Buch lesen: "Мәхәббәттән татлы җимеш"

Schriftart:

Бүген 1 декабрь. Менә инде 2 айга якын Зилия беркемне дә күрергә теләми, урын өстендә ята. Тән яралары төзәлсә дә, җан яралары сызлый. Күңелендәге бушлыкны хәзер инде берни дә тутыра алмас, аның өчен кояш та елмаймас, язын кошлар да сайрамас төсле. Мәңгелеккә озатты шул бәгырь кисәген. Ә хәзер үзенең дә яшисе килми. Дөресрәге, мәгънәсез итеп яшисе килми. Балачактан күңелендәге эчке бер тоемлау белән һәр көндә, һәр эш-гамәлендә мәгънә эзләде ул. Яхшылык эшлисе, үзеннән соң матур эзләр калдырасы килде. Сеңлекәшләренә һәрвакыт үрнәк булды, мәктәптә тырышып укыды. Әти-әнисенә бервакытта да авырлык китермәде.

Бүгенгесе караңгы, киләчәге билгесез. Әйтерсең, тәмамланмаган әсәр шикелле язмыш китабында күп нокталар барлыкка килде. Шул нокталар зураеп, Зилиянең күз алдында сорау билгеләренә әйләнде. Ни өчен??? Әллә тәкъдир каләмнәре генә сындымы? Шулай да ниндидер көч Зилияне бүген караватыннан торгызды. Юынып, иренә дә, үзенә дә чәй ясады.

Шамил ни уйларга белми:

– Әллә торырга булдың инде? – диде. – Эшкә чыгарга кирәк сиңа. Көтәрләр-көтәрләр дә урыныңа яңа кеше алырлар.

Зилия җавап бирмәде. Шул эшендә тоткарланганы өчен дә еш сүзгә киләләр иде бит. Бәлки, эштән өенә ашкынып кайтса, ә эшенә сөенеп барса, болай да булмас иде.

Шамил – яхшы ир, әмма кайчак сабырлыгы җитми, тиз кызып китә. Аннан шулай ук тиз генә сүрелеп, ни өчен сүзгә килешкәннәрен дә хәтерләми. Зилия, киресенчә, төптән уйлап эш итә. Үпкәләсә дә, чынлап үпкәли, җиңел генә кичерә һәм оныта алмый. Гаилә корып, бергә яши башлаганда, бигрәк тә авыр иде аңа. Туйга кадәр бер кыек сүз әйтмәгән Шамилен вакыты белән җен алыштырды. Ишекне шап итеп ябып чыгып китә дә елмаеп кайтып керә. Ачуы килеп, тәлинкәсен идәнгә бәреп вата да соңыннан үзе үк җыеп ала. Тора-бара Зилия иренең бу кыланмышларына күнекте, игътибар итмәскә өйрәнде. Әле менә ике ай хатынына бер сүз әйтмәгән ир мөлдерәмә чиләктәй күңелендә җыелганнарның берничә тамчысын гына сирпеп алды.

Кайгы-хәсрәт иңнәргә басса, кемне дә булса гаепләсәң, җиңелрәк төсле. Зилия дә күңеленнән ирен дә, үзен дә гаепләде. Берни үзгәртеп булмаса да, башка берәүдән дә гаеп эзләде. Адәм баласы никадәр саф күңелле булмасын, ул зәгыйфь. Тиз бирешә.

Зилия чынаягы белән чәен алды да тәрәзә янына ук барып басты.

– Кар яуган икән… – дип әйтеп куйды.

Бу юлы Шамил дәшмәде. Хатынының өч атна элек яткан карга әле генә игътибар итүе аны гаҗәпләндермәде. Чөнки соңгы арада ул тыштагы һава торышын гына түгел, өйдәге хәлләрне, ә иң мөһиме ирен дә күрмәде. Бер ай буена әбиләре аларда торды. Киявенең эштән кайтуына ул ашарга пешерде, юасын юды, юатасын юатты. Аннан балдызлары килеп йөрде. Һәркайсысы чиратлап, ул-бу булмагае дип, Зилияне каравыллады.

Шамил башы белән эшкә чумды. Һәрхәлдә башкалар аның турында шулай уйлады. Соң кайтты, таң белән чыгып китте. Зилиянең нурсыз йөзен күрәсе килмәде аның. Гаебе барлыгын аңласа да, бөтен җаваплылыкны үз өстенә алырга теләмәде. Шулай да:

– Бәлки, кич паркта булса да йөреп керербез. Тышка да чыкканың юк бит. Хет, аяк астында шыгырдаган кар тавышын ишетерсең! – дип тәкъдим итте.

– Син ничәдә кайтасың соң?

– Бүген иртәрәк кайтырга тырышырмын.

Саубуллашканда, Шамил хатынын үпмәкче иде, Зилия башын читкә борды. Әле генә җан-тәнендә өмет чаткысы уянган ирнең эчке дөньясы янә асты-өскә килде. Зилия иренең кәефе төшүен сизмәмешкә салышты. Алар барыбер бергә була алмаячаклар. Җимешсез мәхәббәт озакка бармый. Йокысыз үткән төннәрендә бу хакта уйламады түгел ул. Беренче октябрьгә кадәр булган вакыйгаларны күз алдыннан кат-кат кичерде. Уйлау сәләтен югалтмады, бары тик гәүдәсе һәм хис-тойгылары аңа буйсынмады. Күзеннән туктаусыз яшь акты. Алдына куйган ризыкның тәмен тоймады. Барын да ишетеп, күреп ятса да, үзенең бу дөньяда барлыгын белдерергә теләмәде. Шулай рәхәтрәк иде. Балык шикелле су төбенә китте дә ләм астына башы белән чумып ятты да ятты. Ә бүген менә һава сулар өчен тышка чыгарга булды. Әкрен генә киенде дә телефонына үрелде. Телефонын дәваханәдә сүндергәч, башкача кулына алмаган иде. Әмма дөньяга кайтырга кирәк. Әнисенә шалтыратып, хәле яхшыруын әйтсә, бик шатланырлар дип кабызуы гына булды, тегесе шалтырап та җибәрде. Эшеннән Наил иде.

