Buch lesen: «Сайланма әсәрләр / Избранные произведения»

Schriftart:

Шигырьләр

Җан тынар

 
Караңгы, болытлы төнемдә,
Ялтырап, яктырып күгемдә,
Ат, яшен!
Ләйсәнгә чылан син, керфегем,
Мөлдерәт җәүһәрдәй бөртегең,
Шат яшем.
 
 
Һәм уйнак шул яшен аркылы
Күренсен хыялым ялкыны –
Якты нар1.
Нурында бер генә суласам,
Бәхеттән бер генә еласам –
Җан тынар.
 
1937

Без икәү кайгым белән

 
Ул разәләттә2, аның юк дуслары, сердәшләре,
Ул газаплы, ул боек, түгелә күзеннән яшьләре;
Ялгызы, сынган күңел, калган диләрдер, мин беләм, –
Бервакыт ялгыз түгел мин – без икәү кайгым белән.
 
 
Без – гади дуслар, миңа ул үз итеп көн дә килә
Һәм йөрәккә һич тәкәллефсез3 кереп, түргә менә.
Мин аның шиксез киләсен һәрвакыт алдан беләм;
Мин түгел ялгыз, күрәсең, без икәү кайгым белән.
 
 
Ул килә, моңсу күңелдә нечкә хисләр кузгатып,
Яндыра хәсрәтле җанны көчле утларга салып,
Ул бирә илһам йөрәккә, ул бирә рух, мин беләм, –
Һич кенә ялгыз түгел мин – без икәү кайгым белән.
 
 
Җик4 идем мин, кулларымнан күпне
                                                   тартып алдылар,
Әмма кайгымны ала алмый миңа калдырдылар.
Без һаман бергә хәзер, ялгыз түгелмен, мин беләм:
Бик якын дуслар, туганнар без икәү кайгым белән.
 
 
Саргаеп, көзләр җитеп, яфрак кебек сулганда да,
Тар кабергә урнашып, җиргә башым куйганда да,
Чын дустым – кайгым һаман янда буласын
                                                            мин беләм, –
Мәңгегә ялгыз түгел мин: без икәү кайгым белән.
 
1938

Зөбәрҗәт

 
Кояшлы, салкын
Кышкы бер иртә.
Энҗедәй булып
Җемелдәп, җирдә
Ялтырап ята
Ап-ак кар гына…
Әнә кош кебек
Очып чаңгыда,
Эз салып карда,
Зөбәрҗәт бара,
Аның күзедәй
Зәп-зәңгәр һава.
 
 
Җилферди җилдә
Чәч толымнары,
Таудан түбәнгә
Юллар бормалы;
Борылган чакта
Бер якка таба,
Кар тузаннары
Бөркелеп кала.
 
 
Күңеле шат аның,
Йөрәге – ялкын…
Бит урталарын
Кыздыра салкын.
Көләч йөзендә
Нур балкып тора;
Күңелне аулап,
Гел тартып тора.
Сокланып карый
Аңа кешеләр,
Берсе берсенә
«Кем?» дә «кем?» диләр.
 
 
– Беләм мин аны,
Белегез сез дә:
Укучы бер кыз.
Ул күрше безгә.
Шуны да әйтим,
Алайса, иптәш,
Аңа бу елда
Нәкъ унсигез яшь.
Быел беренче
Сайлауга бара.
Җиткән кыз инде,
Ул сайлый ала.
 
 
Шаярта берсе:
– Әһә, алайса,
Тик мине сайлар,
Ул сайлый алса.
Миннән дә уңган
Егетне тапмас.
Сайласын мине,
Әйт аңа кайткач.
 
 
Ләкин Зөбәрҗәт
Кушылмый сүзгә,
Ишетми безне,
Ерак ул безгә.
Көлеп, кул болгап,
Әнә тагын да
Ук кебек очып
Бара чаңгыда.
 
1950

Йөрәк

 
Гел кабатлый үзенекен
Миңа бу медицина:
– Тынгысыз йөрәгең синең,
Бу ярамый, – дип, – сиңа.
Нишләсен, янып өйрәнгән
Йөрәк соң түзәмени?
Бүгенге дәртле көйләрдән
Тибеше үзгәмени?!
Хәрәкәткә көйләп куйган
Машина түгел бит ул.
Ашкына, талпына торган
Канатлы күңел бит ул!
Ул җиргә тынычлык тели,
Тик үзе тынмый бер дә,
Ул сугышка каршы өнди
Миллионнар белән бергә.
Ул колония колларына
Азатлык даулап йөри…
Ул көрәш ялкыннарында
Талпына көйри-көйри,
Ул сөя җир яшеллеген,
Күктәге кояш нурын,
Ул сөя күңел яшьлеген
Һәм тормыш матурлыгын.
Кемгә кирәк соң буш йөрәк,
Талпынмаса, янмаса?!
Йөрәк яхшы – янса көйрәп,
Ашкынып туялмаса!
 
