Kostenlos

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Text
Als gelesen kennzeichnen
Schriftart:Kleiner AaGrößer Aa

18

Күзләрне чагылдырып март кояшы күренә башлау белән, Хәвадис абый сагынуын сөйли башлады. Мин баргач, үз көенә генә, нәрсәләрне сагынганын тезеп китә, кайвакыт исә мин гомер уема китермәгәннәрне актарып чыгара иде.

– Син бервакыт, бик бәләкәй чагыңда, миннән «Абыкай, кояшка мылтыктан атсаң нишли?» дип сораган идең. Ә мин «Тилгән сымак, җиргә егылып төшә дә, дөнья бетә» дип җавап биргән идем… Ә шул җәйне әти тилгән атканда «Кояшка тигерә күрмә!» дип җылаганыңны хәтерлисеңме?..

– Мин әтинең үзен дә хәтерләмим инде, – дидем мин.

– Алачык тирәсе гел чирәмлек иде. Без синең белән шунда чебиләр көтәр идек. Тилгәне дә күп иде ул вакытта. Берсендә әти алачыктан берданкасын алып чыгып, өстә генә әйләнеп очкан тилгәнгә төзи башлады. Син шунда «Кояшка тигерә күрмә!» дип җылап җибәрдең дә инде. Тик әти тилгәнгә дә тигерә алмады. Син аптырап «Нишләп егылып төшми инде?» дип сорагач, «Пуля канатын гына тишеп чыгып китте шул, улым» дип җавап бирде… Хәтерләмисеңмени?

– Юк, – дидем мин.

Без бәләкәй чакны безнең авылның түбән очыннан гына башланып киткән ап-ак каенлык бар иде. Бер баруымда Хәвадис абый шуны да исенә төшергән:

– Күзләр чагыла иде карасаң! – дип, күзләрен кысып торды. – Сугыш алдыннан гына кисеп, сугыш чыккач, төпләп үк бетерделәр. Колхозныкы, янәсе!.. Гомерлек утын әзерләп куярдай булып кыйландылар. Бала кабере төсле вак-вак түмгәкләр генә торып калды. Төшләремә керә шул каенлык!.. Ә син шунда шүрәле күрергә йөргәнебезне хәтерлисеңме?

– Чаукалыгын[22] хәтерлим, шүрәлесен юк, – дидем мин.

Хәвадис абый, башын иеп, бик озак уйланып утырды.

Уйларына мине дә ияртеп, инде булмаган да төсле тоелган балалык елларыбызга кайтарды.

– Ә мин синең маңгаена көлекәй[23] типкәнен хәтерлим, – дидем мин.

– Ат «куркытам гына» дип, колын «үтерәм!» дип тибә икән ул. Мин читкә тайпылып, тоягының очы гына тиде…

Мин абыйның маңгае өстендәге киң җөенә карап куйдым. Абый сөйләвендә иде:

– Әти алачыгыннан чыгып, ике куллап мине күтәреп алды. Әгәр шунда читкә тайпылмаган булсам; башым ярылып, әти кулында гына үләсе булганмын икән…

Ул тәрәзәдән тышка караган килеш уйланып китте. Ә тышта яз, кояш – күлләвекләр тулы нур иде.

– Мин бит районда концертлар куеп йөргәндә Тукай шигырьләрен ятлап йөрдем. Теләкәй егете аны сәхнәдән бик матур итеп сөйли дә, җырлый да иде. «Тәндә җаным, чык та Тәңреңә юнәл, бар, кайт кире!..» – Аннары ул кинәт, башыма суккандай итеп: – Минем дә гомер язгы кардай эреп кенә бара инде, Сирин апай… Бетә… Тукай егерме җидедә генә булган. Ә мин ни эшләдем егерме бишкә җитеп?.. «Бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш…» Үлгәч, мине дә әти янына җирләгез, аның кыйбла ягы буш әле, – диде.

– Юкны сөйләмә!.. Күзгә күренеп савыгып килгәндә.

