Kostenlos

Шигырьләр / Стихи

Text
0
Kritiken
Als gelesen kennzeichnen
Schriftart:Kleiner AaGrößer Aa

Искәрмәләр

Кол Шәриф әсәрләре бу җыентыкка төрле кулъязма һәм басма чыганаклардан җыеп китерелә. Әлбәттә, шагыйрьнең үз кулы белән язган кулъязмалары, аның автографы безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән. Ә безгә билгеле булганнары, тарихның шулкадәр рәхимсез һәм кырыс янгын-давылларына да бирешмичә, өзек-өзек кенә булса да бүгенге көнгә кадәр сакланып-килеп җиткән икән, бу үзе бер могҗиза кебек карала ала.

Тәкъдим ителгән әсәрләрнең Кол Шәрифнеке икәнлеген без каян беләбез соң?

Урта гасырлардагы бөтен Шәрык әдәбиятларында, шул исәптән татар әдәбиятында да бик матур бер традиция яшәп килгән: һәр шагыйрь шигъри әсәрләренең ахырына, үз әсәрен башка авторларның әсәрләре белән буташтырмас өчен, үзенең исемен дә теркәп куя торган булган. Бу барыннан да элек газәл, касыйдә, мәснәви, кыйсса һ. б. жанрларда мәҗбүри кагыйдә булып исәпләнгән.

Шушы традициягә нигезләнеп, Кол Шәриф тә һәр әсәренең азагында үзенең исемен китерә. Без бу җыентыкка шигъри әсәрләрне нәкъ менә шушы кагыйдәдән чыгып тупладык һәм бары шушы, Урта гасырларда бер генә шагыйрь тарафыннан да бозылмый торган канунга таянып кына без бу китапта китерелә торган әсәрләрнең авторы Казан ханлыгы чоры татар шагыйре Кол Шәриф дип әйтергә җөрьәт итәбез.

Газәлләр

«Башың күтәр гафләтдин…» Әсәр тексты 1883 елда Казан университеты нәшриятында дөнья күргән «Бакырган китабы» исемле шигырьләр антологиясендә XII гасыр төрки шагыйре Сөләйман Бакыргани шигырьләре белән бергә басылган (28 нче б.). Текст шуннан алынды. Әсәрнең кулъязма нөсхәләре билгеле түгел.

«И күңел, бил баглама…» Әсәр тексты 1883 елда Казан университеты нәшриятында дөнья күргән «Бакырган китабы» җыентыгында Сөләйман Бакыргани шигырьләре белән бергә басылган (29 нчы б.). Текст шуннан алынды. Кулъязма нөсхәсе билгеле түгел.

1 Бу шигырь юлы китапта «Барчаны куйныга ашна кыйлган дөньядыр» дип бирелгән. Шигырьнең эчке яңгырашы буенча монда «алып» сүзе төшеп калганлыгы сизелеп тора; шигырь юлының иҗек саны да шуны таләп итә.

«Мөнәҗәтдә моңлугъ кәрәк…» Шигырь тексты 1883 елда Казан университеты нәшриятында дөнья күргән «Бакырган китабы» җыентыгында Сөләйман Бакыргани шигырьләре белән бергә басылган (28 нче б.). Текст шуннан алынды. Кулъязма нөсхәсе билгеле түгел.

«Әлхәмдүлиллаһ раббил-галәмин, шөкер сәңа». Шигырь тексты 1883 елда Казан университеты нәшриятында дөнья күргән «Бакырган китабы» җыентыгында Сөләйман Бакыргани шигырьләре белән бергә басылган (28–29 нчы б.). Текст шуннан алынды. Кулъязма нөсхәсе билгеле түгел.

Мөрәббәгъ формасында язылган бу шигырь нигезендә Коръән аятьләреннән чыга торган фикерләр-мәгънәләр салынган. Автор шул аятьләргә карата үзенең мөнәсәбәтен, үзенең карашын белдереп бара.

Кыйсса

«Кыйссаи Хөбби Хуҗа». Безгә бу поэманың бүгенге көндә ике төрле нөсхәсе билгеле. Берсе – басма нөсхә: әсәрнең тулы тексты 1899 елда Казан университетының типо-литографиясендә «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» исеме белән аерым китап булып басылып чыккан (алга таба ул «китап нөсхәсе» дип атап йөртелер). Аны Казан өязе Түбән Курса авылының укымышлысы, хаҗи Шәмсетдин бине Хөсәеннең варислары үз акчаларына бастырып таратканнар (китапны басарга рөхсәт Санкт-Петербургта 1899 елның 17 июлендә бирелгән).

Кече форматтагы (22x14,5 см), барлыгы 16 биттән торган бу китап «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» дип аталса да, әлеге әсәр китапның бары тик 2 – 10 нчы битләрен генә алып тора; калган битләрдә башка авторларның төрле эчтәлектәге проза һәм шигъри әсәрләре китерелә.

Икенчесе – кулъязма нөсхә: анда әсәрнең исеме «Кыйссаи Солтан Хөбби» дип куелган. Бу кулъязма Россия Фәннәр академиясе каршындагы Шәрыкне өйрәнү институтының Санкт-Петербург бүлеге (СПО ИВ РАН) фәнни китапханәсендә А 1309 номеры белән саклана. Әсәр тексты бу кулъязма җыентыкның 47 – 53 нче битләренә күчерелгән.

Әлеге кулъязма җыентыкта шулай төрле авторларның шигъри әсәрләре тупланган. Алар арасында XII гасырның мәшһүр төрки шагыйрьләре Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакыргани, XVII–XVIII гасырларда яшәгән Суфи Аллаһияр һәм башкаларның да әсәрләре бар. Шунысы игътибарга лаек, бу кулъязма шигырьләр җыентыгы галимнәр тарафыннан тасвирланган, ягъни бу җыентык эчендә нинди шагыйрьләрнең нинди әсәрләре күчерелгән булуы турындагы мәгълүматлар фәнгә инде билгеле (Кара: Дмитриева Л. В. Описание тюркских рукописей Института Востоковедения. Часть 3. Поэзия и комментарий к поэтическим сочинениям, поэтика. – Изд-во «Наука», М., 1980. – С. 21, 24, 96, 138, 164), әмма ни сәбәпледер алар арасында Кол Шәрифнең «Кыйссаи Солтан Хөбби» әсәре дә булуы хакында бу тасвирламада әйтелмәгән. Шуның аркасында булса кирәк, Кол Шәрифнең «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» поэмасының кулъязма нөсхәсе (гәрчә ул «Кыйссаи Солтан Хөбби» дип аталса да) бүгенге көнгә кадәр галимнәр игътибарыннан читтә калып килде.