1952

Иң зур эш

 
Зур эшләр белән
Мавыгып китеп,
Исәпли күрмә
Бик вак эш итеп:
Дустың кайгысын
Уртаклаш, бүлеш,
Кешегә хөрмәт –
Җирдә иң зур эш!
 
1953

Яшен яктысы

 
Ялтырап яшен атылды
Офык читендә,
Гүя якты көн чагылды
Төннең битендә.
Миңа һич кирәкми артык,
Яшендәй тик бер
Җырларым нурыннан балкып
Яктырса гомер.
 
1953

Яшьлегемнең чая аты

 
Яшьлегемнең чая аты
Еракта инде чаба…
Тотып булса иде аны,
Авызлыклап яңадан бер
Меналсаң иде аңа!
 
 
Ак томаннар сарып алган
Яшьлегем тавын төреп,
Инде мин аңа куналмам,
Хисләрем җәйсә дә канат,
Булсам да бөркет кебек.
 
 
Инде хыял кыясының
Мин итәгенә төшәм;
Анда акыл чишмәсенең
Хикмәтле салкын суларын
Эчалган кадәр эчәм!
 
 
Эх, ярсу яшьлек канатын
Гел җилпеп булса иде,
Яшьлекнең йөгәнсез атын
Шушы акыл чишмәсеннән
Эчертеп булса иде!
 
1954

Күз-колак

 
Бик үтенде Сәрвәр апа:
– Ышанам сиңа, күрше,
Юлда безнең Мәдинәгә
Күз-колак була күрче.
 
 
Кузгалып киттек. Калгыйбыз –
Поезд тибрәтеп бара.
Ул башын куйган иңемә,
Бик якын безнең ара.
 
 
Мин кулын алдым кулыма,
Йотылдым күзләренә.
Хаҗәт түгел мондый чакта
Мәхәббәт сүзләре дә…
 
 
Ай вагон тәрәзәсеннән
Бармак янады безгә.
Шунда Мәдинә әнисен
Төшердек исебезгә.
 
 
Мин Сәрвәр апа әйткәнне
Аңлавын бик аңладым,
Ләкин нишлим соң, аныңча
Күз-колак булалмадым!..
 
 
«Күз-колак бул» дип әйтүләр
Бер гадәт-йола гына,
Булмый яшьлек хисләренең
Күзе дә, колагы да.
 
1954

Ак таңнар

 
Пушкин үзенең Петроградын мактап,
Ак төннәрен мактап туймаган.
Мин урамнан барам аны ятлап,
Тирән хискә чумып уйланам.
 
 
Күргәнем бар минем ак төннәрне.
Ә Казанда менә ак таңнар:
Агачлары гүя таң гөлләре –
Ап-ак кардан чәчәк атканнар.
 
 
Көмеш пәрдә япкан шәһәр өстен,
Тирә-якта – энҗе балкышы.
Буран белән килгән озын төннең
Инде узган соңгы яртысы.
 
 
Тып-тын һава алмаз бәскә тулган,
Керфекләрдә – көмеш чаткылар…
Әнә төнен түбәләрдә кунган
Күгәрченнәр канат кактылар.
 
 
Нинди рәхәт тышта бу чагында:
Шәһәр әллә кайчан уянган,
Күпләр, чыгып йокы кочагыннан,
Ашыгалар кышкы урамнан.
 
 
Мин хәерле иртә телим сезгә!
Бәхет телим тыныч өйләргә.
Тик үз җаным тыныч түгел бер дә,
Тынычлыкны артык сөйгәнгә.
 
 
Нинди юмарт гыйнвар бураннары,
Нинди матур бездә ак таңнар!
Тынып яткан Казан урамнары
Ап-ак кардан чәчәк атканнар.
 
1956

Яр буйлатып чаба дулкын

 
Колакларын артка салып
Чапкан ак эт кебек
Чаба дулкын, итәгеннән
Ярны эләктереп.
 
 
Яр буйлатып чаба дулкын…
Ләкин нинди файда?
Үзен тудырган корабны
Җитү аңа кайда!
 
