2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи

Text
0
Kritiken
Leseprobe
Als gelesen kennzeichnen
Wie Sie das Buch nach dem Kauf lesen
2020 нче ел. Шигырь. Том 4. Стихи
Schriftart:Kleiner AaGrößer Aa

© Рузил Фазлыев, 2022

ISBN 978-5-0059-0436-2 (т. 4)

ISBN 978-5-0056-9347-1

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero


Әйе шул

 
Кышкы юллар була, җәйгеләре,
Икесе ике дөнья шикелле.
Чакырымнары шулай калсада,
Төрлечәрәк алар үтелде…
 
 
Җәйге юллар күпкә ышанычлы,
Яңгыр койган көннәр булсада.
Юллар өсте сулар белән тулып,
Кече күлләр булып торсада…
 
 
Кышкы юллар инде икенчерәк,
Элегерәк булган чаналар…
Хәзер генә бөтен машиналар,
Кар өстеннән җиңел «чабалар»,
 
 
Каты юллар кар астында кала,
Баскан җирең була тайгакта…
Шуный юллар була үтәсе,
Башкаларын булмый сайлапта.
 
 
Юллар такыр кышын, тигезерәк,
Бозлавыклы була таулары…
Рәхәт чагы тауларында шуып,
Карларында ятып аунавы…
 

Кем ачулы

 
Нигә кеше бик еш ачулана,
Үзе белән якын кешегәдә…
Кәеф юкта инде кул селтәгән,
Эшләнмичә калган эшенәдә.
 
 
Бик күп вакыт, нидер җитми,
Байлык – айлык, гомер озын.
Туймый күңел әле hаман,
Күп ялапта тормыш тозын.
 
 
Аз кебек җыйганы, булганы,
Гомергә өйләнгән хатыны.
Ачулар чыгара алучы…
Җитмәгән әйбере – акылы.
 
 
Тыярга чем кара хисләрне,
Кешенең үзендә дилбегә.
Адаша, алдаша, ялгыша,
Тормышта шайтанга бил бөгә.
 
 
Акылга сыймаслык эшләрне,
Эшлиләр ачулы чакларда…
Кем нинди ышыклар таба ала,
Ачулы җанлардан сакларга.
 
 
Кешенең күренә ачуы,
Атлауда… аяклар басуда…
Утырып торырга кушалар,
Күңелең күмелсә ачуга…
 

Кабат

Ялгыз килеп, ялгыз китәбез без,

Җитәкләшеп берәү килмәгән…

Үз теләге белән җан иясе,

Җир өстенә әле иңмәгән…

 
Гомерлекне, мәңгелек дип уйлап,
Үтә китә җирдә гомерләр…
Бүген уйламагын алдагысын,
Иртәгәсен ниләр күрерләр…
 
 
Кабатлана кайчак уй фикерләр,
Әйтәлмыйча килми каласы.
Нинди уйда бүген яшәсәктә,
Барыбызга алга барасы…
 
 
Язмышның бит башы ахыры бар,
Ялда яки кунак шикелле.
Җирдә шулай яшәп китәбездә,
Гомерлек без кунак бит инде…
 

Тау елгасы

 
Тау елгасы таудан төшә,
Суын кайдан аладыр…
Шарлавыкларга җитәрлек,
Итеп, каян табадыр…
 
 
Биекләрдән төшеп сулар,
Күбекләнә болгана…
Болай шаулап ага алмый,
Бик зур булган елгада.
 
 
Агым көчен аладыр ул,
Биек кыя таулардан…
Әллә шуңа сыннар кебек,
Хәрәкәтсез калганнар…
 
 
Тау елгасы, көч иясе,
Агып төшә таулардар…
Аның көчен тоеп кайта,
Ул якларга барганнар…
 

Еракта

 
Бәхет кебек кенә узып киттең,
Артларыңнан улчак чапмадым…
Кабатланмый икән андый мизгель,
Эзләсәмдә башка тапмадым…
 
 
Ерагая бара ул вакытлар,
Әллә кайчан күргән төш кебек.
Үкенүләр кебек булып кала,
Эшләнмичә калган эш кебек.
 