– Сәлам, дустым! Трубканы гына ташлый күрмә! Көн дә эшкә килгәч, сиңа шалтыратуны гадәт итеп алдым. Көттем. Ниһаять, кабыздың телефоныңны! Эшкә кайчан чыгасың?

– Наил, исәнме!

– Сузма, әйдә, бүген эшкә кил. Зырның туган көне бит! Син юкта зырлап кына тора. Яңа проект эшлибез. Син безгә бик кирәк!

Наил һәрвакыттагыча Зилиянең кәефен күтәрергә тырышты. Шамил эштә чакта дәваханәгә дә килде ул. Ире көнләшер дип уйлады булса кирәк. Әмма килмичә дә булдыра алмады. Зилия аны күргәч, күз яшьләре аша елмайды.

– Без барыбыз да синең белән, матурым! Хәтта Зыр нишләргә белми. Көн дә миннән синең хәлләрне сорый. Матди ярдәм булыр дип, оешмадан акча да бүлде үзеңә. Син тизрәк терел генә! Барысы да яхшы булачак!

Наил эштәге хәлләр турында туктаусыз сөйләде дә сөйләде. Зилия «Зыр» дигәннән башкасын ишетмәде. Миен тик бер генә уй бораулады: аны беркем дә яратмый. Эшендә җитәкчесе үз итмәде, ире дә аны элеккечә яратмый, хәтта йөрәк астында яралган баласы да аның белән булырга теләмәде. Яратса, ташлап китмәс иде. Ә бит Зилия аны ничек көтте! Балачагында курчаклы уйнаганда ук, үскәч, нинди әни буласын күз алдына китерә иде. Аның ике улы, ике кызы булачак дип, күпме хыялланды. Исемнәрен дә алдан уйлап куйган иде.

Зилия Наилгә:

– Булдыра алсам, эшкә кереп чыгармын, – дип вәгъдә итте. Аны күрәсе килде. Ул юатса, җиңелрәк булыр төсле иде…

Кибеткә кереп, чәкчәк, тыйнак кына чәчәкле, артык нәзберек булмаган гөл сатып алды. Өенә алып кайтса да, кабинетында тотса да, вакыты белән күзләре шушы чәчәкләргә төшәр дип уйлады. Бу мизгелләрдә Зилиянең буш күңелендә кечкенә нур барлыкка килде. Кибеттән чыккач, ябалак-ябалак яуган кар яшь хатынны әсир итте. Энҗе бөртекләр бик югарыдан җиргә төшәләр. Язмышларын белмиләр. Кайсыларын адәм балалары таптап уза. Кайсылары урман-кырларда урын табып, тынычлыкта, хозурлыкта кыска гына гомерләрен аклыкта уздыра. Юк, кыска түгел аларның гомере. Гөрләвекләр булып агып китсәләр дә, пар сулары булып кабат һавага күтәреләләр. Ә аның нарасые гомерлеккә ак болытлардан биегрәк, аяк астындагы туфрактан да тирәнрәк җирләргә китте…

Зилия беренче тапкыр эшкә баргандай дулкынланды. Дүртенче курста укыганда, нәкъ курсташы Наил аны үзе янына эшкә чакырган иде: «Мин эшләгән бүлектә безнең белгечлек буенча вакансия ачылды. Шәхси оешма, бүгенге көнне алдынгылардан. Анда урнашып кала алсаң, бик шәп булыр иде. Укуыңны минем кебек читтән торып булса да тәмамларсың! Моңардан да яхшы эш урыны таба алмассың», – дигәч, Зилия ике куллап ризалашты. Әти-әниләренә аз гына булса да ярдәм. Ике сеңлесен дә укытырга кирәк бит. Гомер буе колхозда эшләгән әти-әнисенең күптән инде кешечә эш хакы алганнары да юк. Бер стипендиягә укуы авыр иде. Ярый әле, Зилия еш кына авылга кайтып йөрде, яшелчә, ит, сөт, маена кадәр алып килде. Ел саен көзен әти-әнисе бәрәңге, ит сатып, кызларының өс-башларын карарга тырышты. Шуңа да эш турында сүз чыккач, укуын читкә куеп булса да, Зилия ничек тә урнашып калырга теләде.

