Buch lesen: «Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…»

Schriftart:

Төзүчесе Гәүһәр Хәсәнова

© Татарстан китап нәшрияты, 2014

© Хәсәнова Г. М., төзү, 2014

Рәссамы һәм бизәлеш мөхәррире Р. Х. Хәсәншин

* * *

Фәнни хәзинәләрне ачу юлында…

Мәдәни мирас дигән бәһаләп бетергесез кыйммәтне бик күпләрнең акылы-рухы, хыялы-зәвыгы тудыра һәм туктаусыз баета. Кешелек дөньясын кешелеклелек чикләрендә саклап торган шушы байлык исә, үз чиратында, талант ияләреннән корбанчылык та, шәхси кыюлык та таләп итә. Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиевнең фәнни мирасын туплап басмага тәкъдим ителгән «Сызып ак нур белән… (Шәхесләребез тарихыннан)» хезмәте шушы фикерне ныгыта, тарихның аерым бер чорларында кеше акылы-хисе бар иткән мирасны хәтта дөньяга чыгаруның көрәшкә тиң булуын хәтергә төшерә.

«Милләт, халыкны исә көрәшчеләр генә алга алып бара». Бу – галимнең «Тарихи кыңгыравык» мәкаләсендә әйтелгән үз сүзләре, алар бүгенге вазгыятьтә дә, фәнгә 1960 елларда «Хрущёв җепшеклеге» шартларында килеп, аннары «кырау төшкән буын» (Х. Туфан гыйбарәсе) язмышы мисалында да әһәмиятен җуймый, галимнең үзенә, күпкырлы эшчәнлегенә, энциклопедик белеме-акылына, шәхси позициясенә бәя булып яңгырый. М. Мәһдиевнең шушы хезмәттә киң колачлы, тирән, бер нигезгә утыртылып тәкъдим ителә торган фәнни мирасы – милләтнең узганы турындагы хакыйкатьне халыкка кайтару өчен көрәш мисалы – совет чорында милли-мәдәни тарихның аерым бер сәхифәләрен өйрәнүнең шәхси батырлыкка тиң булуына дәлил булып аңлашыла. Китап шулай ук совет чоры галимнәре калдырган хәзинәдә «ак таплар», бушлыклар, үз вакытында укучыга барып җитә алмаган бик күп материаллар булуны да искәртеп тора.

Күп санлы фактларны, вакыйгаларны, язмышларны эзләп табып, гомуми тарихи барышта урыннарын билгеләп язылган мөстәкыйль фәнни язмалар бер баш астына ХХ гасырның беренче чиреге татар мәдәнияте тарихы булып берләшәләр. Аларны татар яңарышын әзерләгән, фикри күтәрелешкә зур өлеш керткән шәхесләребез тарихы дип тә карарга мөмкин булыр иде. Әлеге шәхесләр исемлегендә «алтын чор» ны күзаллаган һәм якынайткан Ш. Мәрҗаниләр, К. Насыйрилар, Г. Баязитовлар, Г. Рахманколыйлар бар. ХХ гасыр башы күтәрелешенең үзәгендә кайнаган Г. Тукайлар, Ф. Әмирханнар, Г. Камаллар, Ш. Камаллар, Г. Коләхмәтовлар һ. б. күпләгән шәхесләр тормышы һәм язмышы холык-фигыльләре, эш-гамәлләре, теләк-омтылышлары берлегендә калка. Татар фәне һәм мәдәниятенең «йөзек кашлары» – Г. Рәхимнәр, Г. Гобәйдуллиннар, Җ. Вәлидиләр, Г. Сәгъдиләр, Г. Нигъмәтиләр һ. б. эшчәнлеге, җентекле анализланып, югары бәя алган. Милли тарихта якты эз калдырган башка милләт кешеләре дә – татар мәгърифәтенә, мәдәниятенә, гыйлемгә хезмәт иткән матбагачы Иван Николаевич Харитонов (1859–1954), адвокат А.Г.Бать кебекләр – олы рәхмәт хисләре белән искә төшерелә.

Гомумән алганда, бу җыентыкны 70–80 ел вакыт аралыгын колачлаган милли энциклопедия, татар халкы тарихындагы иң тынгысыз чорлар елъязмасы дип карап була. Бу елъязма үз чиратында һич тә тарихи фактлар җыелмасы кебек түгел, бәлки аяныч язмышлар, катлаулы холыклар, шәхси омтылышлар, очраклылыклар тупланмасы, шулай ук халыкка мәхәббәт, идеалларга тугрылык, дуслыкка хыянәт, гомуммилләт идеалларын шәхси амбицияләргә корбан итү, идеологик басымга яраклашу һ. б. бик күп мәсьәләләргә мисаллар хәзинәсе төсле кабул ителә.

