Тормыш баскычлары

Text
0
Kritiken
Leseprobe
Als gelesen kennzeichnen
Wie Sie das Buch nach dem Kauf lesen
Тормыш баскычлары
Schriftart:Kleiner AaGrößer Aa

Сикентэле гомер сукмагы.

Гомер сукмаклары дилэр

Була икэн чикле – киртэле

Шул чиклэрне уза-уза

Яшисе иде эле.

Хормэтле редакторымның – Абдрахманов Рэхим Гарип улының «Куңел дәфтәреннән».

Мин 1927 елның 1 июлендә Татарстан республикасының Тәтеш районы Олы Тархан авылында туганмын. Әнинең эйтүе буенча: «Бу көн җэйнең иң матур, иң аяз, тыныч көне иде. Шуңа, улым, сиңа матур, шатлыклы, бэхетле тормышлар телим».

Һэр ана узенең баласына, тэбигать мизгеллэренә туры китереп, бәхетле тормышлар тели.

Бала чаклар hәр кайсыбызның уйнап-көлеп шатланып, пыр-туздырып йоргән коннәре инде. Бала чагымда урамыбыздагы күрше малайлары белән төрле-төрле уеннар уйный идек. Әмма миңа иркенләп озак уйнарга туры килмәде. Бакча эшләреннән башка, хуҗалыкта сарык, кәҗә сыер асрый идек. Яшелчәләрнең чубен утарга, хайваннарның асларын әрчергә, ашатырга-эчерергә булыша идем. Кышын кар да чистартасы бар иде эле.

Эти-эниемнен тугыз баласы булган: Кадир, Мингалим, Хәбир, Мэгъбурә, Фәһимә, Хәммәт, Фәридә, Салих(мин), Суфия. Этием яшли улгэн. Мина 9 яшь кенэ тулган иде эле. Хәбир белэн Мэгьбурә бала чакта улгәннәр. Ике абыем, Кадир белэн Мингалим, уз семьяларын корып, аерым яшәделәр. Бәхетсезгә, вакытсыз дигэндэй, Ватан сугышы башланды. Оч абыем hәм ике җизнәм беренче коннэрдэн үк илебезне фашистлардан сакларга озатылды.

Хәммәт абыем бер еллар иртәрәк урта мәктәпне тәмамлап башлангач классы укытучысы итеп билгеләнгәч тә бер-ике ай да эшләмәгәндер, хәрби гаскәрләрне хәзерләү курсына алдылар. Ул кече лейтенант дәрәҗәсе алып сугышка катнашты. Авылыбызга бер-бер артлы кара печәтле – кайгы хәбәрләр килә башлады. Шундый кайгылы хәбәрләр безне урап үтмәде. Ике абыем һәм бер җизнәм сугыш кырында ятып калдылар. Ә Хәммәт абыем бер күзен алдырды. Ул әле госпитальдан бераз сәләмәтләнеп чыккач та хәрби әшен дәвам иткән. Өлкән лейтенант дәрәҗәсендә яшь солдатларны сугышка хәзерләгән. Ул авылыбызга 1947 елда гына кайтты.

Сугыш елларында һәм ары да безнең кебекләрнең яшәүләрен күп яздылар. Безнең яшьлек елларыбыз да шулар кебек үк. Ашарга юк, өскә кияргә – әни мескен ничек иске-поскылар табып, кышларын катып үлмәслек кенә итә алган. Аякларда чабата. Аяклар туңуга чыдар хәлләр юк иде. Язын чыккач пычракка бата-чума эчерек бәрәңге эзли идек (ярый әле бер пешерерлек таба алсаң). Читән буйларындагы кечеткәннәр ашап бетерелде. Урманга барып зәрдә һәм башка ашарга яраклы үләннәр табып кайта идек. Аннары, авылдан 10–15 чакрым ерактагы, Идел буендагы болынга барып җуа(дикий лук) җыеп күтәрә алган кадәр, әлсерәп, хәлдән таеп кайта идек. Кышларын салам ягып өйне бераз җылыта идек. Өйдә салкын, мәктәптә салкын, өске киемнәрне салу юк. Өстәвенә әле язарга дәфтәре дә, укырга китаплары юк. Укытучыларыбыз алдагы елда 10 класс бетергәннәр, җәисә сугыштан гәрипләнеп кайткан, бераз белемле солдатлар. Кайда инде белемле уку. Укулар 1 сенябрьдә, хәттә октябрь урталарына кадәр соңга калып башлана. Без – укучыларны көзге ашамлыкларны җыярга җибәрәләр иде. Мин үзем дә 10 классны тәмамлагач 1949 елга кадәр колхозда эшләдем. Урагын да урдым, болында печәнен дә чаптым, үз сыерыбызны җигеп килтәсен дә ташыдым. 1949 елда абыем белән Тәтеш педучилищесында экстерный укып укытучы булдык. Икенче елны Казан педагог институтына керү өчен экзамен бирдек. 1949 елны мине Бакырчы җидееллык мәктәбенә (ул елларда җидееллыклар иде) өченче класска укытучы итеп билгеләделәр. Бер айлар укыткач та Сөендек җидееллык мәктәбенә физика-математика укытучысы итеп билгеләделәр. Мин анда ике ел эшләдем. Шуннан Башчы мәктәбенә күчерделәр. Анда дүрт ел эшләгәч Олы Тархан урта мәктәбенә кайтып эшләдем. Хезмәт стажем 45 ел булды. Эш белән бергә укуымны Казан педагог институтында читтән торып дәвам иттем.

