Buch lesen: «Сайланма әсәрләр / Избранное»
Ач, шигърият, серләреңне…
Саҗидә Сөләйманова…Бу исем шигъри яңгырашы белән үк җанга якын, чөнки ул – безнең чор шагыйрәсе. «Кеше барыбер кошлар нәселеннән», «Ач, шигърият, серләреңне, тылсымлы сүзләр өйрәт», «Киткәннәрнең юллары озын, көткәннәрнең көннәре озын…» һ. б. гыйбарә-сүзтезмәләре халык иҗаты кебек үк күңелләргә береккән; алар телдән төшми, көндәлек матбугаттамы, радио-телевидениедәме – һәрдаим кабатланып тора.
Саҗидә Сөләйманова иҗатының төп үзенчәлеге дә шундадыр, ягъни тарту көче булуында. «Аланнарда балан», «Кызыл каурыйлар» – шагыйрәнең безнең студент елларында дөнья күргән китаплары. Әлеге затлы китапларны без кулдан төшермәдек сыман. Ул чорда шагыйрәләр дә әллә ни күп түгел иде бит. Безнең рухка аваздаш булырлык зур иҗат турында сүз алып барганда, әлбәттә, Саҗидә Сөләйманова иң алгы сафка чыгып басты кебек. Чын шигърияткә юлыгу бәхетеннәнме, без чиксез якты тәэсирле мизгелләр кичердек ул чакта. Һәм шунысы куанычлы: ул хисләр әле дә исән. Алар Саҗидә Сөләйманова шигъриятенең олылыгын, тирәнлеген даими искәртеп тора. Еллар шуны раслады: ул – хәзерге заман шагыйрәсе дә!
Шагыйрә гомеренең иң матур чоры Әлмәт каласы белән бәйле. Әлмәт белән Чаллы арасы шагыйрьләр өчен бер сала күпере кебек кенә. Саҗидә апа Чаллыдагы «Ләйсән» әдәби түгәрәгенә еш кына кунак булып килгән. Яшь талантлар белән аралашкан. Ни кызганыч, озак еллар Чаллы каласында яшәсәм дә, минем үземә аны күрергә насыйп булмады. Әмма яшьләр утырышта «Бу шигырьгә Саҗидә Сөләйманова фатиха бирде» дигәндә, аларга канат үсеп чыккандай тоела иде. Бу инде шагыйрә сүзенең нинди көчкә ия булуы турында сөйлидер. Чынында, ул шигърияте белән безнең барыбызга да остаз иде.
Аның шигъриятенең үзәгендә соклану яшәп ята. Кешеләргә, тормышка, мәхәббәткә, яшәүгә соклану аша караш. Һәм ул сине һичшиксез әсир итә.
Бүлешик әле кайгыны,
Ак каен, сары толым.
Саргая торган аең бу,
Сагына торган елым.
Юк, юк, соклану гына да түгел…
Әҗәл белән шактый якалашканнан соң, яшәүгә мәңгелек күзләре аша керфек сирпегән Саҗидә апа ире Әдип Маликовтан кәгазь-каләм сорап ала. «Шигырь туарга азаплана бит әле», – ди ул.
Үлән булып җирдә үсәмме мин,
Балык булып суда йөзәмме?
Җилләр исә… Төш икән бу, дисәм,
Өн икәнсең, тормыш, исәнме!
Шагыйрә йөрәгеннән үзәк өзгеч моң катыш искитәрлек оптимизм саркылып чыга. Җанны савыктыргыч көч тә бар кебек анда…
Саҗидә Сөләйманова хакында «татарның Анна Ахматовасы, татарның Зөлфиясе бу» диләр. Күренекле әдибебез Хәсән ага Туфан: «Исеңдәдер, без синең әдәбиятка килүеңне сокланып, шатланып каршы алган идек. Татар поэзиясенең Анна Ахматовасы булачак бу, дип сөенгән идек. Әле дә шулай уйлыйбыз», – дип яза. Шагыйрә дә, үз чиратында, җавапсыз калмый. «Ахматова түгел мин, бүтән», – ди ул бер шигырендә.