– Бетте. Мин болай гына. Тукай белән әвәреп киткәнмен. Менә дәваланып чыккач, Алла бирсә, тәрәз төбендәге гөл кебек булырмын әле. Хәзер гәзитәләрдә дә «туберкулёзны дәвалап була» дип язалар…

Апрель кергәч, Хәвадис абый калкынып-әйбәтләнеп, күбрәк агитбригадада бергә йөргән иптәшләрен сөйли башлады.

– Алар белән өч сезон йөреп, артист булып беттем, – ди ул, көлеп. – Көн саен бер авыл, яңа кешеләр, уен-көлке. Анда мин чиремне дә уйламыйм. Иптәшләрем дә әнә: «Кайчан кайтасың?» – дип язганнар. Ай азагында чәчүгә төшәләр – безнең самай авылдан авылга йөрер чаклар башлана бит! Бер баянчылары бар да… Миңа ничек тә беренче пароход белән үк кайтып китәргә кирәк…

– Алай ярсып, йөрәгең атып торма әле, – дидем мин. – Бөтенләе белән терелеп җит. Концерт, театр куярга өлгерерсең. Әле врачларың да ни әйтер бит.

– Мин аларның ни әйтәсен беләм, – диде абый. – Менә бу юеш, алама көннәрне генә үткәреп җибәрсәм… Сине дә ялкыттым инде…

– Нинди ялкыту ди! Ни сөйлисең син?! Мин сине күпме көттем!.. Әллә ниләр уйлап ятма. Әнә күбрәк мин китергән китапларны укы.

– Сизеп торам бит мин, апай, – диде абый, туп-туры итеп күземә карады, – синең күңелеңдә хәзер мин түгел…

Мин күземне читкә алдым.

– Үпкәләп әйтмәдем, ачулана күрмә тагын, – диде ул.

– Нишләп ачуланыйм ди. Беләм бит инде, кайтасың килгән дә – хәзер әллә ниләр уйлап чыгарасың.

– Йә инде, үпкәләмә, авыру күңелгә ни килмәс…

Ләкин абый дөрес сизгән: җан тынычлыгы юк иде минем хәзер…

19

Инде апрель башы. Ә минем күңелдә һаман да Сигезенче март кичәсе.

Сигезенче март бәйрәмендә дә без Яңа ел компаниясе белән бергә, ләкин бу юлы ирләр иллешәр сум акча салышып, әлеге шул Иске Уфада үткәрдек.

Бу юлы да без куна калдык…

Кап-караңгы төн. Рәхәт итеп башым әйләнә – җилле көнне Агыйделдән көймә белән чыгып баргандагыдай, гәүдәм талгын гына чайкала кебек иде. Муенымнан кайнар кул кочаклаган – Любовь Васильевна!

– Уф, тамагым кипте!.. – дидем мин.

– Хәзер, – дип, Любовь Васильевна караваттан төште. Аягына нидер эзләп алып киде. Караңгыда гәүдәсез дә, тавышсыз да сыман – ак эчке күлмәге генә йөзеп баргандай юкка чыкты. Без бәләкәй чакны өрәк дип күп сөйлиләр иде, булса менә шушылай булгандыр инде ул… Бераздан урап кереп, карават янына килеп басты, пышылдап кына әйтте:

– Мә, сөеклем…

Мин торып утырып, аның кулы булырга тиешле урынга сузылдым.

– Җитте, күп эчмә, – диде ул. Чүмечне җибәрмәгән иде, әкрен генә авызымнан алып куйды да яңадан кочагыма кереп чумды.

– Кичә син миңа Казандагы абыеңның җырын әйткән идең. «Агуларын мин эчим – бал сиңа булсын…» Шулай бит әле?

Мин Мирза абыйның җырын русчалатып Любовь Васильевнанын колагына пышылдадым:

– Агуларын мин эчим – бал сиңа булсын…

– Абыең хатынын бик яратадыр – шундый җырлар җырлагач, – диде Любовь Васильевна.

– Бик ярата. Үлеп ярата. Мин дә сезне үлеп яратам…

– Ник яраттың соң әле син мине, Серёженька?! Мин синең өчен карт бит инде. Ун яшь бит! Ун яшь!.. Чынмы соң бу яратуларың?..