Мондый язмаларны гади укучыга кызыклы, мавыктыргыч форма табып җиткерүне фәндә «көнитеш тарихы» (история повседневности) дип йөртәләр. ХХ гасырның икенче яртысында Европа илләрендә (Франция, Алмания, Англия) мәйданга чыккан, Ф. Бродель, «Анналлар мәктәбе» (Ж. Ле. Гофф, Р. Шартье), Россиядә Ю. М. Лотманның аерым хезмәтләре белән танылган бу методология тарихны көнкүреш киңлегендә, детальләрдә, сурәтләрдә тергезергә, реконструкцияләргә мөмкинлек бирә. Үз чиратында билгеле бер тарихи чорның психологик атмосферасын, фикри-гаклый халәтен, кешеләрнең яки милләтнең менталитетын, шул вакытта хөкем сөргән кичерешләр-омтылышларны аңлау, тою, теге яки бу вакыйгаларның эчке сәбәпләрен билгеләү ягыннан мондый язу рәвешенә тиңнәр юк. Мәсәлән, китаптагы тарихлар – Г. Тукай, Ф. Әмирхан яки М. Гафури һ. б. язмышлары – әдәби әсәрләр кебек укыла. Аларда шәхесләрнең холык-фигыле дә, яшәү тирәлеге дә образлы күрсәтелә, авторның шәхси бәясе, мөнәсәбәте туплап бирелә. Шуңа да Тукай язмышы («Габдулла Тукай турында замандашлар», 1961; «Шагыйрьнең бишеге», 1976) Казан арты төбәгенә, бу якның интеллектуаль куәтенә мәдхия булып яңгырый. Яки «Солтан Рахманколыйның иҗат эшчәнлеге» (1966), «Татар педагогикасы тарихында Рахманкуловлар» (1967) язмаларында аталы-уллы Габделмәннан һәм Солтан Рахманколыйларның гаять күпкырлы эшчәнлеге дә, гаиләдәге рухи хәл-халәт, алар аралашкан кешеләр, туганнары, дуслары, танышлары очрашкан вакыйгалар да, шәхесләрнең башка татар зыялылары белән мөнәсәбәтләре дә сөйләп барыла, алар язган китаплар, төзегән сүзлекләр, тәрҗемәләр бәяләнә. Татар мәгърифәтчеләренең – «Ак нур сызып…» барган кешеләрнең – җыелма образы пәйда була.

Галим, конкрет вакыйгалар турында сүз алып барганда яки аерым шәхесләргә бер мәсьәлә аша караш ташлаганда да, материалларны үзгә мәгълүматлар белән баету юлларын таба, киң тарихи-культурологик фонны сурәтләүгә һәрчак аерым игътибар бирә. Әйтик, «Фатих Әмирхан жандармерия күзәтүе астында» (1976) дигән мәкалә, Татарстан милли архивы документларына нигезләнеп, язучыны махсус күзәтү-тикшерүләр, тентүләр турында сөйли. Бу хәлләрнең тамырлары каләмне Фатихның әтисе Зариф Әмирханның махсус күзәтүгә алынуы вакыйгаларына алып китә, Фатих исеме белән янәшә еш телгә алынган Әхмәтгәрәй Хәсәни язмышын бәян итүгә юл ача. Аннары язучының М. Вахитов белән мөнәсәбәтләренә игътибар ителә. Язма авторы татар провокаторлары мәсьәләсенә дә, ялган донос белән тикшерүләргә дә кагылып уза. Шул рәвешле, татар зыялыларын махсус сак-күзәтү астына алу, бу эшнең ничек алып барылуы тарихы пәйда була. Энциклопедик белемне язучы таланты, образлы сурәтләү белән бер үремтәдә файдаланган М. Мәһдиев шәхесләр тарихыннан милләт тарихына күпер ясый, һәр язмада, совет идеологиясенә җавап булып та, милли үзаңны, милли горурлыкны үстерүгә нигез кебек тә, «халкым мескен булмаган» дигән лейтмотив фикер ярылып ята. Бу язмаларның тәэсир көче дә шунда, күрәсең.

Бер үк вакытта хезмәтләр автор шәхесе, мәгълүматлылыгы хакында сөйли, гаҗәпләнергә һәм сокланырга мәҗбүр итә. «Шагыйрьнең бишеге» (1976) язмасында, мәсәлән, этнографик һәм статистик мәгълүматлар, татарларның хөкүмәткә, чукындыруга каршы баш күтәрүләре тарихы, гаярь шәхесләр, Наполеон армиясенә каршы көрәш вакыйгалары да, җирлектәге һөнәрләр, сәүдәгәрләр нәселләре тарихлары да, мәктәп-мәдрәсәләр язмышы һәм укымышлы кешеләр, бу төбәктән чыккан галимнәр, аларның хезмәтләре дә, талант ияләренең әсәрләре, әдәбиятта һәм сәнгатьтә җирле тарихи вакыйгаларның чагылышы һәм тагын башка бик күп мәсьәләләр дә кузгатыла. Язмада, автор әйткәнчә, «Казан арты биргән янтарь» дан – Г. Тукайдан алып, Ш. Мәрҗанинең әтисе Баһаветдин, бабасы Габденнасыйр, икенче бер Габденнасыйр – Курсави, бу якта белем эстәгән Ә. Уразаев-Кормаши, Һ. Салихов, астрономия һәм астрология белгечләре Хәмзә Бәрәзәви, Фәйзулла бине Мортаза, мәгърифәтчеләрдән Ш. Күлтәси, Т. Яхин, Ф. Гобәев, Г. Мәхмүдев, К. Халиди, татар музыкасында җуелмас эз калдырган Х. Габәши, Х. Әхмәдуллин һәм башка бик күп шәхесләрнең якты образы калка. Аерым кешеләр язмышы – төбәк тарихы – татар халкы тарихы чылбыры хасил була.