 
Насыйп булган әле ул вакытлар,
Хисләр булып барыбер саклана…
Очраша алыр бәлки әле хисләр,
Төрле җирдән юллар барсада.
 
 
Үткән вакыт, йолдыз кебек күктә,
Таба алсаң эзләп, нуры бар…
Язмыш уза нигъмәт арасыннан,
Кечкенәсе белән зуры бар…
 
 
Хәтирәләр белән күңел тулган,
Яшәүләрдә димәк бәрәкәт…
Кайчагынды үкенечле мизгель,
Күңелләрдә саклый җәрәхәт…
 

Яңа тарих

 
Җайлашумы әллә алдашумы,
Бөтен кешеләргә дус булу.
Сатылумы, әллә саташумы,
Дошман арбасында еш булу…
 
 
Чал тарихлы диеп сөйләсәктә,
Туган җирне, халык, милләтне.
Сүздә сөйләп, эштә эшләмәгәч,
Юкка чыга аның кыйммәте…
 
 
Тарих бит ул олы сабак кебек,
Төзәтмәслек була яралар.
Булганында саклап калалмагач,
Тарих битен шулай ябалар.
 
 
Купшы сүзләр, ерак дөреслектән,
Агылада hаман агыла…
Безнекеләр кая булып бетте,
Күчтеләрме аклар ягына…
 
 
Тарих саклый, бары булганнарны,
Бозучылар аны булсада.
Калмаска иде хыянәтче булып,
Ничек кенә авыр булсада…
 
 
Сакланганнар, бары котылырлар
Җир йөзендә явыз бар заттан.
Үзебезне хөрмәт итеп яшик,
Ярдәм сорап бары Аллаhтан…
 

Кышын

 
Бураннары әллә адаштырды…
Салкын җилле салкын кышларда.
Авыр сынау кебек никтер hаман,
Кышны чыгу, ягъни кышларга…
 
 
Ап ак карга дөнья капланган,
Кар астында җәйге матурлык.
Җылыларны салкын алыштырды,
Өйдән чыкмый гына ятырлык.
 
 
Өйрәнәсе иде суыкларга…
Аңлыйсыда иде серләрен.
Җуела шул инде… язын эрер,
Кар астында калган эзләрем.
 
 
Бураннары кышның куркытмыйлар,
Бураннарга инде өйрәнгән.
Күңелләрнең инде кылларыда,
Гомер кышларына көйләнгән.
 
 
Суыкларда туңа башлаганда,
Җылы сорый башлый күңелләр.
Кайсы якта җылы чыганагы,
Кояшта бит кышын сүрелгән.
 
 
Кышның көрте, бәсле агачлары,
Бирә ала мени җылылык…
Язлар килүләрен көтү кала,
Җылы белән кабат тулырлык.
 

Вәгазь

 
Гомер юлын үтәр өчен,
Язмышлар бар…
Туры юлны югалтырга,
Ялгышлар бар…
 
 
Яшәүләрне аңлар өчен,
Авырлыклар…
Таныр өчен шайтан көчен,
Явызлыклар…
 
 
Хөрмәт итеп яшәр өчен,
Гореф гадәт…
Буыннарның саклануы,
Иман – сәбәп…
 
 
Кеше белән кеше арасын,
Әдәп саклар…
Гыйбәдәттә булганнарны,
Аллаh яклар…
 
 
Туры юлын кеше табыр,
Кирәк булса…
Иман белән яшәр өчен,
Теләк булса…
 

Би исми Алла

 
Бисмиллаhны без әйтәбез икән,
Башлаганда теләк, гамәлне.
Мөселманнар диеп атыйбыз,
Бу сүзләрне әйткән әдәмне…
 
 
Ялгышлыкмы әллә явызлыкмы,
Ул сүз булса гөнаh эшләрдә…
Теләкләрең нинди була ала,
Шәрәбләрең торса өстәлдә.
 
 
Теләк бит ул – сорау дога була,
Кабул була иман булганда…
Чуар сүзләр әйтә алу түгел…
…Күңеллләрең ихлас тулганда.
 