Минем тормышымда кискен үзгәреш булып алды. Куйбышев гидростанциясе төзү еллары. Олы абыемның малае, Хөсәинов Хәмзә, Идел яр буйларындагы агачларны чистартуда катнаша. Ул эшләгән көннәрен тыңлаганнан соң мин «Яшь Сталинчы» гәҗитәсенә мәкалә язып җибәргән идем. Шуны гәҗиттә укыгач, әйтерсең лә миңа яңа канат бәреп чыкты. Мин бик тә шатландым. аннары тагын, тагын яза башладым. Редакөия миңа үзләренең планнарын җибәрә башладылар. Бу елларда Олы Тархан район үзәге иде әле (соңыннан гына, 1960 еллар тирәсендә генә Тәтеш районына куштылар). Шул елларда авылыбызда «Социализм байрагы» редакциясе барлыкка килде. Редакторы Гәлләмов Вәли иде. Бу гәҗитә битләрендә дә минем язулар көн күрде. Вәли абый әледән-әле яңа темалар бирә иде. Бик кискен, тәнкыйть материалларны, фельетоннарны «псевдоним» белән язарга тәкъдим итте. Юк-юк та үзеңне дә явыз ниятле кешеләрдән сакларга кирәк диде.

Язган материалларымны өлкә гәҗитәләренә дә, «Чаян» журналына да һәм башка редакцияләргә дә юлладым. Читтән торып укыгач редакциядә мин еш була идем.

1958 елның август аенда миңа СССР журналистлар эгъзасы (член союза журналистов СССР) итеп кабул иттеләр. Ике-өч мәртәбә Татарстан журналистлар съездында, бер мәртәбә «Яшь язучылар» съездында булырга туры килде.

Укытучылык хезмәтендә дә зур тырышлык куеп эшләдем. Верховный Совет карары белән Тәтеш районы буенча беренчеләрдән булып «Өлкән укытучы» дәрәҗәсе бирделәр. Ә биш елдан соң аттестация үткәрделәр һәм «Укытучы-методист» дәрәҗәсенә күтәрделәр.

Җәмгыять эшләре дә минем җилкәдә җитәрлек иде. Мәктәптә күп еллар профком җитәкчесе, аннан тыш биш-алтыдан да ким түгел. Мәктәбебездә ул елларын 100–140 профсоюз члены исәптә тора иде.

Тормыш иптәшем, Язилә, белән 60 ел бергә тату яшәдек. Ул 40 ел авылыбызда табиб булып эшләде. Өч бала үстердек. Олы кызыбыз, Наилә, әнисе юлыннан китте, табиб булып эшли.

Улыбыз, Айдар, мәктәпне алтын медальга бетереп КАИны бетерде. 1986 елда студентлар төркеме белән Чернобыль атом станциясының фаҗигасын бетерүдә катнашты. Шул ук елны Хабаровск шәһәренә хәрби хезмәткә китте. «Ракетные войска» да хезмәт итте. Капитан дәрәҗәсендә Ульян шәһәренә кайтып микроэлектрон институтына эшкә урнашты.

Башта сиздермичә генә торган радиация нуры үзеннән үзе көчәеп (1964–2006) 2006 елны фаҗигале үлем белән арабыздан китте.

Кече кызыбыз, Айгөл, тәрбияче хезмәтен сайлады. Казан шәһәренең Совет районының физик тәрбия бирүче инструкторларның методик оешма җитәкчесе.

Соңгы 20 елларда эшләүче мәктәп директоры (заслуженный учитель Татарстана, затем России) Шагаев Расих Инталович минем онык Азатны күргәч тә: «Синең бабаң кебек физика укытучысы безнең мәктәптә булмады да, хәзер дә юк, булачак та түгел» – дип мине мактаган. «Син дә шулай бабаң кебек бул» – дип әйтүе булгандыр.

Куз йомганчы тормышнын 90 елы узды да китте.

Авылым тагын да ямьләнсен өчен

Яз. Кояш көннән-көн кыздыра, көннән-көн табигать матурая, ямьләнә. Менә тиздән агачлар яфрак ярыр, авыл яшеллеккә төренер.

Шул чак ерак-ерактан, калкурак бер урыннан авыл өстенә карыйсың да, сокланып туя алмыйсың. Нинди матур син, минем туган авылым, дип рухланып, дәртләнеп куясың. Кайчан гына әле безнең Олы Тархан салам түбәле, ярым җимерек бер авыл иде. Патша заманыннан калган күзгә күренердәй калай түбәле дүрт-биш йорт бар иде. Алары да авылның байлары, муллаларныкы булган. Авыл халкы, байларга хезмәт итеп, ачлы-туклы гомер кичергән. Шуның кадәр зур авылда ни больница, ни мәктәп булмаган. Ә хәзер хәл бөтенләй үзгә. Авылда зур больница, урта мәктәп бар. Җитмешләп югары белемле укытучы, медицина работнигы эшли.

Авыл елдан-ел үзгәрә, төзекләнә бара. Шушы соңгы ун ел эчендә генә дә ике йөздән артык хуҗалык, менә дигән өйләр салып, түбәсен калай яки шифер белән яптырды. Йөзләгән хуҗалыкта мотоцикл, велосипед бар. Һәр өйдә электр уты балкый, радио сөйли. Бер ел эчендә генә дә 15 хуҗалык телевизор алды. Шуларны күргәч, ничек горурланмыйсың да, ничек шатланмыйсың.