Наилдән: «Ни өчен мин?» дип тә сорамады. Чөнки укуда алар икесе дә алдынгылар иде. Ничектер беренче курстан ук уртак тел таптылар, узышып-узышып укыдылар. Наил – Уфа егете. Ләкин үзен башкалардан өстен тотмый, авылдан укырга килгән курсташларын яклый, шәһәрдә «дөрес» яшәргә өйрәтә. Наилнең авыл балаларына тартылуының сәбәбе гади иде: әти– әнисе аерылып, һәркайсы аерым гаилә корганчы, алты яшенә кадәр картәнисе белән картәтисе тәрбиясендә үскән ул. Шәһәргә алып киткәч, әле әтисендә, әле әнисендә яшәгән. Ике якта да энекәш-сеңелләре туган. Шулай да Наилнең вакытын күбрәк авыл балалары белән уздыру гадәте үзгәрмәгән. Укырга кергәч тә, әнә шулай башкаларны үзе артыннан тартты ул. Әтисенең дә, әнисенең дә шәхси эшләре бар иде. Курсларыннан тагын берничә егет һәм кызны кечкенә эш хакына булса да, аларга урнаштырды. Кемнәрдер өчен бер мең сум акча да зур икәнлеген аңлый иде ул. Ә үзе ике туган абыйсының оешмасында эшләде. Нәкъ Зилия белән укуда гына түгел, эштә дә узышып– узышып эшлисе килде.

Алдан билгеләнгән көнне һәм сәгатьне сәркатип кыз Зилиянең фамилиясен әйтеп чакырткач, кыюсыз адымнар белән җитәкченең бүлмәсенә үтте ул. 33–35 яшьләрдәге, чәченә чал кунып өлгергән, җитди кыяфәтле ир аның документларын карап утыра иде. Зилия нишләргә дә белми, ишек төбендә басып калды. Аннан түрәнең бер мизгелгә генә кызга күз ташлап, кулы белән «утыр» дигән ишарәсенә буйсынды. Тынычланырга тырышып, шундый зур оешманы җитәкләгән директор кабинетын күздән кичерде. Зөлфәт Риф улына гына карарга кыймады. Җитәкче башын күтәргәндә, аның битендәге тирән җөй эзләрен күреп, Зилияне тагын курку басты.

– Тәк-тәк. – Үзе йомшак, шул ук вакытта хуҗаларга хас таләпчән тавышка сискәнеп куйды кыз. Ир урыныннан торып басты. Озын буйлы, төз гәүдәле иде ул.

– Резюмегызны игътибарлап укыдым. Безнең өчен сезнең кебек белгеч алтын бөртегенә тиң. Бар яклап та килгәнсез!

Әллә шаярып, әллә чынлап әйтә иде ул. Зилия:

– Гафу итегез, аңлап җиткермәдем, – диде.

Зөлфәт Риф улы читкә карап көлеп куйды, бу мизгелдә аның битендәге җөе дә елмая кебек иде:

– Безгә нәкъ сезнең кебек һөнәр ияләре кирәк иде, дип әйтүем. Бар программалар да сезгә таныш, компьютерны яхшы беләсез, өстәвенә, татар һәм инглиз телләрендә дә җиңел аралашасыз, диелгән.

– Тик минем ел ярым укыйсым бар әле, бу турыда да резюмеда бар… – Зилия әйткән сүзләреннән куркып дәвам итте: – Шулай да үземне сынап карыйсым килә.

Җитәкче кеше кабинетының бер башыннан икенчесенә урап үтте. Бер аягына аксый иде ул. «Сугышта булган, ахрысы?» – дип уйлап куйды Зилия үз эченнән. Ә Зөлфәт Риф улы карарын әйтергә ашыкмады. Кызга янә дә сынаулы караш ташлады. «Туганы Наил начар хезмәткәр тәкъдим итмәс. Әллә чибәркәйгә үзе гашыйк инде? Көне буе янында утыруын теләп кенә, үз кул астына алмыймы икән?! – Шулай да кызның диңгез сыман зәңгәр күзләрендәге тирән мәгънәне эчке бер хис белән тойды ул. – Ни дисәң дә, бу балада өмет бар. Буш куык түгел. Отчётлар вакыты, алда тагын да җитди проектлар көтә. Яшь кенә булса да, кызның иңнәренә нинди авыр һәм җаваплы эш төшәчәк. Башкара алырмы ул аны? Ә булдыра алмаса? Наил ни дә булса уйлап табар. Әйдә, аның башы авыртсын».

– Ярар, эшләп карагыз. Алга таба күз күрер, – дип, урынына барып утырды җитәкче һәм «Сезгә бүленгән вакытым чыкты», дигәндәй, башка кәгазьләрен алды. Зилия урыныннан кузгалды, тик ишек төбенә җитәрәк туктап калды. Нидер әйтәсе килә иде. Зөлфәт Риф улы да, моны сизеп:

– Соравыгыз бар идеме?

Зилия башын какты, әмма сүзен ничек әйтергә белми, янә каушады.

– Йә, әйтегез, көтәм! – дип, сәгатенә дә карап алды. Кыз бу мизгелдә үзен игътибарга лаексыз бер адәм актыгы итеп тойды. Башын горур тотып:

– Рәхмәт… Сез мине эшкә алам дисез, ә үзегез берни дә аңлатмыйсыз, – диде бер тында.

– Аның өчен безнең кадрлар бүлеге бар. Сәркатип Лена сезне… – кызның документларына карап: – Зилия Димовна, кадрлар бүлеге җитәкчесенә озатып куяр. Эш урыныгызны да күрсәтерләр. Иртәгә сәгать сигездән монда булуыгыз таләп ителә, – диде җитәкче, сабырсызлыгын сиздереп.

Кадрлар буенча урта яшьләрдә бик мөлаем ханым эшли иде. Ирина Илфатовна җитәкче кабинетыннан агарып килеп чыккан яшь кызны юатып:

– Игътибар итмә, вакыты белән читлек эчендәге арыслан шикелле тузына ул. Аннан тынычлана. Зөлфәт Риф улы – бик гадел, акыллы, олы җанлы кеше. Курыкма, – диде. – Ә менә урынбасары Тимур Идрис улы бик таләпчән. Тиздән аның белән танышырсың. Үзе чакыртыр. Ә хәзер эш урыныңны күрсәтим, аннан коллектив белән таныштырырмын.