Бер үк әсәрнең ике төрле нөсхәсе табылу аларны үзара юлын-юлга чагыштырып чыгарга мөмкинлек бирде. Шунысы әһәмиятле, бу текстлар бер-берсен тулыландыралар булып чыкты: аларның берсен дә әсәрнең иң соңгы, иң тулы нөсхәсе дип әйтеп булмый; берсендә төшеп калган шигырь юллары икенчесендә булган юллар белән, икенчесендә булмаган урыннар беренче нөсхәдәге урыннар белән тулыландырыла. Ике нөсхәне шул рәвешле чагыштырып бару нәтиҗәсендә без әсәрнең шактый тулы һәм ышанычлы текстын барлыкка китерә алдык. Укучылар игътибарына әсәрнең әнә шул ике нөсхәне дә файдаланып төзелгән, тулыландырылган тексты тәкъдим ителә дә.

Чагыштыру өчен нигез итеп китап нөсхәсе алынды, чөнки ул текст кулъязма нөсхә белән чагыштырганда шактый борынгы булырга охшый. Анда, мәсәлән, фигыльнең борынгы формалары («сыгырлар утлагали китделәр» – сыерлар утлый-утлый киттеләр, «ишеген бәктүп алупдыр» – ишеген бикләп алды һ. б.), борынгы төрки сүзләр (йараг – нурлырак, яктырак; чарлау – чакыру; маши – ясмык; кенәрә – елга яры һ. б.) күбрәк кулланылган. Әмма шуның белән бергә әсәрне китап итеп чыгаручылар кулына төшкән кулъязма йә үзе бик борынгы, иске-таушалган һәм авыр укылышлы булган яки хәреф җыючылар ашыгыбрак эшләгәннәр, – китап вариантындагы аерым урыннарда кемнеңдер гаебе белән мәгънә һәм стиль төгәлсезлекләре дә киткәләгән. Аннан соң китап нөсхәсе үзе бик үк тулы да түгел.

Әсәрнең кулъязма нөсхәсе исә соңгырак чорда, XIX йөздә Идел буенда күчерелгән. Кулъязманы тасвирлаучы Л. В. Дмитриева «Бу кулъязма җыентык 1842 елдан соң күчереп язылган» дигән карашта тора (Л. В. Дмитриеваның алда күрсәтелгән хезмәте. 21 б.). Аның текстында да яңарак, бүгенге укучыга аңлаешлырак сүзләр күбрәк кулланылган. Мәсәлән, «шул вакытта» дигән мәгънәне аңлатучы сүзләр китап нөсхәсендә берничә урында «шул пәрәстә» дип, ә кулъязма нөсхәдә «шул форсатта» дип бирелә. Моннан тыш кулъязма текстта китап нөсхәсендә төшеп калган, әмма әсәрнең сюжетын аңлау өчен бик әһәмиятле булган кайбер өстәмә шигырь юллары да китерелгән. Шулай итеп, поэманың кулъязма нөсхәсе безгә әсәрнең эчке рухын аңларга, анда сурәтләнгән вакыйгаларның эзлеклелегенә төшенергә ярдәм итә. Ике нөсхәнең бер-берсен тулыландырып, ачыклап бару процессы түбәндәге искәрмәләрдә күрсәтеп барылды.

Кыйссадагы төп вакыйга тезмә формада, ягъни шигырь белән язылган. Әмма китап нөсхәсендә әсәрнең чәчмә (проза) белән бирелгән дәвамы да бар. Бу күренешне Урта гасырларда Шәрык әдәбиятларындагы зур күләмле, күп планлы әсәрләрне шигырьгә проза катнаштырып язу традициясенең XVI гасыр татар әдәбиятындагы чагылышы итеп карарга кирәк. Шуңа күрә бүгенге көн укучысына әлеге әсәрнең шигырь белән язылган өлешен генә түгел, ә чәчмә өлешен тәкъдим итү дә урынлы булыр дип табылды.

Зафәрнамә

Зафәрнамәи вилаяте Казан
(Шәриф Хаҗитархани)

Болгар вилаяте, риазият[83] китапларында әйтелгәнчә, җиде икълимнең[84] җиденче икълимендә[85], ай тәрбиясендәдер һәм айның яклавындадыр, янә бу Болгар вилаяте Төньяк котыпка бик якын түгел дип хисаплана. Җәүзә[86] йолдызыннан соң һәм Сәрәтан[87] йолдызының башында биш вакыт намазның берсенең – ясигъ намазының[88] үтәлү вакыты калмас, чөнки ике имам (ягъни Имам Мөхәммәд[89] һәм Йосыф[90]) карашында шәфәкъ кызыллыгы югалып китмәстән бераз элегрәк хасил булган кызыллыктан гыйбарәттер.

 

Бу – таң беленмәстән әүвәл үтәлергә тиешле намаз вакытында тулы таң вакыты килеп җитәр һәм моннан соң бу халыкка ясигъ намазын үтәү тиеш түгел. Мәсьәлә аерым алганда «Әл-Кәнз», «Әл-Вафи», «Әл-Кафи» китапларында каралган кебек хәл ителә[91].

Бу – Болгар вилаятенең пайтәхете булган Казан, заманының елъязмаларыннан күренгәнчә, искедән бер мөселман шәһәре булган. Казан мөселман өлкәләреннән еракта һәм кяфер өлкәсенә чиктәш урнашкан.

Мисраг[92]

Һичкем яманның күршесендә булмасын!

Казанга һичбер җирдән ярдәм һәм таяныч ирешмәс, бары тик Тәңре якын һәм фәрештәләр ярдәмче. Шушы авыр сәбәптән Казан шәһәренең падишалары кяфер иле[93] белән килешүләре аркылы мәмләкәтләренең җитешлеген тәэмин итәләр. Халкының рәхәте һәм яшәеше өчен Мәскәү белән солых булып ике арада илчеләр йөрешер, аңлашып һәм барышып-килешеп йөрмәктә иделәр.