Олуг әдибебезнең өметләре аклана. Халкыбызның көзге баландай тулышкан үзе ачы, үзе татлы милли моңы, әрнүе, көрәшкә чакыру рухы шигърияттә Саҗидә Сөләйманова булып ташып чыга.
Ахматова, Зөлфия, Саҗидә Сөләйманова…
Әйе, ул үзе булып кала…
«Саҗидәкәй, син язганнар, бөек Тукай әйтмешли, бигүк гали, бигүк нечкәдер. Мин синең язганнарыңда иҗатың белән шәхеснең тәңгәллеген тоям…» – ди язучы Кояш Тимбикова.
Якын дусларының берсе Ләбибә Ихсанова исә: «Һич арттыру түгел, ир-егетләрнең әйбәтләре белән янәшә торып иҗат итәсең», – ди.
Саҗидә апа шигъриятенең җаннарны савыктыргыч көче турында әйткән идем инде. Шуңа дәлил итеп РСФСРның атказанган артисты Евгения Лисецкая хатыннан өзек китерәсем килә: «Мин бердәнбер улымны югалттым. Бар булган бәхетем, киләчәгем – ул иде. Улымны Ленинградка туксан яшьлек әтием белән күрештерергә алып барган идем. Башына кан сауды. Бер ай эчендә малаем юкка чыкты. Оныгын югалту кайгысыннан әтием йөрәге ярылып үлде… Үзем аңымны җуйганмын. Хәсрәт утында янар өчендер, исән калдым. Саҗидә Сөләйманова шигырьләре миңа яшәргә көч бирде, киләчәккә өмет уятты. Тирән кайгы базыннан чыгу өчен, алар миңа таяныч булды. Аңымны, акылымны җуймас өчен, мин ул шигырьләрне күңелдән ятлап сөйләп йөрдем…»
Табигатькә бар бәндәләр тигез –
Җир куенына сала кадерләп…
Юлчыларга нинди серләр сөйли
Ак каенлы телсез каберләр?
Ни турында әйтсә дә, аның шигырьләреннән милли рух ургып чыга. Һәммәсе безнеңчә, үзебезчә күз алдына килә. Нәкъ шушы үзебезчәлеге белән ул башка халыкларны да дәвалый.
Яна, өзгәләнә, васыять итә шагыйрә. Әгәр дә без шагыйрә васыятенә тугрылыклы кала алсак, бик бәхетле милләт булыр идек сыман…
Туган илгә, туган телгә
Тугры Тукай һаман сафта.
Мәрмәр ташта
Чакматаштай
Тора Тукай:
– Сатылмаска!..
* * *
Гомер юлы да, тормышы да тоташ сикәлтәләрдән торган шагыйрәнең.
Әдип Маликовның «Гомер мизгелләре» китабы белән танышкач, моңа тагын бер кат инанасың. Шамил Маннапов әйтмешли, монда сугыштан соңгы чордан алып бүгенгәчә булган әдәби, сәнгати хәрәкәтнең, илкүләм барган хезмәтнең кайнар сулышын тоясың.
Саҗидә Сөләйманова – сугыш чоры баласы. Әтиләрен яуга озатып, әниләренең, гомумән, гаиләнең терәге булырга алынган буын. Ләкин тормыш авырлыклары аны чыныктырган гына. Мөгаен, язмыш хәйләләрен нечкә тоемлап һаман алга атларга шагыйрәгә рухының көчлелеге, тормышны яратуы ярдәм иткәндер.
Ә уртак язмышның уен башы болай башланган.
Укытучы Малик аганы Тәтешле районындагы Югары Чаттан Аксәеткә күчерәләр. Авыл Советы рәисе Сөләйманов агай аларны фатирга урнаштыра. Бер йортта – кыз, икенчесендә егет үсә икән…
Шул чордагы бер-берсен белешүләр егетнең күңелендә кала.
Аннан армия хезмәте. Шуннан сугыш. Еллар үтә дә үтә. Исән-сау әйләнеп кайткан егетнең иҗади мөмкинлекләре дә өметле. Моны тоючы остазлары аңа Мәскәүдәге Әдәбият институтында укырга тәкъдим итәләр. Китә егет.
