Зилзилә, Зиләйлүк һәм Җилбәзәк

Text
0
Kritiken
Leseprobe
Als gelesen kennzeichnen
Wie Sie das Buch nach dem Kauf lesen
Зилзилә, Зиләйлүк һәм Җилбәзәк
Schriftart:Kleiner AaGrößer Aa

Флёра Мәрданова

Зилзилә, Зиләйлүк һәм Җилбәзәк. Балалар өчен әкиятләр

ҖИЛ КЫЗЫ ЗИЛӘЙЛҮК

Язның бик матур, кояшлы, җылы көнендә Җилнең кызы туган. Аңа Зиләйлүк дип исем кушканнар. Күп тә үтмәгән, Зиләйлүк йөгереп тә йөри башлаган. Шомырт чәчәкләре исенә исереп, каен алкаларына кызыгып, сандугач сайрауларына исе китеп, берничә көн бәбкә үлән өстеннән ялантәпи йөгереп йөргән, ди, ул. Кызлар матур күлмәк ярата! Зиләйлүкнең дә Алмагач күлмәге кебек хуш исләр бөркеп торган ак чәчәкле күлмәк киясе килә башлаган. Югыйсә үз күлмәге дә бик килешле, нечкә билле, бала итәкле итеп тегелгән! Зиләйлүк Алмагач янына барган да, аның күлмәгеннән күзен ала алмыйча, чәчәкнең тәмле исенә исереп, озак кына басып торган. Аннары, бар кыюлыгын җыеп, Алмагачтан сораган:



– Күлмәкләребезне бер-ике көнгә генә алмашып торыйкчы, Алмагач апа! Син минем ефәк күлмәгемне киеп тор, ә мин синең ак чәчәкле күлмәгеңне киеп, әнә теге тау битендәге Каен кызы янына йөгереп кенә барып, аның алка-чулпылары белән уйнап килим!



Алмагачның ике-өч көн генә элек Яз бүләк итеп алып килгән чәчәкле күлмәгеннән аерыласы килмәгән шул! Болай да бөтен көзне, кышны шәрә көенчә уздырды бит ул!



– Син бик тиз йөгерәсең шул! Күлмәгемне ертып бетерерсең дип куркам. Гафу ит! Бирә алмыйм сиңа үземнең затлы күлмәгемне! – дигән Алмагач. – Син Шомырт кызының күлмәген сорап кара, бәлки, ул бирер.



Алмагачның бирәсе килмәгәч, Шомырт кызының да үз күлмәгеннән аерыласы килмәс, дип уйлаган Зиләйлүк һәм Каен кызы янына киткән. Каен кызыннан оялып кына:



– Каенсылу, миңа азга гына алка-чулпыларыңны биреп тора алмассыңмы? Киеп кенә карыйм да көзгеле күл буена барып киләм! Мин бик тиз йөгерәм, алка-чулпыларыңны бик тиз кайтарып бирермен, озак көттермәм! – дигән Зиләйлүк.



Каен кызына бу матур бүләкләрне кичә генә Яз бүләк иткән булган, алар бит шундый нәфисләр, шундый купшылар! Каенсылуның алтын йөгертелгән алка-чулпыларыннан бер генә минутка да аерыласы килмәгән. Үзе дә әнә ничек сакла�

Sie haben die kostenlose Leseprobe beendet. Möchten Sie mehr lesen?