Биш-алты ел да үтмәс, туган авылым да төзекләнеп, тагын да матураеп, гөлбакча эчендә калыр. Шул киләчәкне күз аллыйсың да, шатланып туя алмыйсың.

Авыл ямь-яшел чирәм белән дә капланса, нинди ямьле булыр иде. Ләкин кайбер гамьсез тракторчылар һәм шоферлар, теләсә кайда юл салып, урамнарны таптап, изеп бетерәләр. Бу башбаштаклыкка чик куелсын иде инде.

Авылның төзеклеге һәм матурлыгына кайбер җитәкче иптәшләрнең битараф каравын да әйтми мөмкин түгел. Кайчандыр безнең бабаларыбыз авыл эчендәге чокыр-чакырларны һәм сазлыкларны күмеп тигезләгәннәр, бакча утыртканнар, юл салганнар. Бу хакта хәзер уйлаган кеше дә юк. Киресенчә, авыл уртасында коточкыч чокыр, сазлыкларны күмеп тигезләгәннәр, бакча утыртканнар, юл салганнар. Бу хакта хакта хәзер уйлаган кеше дә юк. Киресенчә, авыл уртасында коточкыч чокыр, сазлыклар барлыкка килүгә юл куела.

Авылның төзеклеге һәм матурлыгы өчен көрәш һәр кешенең изге бурычы. Әгәр һәр кеше бу мөкатдәс эшне намус белән үтәсә, елның елында өй алдына агач утыртса, авылыбыз киләчәктә тагын да яшелрәк, тагын да матуррак булачак.

Кышка хәзерлек кайчан тәмамлана

Беренче кар төшү белән «Алга» колхозының 6нчы бригадасы кышка хәзерләнергә кереште. Бригаданың яңа җитәкчесе Хатыйп Әхмәдиев ашыгыч рәвештә ункешедән төзүчеләр бригадасы оештырды. Алар бик кыйналмыйча гына эшне башлап та җибәрделәр.

Тизрәк кыймылдагыз инде, егетләр, тизрәк, – дип дәртләндерде аларны бригадир. – Ачы январь салкыннары башланганчы ферманы кышка хәзерләп бетерик.

Әмма һәр көн диярлек тоткарлык чыгып кына тора. Өстәвенә, үч иткәндәй, әле тег, әле бу төзү материаллары җитешмәде. Хатыйп әле бәрелде, бире сугылды, ашавы бетте, йокысы качты, ә материал барыбер табылмады. Үзенә кагылса, халык әйтмешли, чананы җәен әзреләп куяр иде дә, әмма Хатыйп җәен башка эштә иде шул. Ә хәзер кемнеңдер селкенмәве аркасында, аңарга янарга-көяргә туры килә.

Ягез инде, егетләр, шушы абзар ишеген булса да ясый торыгыз, – дип ялварды ул төзүчеләргә.

Нәрсә белән ясыйлар соң аны, иптәш бригадир, – диештеләр төзүчеләр.

Ничек нәрсә белән, билгеле такта белән.

Ә такта кайда?

Соң инде, егетләр, тактага да аптырап торсыз. Әнә ич пилорам, фермадан йөз метр да юк. Адыгыз да килегез шуннан.

 

Төзүчеләр бер-берсенә карашып, җилкәләрен җыердылар. бригадир кулын селтәде дә, тиз генә атын җиктереп, пилорамга юыртты.

Нәрсә, син, ферманы кышка хәзерләгәнне белмисеңме әллә? – дип кычкырып салды мастерга. – Нигә төзүчеләргә такта бирмисең?

Харис Солтанов күңелсез чырай беән бригадирга карап алды. Аннары авызындагы тәмәкесен читкә атып, ачу белән мотор ручкасын бора башлады. Тирләп-пешеп бетте.

Күтәрелде, маңгаендагы тирен сөртеп, агачлар өстенә барып утырды да:

Менә күр, кабыза алмыйм, янында атна артык җәфаланам инде, – диде Харис һәм тагын тәмәкесен кабызып җибәрде.

Колхозыбызның менә дигән механиклары булганда нигә үзеңә җәфаланырга. Барыгыз, тизрәк чакырыгыз үзләрен.

Механикларны эзләргә киттеләр, колхозның дан казанган механиклары килеп тә җиттеләр. Мондый гына түгел, әллә нинди катлаулы двигательләрне төзәтеп йөрүче бу осталар, моторга карап, син дә карышасың тагын, хәсрәт, дигәндәй, елмаешып алдылар һәм бик иркенләп кенә тәмәке көйрәттеләр.

Торып ансын-монсын караган булдылар, яле, мин сине дип, ручканы бора башладылар. Ә моторның моңа гына исе китмәде. Шуннан соң аның болтын-болтка сүтеп ташладылар..җыйдылар. тагын бордылар. Ә моторның моңа да исе китмәде. Тагын сүттеләр, тагын җыйдылар. Ә мотор, үч иткәндәй, дәшми-тынмый утыра иде.

Ә-ә-ә, егетләр, белдем серен, – дип кулын-кулга сугып куйды мезаникларның берсе, иң өлкәне, иң олысы.