Ул минем куенымда иде. Битемне битенә терәгән килеш, тыннарым кысылып әйттем:

– Сезне яратуыма бернинди киртә-кура юк. Өйләнешик без, Любовь Васильевна…

– Шулкадәр яшь аермасы булып та миңа өйләнер идеңмени, Серёженька?.. Чынлап та өйләнер идеңме?..

– Риза булсагыз, ике дә уйлап тормыйм.

– Рәхмәт, кадерлем. Гел шулай бер-беребезне яратышыйк кына. Яме, акыллым?.. Йә, ял ит инде… Ай, бигрәк каты кочаклыйсың – тын да ала алмыйм, – дип, кочагымнан чыкты.

– Өйләнешик без…

Инде апрель башы. Ә күңелемдә һаман шул уй, һаман бер уй: өйләнешик… Инде мин тынычлыгымны җуйдым. Моннан ары – икең бер өйдә яшәп – мәхәббәтне качып-посып, урлашып кына дәвам иттерү мөмкин түгел иде.

Җитмәсә, Клавдия Михайловна әби дә бердәнбер көн уема да килмәгән җирдән әйтә куйды:

– Ах, Серёжа, Серёжа! Башын әйләндердең бит син Любамның! Тәмам әйләндердең!.. Аның болай очып-талпынып йөргән чакларын күптән оныткан идем инде. Мактау кәгазе белән бишенче класска күчкән чагы диярсең!.. Тик, күгәрченем, әйт әле, зинһар: син Любамны яшьлек йөрәгең белән чынлап торып яратасыңмы, әллә… бер ирсез хатын итеп кенәме?

– Ни сөйлисез сез, Клавдия Михайловна?! Ярату ялган буламыни? Минем күземә Любовь Васильевнадан башка беркем күренми хәзер. Колагым да аның тавышыннан бүтәнгә киез каплаган. Җир йотсын әгәр!..

– Ах, сынок, сынок! Синең мондый мәхәббәтең аны бәхетсез итәчәк бит!

– Мәхәббәт кешене бәхетсез итәмени, Клавдия Михайловна?..

– Тиң булмаганы итә.

– Мин аңа өйләнер идем, Клавдия Михайловна…

– Син бит әле яшь, улым. Синең яшьлегең – үзе бер бәхет… Ай, кайлардан килеп тап булдың син Любакаем юлларына?

Мартның соңгы көннәре иде инде. Чокырлардан чабып, су аккан чак. Яз көне без Любовь Васильевна белән Якут паркына киттек. Инде өсләрдән кышкы кием салынган, Любовь Васильевнаның аягында – биек үкчәле, кыска кунычлы резин итек, өстендә – юка драп пальто, башында ак җиңел шәл иде. Парк эче гел ак кар – сукмаклары гына җебеп, караеп ята иде.

– Ә-әх, агачлардан инде яз исе аңкый!.. – дип, Любовь Васильевна сузып сулап торды. – Сизәсеңме?

– Юк, сез барда мин бернәрсә сизмим, – дидем мин, уйлап. Ничек сүз башларга кыймый торуыма бу көч бирде. – Любовь Васильевна, бүген сезгә минем бик зур сүзем бар.

– Сөйлә, акыллым.

– Хәтерегездәме: Сигезенче март төнендә сез миннән «Миңа чынлап та өйләнер идеңме?» дип сораган идегез.

– Шул исеңдәме әле? – дип, бите алсуланып, миңа карады.

– Бик нык исемдә! Бер генә көн дә исемнән чыкканы юк.

– Мин бит аны болай гына әйткән идем.

– Ничек «болай гына»?

– Үпкәләмә, сөеклем. Әйттем бит инде: безгә өйләнешергә ярамый, шушылай яратышыйк кына без…

Ул башын күкрәгемә салды. Без паркның иң якты җиренә килеп чыктык – тирә-ягыбыз тулы кояш иде. Мин Любовь Васильевнаны үбеп алдым да, март кояшыдай җылы күзләренә карап, йөзенә пышылдадым:

– Әнә кояш, менә күзләрең шаһит – мин сезне яратам – өйләнешик!..

