Buch lesen: «Без тарихта эзлебез / Наш след в истории (на татарском языке)»
Төзүчесе һәм нәшрият мөхәррире Илсөяр Кадыйрова
© Татарстан китап нәшрияты, 2016
© Таһиров И. Р., 2016
© Кадыйрова И. И., төзү, 2016
Китап турында
Күренекле татар тарихчысы Индус Ризакъ улы Таһировның яңа хезмәте, беренче карашка, авторның 2011 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Ил корабын җил сөрә» исемле мәкаләләр, истәлекләр җыентыгының дәвамы кебек кабул ителә. Бу ике хезмәт бер-берсен тулыландыра. Икесендә дә сүз татар халкының мәдәнияте, аның үткән тормышындагы сынаулар, тарихындагы шанлы һәм фаҗигале мизгелләр, милләтнең бүгенге хәл-әхвәле турында бара.
Шул ук вакытта аерымлыклар да күп. Беренче китапны җәмгыятебезне үзгәртергә чакыручы газиз милләтенә мөрәҗәгать дип атарга мөмкин. Яңа хезмәттәге төрле исемдәге язмаларны идея эчтәлеге ягыннан татар халкының бүгенге халәте, тормышы турында авторның борчылып уйланулары һәм аның киләчәгенең якты булачагына өметне ныгыту фикере берләштерә. Китапта урын алган язмалар укучыны бүгенге җәмгыятьтәге мөһим саналган күренешләрне, вакыйгалар барышын милләтнең халәте күзлегеннән бәяләргә кирәклекне искәртә. Индус Таһиров бик хаклы рәвештә: «Ләкин безнең өчен иң беренче урында милләтебез язмышы тора. Аны саклау, аны үстерү – иң зур бурычларыбызның берсе», – дип белдерә.
Китапта авторның 2010–2015 елларда язган мәкаләләре, хатирәләре, очерклары тупланган. Әйтик, «Татарлар төркилек башында» исемле бүлектә автор хуннар заманына да, Урта гасыр дәүләтчелек тарихына да, XX гасыр башындагы милли күтәрелешкә дә, мәшһүр шәхесләрнең эшчәнлегенә, үрнәк булырлык гамәлләренә дә мөрәҗәгать итә. Ул тарихи ретроспекция ярдәмендә татар халкын берләштерүче факторларны барлый, милләтнең үсешенә бәя бирә. Башка бүлекләрдә дә авторның йөгерек фикере, меңьеллыкларны «сикереп» үтеп, борынгы заман чыганакларында теркәлгән вакыйгаларны бүгенге тормыш-көнкүреш белән янәшә куя, татар халкындагы тарихи һәм рухи дәвамчанлыкны яктырта. Бүген кайберәүләр «бетәбез» дип зарланган вакытта, Индус Таһиров зур ышаныч белән татар халкының киләчәге якты булачагын бәян итә, фикерен милләттәге рух көче турындагы мисаллар белән дәлилли.
Китапны икенче исем белән «Индус Таһиров һәм аның заманы» дип тә атап булыр иде. Үсмер чагы кырыс тормыш елларына туры килгән, әтисен Бөек Ватан сугышында югалткан татар баласының, университетта белем алып, 1963 елда аспирантурада калуы, югары уку йортында хезмәт юлын 1966 елда ассистент булып башлап, профессор гыйльми дәрәҗәсенә ирешүе, фәнни даирәдә күренекле тарихчы булып танылуы, үр артыннан үр яулавы һәм моның сәбәпләре бу язмаларда шактый ачык чагыла. Аспирант вакытында, идеология өлкәсендәге кысаларны җимереп, Казанда Октябрь инкыйлабы белән бәйле вакыйгаларда большевикларның тоткан урыннарын дөрес бәяләмәүләр хакында чыгышлары һәм язмалары яшьлек максимализмы һәм үҗәтлеге генә түгел, галимнең фәнни һәм гражданлык позициясе булуын күрсәтә. Үз фикерен дәлилләү осталыгы, дөреслеккә омтылу, милләтен ярату, хезмәт сөю, кешеләр белән аралашуда гадилеге, күрәсең, аның уңышларының нигезен тәшкил иткәндер.
Ләкин фән өлкәсендә үрләр яулаган галимнәрнең санаулылары гына сәяси эшлеклеләргә һәм милләт әйдәманнарына әверелделәр. Бу феноменның сәбәпләре нидән гыйбарәт?
Индус Таһиров – историографиядә яңа фәнни юнәлешкә нигез салган, большевиклар хакимияте урнашу елларында татар милли хәрәкәте буенча зур белгеч, XX гасыр башында татар зыялыларының һәм җәмәгать эшлеклеләренең дәүләтчелек турындагы уй-хыялларын, Идел-Урал Штаты тарихын, Татар-Башкорт Республикасы проектын, Татарстан Республикасы оешуны беренчел тарихи документларга нигезләнеп һәм татар вакытлы матбугаты материалларын ныклап өйрәнеп, китаплар бастырган галим.