Үзебездә җылы пальто булгач, исебез дә китми. Ә моторны туңмый дип беләсез ахры. Хәзер җылытабыз үзен. Айнар су кирәк. Тиз булыгыз! Аның шулай диюе булды, фермага кайнар суга чаптылар. Ул да түгел ферма кызлары, чиләкләренә пар бөркелеп торган су тутырып, пилорамга агылдылар.

Хәзер карыша алмассың, – дип сөйләнә-сөйләнә, моторист радиаторга кайнар су салды. – Яле, тагын койрыгыңны борып карыйк.

Бордылар. Ипләп торып бордылар. Харисның хәле беткәс, механиклар чиратка басты. Ә мотор «Нигә соң сез мине шул кадәр тинретәсәсез» дигән сыман, пыфылдап та карамады.

Ә-ә-ә, болай икән, белдем серен, – дип куөды икенче механик та, кулларын угалап. – Менә хәзер карыша алмас. Артык туңганга кабынмый ул, егетләр. Ягулык багын да җылытырга кирәк.

Механик шулай диюе булды. Бензин сибеп, ягулык багына ут төрттеләр. Ут җылытса, җылыта икән ул. Бактагы ягулык кына түгел, бөтен сарай эче дә дөрли башлады. Мехниклар үзләре дә чак качып котылдылар.

Бригадир үзе дә, ачудан кара янып, кулын селтәде дә фермага, салкыннан калтыраган маллары янына олакты.

Бу вакыйга инде онытылып, такта булмау сәбәпле ферманы кышка хәзерләү дә бөтенләйгә туктатылып, тәмам җәзасын алган моторны металлоломга тапшырырга торганда, пилорамга ферма мотористы Хәммәт Ситров килеп юлыкты.

Эх, мескен, мескен, – дип куйды Ситров, тәмам эштән чыккан моторга текәлеп, ни булды сиңа?

Ул мотор тирәли бер әйләнеп чыкты, икенче әйләнде. Җаны түзмәде, үзенең дә аны боргалап карыйсы килде. Башта ул бик яхшы иттереп моторны корымнан чистартты, аннары гайкаларны борып, ниндидер кисәген сүтеп алды. Аның карашы ягулык насосындагы бе детальгә төбәлде.

Ә, менә синең авыруың кайда булган икән, хәзер, хәзер мин үзеңне дәвалыйм, – дип сөйләнә-сөйләнә, ягулык насосын да сүтте. Фильтрларын алыш-биреш иттерде: берсен алды, икенчесен куйды. Аннары моторны борып җибәре. Ә мотор, бер дә карышып тормыйча, гөрелдәп эшли башлады.

Мотор тавышын ишетеп, бригадир да чабып килеп җитте.

Эх, Хәммәт абый, – диде ул артык шатланып. – Безнең механиклар эшли алмаганны үтәдең түгелме соң… Бер бәла җилкәдән төште!

Моторы яхшы эшләсә дә, мотористлары артык кабаланмый гына такта ярдыра башладылар.

Ну, егетләр, – дип елмайды бригадир төзүчеләр алдына килеп. – ферманы кайчан кышка хәзерләп бтеәбез?

Төгәл әйтүе кыен, – дип куйды берсе. – Шушындый темп белән барсак, мөгаен, язга кадәр бетерербез.

Бер кыз килде Тарханга…

Галия Николаевна Мукина бүген чиксез дулкыланды. Эшкә китәр алдыннан ул көзге алдына басып төзәтенде. Зифа буйлы, мөләем карашлы бу кызның коңгыр күзләре шатлык белән балкый. Күңеле каядыр омтыла, ашкына иде аның. Олы Тархан участок больницасына ул очкан коштай килеп җитте.

Баш врач кабинетының бусагасын атлап кергәндә аның дулкынлануы тагын да арта төште, йөрәге ешрак тибә башлады.

Тыңлыйм сезне, – диде Иван Николаевич Чемезов, алсу йөзле кызга ачык чырай күрсәтеп.

Баш врачның ягымлы карашын күргәч, кыз бераз батырая төште һәм үзенең бирегә теш технигы итеп җибәрелүен әйтте.

Иван Николаевич, тирән уйга бирелгәндәй, кулын яңагына куйды. Башта врачның йөзендә ниндидер үзгәреш һәм уңайсызлану чагылып китте. Аннары ул урыныннан әкрен генә торып, кызны үзе белән ияртеп чыкты.

Амбулаториядәге кечкенә генә бер бүлмәгә үттеләр. Иван Николаевич кулы белән ишарә ясап:

Менә шушында эшләрсез, – диде. Кыз бүлмәгә күз йөртеп чыкты, аннары:

Ә эш кораллары, материаллар? – дип куйды. Баш врач, иңбашлары җыерып, кулларын җәйде һәм:

Хәзергә бернәрәбез дә юк шул әле, – диде.

Иван Николаевич чыгып киткәч, кыз бүлмәдә беравык аптырап басып калды. Ул болай булыр дип һич тә күз алдына китермәгән иде. Төрле эш кораллары белән җиһазландырылган иркен зур бүлмәдә эшләрмен дип хыялланган иде.

Теләсә, бөтен шартлары тудырылган шәһәр больницасында да кала ала иде бит. Ләкин ул кая тиеш тапсалар, шунда җибәрүләрен үтенде.