Шигырь[94]

Тәртип ике яклыдыр, һәм ул ике сүздә аңлатыла:

Дусларга гайрәт һәм дошманнар белән барып йөрешмәк.

Инде башка яктан, кылыч һәм каләм сахибе[95], асыл нәселле, затлылык чишмәсе, Тәңренең рәхмәтенә тиенгән, Тәңре ярлыкавын алган Әбел-Гази Сафа Гәрәй Баһадир хан[96] Казан өлкәсенә падишаһ булгач, кяферләр аның бу дөньядагы дине һәм ахирәттәге йорты җиреннән аерылмаслыгы нәтиҗәсендә озак заманнар һәм күп вакытлар шулай кичте.

(Коръән, IV, Ниса сүрәсе, 78 аять)[97]

«Кайда гына булсагыз да, үлемнән котыла алмассыз. Адәмнәр яхшылыкка очрасалар, бу – Аллаһдан булган эш, диләр, яманлыкка тарсалар, бу – синнән, диләр. Син ул адәмнәргә әйт, яманлык та Аллаһдан, диген. Нигә алар моның шулай икәнен аңлый алмыйлар икән?»

«…» Кяферләр[98] булып узган бу вакыйгага шатландылар. Дөньяның бу авыр вакыйгасына сөенеч тоеп, ул[99] – денсез кяфер, тәкәббер, кинәле, ямьле көннәрне бозучы, дөньяга фетнә салучы ике шайтанның бере иде. Үзенең мәлгунь гаскәрен, – тавышлары Фиргавен Нәмруд[100] сурәтле, – имансыз Иван[101], башта булган бөтен гаскәре, сансыз туплары, төфәңнәре, чама белән сигез йөз меңлек гаскәре белән килеп, Казан шәһәренең әйләнә-тирәсен сарып, чолгап алдылар.

Кяферләрнең гаскәре кырмыска һәм саранчалардан да аз түгел иде. Алар Яэҗүҗ һәм Мәэҗүҗ нәселеннән булып, Адәм нәселеннән түгелләр иде.

Газәл

 
Гаҗәйеб бер җай[102] -гыйшрәттер[103] җиһанда бу Казан шәһре.
Моның тик булмаган галәмдә, борадәр[104], әл-Аман[105] шәһре.
Казан тик шәһри мәгъмүри[106] бителмәс[107] дөньяда һәргиз[108],
Казандин аш эчәдерләр, ничаклы бу җиһан шәһре.
Бу бер милке ирдер калмыш абаз ган җид[109] ханлардин.
Ирер бу йир һәмишә[110] дөньяда хан бине хан шәһре.
Йирен-йортын сатып бирмәс атасының ясакыны,
Ничек килгән ушал[111] мәлгунь, имәсдер[112] бу Ибан шәһре.
Шәрифи, китмә бу йирдин, газа[113] өмидегәр булса,
Бу көндин соң дигәйләр кем, будыр сахиб[114] Казан шәһре.
 

Казан шәһәренең кала капкасының берендә бу мәмләкәтнең терәге, бу өлкә инсаннарының юл күрсәтүчесе мәрхүм Пулат бикнең[115] углы Мамай бик белән Нургали мирза[116] – кадере арткан ир, сугыш азманы[117] һәм егетләр өлкәне – Дара һәм Искәндәр[118] кебек егетләрне җыеп, каршысында торыр иде. «…» Тагын Хан Морҗалыйдагы[119] кала капкасында баһадирлык мәйданының сафдары, егетлек сәнгатенең арысланы Кузыйчак углан, кадере артсын. «…» Тагын бер кала капкасында егетләр башлыгы, баһадирлык мәйданының Искәндәре Акмөхәммәд углан[120], гомре озын булсын. «…» Тагын бер капкада пәйгамбәребез нәселеннән Сәйед ата оныгы, мәрхүм һәм мәгъфүр[121] сәйеднең углы Кол Мөхәммәд сәйед[122] – бөеклеге дәвам итсен – башлап яшь дәрвишләрне һәм суфиларны туплап, газа[123] атына атланып, янә сугышка чыныктырып, сугыш киемнәре киеп, кяфергә каршы хәзерләү һәм карауда иде.

 

Тагын бер капкада, Дара һәм Искәндәр кебек, Рөстәмгә тиң һәм Баһрамга[124] тиңдәш Барбулсын аталык[125] «…» үз капкасында коллары белән торыр иде.

Тагын башка бер капкада шәһәрнең биге һәм Болгар өлкәсенең хакиме, солтаннарның күз карасы, хөрмәт һәм бөеклек энҗесе, ханның хәзинә капкаларын ачкан Бибарс[126] бикнең гайрәте артсын, баһадирлык гайрәте хәрәкәткә килеп, егетлек йөрәге тибрәнеп, һәр заман диер иде кем. «…»

Ат казанган башка егет һәм бәхет иясе баһадир кемсәләр: Тариһи бик һәм Айкилде бик һәм Акымтай бик һәм башка җәмәгать хаҗилар. Тәңре аларның һәр иярдә ярдәмчесе булсын – бер йирдә кяферләр хыянәтчел һөҗүм башласалар, ул йиргә үзләрен йиткереп, җан һәм тел белән көч һәм ярдәм биреп, явыз кяфер белән сугышып һәм үтереп, кяферләрне җиңеп, сөңгеләрен сындырып, җиңүче хөрмәтенә лаек булдылар.

Кыскасы, ике гаскәр, бер-беренә ташланмак өчен, үзара кара-каршы килгәннәр иде[127], һәммәсе дөрес булган сүзләргә караганда, кяфернең гаскәрендә унбер утлы туп саналды. Бер яхшы тупчы качып килеп әйткән хәбәр. Ул тупларның һәрбер утлы ядрәсе чама белән Казан ташының бер батманы кадәр бар. Зурлыгы ат тубрасы чаклы күренде. Ул ядрә эчендә төрле тылсым һәм бертөрле тәртип илә төрле эшләр кылыр иделәр. Әфләтун[128] гакылы хәйран калып, Аристу[129] зиһене хәйран булып, башы әйләнеп китәр иде. Ул ядрәләрне тыштан тимерләр белән коршап, җизләр белән чүкеп, эченә ак нефть куеп, күкертләр салып, кечкенә төфәңчеләр дөресләп, эченә кургашыннан дүрт-биш ядрәләр салып беркетеп, бәйләп, чыдамлы һәм нык кылып, караңгы төннәрдә атар иделәр. Күргән кешеләр күктән йолдызлар һәм планеталар төшә дип уйладылар. Ул утлы ядрәләрдән чәчрәп чыккан һавадагы очкыннарны күргән кешеләр күкләрдәге йолдыз һәм планеталар һәммәсе дә йиргә төште дип санар иделәр[130].