Ул миңа, йөзе моңсулана барып, бик озак карап торды да әйтте:

– Их, моннан ун ел элек син булып, бу рәхәт сүзне син миңа әйткән булсаң икән!.. Мансур мине бер генә үпте. И шул – гомерендә бер генә кызны бер генә үпкән егет – мәхәббәтнең ни икәнен белә генә башлаганда, сугышка китеп үлде… Ә син – минем соңгы мәхәббәтем! Их, гомерлек тә булса икән ул!..

– Өйләнешик – булыр, – дидем мин тагы.

 

– Өйләнешсәк, ул мәхәббәт бетәчәк.

– Нигә?.. Нигә?..

– Их, акылсызкаем! Кара әле күз төпләремә – анда чәчтәй нәзек кенә җыерчыклар төшә башлаган. Әле мин аларны пудра белән каплый алам. Һәркем болай кояшка куеп та карамый. Синең дә беренче кабат кына күрүеңдер әле… Ун елдан соң инде мин аларны пудра сөртеп кенә каплый алмаячакмын. Син яраткан муеныма да ләшпердек тиреле кара җыерчыклар өеләчәк. Фу-у!.. Шунда инде – аңа кадәр җитсә әле! – мин сиңа ярамый башлаячакмын. Мин кырыкта булганда, син бит әле утызда гына буласың!.. Яшь чакны егетләрнең күзе сукыр була. Өйләнеп, хатын белән берничә ел торгач кына күзләре ачыла башлый. «Кара, тирә-якта күпме яшь кыз! Нишләп күрмәдем икән?» – ди. Ә хатыны, минем төсле бер ун яшькә зур да булса?.. Юк-юк, ул кайгыны мин күтәрә алмаячакмын… Сөеклем, менә шушылай яратышыйк кына. Мин, син башкага өйләнгәнче, синеке!..

Аның яше тулышкан иде инде – мин күземне читкә алдым.

Бу көннән, бу сөйләшүдән соң минем алдагы көннәрем караңгыланып, иртәгә, киләсе елга дигән юлыма сузылып, кичке шәүлә төшкәндәй булды.

Хәвадис абый нәкъ менә рухымның шушы хәлен сизгән иде инде.

Ләкин бу чарасыз хәлемне аңа сөйли, аңлатып бирер- гә тартынам, кыенсынам. Ул авырып ятканда минем башны-күзне ташлап өйләнергә йөрүем килешеп үк бетмәс сыман иде. Кемне яратуым йә кемгә өйләнүем абый эше булмаса да, киңәш сорау, әлбәттә, кирәк иде. Ләкин киңәш белән барсаң, иң элек – өйләнүгә һич каршы булмаган хәлдә дә – «Кая? Кем? Күрсәт!» диячәк иде. Ә минем Любовь Васильевнаны ул диспансерга алып барасым килми – күңелем тартмый: әллә нинди авыру йөзләр, өмете өзек күзләр күргәч, мәхәббәтнең яме китәр сыман иде. «Менә үзе чыгар, шунда күрер» дип, алга йөгермәскә булдым.

Хәвадис абыйны апрель азагында чыгардылар. Яз бик иртә килеп, җирләр кибеп беткән чак иде. Егерме дүртендәме, инде Уфадан Казанга беренче пароход төшеп китте. Хәвадис абый анысына өлгерә алмады, икенчесенә калды. Мин дә, Любовь Васильевна да:

– Май бәйрәмен бәйрәм итеп китәрсең, – дип кыстап карасак та, җавабы «юк» кына иде.

– Бәйрәм килер дә, китеп тә барыр, минем өчен генә Уфада туктап тормас, – дип, берне генә кунды да икенче көнне кайтып та китте.

Көн бик җылы, ә су шулкадәр күп – җәй көне җәһәннәм төбендә торган дебаркадер ярның иң югары билгесендә – вокзал рестораны тигезлегендә тора иде. Әле вакыт бар иде, без ресторанга кердек. Ул да нәкъ су өстендә сыман, тәрәзәсеннән аргы яктагы, билдән суда басып торган карт тирәкләр күренә, су буе салкын, пассажирлар күп түгел иде.