Кинәт Галина, уянып киткәндәй, тирән сулыш алды һәм киң маңгаена төшкән коңгырт чәчләрен төзәтеп куйд. «Нәрсә мин җебеп калдым соң әле. Барысы да әзер булган җирдә кем дә эшли аны. Булмаганны булдыру, көрәшү һәм табу. Менә минем бурычым нинди булырга тиеш», – дип фикер йөртте ул.

Яшь техник, тиз-тиз атлап, урамга чыкты. Аның күңелендә ниндидер өмет чагылгандай булды. Шул өмет белән ул больницаның хуҗалык мөдире Ильясов янына китте.

Суыру шкафы юк микән сездә? – диде ул, Ильясовка текәлеп.

Андый нәрсәнең булганы да юк шул, – сеңелкәй.

Кулдан булса да ясатыр торырга туры килә инде, яңасын сатып алганчы ярап торыр.

Безнең кайгы анда гына түгел шул әле, сеңелкәй…

Кыз баш врач бүлмәсенә яңадан керде.

Иван Николаевич Ильясовны чакыртып алды:

Галина Николаевна нәрсә сораса, шуны үтәгез, бүгеннән үк суыру шкафын ясарга заказ бирегез.

Ильясов чыгып киткәч, кыз:

Минем Сезгә тагын бер үтенечем бар, Иван Николаевич, – дип куйды.

Сөйләгез, тыңлыйм.

Бездә коронка да, теш тә, хәтта балавыз кебек материаллар да юк икән, – дип тезеп китте Галина Николаевна. – Әгәр без аларны тиз генә Казаннан алдыртсак?

Дөрес фикер бу, Галина Николаевна, – дип, хуплады башврач. – анда Сезнең үзегезгә бару яхшырак булыр.

Икенче көнне үк ул Казанга китте.

Казанда күп кыенлыкларны үтәргә кирәк булды аңа. Әмма тырышлык бушка китмәде. Әле бер, әле икенче урыннан җиһазлар булдырып, материаллар табыштырып, булмаганын шәһәрдә эшләүче иптәш кызларыннан сорап, ниһаять, ул авыруларны кабул итә башлады.

Авыруга беренче мәртәбә үзе яаган тешне куеп җибәрү өчен әйтеп бетерә алмаслык дулкынландыргыч бәйрәм булды. Авыруның аңа карап елмаюы, чын күңелдән рәхмәт әйтүе кызны канатландырып җибәрде.

Тиздән кызның даны Тарханга гына түгел, тирә-як авылларга да таралды. Аның кабинетына керү өчен чират көннән-көн зурайды. Ә теш куйдырганнар аны урамда очратсалар, рәхмәт әйтеп узалар.

Бөтен энергиясен биреп эшләгән бу кызны коллектив тиз күреп алды. Зур ышаныч һәм өмет баглап үзен Кызыл Хач җәмгыятенең председатель урынбасары итеп сайладылар, комсомол комитетының бюро члены иттеләр. Бу эшләрдә дә кыз үзен сынатмады.

Әнә шундый өлгер кыз инде ул безнең Галина.

Укытучы шатлыгы

Эмма Григорьевна, өеннән чыгып, чатны борылырга да өлгермәде, аны бер төркем укучылар куып җиттеләр. Аларның кайберләре болай да сх белән генә исәнләште, ә кайсылары йөгереп килү уңаенда укытучыны кочып ук алды. Шунда ук аның сумкасын, пөхтә итеп төрелгән арифметика дәфтәрләрен бүлешеп күтәрделәр дә, урамны яңгыратып сөйләшә-сөйләшә, мәктәпкә таба атладылар. Нәни дусларын тыңлау, алар белән сөйләшү укытучының күңелендә аерым бер дәрт уята иде.

Әмма күңеллелек озакка бармады. Класс бүлмәсенә аяк басу белән аның күз алдында коточкыч тәртипсезлек пәйдә булды. «Класс почмагы» ертып ташланган, идән кәгазь кисәкләре һәм пыяла ватыклары белән тулган.

Даиров Шәүкәт эше бу, – диештеләр иптәшләре.

Укытучының түгәрәк алсу йөзе караңгыланып китте, рухланып балкыган зәңгәр күзләрендә очкын сүнгәндәй булды.

Тагын шул Даиров! Әле үткән атнада гына иптәшен кыйнап елаткан иде. Өченче класста укыганда да рәте-кыны булмады. Классында утырып калдырырга да исәпләгән иде. Шулай да кызганды, аның дүртенче класста өлгерә алуына өметләнде. Даиров турында ялгышты микәнни ул. Әллә… Юк, юк, алай булуы мөмкин түгел.

Үзен генә алып калып та, ата-анасы белән дә әз сөйләшмәде. Тик нәтиҗәсе сизелерлек булмады. Ничек итеп бала йөрәгенә үтеп керергә соң, ничек аның йөрәгенә ачкыч табарга?

Укытучы башын күтәрде һәм:

Шәүкәт үзе кайда соң? – дип сорап куйды.

Әллә кайчан чыгып сызды инде ул, шәт, өенә үк кайтып киткәндер.

Әтисе-әнисе янына кабат барыргамы? Дөресрәге, алар сүзенә дә бик исе китми шул аның. Хәтта күршеләре дә Шәүкәтнең тәртипсезлегеннән зарланалар.