Барыбер язмышның хәйләкәрлеге җиңә. Мәскәүдәге улын каршыларга вокзалга бара Малик абзый. Төпчеге Илне дә ияртә. Гаделша агай да Саҗидәсен Урал аръягына озата. Кыз китә, егет кайта. Очрашу өчен нибары ике минут вакыт җитми… Шулай да Уфа педагогия институтын тәмамлаган Саҗидә Әдипнең энекәшенә: «Абыеңа сәлам әйт!» – дияргә өлгерә. Шушы «сәлам» ике яшь йөрәкне бәйләүдә төп сәбәпче була да инде. Сәламгә каршы хат яза Әдип. Хатлар, хатлар… Башкортстан чигендәге Әбҗәлил районының Аскар урта мәктәбенә эшкә китә Саҗидә. «Үзебезнең Тәтешледә яки күрше районда да калырга мөмкин иде. Ләкин минем аз булса да сәяхәт итәсем, ят җирләрне, яңа кешеләрне күрәсем, элек күчмә халык булып саналган башкортлар белән танышасым килде», – ди ул.
Аскар авылының кыргый гүзәллегенә чынлап та соклана кыз. Каенлыктагы һәр яфракның сары сагышы аның йөрәгенә коела. «Кайчагында бөтен дөньяга ишетелерлек итеп үкереп елыйсы килә. Бәхеткә, моңа вакыт калмый. Мәктәптә эш муеннан», – дип яза ул Әдипкә. Егет гел Аскардан хәбәр көтә. «Аскар–Мәскәү арасындагы хатлар миңа яшәү өмете бирде», – ди.
Язмыш аларны Мәскәүдә очраштыра. Шуннан туган якта очрашулар. Ниһаять, ике яшь йөрәкнең тормыш юллары бергә бәйләнә. Аннан Минзәлә… Йорт-җирсез, кеше өстендә көн итүләр. Уллары Илдар, кызлары Миләүшә туу сөенечен кичерүләр… Әлмәткә күченеп баш өстендә түбәле булу шатлыгын нарасый кызларын югалту хәсрәте алыштыру… Төпчекләре Әнвәрне алып кайтулары… Болар барысы да шагыйрә йөрәге аша үткән. Һәммәсе аның көчле рухын сынаган. «Бигрәк мужественный кеше син, Саҗидә! Иҗатта да, тормышта да хатын-кыз, мужественный булмаса, шагыйрә булалмый». Бу сүзләрне олуг шагыйрь Наҗар Нәҗми аның вафатыннан соң язган.
Алтын, диләр,
Бик кирәгем чыкса, куштаннар.
Алтын булсам, бер сатылыр идем, –
Мин – Кеше.
Ярага – тоз, арага ут сала
Дошманнар.
Корыч булсам да, бер эрер идем, –
Мин – Кеше.
Йә, бу юллар егетлек хакында сөйләмимени!
* * *
Саҗидә Сөләйманова шигыренә Мәсгут Имашев иҗат иткән «Ерак икәнен дә беләм» дип аталган Гүзәлия җыры без үскәндә бик популяр булды. Күпчелек җырларның язмышы шундый: халык теленә эләгеп дөнья гизәләр дә бормалы, урау юлларда кинәт юкка чыгалар. Әмма халык Гүзәлия җырын югалтмаган. Мәҗлесләрдә, туйларда мин аны әле дә еш ишетәм:
Таң атканда уйланам,
Су акканда моңланам.
Таң нурында син йөзәсең,
Утларыңда мин янам.
Хәер, Саҗидә Сөләйманованың байтак шигырьләренә көй язылган. Җырлар тарихында аларның һәммәсенең үз урыны бар.
Безгә, «Фал китабы», «Кызыл каурыйлар», «Аланнарда балан» китапларын ябырылып укыган яшьләргә, шагыйрә мәхәббәт лирикасы белән дә кадерле иде.
Кем әйтә «сөю – ләззәт» дип?
Дөресе: сөю – газап.
Йөгәнен өзгән йөрәгең
Әллә кол, әллә азат.
