Buch lesen: «Кыңгыраулы яшел гармун: шигырьләр, поэмалар, баллада / Гармонь со звоночками: стихи, поэмы, баллады»
«Классик татар шигърияте» сериясе
Проект җитәкчесе һәм китапның төзүчесе
Карим Фатих
(Каримов Фатих Ахметвалеевич)
Гармонь со звоночками
В книге собраны лучшие поэтические произведения классика татарской литературы, известного поэта-героя Фатиха Карима (1909–1945).
Сборник приурочен к 110-летию со дня рождения писателя и адресован широкому кругу читателей.
Руководитель проекта и составитель
Шаех Ленар (Шаехов Ленар Миннемохимович)
Казань. Татарское книжное издательство. 2019
На татарском языке
© Татарстан китап нәшрияты, 2019
© Кәримов Ф. Ә., варислар, 2019
© Шәехов Л. М., проект җит., төзү, 2019
«Син кызганма йөрәгеңне, янсын ул, янсын…»
Фатих Кәрим әсәрләренең яңа җыентык булып дөнья күрүе иң авыр, кыен елларны башыннан кичергән һәм Ватаныбыз намусы, бәйсезлеге өчен барган аяусыз сугышта 1945 елның февралендә 36 яшендә һәлак булган шагыйрь иҗатын яратучылар һәм ихтирам итүчеләр өчен искиткеч бүләк булып тора.
Ф. Кәрим әсәрләренә кызыксыну сүрелми, ә киресенчә, арта гына. Өлкәннәр дә, яшьләр дә аның шигырьләрен һәм поэмаларын яттан сөйли. Шагыйрь иҗатын өйрәнгәндә, мәктәп укытучылары шундый олы эш башкаралар ки, укучы балалар үзләрен кызыксындырган сюжетларга бар күңелләрен салалар: шагыйрь әсәрләрен сәхнәләштерәләр, алар буенча фильмнар төшерәләр, рәсемнәр ясыйлар, хәтта әдипкә, аны тере итеп күзаллап, хатлар язалар, үз хыяллары һәм ниятләре белән уртаклашалар.
Чыннан да, әтиебезнең һәлак булуы минем йөрәгемә дә төзәлмәс тирән яра салды. Мин аны санаулы көннәрдә генә күргәнмен, кечкенә булганмын һәм, ни кызганыч, моны хәтерләмим дә. Әмма аның турында әнием аша беләм, чөнки ул һәрвакытта әти хакында сөйли, кулъязмаларын, хатларын, фотосурәтләрен, китапларын, документларын кадерләп саклый иде һәм үз истәлекләрен кечкенә блокнотларга язып та калдырды: «…Ул саф иде, аның күңеле пакь иде, ул туры иде…» Болар – иң кадерле мирасым. Мин аларны һәрчак карыйм, кат-кат укыйм һәм үзем өчен һәрвакыт ниндидер яңалык табам. Ник дигәндә, ул әсәрләр зур кабинетлар тынлыгында, уңайлы язу өстәле артында кәгазьгә төшмәгән, ә экстремаль, кешечә булмаган шартларда – НКВД төрмәләрендә һәм лагерьларында, аннары, тулысынча аклану һәм азат ителү белән, 1942 елның беренче көннәреннән үк Бөек Ватан сугышы фронтларында иҗат ителгән. Бу мирасның кыйммәте дә шунда. Әти сугыш кырында берничә мәртәбә яраланган, госпитальләрдә дәваланган һәм яңадан фронтка ашкынган. «Ватан ут эчендә! Минем урыным фронтта», – дигән ул.
Сугыш башланганда ук, әтием җиңүгә чын күңеленнән ышанган һәм фашизмның җимереләчәген яхшы белгән:
…Җиңү җәелер тиздән һәр якка,
Тимерченең туган иленнән
Мәгърур тавыш яңгырар: «Суд килә!»,
Юлбасарлар басар аякка.
«Тимер һәм тимерче», 1942
Ф. Кәрим Ватанын саклаган, балаларны, хатын-кызларны, картларны фашист тырнагыннан коткарган, Украина, Белоруссияне азат итүдә катнашкан, Днепрны кичкән. күпме көлгә калган авылларны һәм яндырылган шәһәрләрне, күпме кан һәм үлемне күргән, ШАГЫЙРЬ буларак, бу хакта язмыйча булдыра алмаган: «…Ә мин язам, язам, окопта да язам, сугышта да язам, ярамны төзәтеп ятканда да… Кирзе итекнең кунычын өстәл итеп, шыгрым тулы товарный вагон полный ходка барганда шигырь язарга өйрәнү өчен кичергән елларның күп файдасы булды… Тик менә кәгазь юк. Кәгазьнең кадерен белегез…»
«Хикәямне дә авыру кешегә тиеш булган төнге йокы сәгатьләрен бүлеп кенә, коптилка яктысында, тез өстендәге такта өстенә салып кына язам: шулчаклы язасы килә…»
1944 елның икенче яртысында часть командованиесе Ф. Кәримне Кострома шәһәрендә урнашкан Ленинград хәрби-инженерлар училищесына кыска вакытлы курсларга укырга җибәргәч (ул аны бик яхшы билгеләргә тәмамлый) язган хатларының берсендә ул болай ди: «…Ә менә мәктәптә ул вакыт бөтенләй дә юк… Ләкин минем яза башлаган бик кызыклы әйберләрем бар. Алар сыйфатлары белән моңа чаклы язылган әйберләрдән югары булырлар дип нык, нык ышанам. Кәгазьгә язмасам да, тынгысыз башымда бик күп әйберләр эшләп йөрим мин һәм аларны җае белән кәгазьгә төшерермен. Мин үземдә тагын да ныграк үскән иҗат көченә нык ышанам. Әле сокланырлык әйберләр язармын мин…»
Барлык авырлыклардан да безнең әтине шигърият коткара иде. Ул туган илеңә җаның-тәнең белән бирелгәнлек, рух ныклыгы һәм батырлык, кыюлык һәм гайрәтлелек турында, нәрсәне үз күзләре белән күрә, шул хакта, дуслары һәм полкташлары турында яза, чөнки вакыйгалар үзәгендә кайный. Аның иптәшләре – төрекмән Акморат булсынмы, йә казах Турсунбаймы, татарлар Саттар белән Фазылмы, яки сарытау егете Виктор Гришин һ. б. мы. Әти дуслыкның кадерен белә, язучы иптәшләренә хатлар яза, алар – Мирсәй Әмир, Кави Нәҗми, Хәсән Хәйри, Гази Кашшаф, Фатих Хөсни, Шәрәф Мөдәррис, Нури Арсланов, Таҗи Гыйззәт, Ширияздан Сарымсаков һ. б. – аңа. Ә әни белән хат алышуы – үзе бер эпопея. Шул хатлардан мин аларның тормышы, мәхәббәте, тугрылыклары, ышанычлары, бер-берсенә булган хис-кичерешләре, апам Ада белән икебез турында, яшем кечкенә булу сәбәпле, үзем хәтерли алмый торган бик күп әйберләр хакында беләм.
Фронттан миңа атап җибәргән хатында (ә ул кечкенә генә почта открыткасы, миңа – 6 яшь) әти ничек яшәвебезне, әнигә булышуымны, аның миңа багышланган «Әткәем» шигырен белү-белмәвемне сораган. Безне бик яратуы һәм бик сагынуы турында язган. Һәм мин, әнием сөйләве буенча, беркемгә дә бу хатка кагылырга рөхсәт итмәгәнмен, аны төнгә мендәр астына яшергәнмен. Димәк, ул миңа, ул вакытта әле кечкенә сабыйга, шулкадәр кадерле булган.
Без барыбыз да аның сугыштан исән-сау кайтуын көттек, моңа чын күңелдән ышандык. Ул әнигә: «Эх, ятерәк дошманны җиңәсе иде дә, яңадан кайтып тыныч тормыш хезмәтенә керешәсе иде. Синең белән, кызларым белән бергә яшисе иде. Ничего, яшәрбез әле. Борчылма, күңелеңне тыныч тот…» – дип язды. Ләкин бездән бу бәхетне сугыш тартып алды.
Минем өчен шунысы әһәмиятле: Фатих Кәрим исеме онытылмый, шигырьләрен һәм чәчмә әсәрләрен халык ярата, аның ватанпәрвәрлеге һәм батырлыгы яшь буынга үрнәк булып тора.
Шагыйрь иҗатына багышлап, уннарча диссертация, курс эше, мәктәп иншалары, китаплар, пьеса, поэма һәм шигырьләр язылган, документаль фильм төшерелгән, радио һәм телетапшырулар эшләнгән, ел саен аның исемендәге конференцияләр һәм әдәби конкурслар оештырылып килә.
Аның шигырьләренә Җәүдәт Фәйзи, Нәҗип Җиһанов, Заһид Хәбибуллин, Әнвәр Бакиров, бүгенге үзешчән композиторлар көй яздылар. Ф. Кәрим тормышына һәм язмышына Гали Хуҗи, Сибгат Хәким, Афзал Шамов, Илдар Юзеев, Рафаэль Мостафин, Ренат Харис, Римзил Вәлиев, Рамил Сарчин кебек язучыларның җитди һәм иҗади мөнәсәбәтен дә атап китмичә булдыра алмыйм. Зәет Мәҗитов, Тәлгат Галиуллин, Фоат Галимуллин, Әхәт Нигъмәтуллин, Суфиян Поварисов кебек филолог-галимнәрнең хезмәтләре бик мәгънәле.
Ф. Кәрим 1945 елның 19 февралендә Көнчыгыш Пруссия җирендә һәлак була. Ул хәрби училищены тәмамлаганнан соң анда җибәрелә. Инстенбург, Алленбург, Фридланд… шәһәрләрен алуда катнаша. 1945 елның 31 гыйнварында язылган хатында ул: «Көн-төн сугышта, чишенеп йоклаган юк, утырып ашаган юк. Бу нәләт немецларның тизрәк башларына җитәсе иде инде. Шулчаклы туйдырдылар ки алар! Өйләренә керәсем килми, һаваларын сулыйсым килми…» – ди.
Сапёрлар взводын җитәкләп, ул, хәрби техниканы чыгару өчен, күперләр һәм кичүләр төзи. Кёнигсберг шәһәре янында 18 февральдән 19 ына кадәр (тәүлектән артык вакытка) сузылган аяусыз сугышта һәлак була. Бу сугышта Ф. Кәрим өч тапкыр яралана, соңгы ярасы үлемгә китерә. Биредә аның полкташлары – барлык взвод харап була.
Алар күмелгән туганнар каберлеге, сугыш тәмамланып, 11 ел узгач кына табыла, һәм шул вакыттан бирле аны җирле халык карап-кайгыртып тора. 1966 елда каберлек Калининград өлкәсенең Багратионовск (элекке Прейсиш-Эйлау) шәһәре хәрби мемориалына күчерелә. 2007 елда кала халкы яңа гранит ансамбль төзи, ташка Ф. Кәрим шигырен уеп яздыра. Ә вафат булган урынында – 37,8 биеклегендә – мемориаль такталы зур йомры таш куелган һәм анда «Биредә 1945 елның 19 февралендә булган сугышта 226 нчы сапёрлар батальоны взводы командиры кече лейтенант Кәримов Фатих Вәли улы – күренекле татар шагыйре Фатих Кәрим һәлак булды» дип язылган.
Әтинең бүләкләре, Кызыл Йолдыз һәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, шәхси әйберләре – шинеле, итекләре, кечкенә язу дәфтәрләре, сәгате, хатлары хәзер Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивында саклана.
Казан, Калининград, Багратионовск шәһәрләрендәге музейлар, китапханәләр, мәктәпләр һәм киң җәмәгатьчелек, шулай ук әтиемнең туган ягы – Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылы җитәкчелеге, биредә яшәүче җирле халык, Ф. Кәрим музее, Ф. Кәрим исемендәге мәктәп белән дустанә мөнәсәбәтләр оешты. Хәзер мин кайчандыр студентлар һәм мәктәп укучылары белән очрашудан кайткан әниемнең сүзләрен кабатлый алам: «Фатих! Син исән, исән! Сине яраталар, укыйлар, онытмыйлар!»
Ләйлә Кәримова,
Фатих Кәрим кызы.
Декабрь, 2018
Хәзер сезнең белән
(Кечкенә көтүче авызыннан)
Җәйләр ямьле иде бер ялгызым
Урман буйларында йөргәндә.
Шарт-шорт китереп чыбыркымны,
Көтүемне һа…й…лап… куганда.
Сайрый иде анда сандугачлар,
Чылтырап аккан суга кушылып;
Мин, аларның иске танышлары,
Кушылмасам —
Урным кала иде буш булып.
Бервакытны кызып китәбез дә
Җырлау өчен бер хор төзибез.
Сандугачлар белән курай көенә
Сузып-сузып рәхәт җырлыйбыз.
Күптән инде әткәм, әнкәм үлгән,
Алар өчен бик күп тилмердем.
Үзем әле бала булсам да мин,
Байтак кына сарык, кәҗәләрне
Ана булып көйләп үстердем.
Яшем һаман алга атласа да,
Елыша алмадым берәр урынга,
Бу ел менә ярдәмлеләр аша
Сезгә килдем тырышып укырга…
Урман буйларында сызган җырларымны
Хәзер сезнең белән җырлыймын,
Җырлыймын да,
Шунда шашып китеп,
Кураемны сузып уйныймын.
Курай миңа әткәй бүләге ул,
Моңландырып барсын җырлаткан.
Ә хәзер мин
Шатлык көе уйныйм.
Ләкин
Әткәй кебек сезне җылатмам.
1927
Безнең һәйкәл
Җилләр!
Җилфердәтеп кара чәчләремне,
Нигә мине шулай сөясез?
Кырлар,
Күксел чәчәк белән,
Көз җиткәчтен,
Саргаешып нигә көясез?..
Янар таулар көчле —
Җирне тетрәтәләр,
Тик вакытлы – алар сүнәчәк.
Ә мин менә
Комсомолда
Озак еллар өчен үсәчәк.
Күкрәгемә тагып
Янгын «КИМ» ым,
Атлап үтәм сезнең каршыдан.
Кигән киемем – юнгштурм,
Мин басамын көрәш маршына.
Нинди бәхет!
Эш дәверендә тудым,
Эшне сөям!
Мактанырга кирәк түгел дә, —
Өмет ялкыннары
Артезиан күк
Атылалар минем күңелдән.
Мин югары карыйм —
Куе болытлар…
Алар ашыгып узып китәләр.
Көннәр,
Туйдыра алмый яшьлегемне,
Шул болытлар кебек үтәләр.
Биш ел гомер,
Ә мин һаман
Комсомолда пионер эшчесе,
Алты йөзләп бала кулдан үткән, —
Алар – илнең яңа кешесе.
Өзелеп сөям
Үсәр буыннарны,
Күз карам күк алар барсы да,
Тик шунысы:
Алты йөзгә
Мин җаваплы сезнең каршыда.
Бер тау беләм,
Шәһәр ерак аңа,
Ә мин менә аның буенда,
Яшьләр
Җыр көенә
Таш казыйлар тауның куенында.
Җырчы яшьләр
Кул салмаса,
Кем селкетсен тауның бар җирен!
Шикләнмимен,
Эштә көчем
Шул егетләр белән пар минем.
Түзми йөрәк…
Йөрәк түзми,
Айкалалар,
Барсы кайныйлар,
Һәр көн саен,
Таңгы томан кебек,
Таралалар барлык кайгылар.
Мәңге данын калдырырга
Кемнәр өчен һәйкәл кирәкле?
Эшләгән эш —
Үзе һәйкәл безгә,
Тик эш үти барлык теләкне.
1928
Җир күзләре
(Обсерваториягә экскурсия)
Урман эче,
Төрмә мәллә,
Яшиләрме монда караклар?
Яки монастырьмы —
Шундый тыныч җирдә
Гомер кичергәннәр монахлар.
Түгел,
Берсе түгел!
Монда җир күзләре.
Күкне күзли алар тавышсыз,
Урман җиле
күксел төтеннәрдән
Каз юллары ясап авышмый.
Киң бушлыкта йөзгән
Ерак йолдызларга
Җирдән каратылган торбалар,
Алар,
Югалтмаска теләп һәр йолдызны,
Күккә сузылып
карап торалар.
Астроном,
Аның күз алдына
Йолдыз, планеталар җыелган,
Майда бүрек киеп иемәгән,
Гали уйлар белән
Маңгай бөдрәләре коелган…
Нинди бәхет бу кешедә,
Хыял да юк монда,
алдау да.
Марс күктә
Күптән аптырап йөри
Бу күзләрдән кача алмауга.
Алар көчле,
Җирең ярылса да
Курыкмаслар,
тотып ямарлар,
Туар еллар өчен
Марс тормышыннан
Алар башлап роман язарлар.
1928
Ялкынлы хат
(Германия комсомолыннан)
Төрмә тәрәзәсе,
Башым куям,
Җил сагынган —
чәчем туздыра,
Төрмә салкын,
Тик шулай да
Мин янамын,
нәрсә кыздыра?
Мин хәзергә тимер читлектә,
Ник саклыйлар минем көчемне?
Янар таулар кебек
айкаламын
Алыр өчен соңгы үчемне.
Мин ялгызмы?
Белмим…
Күрше камерада
Мин уйлаган кеше торамы,
Кайгы урынына,
көләр өчен
Минем кебек уйлар корамы?
– Җирдә
Диңгез кипми,
Дулкын мәңге
Тирбәнүдән тынып йокламас.
Җирдә сыйныф бетми,
безнең көрәш
Фронтны ташлап
кире туктамас!
Төрмә тәрәзәсе,
Башым куям,
Җил сагынган —
чәчем туздыра,
Төрмә салкын,
Тик шулай да
Мин янамын —
көрәш кыздыра.
1928
Урамнан…
Таң…
Аның киң тынлыгын
Кем дә бозмый шаулы җыр белән,
Кара урманнар
Йомшак уйга баткан,
Уйга баткан яшерен сер белән.
Һәр минуты аның гомерем өчен
Сагыну хисен биреп калдыра.
Таң ул иске,
Ләкин һәр туар таң
Сагындырып каршы алдыра.
Тынлык…
Тал тирбәлә таңда тын гына.
Чишмә ага чылтырап моң гына.
Тик шул чишмә, салкын чишмә
Таң тынлыгын ярып ургыла.
Салмак кына җилләр исә,
Ерактанмы?
Бәлки, Уралдан?
Ә мин менә бер ялгызым
Таңда киләм тыныч урамнан.
Хәбибулла агай таңнан торып
Сөяп йөри ауган читәнен.
Кәҗә бәтие шуннан файдаланып
Чәйнәп йөри аның итәген.
Мин урамнан…
Бер таң кызы
Суга бара алып чиләген.
Ургып аккан
Салкын шул чишмәдә
Җырлый-җырлый юар беләген.
Таң тынлыгы уйга калдыра,
Офыкларны кояш яндыра.
Йә, әйтегез!
Матурлыкның матур бер җирендә
Кем шаулатмас хисле җырларны.
Мин түзә алмыйм,
Урамнан соң җырым җырлап,
Бер әйләнәм сөеп кырларны.
Әгәр:
Яшьлегемдә булган шатлыгымны
Хуш ис итеп таңга таратсам;
Ә шуннан соң?.. Куркам:
Кыен булыр шат күңелемне
Кайгы белән тагын каралтсам.
1928
Соңгы матурлык
Ярларына сыймый ага Идел,
Кояш уйный, яшьләр коена,
Алар чума,
Бөдрә чәчләреннән,
Кашларыннан тамчы коела.
Күрәсезме,
Колачын канат итеп,
Һәйкәл кебек, күкрәк киереп,
Сикергечтә тора спортчы кыз,
Өстен бронзадан киенеп.
Көч аңкыган тулы, төз гәүдәсен
Бөек рәссам мәллә ясаган? —
Юк,
Идел суы белән кояш нуры
Матурлыкны тудыра яңадан.
Ул ташлана биек сикергечтән,
Аткан уктай суга кадала,
Көнче Идел,
Куркып, дулкынланып,
Шомлы төскә кереп карала.
Идел уртасында чалкан ятып
Аккан була юри түбәнгә,
Акчарлаклар йөри хәйлә эзләп, —
Ничек итеп төшеп үбәргә.
Бу матурлык аның күкрәгендә
Идел дулкыннарын уйната,
Бу матурлык аның йөрәгендә
Янып эшләү хисен уята.
Беләге таза аның,
Күкрәге киң,
Карашында сизелә батырлык,
Шушы инде – Җир шарында
Рекорд алган соңгы матурлык.
1929
Очрашу
Зур зал,
Эче яңгырап тора,
Без пионерлар тезелеп утырдык,
Язгы яфрак җилдә шаулаган күк,
Без зал эчен көлеп тутырдык.
Тукта, кем ул?
Күзләр тәгәрәде,
Зур зал йотты безнең тавышны,
Каршыбызга килгән карчык белән
Безнең күзләр барып кавышты.
Ул карт инде,
Ул борчылган,
Нурын җуйган зәңгәр күзләре,
Ул күзләрнең
Күпме күргәнлеген
Сөйләп тора алар үзләре.
Чү, шауламагыз. Тын калыгыз,
Тын алыгыз тынып таң кебек,
Ул сүз башлый,
Аның сүзе
Тәндә йөри кайнар кан кебек:
«Яшьлегемнең тирән хисләренә
Төренеп килгән урман серләре,
Тарихымның көрәш битләреннән
Һич җуелмас аның эзләре.
Мин көрәшче идем,
Озын төннәр буе
Ишегемне кемдер саклады.
Мин күрмәдем айны,
Һәр кич тәрәзәмне
Калын пәрдә белән капладым.
Бер төн шулай
Урман җыелышында
Безне тотып кулга алдылар,
Сорау да юк,
Хөкем дә юк.
Төрмә кочагына салдылар.
Белә алмадым,
Көрәшче иптәшемне
Тотканнармы шул төн урманда?
Тик хәтерлим аның елмаюын
Миңа каршы басып торганда.
Мин төрмәдә,
Гасырлар күк,
Озын еллар туа каршымда,
Давылдагы
Диңгез дулкыныдай
Айкалалар уйлар башымда.
Төрмә…
Таш стена, тимер тәрәзә,
Тик болытлар миңа күренә.
Тимер тәрәзәмә
Җил бәрелеп,
Рәшәткәләр аша үрелә.
Авыр!
Авыр миңа үземә сөйләү,
Хыялландым анда,
Чәчем туздырдым,
Салкын стенага
Башым салып,
Егерме ел гомер уздырдым…»
Шушы сүзләр
Аның йөрәгеннән
Кайнап чыкты сүнмәс ут булып,
Сыкранмады, яшен чыгармады,
Без тыңлыйбыз аны йотылып:
«Гомрем чәчәге ул,
Яшьлек таңым
Көрәш ташкынында уелды,
Диңгез төбенә төшкән
Чуерташ күк,
Салкын камерада җуелды.
Мин кызганмыйм
Матур яшьлегемне,
Моңаймыймын
Күзләремә яшьләр тулсын дип.
Мин югалттым аны,
Менә сезнең
Яшьлегегез матур булсын дип».
1929
Бакчачы кызлар
1
Мин сагындым!..
Яз күңелемне
Алып кайтты туган Димемә,
Ярларына басып карадым бер,
Кулларымны салып билемә.
Яр буена шаулап килә дә җил
Башын сыйпый йомшак талларның,
Иркәләнеп, таллар тирбәләләр,
Шәүлә төшә суга алланып.
Шул вакытта менеп карасаң
Каршыдагы тауның үренә,
Түтәл буйларында йөргән кызлар
Мәк чәчкәсе булып күренә.
Тавышлары яңгырый тауга бәрелеп,
Сибелешеп тугай өстенә,
Колхоздагы җитез, чая кызлар
Тау читендә бакча үстерә.
2
– Кызлар,
Вакыт җитте су коенырга! —
Бу сүз сигнал булып сизелә,
Җил сирпегән чәчәк төркемедәй,
Яр астына кызлар сибелә.
Дулкын бәрелеп торган ташка басып,
Кызлар чума суның төбенә,
Батмый калган кара толымнары
Үргән камчы булып күренә.
Ә Саҗидә әле журнал укый,
Күзләреннән нурлар чәчелә,
Җилсез таңда яуган йомшак кар күк,
Шомырт чәчәк коя чәченә.
3
Кич.
Бик ерактан салмак кына
Ай үрмәли тауның башына,
Кызлар эштән туктый,
Өс-баш алмашалар,
Иркәләнеп айның каршында.
– Кызлар, киттек,
Соңга калабыз!
– Соң, көймәләр?
– Әнә тегендә.
………………..
Ә Дим калды бер ялгызы,
Тик ай йөри аның төбендә.
1929
Гармун турында
Табигатьнең
Нечкә матурлыгын,
Тормыштагы
Шатлык, кайгыны,
Компас булып
Шагыйрь сизә алмаса,
Көзге яфрак кебек кайгылы.
Кайда минем
Шаулы йөрәк,
Киң тугайны җырлап гизмәгәч,
Кайда минем шагыйрьлегем,
Тальян гармун моңын сизмәгәч!
Гармун безгә
Күп җырлады,
Аз җырладык аның турында,
Тукай мәрхүм оныткандыр.
Һади Такташ әйтә:
– Ерунда.
Матур кызлар алар ерунда,
Ә мин җырлыйм гармун турында.
* * *
Гармун хокук алды
Теләгән көен
Теләсә кайда басып көйләргә,
Рөхсәт итегез миңа
Теләгемне
Гармун кебек иркен сөйләргә.
Гармун,
Үпкәң зурдыр,
Үпкәң зурдыр бик күп кешегә,
Чөнки әле
Нечкә серләреңне
Тик бер Туиш ага1 төшенә.
Гармун, дуслар,
Футурист түгел,
Ул реалист,
Лирик, юморист.
Җырчы, артист,
Актив комсомолец,
Алкоголик тотса,
Фу-ту-рист.
Тукта,
Карыйм тәрәзәмнән,
Зәңгәрләнеп әнә таң ата.
Әтәч, колачын җәеп,
Саф һавада
Таң хәбәрен илгә тарата.
Бизгәк тоткан кебек
Калтыранып,
Калкып-калкып сайрый сандугач.
(Ил чәчәкле чакта
Матур сайрый,
Бик тиз сыза менә
Кар булгач.)
Гармун йоклый таңда,
Изелеп йоклый,
Чабатасын чишеп ташлаган,
Баш астында салам,
Өстә бишмәт,
Астан салкын бәрә башлаган.
Гармун, дуслар,
Мещан түгел,
Скрипка кебек назланмый,
Җырлап озата
Салкын көзне,
Җырлап каршы ала язларны,
Гармун кызлар белән шаяра,
Җырлап ала шулай кай ара:
«Ак Иделдән агып килә
Ап-ак юка йомычка,
Кызлар егермедән узса,
Кала заемпомочка».
Ә менә кич,
Урман тынган,
Халык арып җиргә сузылган.
Көн буенча эшләп
Аның көче —
Хисе, мәхәббәте тузылган.
Ник соң кичен
Әтәч җырламый,
Ник сайрамый сары сандугач,
Ә бит кичен кирәк
Моңлы дәртләр,
Каның арып куану сагынгач.
Тик шулвакыт
Бер кырыйдан
Тальян гармун сызып җибәрә.
Шунда йөрәк
Моңнан ташый,
Җыры җәелә якын-тирәгә:
«Ап-ак каен, яфраккаең
Җилдә сөйләшә икән.
Апаң булса, җизнәң була,
Җиңгәң көнләшә икән.
Их, егетнең йөрәге,
Йөрәгендә терәге,
Нарат кебек яшь егетнең
Эштә була теләге».
Их, ул гармун,
Тальян гармун
Һәр йөрәкне үзенә алдыра,
Ярсу йөрәкләрнең
Мәхәббәтен
Киң кырларда мәңге калдыра.
Телгә бай ул,
Радио аша
Бөтен дөнья белән сөйләшә,
Аның йөрәге —
Безнең йөрәк,
Ул хисләрен безгә өләшә.
Дуслар,
Тальян гармун кебек
Якын күрәм сезне,
Гайбәтләрдән ерак качарсыз.
Вәгъдә итәм:
Мин өйләнгәч, кызыл туемны
Тальян гармун белән ачарсыз…
1929
Бирегез гаррины
16 яшьлек Америка пионеры Гарри Айзманны эшсезләр демонстрациясенә катнашкан өчен полиция 5 елга төрмәгә утыртты.
Газеталардан, 6 март, 1930
Пионерлар мине
«Абый!» диләр,
Мин зурмыни абый булырга?
Телим әле
Сезнең белән
Звенода ун ел торырга.
Бүген газет укыдым,
Ә Айзман —
Ә Айзман тагын төрмәдә,
Җыелыгыз!
Миллион тавыш!
Җавап бирик шушы төрмәгә.
Нью-Йоркның
Тирән урамында
Ачлар шаулый барысы эш сорап;
Гарри шунда
Трибунада
Эш сораша бергә тиң сулап:
– Юк, сез, – ди ул, —
Кул сузмагыз
Безнең ана – Совет иленә.
Чүкеч белән,
Чүкеч белән
Миллионерның симез биленә!..
Шуның өчен
Ул яшь бала
Тагын атлый төрмә эченә…
Ул атламый,
Жандарм аны
Көрәш мәйданыннан күчерә.
Эх, буржуйның
Черек теше
Айзманны тели чәйнәргә.
Курыктыңмы,
Тотындыңмы
Пионерны инде бәйләргә?!
Җир шарының
Бөтен пионеры
Бертавыштан, әйдә,
Бәр бире:
– Бирегез безгә
Айзманны,
Чыгарыгыз безнең Гаррины!
1930
Der kostenlose Auszug ist beendet.