Шулвакыт телефон шалтырады.

– Әйе, Зөлфәт Риф улы! Гафу итегез, аңламадым. Алдан таләп ителгәнчә, яңа хезмәткәр Наил Урманов бүлегенә иде бит. Ярый, Сез кушканча эшләрмен, – дип, телефонны куйды.

– Зилия, без сине Диана исемле кыз белән бер бүлмәгә утыртабыз. Тиз арада дуслашып китәрсез, дип ышанам… Эшен бик яхшы белә ул. – Соңгы җөмләсе белән Ирина Илфат кызының ни әйтергә теләгәнен Зилия соңыннан гына аңлады.

Диана дигәннәре 27 яшьләрдәге чибәрләрдән чибәр кыз иде. Озын буйлы, сап-сарыга буялган чәчле, энәдән җебенә кадәр зәвык белән киенгән кыз яңа хезмәткәрне ягымлы гына каршы алды. Тик Зилия үзен аның янында әллә ничек хис итте. Ә Диана, киресенчә, беренче очрашудан ук уртача буйлы, гәүдәгә ябык, зәңгәр күзле, озын кара толымлы авыл кызы янында үзенең өстенлеген сизде. Кадак үкчәле итекләрдә кып итеп торган Диана Зилияне баштанаяк күздән кичерде. Бу мизгел Зөлфәт Риф улы бүлмәсендә басып торганнан да авыррак иде. Нәкъ Диана аның ертыгы тегеп кенә куелган итекләренең җөйләрен күрер кебек иде. Зилия сиздерми генә чалбарының балакларын төшеребрәк куйды.

Зилия ике ай эштә булмаган арада офиста сакчылар да алышынган икән. Тиз генә үз урынына кереп утырырга омтылган яшь хатынны ишек төбендә үк туктаттылар. Пропускы өйдә калган булып чыкты. Наилгә шалтыратырга туры килде.

– Зилия, хәзер каршы алам.

– Кирәкми, Наил. Мин юлны яхшы беләм.

– Тик… – Наил тагын нидер әйтмәкче иде, Зилия аны тыңлап тормый, кинәт элемтәне өзде. Кабат курку хисе биләде аны. Янә дә кечкенә әкәм-төкәмгә әйләнеп, юкка чыгасы, йә булмаса, кабык эченә кереп качасы килде. Бу очракта борылып чыгып китәргә һәм өенә кайтып, баштанаяк юрган белән капланып ятарга гына мөмкин иде. Берничә көн генә. Аннан Зилия үзен кулга алып, эшкә тотына алачак. Әмма моңа яшь хатын үзе дә ышанмады. Әгәр хәзер артка бер адым гына ясаса да, кызганычка каршы, ул тагын да тирәнрәк упкынга төшеп китәчәк. Иң яхшысы: кабинетына тизрәк үтеп бикләнергә кирәк иде. Эре-эре адымнар белән Зилия эш урынына ашыкты. Әйтерсең, үткән вакыйгалар, куркыныч сурәт рәвешенә кереп, аның артыннан ырылдап чаба иде. Лифт янында туктап торырга кыймыйча, ул җиденче катка җәяү атлады. Әмма ябыгып, җиңеләеп калган гәүдәсе, хәтсез вакыт артык хәрәкәт күрмәгәнлектән, аңа буйсынмады. Артыннан куган албасты менә-менә аякларыннан эләктерер дә тешләрен балтырына батырып, умырып алыр төсле иде. Шулай да Зилия бу юлы да тән яраларын сизмәс. Әйе, язмыш куйган сынаулар алдында ул җиңелде. Ләкин йөрәген күкрәгеннән тартып алсалар да, ул үлмәде. Яшисе килмәсә дә, үлмәде. Ул әле генә үлмәячәк! Монысы да аңа җибәрелгән сынау!

Ләкин кабинетына үтүгә, ул тагын бер көтелмәгән яңалыкка тап булды. Зилиянең урынын башка берәү алган иде.

– Сез кем буласыз? Ни өчен монда тиле кешедәй йөгереп килеп кердегез? – диде яңа кеше кырыс кына.

Хезмәттәше Диана кебек озын буйлы, күз явын алырлык кызыл күлмәктәге яшь кыз шәп атлаудан тыны кысылган хатынны энәсеннән җебенә кадәр күздән кичерде. Зилия үзен беренче тапкыр эшкә килгәч, янә Диана белән очрашкандай хис итте. Юк, бу юлы аның өс киемендә бернинди ертык, яисә ул гына белгән тапларның әсәре дә юк иде. Күн итекләр, үзенә килешле пальто кигән, кулына тоткан сумкасы да муенындагы шарфына туры килә. Һәр киеме Диананың тәнкыйть күзлегеннән үткән.

– Тиле? – Зилия сүзсез калды. Чынлап та, читтән караганда, ул нәкъ акылга зәгыйфь хатынга охшаган иде. Әгәр дә аның уйларын бер йомгакка җыеп, аннан сурәт итеп үрсәң, убырлы карчык килеп чыгачак иде. Үзен дә, тирә-юньдәгеләрен дә, эссе табага утыртып, утта биетте ул. Зилиянең хәлен белергә килгән әнисе белән сеңлекәшләренең, дөнья хәлләре турында бирелеп китеп, гамьсез сөйләшүләре аңа ошамады. Берсе туып та өлгермәгән оныгын, икенчеләре кечкенә туганнарын югалтты! Бүген иртән исә иренең кемгәдер телефоннан елмаеп җавап бирүе күңеленең астын өскә китерде. Ул бит ике ай элек кенә улын салкын җир куенына тапшырды. Язмышы башкачарак язылган булса, әнисенең күкрәк сөтен имеп, җылы кочагында иркәләнер иде бит! Ә хәзер Җир-ана үз бишегендә аларның сабыен тирбәтә. Елмаерга түгел, еларга кирәк!

