Buch lesen: "Рәкыйп Хәмитов. Копчёный"
Көн йөзен бизәп, кояш балкыды. Кояшлы җәйге җил авылны каймалап тезелгән имәннәрнең иңнәренә кагылып узды да басуга үрләде. Яңа игеннәргә бәрәкәт юрап, туфракны үпте, күккә баккан нәни башакларның башларыннан сөеп үтте. Басу читләтеп, авылның бердәнбер урамына керә торган юл өстендәге җилкапкага сөялеп, тын алды да туфрак исен, имән шавын, ипекәй исен куенына сеңдереп, урманга ашыкты.
Бу – Сабантуй җиле иде. Татар җирендә ул бик күптәннән, бик борынгы заманнардан бирле исә. Яңа Мусабай авылы кешеләре, һичшиксез, ул җилне таныйлар, аңа йөз куеп елмаялар, үзләре генә белгән сагыш-өметләр белән аны сәламлиләр. Хатын-кызлар аңа чишмә суында пакьләп юган, сабан туйларына кияргә саклаган күлмәк-яулыкларын чыгарып элә. Ир-егетләр, авыр эштән тупасланган каты куллары белән ат ялын тараганда, туган җир тыны булып, тирәдә тибрәлүче шушы җилне дә иркәли. Мең мәшәкате, мең хәсрәте, мең өмете белән авыл иртәгәсе Сабан туен көтә.
Мусабай Сабан туена күрше-тирә авыллардан да киләләр. Якын-тирәдә бәйрәмнәр үткәч, иң ахырдан җыен монда булып, үзенә күрә Сабан туйларын шушында җөпләп куялар. Сабан туеның ни рәвешле үтүенә карап, һәр авылның тарихын, холык-менәзен, ныклыгын чамаларга мөмкин. Җыены нинди – халкы шундый. Яңа Мусабай Сабан туе башкалардан соңрак үткәрелә икән, моның үз тарихы, үз хикмәте бар.
Тарих димәктән. Гасыр башында, «Рәсәйнең тамагын туйдырам» дип, Пётр Столыпин атлы берәү оештырган «җир реформасы» Минзәлә өязенә, Чулман буе татар җирләренә дә килеп җитә. Түбән Суыксу авылы яныннан урман буендагы урынга Мусабай, Иштирәк, Биклән, Мөршетамак авылларыннан дистәгә якын гаилә килеп төпләнә. Башлап күченүче өч гаилә Мусабайдан булып, авылга Яңа Мусабай исеме ябышып кала. Җәмгысе сигез йөз гектар җир кишәрлегенә дүрт яктан имән багана кагылган, көйдереп язган язуы да бар – авылның чиге шушы. Өч чишмәдән гайре бүтән сулыгы-мазар булмаган урында кеше саны, йорт саны әлеге биләмәдән артып чыгарга тиеш түгел. Күченүчеләр, киң бер урам ясап, як-якка каралты-кура сала башлыйлар. Шулай итеп, урман сызыгында – йөзьяшәр имәннәр куенында бер мең тугыз йөз ундүртенче елны Яңа Мусабай авылы тарихы гамәл дәфтәренә язылып китә.
Татар кая гына барып төпләнмәсен, иң тәүдә мәчет-мәдрәсә салып куяр һәм дә, нәүрүзгә кереп, туфракка орлыклар иңдергәч, ил-көнгә иминлек юрап, үз гаярьлеген дә күрсәтеп, тугарылып, Сабантуй үткәрер. Шунсыз җир сине танымас, бәрәкәте белән бүлешмәс. Сабан туе – үз йөзеннән адәм итеп йөрткән җир-туфрагыңның көчен, олылыгын тану, аны данлау бәйрәме ул. Кыш кырыслыгын сындырып, кояш җиргә яктырак карый башладымы, һәр тере җан бәгырендә яшәүгә сусау кабына. Үпкәләр киң сулыш алырга, йөрәк кызурак тибәргә, күзләр ераккарак карарга тырыша – адәм баласы җир белән күк арасында хакы барлыгын расларга омтыла. Сабан туе – тормышка дәгьва, фани алгарыш мәйданы ул.
Менә кешеләр мәйдан әзерлиләр. Аның уртасына колга кадап куялар. Колга башында – чигүле сөлге. Кояш, абайла син аны – кара җир белән зәңгәр күкне тоташтырып-кавыштырып торган багананы күр! Адәм балаларының Сиңа дан-хөрмәте, якты теләк-хыяллары, матур-имин тормышка дәгъвасы булып, галәмне сәламли ул. Кабул кыл, бәндәләреңә илтифатлы бул, Күк-Тәңре!
Сабантуй – тормыш бәйрәме. Уртасына утыртылган колга әйләнәсендә – күчәр тирәли мәйдан гөрли, тормыш әйләнә. Шушы әйлән-бәйләндә батырлыкта, матурлыкта, чичәнлектә, җитезлектә көч сынашу бара. Сынатырдай булсаң, хәрәмләшергә уйласаң – мәйданнан ерак йөр. Нәсел-ыруың, ил картлары, ак әбиләр күреп-сынап тора. Ил күзендә күркәм күреним дисәң, намусыңа сыен, йөрәгеңә ышан да беләгеңә таян. Сабан туе – гадел күргәзмә мәйданы.
Сабантуй алдыннан өйләрнең тәрәзәләре яктырак балкый, кадерләп сакланган күчтәнәч-сыйлар өстәл түренә менә, ишек-капкалар киңрәк ачыла. Үпкә сүзләр онытыла, йөзләрдә кояш нурлары уйнаклый, елмаясы-көләсе килә. Бәйрәм белән котлау, уен-көлкеле сүз, җыр-моң яңгырап тора. Бизәнеп-төзәнеп, ару атын җигеп, тарантасы түренә тальянын салып, күрше-тирә авыллардан кунаклар килә. Кардәш-ыру күрешә, кул бирешә. Сабан туе – туганлык, дуслык бәйрәме. Яңа Мусабайга күчеп утырган кешеләр, башка авылда калган туган-тумачасын, күрше-күләнен олылап, кунакка дәшә, үз мәйдан-табынына чакыра. Шуңа күрә дә монда Сабан туе иң ахырдан уза.
Кунак чакыруның да үз гадәт-йоласы, хикмәте бар. Уңышларың, күркәм эшләрең белән мәгънәле-матур итеп мактанырлыгың, шатлык-куанычың белән бүлешерлегең булса – кунак алдында абруең бар, йөзең ак. Кунагың сөенеп, сокланып кайтып китәрлек булсын. Мусабайның тәүге кешеләре нәкъ шулай фикерләгәндер: электән үк өйләр зурдан салынган, хуҗалыклар кинәнеп эшләнгән монда. Кеше алдында ким-хур булмасын. Солтан булырдай киткәннәр иде, олтан булып яталар, димәсен агай-эне. Кардәшләрне көендермик, көндәшләрне сөендермик, матур яшик, дигәннәрдер. Сабантуй мәйданы итеп, чишмәле иркен алан сайланган. Мәйданда ут уйнат, үкчәңнән очкын чәчрәсен, телеңдә былбыл сайрасын да – кызуыңны чишмә суы белән басарсың, рәхим ит.
Кунаклар, туган-тумача авыл башындагы Сабантуй мәйданына юнәлә. Менә мәйданда яшь балалар чабулый: йөгерү ярышы, капчык сугышы, малайлар көрәше, кашык кабып чабулар. Күр, Садыйк малае колгага келәшәдәй ябеште, үрмәләпме үрмәли!.. Бу оста көрәшүче олан Шәйхразыйныкы, ахры, атасы чалымнары бар… Хөснулла улы да ныгып, тәмам егет булып бара икән… Әхтәм кызыдыр – бигрәк моңлы җырлый… Кунакка килгән агайлар, апалар мәйдандагы балаларны шулай чалымлап таный, башларыннан сыйпап, аркаларыннан сөеп кала. Мусабайда сабыйлар туа, яңа буын үсеп килә. Сабантуй – өмет бәйрәме.
Сабан туе батырсыз булмый. Сабантуйда мәйдан тотмаган егет беркайчан да батыр саналмый. Җыенның иң кызган мәле – көрәш. Күзләр көрәшчеләргә төбәлгән, мәйданда киеренкелек, халык тын да алмый күзәтә. Менә, ниһаять, баш батыр ачыклана. Ул шактый арган, әмма киң җилкәсенә иң олы бүләк – тәкәне салып, мәйдан әйләнгәндә, җиңү куанычы аны тагын да көчлерәк итә сыман. Тәкә – бүләк кенә түгел, халыкның үз батырын зурлавы һәм яклавы билгесе дә. Ул – явыз көчләрдән, яманлыклардан саклый, дип ышанган борынгылар, Кояшка, Тәңрегә корбан итеп китерә торган булганнар. Андый тәкәгә – «Алланың кашка тәкәсенә» кулың белән генә кагылсаң да, ният-теләкләрең чынга аша, дип инанганнар. Тәкәне җилкәсенә салып, батырын яман күздән, начарлыктан каплап-аралап куйгандыр халык. Шушы матур йола, Сабантуй белән бергә, гасырдан-гасырга, буыннан-буынга күчә килгән. Халык үз батыр улларын сакларга тырыша – халык үзен киләчәккә батыр итеп сакларга тырыша. Татарга батырлар кирәк. Сабантуй – батырлык тантанасы ул.
Авылны нигезләп, Иске Мусабайдан күченүче беренче кешеләр Шәймәрдән, Садыйк һәм Хәмит атлы булган. Дүрт тарафында дүрт баганадан гайре казык та кагылмаган буш урынга йөрәкле һәм беләкле ир заты гына килеп утырыр. Хәмитнең гаярьлеге хакында авылда әле дә тел шартлатып сөйлиләр. Гәүдәгә калку адәм булмаса да, Сабан туйларында мәйдан тоткан, диләр. Җиргә нык басып йөри, аяк терәп яши торган ир булган Хәмит бабай. Йорты җитеш, ихатасы мал-туар белән тулы торган, алты аты булган. Ат менүен да кызык итеп сөйли картлар. Атына арттан сикереп кенә менеп атлана торган иде, диләр. Ике потлы герне урыс капка аша уйнатып кына атуы, аткан герен тотып калулары турында да үзенә күрә бер горурлык катыш соклану белән телгә ала бу як халкы. Менә нинди кешеләр нигезләгән безнең авылны, янәсе. Һәр авылның шулай матур итеп, батыр итеп, масаеп искә алына торган каһарманнары бар. Яңа Мусабайлыларның андый батыры Хәмит бабай иде.
Яңа җиргә кубарылып чыгып киткәндә, Хәмитнең Салих атлы яшүсмер улы, аннан соң туган ике кызы бар иде. Төпчек улы Хатыйпның кендек каны Яңа Мусабай туфрагына тамды. Имәннәр шаулап үскән бу җирдә аның белән яңа көрәшчеләр, яңа батырлар тарихы да яралды. Яралды да имән урманнары куеныннан киләчәккә, Сабантуйларга – татар мәйданына үрләде.
* * *
Көн шактый эссе иде. Күк чалт аяз. Арбага елышкан кара чутыр малай әле күккә бага, әле дилбегә тоткан атасына күз сирпеп ала да урманга карый. Тизрәк барып җитәсе иде бит! Арба төбендә чүпрәк япма астынарак яшерелгән балта һәм аркылы пычкы, өскәрәк җайлап куелган сигезле чалгы белән бергәләп түмгәк саен сикергәләп бару шактый җайсыз булса да, малайга бик күңелле. Масаюлы караш белән, мине күрәсезме, әткәй белән кая баруымны беләсезме, дигәндәй, әледән-әле авыл тарафына күз сала. Нәкъ әткәсе сыман итеп, дүрт почмагыннан бөкләп, башына кулъяулык япкан. Аның таз башына болай бик үк җайлы түгел, күрәсең. Арба сикергән саен «баш киеме» малайның күзенә төшә дә, ул аны тагын рәтләп куя, әмма салмый.
Арбадагы чалгы – болай гына, күрсәтмәгә генә. Моны ата белән ул да, авылдашлар да бик яхшы белә белүен. Бу якларда агай-эне беркайчан да арбасына чалгы салмый юлга кузгалмый, кая гына юнәлсә дә. Гадәте-йоласы шул, дигәндәй. Берәүгә дә сер түгел, Хатыйп имән аударырга бара.
Моңарчы урманга олы улы Нәкыйп белән йөрде ул. Ихатада да, читтә дә әткәсенең уң кулы иде Нәкыйп. Буй җиткән, беләгенә көч кергән улың булу, һай, рәхәт икән ул. Эшлим дисә эш рәте, сөйлим дисә сүз рәте белә торган егет булып бара бит бу олан дип, эчтән генә куанып йөри иде ата кеше. Куанычына көя төште шул. Менә атна-ун көн инде – Нәкыйбе армиягә киткәннән бирле Хатыйп абзыйның бер эшкә дә күңеле үсми, кәефе кителеп тора әле. Күгәрчендәй гөрләп, уен-көлке белән генә сөйләшә торган хәләле Дөрлекамал да боекты. Көтелмәгән хәл түгел иде түгелен. Нәкыйпнең хәрби хезмәткә алынасын чамалап, шактый вакыт эчтән көеп йөрсәләр дә, балаңны читкә чыгарып җибәрүләр барыбер бик авыр икән. Дөрлекамалы да, өстәл хәстәрләгәндә, ашын һаман алты савытка бүлеп тилмерә.
Исән булса, кайтыр. Дөньялар имин торсын да, сугыш-мазар чыга күрмәсен. Сугышның ни икәнен Хатыйп бик яхшы белә, үзәгенә үтәрлек, ачысы җиде буын оныгына җитәрлек итеп аңлаттылар… Утыз тугызынчы елны фин сугышына алынганнан, герман сугышын да кичеп, кырык алтыда гына кайтып егылды. Ул кайтты, ә кайталмаганнар күпме… Абыйсы Салихның йорты турыннан үткән саен йөрәк сызлап куя. Салих кайталмады, «хәбәрсез югалды» дигән кәгазе генә кайтты илгә. Имәндәй ирләрне йотты бу сугыш. Ятим-ятимә белән авыл тулы, сугыш имгәтмәгән бер генә нәсел дә юк. Һәр йортка җир йөзендәге иң кабахәт, иң куркыныч тарих булып, сугыш күләгәсе эленеп калган… Һе, безнекеләр күккә менмәкчеләр, ди. Айга җитә торган очкыч ясыйлар, янәсе. Айга үрләгәнче, җиреңне тәртипкә китерәсе иде дә бит… Ә җир тыныч түгел. Әнә, Әмрикә безгә каршы чыгымчылап маташа, ди анда. Ракеталарын төбәп үк куйган икән. Агай-эненең сүзе шул турыда гына. Сугыш күргән ир-атларның яралары сызлый бүген. Нәкыйбе шул тирәгә эләгә күрмәсен берүк. Менә бит хикмәт нидә…
Болдырда чал башын аска иеп, берникадәр утырганнан соң, Хатыйп авыр көрсенде дә, шомлы уйларын куып таратырга теләгәндәй, тезләренә шапылт сугып торып басты. Тураебрак, күкрәген киеребрәк калкынырга тырышты. «Йә, ярар, Аллага тапшырдык!» дип, көр тавыш белән үзалдына әйтеп бетерергә өлгермәде, шомланып, тирә-ягына күз йөртеп алды. Аз сүзле ирнең болай «тугарылып» сөйләнүен, бәхеткә, берәү дә ишетмәде кебек…
Ишегалдында малайлары әвәрә килә иде. Берсеннән-берсе бәләкәй өч ташбашның чыр-чу килеп уйнауларын аталарча басынкы-яшерен соклану белән, ипле генә елмаеп карап торды Хатыйп. Берсе чыгып китсә, итәктә тагын өчесе калды лабаса. Нәкыйбе туганда, үзе сугышта иде. Олысының терекөмештәй мондый чакларын күрү насыйп булмаган. Анасы карынында гына калган нарасыеның, Хатыйп яудан кайтып кергәндә, алты яше тулган иде. Бер-берсенә шактый озак ияләште алар. Аннан соң туган игезәк малайлар гомерле булмадылар. Шул хәсрәттән соң, юаныч булып, илле икенең июлендә Рәкыйп туды, аннан бер-бер артлы Рафис, Раиф. Өч малай матур гына тәгәрәшеп үсеп киләләр, шөкер. Кара син аны, ике яше тулыр-тулмас Раифы да абыйларына махы бирми, йодрык төйнәп маташа түгелме?
Ата кеше, болдырдан төшеп, оланнарның пеләш башларыннан сыйпагандай итте дә абзарга юнәлде. Эштән кайткач, җирән айгырны тугарып торасы булмаган икән лә.
Рафис белән Раиф уенга мавыгып калды, өлкәнрәкләре – җиде яшьлек Рәкыйп әткәсе артыннан иярде.
– Әткәй, кая барасың?
– Урманга.
– Мин дә барам.
– Анда сиңа ни калган?
– Имән аударам.
Хатыйп, көлемсерәп, малаена каш астыннан күз ташлады:
– Көчең җитәрме соң?
– Җитәр, – дип, борын тартып куйды малай. – Кичә күрше Шакирҗанны җиңдем мин. Көрәшеп караган идек.
– Әйтәм аны, ыштаның җыртылган. Ярар, барырсың. Елап кайтасы түгел, матри.
Иптәш булыр, атның кигәвенен булса да куып торыр, дип уйлады ата кеше. Барам дигәч, барып карасын әйдә.
Чимал өчен имәнне кышын аудару мәслихәт. Чаначы Хатыйп моны яхшы белә. Кара көз үтеп, кар яткач, кыш кышлыгын итә башлаган бер вакытта җилсез-нисез көннәрне чамалап, урманга юнәлә ул. Чана өчен имәннән дә кулае юк. Мусабайлар кебек имәнлеккә тиенмәгән якларда чананы чаганнан да ясыйлар, әмма бәрәкәте булмый инде андый нәрсәнең. Чана түгел инде ул. Чана өчен имән кирәк. Имән! Әмма имәннең тегенди-мондые гына бармый. Киң булсын, утыз икеле, ким дигәндә, егерме сигезле булсын ул булгачтын. Ел исәбе белән санасаң, җитмеш-сиксән яшьтән дә аз түгелдер чаначыга гамәлгә яраклы имәннәрнең яше. Буе-сыны да килешле булу кирәк: боргаланып, бөтерелеп үсмәгән булсын ул, төз-төзек кәүсәле, һәрбер җепселе шәм шикелле туры торсын. Менә шундыен табалсаң, бисмиллаңны әйтеп, пычкыңа тотынсаң да ярый. Агачың ухылдап, җиргә аугач, күкрәк тутырып, тын алып куясың да җайлап кына ботакларын чабарга керешәсең – алары утынга ярап тора.
Шуннан имәнне чана табаны озынлыгы чамасында бүрәнәләргә турыйсы. Монысын хәстәрләгәч, бүрәнә башына чөй кагып, урманда ук ярып куйсаң яхшы. Беләк юанлыгы булдымы, имәнне сындырырмын, димә, әмма тиз ярыла ул. Табанын гына түгел, чананың «тырнакларын» да имәннән ясау тиеш. Шуннан инде әзерләгән чималыңны өештереп, урнаштырып куясың да, иркен сулап, кайтып китсәң дә була. Аударган агачыңны авылга алып кайтырга иртәрәк әле. Караңгы төшсен, йортларга йокы кереп, тәрәзәләрнең күзләре сүнсен. Ә сиңа йокларга ярамый. Төнге икеләр тирәсендә көндез әзерләгәнеңне ихатаңа кайтарып бушатасың. Чаналык имәннәрне тирес астына күмеп куюдан да кулае юк. Кеше-кара күзеннән читтә, җылыда, бөгәрлек булып өлгереп ятачаклар алар шунда.
Тик бүген, агач аударудан битәр, күңел өчен бара урманга Хатыйп. Җәйге тынчу челләләрдә урман сулышын сагына ул. Кәсебе никадәр генә авыр булмасын, күңеле ята, җаны тарта торган шөгыле шул инде – үзенеке. Ә урман! Урман – ирнең тәненә генә түгел, җанына да сихәтле сулышын бөрки торган изге урын. Шушы мең аһәңле тынлык мәйданында ул үзен чиксез ирекле һәм хөр хис итә. Буталган-чорналган уйлары җай гына бер җепкә тезелеп, аңы да яктырып, күңеле тынычланып кала кебек.
Моңарчы кул арасына керүне уйламаган, урамда трай тибүдән башканы белмәгән кара чутыр улы да урманга барам дип чәпчегәч, алгысынып чыгып китте бит менә. Хәерлегә булсын. Урман йөрмәгән малай – малаймы ла, урман кичмәгән ир – ирме.
Ата кеше, авыр эштән каткан көрәктәй кулларын чандыр улының җилкәсенә салды да җай гына сөеп куйды:
– Имән аударыр өчен көч кенә җитми шул, улым. Сол кирәк, сол!..
* * *
Урман хөр, урман мәгърур. Ябалдашлары астына яшерә дә меңәрләгән җан иясен, үсемлекләрне, кош-корт, хайваннарны үз биләмәләренә сыендыра. Бәгыренә торган саен ныграк кул сузарга ашкынган адәмнәр дөньясын бар дип тә белми. Үз кануннары, үз моңнары, үз вакыты-җае белән гасырларны кичә бирә. Кичә генә туфрак төбеннән тибеп чыккан яшь үсентеләр бүген яңа көнне яңа яфраклар, яңа буыннары белән сәламли. Иртәгә инде алар көр тавышлы, калкандай куе урман булып калкынган була. Көзен төбе генә тилмереп калган агачларның җанын язын тын бөреләре уята. Урман – хөр, урман – мәңгелек.
Урман серле, урман төрле. Кыбырсык усаклары, ак сыйраклы каеннары, чырыш чыршылары һәм сабыр имәннәре бар аның. Кара туфрак төбенә тамырлары белән кадакланган, зәңгәр күк йөзенә тыннары белән үрелгән агачларның ым-сагышын аңлар өчен урман түренә үк кереп, нәкъ агачлар кебек җиргә басып, күккә карарга кирәктер.
Агачларның күктә тын гына чайкалуын сихерләнгән сыман күзәтте малай. Кулъяулык-түбәтәенең башыннан шуып төшүен дә сизми калган. Урман эченнән күзләгәндә, күк шулкадәр тансык зәңгәр икән. Агачлар шундый да биек, шулкадәр дә көчле! Рәкыйп урам түренә кергәч үрелеп, күккә текәлде, күңелен серле ашкыну биләп алды. Аның агачлар кебек буласы, күккә кадәр җитәсе килә, шундый ук көчле һәм хөр буласы килә иде.
Көчле янында көчле буласы, матур янында матур буласы килә шул. Шуңадыр, мөгаен, кешеләр-халыклар үзләренең батырларын һәм матурларын саклыйлар, хәтерләреннән чыгармыйлар. Үзләре дөньядан киткәч тә, алар турында җырлар җырлана, картиналар, китаплар языла, телдән-телгә риваятьләр күчә. Гөл янында гөл буласы, имән янәшәсендә имән буласы килә…
Җирән айгырны урман аланында тугардылар да чалгы һәм балтаны алып, имәннәр үскән якка атладылар. Салкынча урман һавасы киемнән үтеп, эчкәрәк үрмәләде, тәндәге мең күзәнәкне уятып-чеметеп чыкты. Җиләс рәхәт салкынлык канны кыздыра, тән җегәрен уята, хәрәкәткә, яшәүгә өнди. Хатыйп эре-эре адымнар белән алдан бара, Рәкыйп, атасына чак ияреп, арттан чабулый. Малайның урман эченә – түренә үк беренче кат керүе. Беренче тапкыр! Бу көнне, бу халәтне гомерлеккә исендә калдырачак, төшләрендә күреп саташачак әле ул. Әлегә йөгерә-атлый әткәсе артыннан баруы. Җирдә яткан ботак-сатакка абынып егыла, җәһәт кенә сикереп тора да йөгерергә үк тотына. Үзе мыш-мыш сулый, кояш үпкән кара-кучкыл битләрендә, борын очында тир бөртекләре биешә. Чем-кара күзләре кояштан да яктырак балкый төсле.
Әткәсе, исе дә китми, урманга берүзе килгәндәй, Рәкыйпкә борылып та карамый, алга атлавын белә. Кайвакыт берәр агач янында туктап, гадәтенчә, кулын маңгай өстенә куеп, агач кәүсәсе буйлап, күз йөртеп чыга, кайрысына кул тидереп, суккалап ала да тагын ары китә. Атлаулары ныклы, адымнары киң. Гаҗәп, бераз бөкрәебрәк, түбән карап йөри торган әткәсе монда, урманда, төп-төз гәүдәле, алыптай зур һәм көчле тоелды малайга.
Менә ул тагын туктап калды. Шәп кенә бер имәнне күздән үткәрде, як-ягын әйләнеп чыкты, кәүсәсенә шап-шоп суккалап алды, читкәрәк китеп, тагын бераз карап торды да Рәкыйпкә борылды:
– Синең имән шушы булыр, улым. Җә, тотындыкмы?
Рәкыйп, елмаеп, баш какты.
Әтисе, ипләп кенә, аркылы пычкының телләрен агач кәүсәсенә батырды, эз салды. Ата белән ул, имәннең ике ягына басып, пычкы сабына ябыштылар.
Хатыйп кызуламаска никадәр тырышса да, ир көйләгән ешлыкта пычкы тарту малайга бик авыр иде. Ул бөтен көченә тартыша, пычкы сабына ике куллап тотына, аякларын да имәнгә терәп карый. Кашлары җыерылган, иреннәрен ачу белән тешләгән, пычкыдан күз дә алмый, тырышып-тырышып тарта. Бирешергә исәбе юк.
Ата кеше сынап кына, каш астыннан улын күзәтте. Юри генә иярткән иде югыйсә, кара син аны, чытырдап ябышты, җан-фәрман пычкы тартып маташа бит бу ташбаш. Тумыштан ныклы булды бусы, эре туды. Биләүдә чакта ук тавышы көр ишетелә иде. Яшьтәшләре арасында гәүдәгә дә калкурак сыман. Рәт чыгарга охшап тора бу малайдан, дип уйлады ир кәефле генә. Урман йөргәндә ияртерлек булып килә, сөбханалла. Сабыйга сокланып, күз тидермим, дигәндәй, Хатыйп, карашын каерып, тирә-юньне искәреп алды. Чаж-чож пычкы тавышы якындагы йөзьяшәр имәннәр кәүсәсенә барып бәрелә дә, кайтаваздай кайтып, чал чәчле ирнең колагын иркәли иде.
* * *
Иренең ат җигеп чыгып киткәнен түр як тәрәзәдән сагаеп карап калды Дөрлекамал. Җанына урын табалмый йөрүе инде, шулай булмый ни. Ат җигелгән арба урманга таба юыртты. Арбада Рәкыйп кукраеп утыра. Малайларның монысы бигрәк тиктормас, җитмәгән җире, үзенекен итми калганы юк. Бала-чага арасында кайда нинди бәрелеш-чукыш – шунда безнең Рәкыйп булыр. Әле кичә генә күрше Фатыйма кергән иде. «Рәкыйбең минем Шакирҗанымны кыйнап, борынын канаткан» дип, каз шикелле ысылдарга маташа. Бәрәкалла, безнекен кыйнап кертмәгәннәр ләбаса. Борынын салындырып, җебеп торса да, һәйбәт булмасые шул. Дөрли (авылда аны шулай дип йөртәләр) дәшмәде, орып бәрелмәде, ипләп кенә самавырын яңартты.
Күрше-күлән белән сүзгә килеп, ачу саклап, гайбәт йөртеп яши торган хатын түгел ул. Кешегә йөзе якты, теле татлы. Сандугачлардай сайрап, чәй артында килештереп-җайлап чыгарды бу юлы да күршесен. Карасына катып килеп кергән иде, май кояшыдай балкып чыгып китте Фатыйма, менәтерә. Сүз дигәнең кара төндә дә кояш чыгара шул.
Бер матурга бер ямьсез, без телчәнгә бер телсез дигәндәй, Дөрлекамалның теле телгә йокмаса, Хатыйптан сүз дигәнне каерып та алырлык түгел кайвакыт. Алай да, үзенә кирәктә, бар иде Хатыйпның да телле чаклары. Бар иде. Торыр җире, башка чыгар каралты-курасы да булмаган егетнең баллы теленә алданып кияүгә китте түгелме соң Дөрлекамал? «Кулымнан да төшермәм, өрмәгән җиргә дә утыртмам, җанкисәгем» дип, күпме сайрады Хатыйп ул заманнарда.
Никахлашканнан соң, бәхет эзләп, читкә – Владивостокка чыгып киттеләр. И, анда күргәннәр! Ачлык, торыр җир булмау, баракларда кунып йөри торгач, бетләпләр беттеләр ләбаса. Иң авыры – сагынуга түзәр хәл юк. Абыйларын-апаларын, туып үскән өен сагынып, әткәсен-әнкәсен уйлап, көн саен елый иде яшь килен. Бу газапларның очы-кырые күренмәгәч, ахыр чиктә, ирен туган якка кайтырга үгетли башлады. Җир читендә баракларда бетләп ятар өчен җиде класс укыганмы әллә? Сәүдәгәр Ситдыйк кызы ул лабаса!
Әткәләре Ситдыйк бай бик уңган кеше иде. Мал табарга маһир, тиктормас, тырыш адәм иде, бахыр. Базарга барганда да, тик утырмый, чабата үрә-үрә бара, дип сөйлиләр иде аның турында. Йортлары – әйләнә-тирәгә бер калай түбәле олы өй иде. Менә шул сандугач оясы кебек өйкәйләрдә әткәсе-әнкәсенең төпчеге, абый-апаларының курчак кебек сөекле сеңлесе булып үсте Дөрлекамал. Әнкәсе Сара да теле телгә йокмый торган, уңган-булган хатын иде, мәрхүмәкәй. И заманалар… Күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый, дип белми әйтмәгәннәр. Башланды бит берзаман мәхшәр, бөтен хәлле кешене кулакка чыгарулар. Түбән Суыксу авылының атаклы Ситдыйк бае гаиләсен дә урап узмады ул давыл… Юкса мондый барлы-юклы тормышларда яшисе кеше идемени Дөрлекамал. Юк ла, Хатыйпның тәмле теленә ышанмады кыз. Тамчы да ышанмады. Башка чарасы юк иде аның…
Хатынның туктаусыз колак итен ашаулары килештеме, читтә бәхет тәтемәсен үзе аңладымы – йончып-арып, Хатыйпның туган авылына – Яңа Мусабайга кайтып егылдылар берзаман. Монда да аларны колач җәеп, берәү дә көтеп тормый иде. Ташландык бер өй алып, сипләп-ямап, шунда яши башладылар. Иске булса да, үз куышыбыз, дип куанырга дә өлгермәделәр, сугыш башланды. Ирен беренчеләрдән булып алдылар. Хатынын һәм карындагы улын калдырып, Хатыйп фин сугышына китеп тә барды. Дүрт почмагыннан җил өреп торган иске өйдә көмәнен кочаклап утырып калды Дөрлекамал.
Ярый Шәех абыйсы ярдәм итте, рәхмәт яугыры. Җыйнак кына өй салып бирде. Суыксудан тиклем бозау да китерде. Хатын, ничек итсә итте, сыер итеп үстерде аны, Нәкыйбенә сөт булды. Сугыш елларында, авыл белән җыйнау ачка тилмергәндә, Дөрлекамал улын да, үзен дә саклап кала алды. Ә бит өмет дигәнең өзелер чиктә иде. Сугыш бетеп, исәннәр үзе, үлгәннәрнең үлде сүзе кайтып бетте авылга. Хатыйбыннан хәбәр-хәтәр юк та юк. Исәндер, кайтыр дигән өмет уты көннән-көн сүрелеп барганда, һай, авыр икән лә ул. Сугыштан кайткан ирләрнең, Нәкыйпне кызганып, башыннан сыйпап үтүләрен, малайны ятим санап жәлләүләрен күрү хатынның йөрәген сызып-сызып ала иде. Атасы исән аның, кайтачак дип, йөзләренә бәреп кычкырасы килә андый чакларда. Ә күңелнең бер читен шик корты кимерә. Кайтмаса? Кайтмавы да ихтимал бит. Бу уеннан хатын үзеннән-үзе оялып, куркуыннан куырылып куя. Шик-шөбһәләрен җимерер өчен күзләрен чытырдатып йома, иреннәрен кысып тешли. Кайтачак, кайтам дип китте ләбаса. Әйткәнен үти торганнардан ул Хәмитовлар. Кайтыр. Хатын тораташтай басып торган төшеннән кисәк кенә кузгала да эчке бер ярсу белән каты-каты басып китеп бара. Башындагы яулыгын салып, аны җәһәт кенә кысыбрак бәйләп куя. Бу мизгелләрдә аның кыйгач кашлары җыерылып, күзләренә ярсулы тирән сагыш сызылган була. Сабый гына булса да, әнкәсенең хәлен Нәкыйп тә аңлый иде бугай. Безнең әти кайчан кайта, дигән сорауны көннән-көн сирәгрәк бирә иде балакай.
Хатыйп кырык алтыда гына кайтты. Михнәт адәм баласын үзгәртсә дә үзгәртер икән. Финнәргә плен төшкән, күрмәгәне калмаган бахырның. Өрлектәй ирнең өрәге генә кайткан, диярсең. Ут шикелле егет булып киткән иде, чал чәчле ир булып кайтып егылды. Бер сүз тартып чыгарырмын, димә, ачылып китеп сөйләшми дә бит ичмаса – гомер буе иң үзәккә үткәне дә шул. Ирең белән кара-каршы утырып, барын-югын уртага салып сөйләшә-сөйләшә чөкердәшеп чәй дә эчмичә үтеп бара инде гомеркәйләр. Әткәләре сөйләшмәгәнгә күрә, улларым да йомыкый булып үсмәсен дип, өебез шау-гөр килеп торсын дип, сүзнең кимен куймый, күгәрченнәр булып гөрли Дөрлекамал. Сөйләшмәсә сөйләшмәсенсанә, әйтәсен барыбер әйтә ул. Иң мөһиме – кайтты, исән-төзек кайтты. Кайту белән ат караучы булып, колхоз эшенә урнашты. Атларыннан бушаган чакларда да кул кушырып утырмый, чана ясый, имән бөгә. Куллары алтын бит аның. Авыл ирләрен җыеп, күрше-тирә авылларда өйләр дә сала. Кешедән ким-хур яшәмиләр, ашсыз да, эшсез дә утырганнары юк, Аллага шөкер. Якын-тирәдәге колхозларга чана ясый Хатыйп. Утыз чана әзерләп өлгертте исәме, хакы – бер тай.
Авыллары белән шундый монда халык – бәләкәйдән эшләп, эш рәте белеп үсәләр. Ир балага бишектән үк балта тоттырып куялар Мусабайда, валлаһи. Ярыша-ярыша өйләр сала, мал-туар, кош-корт асрый, умарта тота бу авыл кешеләре. Үзләре дә умарта күче кебек бердәм. Берәрсе каралты-кура җиткерәм диде исә, чакырып-нитеп торыш юк, хәзер бөтен авыл белән җыелып, өен күтәреп тә куялар. Узган ел кыш чыккач, түбән оч бөтенләе белән янып бетте ләбаса. Ярты авыл көл өеме өстендә утырып калды, орлыкка дигән бәрәңгеләренә хәтле кара күмергә әйләнгән иде. Ходай бәндәләрен ташламады, бәндәләр дә бер-берсен чит итмәде. Көлгә әйләнгән җирне гөл итеп, янә өйләр салып, мантып киләләр, шөкер. Бер-береңә ярдәм итмәсәң, нишләмәк кирәк. Илгә килгәнне ил белән күтәрсәң генә. Бу авылны нигезләүчеләр күч булып аерылып чыкканнар да урман авызында төпләнгәннәр менә. Бердәм булмый, тырыш булмый кара, нибуч, хәзер бетәсең. Тормыш – кара урман ул.
Die kostenlose Leseprobe ist beendet.
