Телефонлы кәҗә / Коза и сотовый телефон

Text
0
Kritiken
Leseprobe
Als gelesen kennzeichnen
Wie Sie das Buch nach dem Kauf lesen
Телефонлы кәҗә / Коза и сотовый телефон
Schriftart:Kleiner AaGrößer Aa

Гимадеев Алмаз Марсович

Коза и сотовый телефон


Балалар өчен

хикәяләр һәм повесть



Рәссамы Илдус Әҗемов



© Татарстан китап нәшрияты, 2013

© Гыймадиев А. М., 2013

Хикәяләр

«Син дә соңга калдыңмыни?»


Идрис бүген дә мәктәпкә соңга калды. Баш очына ук куеп яткан өч төрле будильник та, кичтән ашаган ярты карбыз да ярдәм итмәде. «Йа Ходаем, бикләмәсәләр генә ярар иде, йа Ходаем, бикләмәсәләр генә…» Абына-сөртенә укырга йөгергәндә, авыз эченнән әнә шулай әллә ниләр пышылдады малай. Ә инде мәктәп ишеген тартып, аның бикле икәнен аңлагач, гаҗиз калып җиргә утырды һәм сулкылдап елап җибәрде.

Хәер, елаудан ни мәгънә? Үзе гаепле бит. Укытучы апасы кичә соңгы тапкыр кисәтте үзен. «Әгәр иртәгә дә соңга калсаң, мәктәп ишеген эчтән бикләп куябыз, кертмибез», – диде. Әйтте бит?! Әйтте!

Малай өметсез генә тагын бер тапкыр ишекне тартып карады. Юк, бикле! Аннан ул аркасына аскан букчасын салды да әкрен генә үз сыйныф бүлмәләренең тәрәзәсе янына килде. Ике катлы таш мәктәпнең беренче каты да шактый биек, ун яшьлек малайның тәрәзәгә буе җитәрлек түгел иде. Нишлиләр икән анда хәзер? Беренче дәрес хезмәт дәресе иде бугай. Хәлимә апалары, диафильм ясарга өйрәтәм, дигән иде. Мөгаен, шуны эшлиләрдер. Идриснең күзеннән тагын яшь бөртекләре тәгәрәде…

Партадашы Гөлназ бүген берүзе утырадыр инде. Карандашын көн саен Идрис очлый иде аның, бүген үзе очлады микән?.. Тиздән кыңгырау шалтыраячак. Һәммәсе, узыша-узыша, ашханәгә йөгерер. Идриснең генә урыны буш булачак. Аңа дигән бәрәңге боламыгын тагын Рамил ашар инде. Гел шулай итә ул, берәрсе авырып мәктәпкә килмәсә, аның өлешен дә ашый…

Әллә тәрәзәгә таш бәреп карарга микән? Бәлки, жәлләп кертерләр? Ю-у-ук, йә ватылыр. Нишләргә соң?.. Кинәт Идриснең башына бер уй килде. Ул букчасыннан буш дәфтәр тартып чыгарды да аның бер битен ертып алды һәм, «Бичара Идрисне кертегез, зинһар өчен!» дип, зур-зур хәрефләр белән язып куйды. Янәшәдәге агачтан бер озын ботакны сындырып алды, теге язуны шуның башына киертте һәм, тәрәзә янына килеп, ботакны өскә күтәрде…

Идриснең сулышы ешайды. Хәзер күрәчәкләр… Башта Хәлимә апалары күрәчәк. Аннары бүтәннәр… Кертерләр микән?.. Йөрәкләре таш булмаса кертерләр. Идрис гафу үтенер. Соңгы тапкыр, дип ант итәр…

Нишләптер бернинди тавыш-тын ишетелми. Ишек ачарга килүче дә сизелми. Язуны күрмәделәр микәнни? Әллә күреп тә ачмаска булдылармы?