Ул утлы ядрәләр кичләрдә шәһәр эчендә һәр йиргә төшәр иде. Һичкемнең ул утлы ядрәне барып сүндерергә дәрманы булмады.

Бәет

Гәрчә һәр утны килеп сүндерсә булгай су коеп,

Буйлалыг[131] утны ки һәм су берлә булмас сүндереп.

Ләкин кайбер яшьләр һәм гайрәтле егетләр ул утка үзләрен чаяннар кебек атарлар, аны сүндерерләр, һәм аның әсәре вә эзе дә калмас иде.

Шигырь

Суга – балык, утка сәмәндәр[132] кирәк,

Иш көнендә[133] мәрд-диләвәр[134] кирәк.

Ич кешегә һиммәт[135] әгәр булса яр,

Гакыйбәтел-әмер[136] морадын табар.

Тагын дүрт-биш һавалы туплары бар иде. Һәрбер ядрә ташы бер тау кисәгенә тиң булды. Ул туплар һәрвакыт атып тордылар. Бу туплар атылса, ядрә ташы хәрәкәт куәте белән, кош кебек очып, һавага яннан чыгар, югарыда бер ноктага җитеп, асмаңда[137] йөреп хәрәкәт куәте беткәч, соңра табигый рәвештә түбәнгә төшәр иде, каза һәм тәкъдир угыннан тизрәк төшәр.

Шигырь[138]

Югарыдан бер каза төшмәсен,

Түбәндәгеләр һәммәсе сукыр калыр.

«…» Кыскасы, ике гаскәр тимергә чолганып, бер-берсенә каршы торып, сугыш һәм көрәш белән мәшгуль булдылар.

Мисраг

 
Ак тикин гауга ирде, гүя мәхшәр,
Чигәчәң хәнҗәр бик ярдин рәсид.
Зи шәһре Казан хун биҗәйхун рәшд.
(Шундый гауга иде ки, гүя мәхшәр,
Хәнҗәр чыңы бар мәйданны каплады,
Казан шәһәрендә кан Аму-Дәрьядай акты.)
 

Аллаһның ярдәменә, ислам һәм пәйгамбәренә мактау һәм сәламнәр булсын. Аллаһның ярдәме, галәмне яраткан Тәңренең булышлыгы, фәрештәләрнең якынлыгы ярдәмче булган һәм хөрмәтле аятьтә әйтелгән авазы мөселманнарның колакларына килеп җитте һәм аятьтәге «Әгәр Аллаһ сезгә ярдәм итсә, үзегезне һичкем җиңә алмас» (Коръән, III сүрә, 160 нчы аять һәм IX сүрә, 25 нчы аять) дигәннәрнең мәгънәсе расланды. Бәхете кара һәм җиңелгән дошманны казанлылар шулкадәр кырдылар ки, «аларның барлык эзләре җир йөзеннән агып китте» (Коръән, VI сүрә, 45 нче аять). Тәңре явыз кавемне соңгы кешесенә кадәр юк итте, Тәңрегә мең шөкер булсын. Каланың ике тарафында кара кяфер үлесе кылыч һәм хәнҗәр ризыгы, кортларга ризык булып ятарлар иде. Аяк басарлык та җир калмады.

Кыскасы, моның кебек бәрелешләр уналты кичә һәм көндез туктаусыз өзелмичә дәвам итте. Унберенче көнне[139] рухы төшкән кяфер кире ташланды һәм каһәрләнеп чигенде.

Кыйтга

 
Сакласа һәркемне дошмандин Ходай, ләм-йәзил[140]
Хаҗәт ирмәсдер аңа кимәк зәррә[141] гали[142] хисар[143].
Сакламас булса такы (юк) бу икәүдин мәнфәгать[144],
Сакласа, мөмкин имәс бер кылны кисмәк зөлфекар[145].
 

Шөбһәсез, Аллаһдан үтенеп, һәм юмартлык иясеннән өметләнүем шулдыр ки, һәр урында бу «Зафәрнамә», дәүләт ияләренең игътибарлы карашларына туры килсә, – бу фәкыйрь кем гаебледер, гаҗиз һәм кимчелегенә үкенүчедер, – гөнаһ һәм ризасызлык белән аның морадына үкенү һәм ихлассызлык фатихасы кылмасыннар. Рәхимле Аллаһның сүзе белән: «Амин».

Ошбу вакыйга мөхәррәм аенда, тугыз йөз илле җиденче елда[146] булды, һәм бу язу, һәм акка күчерелгән сәхифәләр каргалган колларның иң фәкыйре Шәриф Хаҗитарханиныкыдыр.

Искәрмәләр

Зафәрнамәи вилаяте Казан (Казан вилаятенең җиңүе)

XVI гасырның беренче яртысында яшәгән вә иҗат иткән Шәриф исемле шагыйрь турында әз-мәз хәбәрләр фәнни әдәбиятыбызда чыккалады инде. Аерым алганда, «Татар әдәбияты тарихы» ның 1 томында Казан ханлыгындагы татар шагыйрьләре арасында Кол Шәриф һәм Мөхәммәд Шәриф исемнәре телгә алына (Татар әдәбияты тарихы. 1 т. Урта гасырлар дәвере. – Казан, 1984, 294 б.; Татар поэзиясе антологиясе. 1 кит. – Казан, 1992, 167 – 170 б.).

Бу исемнәрнең чыганаклары булып «Бакырган китабы», «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» әсәре һәм урыс елъязмалары хезмәт иттеләр.

Төркиядәге дусларыбыз безгә андагы галимнәрнең әлеге темага кагылышлы бер хезмәтеннән күчермә алып җибәргәннәр иде. Ул күчермәдә тарихчы Зәки Вәлидинең 1963 елда басылган мәкаләсе урын алган (Тоган З. В. Казан ханлыгында ислам төрек культурасы. – Ислам мираслары институты дәргисе. – Әнкара, 1963, III т.).

Әлеге мәкаләдә Шәриф Хаҗитархани дигән шагыйрьнең «Зафәрнамәи вилаяте Казан» («Казан вилаятенең җиңүе») исемле әсәренең тексты һәм төрек теленә тәрҗемәсе бирелгән. Андагы вакыйгалар 1550 елның февраль аенда урысларның Казан янында җиңелүләрен бәян итәләр. Әсәрнең кулъязмасы Төркиядәге Күтаһия шәһәре янындагы Тавшанлы (Каза мәркәзе) «Зәетин угыллары» китапханәсендә 2348 нче номерлы мәҗмуганың 60а – 646 нчы битләрендә саклана икән.

Зәки Вәлидинең бу чыганакны дөньяга чыгаруына инде утыз елдан артык вакыт узып, безнең моны белми йөрүебез бик тә кызганыч.

Укучыларыбызга бу әдәби ядкярне бүгенге татар әдәби теленә якынайтып тәкъдим итүне кирәк таптык. Шәрифнең шигырьләре шул вакыттагы татар әдәби телендә язылганнар, аларда аңлашылмаган сүзләр күп түгел. Ләкин гарәп-фарсы телләрендә язылган урыннар да бар, алары төрек телендәге тәрҗемәләр буенча алынды.

Зәки Вәлиди текстны басарга әзерләгәндә нык кыскарткан. Күп нокталар кыскартуларны аңлата.

Кол Шәриф хакында материаллар, чыганаклар

Марсель Әхмәтҗанов, филология фәннәре докторы

Казан ханлыгының соңгы көннәре һәм сәет Кол Шәриф

Кем соң ул Кол Шәриф? Ни өчен аның истәлегенә бәйле рәвештә Казанның нәкъ үзәгендә бер моңарчы күрелмәгән мәһабәт бина калкып чыкты әле?

Һәр халыкның тарихында аның үзенә генә хас, кадерле шәхесләре була. Татар халкының тарихы үзенең үзенчәлеге белән аерылып торды. Аңа күп очракта үз батырлары турында искә алу үтә кыен булды. Гәрчә батырлары бик күп булса да… Менә шундыйларның берсе – Кол Шәриф: аның халкы өчен түккән хезмәтләре хакында авыз ачып сөйләү мөшкел бер эш иде. Әлеге затның шәхесе, аның Казандагы сигез манаралы мәчете, укыткан шәкертләре, язылган әсәрләре хакында борынгыдан калган үтә кыска сәхифәләргә татарның күңел күзе төшүе Кол Шәрифне, аның эшләрен зур итеп ачып, яктыртып җибәрде. Алар түбәндә бәян ителерләр.

Мәскәү урыс кенәзләренең Урта Идел буенда инде X гасырдан башланган традицион дошманлык сәясәтен XIV гасырның икенче яртысыннан яңа көч белән дәвам итә. Бу агрессив экспансия, 1230 елдан соң бераз тынып торып, Алтын Урда эчендә дәүләт кризисы билгеләре күренү белән, 1367 елда яңадан кузгалып китә. Аның көчен Олуг Мөхәммәд ханның 1438 елда Биләү (Белев) янындагы җиңүе, Мөхәммәд Әмин ханның 1506 елда Казанны алырга килгән 100 меңлек урыс гаскәрен башкала янында тулаем тар-мар китерүе, Сафа Гәрәй ханның 1548 елга хәтле алып барган оста хәрби хәрәкәте, дипломатиясе, эшчәнлеге дә кыска вакытларга гына туктатып тора ала. Мәскәү гаскәренең 1550 елның февраль аенда Казан янында хурлыклы җиңелүе урыс хөкүмәтенең агрессив асылын үзгәртә алмый. Һәм, ниһаять, Мәскәү кенәзе Иван IV, бөтен христиан Европасының теләктәшлегенә, матди һәм техник белгечләренең хезмәтенә таянып, татар дөньясы берлеген дипломатик юллар белән таркатып, Казан ханлыгын яулап алу өчен 150 меңлек гаскәр белән 1552 елның августында яуга чыга.

Казан бу вакытта Нугай Урдасы мирзасы Исмәгыйльнең милли хыянәте аркасында халыкара изоляциядә кала. Аңа каршы дошманлык эшләп, Нократ елгасы буендагы татар морзаларының гаскәре дә үз кан кардәшләренең канын түгүгә өлеш кертә. Казан белән Кырымның берләшеп көчәюеннән курыккан Төркия дәшми генә Мәскәүнең бу походына фатиха бирә.

Казан халкы Мәскәү кенәзе Иван IV нең бу 1552 елның августында башланган походына каршы 41 көн буе батырларча көрәш алып бара. Казан татарлары һәм башкаланың оборонасын оештыручылар яулап алырга килгән баскынчыларның берсүзсез капитуляция ясау турындагы боерыкларына горур рәвештә: «Юк», – дип җавап кайтаралар. Татар батырлары: «Без соңгы тамчы каныбызга кадәр туган йортыбызны саклап сугышырбыз, ләкин кол булмабыз», – дип, горур җавап бирәләр. Әлбәттә, татарларның хәлен Камай морзаның су юлларын күрсәтеп шартлаттыруы һәм Япанчы атлы гаскәрләренең Явыш морза хыянәте белән туздырылуы авырайта. Ләкин куркып тез чүгәргә торучылар артык күренми.

Тигезсез сугышта 1552 елның 2 октябрендә Казан каласы алынып җимерелә, яндырыла, талана. Урыслар берәүгә дә шәфкать күрсәтмиләр, шәһәр мәетләр белән тула. Татарларның батырларча көрәшен хәтта урыс кенәзе Андрей Курбский да югары бәяли.

Иван IV гаскәре баштан ук Казанны талап баерга килгән була. Казанны алганда талау эше – мародёрлык белән мавыгып киткән урысларны шәһәр эчендә татарлар кыра башлыйлар, ләкин сан ягыннан тигезсезлек урыс файдасына була. Казанны яклау юлында оборона җитәкчелегенең рухы булган Кол Шәриф сәет тә соңгы чиктә үз шәкертләре белән сугыш мәйданына чыга һәм фидакярләрчә көрәшеп һәлак була. Казан үзәгендә, хан сарае янында, аның исеме белән аталган мәһабәт, күп манаралы мәчет бинасы да, батырларча үлгән сәетнең һәлакәте шаһите булып, ярым җимерек хәлгә килә.