Әлеге мизгелдә дә эшендә аның урынына икенче кеше алуларына артык исе китмәде, ә менә кызның бәйрәмчә кыяфәте, бигрәк тә кызыл күлмәге ачуын китерде. Ул исе китмәгән кыяфәттә:

– Диана кайда? – дип сорады.

– Сез аның янына килдегезме?

– Әйе, – дип җавап бирүен Зилия сизми дә калды.

– Эш буенчамы, әллә шәхси сорау беләнме?

– Шәхси.

– Димәк, сез аның белән якыннан аралашасыз?

– Әйе, бик якын. – үз эченнән генә: – хәтта өстәлләребез капма-каршы тора иде, – дип уйлап куйды.

– Аның апасы мәрхүм булган.

– Кайсы апасы? Авылда яшәгәнеме? – Диана белән ничә еллар бер кабинетта утырсалар да, якын дуслар була алмадылар. Шулай да Зилия аның гаиләдә төпчек кыз булуын, әти-әниләре һәм ике апасы аның өчен өзелеп торуын белә иде.

– Бертуган олы апасы. Сөяркәсенә кунакка барган да шунда үлгән, диләр. Диана үзе соңрак эштә булачак. Йомышыгызны миңа әйтеп калдыра аласыз. Яисә төштән соң килегез.

Бу кызның беренче күргән кешегә башкалар тормышындагы әллә нинди нечкәлекләрне ачып салуы Зилиянең ачуын тагын да арттырды. Дианада да дорфалык бар, әмма бу кадәр үк түгел.

Шуңа да:

– Ә сезнең урында эшләгән хезмәткәр кайда? Башка бүлеккә күчтеме? – дип сорап куйды.

– Юк, аны бик каты авырый, диләр. Зур кайгы кичергән. Баласын югалтудан акылдан язган. Зөлфәт Риф улы мине вакытлыча гына алды, әмма Тимур Идрис улы аны эшкә чыкмаячак, ди. Ә сез Зилия Димовнаны яхшы беләсезме?

Зилиягә эсселе-суыклы булып китте. Зырга да, бигрәк тә аның урынбасары Тимур Идрис улына да ул кирәкмәгән булып чыга. Бары тик Наил аны монда күрергә тели. Хатынның көләсе килә башлады, еш кына ниндидер четерекле мәсьәлә туып, нишләргә белмәгән чакларда елар урынына көлә иде ул. Димәк, ул һаман да тере! Аңарда җансыз гәүдә генә түгел!

Шулвакыт бүлмәгә Наил килеп керде:

– Зилия, мин сине эзләп, беренче катка төштем. Ә анда сине лифтка кермәде, диләр.

– Мин баскыч буйлап күтәрелдем, – дип, яңа хезмәткәргә караш ташлады.

– Гафу, дустым, бүгеннән син бу кабинетта утырмаячаксың. Мин сине, күптәннән ниятләгәнчә, үземнең бүлеккә күчердем, – дип, Наил Зилияне коридорга алып чыгып китте.

– Бу юлы Зөлфәт Риф улы ризамы соң?

– Аңа хәбәр итеп тормадым. Алар миннән сорамыйча, синең урында утырган әлеге кадрны минем янга күчермәкчеләр иде.

– Бик чибәр кыз, ник ризалашмадың соң?

– Сине көттем! – Наил белән менә шулай уены-чыны белән сөйләшүләр җитмәгән икән Зилиягә. Нинди генә кыйммәтле дарулар эчермәделәр, ә күңелен биләгән шик-шөбһәләр артка чигенмәде, ә менә җан дусты янында барысы да бер мизгелгә онытылып торды. Ул үзен элеккеге Зилия итеп хис итте, томаланган акылы да ачылгандай булды.

– Ә ул кадрның исеме бардыр бит!

– Ләйсән шикелле. Леся дип йөртәләр үзен, – дип, Наил Зилияне үз кабинетына алып керде. – Менә моннан бүлә алабыз. Материаллар белештем. Үз почмагыңны үзең теләгәнчә оештырырсың. Нәрсәләр кирәк булачак, исемлек төзе.

– Шулай да, Наил, мин элекке кабинетымда эшләргә телим.

– Юк, Зилия! Без синең белән яңа контракт буенча эш башлыйбыз. Янә дә казаннар белән килешү төзү өстендә сөйләшүләр бара. Синең ярдәмең бик кирәк!

– Әмма Зөлфәт Риф улына әлеге башбаштаклыкларың ошамавы бар. Ләйсәнне синең бүлеккә куюында ниндидер хикмәт булуы ихтимал. Ул бервакытта да мәгънәсез карарлар кабул итми.

– Хикмәт: ул мине өйләндерергә тели! Ә менә сине баштан ук безнең бүлеккә куймавының серен әйтимме?

– Монда да ниндидер сер бар дип уйлыйсыңмы? Хәзер үзем әйтәм: ул синең миңа өйләнүеңнән курыкты булып чыгамы?