 
Аһ, мин дә бит күпләр кебек
Шул дулкынга тиңдәш, –
Хисләрем тормыш артыннан
Чаба җитәр-җитмәс…
 
1956

Яхшы хисләр мине алдамас

 
Якыннарым, әгәр дус итсәгез,
Котламагыз илле яшь белән, –
Ул бит бары коры бер сан гына…
Мин үземне әле яшь күрәм.
 
 
Әйе, шундый өлеш чыкты безгә –
Зәвык корыр вакыт булмады:
Безнең өлеш булды көрәш, төзелеш,
Аннан авыр сугыш еллары…
 
 
Яшьнәп үтте гомер яшен кебек,
Күкрәп килде ләкин илгә яз!
Хәзер менә еллар яшәрделәр,
Тик картая төштем мин бераз.
 
 
Ичмасам, сез ачу китермәгез,
Картлыгымны искә төшереп,
Онытам мин гомер узганлыгын,
Бүгенгегә карап очынып.
 
 
Мин илемне һәм тормышны сөям,
Мин сокланам әле дә кызларга,
Гаепмени кеше сөя белсә,
Көлә белсә, янса, сызланса?!
 
 
Минем шаянлыкны гайбәтчеләр
Һәм гаепчел кешеләр аңламас…
Тик ышанам ләкин якты хисләр,
Яхшы хисләр мине алдамас!
 
1959

Ач тәрәзәң, иптәш!

 
Коммунизм килеп җитә, диләр,
Килер микән, үзең бармасаң?
Күңелеңдәге чүп-чарлардан арынып,
Вөҗданыңны пакьли алмасаң?!
 
 
Артта калма безнең бөек фәннән,
Шундый гаҗәп хәзер заманы!
Ач тәрәзәң, иптәш, күтәр пәрдәң,
Алыштырыр вакыт һаваны!
 
1959

Сак була күр

 
Сак була күр, дустым, кара аны,
Сайлаганда гомер юлдашын.
Кем булса да, матур булсын җаны,
Ямьсез җанлы матур булмасын.
 
1960

Әйдә узсын вакыт

 
Минем яшьтә сабыр-салмак була кеше,
Ә мин, юләр, һаман дәртле яшьләр төсле;
Пошынмыйм да менә гомер уза диеп,
Әйтерсең лә җирдә мәңге яшәр төсле.
 
 
Вакыт туктап калсын димим, картлар сыман,
Вакыт чаба, мин дә йөгерәм аның белән:
«Үтсен иде, димен, тизрәк бүгенге көн», –
Туар көнне көтәм җаным-тәнем белән.
 
 
Сугышларда исән калып җиңү күрдем,
Зур Иделдә йөздем, атылып айга мендем…
Кеше акылы җиңә галәм киңлеген дә –
Марска һәм Юпитерга оча күңлем.
 
 
Шундый чакта ничек түзсен ди кайнар җан?!
Узсын вакыт әйдә, тусын яңа таңнар;
Минем гомер үтсә, аннан ни зыян бар?..
Җиргә килә яңа җиңү, яңа җаннар!
 
1960

Тәрҗемәи хәлем

 
Төрле хәлләр кичте баштан – сабыр кылдым,
Башкалардан калышмадым – сафта булдым;
Кагылсам да, сугылсам да авыр юлда,
Бирешмәдем, мин абынган саен тордым.
 
 
Күралмады кайберәүләр көлүемне,
Теләделәр вакыт җитми сүнүемне,
Ә кояшым минем һаман нурын сипте,
Үч итмәдем чөнки, гел уенга бордым…
 
 
Ил каршында абруй өчен көрәштем мин,
Башкалардай борчылдым, көнләштем, ләкин
Кызыксам да күреп миннән өстеннәрне,
Түбәннәргә карап күтәрмәдем борыным.
 
 
Тырышмадым җитди булып кыланырга,
Язмаганны сыктанырга-соранырга,
Яшәмәвем өчен каш-кабагым төеп –
Гомерлеккә мин сакаллы сабый булдым.
 
1960

Илледә

 
Ярты гасыр җирдә яшәдем мин,
Бер гасырлык хәлләр кичердем.
Замандашлар белән бергә яндым,
Хыялларда бергә исердем.
 
 
Кайберәүләр кебек качып-посып,
Ышык урын эзләп йөрмәдем.
Ватан өчен утта, походларда
Үткәрдем мин сугыш көннәрен.
 
 
Зур тау булыр иде иткән хезмәт,
Өеп куйсаң аны әгәр дә.
Күпме дәрт, хис күмелеп калды анда
Кайчак яшьләр тамды әрәмгә…
 
 
Мин уйладым шул биек тау аша
Күрермен дип парнас сукмагын.
Гомер узды, ә мин бары аның
Итәгенә килеп туктадым.
 
 
Кичерегез, дуслар, илледә дә
Ниләр белән күңел мавыга?! –
Шигъриятнең бер яшь альпинисты
Менәр әле парнас тавына.
 
 
Ул күтәрер әле шигъриятне
Очар күккә толпар атында,
Бәлки, шунда, күпләр арасында,
Хәтерләрләр минем хакымда…
 
1960

Үгет

 
Таулар да туза, тарала –
Дөнья ул калыр бездән дә,
Гомер бер дә узмас диеп
Гамьсезләнмә, гамьсезләнмә.
 
 
Ачуланса, сылуның да
Алсу йөзе ямьсезләнә,
Йөз нурларыңны китәреп
Ямьсезләнмә, ямьсезләнмә.
 
 
Яхшы сүз әйтә белмәгән –
Дөньяда иң начар бәндә.
Сак бул, ямьсез сүзләр сөйләп
Тәмсезләнмә, тәмсезләнмә.
 
 
Тыйнак бул, тик эчтән куан,
Кешеләр мактаган хәлдә.
Үзеңә үзең масаеп
Әрсезләнмә, әрсезләнмә.
 
 
Тормыш юллары бормалы,
Ансат юлларны эзләмә.
Егет булсаң, бул ир-егет –
Һич тезләнмә, һич тезләнмә!
 
1960

Түзәм

 
Иҗат тавында талпынам, сызлана җан,
Урынсызга атылган таш – авыр сүздән…
Түзәм, юкса чыдамсыз егеткә ни сан!
Түзәм, чөнки Тукай, Гафурилар түзгән.
 
 
Яшим күпләр кебек ирек тәмен тоеп,
Тик шулай да кайчагында күңелем боек:
Бетә алмыйм тормыш кысасына сыеп.
Шуңа гаҗәп түгел тамса яшем күздән.
 
 
Юк-юк, елак түгел! Зинһар, дөрес аңла.
Тик күңелем тартым уйлар-сагышларга.
Тормыш ыгы-зыгысында ярышканда
Мин һич түгел киләчәктән өмет өзгән.
 
 
Киләчәгем көн күк ачык алларымда:
Йөзеп китәм мин хыялым ярларына,
Күтәреләм якты бәхет тауларына!
Ә кайчакта баткак ерып барам тездән…
 
 
Әйе, кинәт төшә күңелем, хәтерем кала.
Йөрәк әрни һәм сызлана яна-яна…
Дошман хәнҗәр белән чәнечмәгән аңа:
Яра сыкрый көтмәгәндә төрткән бездән!
 
 
Бик әрнүчән була бездән алган яра…
Ни әмәл бар, ул ярага бармы дәва?
Иҗат – көрәш мәйданы ул, түзми кара!
Түзәм, бөек Тукай, Гафурилар түзгән.
 
1960

Купшы шигырь

 
Купшы шигырь – бокаллардан ташып
Күтәрелгән шампан күбеге;
Кабарынган була чиктән ашып,
Бик тиз шиңә ләкин бүреге.
Купшылыгы бетә; бокал буш,
Буш күбектән булмый күңел хуш.
 
1962

Хак сүзләр

 
Татлыдан татлы ни татлы?
Күпләр әйтә: бал татлы.
Бал-шикәргә караганда,
Эшләп аргач, ял татлы.
 
*
 
Салкыннан салкын ни салкын?
Күпләр әйтә: боз салкын.
Карга-бозга караганда,
Ямьсез-чытык йөз салкын.
 
*
 
Ачыдан ачы ни ачы?
Туры әйткән тел ачы.
Шундый ачы әйтә торган
Телләр күбрәк булсачы!
 
*
 
Ансаттан ансат ни ансат?
Гаепләү, хурлау ансат.
Андый юлга баса күрмә,
Кеше булсаң – кылан сак.
 
*
 
Киредән кире кем кире?
Үзсүзле бәндә кире.
Урынсызга киреләнгән –
Ни акыллы, ни тиле.
 
*
 
Түбәннән түбән кем түбән?
Түбән бәндә – ялагай.
Ялагайның күңеле булмый
Көн дә табан яламай.
 
1963

«Сөям» димә, шугым!

 
Балачакта мине сабый итеп
Алдый иде юатып олылар,
Хәзер инде мин картаеп җиткәч,
«Алдамакчы» яшьләр-колыннар.
 
 
Мин ышанмам, «сөям» димә, шугым,
Син карлыгач булып уйнакла,
Дулкыннардан биек яшел ярга –
Тиң ярыңа барып кунакла.
 
 
Кыска була шәфәкъ кызыллыгы,
Ул хәбәр тик кояш батудан…
Нәрсә матур җирдә алсуланып,
Нурда балкып таңнар атудан?!
 
1964

Оптимист көзе

 
Саф, сары зәгъфран төсле
Тышта сап-сары иртә:
Агачлар чайкала җилгә,
Яфраклар ява җиргә.
 
 
Уйный алтын көз бураны –
И чуар бөтен һава,
Ак мамык кар түгел, сары
Тәңкәләр өскә ява.
 
 
Купшырак бизәнгән хәзер
Моңлы каен, карама…
Көз гаҗәп буяулар белән
Балкый кая карама.
 
 
Узган гомергә тиңлиләр
Кемнәр сары яфракны?
Юк, туры килми, сары төс
Нәкъ кояш төсле якты!
 
 
Сары яфрак сагыш түгел,
Түгел узган гомер дә:
Көзен саргайса, яшәрә
Яшел яз белән бергә.
 
1966

«Азат җанлы булып туганмын мин…»

 
Азат җанлы булып туганмын мин.
Карышсам да язмыш кушканга,
Бәйгеләрдә чабар ат булсам да,
Аякларым булды тышауда.
 
 
Шул тышауны өзеп ташлар өчен
Үз гомеремдә күпме көрәштем!..
Җиңалмадым тормыш ваклыкларын,
Тик көчемне җилгә өләштем…
 
 
Ахмакларга акыл сатмадым мин,
Сорамадым акыл әҗәткә;
Намус-вөҗдан шартын бозмасам да,
Табынмадым әхлак-әдәпкә.
 
 
Акыл белән эш ит, диләр миңа…
Ә йөрәкне кая куясы?
Анда һаман әле давыл уйный,
Анда һаман «җеннәр оясы»!
 
 
Аның әле амур укларыннан
Һаман килә яра аласы.
Булса булыр икән бу кадәр дә
Тынгы белмәс адәм баласы!..
 
 
Типсәң тимер өзәр чак узса да,
Мин калышмыйм әле ярыштан,
Мәйдан тотсам – исемем генә түгел,
Бөтен рухым, җисмем арыслан!
 
 
Нәрсә көтә – әзер барысына да,
Күптер әле алда күрәсе.
Ярышларда егылып үләр идем,
Бер дә килми авырып үләсе.
 
1966

«Мәхәббәтем, җиргә Сак-Сок булып…»

 
Мәхәббәтем, җиргә Сак-Сок булып
Яралмасак, нәрсә булган соң?!
Арабызда еллар ераклыгы…
Белә торып ник омтылам соң?!
 
 
Язгы чәчәк булып күкрәгеңә
Куналмадым күкрәп үскәндә.
Риза булыр идем, итәгеңә
Көзге яфрак булып төшсәм дә.
 
 
Моңын, сагышын яшереп йөрәгемнең,
Балкып торса ачык йөзләрем,
Син уйлама шат дип… яшьсез булыр,
Яшьсез елар минем күзләрем…
 
1966

Сагындым

 
Диңгез, диңгез!
Кояш нурларында
Миллион төсләр белән кабындың.
Син иректәй иркен,
Мин шулай да
Иделемне өзелеп сагындым.
 
 
Барган саен яңа җирләр, илләр…
Диңгез ача тылсым сандыгын.
Һәр шәһәре – әкият…
Мин шулай да
Казанымны өзелеп сагындым.
 
 
Аджарлар бар монда, абхазлар бар –
Хуҗалары диңгез ярының,
Матур, батыр халык,
Мин шулай да
Татарымны өзелеп сагындым.
 
 
Купшы магнолиясе, чинарлары,
Хөрмәләре таулар ягының.
Мәңгелек җәй монда,
Мин шулай да,
Туган ягым, сине сагындым.
 
 
Дулкыннарга, офыкларга карап,
Күз-керфегем күпме талдырдым;
Ялгызсынам икән сездән башка,
Бик сагындым, дуслар, сагындым…
 
 
Диңгезнең дә хәтта бар бер чиге,
Тик чиге юк хисләр агымының!
Туфракларың – сөрмә, суың – ширбәт,
Татарстан, сине сагындым.
 
1967

Өмет

 
Ни әйтерсең, әгәр беркөн үлем килсә:
– Вакыт җитте китәргә, әйдә, кем! – дисә.
 
 
Ярый ла әйтә алсаң: – Чү, орынма! – дип.–
Юлыңда бул, миңа таба борылма! – дип.
 