Хезмәтнең хронологик тәртиптә, аерым эзләнүләрнең язылу вакытына карап төзелүе зур роль уйный. Бу яктан, 1962–1968 еллар аралыгында язылган, шушы чор газета-журналларында бер тапкыр басылып калган материаллар аерым бер игътибарга лаек. Алар М. Мәһдиевнең, Казан дәүләт университеты аспиранты буларак, фәнни хезмәтеннән юл ала. «Татар совет әдәби тәнкыйте (1917–1932)» дигән темага Хатип Госман җитәкчелегендә 1964 елны якланган кандидатлык диссертациясе әдәбият белеме фәнендәге катлаулы, каршылыклы чорны колачлый. Әдәбиятның җәмгыятьтәге үзгәрешләрне күрсәтү мөмкинлеге һәм эстетик матурлык, сәнгатьлелек хакында бәхәсләр барган, шушы бәхәсләргә төрмә – лагерьларда нокта куелган заман бу. Әдәби хәрәкәттә катнашкан зыялыларның һәрберсе диярлек шәхес культы тегермәнендә юкка чыгарылган, исемнәре халык хәтереннән йолкып алынган вакыт бу. Яшь галимнең хезмәтендә 1917 елдан соңгы татар әдәби тәнкыйтенә тулаем караш ташлау, әдәби барышта актив катнашкан шәхесләрнең абруйлы исемнәрен 1920–1930 еллар һәм үз заманасы тәнкыйтенә кайтару, үзләренә лаек бәяне бирү, әдәби барышта урыннарын билгеләү омтылышы ясала. Татар әдәби тәнкыйтенең «чишмә башы» н барлап, яшь галим беренче тәнкыйди төстәге фикерләрнең Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Г. Фәезханов һ. б. иҗатында күренүе, рус галимнәреннән В. Д. Смирнов, В. Григорьев, Н. Ашмарин һәм башкаларның татар әдәбиятына кагылышлы язмалары хакында сүз алып бара, әлеге баскычны милли әдәби тәнкыйть тууга җирлек әзерләү чоры итеп карый. 1905–1917 еллар баскычы иҗтимагый фикердә махсус юнәлеш – әдәби тәнкыйть формалашу вакыты буларак аерып чыгарыла. Бу эшкә үзләреннән зур өлеш керткән Г. Сәгъди, Җ. Вәлиди хезмәтләрен уңай бәя биреп анализлый, Г. Тукай һәм Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ф. Сәйфи-Казанлы, Ш. Әхмәдиев, Ф. Бурнаш һ. б. әдәбиятчы, язучыларның карашларына туктала. Әдәби тәнкыйтьтәге ялгышлар, аларның кеше язмышларына тәэсире дә игътибарга алына. Һәм шушы гаять бай, үкенечле дә, горурланырлык та материал әдәбият тарихчысы М. Мәһдиевнең гомерлек темасына әверелә: ул, архив материалларына, ХХ йөз башы вакытлы матбугатына нигезләнеп, җентекле материаллар әзерләп бастыра, һәр язмасы белән әлеге теманың чикләрен киңәйтә, аларның мирасын халыкка кайтаруның мөһимлеген ассызыклый бара.

Мәсәлән, «Галимҗан Нигъмәти турында кайбер яңа материаллар» (1965) язмасында мондый юллар укыйбыз: «Ләкин, кызганычка каршы, Галимҗан Нигъмәтинең тормыш юлы һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында без бик аз беләбез; «Сайланма әсәрләр» дә аның тормыш юлы турында нибары бер бит материал бирелгән. Галимҗан Нигъмәтинең иҗтимагый эшчәнлеген ныклап өйрәнү аның әдәбият фәне өлкәсендәге хезмәтләрен яхшырак аңлау өчен дә ярдәм итәр иде». Бу сүзләр яшь галимнең үз алдына нинди максатлар куюы турында сөйли: М. Мәһдиев фәнни эзләнүләренең күп өлеше гаепсезгә кара яла ягылган, милләт хәтереннән сызып ташларга хөкем ителгән шәхесләр яки күренешләргә кагыла, аларның данын, затлы исемен аклау, халыкка кайтару өчен эшләнә.

Тагын бер мисал. 1964 елны «Совет әдәбияты» журналында М. Мәһдиевнең күләмле «Габдрахман Сәгъди» дигән язмасы дөнья күрә. Монда күренекле галим, татарлардан беренче филолог-профессор Г. Сәгъдинең катлаулы тормыш юлы баскычлары, төп хезмәтләре күрсәтелә, аның эшчәнлегенә югары бәя бирелә. Әлеге язма 1930 елларда галимне эзәрлекләүләрдән соң язылган беренче зур хезмәт була.

Кызганычка каршы, М. Мәһдиев сүз алып барган, мәдәниятебез тарихына үзләренә лаеклы югары бәя биреп кайтарылган мондый исемнәр, әлеге язмышлар 1970 еллар «кыравы» шартларында кабат оныттырыла башлый. Галимнең үзе өчен дә 1967 елга кадәр басылып чыккан күп кенә язмалары «кара тамга» салыну – рухи эзәрлекләүләр, рәсми басмаларга юл бирмәү – сәбәбенә әверелә. Бу шәхесләрне, вакыйгаларны татар фәне 1990 елларда гына кабат халыкка кайтара башлады.

Шундый мәсьәләләрнең берсе – мәдрәсәләр тарихы. 1967 елны «Совет мәктәбе» журналында «Галия» мәдрәсәсе турындагы язма дөнья күрә, 1968 елны М. Мәһдиев «Буби» мәдрәсәсе тарихына, аны туздыру вакыйгасына багышланган зур хезмәт әзерли. Китапка аның рус телендәге кулъязма хәлендә калган беренче варианты («Некоторые данные из истории Бобинской школы») урнаштырылган, шулай ук татар телендә «Тарихның бер тармагы» дигән, 1969 елны «Казан утлары» журналында «Буби» мәдрәсәсе» исеме белән кыскартып, «туналып» басылган вариант китерелгән.

Рус телендәге материал М. Мәһдиевнең үз хезмәтенә рецензия язучы тарихчылар белән бәхәсен чагылдыра, «совет цензурасының» милли мираска мөнәсәбәтен күрсәтүе белән дә әһәмиятле. Монда «Буби» мәдрәсәсе тарихының татар матбугатында ХХ йөз башында һәм 1920–1930 елларда өйрәнелү тарихы шактый эзлекле китерелә, әлеге уку йортына, аның тарихына, мөгаллимнәренә, Габдулла һәм Гобәйдулла Бубиларга кагылышлы бай материал тәкъдим ителә. М. Мәһдиев Казан губерна жандарм управлениесе архивында сакланып калган материалларга – шәкерт дәфтәрләренә, сорау алу кәгазьләренә, тикшерү һәм суд эшләренә, бу хакта көндәлек матбугаттагы язмаларга мөрәҗәгать итә, А. Х. Мәхмүтованың эзләнүләрен файдалана, бу чорда цензура, яшерен күзәтүләр, җасуслык, провокаторлар мәсьәләләренә туктала, җәдит-кадим каршылыгы, Ишми ишан шәхесе турында җентекле күзәтүләре белән уртаклаша.

Әлеге материалның басылып чыгуы авторга шактый күңелсезлекләр китерә, Бубиларның кулъязмаларын кирилл хәрефләренә күчереп, аерым китап итеп бастыру теләгенең тормышка ашмаячагы ачыклана. Чыннан да, татарларга революция генә мәгърифәт алып килде дип тукылган, иске мәдрәсәләр фәкать тискәре яктан, дини схоластика белән балаларның аңын томалаучы итеп телгә алынган бер заманда яшь галимнең киресен исбатларлык дәлилләрне дөньяга чыгаруы зур батырлык була. Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар, Р. Фәхреддинев, З. Камали, Г. Баруди, Ф. Кәрими кебек шәхесләр Мәһдиевне сокландыра, аларның хезмәтләре кызыксыну уята. Шул ук вакытта алар кылган гамәлләрнең үз вакытында көчле каршылыкка очравы, татар җәмгыятенең яңалыкны яклап калырга көче җитмәү, гомерләрен милләтне кайгыртуга багышлаган асыл затларны кара пәрдә артына яшерү автор күңелендә үкенеч уята. Үткәннәр һәм бүгенге өчен сызлану интонациясе Мәһдиевнең фәнни хезмәтләренә, бәлки, шушы мәкаләдән соң урнашып калгандыр да.

М. Мәһдиев татарларда гыйлем-мәгърифәт тарихын өйрәнүне гомеренең ахырына кадәр дәвам итә. Мәктәп-мәдрәсә программалары һәм дәреслекләр, Габделмәннан Рахманколый һәм Таип Яхин китаплары, «Мөхәммәдия» кебек зур мәдрәсәләрдә укыту рәвеше-системасы хакында материаллар туплана, аерым өлешләре вакытлы матбугатта басыла. Галимне мәгърифәтчеләр әзерләгән җирлектә үсеп чыккан яңа буын татар зыялылары язмышы үзенә җәлеп итә. Мәсәлән, Г. Рахманколый дәреслекләренә, методикасына анализ ясаган М. Мәһдиев аның улы Солтан язмышы белән кызыксына башлый, соңрак аның хикәяләрен, туплап, «Мәлихә куаклыгы» исеме белән татар укучысына тәкъдим итә.

М. Мәһдиевнең һәрвакыт игътибар үзәгендә булган, кабат-кабат әйләнеп кайтып өйрәнгән шәхесләр бар: Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Рәхим, Г. Гобәйдуллин, С. Сүнчәләй. Галим алар язмышына кат-кат мөрәҗәгать итә, ХХ йөз башы татар милли-мәдәни хәрәкәте хакында яңа фактлар, яңа сызыклар барлыкка килә. Әйтик, «Ерактан яңгыраган аваз» исемле күләмле язмада күренекле татар язучысы һәм галиме Гали Рәхимнең архив материалларына нигезләнеп тергезелгән тормыш юлы, әдәби иҗаты, этнография, әдәби тәнкыйть һәм әдәбият тарихы өлкәсендәге гаять мөһим эшчәнлеге, фаҗигале язмышы бәян ителә. Күпме эзләнеп, хәтта галимнең туганнарын, аны белгән кешеләрне табып, бөртекләп җыйналган, М. Мәһдиевнең фәлсәфи-сызланулы бәясен алган язманы дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. Бер яктан, татар зыялылары белән горурлану, икенче яктан, ил тормышындагы 1917 ел инкыйлабы алып килгән үзгәрешләрнең милли күтәрелешне дә, аны әзерләгән олы шәхесләрне дә юк итүе фаҗигасенә төшенеп үкенү дулкынындагы мондый материаллар, күрәсең, идеологик чикләүләр эчендә яшәгән совет галимнәрен куркыта. Мәкалә 1971 елда университетның фәнни җыентыгында чыгарга тиеш була, басылмый кала. М. Мәһдиевнең: «Безнең уебызча, инде бу галимне әдәбиятка һәм совет фәненә иткән файдалы хезмәте буенча бәяләргә вакыт җитте. Галим мирасының егерменче, утызынчы еллардан килгән авазы безне рухи байлыгыбызга карата игътибарлы булырга чакыра» дигән сүзләренә төшенергә иртә була әле. Бары тик советчыл идеологиянең җимерелүе генә, 1990 еллардан башлап, Гали Рәхимнең һәм башка «каһәрләнгән язмышлы» акыл ияләренең мирасын барлый башларга юл ачты. Ләкин тынгысыз М. Мәһдиевне татар фәнендәге битарафлык, әкренлек, мин-минлек борчудан туктамый, ул кабат-кабат мирас мәсьәләсен күтәрә: «Гали Рәхим бүген кемгә кирәк? Татар галимнәре бүген күбрәк үз исемнәрен күтәрү өчен чабулап, милләт кайгысын кайгыртабыз дип чит илләрдә йөгереп йөргәндә, Гали Рәхимнәр, Җамал Вәлидиләр, Газиз Гобәйдуллин, Фатих Кәримиләр… һ. б. шәхесләр кемгә кирәк? (…) Болай яшәсәк, Җамал Вәлиди, Гали Рәхим, Газиз Гобәйдуллиннар язмышы көтә безне». Ни кызганыч, без бүген бу сүзләрнең хакыйкать булуын танырга мәҗбүрбез…

Әлбәттә, совет чорында әзерләнгән фәнни хезмәтләрнең басмадан алынуы тыелган темаларга кагылырга мөмкин галимнәрне дә, нәшрият, журналлар җитәкчеләрен дә һәрдаим эчке цензура кысаларында тотуы аңлашыла. Китаптагы ХХ гасыр башы татар мәдәнияте, андагы шәхесләр хакындагы кызыклы, бай материаллар белән танышканда, мин, 1980 еллар башында гаҗәеп мавыктыргыч сөйли белүче оста лектор Мөхәммәт ага Мәһдиевнең ХХ йөз башы татар әдәбияты тарихы, татар әдәби тәнкыйте тарихы буенча лекцияләр курслары тыңлаган студент буларак, хәтеремдә ул сөйләгәннәрне тергезеп бардым. Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Н. Думави, Ф. Әмирханнар турында язылганнарның күбесен аның сөйләвендә ишеткән идек. С. Рахманколыйның хикәяләре турында мин үзем курс эше дә башкардым! Әмма Гали Рәхимнәр, Г. Сәгъдиләр, Җ. Вәлидиләрнең фаҗигале язмышын студент-филологлар каршында берәү дә, шул исәптән Мөхәммәт ага да телгә алмаган! Белгәннәр, язганнар, халыкка кайтару омтылышлары ясаганнар. Ләкин… рәсми юллар белән. Күрәсең, акыллы остазларның яшь буынның киләчәген кайгыртуы, аларны сындырырга теләмәве белән бәйледер бу гаҗәеп хәл. Соңрак, 1990 елны, Гали Рәхим турындагы материалга әйләнеп кайтканда, бу четерекле мәсьәләне галим үзе үк шәрехләп уза: «Менә карагыз: утызынчы елларның ахырыннан алып Г. Рәхимнең исеме телгә алынмый. Әйтерсең ул яшәмәгән, әдәби процесста кайнамаган. КПССның ХХ съездыннан соң аны телгә ала башлыйлар. Ләкин ничек? Баксаң-күрсәң, ХХ съезд рухы Г. Рәхимне телгә алырга гына рөхсәт иткән икән, ә нинди ягы белән телгә аласың, анысы – синең эш. Һәм торгынлык елларында Г. Рәхимнең гыйльми хезмәтләрен тәнкыйтьләүнең икенче этабы башлана».

1970 еллар урталарыннан М. Мәһдиев башкарак характердагы материаллар әзерли башлый. Әйтик, Фатих Кәриминең «Истанбул мәктүпләре» (1977) мәкаләсе докторлык диссертациясенең бер өлеше кебек уйланылган була. Татар әдәбияты тарихында беренче тапкыр Ф. Кәриминең юлъязмалар циклына төпле, тәфсилле анализ ясала. Бу материалда авторны татар яңарышы, аны кузгаткан кешеләр, аларның фикер-карашлары кызыксындырганы аермачык. Ләкин шәркый традицияләргә, Аурупа мәдәниятенә караш, рус-төрек мөнәсәбәтләре яссылыгында татарларда милли аң үсешенә югары бәя биргән әлеге хезмәт тә дөньяга чыкмый кала.

1980 елны, Мәҗит Гафуриның тууына 100 ел тулуга багышлап, олы әдип иҗатына үзенчәлекле бәя бирелә. «Халык образы, ил язмышы мәсьәләсе М. Гафуриның бөтен иҗат нигезен тәшкил итте. Гомер йомгагының төп җепләреннән берсе дә әнә шул – Гафуриның үзен ил, халык язмышыннан аерылгысыз каравы», – дип, галим бу иҗатны нәкъ шушы ноктадан анализлый. Бер үк вакытта М. Гафуриның татар әдәбиятындагы урыны хакында уйлана. Ул урынны бик хаклы билгели дә: «…поэтик осталык ягыннан Тукайның үз замандашы Гафуридан алдарак булуы фәндә беркайчан да бәхәс астына алынмады. Мәҗит Гафури шул ук вакытта С. Рәмиев һәм Дәрдемәнд шикелле «идеаль поэзия» вәкиле дә түгел. Гафури – халыктан, шәкертләрдән, фәкыйрь крестьяннардан, һөнәрче, эшчеләрдән. Аның шигырьләрендә бәхетсез фәкыйрьләрнең иңрәү авазларын, ачы язмыш ноталарын башка шагыйрьләрнең әсәрләренә караганда ешрак ишетәсең. Халык аһ-зары, халык ыңгырашуы беренче рус революциясе елларында башка шагыйрьләргә караганда Гафурида тизрәк революцион рух алды, «зур агачны» аударырга чакыруга кадәр үсте. Менә бу яктан – политик вакыйгаларга бәя бирү, кыйбла табу ягыннан караганда, Гафури иҗаты тарихның һәрбер борылышына дөрес юлны башкалар белән чагыштырганда тизрәк табуы белән аерылып тора».

Шундый ук рухтагы Ф. Әмирханга багышланган материал – үзгәрәк, язучының иҗатыннан бигрәк, Ф. Әмирхан шәхесен, рухи бөеклеген ачу максатын куя. Бер яктан, автор Ф. Әмирхан тормышын бәяләүне үз нәсереннән өзектән башлый – «бәхет мөмкин була торып та, бәхетсез уздырган» яшьлек гыйбарәсенә бәйли. Акыллы, сәләтле, укымышлы Фатихның аяксыз калу фаҗигасен күрсәтә. Икенче яктан, авыр сынауларга дучар ителгән әдипнең эшчәнлеге, иҗаты югары бәя ала.

1983 елны М. Мәһдиев Г. Камалның «Йолдыз» газетасындагы эшчәнлегенә багышланган зур мәкалә эшли, аны журналист буларак таныта. Татар матбугаты битләрендә Миргазиз Укмасыйга багышланган язмалары берничә тапкыр дөнья күрә, Н. Думави, С. Сүнчәләйләрнең аерым әсәрләрен анализлап, автор бу иҗатларны укучыга җиткерү мәсьәләсен көн тәртибенә куя.

М. Мәһдиев фәнни китапханәләрдә, архивларда утырып кына эшләүчеләрдән булмый. Аның язмалары арасында шәхси танышлык-аралашу нәтиҗәсе төсендә «табадан төшкәннәре» дә бар. Шундыйларның берсе Әхмәтгәрәй Хәсәни тормышына багышлана.

«Гасыр» нәшрияты оештырып, татар китабын бастыру эшенә зур өлеш керткән, татар матбугаты үсешендә яңа сүз булган «Аң» журналын оештырган Ә. Хәсәнине, аның ярдәмчесе һәм мәсләктәше Зәйнәп апаны нәкъ менә М. Мәһдиев татар укучысына яңадан ачты дисәк ялгыш булмас. Әйтерсең галим китеп баручы буынның тере шаһитларыннан шулар хакында сөйләтеп калырга ашыга: Зәйнәп Хәсәнине тыңлап, блокнотлар тутыра. Репрессияләнгән асыл затлар: Мәхмүт Галәү хатыны Зәйнәпкә, Газиз Гобәйдуллин хатыны Рабигага, ирләре хакында мәгълүматлар сорап, хатлар яза. Соңрак, 1993 елда, ерактан-үткәннән килгән бу хәбәрләрне бастырып та чыгара.

М. Мәһдиевнең игътибар үзәгенә алынган шәхесләр арасында балалар язучысы Ф. Агиев, университет белемле, татар әдәбияты, әдәбият белеме хакында үткен мәкаләләр язган Н. Хәлфин, «Дим буенда» дигән гүзәл әсәр авторы Садри Җәләл, мәгърифәтче һәм дин белгече Габдерәшид Ибраһимов та бар.

Бер үк вакытта бу чор язмаларында совет дәверенә, ул чактагы карашларга бәяләр дә күренеп китә. Әйтик, «Казан утлары» журналының 800 нче саны чыгуга багышлап язылган «Тарихыбыз көзгесе» мәкаләсендә мондый юллар бар: «Без байтак җимердек. Татарның беренче әдәби журналларын – бүгенге «Казан утлары» ның башлангычы булган «Шура», «Аң» журналларын буржуаз, милләтче, панисламист, пантюркист дип, бөтенләй пычратып бетергән хәсрәт «галимнәребез» әле дә исән, исән генә түгел, алар әле һаман трибунада. Алар хәзер безгә «үзгәртеп кору» ның кирәклеге турында акыл өйрәтәләр. Ә журналистика, әдәбият тарихында «Шура» лар, «Аң»нар яши. Аралар ераклашкан саен, бу журналларның тарихи әһәмияте тагын да ачыграк күренә бара: Риза Фәхреддинев, Габдулла Тукай, Җамал Вәлиди, Галимҗан Ибраһимов, Әхмәтгәрәй Хәсәни, Закир һәм Шакир Рәмиевләр эшчәнлегеннән башка, журналистика һәм әдәбиятыбыз тарихын күз алдына китереп кара!»

Үзгәртеп корулар алып килгән фикер иреге М. Мәһдиев материалларын дөньяга чыгаруга юл ача: галимнең ХХ йөз башына караган эзләнүләре һәрберсе бер докторлык диссертациясенә тиң зур фәнни хезмәтләр, монографияләр булып басылып чыга. Беренче җыентык (Әдәбият һәм чынбарлык: ХХ йөз башы татар әдәбияты тарихына яңа материаллар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 304 б.) татар әдәбияты һәм мәдәнияте тарихына караган күп кенә язмаларны берләштерә. Китапта гасыр башының күренекле шәхесләре: язучылар, матбагачылар, шагыйрьләр, журналистлар, мөгаллимнәр һәм дәреслек язучылар хакында сүз алып барыла. Язмышларны берләштерүче җеп булып Г. Тукай шәхесе тора. Мәһдиев яңа буын вәкилләрен Тукай язмышы, Тукай иҗаты, Тукай холкы белән «үлчәп-чагыштырып» бара, бер үк вакытта әлеге үзәк фигура ярдәмендә М. Гафури һәм Г. Камал, Ф. Әмирхан һәм Н. Думави, С. Сүнчәләй һәм Г. Ибраһимов, С. Рахманколый һәм Х. Искәндәрев, Г. Рәхим һәм Ф. Кәрими һәм башкалар бер агым, бер мәсләк, бер омтылыш берләштергән көч кебек бәяләнә.

М. Мәһдиев 1989 елны тагын бер монографиясен укучы хөкеменә тәкъдим итә (Реализмга таба: ХХ йөз башы татар әдәбиятында чынбарлыкның чагылышы мәсьәләләре. – Казан: КДУ нәшр.,1989. – 155 б.). Басылып чыгуга ук, яңа архив һәм матбугат материалларын беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертеп язылган китап кибет киштәләреннән юк була. Моңа М. Мәһдиевнең ХХ йөз башы татар мәдәниятен, сәнгатен югары бәяләве, бу чорны милләтнең күтәрелеш вакыты буларак каравы да сәбәп булгандыр, әлбәттә.

Хезмәтнең «Әдәбият тарихы чыганагы буларак унынчы еллар татар вакытлы матбугаты» дигән беренче бүлек исеменә чыгарылган вакыт аралыгында таралган уннарча газета-журналларга гомуми күзәтү ясый, кайсы газета яки журналның нинди темаларны күтәрүен, аларда кемнәр эшләгәнлекне игътибар үзәгенә куя, әһәмиятле, актуаль мәкаләләргә тирән анализ бирә. Китапның икенче бүлеге авторның тагын бер фәнни «сукмакны» сала башлавы хакында сөйли: «ХХ йөз башы татар әдәбиятында прототиплар. Аларны ачуның әһәмияте». Әлеге проблеманы фәнни эшләү методикасын тәкъдим итеп, автор рус һәм Аурупа әдәбиятларында прототипларны билгеләүгә туктала. Г. Ибраһимов, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, М. Фәйзи әсәрләрендәге күп кенә геройларның прототиплары, аларның язмышы, әсәрләрнең язылу тарихы хакында бик күп кызыклы мәгълүматлар китерә. Бу бүлек М. Мәһдиевнең ХХ йөз башы татар дөньясын биш бармагы кебек белүен, андагы «беренче эшелон», «икенче эшелон» шәхесләрне генә түгел, аларның дус-иш, таныш-белешләре, тормыш мизгелләре турында да хәбәрдар булуын, яхшы хәтер һәм аналитик акыл, логик фикерләү иясе икәнлеген тагын бер кат исбатлый.

Китапның өченче бүлеге шулай ук аз өйрәнелгән катламга – ХХ йөз башында рәсем, опера, җыр, музыка сәнгатенә карый. Автор унынчы еллардан соң татар матбугаты битләрендә сәнгать һәм әдәбият арасындагы бердәмлекне теоретик нигезләүгә омтылыш ясалуын, әдәби процессны сәнгать алымнары белән якынайту эше колач җәюне күп санлы мисаллар белән дәлилләп бирә. Бу бүлектә ХХ йөз башы татар мәдәнияте тирәнтен тикшерелә, дини һәм дөньяви бәйрәмнәр, әдәби-музыкаль кичәләр, татар яшьләрен берләштергән клублар, укучыга тәкъдим ителгән рәсем һәм җыр сәнгате, аерым бер сәнгать төрләрен үстерү өчен барган көрәш – бар да җентекле күзәтеп узыла.

1990 елны әлеге монографиянең дәвамы төсендә рус телендә «Талантның социаль тамырлары» дигән монография басылып чыга (Социальные корни таланта: из истории татарской литературы в годы нового революционного подъёма и первой империалистической войны. – Казань: Изд-во КГУ, 1990. – 159 с.). Китап ХХ йөз башы әдәбияты һәм мәдәнияте тарихын берничә проблема яктылыгында карый. Беренчесе – әдәбият һәм публицистикада дөньякүләм хәлләрнең чагылышы. Тагын бер өлкә – әдәбиятта «уртак ватан», рус-татар мөнәсәбәтләре шулай ук кызыклы гомумиләштерүләргә китерә. К. Насыйри башлаган сөйләшүне 1913 елга китереп ялгый да, Мәһдиев, бу мәсьәләдәге эволюцияне «татарларның мөселманлык дигән тар калып кысаларыннан чыгып, кешеләргә мөселман яки христиан итеп түгел, бәлки халык вәкиле буларак карарга өйрәнделәр» дигән нәтиҗә ясый. Китапның өченче-дүртенче бүлекләре тулысынча архив материалларына таянып язылган. Биредә жандарм идарәсе һәм цензураның татар демократик көчләренә каршы алып барылган сәясәте, җасус-әләкчеләр, судлар һәм сөргеннәр, тоткыннар һәм төрмә очерклары кебек моңа кадәр татар укучысы күзеннән читтә кала килгән мәгълүматлар бәян ителә. Әлеге күренешләрнең татар әдәбиятында яктыртылышына тукталына.

Әлеге зур фундаменталь хезмәтләр Мөхәммәт Мәһдиевне ХХ йөзнең беренче яртысы татар мәдәниятен колачлы, комплекслы өйрәнгән абруйлы галим, тырыш һәм киң карашлы тикшеренүче итеп танытты. Нәкъ менә М. Мәһдиев татар мәдәнияте тарихыннан иң кызык һәм кызганыч, гаҗәпләндерә һәм сөендерә алырлык сәхифәләрне татар укучысына җиткерде, нәкъ ул, милли күтәрелешнең башында торган, идеологлары булган шәхесләрнең бай рухи дөньясын, күзаллау киңлеген, максатчанлыгын һәм кешелек сыйфатларын калкытып, аларны милли тарихның түренә уздырды. Шул шәхесләрнең фидакярлеген белү, алар янган идеаллар белән танышу татарның гасыр ахырында башланган рухи яңарышын әзерләүдә катнашты, телсез һәм күзсез коллар булып яшәмәскә, элгәргеләр эшен дәвам итәргә чакырды.

Ләкин, хөрмәтле укучы, сезнең игътибарыгызга тәкъдим ителгән «Сызып ак нур белән… (Шәхесләребез тарихыннан)» хезмәте М. Мәһдиевнең бай мирасына, шәхесенә кабат бәя бирергә кирәк икәнлекне, вакыт җиткәнлекне дә искәртә. Бу хезмәт М. Мәһдиевнең татарлардан беренче булып, милли-мәдәни тарихны өйрәнү өчен, көнитеш тарихы методологиясенә мөрәҗәгать иткәнлеген ачыклый. Татар мәдәнияте тарихын, милли тарихны шәхесләр язмышы-тормышы аша өйрәнү, тергезү, бәяләү галимгә белгечләр өчен дә, гади укучы өчен дә кызыклы гаять күп чыганакларны, мәгълүматларны фәнни әйләнешкә кертергә мөмкинлек бирә. Фән тарихыбызда ХХ гасырның беренче чиреге татар мәдәниятенә кагылышлы материалларны, гарәп графикасында сакланган көндәлек матбугат язмаларын, архив документларын, истәлекләрне гади һәм үтемле рәвештә бу кадәр колачлы итеп гыйльми эшкәрткән, бер үремтәдә карый һәм бәяли алган башка бер шәхесне аерып күрсәтү дә авыр! Бер үк вакытта киң масштабта өйрәнелгән милләт тарихы М. Мәһдиев хезмәтләрендә аерым шәхесләрнең аянычлы-үкенечле язмышлары, аларның рухи көче һәм фидакярлеге, көндәлек тормышы һәм югары омтылышлары хакында сөйләүче тарихларга таркала, шәхес һәм яшәеш, халык өчен яшәү һәм иҗат итү, идеалларга тугрылык кебек фәлсәфи гомумиләштерүләргә алып килә. Һәр аерым «тарих» этнографик, әдәби, мәдәни, тарихи, статистик мәгълүматлардан үрелгән киң культурологик фонга килеп кушыла, тулы бер гасырның аерылгысыз өлешенә әверелә. Әдәби тел, мавыктыргыч өслүб, характерлар тудыру осталыгы – фәнгә хезмәткә куела, тирән мәгънәле нәтиҗәләргә юл ача.

Үз чиратында бу фидакяр шәхеснең, хөрмәтле остазыбыз Мөхәммәт ага Мәһдиевнең фәнни мирасы, гыйльми эшчәнлеге аның исемен халкыбызның олы галимнәре, зыялылары, фикер ияләре Гали Рәхимнәр, Газиз Гобәйдуллиннар, Җамал Вәлидиләр белән бер биеклеккә күтәрә.

Дания Заһидуллина,
Татарстан Республикасы
Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, филология фәннәре докторы, профессор
Altersbeschränkung:
16+
Veröffentlichungsdatum auf Litres:
09 März 2023
Umfang:
881 S. 2 Illustrationen
ISBN:
978-5-298-02794-6
Download-Format:
Text
Durchschnittsbewertung 5 basierend auf 5 Bewertungen
Audio
Durchschnittsbewertung 5 basierend auf 15 Bewertungen
Audio
Durchschnittsbewertung 5 basierend auf 2 Bewertungen
Text PDF
Durchschnittsbewertung 4,5 basierend auf 2 Bewertungen
Text
Durchschnittsbewertung 5 basierend auf 1 Bewertungen
Text, audioformat verfügbar
Durchschnittsbewertung 0 basierend auf 0 Bewertungen
Text, audioformat verfügbar
Durchschnittsbewertung 5 basierend auf 1 Bewertungen