Саҗидә апаның ихласлыгына, йөрәк хисләрен бүтәннәргә күчерә алуына мөкиббән идек без.
Кермим кеше биләмәләренә,
Үз җиремдә ташка таш өям.
Мәһабәт тау түбәсенә басып,
Мәхәббәткә шуннан баш иям.
Дөньяны азгынлык баскан бер чорда да, ягъни әле бүген дә ул шигърият күпләрне уйланырга мәҗбүр итә, игелеккә өнди.
Юллар, еллар безне аерсалар,
йөрәкләргә алар киртәме?
…Бер сукмактан йөреп,
очрашканда,
туктап кул да бирми китәмен.
Күзләреңнең сихри моңы сүнәр,
Караларын түгеп карама.
Очып,
йөзеп,
атлап чыгалмаслык
кеше язмышы бар арада.
Айдар Хәлим язганча, шагыйрәнең шәхсән мәхәббәте шәхси мәхәббәттән чагыштырыла алмас дәрәҗәдә өстен. Аның бөек мәхәббәте һәрчакта да бөек газап, бөек нәфрәт белән тәңгәл килә. Ул – яктыда караңгылыкны, караңгыда яктылыкны онытмый торган камил шәхес…
Саҗидә Сөләйманова иҗатына без кат-кат әйләнеп кайтканбыз икән, димәк, ул аңа лаек шәхес.
Шагыйрәнең әдәбият мәйданындагы исемен мәңгеләштерү юнәлешендә дә шактый эшләр эшләнде инде. Казанда, Башкортстан Республикасының Тәтешле, Яңавыл район үзәкләрендәге урамнарның берсе аның исемен йөртә, Әлмәттә исә шагыйрә исемендәге урамга һәйкәл дә куелган. Әлбәттә, әдәби мирасыбызны, әдәбиятыбызны саклау-үстерүгә дәүләткүләм игътибар сорала. Әлмәт шәһәре, «Татнефть» компаниясе бу юнәлештә үрнәк күрсәтә. Алар тырышлыгы белән шигърияттә үз урынын тапкан язучыларыбыз өчен 2006 елдан Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия һәм яшь иҗатчыларга стипендия бирелә башлады.
Шагыйрә әҗәл белән тарткалашкан елларда да иҗат итүдән туктамый. Тормышка мәдхия җырлый торган шигырьләр белән беррәттән «Гөлбадран» повестен яза. Берсеннән-берсе матуррак китаплар чыгару, аларның һәркайсын рус теленә тәрҗемә итү турында хыяллана. Ләкин аңа нәшриятта яткан соңгы кулъязмасының китап булып чыгу бәхетен татырга туры килми. «Сабыр канатлары» аның вафатыннан соң дөнья күрә. Шагыйрә үзе бакыйлыкка күчсә дә, иҗаты яши. Саҗидә Сөләйманова иҗаты – халкыбызның рухи мирасы гына түгел, аның горурлыгы да…
Фирүзә Җамалетдинова
Шигырьләр
«Ни белән үлчәнә үткән гомер…»
Ни белән үлчәнә үткән гомер?
Йөргән юллар белән,
уй чаткысы булып йөзгә төшкән
юл-юл сырлар белән.
Ни белән үлчәнә үткән гомер?
Менгән үрләр белән,
үзән-үрләрендә йөргәнеңдә
белгән серләр белән.
Ни белән үлчәнә үткән гомер?
Калган эзләр белән,
кеше күңеленә орлык итеп
салган сүзләр белән.
Һәм өметләр белән!
Йә табылган,
йә тапталып калган…
Гомерең алда –
үлчәүләргә сыймас
хыялларың барда.
Дөньяга килде бер кеше
Дөньяга килде бер кеше.
Артты бер гомер.
Зур тормыш аңа үзеннән
бер урын бирер.
Дөньяга туды яшь бала
мең газап аша.
Газаплар бетсен,
син, бала,
кайгысыз яшә.
Салкында сине төрергә
юрган сырганнар.
Тәпи баскач та йөрергә
юллар сузганнар.
Бәхетең артырмы, күренсә
юлның азагы?
Газаплар булсын –
яңаны
эзләү
газабы.