 
Әйт-әйтмә, тик Әҗәлнең күңеле йомшармас,
Явыз булса да, ул тугры – ришвәт алмас.
 
 
– Күп интектең, – дияр, – ял ит, күзеңне йом…
Алып калмас хәтта табиб кылган им-том.
 
 
Шулай да мин бер хәйләсен табармын, шәт,
Калыр өчен тагын гүзәл җирдә яшәп!
 
 
Калдырырмын, әйтсәм әйтим, мин чынымны.
Мирас итеп, һич югында, бер җырымны.
 
 
Шул җыр белән минем исемем дә онытылмас,
Тәнгә булса булыр кабер, җанга булмас!
 
1967

Нигә?

 
Мин елмаеп киләм ерактан ук –
Шәүләң генә синең күренсен…
Эчемдәге тышымда шул минем.
Син дә нигә шулай түгелсең?
 
 
Сине күрсәм, бетә борчуларым,
Син шул минем бердәнберемсең,
Син дип яшим, син дип өзелеп торам.
Син дә нигә шулай түгелсең?..
 
 
Әллә юри салкын кыланасың,
Теләгәндәй «күңеле сүрелсен».
Мин шаярмыйм алай хисләр белән.
Син дә нигә шулай түгелсең?..
 
 
Уйлыйсыңдыр: «Бу – кол инде миңа,
Түгелә икән яше, түгелсен».
Сөйгәнне кол итү, колны сөю
Сөюмени! Хаклы түгелсең…
 
 
Теләгем бер: елмаюым аша
Бөтен җаным сиңа күренсен!
Мин беркатлы дәрвиш бәндә инде…
Ә син,
Син шул андый түгелсең.
 
1967

Ник елый икән акчарлак?

 
Кемдер юк, нәрсәдер җитми,
Җанымда борчу гына…
Ник елый икән акчарлак
Ялгызы, моңсу гына?
 
 
Еракта Кырым таулары,
Тауларда күксел томан.
Алар да моңсу – кайгымны
Уртаклашалар сыман.
 
 
Дельфиннар уйный, бу мине
Юатып уйнавымы?
Алыгыз диңгез төбенә
Сагышлы уйларымны!
 
 
Тар кебек мина киң диңгез,
Аз кебек миңа һава;
Кайда син күңелгә сәйран?
Кайда хисләргә дәва?
 
 
Нигә соң әле бу миңа
Кинәт сарылды сагыш:
Кирәк җырла, кирәк ела,
Кирәк авыруга сабыш…
 
 
Әй, диңгез, шаула, дулкынлан,
Талпынып уйначы бер!
Әйдә, синең дәһшәтеңнән
Рухланыйм туйганчы бер!
 
1967

Көчле дә син!

Ф-га


 
Көннең көлеп туар иртәләре,
Айның аерылалмас кичәләре,
Даланың давылы,
Атның асавы,
Бәйгенең бүләге,
Ярның ялкынлысы
Инде миңа түгел…
 
 
Ләкин
Өмет өзәме соң күңел!
 
 
Ап-ак тешләрең,
Якут иреннәрең,
Ачык күз карашың
(Бер – олы син бу чагыңда,
Бер – сабый баласың),
Сулыш алышың,
Саф, яшь тавышың,
Назлы атлауларың…
Бер чынлап,
Бер шаярып
Мине мактауларың…
 
 
Көнемне көләч итәр төсле,
Аемны сердәш итәр төсле,
 
 
Атның асавына атландырыр,
Даланың давылына ташландырыр,
Бәйгенең бүләген алдырыр,
Сөю ялкынында яндырыр,
Мәңгегә тынгысыз калдырыр төсле.
Йа, көчле дә син, сылу, көчле!
 
1968

Сөйдең-көйдердең

 
Башларымның акылын җуеп әйләнгән чагы,
Яшәреп, җаным егеткә әйләнгән чагы.
Тел сөяксез – сөйләсеннәр, ни сан аларга!
Бүген минем кәлисәмдә бәйрәмнәр чаңы!
 
 
Сөйдең-көйдердең йөрәкне, ут икән җаның,
Мәңге айнымастай итеп исерттең, ярым.
Иярсез, йөгәнсез килеш бәхетле таңда
Далаларга алып очтың, чая толпарым.
 
 
Кайда тынгы, кайда ирек?! – Күр, мин богаулы…
Әгәр дә син әмер итсәң, аударам тауны!
Тәңресеннән вәхи алган пәйгамбәр сыман,
Кояш иңде күкрәгемә, йолдызлар яуды!..
 
1968

Дүрт киңәш

(Һинд хикмәтләреннән)
1
 
Әгәр берәү берни белмәсә,
Һәм белмәсә үзенең белмәвен,
Бәхәсләшмә андый бәндә белән,
Әрәм булыр вакытың, сөйләвең…
 
2
 
Әгәр берәү берни белмәсә,
Ләкин белсә үзенең белмәвен, –
Агу итеп сибәр җаһиллеген,
Белгәнеңне синнән көнләвен.
 
3
 
Әгәр берәү белсә бик күпне,
Тик белмәсә белүе турында,
Ул йокыда булыр, уят аны,
Юнәлт аны дөрес юлына.
 
4
 
Әгәр берәү белсә бик күпне
Һәм белүен белсә үзенең,
Ияр аңа, ул – чын хәким кеше,
От мәгънәсен һәрбер сүзенең.
 
1968

Адым саен әкият

 
Сембер, Самар, Сарытау, Сарай
Якларын карап,
Төшәм түбән, юлдашым – Ай,
Шәп бара кораб.
 
 
Барам элекке җирләрдән,
Иске эзләрдән,
Ярлар, сулар, кешеләр дә –
Барысы үзгәргән.
 
 
Үзгәргән кайтмаска бер дә,
Кабатланмаска.
Тик иске төшә хәтергә,
Уй килә башка.
 
 
Даһи да, шагыйрь дә имәс5,
Мамай – хан гына6.
«Мамай-курган» дигән үлмәс
Исем калдыра.
 
 
Ул сунарга чыккан бары
Шушы курганга.
Әмма Алман фашистлары
Дулаган анда.
 
 
Бөтен дөнья белә моны.
Күр, нинди эшләр:
Хәзер диңгез Идел суы,
ГЭСлар, төзелешләр!
 
 
Мамайны кабердән ал да,
Торгызып шунда,
Илт кенә Мамай-курганга
Йә бер шлюзга.
 
 
Элеккедәй ат уйнатып
Килгәндә җилеп,
Туктар иде, тезген тартып,
Кинәт чигенеп.
 
 
Шашар иде аптыраудан:
«Идел буылган!»
Яки һәйкәл-батырлардан
Өркер иде хан.
 
 
Ләкин рәхмәт әйтер иде
Ул фашист яуга:
«Күтәргәнсең кабат мине
Мәңгелек данга.
 
 
Тик безнең язмыштан харап
Язмыш юк, аңла,
Акылың булса, килмә кабат
Минем курганга».
 
 
Җәйрәп ята Идел-елга,
Ярлар, утраулар.
Күпме сулар аккан монда
Һәм күпме яулар…
 
 
Һавада хыялый аем,
Кич шундый әйбәт.
Идел буйлап адым саен
Елъязма, әкият7.
 
1968

«Тел тибрәтеп бер сүз әйтмим, баксаң…»

 
Тел тибрәтеп бер сүз әйтмим, баксаң,
Беркем аңа йозак элмәгән,
Күп уйларым тоткын булып ята,
Чыгалмыйча бу тән-төрмәдән…
 
 
Юк-бар белән бәхәсләшеп тормыйм.
Эчтән тынам, эчтән сызланам:
Гади сүзләр белән хисләремне
Әрәм итәрмен дип кызганам.
 
 
Әмма уйлар җырга әйләнсәләр,
Анда бетә минем ихтыяр:
Ул чагында илһам касәсенә,
Уйламагыз хисләр, дип, сыяр!
 
 
Дулкынланып шуңа сөйләп киләм
Серләремне мин тик җырларда;
Чөнки «җырның җыртыгы юк!» аның
Һәм бикләп тә булмый зинданга.
 
1968

Рус дусларга

 
Руслар белән сөхбәтләшә башлауга,
Күмеп ташлый алар мине «мактау»га:
– Акценты юк, шома, – диләр, – телең дә,
Мөмкин түгел татар диеп белергә.
Син татарга охшамаган һич, – диләр, –
Син бик һәйбәт, нәкъ рус кебек ич! – диләр!
Ипләп әйтәм шунда: – Тимә татарга,
Тел төбең бит илтә ямьсез хатага,
Татарның бай тарихы, ирлеге бар,
Горурлыкка аның нык җирлеге бар.
Асыл теле, гореф-гадәт, даны бар.
«Ил!» дип шушы җиргә сеңгән каны бар!
Юк, мин әйтмим татарның, дип, тиңе юк!
Тик аның бер халыктан ким җире юк!
Мактама син мине татар түгел дип.
Куанмыйм мин моңа, рәнҗи күңел тик.
Син теләгән белән мин рус булалмыйм,
Халкым татар, татар булып туган мин.
Ошасам – әйдә, кил, дустым-ишем бул.
Татармы, русмы син – әйбәт кеше бул.
Бу сүзләрем китәрмәсен исеңне,
Горур йөртсәм дә мин милли исемне,
«Милләт» диеп комнан аркан ишмәмен:
Какшамаслык бәйнәлмиләл хисләрем!
 