Идриснең түземе төкәнде. Ул, ярсый-ярсый, агач ботагын тәрәзәгә бәрә башлады. «Менә сезгә!!! Менә сезгә!!!» Малай, елый-елый, тәрәзәне «кыйнавын» дәвам итте…

– Нишлисең син, Идрис?

Каяндыр ишетелгән тавышка малай сискәнеп китте. Аның артында соң чиккәчә гаҗәпләнгән партадашы Гөлназ басып тора иде.

– Нәрсә булды? Авырыйсыңмы әллә? – дип борчылып эндәште Гөлназ.

– Син… Син дә соңга калдыңмыни? – Малай, беренче күргәндәй, баштанаяк Гөлназны күздән кичерде. – Сине дә кертмәделәрме әллә?

– Кая кертмәделәр? Идрис, ни булды сиңа?

– Ну, мәктәпкә инде… Хәлимә апа әйтте бит, соңга калсагыз, ишекне эчтән бикләп куябыз, диде.

Ниһаять, Гөлназның аптыраулы карашы эреп юкка чыкты. Кызның сипкелле битендә шаян чокырлар пәйда булды. Ул җайлап кына Идриснең кулыннан агач ботагын алды, көлемсерәп, дәфтәр битендәге язуга күз салды һәм малайга туп-туры карады:

– Идрис! Бар, өеңә кайт, рәхәтләнеп йокла. Ял көне бит бүген! Як-шәм-бе!!!

Идрис исә бер елмаеп торучы партадашына, бер «кыйналган» тәрәзәгә карады да лапылдап җиргә утырды.


Алда казлар көтүе!

Кояш офыкка якынлашканда, югары оч малайлары Әхмәтләр капка төбенә кичке уенга җыелды. Башта көндез булып узган хәлләр турында әңгәмә куерттылар, уеннар уйнадылар: «Өчташ», «Мәчеле-тычканлы», «Каеш сугыш»… Көндәлек уеннарның берсе дә калмады бугай. Соңрак, инде эңгер беленә башлагач, күрше кызлары да урамга чыккач, капка төбендәге бизәкләр уеп эшләнгән эскәмиягә утырыштылар, һәм сүз сәпит-матай тирәсенә күчте.

– Менә Әхмәтләрнең матае бар, – диде сипкелле Рафис, – тик аңа абыйсы йөртергә бирми, ник дигәндә, беренче очраган багана Әхмәтнеке булачак. Ха-ха!..

– Бирмиме?! – дип чәчрәп чыкты Әхмәт. – Беләсең килсә, ул үзе өйрәтте мине йөртергә!

– Бәхәсме? – диде Рафис, мыскыллы елмаеп. – Менә хәзер абыеңның матаен апчыгып, Лилияне урам әйләндерә алмыйсың!

Әй Рафис! Әхмәтнең авырткан җиренә кагылдың ич. Аның күрше кызы Лилия белән дус булып йөрүен дә, иртәләрен мәктәпкә бергә баруларын да беләсең югыйсә.

Малайлар, кызыксынып, Әхмәткә төбәлде. Кызлар гына, боларның сөйләшүләрен бөтенләй ишетмичә, үзара гөрләшә-гөрләшә, көнбагыш чиртеп утыруларын белделәр.

– Бәхәс! – дип кычкырып җибәрүен сизми дә калды Әхмәт.

Ә Рафиска шул гына кирәк тә:

– Әгәр дә мәгәр Лилияне утыртып, түбән очтан урап менә алсаң, миннән сиңа… шоколад, – диде ул, хәйләкәр күзләре белән Әхмәтне сөзеп, – кызлар аның ише нәрсәне бик ярата…



Калганы бик тиз хәл ителде. Абзар почмагыннан иске «кәҗә тәкәсе»н сөйрәп чыгардылар. Лилия генә башта аптырап торды, аннан соң, миңа барыбер дигән кыяфәт белән, Әхмәтнең артына менеп утырды. Сигез-ун малай хәтсез генә этеп баргач, иске мотоцикл чаф-поф килеп бер төчкереп алды да, кинәт кенә пытырдап, ук шикелле алга ыргылды.