Күренекле татар тарихчысы, мәгърифәтче-галим, дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанинең язуына караганда, Казандагы хан сарае янында сигез манаралы мәчет була. Мәчетнең имамы булып Казан ханлыгының сәете, галим, шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе Кол Шәриф Мансур сәет улы Хаҗитархани торган. Моннан 450 ел элек күп манаралы легендар Кол Шәриф мәчете ханлык башкаласын – Казанны бизәп торган. Ул үзенең зиннәтлелеге, мәһабәтлелеге, гүзәллеге, бай китапханәсе белән татар халкын таң калдырган, татар дөньясында, Бакчасарайдагы Зынҗырлы мәдрәсәсеннән соң икенче бер мәгърифәт үзәге, үзенә бер академия булып шөһрәт алган, шуңа күрә аның даны XXI гасыргача татарлар арасында онытылмаган. Соңгы имамының эшчәнлеге сәбәпле, бу мәчет-мәдрәсәгә Кол Шәриф исеме тарихның үзе тарафыннан бирелгән.

Кол Шәрифнең истәлеге татар халкы тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Ул – тарихи шәхес, халык күңеленә үзенең илһамлы, рухи бөеклеккә өндәгән поэтик әсәрләре белән дә мәңгелек урын били. Аның шигырьләренең сакланып калган хәтле өлешен татар китап күчерүчеләре, «Бакырган китабы» исемле шигъри антологиягә туплап, кулъязма китаплар рәвешендә дә халыкка җиткергәннәр. Бу китаплар һәм аның авторы турында үз вакытында татар галимнәре Г. Газиз, Г. Рәхим һәм М. Галиләр фикерләрен язып калдырганнар.

Шагыйрьнең әсәрләре соңгы елларда М. Әхмәтҗанов, Ф. Хәкимҗанов, Ә.Шәрипов, Җ. Зәйнуллиннар тарафыннан «Идел», «Гасырлар авазы», «Аргамак», «Сөембикә» журналларында, «Ватаным Татарстан» газетасында һәм шулай ук «Татар поэзиясе антологиясе» ндә басылдылар. 1997 елда, Кол Шәриф иҗатына нисбәтле дип саналган әсәрләрне туплап, әдәбиятчы Ә.Шәрипов шагыйрьнең «И күңел, бу дөньядыр…» исемле беренче җыентыгын Казанда төзеп чыгарды.

Кол Шәриф, күренекле дәүләт эшлеклесе, дипломат буларак, урыс елъязмаларында берничә мәртәбә искә алына.

Хаҗитархан ханлыгында сәет булып торган әтисе Мансур үзенең улы Мөхәммәд Шәрифне (шул ук Кол Шәриф) Казанга җибәрә. Киң белемле, әхлакый саф һәм намуслы бу кеше анда тиз арада абруй казана. Ул, ак атка атланып, шәһәр буйлап йөрергә яраткан. Казанлылар аңа хөрмәт йөзеннән каршысында бил бөгеп сәламли торган булалар. Хәтта Сафа Гәрәй дә, аның белән очрашканда, атыннан төшеп, аның чапан итәген үбеп, сәламәтлек теләп киткән.

Кол Шәрифнең абруе Казанга күрше булган дәүләтләрдә дә танылган. Аны Кырымда да, Төркиядә дә, Мәскәүдә дә яхшы белгәннәр. Бу җәһәттән Шиһабетдин Мәрҗанинең фикерләре игътибарга лаек: урыс кенәзләре Казан ханнары белән элемтәдә торганда аңа махсус хатлар, шулай ук бүләкләр юллый торган булалар.

Аның фаҗигале үлем тарихы да урыс язма чыганакларында теркәлеп калына. Кол Шәриф, Казанны саклаучыларның соңгылары рәтендә, үзенең бер төркем шәкертләре белән шәһитләр хисабыннан һәлак була.

Казан тарихын гадел позициядән торып махсус өйрәнгән тарихчы-галим Михаил Худяков дөрес билгеләп үткәнчә, Кол Шәриф дәүләтнең иң мәртәбәле дин башлыгы булып таныла. Ул дәүләттә беренче шәхесләрдән саналган һәм ханнар алышынган чорларда үзенең югары дәрәҗәсе аркасында вакытлы хөкүмәтләрне җитәкләгән. Кол Шәриф шулай ук илче (дипломат) йомышларын да үтәп йөри. Илче булу аңардан киң белем, зирәклек, тирән акыл, зур дәүләт сәясәте белгече булуны таләп иткән (Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. – Казань, 1923. – С. 152).

Торгынлык чорлары үтеп, инде демократия җәелеп киткән вазгыять шартларында җәмәгатьчелек Кол Шәриф мәчетен торгызу мәсьәләсен күтәрде. Татар халкының гасырлар буе килгән хыялын гамәлгә ашыру максатында Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиев 1995 елның ноябрендә Кол Шәриф мәчетен торгызу турындагы Указга кул куйды.

Бөтендөнья шәһәр төзелеше практикасында тиңдәше булмаган мондый зур дини-иҗтимагый ансамбльне төзү архитекторлардан һәм төзүче-инженерлардан һөнәри сәләт кенә түгел, ислам мәдәнияте буенча кирәкле белемнәргә ия булу шартын да таләп итә. Кол Шәриф һәм Казанны саклаучылар истәлегенә багышланган яңа мәчет бинасы, татар халкының милли һәм дини йолаларын торгызу символы булган тарихи һәм мәгънәви корылма истәлеге буларак, газиз Ватаныбызның, ата-бабаларыбызның хәләл каннары түгелгән туфракта калкып чыкты. Һичшиксез, Кол Шәриф мәчете Казан ханлыгына гына түгел, бөтен татар мәдәниятенә атап салынган шанлы һәйкәл булып күп гасырлар аша кичәр.

