәхес утыра, гаярьлектән дә мәхрүм түгел иде ул.
Күп тә үтмәде, концертлар арасындагы буш вакытта аңа көйләрнең аранжировкасы белән шөгыльләнергә тәкъдим иттеләр. Ансамбльдәге музыкантларга, әлбәттә, монысы бер дә ошамады. Бигрәк тә клавишлы коралларда уйнаучыга, чөнки ул да аранжировщик һәм моңарчы шул кәсебе белән акчаны хәйран әйбәт «суга» иде. Ә хәзер исә җырчылар, композиторлар Рахманга мөрәҗәгать итә башлады, чөнки аның сәләтлерәк тә, остарак та икәнен тиз арада аңлап алдылар.
Рахман үзен музыка дөньясында судагы балык кебек хис итә. Сәхнәдә чакта залдагы халыктан килгән җылылык аңа бик кирәк, шуның өстенә инде хәзер көйләргә аранжировка ясаганда, студиядә җырчыларга фонограмма яздырганда, үзенә карата мәхәббәт тою аның өчен мең алтынга торырлык халәт иде.
Әмма аның иң зур хыялы, монда килүенең төп максаты – үзенең кем, кайдан булуын, ата-анасы кемнәр икәнне белү һәм әнисенең язмышын ачыклау иде. Ник баласын ташлап качты икән ул? Үзе исән микән? Исән булса, хәзер кайларда икән?
Бер ай эчендә Казанның барлык танылган урыннарын әйләнеп чыкты инде ул. Казан тарихы буенча китаплар алды, вакыты булган саен интернеттан мәгълүматлар җыеп укырга тырышты. Һәм көнаралаш диярлек Кремль урамы буйлап, Володя Ульянов гыйлем җыйган университеттан Спас башнясына кадәр юл үтә. Бу урыннарны аның телевизордан күргәне бар. Детдомда чакта ук Казан турында тапшыру караган иде. Шушы урыннарны, Казан Кремлен, Җәлил һәйкәлен күргәч, йөрәге дерт иткән иде. Бик таныш, якын булып тоелган иде экрандагы күренешләр. Югыйсә телевизордан әллә нинди ямьле табигатьле урыннарны, чит илләрне, бөек шәһәрләрне күргәне бар, әмма Казан аеруча тәэсир итте.
Күңеле тартты Казанга, әйтеп бетергесез нык тартты.
Кайчаннан бирле кадерләп саклаган бердәнбер фотосурәтендә ул – ике-ике яшь ярымлык бала – Казан филармониясе каршында басып тора. Кем төшергәне генә билгеле түгел. Димәк, ничек кенә булмасын, аның биографиясе монда килеп тоташадыр, ә бәлки, моннан башланадыр да…
Барды ул филармониягә. Анда эшләүчеләргә фотоны күрсәтте. «Бу малайны күргәнегез бар идеме? Әти-әнисе кемнәр икән, белмисезме, хәтерләмисезме?» – дип сораштырды. Әмма, ни кызганыч, танучы, белүче табылмады.
Алга таба нишләргә? Кемгә мөрәҗәгать итәргә? Бу заманда үзеңнән башка кемгә кирәк син? Кем син, каян син?
Шик-шөбһәләр тынгы бирми. Бәлки, әти-әнисе белән яки әнисе белән Казанга кунакка гына килгән булганнардыр?.. Бәлки, башка шәһәрдән яки авылдандыр аның чыгышы… Бәлки, бәлки… Ә шулай да, Казанга килеп, дөрес эшләде ул. Беренчедән, фотодагы күренеш – Казан. Икенчедән, музыкант өчен монда шартлар уңай, юкса тиз арада гына популярлык казана алмас, мондый уңышка ирешмәс иде.
Кая барган булдылар икән соң алар 1993 елны? Иркутскигамы, Читагамы, Хабаровскигамы, Владивостоккамы? Якынгаракмы, ераккаракмы?
Менә Кремль сәгате төгәл уникене сукты.
Әмма берни үзгәрмәде…
Көннән-көн инана бара: бу урамны хәтерли ул, Спас башнясын, андагы сәгатьне, Муса Җәлил һәйкәлен. Әнисе белән йөрделәр бугай алар монда.
Ниндидер шау-шулы йортны, озын коридорны да хәтерли әле ул. Бер катлы, озын баракка охшаган йорт иде. Әнисе белән шунда яшәделәр кебек. Нишләп әтисен бер дә хәтерләми икән?.. Туган җире дә бар аның… Өзек-өзек булса да, искә төшә бит сабый чактагы күренешләр.
Хәтер, хәтер! Син шәфкатьле дә, мәрхәмәтсез дә! Хәтер әнинең җылы сулышын күңелнең иң аулак, иң ышанычлы урынында тота, чынбарлыкның үтәли ачы җилләреннән саклый.
