Zitate aus dem Buch «Бер йотым бәхет / Глоток счастья (на татарском языке)»
Яшәүнең мәгънәсе нидә? Сорауларга бармы җавап? Дөньялыкта кылган гамәл Әллә гөнаһ, әллә савап… Тәкъдирләргә ни язылган? Югалтумы, әллә табыш… Офыкларда тик кайтаваз: Һәммәбезне йөртә язмыш… Мәңгелекнең фәлсәфәсе — Серле сорау – кайда бәхет? Гасырга тиң гомерме ул, Дан-шөһрәтме – мәгърур тәхет? Тәннәрдәге сихәтлекме, Мең җаннарның рәхмәтеме, Йөз аклыгы – балаларың, Оныкларың рәхәтеме? Изгелекне, игелекне Сыйдыралган күңелме ул? Чакрым-чакрым мәгънәле юл Үзе бәхет түгелме ул?!
Genres und Tags
Altersbeschränkung:
12+Veröffentlichungsdatum auf Litres:
05 März 2022Schreibdatum:
2017Umfang:
48 S. 17 IllustrationenISBN:
978-5-298-03305-3Rechteinhaber:
Татарское книжное издательство