Үзгәртеп кору башлангач, моңарчы исемнәрен телгә алу тыелган шәхесләрнең мирасына игътибар артты. Индус Таһиров, фикердәшләре Илдус Гыйззәтуллин, Дамир Шәрәфетдинов белән бергә, күренекле партия эшлеклесе, ТАССРга союздаш республика статусы бирү өчен көрәшкән Мирсәет Солтангалиев мирасын кайтаруда, аның федерализм турындагы фикерләрен фәнни әйләнешкә кертүдә зур хезмәт куйды. 1998 елда Мирсәет Солтангалиевнең сайланма хезмәтләре дөнья күрде.
Узган гасырның 80 нче еллары азагында һәм 90 нчы еллар башында илдә зур тизлек белән барган кискен үзгәрешләргә Мәскәүдә дә, ТАССР партия өлкә комитеты җитәкчеләре дә, министрлар да әзер түгел иделәр. Индус Таһиров шушы хәлиткеч елларда республикабызның статусы мәсьәләләре буенча җитәкчелеккә консультацияләр бирүче компетентлы киңәшче галимгә әверелде. Милли республиканың үзбилгеләнү өлкәсендә сәясәтчеләрнең һәм галимнәрнең хезмәттәшлеге, үз хокукларың өчен көрәшүнең гаделлегенә һәм хаклыгына инанган булу һ. б. факторлар Татарстанга Үзәк белән сөйләшүләрне уңышлы алып барырга һәм матур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде. Федераль мөнәсәбәтләрне тамырдан үзгәртеп кору юнәлешендә ясалган адымнарны Индус Таһиров йөзьеллык тарихи барыш аша күз атып бәяләде. Бүген исә галимнең республиканы СССРның союздаш субъектлары исемлегенә кертү юнәлешендә башкарган эшләр, 1992 елда Татарстанда дәүләт суверенитеты турында референдум уздыру, 1994 елда Федераль Үзәк белән төзелгән беренче Шартнамәне әзерләү хакындагы һәм башка язмалары Татарстанның сәяси тарихы буенча кыйммәтле чыганак булып тора.
Шунысы аеруча мөһим: автор истәлекләрен һәм публицистик мәкаләләрен XX гасыр азагы – XXI йөз башы елъязмачысы буларак та, иҗтимагый тормышта мәйдан тоткан күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче буларак та яза. Китапның фәнни һәм практик әһәмияте шуннан гыйбарәт.
Киң фикерләүче галим һәм җәмәгать эшлеклесенең 1992 елда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәисе итеп сайлануы аңа Татарстан Президенты М. Шәймиевнең ышаныч күрсәтүе турында сөйли. Башкарма комитет ул елларда төбәкләрдәге татар милли оешмалары белән Татарстан арасын ныгытуда, шулай ук аларның Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре белән мөнәсәбәтләрен яңа хокукый нигездә коруда зур эш башкарды. Илнең төрле шәһәрләрендә Башкарма комитетның күчмә утырышларын уздыру, Индус Ризакъ улының губернаторлар һәм башка җитәкчеләр белән очрашулары, төбәк хакимияте алдында җирле милли оешмаларны борчыган мәсьәләләрне куюы һәм чишү юлларын табарга омтылышы, гомумән алганда, татар халкын берләштерү өчен ясалган адымнардан иде.
Индус Таһиров – тарихчылар арасында беренче булып ил буйлап сибелгән һәм кайбер чит илдәге татар җәмгыятьләре тормышын үз күзләре белән күргән, төбәктәге зыялылар белән якыннан аралашу һәм мәгълүмат туплау мөмкинлеген алган шәхес. Аның язмаларында Татарстаннан читтә гомер итүче татар җәмгыятьләренең яшәү-көнкүреше моделе шәрехләнә һәм татар милләтен берләштерү юллары билгеләнә. Әйтик, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан төбәкләрдә фәнни-практик конференцияләр уздыру тарихи тамырларны барлау һәм авыллар тарихын өйрәнү хәрәкәтенә яңа сулыш өрде, тарихи белемнәрне милли үзаңны үстерүдә, нәсел-нәсәпне барлауда киң файдалану мөмкинлеген бирде. Ә Хәтер көненә багышлап ел саен уздырылган төрле мәдәни һәм фәнни чаралар тарихи хәтерне торгызу һәм халык күңелендә милли дәүләтчелек идеясен ныгытуга хезмәт итте. Бу эшчәнлекнең тагын бер мөһим юнәлеше итеп туган телне һәм гаиләдә милли тәрбия нигезләрен пропагандалауны атарга кирәк. 2001 елда И. Таһиров инициативасы белән Саратов шәһәрендә, 2002 елда Самара өлкәсе Тольятти шәһәрендә уздырыла башланган федераль Сабантуй проекты бүген дә уңышлы дәвам итә.
Казан дәүләт университетындагы тарих-филология факультетыннан тарих факультеты «аерылып» чыккан 1980 елда мин шушы факультетка укырга кердем. 1979/80 уку елыннан биредә «татар төркеме» җыя башлаганнар иде. Анда, татар мәктәбен тәмамлаганнарны туплап, кайбер махсус фәннәрне һәм махсус курсларны аерып укыттылар. Яңа оешкан факультетка ел саен «Тарихчы, тарих укытучысы» белгечлеге буенча 25 әр студенттан торган 3 төркем һәм «Фәнни коммунизм» белгечлеге буенча 1 төркем кабул ителде. Шулай итеп, тарихчылар, университетта күбәеп, көчәеп, барлык мәдәни һәм иҗтимагый чараларда актив катнаша башладылар.
Индус Ризакъ улы 3 курста безгә «СССР тарихы» буенча лекцияләр һәм 4 курста татар төркеменә «1917–1918 елларда татарларның милли-азатлык хәрәкәте» дигән темага махсус курс укыды. Аңа карата студентлар арасында да, укытучылар арасында да хөрмәт гаять зур, ул коридордан үткәндә сөйләшеп торган студентлар, тынып калып, деканны уздырып җибәргәннәре әле дә хәтердә. Безнең буын студентлары өчен «аlmа-mater» нәкъ менә 16 ел буе тарих факультетын җитәкләгән СССР тарихы кафедрасы мөдире Индус Таһиров бу китапта аталган хезмәттәшләре исемнәре белән гәүдәләнә.
Авторның хатирәләрендә гуманитар өлкәдә хезмәт куйган һәм инде бакыйлыкка күчкән укытучыларыбызның исемнәре атала: Аркадий Шофман, Григорий Вульфсон, Иван Ионенко, Сөләйман Даишев, Нәзифә Мәҗитова, Асия Ханина, Евгений Бусыгин һ. б. Истәлекләрдә Совет чоры иҗтимагый тормышы да чагылыш тапкан. Автор хезмәттәшләре Рәмзи Вәлиев, Риф Хәйретдинов, Сәлам Алишев, Миркасыйм Госманов, Әнвәр Шәрипов, Җәмит Рәхимов һ. б. турында җылы истәлекләре белән уртаклаша. Тарихи роман-повестьлар иҗат иткән Нурихан Фәттах, Җәмит Рәхимов, шагыйрь Равил Фәйзуллин, җырчылар Мирсәет Сөнгатуллин, Хәйдәр Бигичев, Фән Вәлиәхмәтов, Садри Максудиның кызы Гөлнар Пултар, тәрҗемәче Михаил Аверьянов һ. б. хакында язмалар, алар белән аралашулар, авторның күзәтүләре бу шәхесләрне яңа яктан ача.
Йомгак ясап әйткәндә, яңа китабында Индус Ризакъ улы Евразиядәге меңьеллык сәяси барышта татар язмышын барлый, халкыбызның шанлы һәм гыйбрәтле тарихы, үткәне һәм бүгенгесе мисалында сынаулар алдында югалып калмаска, милли горурлык хисен һәм күңел хөрлеген саклап яшәргә кирәклекне искәртә. Китапта урын алган фикерләр Ил агасы уйланулары кебек кабул ителә.
Илдус Заһидуллин, тарих фәннәре докторы
Автордан
(сүз башы)
Хөрмәтле укучыларым!
Тарихыбыз бөек һәм һәркемне сокландырырлык. Бабаларыбыз ничәмә-ничә мең еллар дәверендә дистәләгән дәүләтләр барлыкка китергән, Җир шарының төрле урыннарында үз эзләрен калдырганнар. Башкалар өчен дәүләт төзү өлгеләрен булдырганнар.
Татар эзләре бүгенге Кытай чикләреннән, Алтай киңлекләреннән башлап Идел-Урал җирлегендә ярылып ята. Алай гына да түгел, Европа чигенә кадәр барып җитә. Әлеге эзләр географик атамаларда, елга вә диңгезләрдә, шәһәр һәм авыл исемнәрендә сакланалар. «Гасырлар кичте китте… кичте еллар… Килеп кичте җиһандан канча илләр», «исә җилләр, күчә комлар, бетә эз» дип язган Дәрдемәнд. Әйе, татар барлыкка китергән шанлы дәүләтләрнең берсе дә юк инде. Тик татар эзе генә бетмәгән, һәммә җирдә аның тамгасы калган.
Тәкъдим ителгән бу җыентыкта татарны барлыкка китергән төрки тамырларга, аларның үзара мөнәсәбәтләренә багышланган мәкаләләр дә бар. Тарихыбызның бөеклек чорына да, коллык чоңгылына төшкән фаҗигале елларына да урын бирелгән. Татар холкы, аның ныклыгы халкыбызның теләсә нинди авырлыкларны лаеклы рәвештә үткәрә алуында тулы чагылыш тапкан. Чөнки аның канына дәүләтчелек, мөстәкыйльлек рухы сеңгән. Алар аның тарихи хәтерен һәрвакыт яңартып, аңа яшәү көче өсти торганнар.
Халкыбызның тарихи хәтере аның җыр-моңнарында да чагыла. Аларны тыңлаганда, Тукай язганча, күз алдына үткән тарихыбыз килеп баса.
Татар моңы – үзе бер могҗиза. Кытайлар аны юкка гына үзләштермәгәннәрдер һәм бөтен Ерак Көнчыгышка, Япониягә кадәр җиткермәгәннәрдер. Китапта әлеге фактларга да урын бирелгән.
Инде Казаныбызның егылуына да 463 ел вакыт үтте. Ләкин дәүләтчелегебез, тарихи хәтеребездә сакланып, безгә аны янә торгызу өчен көч биреп тора.
Тарихның революцияләр тудырган кискен борылышларында халкыбызның тарихи хәтере яңара, милләт уяна. «Уяндык без бишенче елның бер таңында», – дип язган Тукай. Чыннан да, XIX һәм XX гасырлар чигендә татарлар искиткеч гүзәл яңарыш кичерәләр. 1905 ел революциясеннән соң аларның 30 дан артык газета-журналлары, йөзләгән берсеннән-берсе талантлы язучы һәм журналистлары иҗат мәйданына чыга. Меңләгән тираж белән китаплары басыла башлый. Татар театры туа. Татарлар Россиянең иң укымышлы халкына әвереләләр.
Бу үзгәрешләр дәүләтчелегебезне торгызуга зур этәргеч ясый. Моңа юнәлтелгән төрле планнар корыла. 1917 ел революциясе әнә шул планнарны тормышка ашыруга юл ача. Идел-Урал Штаты проекты туа. Халкыбызның Ильяс Алкин, Садри Максуди, Мирсәет Солтангалиев, Галимҗан Ибраһимов, Галимҗан Шәрәф, Юныс Вәлиди, Кәшшаф Мохтаров кебек затлы уллары аны тормышка ашыру өчен зур көч куялар.
Ләкин проект тормышка ашмый кала. Китапта аның сәбәпләренә дә шактый урын бирелгән.
Совет чорында әнә шундый план-проектларны юк итү максаты белән төрле чаралар күрелә. Аларның берсе – Татар-Башкорт Республикасы проекты. Идел-Урал Штаты проектын юк иткәннән соң, аның кирәге калмый. Ул тормышка ашмый кала. Ниһаять, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзү турындагы Декрет төзелә.
Большевиклар республикаларны, вакытлы күренеш буларак күзаллап, хакимиятне кулларында калдыру максатыннан гына төзиләр. Вакыты җиткәч, алар юкка чыгып, бердәм һәм бүленмәс рус дәүләте генә калырга тиеш була.
Алар күпмилләтле дәүләттә милли ирекләр булырга тиешлеген инкяр итәләр һәм республикаларны акрынлап гади административ берәмлекләр белән тигезли башлыйлар. Бу исә СССРның юкка чыгуына китерә.
Ил өчен шушы хәвәфле елларда Татарстан Республикасы суверенитеты турындагы Декларация кабул ителә. Татарстан Россиянең иң алдынгы республикасына әверелә.
Ләкин импералистик көчләр милләтләрне һәм республикаларны бетерү фикереннән баш тартмыйлар. Дума, судлар, прокуратуралар ярдәмендә аларга һөҗүмне арттырганнан-арттыра торалар. Китапта моңа багышланган материаллар да бар.
Республика, гомумән Россия татарлары, моңа зур каршылык күрсәтәләр. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу чараларын күрәләр.
Бу тарих әле дәвам итә. Милләтебез үзенең яшәү көчен арттыра тора. Бернинди шик юк, аның дәүләтчелеге торгызылачак. Чөнки аның сөте куера тора. Ә сөт калса, Ватан кайта.
I бүлек
Татарлар төркилек башында
Татарларның килеп чыгышы
Атамабыз үзебезнеке
Фәндә инде күптәннән бирле татар халкының килеп чыгышы турында бәхәсләр бара. Һәм алар беркайчан да туктамастыр, ахры. Бу хакта 1910–1911 елларда «Шура» һәм «Аң» журналлары үз битләрендә махсус рәвештә фикер алышулар да оештырганнар. Шул вакытта нәшер ителгән дистәләгән татар газета-журналларында да бу проблемага багышланган күп санлы материаллар чыккан. Мәсьәләнең асылы «Без кем?» дигән сорауга кайтып кала.
Кайбер галимнәр, бүгенге татарлар болгарлардан килеп чыккан, атамалары аларга читтән килгән, дип саныйлар. Татарларны Алтын Урдадан чыккан диючеләр дә бар. Заманында күренекле тарихчыбыз Газиз Гобәйдуллин: «Дөньяда төрле этник элементлардан формалашмаган халык юк икәнлеге мәгълүм. Һәрбер нәрсәне тик аны тәшкил иткән элементларын сүтеп тикшереп кенә аңлап була. Халык та шулай. Әгәр дә без теләсә кайсы системаның элементларын өйрәнмәсәк, аны һич кенә дә аңлый алмаячакбыз. Аңлау ул – аның тормышын, культурасын, башка үзенчәлекләрен, аның тарихын белү дигән сүз», – дип язган. Мин шушы зур галимнең фикеренә тулысы белән кушылам һәм, беркем белән дә бәхәсләшмәстән, укучыларга үз уйлануларымны тәкъдим итәм. Фикерләрем белән ризалашучылар да, ризалашмаучылар да булыр. Мин тулы хакыйкатькә дәгъва кылмыйм, берәүгә дә үз фикеремне көчләп тагарга җыенмыйм.
«Татар» атамасы хакында мин Кытайда туган, андагы Урумчи шәһәрендә кытай телендә университет бетергән, бүгенге көнне Алматыда яшәүче милләттәшебез Мөнир Ерзинның фикердәше булып калам. Мин шушы туганыбыз кебек үк аны безгә кемдер ябыштырмаган дип саныйм. Мөнир абый, инглиз галиме Э. Х. Паркерның (1849–1926) 1895 елны чыккан һәм кытай теленә тәрҗемә ителгән «Тысяча лет из истории татар» китабына таянып, моннан ике мең еллар элек үк һуннар белән янәшә яшәгән бер кабиләнең «татар» дип аталуы турында яза. Паркерның исемен атаганда, аның кем икәнлеге хакында белешмә кирәк булыр. Чөнки милләтпәрвәр шәхес Йолдыз Хәлиуллин язганча, татарларга багышланган хезмәтләре белән дөньякүләм шөһрәт казанган бу галимне тик татарлар үзләре генә ни өчендер өнәп бетермиләр, хәзергәчә игътибарсыз калдыра киләләр1.
Э. Х. Паркер – күп еллар буенча Кытайда дипломатик хезмәттә торган, камил рәвештә кытай телен үзләштереп, татарларга караган кытай чыганакларын ныклап өйрәнгән, милләтебезгә карата ихтирам белән сугарылган шәхес. Аның әнә шул инглиз телендәге китабын2 2003 елда русчага АКШта яшәүче күренекле галим Вил Мирзаянов тәрҗемә иткән. Һәм 2003 елда Идел-Пресс аны бастырып чыгарган. Мөнир Ерзин файдаланган кытайчага тәрҗемәсе 1937 елда чыккан. Тәрҗемәчесе мәшһүр галим Шан-Да аны төрле шәрехләр-аңлатмалар белән баеткан. Һәм шунлыктан аның кытайча вариантында халкыбызның татарлыгын исбатлаган фактлар күбрәк.
Бу китапта төркиләрнең тамыр башы «татар» икәнлеге исбатланган. Кытайлар «төрки» термины хасил булуга кадәр мең ел элек үк татар сүзен кулланганнар. Китапта тупланган фактлар шушы исемдә кечкенә генә бер кабилә булып, соңрак аның исеме барлык кардәш кабиләләрнең, шул исәптән хуннарның да, җыелма исеменә әверелгәнлеге турында сөйлиләр. Кытай чыганаклары бу җыелма тугандаш кабиләләрне, алар төзегән дәүләтләрне «хиен-ху» дип тә атаганнар. Шул ук вакытта аларга карата «татар» дигән төшенчәне бик еш кулланганнар3. Ә төрки сүзе тик безнең дәвернең V гасырында гына әйләнешкә кергән4. ХI гасыр филологы Мәхмүд Кашгарый татарларны 20 төрки кабилә арасында күрсәткән һәм аларның бәҗәнәкләр, башкортлар, кыпчак һәм кыргызлар кебек үк төрки телдә сөйләшүләре хакында язып калдырган5. 1160–1223 елларда яшәгән гарәп тарихчысы Ибне Әсир шулай ук татарларны төрки кабиләләр арасында күрсәтә6. Академик Мирфатыйх Зәкиев, шулай ук «татар» атамасының монгол теленә бернинди катнашы булмавы турында яза. Ул, борынгы төркиләр яшәгән җирләрне барлап чыгып, аларның 5 мең ел элек калдырган эзләрен ачыклаган7.
VIII–IX гасырларда Төрки каганлык таркалганнан соң, төркиләр аерыла башлыйлар. Аерылып, үз дәүләтләре белән яши башлагач, һәркайсының үз яшәү рәвеше булган. Оясында ни күрсә, очканда шул була, дип юкка гына әйтмиләрдер. Тик шунысы хак һәм бәхәссез: төрки халыклар уртак йортларыннан үзләре өчен бик күп нәрсә алып чыкканнар.
Татар кабиләләренең, көчәеп китеп, тирә-юньдәге кабиләләр өстеннән хакимлек иткәнлеге дә чыганакларда яхшы күрсәтелгән. Бу хакимлек Чыңгыз хан күтәрелеп китүгә кадәр дәвам иткән. Рәшидеддин «татарлар борын заманнардан бирле үк башкалардан үзләренең бөеклекләре һәм куәтле булулары белән аерылып торганнар, шушы бөеклекләре һәм ихтирам-хөрмәтле булулары сәбәпле, башка төркиләрне дә татарлар дип йөртә торган булганнар» дип язып калдырган. Тик XII гасырда вазгыятъ үзгәрә. Татар башлыгы Муджин Солтан Кытай императорына каршы чыккач, Чыңгыз хан, кирәетләр кабиләсенең башлыгы Тогроил белән берләшеп, аларга һөҗүм итә. Татарлар җиңелә, Муджин Солтан һәлак була. Күпләгән татар, шул исәптән бала-чага үтерелә. Исән калганнарның шактые көнбатышка юнәлә.
Татарларга дошман булуларына да карамастан, монголлар алардан бик күп нәрсәләргә өйрәнгәннәр. Хәтта «хан», «каган» атамалары да аларга төркиләрдән килеп кергән. Дәүләт төзелешен, аның белән идарә итү рәвешләрен алар шулай ук татарларда күргәннәр. Билгеле булганча, Чыңгыз хан көчкә кергәч, бу кавемне юкка чыгару юлына баса. Ләкин ул татарны, бик нык зәгыйфьләндергән булса да, бөтенләе белән юк итә алмый. Алай гына да түгел, бик тиздән ул татарларны үз гаскәре көченә әверелдерә. Һәм шушы татар токымы үз атамасын монгол гаскәре сафында Европага китереп җиткерә. Татар белән монголны яхшы аера белгән Көнбатыш сәяхәтчесе Вильгельм Рубрук: «Чыңгыз сугышка һәрвакыт татарларны алдан җибәрә торган булган, шунлыктан дошманнарының котлары алынып, «әнә татарлар килә!» дип кычкыра торган булалар», – дип язган. XIV гасырда гомер кичергән гарәп язучысы Әл Гомәри болай дип язган: «Борынгы заманда бу дәүләт кыпчакныкы булып, монголлар килгәч, кыпчаклар алар астында калалар. Ләкин монголлар, кыпчаклар белән бик тиз туганлашып бетеп, үзләре дә, әйтерсең лә бер нәселдән кебек, кыпчак кыяфәтенә керәләр. Шулай итеп, җир үзенең табигый һәм раса сыйфатларыннан өстенрәк икәнлеген исбатлый». Ризаэддин Фәхреддиннең монголлар «үзләре тел һәм мәзһәп, гореф-гадәт турыларында болгар төрекләреннән җиңелделәр һәм аларга иярделәр»8 дигән сүзләре дөреслеккә туры килә. Килгән татарлар Европа җирлегендә биредәге болгар һәм кыпчаклар белән берлектә Алтын Урда могҗизасын хасил итәләр. Мин могҗиза дим. Чөнки алар монгол ханнары барлыкка китергән дәүләтне татарлаштыралар. Монда хәтта гаскәри рәвештә килгән монголлар да бик тиз төркиләшәләр. Алай гына да түгел, бер-ике буыннан соң ханнар үзләре үк төрки-татарга әвереләләр. Үзбәк хан заманында исламга күчү нәтиҗәсендә татарлашу процессы тагын да тизләшә төшә. Күрәсез ки, хөрмәтле укучылар, безнең атамабызның монголлыкка бернинди катнашы да юк. Ул безгә мең еллар тирәнлегеннән килгән. Ул үзебезнеке.
Телебез дә үзебезнеке
Ничек кенә булмасын, төрки кабиләләр төрле атамалар белән ике мең елдан күпкә артык гомер кичергәннәр. Шул дәвердә аларның уртак мәдәниятләре барлыкка килгән, һәм алар уртак телдә аралашканнар. Татарлар аларның җитәкчеләре булганнар. Төрки телләрнең хәзерге искергән сүзләре, мәшһүр Садри Максуди исәпләп чыгарганча, 4 мең берәмлектән тора. Ә иң бай саналган немец теленең бары тик 9 йөз тамыры гына бар. Моңа һич кенә искитәрлек түгел, чөнки төрки телгә кимендә 1200 ел9. Моны XIX гасырның урталарында беренче буларак Копенгаген профессоры В. Томсен исбатлаган. Соңрак Россия профессоры В. Радлов ул телне бөтен тулылыгы белән диярлек торгыза алган. Э. Х. Паркер исә скифлар, гуннар һәм төркиләрнең шушы телдә сөйләшүләрен исбатлаган.
Шушы тугандаш кабиләләр төрле һөнәрләрне, шул исәптән җир эшкәртү һөнәрен дә үзләштергәннәр. Төркиләрдә күп кенә саннар, бөртекле культуралар, яшелчәләрнең атамалары бертөрле. Барлык төрки халыкларда да сабан, бодай, тары, шуларга бәйле урак сүзләре, бакчачылык культуралары кавын, кабак, карбыз, алма сүзләре бертөсле яңгырый.
Алай гына да түгел, кавын, карбыз, кабак сүзләре башка телләргә дә, шул исәптән славян телләренә дә кергән. Димәк, төркиләр бу һөнәр белән борын-борыннан ук шөгыльләнә килгәннәр.
Һөнәр дигәннән, алтын, көмеш, бакыр сүзләре шулай ук барлык төркиләрдә дә бертөрле яңгырый. Ә бу аларның алтын-көмешне таба һәм эшкәртә белүләрен раслый. Тимерчелек һөнәрен дә төркиләр беренчеләрдән булып үзләштергәннәр. Туку-тегү, орчык, энә, без, пычак, балта, пычкы кебек бик күп сүзләр барлык төркиләрдә дә бертөрле яңгырый.
Төркиләр алыш-биреш белән дә шөгыльләнгәннәр. Сату сүзе аларның барысына да таныш. Акча, тәңкә сүзләре дә шул турыда сөйлиләр. Карыш, аршын, батман кебек сүзләрнең дә борынгы төрки сүзләр икәнлеген онытырга ярамый. Болары инде – төркиләрдә үлчәү-исәпләү берәмлекләре булуына дәлил.
Тел – иң четерекле мәсьәләләрнең берсе. Бигрәк тә аның тугандаш, бер-берсенә якын булганнары арасындагы мөнәсәбәтләр. Хәер, болары – тел галимнәренең эше. Мин исә аларның күпләргә мәгълүм, бәхәссез булган фактларына гына таянам. Беренчедән, борынгы төрки телләр бер-берсенә якын булып, бер телдәге диалектларны гына хәтерләткәннәр. Төрле кабиләләр бер-берсен бик яхшы аңлашканнар. Бүген исә төрки халыкларның һәрберсенең формалашкан үз телләре яши. Аларның бер-берсенә шактый ерак торганнары бар. Әйтик, чуваш яки якут телләре башка төркиләргә аңлашылмастай дәрәҗәдә. Икенчедән, кайчандыр шанлы булган телләр, ни кызганыч, бүген күләгәдәрәк калалар. Бу турыда сүз башлаганда, уйгур факторын искә алмасам, бу зур хата булыр иде. Чыңгыз хан, дәүләт төзелешенә керешкәч, зурайганнан-зурая барган империя белән идарә итү ихтыяҗыннан чыгып, үз тирәсенә укымышлыларны җыя. Аларның күпчелеге уйгурлар булганлыктан, дәүләт документларын төзү уйгур язмасына һәм уйгур теленә нигезләнә торган була. Тик Урал артына күчү белән уйгур теленә җирле төрки телләр, бигрәк тә кыпчак теле зур йогынты ясый. Ул, нигездә, җиңелә. Ләкин уйгур теле бигрәк тә дәүләт документларында сакланып калган. Моңа галим Ленар Абзаловның кандидатлык диссертациясендә ышанычлы дәллиләр бар10.
Бүген инде юкка чыккан кыпчак теленә дә игътибар җитми. Ә ул кайчандыр иң таралган телләрнең берсе булган. 1303 елда Алтын Урда белән сәүдә итүчеләр өчен кыпчак сүзлеге «Codex Cumanicus» төзелә. Бу кулланмада бүгенгәчә яшәп килгән бик күп әйтемнәр бар. Андагы сабан җимер, сабан сермәк, сабанчы, арпа, борчак, мәк сүзләре бүгенге татарлар өчен ят түгел. Шул ук Италия финансисты Франческо Пеголотти үзенең 1340 елны язылган «Ia practica della mecatura» исемендәге Җучи олысы белән сәүдә итүчеләр өчен язылган кулланмасында юкка гына үзләренә ярдәмгә төрки телне белүчеләрне ялларга киңәш итмәгәндер. Кыпчаклар үзләре башка төркиләр арасына сеңә, телләре төркиләрнең уртак теленә нигез булып ята. Моны «төрки-татар теле» диләр. Алтын Урдада ул дәүләт теленә әверелә.
Әгәр дә без бүгенге көнне телебез күбрәк рәвештә кыпчак диалекты нигезендә формалашкан дисәк, ялгышмабыздыр. Гомумән, без беркадәр кыпчаклар да. Казах, кыргыз, башкорт туганнарыбыз турында да шул ук фикерне әйтергә мөмкин.
Милли моңыбыз
Аны безгә борынгы бабаларыбыз васыятъ итеп калдырган. Тарихның башы булган кебек моңның да юл башы, географик ноктасы булырга тиештер. Ул менә монда Идел-Урал буйларында яралганмы, әллә инде Алтай, гомумән Урал арты, киңлекләрендә туганмы? Минем бу сорауны куюымның сәбәбе шунда: кайбер галимнәребез, татар эзләрен телебездән яки археологик калдыклардан гына эзләп, моң, татар милли моңының тарихын искә алмыйча, берьяклы гына нәтиҗә ясыйлар кебек. Шунлыктан мондый сорау да туа: төрки һәм татар моңы бер тамырданмы, әллә ул тамырлар үзгәме? Әйтик, төрекләр, азәрбайҗан, үзбәк халыкларының музыкасы һич кенә дә безнекенә охшаш түгел. Бу халыклардагы музыка фарсылашкан яки греклашкан булса кирәк.
Ә менә төрки булмаган япон, кытай һәм кайбер башка Ерак Көнчыгыш халыкларның моңы безнекенә охшаш. Бервакыт безнең тарих факультетында стажировка үтүче профессор Чянь-Бин: «Бездә сезнең музыкагыз, без аны сездән алдык, без аны Ерак Көнчыгышка, шул исәптән Япониягә дә таратучылар», – диде. Әгәр дә безнең моңыбызның юлбашы Идел-Урал булса, ул әллә шул вакытта ук Кытайга барып җиткән булыр иде дигән фикер дә туа. Һәм ни рәвештә ул моң инде бүген Идел-Урал татарлары моңына әверелгән? Шигырьләре моң булып яңгыраган шагыйребез Зөлфәт моңны әйтелмәгән сер дип юкка гына бәяләмәгәндер. Ул сергә үзе милли хисләр белән сугарылган кеше генә үтеп керә аладыр. Бер милләттәшенең җырын «хәйран булып» тыңлаган Тукайның йөрәгенә җырчының «милли хисләр белән ялкынланып», күңеленнән «сызылып-сызылып чыккан» аһәңе шагыйрьнең күз алдына «Болгар һәм Агыйдел буйларын» китереп бастыра. Тукай моңнарыбыз сеңгән җырларны «халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәушан көзгесе» дип язган. Әйе, милли моңнарыбызга тарихыбыз сеңгән.