Наилне бу сорау гаҗәпкә калдырды, ни өчен ул бу хакта элегрәк уйламады? Ә бит Зыр, чынлап та, һәрвакыт Зилиягә каршы булды.

– Ә мин аны безнең дуслыктан көнләшә дип уйлый идем…

– Наил, син нәрсә? Шаярып әйтәм!

– Минемчә, Зыр нәкъ синең кебек дусты булуын тели иде.

– Җитәкче белән хезмәткәр арасында дуслык буламы соң?

– Бу сорауга бары тик син үзең җавап бирә аласың. Хәер, Зыр да, син дә дус булырга өйрәнә алмадыгыз! Нәрсәдә тукталдым? Проектка килгәндә…

Әмма Зилия Наилне ишетмәде. Ни өчен Зөлфәт Риф улы белән ике арада шулкадәр күп аңлашылмаучылык туды соң? Наил хаклы, җитәкчеләре аларның дуслыгына каршы иде. Зилияне энекәшенә тиң күрмәде ул. Ә хәзер өйләндерергә тели, диме? Кемгә?

Шулвакыт телефон шалтырады. Наил трубканы алып тормый, төймәсенә генә басты. Кадрлар бүлеге җитәкчесе Ирина Илфатовна шалтырата иде.

– Наил әфәнде, гафу итегез, Зилия Димовна эшкә килгән, дигән хәбәр булды.

– Әйе, дөрес! Ә җилләр кайсы яктан исте соң?

– Гафу итегез…

– Ләйсән – Леся әйттеме?

– Әйе, әмма аны күрү белән урынбасар бүлмәсенә ашыккан, күрәсең.

– Леся үз урынында калачак, ә Зилиянең бүгеннән безнең бүлектә эш көне башланачак!

– Ә больничный листын яптырдымы икән?

– Анысы бүген, Ирина ханым, мөһим түгел. Ул эштә һәм шуның белән вәссәлам.

– Гафу итегез инде, әмма Тимур Идрис улы психотерапевттан белешмә китермичә, бернинди эш көне дә куярга кушмады…

– Анысы тагын ни дигән сүз? – Наил төймәгә шап басып, элемтәне өзде. – Зилия! Мин хәзер барысын да җайлаячакмын! Нәрсә уйлап чыгарганнар?!

Зилия аңын югалтыр дәрәҗәдә урындыкка барып утырды. Әле генә иркен итеп сулыш ала башлаган иде, янә тыны кысылды.

– Миңа Зөлфәт Риф улы белән сөйләшергә кирәк. Әгәр дә ул да каршы булса… – Зилиянең күз аллары караңгыланды. Ә бит Тимур Идрис улы хаклы: аңа психотерапевт ярдәме кирәк. Югыйсә ул тәмам акылдан язачак.

– Зилия! Зилия! Мин сине моннан беркая да җибәрмәячәкмен! Кара әле, миңа сине күрү, ишетү кирәк! Тыңла мине!

Нәкъ шул мизгелдә ишеккә шакыдылар һәм кабинетка Зөлфәт Риф улы үзе килеп керде. Яшь хатынны ничек тә юатырга тырышып, каршысында тезләнеп утырган Наил белән Зилия, җитәкчеләре алдында кыенсынып, икесе дә торып бастылар.

– Зилия! Сезне күрүемә шатмын! Үзегезне ничек хис итәсез? Хәл кергәнгә бер дә охшамаган.

– Сез дә миннән «сәламәт» дигән белешмә таләп итәсезме?

– Аңламадым.

– Зөлфәт абый, барысын да үзем аңлатырмын.

– Наил, мин сиңа сүз бирмәдем, – дип, җитәкчеләре кабат Зилиягә эндәште. – Әлбәттә, синең тизрәк эшкә чыгуыңны көттек, әмма терелеп бетмәсәң, тагын да көтәргә әзербез.

– Әмма минем урында башка кыз эшли.

– Бу хакта, Зилия Димовна, соңрак сөйләшербез. Мин сезне чакыртырмын. Ә әлегә минем Наилгә ашыгыч сүзем бар.

– Ярый, мин чыгып торам.

– Кабул итү бүлмәсендә көтегез.

Зилия кабинеттан чыгу белән коридорда Диананы очратты.

– Диана, исәнме. Ничек хәлләрең?

– Сәлам, сәлам! Ха, чибәрләнеп киткәнсең! Ябыгу килешкән, ә менә йөзең сулган. Макияж җитешми.

Бүген генә апасын җирләп килгән булса да, кызның йөзе, гадәттәгечә, балкып тора иде.

– Сине соңрак була дигәннәр иде. Кайгыңны уртаклашам.

– Тик ятарга яратмыйм. Бер көн еладың ни, ике ай еладың ни, үлгәнне кире кайтарып та, алар артыннан китеп тә булмый. Әйдә, кабинетка. Әмма синең урында хәзер башка кеше утыра.

– Беләм. Әйе, син хаклы, аларны кайтарып булмый…

– Бик озак яттың шул. Әллә, эштән китәм дип, гариза яздыралармы?

– Юк әлегә.

– Психотерапевтка җибәрәләрме? – Зилиянең гаҗәпләнүен тоеп, дәвам итте. – Офис зур, әмма хәбәр тиз йөри. Борчылма, безнең кабинеттан ерак китмәде. Леся әйтте. Әйдә, без аны вакытлыча булса да куып чыгарып, чәй эчеп алыйк.

Зилияне кабат кабинетта күреп, Ләйсән торып басты.