 
Бисмиллаhны нигә әйтү кирәк,
Шикле булса синең гaмәлең..
Хәләл белән харам бутаганда,
Күңелеңдә калмас әдәбең…
 
 
Бәйрәмнәрнең була төрлесе,
Мөселманның үзе бәйрәме.
Савабы юк шикле булган жирдә,
«Бисмиллаh "-дип әйтмә әйдәле…
 

Бәхет

Бәхет кошы әллә очып йөри,

Әллә сине күптән көтәме…

Бәхет кошың шулай очратмыйча,

Гомерләрең үтеп китәме…

 
Бәхет кошы hаваларда микән,
Җирдә микән, якын яныңда.
Әллә синең йөрәгеңдә тибеп,
Тамырларда йөргән каныңда.
 
 
Бәхет бәлки синең фикереңдә,
Ничек итеп аны аңлауда…
Асылларын аңлап бетермичә,
Очратмыйча аны калмауда.
 

Күреп, тотып карап була алмый,

Тоеп була аның хисләрен…

Искә төшергәндәй көтмәгәндә,

Яшьлегеңнең җәйге кичләрен.

 
Сүзләр белән кенә әйтеп булмас,
Һәркем өчен серле булганны…
Күреп булмый, hәрчак кешенеңдә,
Шатлыгыннан күңеле тулганны.
 
 
Бәхет кошы күңелләрдә генә,
Оя кора аның эчендә…
Ә күңелең шифа таба ала,
Тыныч була шуның өчендә…
 

Көтмә…

Көтмә мине, мин кайталмам инде,

Җәйнең матур вакытларында.

Үткәннәргә салаватлар инде…

Җитешмәгәч вакыт барында.

 
Язларыда шулай үтеп китәр,
Күңел, шулай hаман тартсаңда…
Вакыт кысалары бирми диеп,
Кайвакытта сәбәп тапсамда.
 

Җәйләр үтәр, көтеп алынсада,

Мин кайтырмын бәлки көзләрен.

Кайтып җитәлмәсәм көзләрендә,

Ялган булыр кебек сүзләрем.


Кышның бураннары тышта уйный,

Ак бураннар көннең халәте.

Шул бураннар әллә чакырамы,

Килде диеп кайту сәгате…


Көтмә инде менә кайтыр диеп,

Үткәннәргә юллар ябылган.

Иртәгәсен әле кемнәр белә…

Язмышка бит ни дип язылган.

Бәхетле бәхетсез

 
Бәхетле, бәхетсез…
Иманлы имансыз…
Зур йортың булыпта,
Яшәве дивансыз…
 
 
Вакытлар аера…
Күңелнең халәтен..
Тормышлар күрсәтә,
Язмышның сәгатен…
 
 
Бәхетне эзлибез…
Иманны саклыйбыз.
Тапканны, биргәнне,
Бик җиңел сатмыйбыз.
 
 
Ядъкәрләр сатылмый,
Нәселдән килгәннәр…
Андыйны сатканны…
Сатлыкҗан дигәннәр…
 
 
Бәхетле вакыты…
Һәркемнең була бит…
Кадерен белмичә,
Гомерләр уза бит…
 

Чемоданда

 
«Чемоданда» тормыш үтә,
Гел күчеп яшәүченең…
Бер урынын тапмый торган,
Кагылган яшәү чирен…
 
 
Язмышымы, ялгышымы,
Гомер үтә юлларда…
Күңел тынычлык таба алмый,
Бер урында булганда…
 
 
Эзләп үтә гомерләре,
Эзләгәне ни икән…
Тиңдәш таба алу микән,
Әллә җылы өй микән.
 
 
Чемоданда үтә гомер…
Кайларга соң барырга.
Әллә аны ыргытырга…
Чемодансыз калырга…
 

Бәхет мизгеле

 
Бәхет мизгелләре төрле була,
Кайвакытта диңгез ярлары.
Кайвакытта искә төшү җитә,
Хәтерләрдә мәңге калганы…
 
 
Кеше күңелен, кемнәр тоя ала,
Нинди хисләр кайчак кичерә…
Тыела алмый шундый минутларда,
Хисләренә әллә исерә…
 
 
Сихри тормыш кебек барысыда,
Күңелләрдә башка уйлар юк…
Бер кайгыда булмаганда кебек,
Моңлы чакны кабат уйларлык…
 
 
Бер кисәге генә… минутлары…
Нинди хисләр бирә кешегә.
Бәхетне бит тотып карап булмый,
Кереп булмый аның эченә…
 
 
Бәхет теләп. аны сораганда,
Белә алсак аның асылын…
Тоя алсаң аның булганнарын,
Бөтен кайгыларың басылыр
 

Матур вакыт

 
Чишмәләргә карап торасыңда,
Еракларга китә уйларың…
Чишмәләрдән сулар эчүчеләр,
Онытамы чишмә буйларын.
 
 
Чишмә суы салкын гына түгел,
Үтә күренмәле сулары…
Чишмә суларыдай чиста сулар,
Җир йөзендә башка юк әле.
 
 
Көмеш суы ага чишмәләрнең,
Күпме генә кеше эчә ала…
Күпме чишмә суы исраф кебек,
Еракларга китеп югала…
 
 
Чишмәләрдәй безнең гомерләрдә,
Агаларда, шулай агалар…
Елгаларга алар кушылсада,
Чишмә булып барыбер калалар.
 
 
Чишмә суы чиста булып кала,
Бигерәктә чыккан урында…
Чишмә башы диләр туган җирне,
Уйлаганда язмыш турында.
 

Шигъри вәгазь

Никтер безгә соңлап кына килә,

 

Кылганнарны бераз фикерләү.

Кыйбыланы җирдә таба алу,

Бару тайпылмыйча – «сикермәү»…

 
Бик соң гына барып җитә безгә,
Яшәү кадерләрен аңларга…
Аңлап җитәбездә… ләкин,
Вакыт калмый аны санларга…
 
 
Беләбездә, ләкин күрәселәр,
Без белгәннән шактый еракта.
Ялгышларын кайчак аңлаганда,
Еламыйча тора елакта…
 
 
Ничә еллар гомер шулай үтә,
Гади эшкә вакыт табылмый…
Күңелеңә якын булганнарны,
Яшәп була мени сагынмый…
 
 
Үкенүле озын юллар кала…
Үткәннәребездә сузылып.
Битарафлык бөтен кушканнарга,
Күңел бетә шуңа бозылып…
 

Капка төбе

 
Капка төбе шаhит бик күпләргә,
Күп язмышны теркәп барган ул.
Капка төбе – тәүге очрашулар,
Серен саклап кала алган ул.
 
 
Капка төбе күргән күз яшьләре,
Күпме булган тәүге сөюләр…
Анда әйтелү, хискә бирелгәндә,
«Мәңгелеккә бергә» – диюләр.
 
 
Анда булган, авыр аерылышулар,
Булган анда, карышы алулар.
Капка төпләреннәр башлана бит,
Ерак сәфәрләргә барулар.
 
 
Тарих китабыдай, капка төбе,
Үткәннәрне теркәп баручы.
Соңгы юлга кеше киткәндә дә,
Мәңгелеккә озатып калучы.
 

Аралар

 
Нигә ерак аралар…
Еллар үтеп баралар.
Бергә үтелмәгән юллар,
Үкенечкә калалар.
 
 
Син әгәр якын икәнсең,
Аралар ерак түгел…
Син белми йөргәнгә генә,
Аралар ерак бүген…
 
 
Якын ара, ерак ара…
Үлчәп булмый юлларны.
Юллары истә саклана,
Үтеп барган елларның.
 
 
Кемнәр якын кемнәр ерак,
Аралары күренми…
Якын итеп йөргәннәрең,
Өметләре сүрелми…
 
 
Кешеләрне ниләр бәйли,
Күңел җепләре микән…
Әллә кеше ул җепләргә,
Үзе тотына микән..
 
 
Яшәү сере күп булсада,
Кануннары бик гади.
Тыелганнардан тыелып,
Яши белүгә карый…
 

Язмышым хыялым

 
Хыялларым минем барыр юлым,
Язмыш белән бергә үрелә.
Изге теләк таңның нурларыдай,
Ерак офыклардан күренә.
 
 
Язмышымда, минем теләгемдә,
Күңелемдә ихлас очраша,
Язмышыма мин буйсынып яшим,
Авыр мизгелләре очраса…
 
 
Тәңгәл килеп язмыш хыял белән,
Янәшәдә булсын hәр вакыт…
Изге юлын язмыш безгә биргән,
Үтә алсак иде шаулатып…
 
 
Иң изгесе иде теләгемнең,
Яши алу иде югалмый…
Язмыш, хыял ул синеке генә,
Шөкер итми яшәп булалмый.
 
 
Әллә язмыш, әллә хыял гына,
Кайсылары, барыр юлларым.
Мин сайладым инде үзем өчен,
Хыял, язмыш бергә булганын…
 

Җан җылысы

 
Җан җылысы каян киләдер ул,
Җан җылысы күңел җылыта.
Җылы сүздә аны алып килә,
Еракларда үзең булыпта…
 
 
Җан җылысы, олы учак кебек,
Кешеләргә җылы тарата…
Аз булсада җылы өләшүче,
Һәр кеше бит җылы ярата…
 
 
Без җылыга мохтаҗ hәрвакытта,
Җылы кирәк безнең күңелгә.
Җан җылысы күңел җылысыннан,
Бозлар эри кайчак күңелдә…
 
 
Күңелләрдә туган җан җылысы,
Барып җитә ала hәркемгә…
Тоя алып күңел җылыларын,
Яши алып булсын hәркөндә.
 

Күңелләрдә hәрчак җылы булсын,

Аның учаклары дөрләсен…

Пыскып кына янып торса торсын,

Җылы бирмәс булып сүнмәсен…

Упкын

 
Язмыш юлларыңның башы гына,
Ялгышларга зинhар юлыкма.
Ашыктырса кайчак хыялларың,
Чын күңелдән хисләр булыпта.
 
 
Ялган хисләр, озак яши алмый,
Бик тиз генә чынга ашыпта…
Күңелеңне тыңлап кара башта,
Упкыннарга, иртә ашыкма…
 
 
Алда көтә тормыш сынаулары,
Канатларың булсын кагарлык.
Юлда, юлдаш булсын ышанычлы,
Бәхет юлын бергә табарлык…
 
 
Күңелләр бит көтә могьҗизәләр,
Кайвакытта бик тиз алдана…
Бүгенгеләр алар артта кала,
Яшәү кирәк карап алгада…
 
 
Язмыш юлы ялгышларың аша,
Упкыннарга алып бармасын…
Үтә алган дөрес сукмакларны,
Бәхет юлларына ялгасын…
 
 
Юллар үтсен, хәтерләрдә калып,
Сагынырлык истә калырлып.
Упкыннардан ерак була алып,
Язмыш юлларыннар барырлык
 

Оялчан малай

 
Суга килә коеларга,
Чиләкләр көянтәдә…
Башкасына кыюлык юк,
Карашлар иярсәдә…
 
 
Күңелдә уянган хисләргә,
Ирек куярга баздым.
Өйдә утырып ялгызым,
Шигырь юллары яздым.
 
 
Үткән чактса урамнардан,
Безнен өй турларыннан…
Өмет – караш озатсада,
Шулардан узмаганнар.
 
 
Кайта судан матур атлап,
Мин эзләреннән барам.
Сөйкемле атлауларына,
Карап омсынып калам.
 
 
Әллә борылып карады…
Серле карашы белән…
Күзләвемне тәрәзә аша,
Карап торганны белгән…
 
 
Тойдым шунда күңелемдә,
Олы хиснең ләззәтен.
Шушы булгандыр беренче,
Оялчан мәхәббәтем…
 

Кыш

 
Карлы яңгырларда явып үтте,
Тәрәзләр туңа, бозлана…
Салкын җиле исә кыш аеның,
Болытлардан күкләр шомлана.
 
 
Салкын сулышларын биткә өреп,
Суык колакларны «кыздыра».
Кар өстендә калган яфракларны,
Җил күтәреп алып туздыра.
 
 
Кышкы җилләр салкын булалар шул,
Үзәкләргә үтә алырлык.
Шуңа көтәбездә язны, җәйне,
Кышлар булгач туңып калырлык.
 
 
Көз яңгыры, кышның суыклары,
Тормышларның гади сынавы.
Берәү өчен сизелмичә үтсә,
Икенченең йөрәк елавы…
 
 
Җәберләми язмыш берәүнедә,
Бар кешегә шартлар бер тигез,
Барыбызга тормыш төзү өчен,
Җир исемле, олы бер нигез.
 
 
Әзер нигезләргә без киләбез,
Әзер безгә тәртип кануннар.
Кылып бары кушкан гамәлләрне,
Шөкер була алып барыннан.
 

Сынау

Узган гомер, җирдә үткән юллар,

Җир йөзендә яши алганнар.

Ялгышулар, абынулар белән,

Боргаланып артта калганнар.

 
Хисап өчен уйланырга вакыт,
Төзәтергә мөмкин булганны.
Бушатырга хәтер капчыкларын,
Кирәкмәгән белән тулганны.
 

Байлыгыңда, исраф вакытыңда,

Барысыда бергә җыелган…

Якты эзләредә сызылып калган,

Вак төяге истән җуелган…

 
Үткән язмыш – хисап кенәгәсе,
Барысыда төгәл язылган…
Төрле гaмәлләрең кылынганнар,
Кылган чакта сәбәп табылган…
 
 
Бетмәс кебек мәктәп елларыда,
Имтиханга килеп җителә…
Үтә авыр гыйлем алулары,
Гыйлем җыеп алга кителә…
 

Гыйлем бит ул, әле гaмәл түгел,

Җиңелерәк кенә юлларың…

Билгенеңдә иң олысы була,

Тормыш юлын ничек узганың.

Үпкәләү

 
Үпкәләүләр авыр чирдәй,
Йөрәк ярасын ачар…
Мондый авыру килә икән,
Салкын тиюдән начар…
 
 
Үпкәләтү, үпкәләүләр,
Янган чагы гомернең…
Жылылары беткән кебек,
Учакның… hәм күңелнең.
 

Үзең теләп ташлап китү,

Якыныңны ул вакыт…

Күңелләргә бары авырлык,

Үзеңнекен урлашып…


Шайтан гaмәле барсыда,

Үпкәләү… үпкәләтү…

Үзең теләп, үз үзеңне,

Язмыштан типкәләтү…

 
Тормышта булган ялгышны,
Төзәтү кирәк тизерәк…
Тыныч күңел белән төнен,
Йоклар өчен изерәп…
 
 
Әдәм баласы дөньяда…
Мәшәкатьләр ник эзли.
Исрафка үткән вакытлар,
«Төзәт» – дип, кире килми…
 

Кая бара

 
Сүзләр әйтү хәзер бигрәк җиңел,
Газетага түгел язасы…
Башка килгән бөтен уйларыңны,
Интернетка гына саласы…
 
 
Тозсыз сүзләр, тозсыз бәйрәмнәр,
Бер туктаусыз анда агылада.
Җүләрлекне мактап алу өчен,
Дөрес кебек сүзләр табыла.
 
 
Болганчыкта кебек, шомлы кебек…
Барган юлларыбыз билгесез.
Кая барганыңны белә алмау,
Адашуларныңдыр билгесе…
 
 
Бәйрәм итеп, асылын аңламыйча,
Пыр туздырып чыршы әйләнеп…
Акырынлап әллә күчәбезме,
Урман җаннарына әйләнеп?
 
 
Мөшкеллекне кеше үзе эзли,
Адашудан эзли бәрәкәт…
Кыйбыласыз калган җаннар өчен,
Бәрәкәтсез була хәрәкәт…
 

Көттеңме

 
Көттеңме шулай кышны сагынып,
Кар күрәсең әллә килепме…
Барысында аерым көтәсеңме,
Елларыңны дүрткә бүлепме.
 
 
Бураннарга күңел тартыламы,
Адашырдай юлдан йөрергә.
Әллә шулай кышны ашыктырып,
Яз җитүен тизрәк күрергә…
 
 
Ашыга шул… вакыт ашыга…
Көтеп торган кебек карышыда…
Килешергә кирәк вакыт белән,
Көчләр юк шул аңа карышырга.
 
 
Берсе килә, берсе китә тора,
Ел фасылларыда йөгерә…
Вакыт белән бергә йөгерәбез,
Җигелсәктә тормыш йөгенә…
 
 
Иң кызыгы шунда… вакыт үтә,
Булмый сизеп үтеп киткәнен,
Иң кадерле әйбер бу дөньяда,
Аңламыйча вакыт икәнен…
 

Алдану

 
Кемнәр яши ала алданмыйча,
Кемнәр яши бердә алдамый.
Берәү кыла аны алдан уйлап,
Берәү алдый, үзе аңламый…
 
 
Алданмадым диеп кем әйтә ала,
Язмышыңны теләп алдарга.
Тормыш кануннарын үтәмичә,
Әллә кемдәй яшәп барганда.
 
 
Ялгышларның иң олысы инде,
Алдауларда корган планнар…
Байлыкланын җыеп шул юлларда,
Хәләл булган кебек кыланган.
 
 
Алдау бит ул ялгыш юлга керү,
Туры юлларыңнан аерылу.
Адашуга җитсә ярдәм итмәс,
Уңга, сулга гына каерылу…
 
 
Кемнәр генә, кемне алдамыйда,
Кемнәр генә ялгыш алданмый.
Чынга ошаган, матур алдаулардан,
Кеше тормышлары җайланмый.
 
 
Кеше малы, түгел синең өлеш,
Ялган сүзләр тормыш бозалар.
Алдау кайта алданулар булып,
Ялгыш белән язмыш коралар…
 

Ярлы күңел

Ярлы түгел мени синең күңел,

Аллаh биргән сиңа җитмәсә.

Булган кадәренә әле hаман,

Ул күңелең, шөкер итмәсә…

 
Байлык түгел мени күңел өчен,
Кaнәгатьлек хисе тулуы…
Аз булсада, шул булганы өчен,
Шөкерләрдә hәрчак булуы…
 
 
Күләмнәре синдә булган малның
Сынаулары сина бирелгән…
Олы сынауларны үталмасаң,
Жир йөзенә нигә киленгән.
 

Мал күләме бәхет китерәме,

 

Кемгә житеп әле туктаган…

Рәхмәтле, рәхәттә була кеше,

Нәфесләре кемнең йоклаган…

 
Сиңа биргән бөтен нигъмәтләрне,
Уйлап кара каян килгәнне…
Син алгансын имеш аны табып,
Онытма син кемдер биргәнне…
 
 
Акыллы сүз, дөрес фикер җитә
Матур яшәү өчен дөньяда.
Сүздән, гaмәл кире якны сайлый,
Безне көтә шуна гел жаза…
 

Бер гөнахсыз

 
Язмышлар бездән башланмый,
Безнең теләк түгел туулар…
Югарыда алдан хәл ителгән,
Кеше булып жирдә булулар.
 
 
Бирелгәне безгә язмыш белән,
Бергә булып, аны матурлап…
Яшәү өчен… кәсеп өчен түгел,
Шәкүр карак кебек ат урлап.
 

Бездән тора безнең хaләт кенә,

Эчке дөнья, хисләр, үзгәреш.

Шуңа бәйле алда күрәселәр,

Нинди була безнең юнәлеш.

 
Оста шофер юлда ышанычлы,
Тормыш юлы сорый кешелек.
Кайвакытта шулай «тырышабыз»,
Тәмугларга бүген төшерлек…
 
 
Нигә кеше шулай мәнсез микән,
Гөнаhлармы шулай итәләр…
Бер гөнаhсыз булып туаларда,
Әллә ниләр кылып китәләр…
 
Sie haben die kostenlose Leseprobe beendet. Möchten Sie mehr lesen?