– Абый, син миңа фатихаңны бирмәдең бит әле, – дидем мин.

– Риза түгел, дисең бит…

– Ә риза булса?

– Риза булмавы, бәлки, әйбәттер дә.

– Нигә?

– Өйләнү ул икеңә бер читлек ясау инде ул. Бу яшеңнән читлеккә кермәсәң иде.

– Абый, мин бит аны яратам!..

– Мәхәббәт ул җылан авызына да кертә, диләр. Ә син әнине уйладыңмы соң? Әни дә бар бит әле! Дини кар- чык – ул ни әйтер? Нәселдә булмаганны димәсме? Фатиханы миннән түгел, аңардан сорау кирәк иде.

– Ярый, алайса, бу сүзне ташлыйк, – дидем мин. – Тик үтенәм: ике арада гына калсын.

– Борчылма, туганым. Миндәге – кабердә булыр.

– Инде аерылышканда да сөйләмә әле шул каберне!..

Ул арада пассажирларны утырта башладылар. Мин Хәвадис абыйны каютасына кертеп урнаштырдым да, китәр вакыты җиткәч, хушлашып, дебаркадерга чыктым. Абый да икенче кат палубасына чыгып басты. Пароход өзеп-өзеп өчне кычкырткач:

– Йә, күрешә алмасак, бәхил бул, Сирин апай!.. – диде.

Авызын чак кына ачып, көлгәндәге сыман итеп, керфек тә какмый минем күземә йотылды. Ә күзләреннән тулып яшь ага иде.

– Юкны сөйләмә әле, юкны сөйләмә!.. – дип кычкырдым мин.

Ул минем сүзне ишетмәде дә кебек. Пароход түгел, мин китеп барган төсле тоелганда:

– Йә, бәхил бул!.. – дип, кулъяулыгын селки башлады.

Пароход ераклаша бара, ераклаша бара – күземне томалаган яшь аша Хәвадис абыйны аермый да башладым… Яныма дежурный килеп «Чыгарга вакыт» дип әйткәндә, озатучылардан тик мин генә басып калган идем. Дебаркадерында гына түгел, бөтен Уфасында, абыемнан аерылып, мин берүзем калдым…

20

Күңеле сизеп бәхилләшкән, күңеле сизеп елаган икән Хәвадис абый: бу безнең соңгы күрешүебез булды.

Озатканда ук эчем сыкрап калса да, бу әҗәл шулкадәр тиз килер дип уйламаган идем: менә бетте дигәндә дә калкынып китә торган иде бит абый моңарчы…

Авылдан телеграмма килгәндә шәһәр алмагачлары, өсләренә куе сөт түккән төсле, шау чәчәктә утыралар иде. Ә мин кара кайгы белән автобуска утырдым.

Ләкин хәсрәт минем зиһенемне дә томалаган: мин телеграмманың бирелгән көнен карамаган йә карап та күрмәгән – Хәвадис абый мин телеграмма алган көнне түгел, алдагы көн үлгән икән. Безнең халык мәетне, бүген үлсә, иртәгесен күмә дә. Ә Хәвадис абыйны, мин кайтасын көтә-көтә, эссе көнне астына тас белән бозлар куеп, ике көн тотканнар. Ә мин күмгән көннең кичендә генә кайтып төштем.

Шулай итеп, пәрәвездәй нәзек күңелле Хәвадисебез үлгәндә, без аның дүрт туганы – дүртебез дүрт якта сибелеп калдык. Раббани абый урманда, Әдрән армиядә, Тимершәех абый аларга хәбәр дә иттермәгән: дүрт-биш көнсез кайта алмагач ни файда? Икесенә дә хат кына яздык. Ярый әле, көннәр аяз килеп, самолёт оча иде. Мирза абый туры Актанышка очып, Хәвадис абыйны үле килеш булса да күреп калырга җитешкән.

Безнең якта мәрхүмнең өчесен, җидесен… үлгән көннән алып үткәрәләр. Иртәгесен без дә Хәвадис абыйның өчесен үткәрдек. Без балачакта ук сиксән яшендә булган Разетдин бабай ап-ак кәҗә сакалын калтыратып бер мәкамсез[24] Коръән укый башлагач, Хәвадис абый сүзе исемә төшеп, күңелемә җылы бер сагыш кагылып китте. Бервакыт шулай, бик күптән инде, мәрхүм абый: «Коръәнне «Шахта» көенә укып буламы?» – дип, Разетдин бабайның һушын алган иде.

Хәзер үзе булса, ни әйтер иде икән?..

Мин юкта килен булып төшкән Тәрҗимә безнең өйдә бөтенләй үз булып беткән. Ләкин миңа аның, өлкән апаларча, күлмәк итәкләрен ике яклап күтәртеп куеп, олы гәүдәсе белән карчыкларга аш ташып йөрүе әллә ничек мәзәк тоела иде. Разетдин бабай әбиләр арасында утырмады, тиз-тиз генә ашын ашап, бер чынаяк чәй эчте дә чыгып китте. Әбиләр утыра калды.

Әни, күзен сөртә-сөртә, Хәвадис абыйның үлемен сөйли башлады:

– Уфадан кайткач, көнләп түгел, сәгатьләп сызды, балам. Әртислегенә дә чыга алмады. Терелеп түгел, йөрәкләнеп кенә кайткан икән бүлнисеннән дә. «Бүлнис куйкыларында үлгәнче…» – диде. Вафатына ике генә көн кала: «Тукай яшенә дә җитми үләм инде, әни, – дип җылады. – Дөньяда исемем калырлык эш тә кыла алмадым, ичмаса, үлемнең дә үкенечлесе шул», – дип, башларын салындырып утырды. Җәзилә кодачаның ире асылынгач та бик әрнегән иде. Ике сүзнең берендә: «Нигә бу тап-таза кешеләр үзләренең газиз җаннарына кул салалар икән? Яшәүнең кадерләрен нишләп белмиләр икән?..» – дип, бигрәкләр дә уфтанганые, балакаем.

Үләр көнендә иртә торып, битен кат-кат сабынлап юды. «Чиста ак күлмәгемне бир әле, әни», – диде. Сандыктан күлмәген алып бирдем. Галстугын бәйләде. Әртисендә йөргәндә генә кия торган кара кәчтүнен алып киде. «Кая барасың болай бик иртә, балам?» – дип сорадым. «Китәм инде, әни…» – ди. «Әзрәк савык әле, әртислегеңә өлгерерсең», – дим. Тик монысына бер сүз дә катмады. Шулай караватына килеп утырды. Мин урын-җирен одеял белән генә каплап куйган идем инде. «Кая, әни, баш астына бер мендәр бир әле», – ди. Мендәр китереп салдым. Иртән ашаган да түгел. «Пешәр-пешмәс кенә итеп күкәй пешеримме, улым?» – дип сорадым. «Хәлем бетте, әни. Ятып торыйм әле», – дип ятарга иткән иде дә, кинәт ютәле кубып, берьюлы кан коса башлады. Мин тиз генә кар базына чыгып, боз алып кердем: шуны вак-вак кисәкләп йотса, туктый торганые. Тик балакаем башын гына чайкады. Бераз тын алгач, ап-ачык итеп: «Мин киттем, әни, бәхил бул…» – диде дә әкрен генә артына авып төште. «Ай Алла!» дип, тиз генә башын мендәргә куеп, аякларын караватка күтәреп салдым. Баш очындагы тастымалы белән авызын-борынын сөрткәләгәнче, үлеп тә китте… Үләсен белеп, юынып, яхшы киемнәрен кигән икән, балакаем… – дип, әни нык кына елап алды. Әбиләр дә берәм-берәм яулык очларын күз төпләренә тигереп чык- тылар.