Укытучы бу юлы Шәүкәтнең әти-әнисе янына бармады. Шәүкәт дәрескә икенче көнне генә килде. Бернәрсә дә булмагандай, үзен иркен хис итте ул. Дәресләр беткәч, укытучы:

Шәүкәт, беразга кал әле, – дип аны туктатты.

Шәүкәт теләр-теләмәс кенә туктады.

Менә үткән атнада иптәшләрең белән класс почмагыясап элгән идек, аны кайсыдыр ертып ташлаган, – дип сөйләнә-сөйләнә укытучы өстәл өстенә зур ак җәймә җәеп салды. – хәзер яңадан ясарга туры килә инде. Син, Шәүкәт, миңа бераз булышырсың бит?

Шәүкәт үзенең гаебен тоеп кызарды. Үзен кая куярга белмичә уңайсызланды ул. Бер укытучыга, бер өстәлдәге кәгазьгә карап торганнан соң:

Миңа нишләргә? – диде һәм, сумкасын парта өстенә куеп, өстәл янына килеп басты.

Син хәзер менә болай сыза тор, аннары язарбыз.

Аның иптәшләре, Шәүкәтнең нинди уеннар белән мавыгуы турында сөйләшә-сөйләшә яздылар. Малай ачылып китте һәм рәхәтләнеп сөйләшә башлады.

Менә ничек шәп булды, – дип куйды укытучы, класс почмагын стенага элеп. – тагын берәрсе ертып китмәсә ярар иде инде.

Икенче көнне дә алар, бер эш табып, дәрестән соң калдылар. Ә аннары дәресләрдән соң өй эшләрен хәзерләргә күнегеп киттеләр. Алар янына Камил Мальков та, Нәзирә Вахитова да кала башлады. Ә берникадәр вакыттан соң укытучыны Таһирә Хәкимова, Гөлсинә Гомәрова, Минзәет Володкин кебек уку отличниклар алмаштырдылар.

Шәүкәт әкрен генә алга атлады. Укуыннан да, арифметикадан да өчле билгеләре күренә башлады.

Шулай рәткә баса дигәндә генә аның яңа гаебе ачылды. Ул тәмәке тарта икән. Иптәшләре бу турыда стена газетасына язып куйдылар. Ә соңыннан үзен класс җыелышында тикшерделәр.

Эмма Григорьевна Тюленева барлык эшне дә укучыларның үзенә тапшырды.

Сезнең иптәшегез, үзегез теләсәгез нишләгез – диде ул, иң арттагы партага утырып.

Укучылар, бер-беренә карашып, башта бер сүз дә дшми тордылар.

Аннары Хәкимова урыныннан сикереп торды да:

Һаман Шәүкәт тәртип боза. Аның аркасында безне класс артка сөйрәлә, – дип әйтеп куйды.

Әйтерсең барысы да шуны гына көткәннәр. Тотындылар Шәүкәте кыздырырга, түзеп кенә тор. Шәүкәт башта акланды, иптәшләренең әйткәннәрен юкка чыгарырга тырышты. Әмма соңга таба бөтенләй дәшмәс булды. Бу җыелыш Шәүкәткә тәэсир ясады. Аңарда шактый төзәлү, тырышлык сизелә башлады. Сирәк-сирәк булса да «4» дилгеләре дә алгалады.

Бу арада укытучының мәшәкате тагын да күбәеп китте. Язгы чәчү чорында агитация эшенә дә күбрәк вакыт бирергә туры килә, өстәвенә, авыл клубында чыгыш ясар өчен, концертка да хәзерләнәләр. Бер үк вакытта үз хыяллары, омтылышлары бар бит. Ул институтка читтән торып укырга керергә хәзерләнә. Интситутны бетергәч тә аның исәбе башлангыч классларны укыту. Нәни балалар блән эшләүне бигрәк тә ярата шул ул.

Менә хәзер дә егерме биш бала ягымлы итеп аңа карап тора. Ә шуларның яртысына якны уку алдынгылары. Кайчан гына әле алар партадан әз генә калку, хәреф, хәтта бер авыз русча сүз дә белми торган балалар иде. Хәзер шартлатып русча сөйләшәләр, фән баскычлары буйлап югарыга үрмәлиләр.

Бер-ике көннән ул алар белән саубуллашачак. Аналарыннан аерылган кош балаларыдай, алар бишенче класска күчеп китәчәкләр.

Ул аларны бик тә яратты шул, үз балаларыдай якын күрде. Аңа 25 пар ягымлы күз төблгәню һәркайсының үзенә генә хас характеры, омтылышы бар. Ә Эмма Григорьевна һәммәсенең дә йөрәгенә үтеп керердәй ачкыч таба алды.

Әнә Мальков, Вахитова, Даиров Шәүкәт мөлаем гына карап утыралар. Укытучыга шактый гына мәшәкать тудырдылар алар. Юкка гына укытучыны икенче ана дип әйтмиләр шул. Нинди ана үзенең баласының начар булуын тели. Укытучы да аналар кебек үк һаман яхшылык, һәркем тарафыннан макталып телгә алырдай чын кеше булуларын тели.

 

Тиздән алар җәйге походка, Ульяновскийга бөек юлбашчының туган-үскән җирләре күреп кайтырга барачаклар. Һәр укучы походка хәзерләнә, һәркайсының йөзендә үзенә бер дулкынлану, омтылыш балкый.

Иҗат шатлыгы

Петр Сергеевич Никушин өенә дулкынланып кайтып керде.

Кызлары идән уртаснда курча уйнап утыралар иде. Өчесе дә аңа таба борылдылар.

Кайттыңмы, әткәй…

Кайттым, кызым, кайттым, – дип Петр Сергеевич балаларны киң күкрәгенә кысты һәм үбеп алды.

Алар берсен-берсе бүлдереп, аталарына бүгенге яңалыкларны сөйләделәр дә яңадан курчакларына ябыштылар.

Ата балаларының мавыгып уйнауларына елмаеп карап торды да, алар янына чүгеште.

Шул чак Лида кайтып керде. Иренең шатлыклы йөзеннән ул барысын да аңлады.

Чын күңелемнән тәбрик итәм, – дип ирен кочаклап алды. – Бир әле, күрсәт, нинди була икән ул партия билеты!

Петр Сергеевич бер мәлгә уйга калды. Аның күз алдыннан октябрят, пионер, комсомолец булган көннәре үтеп киткәндәй булды. Бүгенгедәй үәтердә ул көннәр. Менә хәзер ул партия члены. Партия члены! Нинди горур яңгырый!

Мәктәптә дә яхшы укыды. ләкин җиденче классны бетергәч, укуын дәвам иттерергә генә туры килмәде. Әтиләр сугышта иде. Ә ана 5 бала белән калды. Өстәвенә әле авыру әбиләре дә бар иде. Ә ул чакта тормыш алып баруҗиңел булмады. 14 яшьлек Петя колхозда эшли башлады. Аннары аны тракторчылар курсына укырга җибәрделәр. Тракторчы булып эшләгәндә дә үзен сынатмады, норманы арттырып үти иде. Шул эштән армияга китте. Анда электромонтерлый һөнәрен үзләштерде. Армиядән кайткач, Олы Тархан РТСында электрик булып эшләде. Хәзер инде ул Олы Тархан лесничествосында механик.

Дөрес, хезмәт юлында аңа төрлесен күрергә туры килде. Әмма чигенмәде һәм кыенлыкларны җиңеп чыгарга өйрәнде.

Бүген алар өендә зур җантана. Болай да җитез Лида тагын да җиңеләеп киткәндәй булды. Өч эчендә кояштай очып йөрде. Кай арада самоварын кайнатып, ашын пешереп өлгерткән.

Чәй эчеп утырганда Лидасы:

Эштән кайтканда Геннадий Михайловичны очраткан идем. Анда сезнең бер машина җимерелгән бугай, – диде.

Шулаймыни?.. Нигә аны баярак әйтмәдең, – дип урыныннан сикереп торды Петр Сергеевич.

Бүген шундый шатлыклы көн. Бу хәбәр белән сине борчыйсым килмәгән иде, дип куйды Лида, ник әйтүенә үкенеп.

Мин тиз генә барып кайтыйм инде, әнкәсе, бик озак тормам, – дип Петр Сергеевич чыгып китте.

Лесничество мөдире Геннадий Михайлович Тюленев аны ачык чырай белән каршы алды.

Ишеттем, ишеттем, молодец, – дип чын күңеленнән тәбрикләде.

Бераз сөйләшкәннән соң Никушин:

Машиналарның барысы да эштәме? – дип сора куйды.

Кая киле чыга, иртәгә планны тутырабыз дигәндә генә…

Нәрсә булды? – дип түземсезләнеп сорап куйды механик.

Әнә Куртаев Мөкатдәс машинасының тормозы җимерелгән.

Петр Сергеевич машинасы янына ашыкты. Әмма Геннадий Михайлович уйлаганча, эш җиңел генә җайга салынмады. Тормоз дискын яңага алыштырырга кирәк булып чыкты. Ә запас часть, үч иткәндәй, лесничество мастерскоенда да, хәтта Тархан РТСында да табылмады. Шуннан соң алар Урюм РТСына мөрәҗәгать итеп карадылар. Анда да булмагач, Тәтеш «Сельхозтехника» сына шалтыраттылар.

Нишлибез соң инде хәзер, – дип ачынып әйтеп куйды Геннадий михайлович. – Мин бу айда планны йөз илле процентка үтәрбез дип тора идем.

Петр Сергеевичның да чырае караңгыланды. Өенә кайткач та бу тормоз аның исеннән чыкмады. Төнлә дә тыныч йоклый алмады.

Нигә шул кадәр борчылырга, – дип тынычландырмакчы булды аны Лидасы.

Булмаганга син гаепле түгел ич.

Машина эшсез тора, – дип авыр сулап куйды Петр Чергеевич. – План өзелә.

Уйланды, уйланды да сикереп торды, үзенең техник китапларын актара башлады. Тик аннан күңелен басардай бернәрсә дә таба алмады. Тагын ятты. Ничек кенә булса да йокларга тырышты. Уйлар тынгылык бирмәделәр. Тагын сикереп торды, клына каранаш алып, нидер сза башлады. Ертып ыгрытты, кабат сызды, тагын исәпләде…

Икенче көнне алар шофер белән кызу эшкә керештеләр. Кул тормозының ватык ватык чуен барабанын үзләре ясаган тимер барабан белән алыштырылар. Тагын башка җайланмалар ясаганнан соң, машинага икәү утырып сынап карадылар.

Бик шәп булган бу, Петр Сергеевич, – дип куйды Мөкатдәс, шатлыклы елмаеп. Машина янына директор да килеп җитте.