1957
Сөюмени
Юл йөрүме, тузан кунмаса,
каршы җилләр битең кисмәсә?
Кайнарлыгын көннең тоймасаң,
татлылыгын суның сизмәсәң.
Йөзүмени, киңлек кичкәндә,
беләкләрең арып-талмаса?
Аргы якны кочып шатлыктан,
яшь үләнгә башың салмасаң.
Күз яшеңнең саф һәм ачысы
йөрәгеңне уеп төшмәсә,
сөюмени,
бәхет каршына,
канатланып, күңелең очмаса?
1958
Язгы җилдәй
Апрель җиле ярсына,
сулар боздан арчыла.
Яз җилләре килеп какса,
тәрәзәләр ачыла.
Тәрәзә юа кызый –
кояш уйный битендә.
Күзен сирпеп бер караса,
үтүләре читен лә.
Тәрәзәсе ялт иткән –
кыз күңледәй саф икән.
Яз кояшы нурын сипкән,
таң җиле үбеп киткән.
1958
«Колачлап иңләдем…»
Колачлап иңләдем
Агыйдел суларын.
Әллә син килмәдең,
әллә мин соңладым…
Дулкыннар кагалар
бер ярдан бер ярга.
Безнең дә аралар
охшаган шуларга.
Юлларда җилләрдән
җырларың ишеттем.
Әллә мин ашыктым,
әллә син кичектең…
1959
Су буенда шәфәкъ алы
Ике авыл уртасында
елга ага талгынга.
Ярдан ярга басма салдың,
килер өчен яныма.
Су буенда шәфәкъ алы
ялганды таң алына.
Безне күрде алсу таң да
ярда бөдрә тал гына.
Җәйләр үтте, көзләр җитте –
Басмабыз агып китте.
Басмалардан чыккач, юлың
кайларга алып китте?
Мин дә үттем күперләрнең
чуенын, тимерләрен;
нигәдер, инеш басмасын
юксынды күңелләрем.
1959
Туган җирем дә түгел
Туган җирем дә түгел,
үскән җирем да түгел,
Әлмәт, Әлмәт, ник сине
якын итте бу күңел?
Кулга көрәк алдык без,
җил, кояшта яндык без. –
Әлмәт дигән шәһәргә
башлап нигез салдык без.
Хезмәт белән зур даны,
ерак балкый утлары.
Бергә булды шатлыгы,
кайгылы минутлары.
Шулай үсте таш кала.
Шунда туды баш бала.
Аның тәүге адымы,
Әлмәт, синнән башлана.
Тәпи баскан туфрагы
җанга якын, яшь кала!
1959
Ач, шигърият, серләреңне
Үз энҗемне эзлим һаман,
көн туса, йөрим йөдәп…
Ач, шигърият, серләреңне,
тылсымлы сүзләр өйрәт.
Гөл серләрен тыңлар идем,
чәчәк атса бер гөлем.
Таңда торып, сандугачтан
өйрәнимме җыр телен?
Боз пәрдәсен умырзая
ничек ача? – Күрсәйдең.
Энҗе гөлдән мәңге шиңмәс
такыялар үрсәйдең.
Тау чишмәсе таш эретә,
әллә суы кайнармы –
шуның серен сорыйм әле
сездән, Урал таулары!
Кем уйламый бер очарга,
йолдызларга юл төбәп?
Уйларымны җырга салам –
яшендәй сүзләр кирәк.
Ташка тисә, таш эресен,
һич сүрелмәсен йөрәк!
Ач, шигърият, серләреңне,
тылсымлы сүзләр өйрәт!
1960
Кыр казлары
– Кыйгак-кыйгак, – казлар оча
ерак-ерак илләр аша,
канатларын кагып-кагып,
болытларда юллар ярып.
Кыр казлары, кыр казлары,
матур туган ил язлары!
Күктә уйнап, җырлар җырлап
кайтасыз сез:
– Кыйгак-кыйгак!
Очуыгыз бигрәк күркәм,
авыл өсте чыңлап тора.
Җырыгызны яше-карты
юлга чыгып тыңлап тора.