Профессор Марсель Бакиров шушы моңның, төрки кабиләләрдә барлыкка килүе һәм аның кытайлар арасында таралуы хакында шактый кызыклы мәгълүмат туплаган. Ул язганча, Кытай империясенең музыка палатасы булган һәм Кытай императоры шушы палатага һуннарның көйләрен, җыр-моңнарын туплау, өйрәнү бурычын куйган. Һәм бу бурыч үтәлгән дә. Бик тиз арада төрки моң кытайларга күчкән. Гомумән, кытайлар төркиләрдән тагын бик күп нәрсәләргә өйрәнгәннәр. Кытай императорлары аларның гореф-гадәтләрен үзләштерә торган булалар. Э. Х. Паркер язганча, Кытай империясенең чиктәш дәүләтләре «татар рухы белән сугарылган була»11. Әмма борынгы бабаларыбызның да кытайлардан күп нәрсә үзләштерүен әйтми үтү хакыйкатькә хилафлык кылу булыр иде. Җир эшкәртү, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү һәм башка бик күп кәсепләр аларга кытайлардан күчкән.
Тик монысы сүз уңаеннан гына. Сүзем исә милли моңыбыз турында. Мәшһүр Зәки Вәлиди үз истәлекләрендә төрки моңның бөтен тулылыгы белән Казан татарларында саклануы турында яза һәм моның сәбәбен заманында Казан тирәсенә Алтайдан күчеп килгән алчи кебек татар кабиләләре килеп утыруында күрә. Милли моңыбызны алар алып килгән дип саный. Димәк, бүгенге татарның шушы бер рухи тамыры да Урал артына, Алтай җирлегенә барып тоташа. 1870 елда Сембер шәһәрендә чыккан бер китапта12 татарларның Европада тик физик яктан гына яшәүләре, рухларының Урал артында калуы турында язылган. Әлбәттә, монда берьяклылык юк түгел, чөнки төрки-татарлар өчен Европа беркайчан да чит-ят булмый. Аларның шактые, әйтик, кыпчак, хәзәр, болгарлар, монда борын заманнардан бирле яшәп, хәтта дәүләтләр төзегән. Тик шулай да монда беркадәр дөреслек тә юк түгел.
Моңыбызга багышлаган сүземне шул ук Зәки Вәлидигә таянып дәвам итәм. Ул 1920 елның җәендә Мәскәүдән китешли Әстерхан тирәсендә милләттәшләребез җыелган мәҗлестә бер татарның җырлавын хозурланып тыңлый. Шул җырлар арасыннан «Нәникәйҗан» исемле җырга аеруча басым ясый. Бу җыр 1340 елны Туктамыш ханның кызы Нәникәйҗанның бер караим егетенә булган бәхетсез мәхәббәтенә багышланган. Караимнәр, төрки булсалар да, иудаизм динендә булалар. Шунлыктан кызга аңа кияүгә чыгу тыела. Кыз кайгысыннан кыядан упкынга ташлана. Зәки Вәлиди бу җырның нотасын яза алмадым ди, ләкин аның бик нык «Тәфтиләү» көенә охшаганлыгына игътибар итә. Соңрак ул Төркиядә шушы җырның нотасын да таба. Тик менә ул хәзерге ноталарга охшамаган була.
Монда мине кызыксындырган тагын бер нәрсә бар. «Тәфтиләү»не татар полковнигы Тәфкилевнең башкорт восстаниесен бастыруына багышланган җыр диләр. Әлбәттә, андый җыр бар. Тик менә баштарак ул Тәфкилевнең нәкъ «Нәникәйҗан» кебек үк гашыйк булып, бәхетсез мәхәббәт кичергән үз кызына багышланган җыр була.
Бөек Тукай милли моңны, көйне турыдан-туры тарихка бәйләгән. Ул татар моңының халык язмышы чагылышы икәнлеген күзаллаган. Музыка белгече Земфира Сәйдәшева, үзенә кадәрге тикшеренүчеләргә таянып, юкка гына: «Без әле һаман да Тукай бәяләмәсе биеклегендә яшибез», – дип язмагандыр13.
Болгар һәм хәзәр тамырларыбыз хакында
Минем Урал арты мәсьәләләренә озаклап тукталуымны шушы тамырларыбызны инкяр итү дип карау ялгыш булыр иде. Безнең өчен алар ифрат әһәмиятле. Бервакыт минем «Кара-каршы» программасындагы кайбер тапшыруларымны караганнан соң, бер милләттәшебез монголлар безнең болгар бабаларыбызны үтергәннәр, Болгарны тар-мар иткәннәр, нигә шулай булгач, сез татар-монгол тарихын шулкадәр күп яктыртасыз дип үпкә белдергән иде. Бу сүзләрдә хаклык юк түгел. Әмма тарихыбызның зур бер чоры татар-монгол мөнәсәбәтләрен колачлый, аны сызып ташлап булмый. Булган тарихны үзгәртү мөмкин түгел. Минем максат аны тик дөрес итеп күрсәтергә тырышудан гыйбарәт.