Юк, очына чыгалмаслык билгесезлектән барлыкка килү белән килешергә мөмкин түгел. Аның тамырлары бар бит… Әнисе бар иде аның. Ул аны хәтерли. Нурлы йөзе, йомшак куллары, җылы иреннәре, назлы тавышы хәтерендә саклана.
Алар поездда бардылар. Башта бу халәт кызык, күңелле иде. Вагон тәрәзәсеннән тыштагы дөнья каядыр артта калып югала, алда гел могҗизалардан гына торган әкияти дөнья көтәдер кебек иде.
Аннары кинәт… Әнисе юкка чыкты.
Мәңге тынмас сыкрау булып, күкрәк эчендә поезд тәгәрмәчләренең шыкылдавы, вагоннарның шыгырдавы яңгырап тора. Милиционерның каты-кытыршы кулы һәм Себернең җан өшеткеч җиле… Болары да хатирәләр булып саклана. Әмма һич кенә дә аңга сыймый – әнисенең җылы сулышы һәм көзге ачы җил нишләп, ничек бер үк хәтердә, бергә тынышып яши ала икән?!.
2
1993 елның көзе иде. Дер селкенеп, борылышларда тыгыз каерылып, хәтта янтая-янтая, поезд, яңа көнне каршыларга укталгандай, Көнчыгышка таба томырылды.
Ул көннәрне вагоннар гына түгел, бөтен ил тетрәде.
Мәскәү уртасында «Ак йорт» ны танклардан, пушкалардан утка тотканны телевизор турыдан-туры күрсәтте, гәҗитләрнең баш битләрендә куркыныч хәбәрләр урын алып торды.
21 сентябрьдән алып 4 октябрьгә кадәр дулаган вакыйга Россия Федерациясенең эчке сәяси кризисы дип бәяләнде. Сәясәтчеләрнең шәхси узынулары аркасында килеп чыккан бу чуалышта кайсы җиңә яисә өстенлек ала – халык өчен барыбер иде. Ике якта да илне, халыкны саткан оятсыз кешеләр икәнне халык тиз аңлады. Илне таркалу кәсафәтенә илткән канлы карулашуда Ельцин ягындагылар да, Югары Советны яклаучылар да гаепле иде. Алар арасында халык турында уйлаучы булды микән? Үз мәнфәгатьләре өчен көрәштеләр түгелме?
Гомумән, 90 нчы еллар, ул вакытта нинди фиркаләр хакимлек итүгә карамастан, тарихта да, халык хәтерендә дә җинаятьчеләр тантана иткән заман буларак калачак. Халык һәрбер яңа көнне, һәлакәт килмәгәе дип, куркып көтеп ала торган чор иде ул.
Әйтерсең лә, чынбарлыктан качарга тели – поезд туктаусыз мәшрикъ ягына чаба да чаба. Әмма иртәме-соңмы, адәм балалары салган тимер юлның башы һәм азагы кайчан да булса ялгана. Бу котылгысызлык кеше йөргән юлларга гына түгел, барлык сызыкларга, хәтта иң турыларына да хас – алар кайчан да бер боҗрага әверелә.
Җир шары исә – үзе бер зур вокзал ул. Бу вокзалдан беркая китә алмыйсың. Хәтта гомер үзе дә шушында башлана һәм шушында ук тәмамлана.
Поездда барган һәрбер инсанның үз уйлары, үз кайгысы, үз тормышы һәм үз язмышы иде, гәрчә бер илдә яшәсәләр дә. Үз-үзеннән кача алмаган күптонналы поезд, ничек кенә кызу тизлек белән чапмасын, ничек кенә ыргылышын арттырмасын, бер пассажирны да илнең аяусыз киләчәгеннән алып китеп коткармаячак.
Кыршылып беткән вагоннарның берсендә өч яшьлек баласын кочып утырган яшь хатынның хәле начар – күңеле болгана, башы әйләнә. Оеган куллары белән көйсез малаен кысыбрак тотарга тырыша. Малай боргалана, киреләнә, әнисеннән ычкынырга тели. Поезд вагонына керер алдыннан бер кызның зефир ашаганын күрде дә зефир сорап, әнисен йөдәтә. Каршыларында утырган урта яшьләрдәге ир белән хатын дәшми генә яшь ананың бимазалануын күзәтәләр. Сул якта чал сакаллы карт вакыт-вакыт йөткерә, ул йөткергән саен Рахман сискәнеп китә һәм тагы да ярсыбрак елый башлый. Җитмәсә, вагон коридорыннан үтеп баручы чем-кара бер малай, боларның купесы янында туктап, бик озак карап торды. Аның кулында шоколад, бармаклары, авыз кырыйлары куе көрән төскә буялып беткән иде. Рахманның да шоколад ашыйсы килә башлады һәм хәзер инде аны борсалануыннан тыярлык түгел иде.
Яшь ана купедагы кешеләрнең төксе карашларында үзенә карата битәрләү абайлап, каршысында утыручы ханымга елмайгандай итте – бу елмаюда үзенең кыйсмәтенә һичсүзсез күнү белән бергә гаебен таныган сыман уфтану да чагылды.
Үзенең бәхетсезлеге өчен дә оялу, читенсенү һәм үзеңдә гаеп тою – татар хатынына мәңге хастыр инде ул. Нәрсәдә аның гаебе? Кем алдында?! Баласы көйсез булудамы?! Сабый белән юлга чыгуындамы? Бу болгавыр заманда бала табуындамы? Егерме биш яшендә тормыштан тарыгудамы? Өс киеме таушалудамы? Билгесезлеккә юл тотудамы аның гаебе?
Гаеплеме соң ул?
Поезд зыкылы көнне урталайга ертып бара да бара. Кечкенә бер станция тукталышында әнисе поезддан төште дә соры төстәге бинага йөгереп кереп китте. Моны Рахман хәтерли. Чит-ят кешеләр белән калгач, еларга да куркып, әнисен түземсезлек белән көтте ул. Менә поезд кузгалды… Әнисе һаман күренмәде. Поезд тизлеген арттырды… Әнисе… калды…
Ул юкка чыкты.
Һәм поезд өч яшьлек Рахманны әнисеннән җөда кылып, ерак-еракларга алып китте.
Вагон халкының иләсләнеп гөж килгәнен, берсен-берсе уздырып нәгърә органнарын хәтерли Рахман. Хәтта вагон янтаеп киткәндәй һәм аяк асты убылгандай булды. Аннары гына аңлады ул – баласын ташлап качты дип, аның әнисен сүгенә-сүгенә ачуланганнар икән алар.
Аңа нибары өч яшь иде. Өзек-өзек хатирәләрне ялгап карый ул, әмма үткәннәрнең ачык картинасын төзи алмый. Ә менә әнисенең күзләрен, җылы сулышын, ягымлы тавышын аермачык хәтерли. Свитерының түшендәге ике болан сурәте дә гел күз алдында.
Инде ничә ел хәтер канатларында ул шул көннәргә оча, ләкин һич кенә дә анда төшеп кунаклый алмый – һәрбер яңа көн аска тартып төшерә һәм куе каралҗым томанлы киләчәккә сөйри.
3
2008 елның яз аенда Белоярск өлкә военкоматыннан автобус белән тимер юл вокзалына юл тотканда, Рахманның йөрәге ярсып типте. Байкал артындагы хәрби частька поездда барачаклар алар. Унбиш ел элек әнисе белән соңгы тапкыр поездда барганнары искә төште. Әнисе булды микән соң ул? Бу сорау аңа тынгылык бирми, югыйсә гел үзенә шундук катгый җавап кайтара: ничек инде әнисе булмасын! Өч яшьлек бала кем белән булырга мөмкин тагын?!
Озакламый шул көннәрдәге кебек ужарланып чапкан поездның җан биздергеч тавышы яңгыраячак. Тимер юлдан, гудоктан курку аңарда мәңгегә калыр, мөгаен. «Музыкаль слух» ы камил, шуңа авыр тәэсир итә аңа мондый авазлар. Ул хәтта поезд гудогының нинди тонда, нинди нотада гүләгәнен дә әйтә ала. Үтеп китүче поезд авазының «глиссандо» белән бәгырьне урталай сызуын, әлбәттә, нота кәгазенә бернинди билге-тамгалар белән төшереп кую мөмкин түгел. Көчлелеге һәм тоны буенча поездның ике төп тавыш сигналы бар икәнне дә белә ул. Тыныч гудок станцияләрдә бирелә – пассажирларны һәм тимер юл эшчеләрен куркытмас өчен андый урыннарда каты кычкыртмыйлар. Көчле тавышлы тифон бар – анысы поезд килгәнне хәбәр итәр өчен перегоннарда кулланыла. Бу мәгълүматларны махсус белешкәне юк, үзләре каяндыр колакка кергән. Югыйсә аңа нигә инде бу авазларның нечкәлекләре?!
Чита шәһәре тирәсендә урнашкан яшь солдатларны өйрәтү үзәгендә курслар үткәннән соң, аларны Байкал арты хәрби округының берәр частена алып китәчәкләре өлкә комиссариатында ук мәгълүм булды. Тәртипкә күнеккәнгә, детдомның кырыс режимына өйрәнгәнгә күрә, Рахманга «курс молодого бойца» авыр тоелмады. Көн тәртибенең катылыгы аңа һич тә авыр түгел, режимның ни икәнен өч яшеннән үк белә инде ул.
Кыска гына ял вакытларында аның казармада гитарада уйнап җырлаганын тыңлап, һәммәсе – солдатлар да, командирлар да таң калды. Сиңа музыка буенча укырга һәм армиядән ничек тә котылырга кирәк иде, диючеләр дә булды. Хәер, бер ел нәрсә инде – үтә дә китә. Әле телевизордан күрәчәкбез сине, диделәр аңа.
Вакыйган, бу призывка, кем әйтмешли, язмыш елмайды – нәкъ шушы 2008 елның 1 гыйнварыннан хәрби хезмәт бер ел булачак дигән федераль законга Президент тарафыннан кул куелган иде.
«Курс молодого бойца» тәмамланырга ике атна кала казармада моңарчы таныш түгел өлкән лейтенант пәйда булды. Көяз кыяфәтле бу офицер солдатлар арасында музыкантлар юкмы дип кызыксынып килгән икән. Ул Үзәкнең оркестр җитәкчесе булып чыкты. Ротада армиягә кадәр музыка мәктәбендә баянчыга укыган Новосибирск егете бар иде. Баянчыны оркестрга алалар икән дигән хәбәр шундук таралды. Гитарачы бар дип кем әйткәндер, Новосибирск егетен күчерүне рәсмиләштерер өчен штабка озаткач, өлкән лейтенант офицерлар бүлмәсенә Рахманны чакырттырды.
Рахман аның янына кергәндә, өлкән лейтенант казарма гитарасын тотып утыра иде. Рахманның гитарада оста уйнавына таң калды ул.
– Кайда өйрәндең болай уйнарга?
– Детдомда.
– Кем өйрәтте?
– Үзем өйрәндем.
Өлкән лейтенант җәһәтләнеп, телефон номерын җыйды:
– Алло! Мин сезгә гитарист таптым. Хәзер учебный центр нәчәлнигенә үзем кереп чыгам. – Ул телефонын куеп, Рахманга карап торды: – Үзәкнең мәдәният сараенда гитарист булып каласың киләме?
– Килә, – диде Рахман, сөенеп.
Монда да озак хезмәт итәргә туры килмәде Рахманга. Читада хәрбиләр арасында узган фестивальдә чыгыш ясаганда, аңа Офицерлар йорты директоры игътибар итте һәм атна-ун көн узгач, «Учебный центр» ның мәдәният сараена репетиция вакытында табак битле, киң җилкәле, базык капитан килеп керде.
Милләте буенча бурят капитан Банзаргашиевның, шушы төбәктә туып-үскән кеше булгангадыр инде, һәр хәрәкәтеннән табигый кыюлык, һәр әйткән сүзеннән үз-үзенә чиксез ышану аңкып тора иде. Чита каласының хакимемени – сөйләшүендәге вәкарьлек, мин сиңа әйтим – Офицерлар йорты директорының урынбасары гына, димәссең. Җор телле, ара-тирә җиңелчә генә сүгенеп куя торган бу капитан Рахманны алырга килгән иде. Штабта тиешле кәгазьләргә кул куйдырганнан соң, Банзаргашиев арткы бамперы чалшайган һәм алдагы уң як крылосы яньчелгән «Опель-Астра» машинасына Рахманны утыртты да туп-туры Читаның үзенә алып китте.
Рахманның гитарадан тыш, тагын төрле коралларда уйный белүе ансамбль өчен зур табыш булып чыкты. Аны монда тагын бер куанычлы нәрсә көткән – ударник, ягъни барабаннарда уйнаучы Тимур исемле егет Казаннан булып чыкты. Җыйнак гәүдәле, яшькелт күзле, почык борынлы бу татар егете үзенең туган телендә бөтенләй сөйләшә белми иде. Үземче холыклы, көйсез, тик торганда хиффәтләнеп китүчән булуын аның барабаннарда бик шәп уйнавы «каплый» иде.
Танышуга Рахман аңа күкрәк кесәсендә йөрткән кадерле фотосурәтен күрсәтте:
– Кайда төшерелгән бу фото, ничек уйлыйсың? – дип сорады ул.
Тимур ике-ике яшь ярымлык малай сурәте һәм артына «Рахман» дип язылган фотода шундук Казан филармониясен һәм янәшәдәге театр училищесын танып алды.
– Казан бу, – диде ул, һич тә икеләнмичә. – Гоголь урамы. Ә бу «бандит» синдер, мөгаен.
– Мин, – дип елмайды Рахман.
Төркемгә көчле музыкантлар җыйналган иде. Бас-гитарада – ракета дивизиясендәге элемтәчеләр полкыннан монда күчерелгән яшь лейтенант, авиаполктан күчерелгән ике прапорщик – берсе гитарада, икенчесе клавишлы инструментта уйный, ә капитан званиесендәге саксофончы армия штабының канцелярия хезмәткәре иде. Казан егете – барабанчы Тимур, Атамановка бистәсеннән ерак түгел урнашкан стройбат частеннан күчерелгән солдат иде. Бу коллективта Тимурның һәм Рахманның гына махсус белемнәре юк, әмма сәләт һәм уйнау осталыгы белән алар профессиональ төркемгә тәңгәл килә иде.
Чита гарнизонының эчке эшләр гаскәренә караган рота казармасында Тимур белән Рахманга ике урын әзерләделәр. Алар йокларга шунда кайтып йөрсәләр дә, гауптвахта сакчылары булып хезмәт итүче рота солдатлары белән бөтенләй аралашмадылар. Көн саен бер үк төрле тәртип – подъём, иртәнге аш, Офицерлар йортында репетицияләр. Аннары буш вакыт күп кала һәм болар үз иркендә йөриләр иде. Репетицияләр булмаган вакытта да казармага кайтмыйча, йокы вакыты җиткәнчегә кадәр гел шәһәрдә калу ягын карадылар.
Музыка өлкәсенә эләгеп, яраткан эше белән шөгыльләнгәнгә күрә, хезмәт башкаларныкы белән чагыштырганда, әлбәттә, авыр түгел иде. Тимур Казанны, әти-әнисен, абыйсын, дусларын сагына иде, шуңа күрә тизрәк хезмәт срогының тәмамлануын көтте һәм озакламый өемә кайтачакмын, дип канатланып йөрде.
Рахман исә тонык кына хәтерләгән әнисен һәм Фәйрүзә апаны сагына иде. Хәрби хезмәт тәмамлангач, Фәйрүзә ападан башка күрешергә атлыгыр кешесе әлегә юк иде аның. Ә әнисен әле эзләп табасы бар иде.
Хәрби частьлардагы чыгышлардан тыш, Читадагы төрле корпоративларда, банкетларда, байларның юбилейларында, туйларда, зур мәҗлесләрдә, шәһәр һәм өлкә чараларында күп уйнарга туры килде. Ансамбльнең җитәкчесе бик елгыр кеше буларак, акча эшләр өчен «шабашка» концертларын еш оештыра иде.
2009 елның язгы демобилизациясе якынлашты һәм Тимур үзенең туып-үскән каласына – Казанга кайтып китәргә җыена башлады. Ә Рахманның кайтам дип әйтерлек җире юк иде. Аны Читада калырга үгетләделәр һәм өлкә филармониясендә эшкә калырга күндерделәр. Шәһәр чараларында еш катнашканга күрә, Рахман мондагы музыкантлар арасында абруй казанырга өлгергән, сәнгать кешеләре янында хәйран могтәбәр музыкант иде.
Башта ул юл уңаеннан Белоярскига кагылып, Казанга барырга микән әллә дип уйлаган иде. Тимур да аны үзе белән туп-туры Казанга юл тотарга өндәде.
– Казанда сине теләсә кайсы коллективка ике куллап алалар, – диде ул Рахманга. – Башта бездә торырсың. Аннары фатир снимать итәрсең. Бу сәләтең белән син акчаны умырып эшләячәксең, үзеңә фатир сатып алачаксың. Сиңа барыбер Казанга юл тотарга кирәк булачак бит.
– Иң элек монда эшләп, бераз акча җыям, – диде Рахман. – Казанга хәерче булып барып төшү ярамас.
– Мондагы филармониядә күп акча эшли алмаячаксың.
– Берничә көн элек «Рассвет» ресторанына чакырдылар. Айга йөз мең сум гарантия белән. Мин бит әле филармониядә нинди килешү тәкъдим итәселәрен белмим. – Ул беркавым уйланып торды. – Филармониягә түгел, ресторанга урнашырмын, ахрысы. Элитный ресторан… Бер ел эчендә хәйран акча эшләп булыр дип уйлыйм. Киләсе елга Казанга килермен.
Алар киләсе елда Казанда очрашырга сүз бирешеп хушлаштылар.
Хәзер үк китүдән Рахманны тыеп торган тагын бер гаять җитди сәбәп бар иде – бурят кызы Алтана.
Аһ, Алтана, Алтана!
Алар хәрби округның югары командованиесе өчен оештырылган Яңа ел бәйрәмендә чыгыш ясаган көнне таныштылар. Алтана – филармониянең бурят халык бию ансамблендә биюче – Рахманның гитарада соло уйнаганын күзәтеп-тыңлап таң калган иде. Рахман моны, әлбәттә, абайлады. Ул үзе дә табигатьтән уйгырлык та бирелгән бу җанҗылымлы кызга шундук гашыйк булды.
Буш вакыты булган саен Алтана Офицерлар йортына килеп йөри башлады. Рахманга иптәшләре кызның әти-әнисе, туганнары белән низаг килеп чыкмагае дип, сак булырга куштылар. Рахман аларның сүзенә колак салмады, чөнки мәхәббәте көчле иде. Аларга очрашырга, аулакта калырга һәрвакыт урын һәм җай табылып торды. Ансамбль кайда гына чыгыш ясамасын, Алтана да шунда килеп җитә иде.
Моңарчы язларны илһамланып көткән кыз бу юлы май аена төшенке кәеф белән керде. Рахманның «дембеле» якынайганга Алтана әллә кайчаннан борчыла башлаган иде.
Беркөнне репетициядән соң, Офицерлар йорты артындагы паркта йөргәндә, Алтана моңсу гына:
– Хезмәтең тәмамлангач, син монда каласыңдыр бит? – дип куйды.
– Мин башта Казанга барам… – диде Рахман, озакламый ике җан арасында тирән ызан сызылачагына үзе дә хафаланып.
– Анда бит синең беркемең дә юк, – диде Алтана, пошаманга калып.
– Шул беркемем дә булмаганга күрә, мин Казанга барырга тиеш.
– Ә мин?.. – диде Алтана, күз яшьләрен көчкә тыеп.
– Мин Казанга барам… – дип елмайды Рахман һәм кызны чиксез куандырырлык хәбәр әйтте: – Әмма хәзер үк түгел, тагын бер елдан гына.
Алтананың болай да нәзакәтле кыяфәте бөтенләй яктырып китте:
– Димәк, каласың?! – диде ул, канатланып.
– Сезнең шәһәрегезнең иң затлы ресторанына эшкә чакыралар, – диде Рахман, бу хәбәрне кыз ничек кабул итәр икән дип шөбһәләнеп. – «Рассвет» ка.
– Сине бит филармониягә чакырганнар иде, – диде Алтана, кинәт сагаеп.
– Ресторанда яхшы түлиләр… – диде Рахман. – Миңа бер ел эчендә акча җыярга кирәк…
– Син, шундый шәп музыкант, ресторанда эшләячәксеңме? – диде Алтана, аптырап.
– Әйтәм бит, анда хезмәт хакы әйбәт. Ул ресторанда японнар, кытайлар ял итә…
Алтананың сөмсере коелды:
– Минем сине анда эшләтәсем килми. Ресторан – пычрак, тәртипсез урын, – диде ул, иреннәрен турсайтып.
Рахман көлемсерәп куйды:
– Сезнең филармония бик чистамы?
Һәм шундук алай дигәненә үкенеп тә куйды. Яраткан кешегә шулай дияләрме инде… Ул Алтанага ягымлы итеп елмайды һәм:
– Сары төс шулкадәр килешә үзеңә, – диде, кызның курткасына ишарәләп.
– Ә кызыл төс? – диде Алтана, башындагы береткасына кулы белән кагылып.
– Кызыл төсне әйткән дә юк инде! – дип, Рахман аны кочагына алды.
Алтана үгетләүдән файда юклыгын аңлый – Рахман әйткән икән, сүзендә торачак һәм барыбер үзенекен итәчәк. Алтана сөенә дә, шул ук вакытта көенә дә. Андый җирдә эшләячәге, бер яктан, шомландыра, икенче яктан караганда, чынлап та ресторанда акчаны филармониядәгедән күбрәк алачак бит ул.
Ресторанда килешү төзегәннән соң, тиз генә Белоярскига барып, андагы военкоматка кереп чыгарга тиеш икәнен уйлап йөргәндә, Рахманның бәхетенә күрә, бу мәсьәлә дә җайлы хәл ителде – барып йөрисе булмады. Үзен Читага алып килгән капитан Банзаргашиевны табып, киңәш сораган иде, тегесе, рәхмәт яугыры, тотты да, үз элемтәләрен файдаланып, Чита армиясенең штабы тарафыннан Белоярскиның хәрби комиссариаты белән килешү оештырып, Рахманның учётка куелу эшләрен тиз генә башкарып та чыкты. Шуның өстенә Рахманның торак мәсьәләсен дә хәл итте – шәһәр автопредприятиесенең тулай торагында бүлмә табып бирде.
Рахман белән Алтана инде ир белән хатын кебек яши башладылар.
Төнгә һичкайчан кунарга калмаса да, Алтананың әти-әнисе, абыйлары, апалары Рахман турында, аларның мөнәсәбәтләре хакында барысын да беләләр иде. Болай озак дәвам итмәячәген, дөресрәге, дәвам итәргә тиеш түгеллеген аңлыйлар – кичектермичә йә законлы рәвештә өйләнешергә кирәк, йә…
Ә нәрсә «йә?!.»
Аларның мәхәббәте көчле һәм кайнар иде.
Шул ук вакытта аңлатып булмый торган тойгы икесенең күңелендә дә урын алды. Алтанада Рахман аңламаслык тирән сер бар. Рахманда Алтана төшенмәслек ниндидер тирән сер ята. Нинди серләр алар?..
Сәбәп Алтанага гашыйк булып йөрүче бурят егетләренең янаулы «СМС» лар язуында да түгел, ресторандагы җилбәзәк кызларның Рахманга сарылып, Алтананы көнләшергә мәҗбүр итүендә дә түгел – ике җан арасында ниндидер кичеп чыга алмаслык ара бар иде.
Алтана, Алтана!
Бик якын, кадерле кешесе бит ул аның. Гомер юлы буйлап атларга менә дигән самими һәм шул ук вакытта затлы кыз. Исеме дә нинди бит – Алтана! Төрки сүз, «алтын» сүзеннән бит аның исеме дә. Тулган ай кебек түгәрәк йөзле, эшсөяр, тормыш-көнкүрештә фәһемле бурят кызларының исемнәре дә җанга ятышлы яңгырый. Мәсәлән, Алтана бии торган ансамбльдәге гүзәл кызлар арасында Алима исемлесе бар. «Алма» дигән сүз. Уринтуя исемле солисткалары бар – «назлы таң» дигәнне аңлата. Янжай исемле кыз бик чибәр. Исеме тибет телендә «искиткеч көй» дигән мәгънәгә ия. Унэрма – «бәхетле», Сэсэг – «чәчәк» дигән сүз, монысы инде бөтенләй татарча. Алтананың дус кызы, шул ук ансамбльдә биюче – Санжима – тибетча «чиста, гадел, намуслы» дигәнгә тәңгәл икән.
Әмма Рахман өчен иң матур исем – Алтана. Иң гүзәл зат – Алтана.
Рахманның күңеленең иң түренә кереп урнашты ул. Ресторанда эшләгән дәвердә аның мәхәббәте саклап калды Рахманны. Ул булмаса, көн дә бәйрәм кайнаган мохит, үз кочагына алып, аракы, тәмәке, наркотиклар белән харап иткән булыр иде. Ә бит Рахман барысын да татып карарга өлгерде, андый гөнаһлары юк түгел иде. Алтана аны гел игә китерде, кәеф-сафалы исерек тормыш бөтерчеге үзенә суырганда, бу дөньяга кире кайтарып, айнытып, акылына утыртып торды. Рахман яши торган бүлмәнең Алтана булганга күрә җаны бар иде. Бүлмә һәрвакыт ризыклы, җылы иде. Алтананың филармония ансамбленнән китеп, мәдәният чараларын оештыру вазифасына күчүе дә гастрольләргә йөрмичә, Рахман белән көн саен очрашу мөмкинлеге өчен иде бит.
Мәгәр бер ел вакыт үтте дә китте. Рахман менә-менә Казанга юл алу турында сүз кузгатачак дип курка башлады Алтана. Шул ук вакытта, бәлки, китмәс, калыр дигән өмете дә юк түгел иде.
Тын язгы кичтә Рахман Алтананы өенә кадәр озатканда, икесе дә: «Алга таба нишләрбез?» – дигән сорауга җавап эзләгәндәй, ыңсыз-шыңсыз бардылар. Алтананың бөтенләй сөмсере коелган иде, ул, көтмәгәндә, Рахманга елышып:
– Без кайчан өйләнешәбез соң? – дип куйды.
Рахманның бу сорауга җавабы әзер түгел иде.
– Әти-әниең каршы булмасмы соң? – диде ул.
– Юк, каршы булмаслар. Алар синең турыда барысын да беләләр. Безгә килүеңне көтәләр.
– Миңа Казанга барырга кирәк, – диде Рахман, уйга калып.
Алтана туктап, Рахманга текәлде. Кызның кәефен ничек күтәрим икән дип уйланып торганда, Рахман тетрәндергеч хәбәр ишетте:
– Ә мин балага уздым…
– Нәрсә?!
Алтана түземсезлек белән аңардан җавап көтте, ә Рахман телсез калды.
– Ник дәшмисең? – диде Алтана, сагышлы елмаеп.
– Һушыма килә алмыйм әле, – диде Рахман, тирән сулыш алып. – Чын әйтәсеңме?
– Шаяра торган нәрсәмени? Абортка бармыйм! – дип кырт кисте Алтана. – Өйдәгеләр әле сизенмиләр… – Ул Рахманга күзләрен тутырып карады. – Ташламыйсыңмы мине?
– Ничек ташлыйм инде мин сине, – дип, аны кочагына алды Рахман. – Бала белән…
Алтананы озатып куйганнан соң, шактый ара булса да, Рахман төнге Чита буйлап җәяү генә кайтты. Ниндидер сагышлы илһам, курку катыш күтәренкелек кичерде ул. Алар законлы рәвештә ир белән хатын булачаклар… Бала туачак… Бер яктан караганда, зур, илһамлы вакыйгалар көтә алда. Кешеләр, парлашып, олы тормыш юлына чыга бит инде, элек-электән шулай килгән, табигатьтән шулай салынган. Икенче яктан караганда… Гаилә мәшәкатьләре кул-аякны бәйләп, әнисен эзләргә комачаулармы? Нибары бер чара кала – Алтананы үзе белән Казанга алып китәргә!