Дус кызының янәшәдә булуы рәхәтлек бирсә дә, үз хәлен үзе генә белә Әхмәт. Вәт сипкелле шайтан, никләр генә бәхәсләштем шуның белән! Дөрес әйтә ул, Әхмәткәме соң инде матайда йөрү! Ичмасам, Лилияне дә утыртты бит әле.

Шулчак күз алдына абыйсы Фәрхәтнең зур йодрыгы килде һәм ирексездән малайның тәне эсселе-суыклы булып китте.

Ә Лилиягә кызык. Бертуктаусыз көлүен белә:

– Әхмә-ә-әт, алда казлар көтүе-е-е!..

«Шул гына җитмәгән иде», – дип уйлады малай һәм авыз эченнән генә нәрсәдер бытылдады.

Матай исә, котырган үгез шикелле, каз өеренең нәкъ уртасыннан чажлап узды, артта ап-ак мамык-йон бураны күтәрелде. Шул буран уртасында түбән оч Маһруй әбинең: «Аһ денсезләр, аһ сез!» – дип кычкыруы гына ишетелеп калды.

– Әхмәт, инешкә борыл! – дип сөрән салды Лилия. – Безнең әти, җирән кашкасы дулаганда, гел шулай итә торган иде…

«Синең ат җигүче атаң матай күргән кешемени», – дип уйлады Әхмәт һәм үз урамнарына борылды. Никтер Лилия аның ачуын китерә башлаган иде.

Малайлар шунда. Тик нигә әле алар бер читкә посканнар? Рафис исә бөтенләй күренми. Тагын берәр этлек оештырганмы әллә бу сипкелле пәри, дип уйларга да өлгермәде, тыкрыкка аркылы сузылган җепкә эләгеп, мотоцикл бер якка, Лилия белән Әхмәт икенче якка очтылар…

Шакырдаган-чыкырдаган тавышлар ишетелде, урам төтенгә күмелде. Могҗиза белән генә исән калган «геройлар»га һәркем сокланды, аларны кул биреп торгыздылар, өс-башларын кактылар.

Ә мунча бурасына бәрелеп челпәрәмә килгән матай тирәсендә исә Әхмәтнең шәһәрдән кайткан биш яшьлек туганнан туган энекәше Илгиз мәш килә һәм, лампочкалары коелып беткән фараны ике кулы белән тотып:

– Такой больсой глаз, нисего не видит, – дип кабатлый иде.


«Гроссмейстер»

Менә бишенче көн инде Фаил Рөстәмнең портфелен күтәреп йөри. Мәктәпкә барганда да, кайтканда да, тәнәфесләрдә дә. Ә Рөстәмнең ике кул кесәдә, борын югары чөелгән. Нихәл итәсең – бәхәс шарты буенча тагын ун көн күтәреп йөрергә тиеш әле ул аны.

Ә бит барысы да юктан гына башланды. Беркөнне озын тәнәфестә, сүз иярә сүз чыгып, Рөстәм малайлар алдында мактанып ташлады:

– Мин берьюлы ун кешегә каршы уйный алам һәм унысын да отачакмын! – диде.

Һай, кысылмаган булсачы Фаил! Түзеп тора алмады шул, бәхәсләштеләр. Җиңелүче җиңгән кешенең портфелен ай буе күтәреп йөрергә тиеш булды.

Дәрестән соң һәммәсе актлар залына җыелды. Гомер күрелмәгән тамашаны карарга хәтта кызлар да килгән иде. Өстәлләргә ун шахмат тактасы куелды. Уен башланганчы, һәркем катгый кисәтелде: «Әйтеп тору тыела! Һәрберегез үзе уйларга тиеш!»

Шулай итеп, актлар залында чебен очканы да ишетелерлек тынлык хасил булды. Киеренке тынлыкны шалт иткән тавыш бозды – Рөстәм кыю гына беренче йөрешне ясады.

Ун тактада да уен кызганнан-кызды. Фаилнең күзләре түгәрәкләнә барды. Ул бертуктаусыз иренен чәйнәде: «Нүжәли унысын да отар?! Булмас!»

Әмма, «''   икеле''  капчыгы» Йосыфның контроль эшләрдә «бишле» ала алмаячагы ап-ачык билгеле булган кебек, Рөстәмнең отачагы да бәхәссез иде инде. Эшнең хөртилеген чамалап алган Фаил мизгел эчендә ишеккә ташланды. Әмма малайлар бик тиз эләктереп алды аны:

– Ә бәхәс?!

– Бәхәсне кая куясың?

– Кара син аны, ансат кына шылмакчы! – диештеләр.



Рөстәм исә тугыз тактада эшне бетергән иде инде. Менә ул ашыкмый гына соңгы көндәше Йосыф каршына килде һәм чираттагы йөрешне ясар алдыннан тәкәббер генә итеп Фаилгә карады:

– Шулай, энем, моннан соң минем белән бәхәскә кермәссең дип уйлыйм!.. Һм-м-м!.. Ә минем рюкзак авыр булыр, һай авы-ы-р… – диде ул, йөзен чыткан булып.

– Әйдә, әйдә, уйнап бетер! – диеште малайлар.

– Фи-и-и, нәрсәсен уйныйсың! – Рөстәм тактага кырын күз ташлады. – Беткән бит инде монда!..

Һәм ул күп уйнаудан сөялләнә башлаган имән бармагы белән оста гына итеп Йосыфның соңгы шашкасын тактадан чиертеп төшерде.

 

Батыр егет


Раушания – сыйныфта иң матур кыз. Моның шулай икәнлеген бөтен малай белә. Әхәт тә белә, ләкин аны белеп кенә ни файда? Менә Раушания Әхәтне матур итеп күрсен иде ул… Юк шул! Печтек кенә дә игътибар итми. Бәлки, игътибар да иткән булыр иде – Әхәтнең колаклары алагаем зур, көзге әче җилләрдә тирбәлгән әрекмән яфраклары шикелле селкенеп торалар. Ну, аннары буен да әйтер идем… Әнисенең кер юу машинасыннан әз генә калкурак. Ә шулай да бик дуслашасы килә бит шул тәкәббер Раушания белән.

Их, берәр батырлык кылсаң иде ул менә! Әйтик… әйтик, Раушания суга бата яза… Әхәт аны коткара… Яисә кызны зу-ур овчарка таларга җыена. Шунда Әхәт йөгереп килә дә, «рраз!», «рраз!»… Хыялларның чиге-чамасы юк иде.

Беркөнне Әхәтне, Раушанияне һәм сыйныфтагы тагын өч укучыны район үзәгенә, математика буенча уздырылган олимпиадага җибәрделәр. Олимпиада яхшы узды. Соңыннан, барысы бергә кереп, ашханәдә тамак ялгадылар. Ашаганнан соң укытучы апалары берәр сәгать ял итәргә рөхсәт бирде. Шунда Әхәт:

– Раушания, әйдә, ә-ә-нә теге супермаркетка барып киләбез, – диде, бераз дулкынланып. Кыз риза булды.

Теләгән әйберләрен алып кибеттән чыгып барганда, көтмәгәндә алар каршына Әхәттән дә бәләкәйрәк буйлы бер малай килеп басты.

– Сәлам, чибәркәй! – диде ул, кызга сөзеп кенә карап. – Телефоның бармы? Бир аны миңа! Тизрәк!!!

Әхәт катты да калды. Нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачты… әмма дерелдәгән иреннәре арасыннан сүз чыкмады.

Шунда Раушания көтелмәгән тәвәккәллек күрсәтте – кулындагы сумкасы белән хулиган малайга китереп сукты. Тагын, тагын… Ялгышып, Әхәткә дә эләкте. Бу тавышка кибет эченнән кешеләр йөгерешеп чыкканда, бәләкәй буйлы башкисәр биредән табан ялтыраткан иде инде.

Раушания һушын җыярга өлгерә алмый асфальтта башын тотып бөрешеп утырган Әхәт янына чүгәләде:

– Авыртамы? Гафу ит инде, ялгышрак эләкте. Энекәшкә дип алган гантельләрне кулланырга туры килде шул…

Башы томаланган Әхәт исә:

– Мин – егет… батыр… егет… – дип мыгырданды.


Аукцион

Иртән мәктәпкә килгәч, бер көтү бала, гадәттәгечә, Фәннур янына җыелды:

– Малай, алгебрадан өй эшен күчерергә биреп торырсың инде, яме?!

– Фәннур дус, ничек кәефләр? Яшт иттереп кенә әдәбияттан иншаны күчереп алыйм әле?

– Малай, коткарсаң, син генә…

Ләкин бүген уку отличнигы никтер сумкасыннан дәфтәрен чыгарырга ашыкмады. Эре генә кыяфәт чыгарып кукраеп утыруын белде.

– Йә, ялындырма инде!

– Дәфтәреңне ашамыйбыз ла…

– Бүтән көннәрдә күчертә идең бит әле!

Ниһаять, Фәннурның масаю катыш чыелдык тавышы яңгырады:

– Бүтән көннәрдә шул менә… Ә моннан соң алай булмаячак! Бүгеннән башлап, бушка күчертүләр бетте!

Сыйныф бүлмәсе бер мәлгә тынып калды.

– Ярар соң… – дип сузды Кәлтә Закиры. – Жевачкы бирермен, брат. Күчерт кенә!

– Жевачкыңны бакчага йөрүче сеңлеңә бир, яме, акыллым! Ә инде күчертү мәсьәләсенә килгәндә… – Фәннур, текәлеп, һәрберсенең күзенә карап чыкты. – Бүгеннән башлап, һәр фәнгә махсус бәяләр куям! – диде ул тантаналы кыяфәт белән. – Әйтик, алгебра белән геометриядән күчертү ун сум торачак. Физика белән химия – авыр фәннәр, аларның бәясе егерме сум чамасы булыр… Инша язып бирү илле сумга тарта…

– Күрәләтә талау бит бу!!! – дип кычкырып җибәрде шулчак Закир. – Бер иншага илле тәңкә!

– Их син, кәлтә-мәлтә! – дип, аны үртәгәндәй итте Фәннур. – Мин бит үземнекен күчертмим, өр-яңадан, бүтән төрле итеп язып бирәм. Андыйга калса, илле сум аз да әле ул, бик беләсең килсә… Әле мин сезне жәлләп кенә…

– Кызларга да шул ук бәяме? – дип кызыксынды Наилә.

Фәннур әле бусын уйлап бетермәгән иде.

– Һм… – дип төртелеп калды ул. Аннары: – Әлбәттә, шул ук… Ярар, миннән булсын яхшылык, 8 нче Март бәйрәме алдыннан атна буе бушка күчертермен.

Боргаланырга урын юк иде – Фәннурның тәкъдименә ризалашмый чаралары калмады. «Физиканы өч сумга булса да төшермисеңме соң?» – диючеләр булды үзе, әмма Фәннур сүзендә нык торды:

– Бүген ирекле бәяләр заманы, агай-энеләр! Базар икътисады! Шушыңа риза булып, койрыгыгызны кысыгыз да тик кенә утырыгыз! Долларның курсы артса, тәк и тәк күтәрәчәкмен әле бәяләрне!

Шулай итеп, Фәннур укучылар арасында бизнесмен булып китте. Кесәсе көннән-көн калыная башлады малайның. Өй эшләре буенча гына түгел, контроль эшләрдә дә «базар икътисады»н кертте ул. Әйтик, контроль эш вакытында, пышылдап, мәсьәләнең җавабын әйтү алты сум тора. Шпаргалка язып ыргыту бер метр ераклыкка кадәр ун сум, ике метр белән дүрт метр арасы егерме, ә инде укучы дүрт метрдан да ераграк утырса, әлеге бичара утыз сум түләргә тиеш була. Тулаем контроль эшне эшләп бирү өч долларга тарта…

Эшләр шулай матур гына тәгәрәгәндә, Ерак Сахалиннан Фәннурның геолог абыйсы кайтты. Ике генә тәүлеккә. Ул көнне малайга соңгы дәресне – физиканы «тозларга» туры килде. Андый чакта бер дәрес каян килеп кая китмәгән лә!

Ә икенче көнне иртән мәктәптә мондыйрак хәлләр булды. Физика дәресе башланырга егерме минут кала, Кәлтә Закиры җәһәт кенә парта өстенә менеп басты.

– Малайлар! Кызлар! Игътибар! – дип шәрран ярды ул, кулындагы дәфтәрне һавада болгап. – Игътибар, аукцион! Физикадан өй эше сатыла! Башлангыч бәясе йөз сум!

Фәннурның аркасыннан кырмыскалар йөгерешкәндәй булды:

– Өйгә эш бар идемени?! – дип сорады ул калтыранган тавыш белән.

– Нишләп булмасын? – дип гөр килде сыйныфташлары. – Өй эшенең дә ниндие генә әле!

– Кая, ничәнче мәсьәләләр ул? – Фәннур тиз генә китабын өстерәп чыгарды. – Хәзер чишеп атабыз аны!

– Юк инде, брат! – дип, каһкаһә белән көлде Закир. – Әйтмибез. Аукцион тек аукцион! Кирәк икән, пажалысты, сатып ал! Башлангыч бәя йөз сум!

Эшнең хәтәр борылыш алуын Фәннур сиземләп өлгергән иде инде. Ул ялт кына кесәләрен капшап алды – акча күп анысы…

– Нигә шулай кыйбат соң? – дип чыелдады отличник. – Мин бит сездән бер мәсьәләгә егерме сумнан да артык алмый идем!

– Базар икътисады, брат! – Закир сыйныфташларына күз кысты. – Нинди бәя телим, шундыйны куям!

Инде чигенергә урын калмаган иде. Фәннур кесәсеннән бөгәрләнгән акчалар тартып чыгарды:

– Мә, комсыз! Китер өй эшен!

– Культурно гына сөйләш, брат! Мин бит күчерергә сораганда синең белән алай сөйләшмим. – Закир Фәннурның дәфтәргә дип сузылган кулын җай гына читкә этәрде. – Ашыкма… Җәмәгать! Иптәш Фәннур өй эшен йөз сумга алам ди…

Шулчак тәрәзә кырыендагы партадан Фәрит тавышы ишетелде:

– Йөз дә ун сум!

– Җәмәгать! Фәрит иптәш йөз дә ун сумга алам, ди. Йөз дә ун сум – бер! Йөз дә ун – ике…



Иптәшләренең кыланмышын әкренләп аңлый башлады Фәннур. Әһә, болар миннән үч алмакчы була. Бушка күчертмәгән өчен… Ә мин тотам да аукционыгызда катнашмыйм! Бетте-китте!.. Әмма шулчак аның баш миен икенче уй өтеп алды: әгәр «икеле» куйсалар? Отличникка, уку алдынгысына… Димәк, бердәнбер юл кала – ахыргача көрәшергә! Әлбәттә! Нәрсә куркам соң әле мин? Акча бар ла ул! Икенче юлы сабак булыр, ә бүген… бүген ничек тә сынатмаска! Аннан соң Закирга бернинди дәгъва белдерә алмыйсың! «Базар икътисады»н үзең керттең ләбаса!..

– Йөз илле!!! – дип кычкырды шулчак Наилә. – Мин йөз иллегә алам!

– Йөз илле бер сум! – дип өстәде Фәннур кыюсыз гына.

Кемдер пырхылдап куйды. Закир, гомер буе аукцион җитәкләгән кеше төсле, оста гына эләктереп тә алды:

– Җәмәгать! Йөз илле бер сум – бер!..

– Биш йөз!!!

Кибет директоры малае Сабитның тавышын ишетүгә, сыйныф бүлмәсе кинәт тын калды. Дистәләгән күз, кызыксынып, әле Сабитка, әле Фәннурга карады. Һәркем, дулкынланып, алда ни булыр дип көтте. Чираттагы тавыш озак көттермәде. Ни әйткәнен үзе дә чамаламаган, башы-күзе тонган Фәннур:

– Мең!!! – дип ярып салды.

– Ике мең!!! – дип кычкырды Сабит аңа каршы.

– Биш мең!!!

Фәннурның йөзе агарып чыккан, куллары калтырый иде.

Закир әйтерсең шул сүзне генә көткән:

– Биш мең тәңкә – бер! Биш мең тәңкә – ике! Биш мең тәңкә – өч!!! – дип шәрран ярды. – Сатылды!!!

Ур-ра-а-а! – Ул җитез генә парта өстеннән сикереп төште һәм очып диярлек килеп, аңкы-миңке утырган Фәннурның кулын кысты: – Котлыйбыз сезне, отличник иптәш! Чын күңелдән тәбрик итәбез!

Фәннур калтыранган кулы белән биш мең сумлык дәфтәрне актарырга кереште, тик бераздан аның йөзенә аптырау галәмәтләре чыкты.

– Буш дәфтәр бит бу! – диде ул, Закирның күзенә керердәй булып. – Бир акчаны кире!

Тегесе йөзенә аңламаган кыяфәт чыгарды:

– Буш шул. Ә нәрсә?

– Өй эшен бир син миңа, ишетәсеңме, өй эшен?!

– Соң, өйгә эш шул иде бит инде, – диде Закир, гади генә итеп. – Узган дәрестә Илдус Гаязович әйтте, иртәгә контроль эш эшлибез, сезгә өй эше итеп унсигез битле яңа дәфтәр алып килү йөкләнә, диде…

Фәннур беp агаpды, беp күгәpде, нәрсәдер әйтергә теләп, авызын ачты, әмма әйтергә өлгермәде – дәрескә чакырып, кыңгырау шалтырады.


Бәхәс

Тәнәфескә чакырып кыңгырау тавышы ишетелүгә, Әфләтүнев, олы йодрыкларын чалбар кесәсенә батырып, ашыкмый гына коридорга чыкты. «10 нчы сыйныф» дип язылган ишекне аягы белән тибеп ябып, менә торган баскычка таба атлады.

Нәрсә соң ул «менә торган баскыч» дисезме? Әфләтүнев укый торган мәктәп ике катлы һәм аның ике башында ике катны тоташтыра торган ике баскыч бар. Тәнәфестә ашханәгә йөгерүче бер төркем укучылар икенче төркемгә бәрелеп, авария килеп чыкмасын өчен, мәктәп директоры махсус карар кабул иткән: баскычларның берсеннән фәкать менәргә, икенчесеннән фәкать төшәргә! Әлеге карарны үтәмәүчеләр «Тәртипсезләр дәфтәре»нә языла һәм һәр дүшәмбедә була торган линейкада аларның фамилияләре барлык укучылар алдында кычкырып әйтелә.

Шулай итеп, Әфләтүнев, өстән аска юл тотуына карамастан, менә торган баскычка атлады.

– Моннан төшәргә ярамый! – дип каршына чыккан кизү малайны колагыннан тотып кына читкә алып куйды һәм аска төшеп китте. Юлында очраган бәләкәй малайлар, стенага елышып, аңа юл бирде – ул аларның кайсына аяк чалды, кайсының башына «шалбан» биреп китте.

Әфләтүневнең кем һәм нинди малай икәнен чамалый башладыгызмы инде? Чамаласагыз, аның ничек итеп җыештыручы Маһинур әбигә кычкыруын, «Безнең отличниклар» дигән стендны пычратуын, яшь укытучы Гөлиягә «ялгыш кына» аяк чалуын тәфсилләп язып тормыйбыз. Кыскасы, ике минуттан ул, бишенче сыйныфлар янына кереп, аксыл чырайлы, сипкелле малай янында басып тора иде инде:

– Дөрес булса, сине бәхәстә һәрвакыт җиңә, диләр? – Әфләтүневнең иреннәре алда булачак кызыкны тоеп мыскыллы елмая, күзләре төссез һәм нурсыз иде. – Бәхәсләшәбезме?

Берничә секунд тынлыктан соң, сипкелле малайның зәгыйфь тавышы ишетелде:

– Бәхәсләшик… Нәрсә дип бәхәсләшәбез соң?

Әфләтүневнең мыскыллы елмаюы көчәя төште:

– Сине «гений» диләр бит! Уйлап тап берәр нәрсә!

Сипкелле малай чак кына уйланып торды:

– Ярый. Алайса… Алайса, менә болай. Әйтик, мин синең маңгаеңа ун тапкыр чиертәм һәм син миңа… моның өчен рәхмәт әйтәчәксең!

Әфләтүнев шаркылдап көлеп җибәрде:

– Шә-ә-п!.. Шәп әйттең! Мин сиңа рәхмәт әйтәчәкмен! Ха-ха-ха!.. Супер! Шәп! Гениально! Ну, нәрсәдән бәхәсләшәбез? Илле сумнан! Килештекме?!

– Килештек! – диде сипкелле малай, бәләкәй кулын сузып. – Тик иртәгә чиертәм, ярыймы? Бүген бармагым авыртыбрак тора…

Малайлар учны учка шапылдатты.

Иртәгесе көн озак көттермәде. Сөйләшенгән вакытта мәктәп ишегалдының аулак почмагында Әфләтүнев сипкелле малайны көтеп тора иде инде.

– Йә?! – диде ул, иренен чалшайтып.

Сипкелле малай ашыкмый гына кулларын төкерекләде, җиңнәрен сызганды һәм, аяк очларына үрелеп, тәмләп кенә Әфләтүневнең маңгаена чиертә башлады:

– Бер! Ике! Өч!.. Ун!

Әфләтүнев кызарган маңгаен ышкып алды:

– Ну! – диде ул усал гына. – Әйттемме рәхмәт дип? Ә?! Чыгар акчаңны, көчек! Юкса…

Сипкелле малай авыр сулап куйды һәм кесәсеннән өр-яңа иллелек тартып чыгарды:

– Син җиңдең… – диде ул тонык тавыш белән.

Әфләтүнев йодрыкларын уйнатып алды:

– Шулай, көчек, моннан соң бәхәстә һәркемне җиңәм дип әтәчләнеп йөрмә, яме! Булдыра алганыңны гына эшлә!



Ул көндәшеннән акчаны йолкып диярлек алды һәм, йодрыкларын кесәсенә батырып, эре-эре адымнар белән китеп бар-р… юк, китәргә өлгермәде, сипкелле малайның карлыккан тавышы туктарга мәҗбүр итте аны:

– Әйтмәм дигән идем инде… Ни… Әнә тегендә, өянке артында, муеннарына бинокль аскан ике малайны күрәсеңме?.. Ие, ие, син гел маңгайларына «шалбан» биреп китәсең, ди, аларның… Кичә шулар белән дә бәхәсләшкән идем мин, «бармагымны төкерекләп, Әфләтүневнең маңгаена ун тапкыр чиертәчәкмен» дип… Биш йөз сумга бәхәсләшкән идем…

 

Әфләтүневнең тамак төбеннән «ыйк» дигән шөкәтсез тавыш чыкты, күзләре акайды, йодрыклары төйнәлде, ул ачуыннан көндәшенә ыргылды, әмма сипкелле малайдан җилләр искән иде инде.


Sie haben die kostenlose Leseprobe beendet. Möchten Sie mehr lesen?