83Риазият – математика.
84Икълимнең – климатның.
85Мөселман географик традициясе буенча, җир йөзе җиде климатка бүленгән, һәр климатның язмышында күк йөзендәге җисемнәрнең катнашы барлыгына ышанганнар. Ел тәүлеге кояш календаре буенча унике йолдызлыкка бүленгән (җәүзә, сәрәтан, сәвер һ. б.).
86Җәүзә – май.
87Сәрәтан – июнь.
88Ясигъ намазын Идел буеңда көн озынлыгы 17 сәгатькә җиткән айда уку мөмкин булмый, чөнки ул офыкта шәфәкъ югалгач кына укылырга тиешле намаз була. Бу мәсьәләдә бәхәс Шиһабетдин Мәрҗани һәм Муса Бигиевлар заманына кадәр килә, һәм алар тарафыннан чишелеш таба. Монда хәлиткеч урынны Шиһабетдин Мәрҗанинең гарәп телендә язылган «Нәзура-тел-хак» әсәре били.
89Имам Мөхәммәд бине Идрис әл-Шәфигый, руми 820 елда үлгән мөселман юристы.
90Йосыф – Әбү Йосыф, руми 798 елда үлгән мөселман юристы.
91Әлеге китапларның авторы Хафизетдин бине Бәрәкәт әл-Нәсифи, 1310 елда үлгән. Китапларның тулы исемнәре: «Кәнз үл-Дакайык», «Әл-Вафи фил форуг», «Әл-Кафи».
92Фарсычадан тәрҗемә бирелә.
93Кяфер иле – ягъни Мәскәү дәүләте.
94Фарсычадан юлдан-юл тәрҗемә бирелә.
95Кылыч һәм каләм сахибе – ягъни куркусыз бер гаскәр башлыгы вә яхшы бер язучы булган.
96Казанда 1524 – 1532, 1535 – 1546, 1546 – 1549 елларда идарә иткән хан Сафа-Гәрәй Фәтех-Гәрәй углы. Ул 1549 елның мартында 42 яшендә Казанда, үз сараенда серле шартларда һәлак була. Сөембикә манарасы алдындагы мәйданга җирләнә. Аның табуты 1977 елгы археологик казулар вакытында Сөембикә манарасы янында табылды. (Кара: Археологические открытия 1977 года. М. 1978, С. 188) Шәриф Сафа Гәрәйнең каләм сахибе шагыйрь булганлыгын да искәртә.
97Шәриф, мөселман галим-шагыйрьләренә хас булганча, фикерен Коръән сүрәләре, аятьләре белән ныгыта.
98Кяферләр – ягъни мәскәүлеләр. Бу сүз алдыннан күп нокталар куелган, алар алда ниндидер вакыйгалар булганын белдергәнгә охшый. Кыскартылган текстта Сафа-Гәрәй ханның үлеме тарихы тасвирланган булса кирәк.
99Ул – ягъни Куркыныч Иван.
100Легендар Мисыр фиргавене, явыз Нәмруд.
101Имансыз Иван – Иван Васильевич Грозный (1530–1584), Казанга берничә яулап алу походлары оештырган. 1552 елда Казанны алган урыс патшасы.
102Җай – урын.
103Гыйшрәттер – күңелледер.
104Борадәр – туган.
105Әл-Аман – иминлек.
106Мәгъмүри – төзек.
107Бителмәс – тасвирланмас.
108Һәргиз – һичбервакыт.
109Абаз ган жид – тырышлыкларыннан.
110Һәмишә – һәрчак.
111Ушал – шушы.
112Имәсдер – түгелдер.
113Газа – изге.
114Сахиб – хуҗа.
115Пулат бик – Казан ханлыгында хан идарәсенең таянычы булган Булат бик Ширин, ул бу әсәрдә сурәтләнгән 1550 елга кадәр үлгән була.
116Булат Ширинның улы Нургали Ширин, аның салдырган мәчете – Мөрәле мәчете – Сөембикә манарасы янында булган. Нургали Ширин Казан ханлыгының күренекле дәүләт эшлеклесе була.
117Азманы – тәҗрибә иясе.
118Атаклы Иран шагыйре Фирдәүсинең «Шаһнамә» дастанының каһарманнары Дара (борынгы Иран шаһы Дарий) һәм Искәндәр (җиһангир Александр Македонлы).
119Хан Морҗалый – тарихи чыганакларда бу топоним беренче тапкыр искә алына, борынгы Казандагы Хан сарае капкасы. Ул Казанның төп капкасы булып, Хан капкасы (Царево ворота) дип, урыс чыганакларына да кереп калган. (Кара: Худяков М. Г. Очерки по истории Казанского ханства. М., 1991, С. 143)
120Акмөхәммәд углан – чыгышы белән Кырымнан, ул Казанга Сафа Гәрәй белән килгән булса кирәк. 1551 елның июнендә Казанда кырымлыларга каршы ризасызлык башлана. Кырымлылар, хәлнең мөшкеллеген күреп, өч йөз кеше бикләр, угланнар, мирзалар, казаклар, кинәт җыелып, Казаннан Кырымга качарга уйлыйлар. Бу вакытта урыслар Кама һәм Вятка елгалары буйлап Казан ханлыгын блокадага алган булалар. Кама буенда урыс засадалары күреп, кырымлылар Вятка елгасына киләләр. Аны сал ясап кичеп ятканда урыслар, кисәк һөҗүм итеп, кырымлыларны кыралар. Алардан бары 46 кеше генә исән кала. Исән калганнарны әсир итеп Мәскәүгә озаталар һәм җәзалап үтерәләр. Алар арасында Сафа Гәрәй хан гвардиясе азманы Кучак (Кощак) углан, Барбулсын углан, Турчы бик, Баһадир мирза, Шаһәхмәт мирза һ. б. була. Һәлак булучылар арасында Акмөхәммәд угланның да булганлыгы аңлашыла. Чөнки 1551 елның июлендә Казан Мәскәү белән солых төзегәндә килешүнең бер маддәсе буенча Казаннан качкан кырымлыларның гаиләләрен Казан хөкүмәте тотып бирергә тиеш була. Килешүдә тотып биреләсе кешеләр арасында Кучак угланның ике улы һәм Акмөхәммәд угланның улы аерым атала. Шунлыктан Акмөхәммәд угланның 1551 елның июнендә Нократ (Вятка) елгасы буендагы бәрелештә әсир алынып, Мәскәүдә җәзалап үтерелгәнлеге аңлашыла.
121Мәгъфүр – ярлыканган.
122Кол Мөхәммәд сәйед – Казанга Хаҗитархан шәһәреннән килгән Мансур сәетнең улы. Мансур сәет 1546 ел башында Казанда Сафа Гәрәйгә каршы Мәскәү ялчылары оештырган фетнә вакытында хан белән пайтәхеттән чыгып китә, һәм алар Әстерханга юл тоталар. Аның язмышы шул вакыттан соң ачык түгел, ләкин Шәрифнең шушы язмасыннан аңлашылганча, 1550 елның башына кадәр ул үлгән була инде. Мансур сәеднең улы – Кол Мөхәммәд сәед, аның урыс елъязмаларындагы исеме Кол Шәриф сәет (яисә мулла). Шуннан чыгып Мансур улының төп исеме Мөхәммәд Шәриф икәнлеге аңлашыла, ә «кол» әлеге сәетнең суфилардан икәнлеген, ягъни Әхмәт Ясәви тәрикасын тотучы икәнлеген белдерә. «Зафәрнамәи вилаяте Казан» авторы тыйнаклык җәһәтеннән үзенең Казан дәүләтендә тоткан урынын тулысынча ачмый, үзен Шәриф Хаҗитархани дип тыйнак кына күрсәтә. Бүгенгә хәтле сакланып калган «Кыйссаи Хөбби Хуҗа» поэмасында да исемен Кол Шәриф дип кенә искә ала. Шагыйрь тирән белем иясе була. «Зафәрнамә…»дә аның астрономиядән, Казан тарихыннан, урыс дәүләте тарихыннан, техника яңалыкларыннан тирән хәбәрдарлыгы, дипломатиягә маһир булган, аналитик фикер иясе булган ватанпәрвәр җан икәнлеге ачыла. Казанда Шәриф яшьләрне укыту эше белән дә мәшгуль була. Шагыйрь Шәриф Хаҗитархани Казанны яклап 1552 елның 2 октябрендә илбасар урыслар кулыннан шәһит китә.
123Газа – бу очракта: изге сугыш.
124Рөстәм, Баһрам – фарсы шагыйре Фирдәүсинең «Шаһнамә» дастанында батыр образлары.
125Барбулсын аталык. Бу әсәрдә тасвирланган 1550 елда Казанның Аталык капкасын саклаган булган. Әлеге капка хәзерге Казан Кремленең көньяк-көнчыгышында урнашкан булган. Барбулсын углан – чыгышы ягыннан кырымлы. 1551 елның июнендә Казаннан качкан 300 кеше арасында Барбулсын углан исеме дә телгә алына. Урыслар аны әсирлеккә алалар һәм Мәскаүдә 46 кырымлы белән бергә җәзалап үтерәләр.
126Бибарс бик – Казанда яшәүче Бадрак ыруы биге – Бибарс Растов. Чыганакларда (урыс елъязмаларында) Бибарс һәм аның кардәшләре Себер бикләре дип аталалар. Бу аларның Казан шәһәрендәге Төмән капкасы сакчылары булуларыннан калган бер атамага охшый. Бибарс Растов һәм аның туганы Янбарс Сафа Гәрәйнең иң ышанычлы кешеләреннән була. Безнең уебызча, Сафа Гәрәй Казан батракларын Йосыф морзадан алып килеп Казанга утырткан. Янбарс Растов, 1549 елның март башында Сафа Гәрәйнең һәлак булуыннан соң, шул ук айда хан сорарга Кырымга бара. Мәскәү урыслары 1551 елны Казан дәүләтенең Тау ягын басып алгач, Бибарс Зөя каласына Казан илчеләре белән солых турында сөйләшергә бара. 1551 елның 16 августында, тигезсез солых шартлары буенча, Казанга хан булып Мәскәү колы Шаһ Гали утыра. Аның дошманлыгын белгән Казан бикләре оппозиция оештыралар. Оппозициянең йөрәге булып Бибарс һәм Янбарс Растовлар тора: Казандагы урыс вәкиле Д. Ф. Палецкий һәм Шаһ Гали хан бу эштән хәбәрдар булалар һәм мәкер юлы белән оппозициядә торган җитмешләп бикне суеп чыгалар. Алар арасында Бибарс һәм Янбарс Растовлар, Колай морза, Кадыш баһадир, Карамыш углан кебек кешеләр дә була (Худяков М. Г. Очерки по истории Казанского ханства. М., 1991, С. 139 – 140).
127Бу урында сүз Явыз Иван җитәкләгән урыс гаскәренең 1550 елның 12 февралендә Казанга яу белән килеп, аны алырга тырышуы турында бара. Казан каласы Болак һәм Черек күл ягыннан урыслар тарафыннан чолганып алына. Урыс елъязмаларының хәбәренә караганда, Иван Грозный Казанны 14 көн камап торганнан соң җиңелеп, 25 февральдә Мәскәүгә кайтып китәргә мәҗбүр була. Елъязма авторлары аларның Казанны ташлап китүен яңгырлар, язгы ташулар башлану белән аңлаталар, ләкин февраль һәм мартта язгы ташулар, яңгырларның булуы шикләндерә. Алар бу килүдә Казан янында хәрби җиңелүгә юлыгып качканнар.
128Әфләтун – борынгы юнан фикер иясе Платон, б. э. к. 427 – 347 елларда яшәгән.
129Аристу – борынгы юнан хакиме Аристотель, б. э. к. 384 – 323 елларда яшәгән.
130Бу мәгълүматлардан Шәриф Хаҗитарханиның төпле белемле шәхес булганлыгы күренә. Ул йолдызлар, планеталардан хәбәрдар булган. Шуның белән бергә шагыйрь утлы туп снарядларының төзелешеннән дә хәбәрдар, аларның хәрәкәт траекторияләренә дә күзәтүчән анализ ясый.
131Буйлалыг – мондый юл белән.
132Сәмәндәр – чаян.
133Иш көнендә – авыр көндә.
134Мәрд-диләвәр – ир-егет.
135Һиммәт – эшлеклелек.
136Гакыйбәтел-әмер – эшнең ахырында.
137Асманда – һавада.
138Фарсычадан юлга-юл тәрҗемә бирелә.
139Текстта көннәр саны шулай бирелгән.
140Ләм-йәзил – мәңге.
141Зәррә – бер бөртек.
142Гали – бөек.
143Хисар – ныгытма.
144Мәнфәгать – файда.
145Зөлфекар – кылыч.
146Милади календаре буенча 1550 елның февраленә туры килә.