Рахман аның белән әйбәтләп сөйләшеп карады, аңлатырга тырышты – үзенең чыгышын ачыклыйсы, әнисен табасы, кемлеген билгелисе бар икәнне тәкрарлады.
Алтана, акыллы кыз, әлбәттә, аны аңлады. Әмма Рахман:
– Әйдә минем белән Казанга, – дигәч, катгый итеп:
– Юк! – диде. – Мине яратсаң, монда каласың!
– Мин дә шундый ук таләп куя алам: яратсаң, минем белән Казанга китәсең, – диде җавап итеп Рахман.
– Мин үземнең туган җиремнән беркая да китмим, – диде Алтана. – Хәтта синең белән дә.
Авыр тынлык кочагында алар шактый вакыт, уйга чумып, тып-тын утырдылар.
– Абортка барма, – диде Рахман тыныч кына. – Мин сине килеп алачакмын.
– Әти-әнигә ничек аңлатырмын?! – диде Алтана, күз яшьләрен сөртеп.
– Нишләргә соң? Срок нинди хәзер?
Алтана кинәт усал итеп карады һәм кадаулы тавыш белән:
– Юри әйттем мин, – диде. – Йөкле түгелмен.
– Алтана, алай шаярырга ярамый бит инде… – диде Рахман, ачуланып.
– Сине тикшереп карыйсым килде.
– Ә нигә мине тикшерергә? – дип көлемсерәде Рахман.
– Йөкле түгеллегемә син шатмы?
– Нинди сорау инде бу! – диде Рахман, әле һаман хисләр дулкынында чайкалып. – Син ничек, мин дә шулай. Син шат булсаң, мин дә шат.
– Хәйләкәр син… – диде Алтана һәм, күпме тырышса да, күз яшьләрен тыя алмады.
Рахманның кочагында килеш сулкылдый-сулкылдый озак елады ул.
Яраталар алар бер-берсен, өзелеп яраталар. Һәр икесендәге ике сер бергә кушылды… Үзләре дә аңламый торган мәңге чишелмәячәк тагын бер яңа төен төйнәлде.
Гомер агышында һәрбер кеше үзендә һичкайчан төшенмәслек сер тоя, әмма аның асылын аңламый. Кем ул, нәрсә ул, ник килгән бу дөньяга?.. Нигә бу?.. Әлеге сорауларны һичзаман шәрех кылу мөмкин түгел, җавап бирү дә хәлдән килми, аларның калку сәбәбе мәңге чишелмәслек тирән сердән ләбаса. Җавапны кеше гомер буена таба алмый. Ул сулый, хәрәкәт итә, шатлана, кайгыра, ярата, нәфрәтләнә, әмма ләкин яшәвенең мәгънәсенә, гомере буена уйланган сурәттә дә тәгаен төшенә алмый.
Адәм баласының ниндидер максатлары була, арада иң зур мәгънәгә ия дип саналганы алга куела һәм шул морадыма ирешмәсәм, яшәвемнән ни мәгънә, ди ул.
Тулган ай кебек йөзле, кысык күзләрендә нурлы елмаюы мәңге сакланган бурят кызын яраткан кебек Рахманның әле беркемне дә яратканы юк иде. Алтана Рахманның күз карашыннан аңлый, сүзләреннән генә түгел, хәтта сулышыннан тоя – җан тирәнлегендә үк кадерле түгел ул аңа. Әйе, аларның арасында кайнар мәхәббәт уты яна. Ләкин соңгы вакытта Рахманның җаны-тәне белән гашыйк түгеллеге сизелгән сыман иде. Зуррак, әһәмиятлерәк өметле максат сүрелдерде, җиңде, ахрысы, аның мәхәббәтен. Белә ул Рахманның зур хыялын, хәзерге вакыттагы яшәвенең төп мәгънәсенә дә төшенде инде.
Алтананың Рахманга кинәт ачуы килде.
– Ә, бәлки, син уйгурдыр яки казакътыр?.. – диде ул, иреннәрен юкартып. – Бәлки әле, бөтенләй буряттыр яисә яртылаш буряттыр, безнең кан кардәшебездер?..
– Мин – татар! – диде Рахман, Алтанага һич кенә дә ачуланмыйча.
– Бер фотосурәт буенча гына шундый фикергә килгәнсең бит син, – диде Алтана, хәйран тәхкыйрьле итеп.
– Фәйрүзә апаларда татарча сөйләшергә шундый тиз өйрәндем… Бу бит тикмәгә түгел, – диде Рахман.
– Мәскәүгә видеохатлар җибәрдең бит инде, әллә ничә тапкыр шалтыраттың… Нәтиҗә юк бит, – диде Алтана, чәнчүле итеп.
– Бәлки, минем проблемам белән маташасылары гына килмәгәндер, – диде Рахман басынкы тавыш белән. – Минем кебек югалучылар илдә бихисап күптер.
Die kostenlose Leseprobe ist beendet.