Илләр гизеп, мин дә шулай
исәр идем язгы моңдай –
бик йомшак шул канат кынам,
оча алмыйм, тик талпынам.
Уйларымны белгән сыман
каңгылдашып, баш очымнан
казлар очты:
– Кыйгак-кыйгак!
Идел өсте калды чыңлап:
– Зәңгәр күктә тумадык без,
бәбкә чакта җирдә тордык.
Бик яшь иде канатыбыз,
оча-оча чыныктырдык.
Кичтек без киң диңгезләрне,
күрер өчен бу язларны!
Мине уйга салып китте
кыр казлары, кыр казлары…
1960
Чишмә
Илһам Шакировка
Үтелмәгән нинди юллары бар, –
ургый-ургый чишмә ага…
Сагынып, сусап көткән ал иреннәр
еракларда, ерак ярда.
Ачылмаган нинди серләре бар, –
чылтыр-чылтыр чишмә ага…
Тау астыннан асылташлар җыйган, –
һәр ташыннан көмеш тама.
Җырланмаган нинди җырлары бар, –
уелып-уелып, чишмә ага…
Бөгелеп кенә, сыгылып, таллар тала,
су бир,
сулыгып йөрәк яна!
Ургый да гына ургый,
җырлый-җырлый
чишмә ага.
1960
Эзләреңне саклый һәр буразна
Әткәй истәлегенә
Урман буе яшел аланлыкта
гөлләр үскән инде кай ара.
Күптәнме соң кулларымнан тотып
өйрәтүең печән чабарга.
– Өздереп чап, чалгың уйнап торсын,
такыр калсын покос арасы, –
Алдан киттең чыклы болын буйлап,
яшел сукмак салып барасың.
Очкынлатып чалгы янаганда
хәтерләдең яшьлек елларын:
Кылыч белән ерып үткәнсез сез
покосларга кайту юлларын.
Сүз озайтмый идең үз хакыңда,
әллә вакытың бик аз булдымы;
Кара рамда рәсмең төшкән хәбәр
сөйләп бирде тормыш юлыңны.
Яшен кебек сукты һәрбер сүзе,
хәтеремдә мәңге калсын дип:
Элек батрак булган,
аннан – эшче.
Егермебишмеңче.
Большевик.
Сәнәкчеләр сине кыйнаганнар…
Үләр, диеп, дошман көтмәсен! –
Канлы күлмәгеңне байрак итеп,
колхоз кырларына киткәнсең.
Ак каеннар, әнә, хәйран калып,
шуны сөйли булыр җилләргә.
Эзләреңне саклый һәр буразна,
кырны иңләп, бодай тирбәлә…
1960
Хатлар язам
Хатлар язам сиңа,
сөям, сагынам!
Мондый сүзләр ләкин хатта юк.
Салкынайта мәллә хат битләрен
көзге җилләр, саксыз актарып.
Кайнар сүзләр юкка үпкәләмә,
укы, иркәм, шуны искәреп:
Сүзләрдән мин бары юллар тездем,
юл арасы тулы – хисләрем.
1960
Гел синең белән
Урамнар буш калган,
йолдызлар сүнгән,
ә яңгыр кыекка
алкалар элгән.
Ялгызым мин бүген
уйларым белән.
Урамның иң аулак
юлларын беләм.
Җил төннең күренмәс
кылларын чиртә,
үзендә күпме көй,
күпме сер йөртә!
Төшенеп серенә,
тыңлыйсы килә,
кушылып, тын гына
җырлыйсы килә.
Омтылса күңелем
җыр булган җиргә,
бу мине онытты,
ташлады, димә.
Кайчакта күңелсез
давылсыз, җилсез;
ә җилләр, давыллар
бик шыксыз синсез.
Син китсәң еракка,
моңнарым арта.
Өйләрдә ямансу,
кырларга тарта.
Ялгызым мин бүген
күңелем белән.
Ә күңел син юкта
гел синең белән.
1961
«Караңгылар алай кара түгел…»
Караңгылар алай кара түгел, –
Айлар батса, Чулпан калкасы.
Күк йөзендә бермәл пәйда була
сызылып кына төшкән Ай кашы.