– Акыллым, безгә монда сөйләшеп алырга иде, 15 минут. Артыгы кирәкми. Йөреп килә аласың. – Кыз Дианадан бераз шүрли иде булса кирәк, карышып тормады. Зилия дә баштарак Диананың һәр карашыннан курка иде. Әмма аның фикеренә колак сала иде. Яхшы гына эш хакы ала башлагач, хәтта аның зәвыгына таянып, кием дә сайлады.

Диана чәйнеккә су салып, кабызып җибәрде һәм Зилиянең урындыгын үз өстәле янына китереп куйды.

– Утыр. Наил синең урынга кеше алуга каршы иде, беркемне өстәлеңә дә якын китермәде. Аннан Тимур Идрис улы яңа хезмәткәргә эш урыны әзерләргә кушкач, синең әйберләреңне бүлмәсенә күчертте. Үзенең бүлегенә аламы әллә?

– Бу мәсьәлә әле хәл ителмәгән. Ишетеп белүеңчә, кемдер белешмә таптыра.

– Игътибар итмә, иң мөһиме, үзең булып кал. – Мондый сүзләрне Дианадан ишетү сәер иде.

Зилия, гадәттәгечә, үзе чәй әзерли башлаган иде, хезмәттәше аны туктатты:

– Бүген син – кунак! Кабат шушы өстәл артына килеп утыргач, чәен дә ясарсың…

– Әниеңнәр ничек соң, Диана?

– Нишләсеннәр? Зур кызлары бит, бар ышанычлары аңарда иде. Авылда булгач, әти-әниләргә зур терәк иде. Ә менә безнең аерма 18 яшь булгангамы инде, олы апа белән бервакытта да артык якын булмадык. Ул гомер буе ике улы өчен яшәде.

Мин туган елны үзеннән җиде яшькә зуррак Марат исемле егеткә яратып кияүгә чыккан. Беренче мәхәббәт, имеш. Җиде ел торып, балалары булмагач, җизни тиешле кешебез, гаепне ападан күреп, башкага киткән. Әмма анысы да бу иргә бала табып бирә алмаган. Ярый әле, ул икенче хатынның уйнаштан туган баласы булган. Шул кызны үзенеке итеп үстергән. Һәрхәлдә әни шулай дип сөйли торган иде. Безнең апа икенчегә кияүгә чыкканда, миңа 12 яшь иде инде. Балам булмас дип куркып, ул да балалы тол иргә барды. Бер ел да үтмәде, тупылдап торган малай тапты. Азат җизнинең улын ун яшьтән үз баласыдай карап үстерде. Шул балалар гына башына җитте дә инде. Яшьли әнисез калган Рафаэльгә бервакытта да каршы эндәшүче, тиргәүче булмады. Без бер мәктәптә укыдык. Урта сыйныфларда ук тәмәке тарта, әтисенә сиздерми, зуррак малайлар белән эчеп тә йөри иде. Апа һәрвакыт аны яклады, җизнигә барысын да әйтеп тә бармый иде. Хәер, ире өчен ул шул балаларның әнисе генә булып калды. Аларны ир белән хатын дип әйтеп булмый иде. Азат җизни гел «сул» га йөрде. Апа эндәшмәде, көнләшмәде дә ул. Чөнки беренче ирен яратып яшәгән! Соңгы сулышын да аның кулларында алган… – Диананың күзләреннән яшь ага иде. Ул үзе аларны сизмәде. Калтыранган куллары белән сумкасын актара башлады. – Менә аның көндәлеге, ул аны Марат җизнигә тапшырган булган. «Сине ташлап чыгып киткән кешене гомер буе яратып буламы?» диярсең, әмма язмыш дигәннәре шулкадәр буталчык икән. Монда язылганнарны укып, хәйран калырсың. Икесе дә мәхәббәтләрен корбан итеп, бала үстерергә омтыла. Әмма Ходайдан сорап, теләп алган ул балалар апага да, Марат җизнигә дә бәхет китерми. – Шулвакыт бер карарга килеп, Диана дәфтәрне Зилиягә сузды. – Бу язулар сиңа ныграк кирәк!

– Диана, апаңнан калган зур истәлек бит бу!

– Бу дәфтәр минем кулларга очраклы килеп кермәде. Синең белән күрешүебез дә очраклы түгел. Апамның көндәлеген укыганда, мин сине дә уйладым.

– Ни өчен?

– Чөнки син Аллаһы биргән һәм алган балаңны жәлләп, үзеңне үтереп барасың. Син каян беләсең, бәлки, ул минем абыйларым кебек бер җинаятьче булыр иде. Мәхәббәт җимешеңнең кабахәткә әйләнүен йөрәгең күтәрер идеме? Апамныкы башкача булдыра алмады…

Ул көнне Зилия эштән йөгерә-атлый кайтты. Психотерапевттан белешмә сораулары да аны бу мизгелдә ул кадәр борчымады. Әйе, аның моннан соң да хезмәттәшләре арасында эшли алуында кемдер шикләнә иде. Наилнең: «Борчылма! Тимур Идрис улына кирәк икән, үзем ясатып китерәм мин сиңа ул белешмәне, күңеле булсын», – дип тәкъдим итүенә карамастан, Зилия: «Юк, миңа чынлап та белгеч ярдәме кирәк!» – диде. «Нәрсә, ди, инде ул сиңа? Яшисең киләме? – дип сораячак. Син кичергән вакыйгалардан соң, әлбәттә, юк, тормышымда мәгънә юк, дип әйтүең ихтимал. Аннан ул синдә суицид куркынычы бар дип, камил акылыңда шик белдерәчәк! Сиңа шул кирәкме? Ә бит Тимур Идрис улы синнән шуны көтә! Артка чигенүеңне тели, аңлыйсыңмы? Казаннар белән бу яңа проект синеке! Аны син һәм мин башкарып чыгачакбыз. Ә бу яңа хезмәткәргә мин ышанмыйм, дустым!»