1968

«Гамьсезлектән җырлый диләр мине…»

 
Гамьсезлектән җырлый диләр мине.
Үзем генә беләм хәлемне.
Өзелеп-өзелеп сулкылдый да бәгърем,
Җырлыйм: «…Бөркән зәңгәр шәлеңне…»
 
 
Бер мин түгел, әлмисактан бирле
Халкым минем моңны ярата.
Бик күбәеп китсә хәсрәтләрем,
Җырлыйм: «…Җыру кайгы тарата».
 
 
Гамьсезлектән җырлый диләр мине,
Гамьсезгә соң җыр-моң ни аңа?!
Эчендәге сагышлары кушкач,
Җырлый башлый миндәй дивана.
 
1968

Шагыйрьгә

 
Булса синдә Әфләтунның акылы,
Садәлеге керсез сабыйның,
Дәрвишлеге Хуҗа Насретдиннең,
Исәрлеге Мәшрәп Сафиның,
Телгә оста булсаң чичән кебек,
Уйга – йөгерек, дала атыдай,
Гаделлектә Нәүширваннан гадел,
Юмартлыкта булсаң Хатом-Тай…
Анда да син камил түгел, шагыйрь!
Җитми әле Хәйям касәсе,
Һәрдәм тулы шатлык шәрабына!
Бар әле бер күкрәп яшьнәсе,
Салават күпере салып күңелләргә,
Коясың бар хисләр ләйсәнен,
Кирәк сиңа Мәҗнүн мәхәббәте
Һәм илһамы гүзәл Ләйләнең!..
 
 
Син кәрванбаш нар дөягә охшаш –
Күпме йөкләр сиңа артыла!
Тик истә тот: иң мөкатдәс йөгең –
Тугрылыклы булу халкыңа.
 
1969

Атлантида

 
Атлантида булды микән чынлап?
Тынгы бирми сорау һич кенә:
Әллә кайдан, ерак-ераклардан
Һәлакәтле бер моң ишетелә.
 
 
Кинәт юкка чыккан бөтен кыйтга,
Тау дулкыннар күккә ашканнар:
Бер мизгелдә илләр, шәһәрләрне,
Һәйкәлләрне сулар басканнар.
 
 
Океан упкан кебек Атлант җирен,
Дәүләтләрне монда җир упкан:
Дәшти Кыпчак, Болгар, Алтын Урда…
Бер-берсенең тамрын корыткан.
 
 
Ничә тапкыр килгән монда яулар,
Кичергәннәр илне кылычтан…
Калдыгын да көлгә дүндерергә
Миссионерлар күпме тырышкан.
 
 
Сәхифәләр тузган, юкка чыккан…
Ә без менә, без – бар, булганбыз!
Фал ачабыз ләкин, баш ватабыз:
Әллә кыпчак, әллә болгар без?
 
 
Кем булгандыр бабам? Кыпчакмы ул,
Болгармы ул? Нинди аерма?!
Татар дигән исем йөртәбез без –
Татар каны ага тамырда!
 
 
Атлантида! Атлантида баткан!
Эз калмаган бөек халыктан…
Ә без менә, без – бар, эз бар җирдә –
Без батырган саен калыккан.
 
 
Атлантида язмышы юк безгә,
Оныкларның ачык бабасы:
– Нәселең кем? – дип сорасалар әгәр,
Әйтерләр: – Без – татар баласы!
 
 
Татарстан дигән ватаным бар,
Татар дигән халкым бар минем.
Узганнардан түгел, мин халкыма
Киләчәктән урын барлыймын.
 
1969
1.Нар – ут.
2.Разәләттә – хурлыкта.
3.Тәкәллефсез – кыланусыз.
4.Җик – чит-ят.
5.Имәс (Себер һәм Урта Азия татарларында) – түгел.
6.Мамай – хан да түгел, мирза гына була.
7.Бу урында «хикәя» мәгънәсендә.
Altersbeschränkung:
16+
Veröffentlichungsdatum auf Litres:
14 Oktober 2022
Schreibdatum:
2017
Umfang:
141 S. 2 Illustrationen
ISBN:
978-5-298-03332-9
Download-Format:
epub, fb2, fb3, ios.epub, mobi, pdf, txt, zip