Йөзкәенә зәңгәр пәрдә япкан.
Ачылмаган әле керфекләр.
Ай кашына шунда гашыйк булды,
таңга калып янды офыклар.
Офыклардан әллә көнләшепме,
уятырга килде Кояшы.
Күк йөзеннән нурлар булып тамды
сызылып кына төшкән Ай кашы.
1961
Үкенмим
Тау артында зәңгәр болыт
бер килеп явар төсле.
Тауга менсәм, бу күңелем
юаныч табар төсле.
Тау башлары, ай-һай, биек,
тау буе – карамалык.
Нигә, дустым, үзең менгәч
әйләнеп карамадың?
Тау башында түгәрәк күл,
йөрмәдек түгәрәкләп…
Үкенмимен, сиңа карап
тау кичтем, шуңа рәхмәт.
1961
Август
Август ае.
Җәйнең кайнар көннәре.
Олы юлда – машиналар гөрләве.
Асфальт юллар кызган чуерташ сыман,
шул юлларда йөрүләрем аз сыман.
Йөкләр, йөкләр –
икмәк килә басудан.
Машиналар чабыш аттай ярсыган.
Җәяү юлчы, бер читкәрәк бас юлдан –
бу чабышта йөгәнсез көч бар сыман.
– Алтын йөккә тиң юлдашмы бу юлдаш? –
дип әйтәме юлга яткан чуерташ.
Җәяүлене ташлау сезгә хас түгел,
шофёр күңеле, беләм, чуерташ түгел.
Читтә торып чабыш карау кызык та,
күңеллерәк үзең бару узышка!
Әйдә, шофёр, булмас бушка йөртүең –
минем дә бар бу йөктә үз бөртегем.
1961
Гел синең белән
Урамнар буш калган,
йолдызлар сүнгән,
ә яңгыр кыекка
алкалар элгән.
Ялгызым мин бүген
уйларым белән.
Урамның иң аулак
юлларын беләм.
Җил төннең күренмәс
кылларын чиртә,
үзендә күпме көй,
күпме сер йөртә!
Төшенеп серенә,
тыңлыйсы килә;
кушылып, тын гына
җырлыйсы килә.
Омтылса күңелем
җыр булган җиргә,
бу мине онытты,
ташлады, димә.
Кайчакта күңелсез
давылсыз, җилсез;
ә җилләр, давыллар
бик шыксыз синсез.
Син китсәң еракка,
Моңнарым арта.
Өйләрдә ямансу, кырларга тарта.
Ялгызым мин бүген
Күңелем белән.
Ә күңел син юкта
Гел синең белән.
1961
Кечкенә йорт бар тайгада
Бер йорт бар ерак Себердә –
бүрәнәсе ак нараттан.
Башын бераз аска иеп,
гүя тирән уйга баткан.
Туктала да карый шуңа,
юлы төшеп, узган-барган.
Иске үзе, ә шулай да
горур мәрмәр сарайлардан.
Нәфрәт атып таш тәхеткә,
декабристлар салган аны:
«Тимер богау зыңлавына
бер уяныр сөрген ягы…»
Лачын туа очар өчен,
богаулатмас канатларын.
Баш игәннәр батырларга
кыргый Себер наратлары.
1962
Шофёр
Кышкы юл озын,
кышкы көн кыска,
ерак үтәсе аралар.
Төн куенына тонык нур коя,
алга юл капшый фаралар.
Мотор гүләвен җил ала,
җил уңаена кар ага.
Ә җил бер уңай,
бер каршы өрә.
Тирә-як диңгездәй чиксез.
Дулкындай кага,
юлны кар яба.
Буранлы төндә
кем шиксез?
Әйдә, тик буран дуласын,
тик мотор гына тынмасын.
Чигенер төннәр,
басылыр җилләр,
онытылыр, бетәр арулар.
Көтәдер дуслар:
еракта утлар –
яктысын өстәр фаралар.
Юлларың булсын, һәй, чиксез,
максатың булсын шиксез.
1962
Бүген монда сәер бер тынлык
Чапкан печән инде җыелган,
кызлар киткән урман буеннан.
Бар да тынган. Шаян җилләр дә
кибәннәргә килеп сыенган.
Бүген монда сәер бер тынлык –
кичен черки куган төтен юк.
Ике таган калган тырпаеп,
учак тирәсендә беркем юк.
Ә кибәннәр, гүя, үрелеп
колак сала ерак гармунга.
– Тальян гармун, китмә, кал монда,
иртә-кичләр моңга бай монда.
Күләгә бар кибән төбендә,
суынмаган учак көле дә.
Тып-тын калып тыңлый болыннар:
ерагайган гармун көендә
сызылып китә чалгы чыңлавы,
сузып кына кызлар җырлавы,
чагыла ярсып учак дөрләве,
Туган якның айлы төннәре…
1962
Сынау
Сынау бара кичке техникумда.
Ямьле җәйнең эссе бер көне.
Фикерләрдән әллә бүлмә кысан,
әллә һава шулай бөркүме?
Башын тотып, егет уйга чумган:
тарих куйган җитди сораулар.
Берәүләргә шактый җиңел сыман
тәүлек буе җирне бораулау.
Кемнәр борау, кемнәр сорау белән
эзли, таба,
тагын эзләнә.
Сынау бара.
Кеше үз гомерен
салып үлчи тарих-бизмәнгә.
Җавап бирә Гайсин.
Йөзе йончу.
Йокламаган төнге йокысын.
Кем юраган аңа, чәч агарткач,
сабый кебек сабак укыйсын!
Идел буендагы канлы сугыш…
Белми икән моны кем генә.
«Фактларга тарих шундый бай ул,
сөйләр өчен булсын тел генә», –
дия иде безнең бер студент.
Тел тегермән түгел Гайсинда.
Йөрәгеннән гүя суырып ала
сүзләренең бүген барсын да.
Идел буендагы канлы сугыш…
Тезми Гайсин дата, саннарны.
Бармаклары курок тоткан килеш,
ә уң күзе
дошманына төбәлеп калганын
бүген күрдем.
Ә мин сынау алам.
Тормыш,
хаклык монда бармы соң?
Егерме ел элек егет үткән
бу сынауның утлы, канлысын.
Вуз ишеген миңа ачып биргән,
Берлиннарның ватып капкасын.
Кайгысыннан кара янып-көеп,
җире көткән.
Белгән кайтасын.
Көтеп алган ятим, ишле гаилә,
ачык яраларын ямарга.
Вакыт яңа тигән,
өзелеп калган
фән җепләрен җыеп ялгарга.
Кылган эше аны алып чыгар
сынау түгел, сират күпердән!
Сөйли Гайсин.
Үткән-күргәннәрне
тарих битләренә күчергән.
Кылыч чыңы сугыш уены сыман
ишетелә безнең елларда.
Ә бит туры килде
бензин салган
шешә тотып яуга чыгарга.
Дошман утларыннан шешә шартлый,
ялкын ала солдат гәүдәсен…
Чыра кебек чыртлап янып бетсәң –
шундамыни яшәү мәгънәсе?
Ярсып-ярсып, солдат алга ыргый,
ядрә эри шушы ялкыннан!
Идел кайнап тора.
Җирдә корым кала
улап сүнгән дошман танкыннан.
Бәхетне шул тәлинкәгә салып
китермиләр бәйрәм кичендә.
Утлы сынау булды
иле белән
бер үк утта янган кешегә.
Ә мин сынау алам.
Гаеп итмә,
окопларда бергә ятмадым.
«Без җиңәрбез!» –
Моның ни хакына
үтәлгәнен соңрак аңладым.
Купшы сүзләр…
Күптән күңелем кайтты.
Укытучы өчен эш – яну.
Бәхәсләргә, көрәшләргә атты
бөек эшкә чиксез ышану.
Тик янмаска коры чыра булып,
эремәскә матур вәгазьдә!
Гади солдат!
Синең вөҗдан аша
чыныгу алам кызган бәхәстә.
Сынау бара.
Төрле караш белән
безгә бага бүген бар дөнья.
Синең вөҗдан,
минем вөҗдан эше
сынау үтә кешелек алдында.
1962
Der kostenlose Auszug ist beendet.