Зилия бу мизгелдә кем аның чын дусты, ә кем аны күралмавын аңлый алмады. Диана белән бер кабинетта кара-каршы утырып, ничә ел бергә эшләделәр һәм хезмәттәше аны яратып җиткермәвен һәрчак белде. Тик бүген ул, киресенчә, аның өчен иң кирәкле сүзләрне әйтте. Ә бит эштә дә, укуда да Наил аның якын дусты булды. Әмма хәзер Зилиянең эшкә чыгуы аңа яңа проектны алу өчен генә кирәк түгелме соң? Юк, Зилиянең болай уйларга хакы юк. Наил иң авыр вакытларда да аңа терәк була алды бит! Тик Зөлфәт Риф улы да әллә нишләгән. Өс киемнәрен киеп, кайтыр якка юл тоткан Зилияне коридорда тотып алып, кабинетына җитәкләп диярлек алып керде.

– Мин бит сезгә кабул итү бүлмәсендә көтәргә куштым. Кем сезгә эш сәгате уртасында кайтып китәргә рөхсәт итте?

– Аңлавыгызча, мин больничныйда. Минем әле акылым зәгыйфь түгел дигән белешмәм дә юк.

– Җитте! Һәркайсыгыз кирәкле чиктән чыгасыз. Эш урынын ниндидер бер гайбәт, сүз төрттерү урынына әйләндерәсез. Шәхси мәсьәләләр чишәсез!

– Әлбәттә, һәрвакыттагыча! Бернинди үзгәреш юк! Бу очракта да гаеп нәкъ миндә дип уйлыйсыз, шулаймы?

– Ә сез беләсезме, Наил өйләнә?!

– Бик шатмын, бәхетле булсыннар! – Яшь хатын әйткән соңгы сүзләрнең ихласлыгында инанырга теләгәндәй, Зөлфәт Риф улы аның күзләренә тутырып карады. Бу мизгелдә Зилиягә җитәкчесенең йөзләре сулып, битендәге яра җөе тагын да зурайгандай тоелды. Ничә тапкыр инде ул Зөлфәт Риф улыннан матур йөзен уйган әлеге җәрәхәт турында сорыйсы килгән иде. Наил дә бу хакта бер тапкыр да телгә алмады. Ә бит Зилия әле булса аның турында күпне белми. Эшкә килгәннән алып, ул аны гаиләле ир дип уйлады. Чөнки берничә тапкыр җитәкчеләренең водителе ике малайны офиска алып килүен, аннан Зөлфәт Риф улының алар белән бергә каядыр китүен үз күзләре белән күрде. Ул сабыйларны аталарча сөеп, икесен ике беләгенә күтәреп алган иде. Бу күренеш Зилиядә җитәкчеләренә карата зур хөрмәт уятты. Аның булачак тормыш иптәше дә менә шулай балаларын яратачагын күз алдына китерде ул.

Хәер, җитәкчеләренең шәхси тормышы һәркем өчен ябык иде. Ә, бәлки, Зилия өчен генә бу мәсьәлә караңгы булгандыр. Кабинетларына Зөлфәт Риф улы килеп керсә, Диананың йөзе ничек яктырып китә торган иде. Кемдер хәтта аны хуҗаның сөяркәсе дип тә әйтте. Җитәкчеләре белән интернет аша аралашулары турында Зилия дә сизенде. Әмма эш буенча дип уйлады. Бу оешмада ике ел эшләгәч кенә, Зилия аның өйләнмәгән асыл ир-егет икәнен белде. Шулай булгач, Диана белән очрашуларында бер гаеп тә булмаган!

23 февраль уңаеннан офиста җитәкчелек рөхсәте белән бәйрәм табыны кордылар. Аш-суга акча да бүленде. Хатын-кызлар тиз генә яшелчәләрне турап, салатлар, кабымлыклар ясадылар. Шунда табын әзерләү мәшәкатьләреннән читләшеп, бик тәмле итеп, тозлы кыяр кетердәтеп торган Дианага Ирина Илфатовна:

– Син ул-бу түгелсеңдер бит?! – дип шаяртмакчы булды.

Диана авызына капкан кыярын чәйнәп йотты да ак салфеткага кул-авызын шундый нәзакәтлелек белән сөртеп, биленә таянып:

– Йөкле булсам ни? Көнләшәсезме? – дип җавап кайтарды.

– Абау, мин алай дип әйтергә теләмәгән идем. Бары тик патша кызыдай басып торуыңа, менә бу кыланышларыңа ишарә ясамакчы булдым.

Арадан берсе:

– Котлыйбыз! Туй кайчан соң? – дип сорап куйды, кызның сүзләрен чынга алмый гына.

– Анысын, вакыты җиткәч, ул хәл итәчәк! – диде Диана, серле елмаеп.

– Соң аның гаиләсе бар бит! – дип әйтүен Зилия сизми дә калды.

Die kostenlose Leseprobe ist beendet.

Altersbeschränkung:
12+
Veröffentlichungsdatum auf Litres:
17 März 2026
Datum der Schreibbeendigung:
2023
Umfang:
120 S. 1 Illustration
ISBN:
978-5-4494-0164-9
Rechteinhaber:
ТАТМЕДИА
Download-Format: