Buch lesen: «Балачагым килә каршыма»
ЯЗУЧЫ МӨГАЛЛИМ
Рәим Гобәев белән күрше райондашлар гына булсак та (ул Мамадыштан, мин Кукмарадан), Казан дәүләт педагогия институтына бер үк елны укырга кермәгән булсак, ихтимал, без бер-беребезне белмичә генә гомер итәр идекме икән, анысын кистереп әйтеп булмый. Икебез дә әдәбият мохитендә булгач, бәлки, очрашулар да насыйп булыр иде. Ләкин кайчан булыр иде әле ул? Институт, рәхмәт төшкере, безнең сукмакларны шактый яшь чагында ук бер зур юлга чыгарды. Ул инде Оренбург якларында, мин исә Тамбов-Липецк тирәләрендә армиядә хезмәт итеп кайткан идек. Рәим үзенең туган авылы мәктәбендә укытучы булып эшли башлаган, ә мин Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлаган һәм Татарстан дәүләт радиосына диктор итеп тәгаенләнгән. Икебезгә дә югары белемле булу бик кирәк. Шул шарт үтәлгәндә генә, тормыштагы урыныбыз ныклы булачак. Шуңа күрә без фәннәрне ныклап үзләштерергә керештек, диплом өчен түгел, белемле булу максаты белән. Ә укытучыларыбыз ниндиләр иде безнең! Борынгы татар әдәбиятыннан Шакир Абилов, әдәбият теориясеннән Абдулла Сайганов, фәлсәфәдән Рөстәм Мөрсәлимов, егерменче гасыр әдәбиятыннан Мәдинә Җәләлиева, дөнья әдәбиятыннан Татьяна Геллер, морфологиядән Зөһрә Вәлиуллина, фонетикадан Марат Сәгыйтов, педагогикадан Якуп Хангильдин… Һәрберсе – үз фәнен җелегенә төшеп белүче, бөтен яшәү рәвешләре белән укытучы-галим булган затлар. Аларның имтиханнарына тиешенчә әзерләнмичә килүне күз алдына да китерә алмый идек.
Рәимгә шулай да рәхәтрәк. Чөнки ул инде хәзердән үк мәктәптә эшли. Шуңа күрә аңа күп нәрсә җиңелрәк бирелә. Бу яктан ул миңа үрнәк булды. Үз чиратымда миңа Казан шартларында рус һәм дөнья әдәбияты әсәрләрен табып уку җиңелрәк. Ихтимал, мин аңа шушы яктан күпмедер ярдәм иткәнмендер. Шулай да Рәимдә мине иң кызыктырган нәрсә аның язуы иде. Тактага чыкса, шулкадәр матур итеп, тезеп кенә яза. Авызыңны ачып сокланып карап торасың. Мин исә гомер буе тактага матур итеп язарга өйрәнә алмадым. Әмма, аңардан үрнәк алып, кәгазьгә әйбәт кенә язарга өйрәндем. Юкса аңа кадәр, тисә тиенгә, тимәсә куянга дигәндәй, ашыгып-ашыгып язып, ничек язуыма түгел, нәрсә язуыма гына игътибар итә идем.
Безне берләштергән тагын бер як булган икән, икебез дә яшьтән шигырь язганбыз. Армиядә чакта ул – Урал, Сакмар елгалары, мин Воронеж елгасы буенда туган якларны, анда калган бала вакытларны сагынып шигырьләр иҗат иткәнбез. Рәимнең шундый шигырьләре арасында «Хатлар, хатлар…» дигәне солдат күңелендәгеләрне ачып бирү хасияте белән аерылып тора:
Өч ел инде сездән аерылганга,
Күп нәрсәләр инде онытылган.
Ләкин, классташлар, күңелемдә
Сезнең исем нурга манылган.
Аннан инде, әлбәттә, күңелдәге иң затлы хис – сөю-сөелүгә багышланганнары аеруча нәфис, зәвыклы төс алган:
Синекедәй серле күз карашын
Башкалардан эзләп табалмам.
Син бары тик минем бәхетемә
Тугансыңдыр җирдә, багалмам.
Армиядә хезмәт итеп кайту, югары белем алу, гаиләле, бала-чагалы булу – болар һәммәсе аның тормыш юлының гадәти баскычлары. Аларның һәммәсен яшәешнең буеннан-буена кызыл җеп булып сузылган мөгаллимлек эшчәнлеге тоташтыра. Мәхәббәтенә, гаиләсенә тугры булган кебек, ул балаларга белем-тәрбия бирү өлкәсендәге хезмәтенә дә гомер буе кимчелек китермичә яшәде һәм эшләде. Иң мөһиме – эшен яратып башкарды. Балаларда бары тик уңай якларны гына күрү, аларның шул сыйфатларын тагын да үстерергә омтылу аның шәхси педагогикасының нигезенә ятты. «Шәхси педагогика» дигәч, кемнәрдер уйлап та куяр: бераз арттырып җибәрмиме бу абый? Юк, арттырмыйм. Чөнки күп еллар буена мавыгып, эшен иҗади фикерләү белән үреп алып барган, югары кимәлдә аналитик уйлау сәләтенә ия булган затның, гомуми педагогикадан тыш, үзенә генә хас белем бирү һәм тәрбияләү алымнарының бай методикасы барлыкка килә икән, бу бер дә гаҗәпләндерми. Мондый хәл, еш булмаса да, очрап тора. Чөнки нәзари яктан бер системага салынган тәҗрибә әлеге затның күңел дөньясы, белеме, дөньяга карашы белән сугарыла, шуңа күрә аны хосусый педагогика дип карау гадәткә кергән. Р. Гобәев – нәкъ шундый мөгаллим. Аның бу хакта матбугатта күренеп килгән язмалары аша әлеге тәҗрибә күп кенә башка коллегаларына да таралды. Дөресен әйткәндә, аның галимлеккә дәгъва итәргә дә бөтен мөмкинлеге бар иде. Хәтта ул бу юлда шактый хезмәт куярга да өлгерде. Үзенең остазларыннан берсе академик Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелегендә «Татар телендә омонимнарның ясалышы һәм барлыкка килүе» дигән темага кандидатлык диссертациясе язды, хәтта кандидатлык имтиханнарын тапшырды. Әмма тормыш мәшәкатьләре белән бу эшен ахырга кадәр алып чыгу тоткарланып калды. Аннан, калган эшкә кар ява дигәндәй, һаман артка чигенә барды. Педагогия институтына методика укытырга чакыру алгач та, авылыннан, яраткан мәктәбеннән, укучыларыннан аерылып китә алмады. Ул шулай, укучыларының, бергә эшләгән коллегаларының җылы карашларын тоеп, авыл мәктәбендә эшләде дә эшләде. Олыгайган көнендә бу ихтирам аның күңеленә канәгатьләнү хисе бирә, киләчәккә өметле караш тудыра. Кешеләрне яратсаң, үзең дә бу өлештән мәхрүм калмассың, дигән тирән мәгънәле гыйбарә бар. Бу очракта ул Рәим Гобәевкә аеруча туры килә.
Ярату – бөек хис. Бала – сизгер җан. Аңа остазларының үзенә карата нинди мөнәсәбәттә булуын әйтеп тә торасы юк. Ул моны күз карашыннан, укытучы абый-апаларының авызыннан чыккан сүзләрнең нинди интонация белән яңгыравыннан сизеп ала. Аның үз күңелендә дә шуңа бәрабәр җавап хисләре уяна. Укучының күңелендә сиңа карата нинди бәя булуын сизү сәләте булмаган укытучы үз эшен тиешенчә башкара алмый. Р. Гобәев исә моның остасы. Мәктәптә генә түгел, бәлки бөтен яшәешендә шулай. Кеше –бербөтен. Ул – мәктәптә болай, өйдә тегеләй була алмый. Рәим кордашның автобиографик әсәрен укыганда, бу аеруча ачык күренә. Повестьның беренче бүлекләрендә без аның үз оныклары белән ничек ихлас, максатка юнәлешле тәрбия эшен сиздерми генә алып баруын күреп сокланабыз. Оныклар бу очракта бабалары үзләренә тәрбия бирү белән шөгыльләнә дигән уйны башларына да китермиләр. Бабай кеше үзе дә бу турыда уйламый, бары тик шушы гамьнәр белән яши генә. Ул бу очракта да аларны үзенең яшәү рәвеше белән тәрбияли. Туган якның үткәне, табигате, элгәр буыннар, алар дәфен ителгән урыннарны зиярәт кылу, Коръән уку… Болар һәммәсе оныкларына зур сабак. Тәрбиянең мондыен, ягъни нәсел-нәсәпкә бәйле уй-гамьнәр белән өртелгәнен, бер генә мәктәп тә, югары уку йорты да бирә алмый. Бу – ата-ананың, әби-бабайның бурычы. Шунысы бар: синнән шундый тәрбия ала алсыннар өчен, син балалар-оныклар алдында зур абруйга ия булырга тиеш. Чөнки алар теләсә кемнең сүзен, гамәлен күңелләренә сеңдерә алмыйлар. Без әлеге әсәрдән дә Рәим замандашның шул төбәктәге аксакаллар югарылыгында торуын күрәбез.
Бездә элек-электән шулай килгән: күренекле мөгаллимнәр бер үк вакытта кулларына каләм дә алганнар. Заманга хас уйланулары аларның шигырьләрендә гәүдәләнеш тапкан. Рәим Гобәй дә (бу аның әдәби тәхәллүсе) гомер буе каләм тибрәтте. Кайберәүләр кебек, каләмен лаеклы ялга чыккач кына чарлаган кеше түгел ул. Ничә еллар буена аның җитди проблемалар күтәргән публицистик һәм фәнни язмалары район һәм республика матбугатында басыла килде. Шул ук вакытта укучыларга әдәби иҗат җимешләрен дә тәкъдим итә торды. Р. Гобәй шигъри әсәрләр язуда, чәчмә әсәрләр иҗат итүдә дә каләмен сынап карады. Аның шигырьләренә фәлсәфи лиризм хас, аларны укыганда, кеше күңеленә яшәешнең төрле күренешләренә карата ниндидер яңа бәяләр, моңача кичермәгән хисләр өстәлә. Һәр шагыйрь кебек, мәхәббәт хисләрен җырлауга да зур урын бирә. Шул ук вакытта аларда уен-көлке, юмор аша тирән мәгънәле нәтиҗәләргә килү дә еш очрый. Аның иҗатының бу ягы күпләгән мәзәкләрендә, афоризмнарында ачыла. Иҗатында үзенә хас табышлары күп булу бәхәссез.
Без халык шагыйре Шәүкәт Галиев әсәрләрендәге шук малай Шәвәлине яхшы беләбез. Р. Гобәйнең балалар өчен язган әсәрләрендә исә Сәрсәр образы бар. Бер китабы «Сәрсәр мәзәкләре» дип атала да. Бу шаян табигатьле, әмма зирәк, тапкыр малай сөйкемлелеге, төрле хәлләргә елмаеп карый белүе белән үзен яраттыра. Аның сүзләре, уйлары кешеләрнең сөйләменә фразеологизмнар кебек урнаша баралар. Бу исә иҗатчы өчен сөенечле хәл.
Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Рәим Гобәй – берничә китап авторы. Чаллы нәшриятларында чыккан ул җыентыклар укучыларның игътибарын җәлеп итте. Җыйнап әйткәндә, ул – гомер буе иҗат ләззәте белән мавыгып яшәүче, бай күңелле, каләмгә тугрылыклы шәхес. Аның бу китабы да үз укучыларын табар дигән ышанычыбыз зур.
Фоат Галимуллин, әдәбият галиме
БАЛАЧАГЫМ КИЛӘ КАРШЫМА
(Әдәби-документаль повесть)
Истәлеккә нәрсә алыр идем,
Бала чакка кире кайтып булса?
Искитәрлек әйбер юк та кебек,
Шөкер итә идек тамак туйса.
И. Гыйләҗев
Радиодан Рафаэль Латыйпов башкаруында Роберт Миңнуллин сүзләренә Оскар Усманов иҗат иткән «Гомерләр үтә икән ул» дигән җыр яңгырый:
Гомерләр үтә икән ул,
Үтә дә китә икән.
Яшьлектәге кайнар хисләр
Бик азга җитә икән.
Гомерләр үтә икән ул,
Яна да бетә икән.
Күңелләр генә һаман да
Нәрсәдер көтә икән!..
Бу җырны аеруча яратып тыңлыйм мин. Күңелнең иң түрендә сакланып калган тоҗым җепләреннән дә миллион тапкыр нечкәрәк кылларны тибрәтеп җибәрүче, кеше гомеренең чикле булуын искәртүче, картаеп та сүнәргә өлгермәгән балалык һәм яшьлек хисләрен кабат кабызып җибәрүче бу җырны кем генә гамьсез тыңлый алыр икән! Мин үзем, шәхсән, өлкән яшьтәге кеше буларак, шул хисләрне кичерәм, уйларымда гына булса да, үткән көннәремә кайтам.
Җитмеш яшь – гомер тавының биек ноктасы. Бу ноктага менү җиңел бирелми. Шуннан соң адәм баласы таудан түбән төшә башлый. Кайберәүләр, бу финиш сызыгын авырмый-нитми җиңел генә үтеп, яңа үрләр яулыйлар. Ә андыйлар, бүгенге көн күзлегеннән караганда, сирәкләнә баралар. Ул яктан, шөкер, мин үземне бәхетле саныйм. Алдагысын бер Аллаһым үзе генә белә.
Олыгая төшкәч, кеше үзенең ни өчен дөньяга килүе, ни өчен яшәве һәм нигә үлүе турында еш уйлана башлый. Аның балачагы, яшьлек еллары, сөю-сөелүе, балалар үстерүе һәм кылган гамәлләре хакындагы уйлары берәм-берәм тышка бәреп чыга.
Мин дә еш кына шул халәтне кичерәм. Өлешемә тигән көмешем дигәндәй, тормыш юлымдагы вакыйгаларны барлыйм, ул көннәрне, әле кичә генә булып үткәндәй, бөтен ваклыклары белән кабат искә төшерәм. Миңа яшәү өчен көч биреп торган әти-әниемне, якын туганнарымны, сөекле хатынымны, яраткан балаларымны, бергә үскән дус-ишләремне ничек уйламыйм ди?
Мин гомерем буе туган авылымда яшәдем, кырык ике ел буе балаларга белем бирдем. Нинди генә авырлыклар, кимсетүләр күрсәм дә, яраткан авылымны, укыткан мәктәбемне ташлап китмәдем. Мамадыш урта мәктәбендә уку, Совет Армиясендә хезмәт итү, Казанда югары белем алу елларымны санамаганда, билгеле. Ә бит дәрәҗәле урыннар тәкъдим итүчеләр булды. Ничек ташлап китим соң? Монда минем иң якын кешеләрем – Әтием белән Әнием яшәде бит! Әтием җитмеш сигезенче, әнием туксан беренче яшьтә бакыйлыкка күчтеләр. Урыннары оҗмахта булсын, Ходаем! Бүгенге көндә барлык туганнарым да авылда яшиләр. Алар белән аралашып торабыз.
Хатыным Розалия белән биш бала тәрбияләп үстердек. Рим, Эльвина, Зөлфинә – югары белемле татар теле һәм әдәбияты укытучылары – минем юлны дәвам итүчеләр. Олы кызыбыз Раушания авылыбыздагы балалар бакчасында тәрбияче, кече кызыбыз Руфинә Мамадыш үзәк больницасында акушерка булып эшли. Өч кызыбыз, авылга якын шәһәрләрдә яшәгәнлектән, атна саен диярлек гаиләләре белән безнең янга кайтып йөриләр. Без Рим гаиләсе белән бергә яшибез. Улыбыз шактый еллар тракторчы булып эшләде. Колхозлар тулысынча җимерелеп беткәч, биш ел Гришкино төп мәктәбендә мари балаларына белем бирде. Бүгенге көндә авылыбыз Мәдәният йортында директор булып эшли.
Күптән түгел тугызынчы оныгыбыз – кече кызыбызның улы Нияз туды. Болар безнең өчен зур бәхет түгелмени?!
Мин Себер, Урал, Оренбург якларындагы, Идел буендагы шәһәр һәм авылларны күрдем. Татарстанның өч дистәдән артык районында булдым, тик, Туган авылым, синнән дә гүзәл, күңелгә якын, сөекле, матур табигатьле урынны беркайда да очрата алмадым. Мин бүген дә синдә яшим, иҗат итәм, Туган авылым!
Күңелдә үзеннән-үзе түбәндәге шигъри юллар туа:
Бу якның чишмәсен, күлләрен
Кем күргән, сокланган иң элек?
Кем генә булса да, авылымның
Урынын сайлаган бик белеп.
Урнашкан ул таулар кочагында,
Тирә-ягы болын, урманнар.
Мондый гүзәл авыл, йә, әйтегез,
Җир йөзендә тагын кайда бар?!
Еш кына кайбер шагыйрьләр туган авылларын ташлап китүләре, аны гомерләре буе сагынып яшәүләре; авылда калган әти-әниләрен, сөйгән ярларын бер күрергә зарыгып торулары турында шигырьләр язалар. Гөмбә кебек калкып чыккан «җырчылар» да радио-телевидение тапшыруларында көн-төн шул хакта җырлыйлар. Ә бит аларның күпчелегенә унсигез-егерме биш яшьләр тирәсе генә. Әнә бит берсе «Төштә күрәм авылымны» дип азаплана. Ә ник кайтып тормаска йә булмаса туган авылын күреп китмәскә? Төшләренә дә кереп йөдәтмәс иде! Мин аларны гаепләргә җыенмыйм.
Һәркемнең үз язмышы, тормышка, дөньяга үз карашы.
Туган як! Туган авыл! Һәркем өчен дә мәңге онытылмаслык изге җир, кадерле урын ул. Кайчандыр язмыш җилләренә ияреп, чит-ят җирләргә, зур калаларга чыгып китеп, шунда яшәгән өлкән яшьтәге авылдашларыбыз да соңгы елларда үзләренең балалары, оныклары белән җәй көннәрендә Сабантуйларга ешрак кайта башладылар. Поезд-мазарга утырып азапланасы да юк, күбесе үз машиналарында җилдерә. Мин үзем аларны Сабан туен карар өчен генә кайталардыр дип уйламыйм. Туган җирләрен, туган авылларын сагынып җирсеп кайтулары аларның! Яхшы булса да торган җир, сагындыра туган ил, диләр бит. Ә күпме ерак якларда вафат булган өлкәннәребез үзләренең соңгы васыятьләре буенча туган авылыбызда җирләнәләр. Ә зират беркемне дә үгисетми, аларның һәркайсын үз кочагына ала бара…
* * *
2013 ел. Күктә апрель кояшы балкый. Көн җылы, матур. Агачлар язгы киемнәрен кияргә ашыгалар. Кошлар сайраган тавышлар ишетелә.
Урамда кыштан калган чүп-чарны себереп йөргән чагым. Көтмәгәндә өй турыбызга кыйммәтле җиңел машина килеп туктады. Машинадан миңа таныш булмаган өлкән яшьтәге әби, илле-илле биш яшьләр тирәсендәге сөйкемле генә ир кеше, авылыбызның мулласы Шәрифулла абый һәм аның туксан биш яшьтәге әнисе Хәдичә әби төштеләр.
Матур гына күрешеп алганнан соң, Шәрифулла абый кунаклар белән таныштырып алды:
– Рәим, беләсеңме болар кемнәр? Син минем 1930 елны Себер якларына куылган Рәхимулла бабам турында газетага язып чыккан идең бит әле. Хәтерлисеңме? «Нигъмәтулла тирәкләре» дипме шунда.
– Хәтерлим, ник хәтерләмәскә!..
– Менә Рәхимулла бабайның кызы – әтинең сеңлесе Бәдәр апа – шушы була инде. Ә монысы – аның улы Исрафил. Бүген генә Красноярск ягыннан кайтып төштеләр. Бәдәр апаның үзе исән вакытта туган йорт нигезен, бабасының утырткан тирәкләрен, уйнап үскән урамын, гомумән, туган авылын, биредә яшәүче туганнарын күрәсе килгән икән. Үзләренең нәсел-нәсәпләре турында язылган синең китабыңны да күрәсе килгән. Синең янга килүебезнең сәбәбе шушы иде, – дип, сүзен тәмамлады Шәрифулла абый.
Чәй эчеп чыгарга чакыргач:
– Әле яңа гына табын артыннан кузгалдык, кереп тормыйбыз. Чакыруың өчен рәхмәт! – диделәр алар.
Без бишәүләп Бәдәр апа күрергә теләгән җирләрне карап йөрдек. 1920–1930 елларда үзе яшәгән йортны күргәч, ул түзмәде, үкси-үкси елап җибәрде. Бу вакытта аның күз яшьләре ирексездән йөзен чылатса да, үзе яшәреп киткәндәй күренә иде. Иң гаҗәбе шунда: Бәдәр апага быел – туксан өч яшь, Хәдичә җиңгәсенә (Хәлил абыйсының хатыны) туксан биш яшь тула икән!
Кичке якта без Шәрифулла абыйлар йортында кабат очраштык. Миңа бу йортта күп мәртәбәләр булырга туры килде. Туксанның аргы ягына чыккан тирән хәтерле Хәдичә әби авыл тарихы белән бәйле бик күп вакыйгалар турында сөйләде. Аның сөйләгәннәренә һәм «Хәтер китабы»на нигезләнеп, утызынчы елларда авылыбызда барган репрессияләр турында да газеталарга язгалап тордым. Ике авылдан гына да ул вакытта иллегә якын кеше Сталин режимының корбаны булган. «Нигъмәтулла тирәкләре» исемле язмам Бәдәр апаның тормышы белән бәйле булганга, аны әсәрнең тукымасына кертүне кирәк дип санадым.
* * *
Иртән торып ишегалдына чыгуга, күзләрем уң як күршем бакчасындагы бертигез биеклектә үскән юан, карт тирәкләргә төшә. Мин белә-белгәннән бирле үсәләр инде алар. Үз башларыннан бик күп төрле заман җилләрен уздырган бу агачларны Нигъмәтулла тирәкләре дип йөртәләр авылыбызда. Хатирә апа дүрт кыздан соң өч малай бүләк итә иренә: Фәрхулла, Сәйфулла, Рәхимулла. Уллары тугач, алар хөрмәтенә өч тирәк утырта Нигъмәтулла абый. Алга таба сүзем аларның кече уллары Рәхимулла турында барачак.
1871 елны туган Рәхимулла әтисеннән күп нәрсәгә өйрәнеп үсә. Таза, куәтле егет таш та чыгара, урман да кисә, балта эше дә эшли. Әтисе урынына төп йортта хуҗа булып калган Рәхимулла авылның иң чибәр кызы Кәшифәгә өйләнә. Бер-бер артлы тугыз бала – Хәлил, Рәхмәтулла, Сибгатулла, Рәфигулла, Минһаҗетдин исемле уллары, Факия, Бәдәр, Зарифа һәм Таибә исемле кызлары туа. Малайлары ишле булгач, Рәхимулла абыйларның җире дә мулдан була. Җир эшкәртү өстенә берсеннән-берсе көчле ир затлары такта яралар, таш чыгаралар, сату-алу эше белән шөгыльләнәләр. Кул көче белән яшәп, тормышларын елдан-ел яхшырталар. Ак чыршыдан ике зур бура бурап, яңа йорт күтәрәләр, каралты-кура җиткерәләр. Тиздән алар ике ат белән эшли торган ярма яргыч машиналарын көйләп җибәрәләр, сугу станын булдыралар, Комазан елгасы аша күпер салалар, урамыбызга таш җәя башлыйлар.
Егерменче еллар ахырында, илгә афәт киләсен сизенгәндәй, Хәлил белән Рәхмәтулла Урал якларына чыгып китәләр. Аннан Хәлил Ярославль ягына юл тота.
Шомлы утызынчы ел гөрләшеп яшәгән бу гаиләгә кара кайгы китерә. Беренчеләрдән булып гаиләсе белән колхозга кергән Рәхимулла абыйны, колхозга каршы эшчәнлектә гаепләп, 1930 елның 4 февралендә кулга алалар һәм биш елга төрмәгә җибәрәләр. Озакламый аларның барлык мал-мөлкәтләре конфискацияләнә. Кәшифә апа җиде баласы белән Красноярск краена сөрелә. Сөрелүчеләр исемлегендә булган җитмеш өч яшьлек Хатирә әбине Кукмарадан авылга ялгызын кайтарып җибәрәләр. Игелекле кешеләрдә кунып йөргән карчыкны, ике айлап вакыт үткәч, Алабуга ягында яшәүче сеңлесе үзе белән алып китә. Сүз уңаенда, авылдашларыбыз Исмәгыйлев Исхак, Сабир һәм Шәйдулла Кәримовлар, Хөсәен һәм Хәсән Ибраһимовлар гаиләләренең дә шул якларга куылуын әйтеп узарга кирәк.
Мин Рәхимулла абыйның килене Хәдичә апа белән сөйләшеп утырам. 91 нче яше белән баручы карчык ул елларны яхшы хәтерли әле. «Миңа ул вакытта унике генә яшь иде, – дип сөйли ул. – Кәшифә апаларны алып киткәндә, ике кызы капка баганаларын кочаклап еладылар. Абыйларының, апаларының да күзләрендә яшь иде. Кемнең туган йортын, илен ташлап китәсе килсен соң?! Иң кече уллары Минһаҗетдин оста җырчы, гармунчы иде. Шигырьләр, җырлар да чыгарды. Атларга утырып, авылны чыкканда да гармунда уйнап җырлады ул. Җырының сүзләре бүген дә истә тора әле:
Су буендагы таллыкта ялгыз күке моңлана,
Безгә заман авыр килде, бөтен дөнья болгана.
Моңайма, күке, моңайма, моңайсаң да аталар,
Безгә ярый моңайсак та, чит җиргә озаталар.
Эзләп-эзләп табалмадым күкеләрнең оясын,
Кайда барып сыенырбыз, сүнгәч бәхет кояшы.
Без китәбез ят җирләргә, кабат кайтырбыз микән?
Сезнең белән, авылдашлар, очрашырбызмы икән?
Кабат очраша алмадык шул Минһаҗетдин белән. Бу аның соңгы җыры иде. Кәшифә апа 1934 елда Себер ягында үлеп кала, Минһаҗетдин 1939 елны Үзбәкстанга китеп югала. Заманалар үзгәргәч, башка туганнары белән очрашып, аралашып тордык. Алар да кайтып торды, без дә барып йөрдек. Бүгенге көндә аларның күбесе юк инде. Кая гына сибелмәде Рәхимулла белән Кәшифә апа балалары. Рәхимулла абый 1937 елны авылга кайтты. Бераз торгач, Ташкент ягына чыгып китте. Абыйсының малайлары шул якта иде бугай. Шуннан соңгы язмышы безгә билгеле түгел.
Булачак ирем Хәлил белән 1936 елда Ярославль шәһәрендә очраштым. Ул анда электростанциядә эшләде. Сугыштан ике генә хаты килеп калды аның. Хәбәрсез югалды, дип яздылар. 1942 елны ике бала белән авылга кайтып төштем. Һай, ул елларда күргәннәр…»
1955 елны авылыбызга кунакка кайткан Сибгатулла абыйны мин хәтерлим әле. Безгә кергәч, әти белән бик озак сөйләшеп утырдылар алар. «Ул көннәрне гомер онытасым юк. Кукмарадан сак астында, мал вагоннарында Енисей елгасы буендагы Лесосибирск шәһәренә китереп ташладылар. Аннан Маклаково авылына алып киттеләр. Кечкенә баракта ике ел азапландык. Халык ач булды. Чирәмгә кадәр ашарга туры килде. Төрле авырудан үлүчеләр күп булды. Рәфигулла абый белән, ач көе диярлек, уникешәр сәгать лесозаводта эшләдек. Юан-юан агачларны кисәргә-ботарга, күтәрергә туры килде. Берсеннән-берсе кечкенә сеңелкәшләр дә безнең тәрбиядә бит. Илдә барган зур төзелешләр өчен махсус җыйганнарын без соңрак аңладык», – дип сөйләде ул. Лесосибирск шәһәрендә зур тырышлык белән йорт салуларын әйтеп узды. Сугыш еллары турында да сүз барды ул чагында.
Аннары әти белән бергәләп ихаталарын – төп пуҗумнарын карап йөрде ул. Бабасы утырткан тирәкләрне кочаклый-кочаклый елады, догалар укыды.
Рәхимулла абыйларның ак чыршыдан салынган йортлары озын гомерле һәм сәер язмышлы булып чыкты. Хуҗалары куылгач, ул башта «ВИЛком» колхозы идарәсе ролен үти. Абзарларына колхоз атлары урнаштырыла. Бер елга якын кәнүшни йорты булып торгач, аны сүтеп, Олы урамга күчерәләр. Анда колхоз идарәсе һәм авыл Советы урнаша. Шактый еллар авыл китапханәсе булып торгач, йортны сыерлар фермасы янына күчерәләр. Аннан соң сыер савучыларның җәйге лагерь йорты булып тора ул. Сиксәненче елларда йорт Гришкино авылына «юл тота». Механизаторлар йорты булып хезмәт итә. Иң гаҗәбе: Рәхимулла абыйның бу йорты туксанынчы еллар башында яңадан үзебезнең урамга әйләнеп кайтты. Укытучы Вәҗиева Асия апага утызынчы елларда тартып алынган йортлары өчен бирелде ул. Асия апа мәрхүмә инде. Төп пуҗумнан илле метрлап кына ераклыктагы йозак салынган йортта бүгенге көндә беркем дә яшәми. Яхшы сакланган бу йортка Ходай Тәгалә тагын ниләр язгандыр?!
Бәдәр апа, мин укыганнарны күз яшьләренә ирек биреп тыңлап утыргач, түбәндәгечә сөйли башлады:
– Без, кечкенәләр, Рәфигулла, Сибгатулла һәм Минһаҗетдин абыйлар тәрбиясендә үстек. Алар лесозаводта авыр эшләрдә эшләделәр. Иртүк чыгып киттеләр, төнлә кайтып керделәр. Бик арып кайталар иде. Ач булган көннәр күп булды. Андагы халык ничек яшәсә, без дә шулай яшәдек. «Халык дошманнары», «кулак калдыклары» дип тә кыерсыттылар. Шулай да алга таба яшәүдән өметебезне өзмәдек. Авыр еллар булса да, тырышып укыдык.
Мин үзем, Маклаково авылында җидееллык татар мәктәбен бетергәч, 1941 елның июнендә Енисейскида педучилище тәмамладым. 1941–1954 елларда Зур Мурта районы Югары Казанка авылында төрле милләт балаларыннан торган башлангыч мәктәптә укыттым. 1948 елны Зур Мурта посёлогында шофёр булып эшләүче Сөләйман Хәкимов исемле егеткә кияүгә чыктым. Югары Казанка авылына алты ел буе җәяү йөреп эшләдем. Мәктәптә эшләүне туктатырга туры килде. Пенсиягә чыкканчы (1975 елга кадәр) лесхозда урман культуралары мастеры булып эшләдем.
Сөләйман белән өч бала тәрбияләп үстердек. Олы кызым Фәүзия, Красноярскида политехника институтын тәмамлап, лесхозда мастер булып эшләде. Ире Сәлим мастерской мөдире иде. Хәзер икесе дә пенсиядә инде. Малайлары Рөстәм белән Тимур шофёр булып эшлиләр.
Кече кызым Фаимә, шул ук институтны тәмамлап, Красноярскида инженер-конструктор булып эшләде. Ире Зиннур (төзелештә эшләгән, хәзер мәрхүм инде) белән ике малай тәрбияләп үстерделәр. Ринат белән Илдар –космик аппаратлар конструкторлары. Икесе дә Красноярскида академия тәмамладылар. Бүгенге көндә ике кызым да гаиләләре белән Красноярскиның үзендә яшиләр.
Улым Исрафил реаниматор белгечлеге буенча Красноярск медицина институтын тәмамлады. Туруханск шәһәрендә баш врач булып эшли. Хатыны Мәрьям, кызлары Алисә – терапевтлар. Уллары Марат – юрист.
Бүгенге көндә Рәхимулла белән Кәшифә балаларыннан мин генә исән калдым инде. Үзем Зур Мурта посёлогында яшим. Ирем Сөләйман вафат булды. Кызларым минем янга алмаш-тилмәш кайтып торалар. Гомер иткән җиремнән кызларым янына да, улым янына да китәсем килми. Туганнарымның балалары һәм оныклары да килгәләп торалар. Ни генә булмасын, күпме еллар үтмәсен, туган авыл сагындыра шул инде! Картайгач бигрәк тә. Быелгы кайтуым да шуның өчен…
Язмам озынга киткәнлектән, Рәхимулланың башка балалары, оныклары турында язып тормыйм.
Рәхимулла пуҗумы турында да бераз язып үтәсем килә. Аның йортын 1933 елда сүтеп алып киткәч, Фәйзетдин һәм Гайшә Ульдановлар алар нигезендә яңа йорт җиткерәләр. Флүрә һәм Дәләфрүз исемле кызлары белән бергә яши башлыйлар. Фәйзетдин абый сугышка киткәч (ул 1945 елда Маньчжуриядәге Хайлар шәһәрендә һәлак була), Гайшә апа 1943 елны кызлары белән Мамадышка күченеп китә.
Бу йортта Харис һәм Шамил исемле уллары белән Мәймүнә апа Фәтхетдинова яши башлый. (Алга таба балалык дустым Шамил турында сүз булачак әле.) 1948 ел ахырында алар Урал ягына чыгып китәләр. Озакламый Гайшә апаларның йорты Мамадышка күчерелә. Бу нигезгә Су буе урамыннан үз йортлары белән Әюп һәм Мәсхүдә Мөхәммәтшиннар килеп төпләнделәр. Бүгенге көндә ул йортта аларның улы Мөнир гаиләсе яши.