Молодцы, егетләр, булдыргансыз, – дип мактап куйды. Аннары Никушинга карап. – Кара син нинди егет икәнсең, Петр Сергеевич, – дип дәвам итте. – Бу яңалыкны башка машиналарда да кулланырга кирә булыр.

Һәм чынлап та кулланырга туры килде. Шундый ук тормозны Петр Сергеевич Килдеш лесничествосында эшләүче шофер Василий Подгорныйга ясап бирде.

Беркөнне Никушин лесничествоның тимерчек алачыгына ашыгып килеп керде.

Эшләр харап, Нотфулла абый, ди эндәште ул тимерче Гыймадиевка. – Автокранның тормоз «собачка» сы ватылган. Аны безнең район мастерскойларында түгел, Казанның үзеннән дә табуы бик читен.

Нотфулла абзый авыр чүкечен җайлап кына куйды да, маңгаендагы тирен кулы белән сөртеп алды..

Тыңлыйм, энем, – дип куйды ул, кайгы уртаклашкан сыман һәм папирос көйрәтеп җибәрде.

Мин күп уйладым инде, менә сызымым да бар, – дип механик куен кесәсеннән кәгазь тартып чыгарды.

Ул үзенең планнарын тимерчегә аңлатканнан соң:

Ничек уйлыйсың, Нотфулла абый, шуны эшли алырбыз микән? – диде.

Ай-һай, энем, белмим шул.

Алар эшкә керештеләр. Билгеле, уйлаган планны ахырына җиткергәнче шактый көч түгәргә килде. Ниһаять, үзләре ясаган механизмны сынап карадылар. Икесенең дә чырайлары яктырып китте.

Булды бит бу, энем.

Тәки башкардык бит, Нофулла абый. Кулың алтын дип тикмәгә генә әйтмиләр икән шул.

Нишләрмен инде хәзер дип бик борчылган идем, – дип кранчы Талип Галиуллин да сүзгә кушылды. – Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт.

Автокранны урманга озатып мехник ял итәргә дә өлгерә алмады. Мәүлет Куркин чабып килеп битте.

Тагын шпилька сынды, петр Сергеевич, – диде Мәүлет, мазутланган бияләйләрен җиргә атып. – тәмам аптырады бит инде.

Механикның дачырае бозылды. Куркин тракторына «Бугиль» шпилькасының соңгысын куеп җибәргән иде инде ул. Хәзер ансын каян алырга инде.

Бу айда гына да тке-өч «Бугиль» шпилькасын ваттырган өчен ул Куркинны ачуланып та ташларга уйлаган иде, шулай да ул үзен тыеп кала алды.

Мәүлет тә механикның фикерен сизенепмедер:

Сынуы бер хәер иде әле. Аны ремонтлап булмый, һаман яңа белән алмаштытырырга туры килә. Нигә шул «Бугиль» шпилькасын заводтан ук ремонтларга мөмкин булырлык итеп ясап чыгармыйлардыр.

Петр Сергеевичның тагын яңа кайгысы артты. Өстәл артында төн озын уйланып утырды. Күпме баш ватты, күпме кәгазь буяды. Эшкә килгәч тә уе һаман шул «Бугиль» шпилькасы турында иде. Ул инде аны кулында туксан тугыз мәртәбә әйләндереп карагандыр.

Кинәт ниндидер өмет чаткысын сизгәндәй, йөзе яктырып киитте.

Кара әле, шайтан алгыры, болай эшләргә була иде бит аны, – дип җилкенеп куйды ул. Шулай да шпильканң ныклы булуына шикләнә иде. Тиз генә мотоциклына утырды да РТСка чапты. Андагы белгечләр белән киңәште һәм эшләп карадылар.

Чынлап та бу фикер начар түгел, – дип хуплады ны баш инженер.

Җайланма үзе гади генә, әмма хәзер «Бигуль» шпилькасын тулысынча металлоломга ыргытырга туры килмәячәк, үзәк буенча тишелгән эз аның детален җайлы гына алыштырып куярга мөмкинлек бирәчәк.

Бу яңалык Урюм РТСы механигы Фроловка да барып җитте. Ул да Никушин тәкъдиме буенча эшләп карады.

Кырык ел механик булдым, шуңа башым җитмәгән, – дип ул Никушинны мактап та алды. – Башлы егет.

Петр Сергеевичның тик торган вакытын күрмәссең. Әле генә мастерскойда була, ул да түгел аны яшь механизаторлар янында күрәсең. Аның кул астында күп кенә яшь белгечләр «канат чыгардылар». Әнә Степан Одаряев белән Николай Ниткасовка гына карап торыгыз. Трактор детальләрен ничек оста итеп электр белән кыздырып ябыштыралар алар. Болар Петр Сергеевичның җимешләре бит. Әле кайчан гына электр белән ябыштыру механизмына орынырга да куркып торалар иде. Ә Рифкать Җәгъфәров, Рәис Рәхмәтуллин, Сәгыйть Фәткуллиннарны трактор «йөрәген» аңлап бетерергә, аның тибешенә карап «сәламәтлеген» аерырга кем өйрәтте дип беләсез. Болары да Петр Сергеевичның җимешләре.

Күптән түгел генә әллә кайчан металлоломга тапшырылган детальләрне җыеп менә дигән механизм ясап куйды. Аның бу машинасы бер үк вакытта чар да була, автомашина балоннарына һава тутыра ала.