Әни дәвам иттерде:

– Җеназа укыганда Хәвадисемнең башына бер күбәләк килеп кунган. Китми дә китми, ди, канатын селкеп тик тора, ди. Моны Мәүләй карт сөйләде. Барыбыз да аптырадык, ди… Зиратка да кергән бу күбәләк. Ләхеткә төшергәндә генә юкка чыккан. Ә бүген иртән торып утыргач, бит очыма гына бер күбәләк килеп кунды. Селкенергә дә куркам. Шуннан Хәвадисем яткан карават башына күчте. Мин карап тик торам. «И улым, улым, мин әйтәм, инде синең сөйләргә сүзең юк, рухың шулай күбәләк булып кайттымы?..» дип җылыйм. Шулай тик кенә торды-торды да әнә теге тәрәзәдән кыйблага карый очып китте. Күздән югалганчы карап тордым – бер җиргә дә кунмады…

– Улың изге җан булыр, – диде бер әби.

– Кызлардан да болайрак әдәпле ие шул… Җир куеннары өчен генә үскән икән озын буйлары!.. – дип, әни тагын күз яшен сөртеп алды. – Төсе итеп карарга бәбәе дә калмады, ичмасам. Өйләнмәде бит! Ничә мәртәбәләр әйтеп карадым: «Йөрмә буйдак булып, өйлән, улым», – дидем. Бүгеннән килергә торган, алма төсле кызлары бар ие. Бигрәк тә әртислегендә бергә йөргән бер кызын ошаткан ием. Үлепләр тора иде инде менә! «Әллә шулмы соң, улым?» – дип тә сораган булдым, «Үзебез ятим үс- тек – ятим бала калдырасым килми, әни», – диде балакаем…

Икенче көнне без базарга барырга булдык.

– Нинди базар сөйлисез сез? Базар бетте бит инде ул хәзер, – диде Тәрҗимә җиңги.

– Барыйк әле. Урынын булса да күрербез, бик сагындырган, – диде Мирза абый.

Нәкъ теге вакыттагыча, бу юлы да Тимершәех абый үзенең аты белән тарантасын бирде. Тик бу юлы елантуры айгыр түгел (аягы сынып суйганнар), яшь чаптар иде. Без дә, теге вакыттагыча, бишәү түгел – икәү генә идек.

Тау менеп, юл өстендәге зират турына җиткәч, мин атны капкасына бордым. Сугыш чорында бөтенләй бетеп таралган, өстендә мал йөргән зиратны былтыр гына әйләндереп алганнар. Имән баганалы капкасын бармак юанлык тимерчыбык белән борып-борып бикләп куйганнар иде.

– Зиратка бөтенләй кермәслек иткәннәр икән, – дидем мин.

– Хәвадисне күмеп чыккач, инде монда нәсел-ыруга керергә язмасын дип, үзем боргычлаган идем, – дип, Мирза абый юан тимерчыбыкны җеп урынына да күрмичә кире сүтеп ташлады.

Зират эче ялан кебек – им өчен бер генә зур агачы да юк: булганын сугыш чорында һәркем үзенекен кисеп якты. Биш-алты чардуган эчендә генә сәрби куаклары үсеп утыра иде. Коймалап куйгач, тездән печән үскән, шуның уртасында, Сөн борынындагы Пугач тавы төсле булып, Хәвадис абыйның өр-яңа кабере калкып тора иде. Янәшәсендә – тип-тигез үлән баскан әти кабере…

Шунда – әллә күзем алмашынамы дип торам – кабернең баш ягында бүген генә кырдан җыелган чын чәчәк бәйләме ята иде. Абый да, мин дә ямь-яшел зират уртасында төрле төсләр белән янып яткан шул чәчәк бәйләменә карап, әрнүле бер сөенеч белән шаккатып калдык. Кем куйган аны? Каян кергән?.. Хәер, сөйгән күңелләргә койма киртәмени ул?!

Без Хәвадис абыйның кояшта җылынган туфрагын алып, күлмәк изүеннән күкрәкләргә койдык та зираттан чыктык. Капкасын яңадан, тиз генә ачылырга язмасын дип, тимерчыбык белән ныгытып бикләп куйдык.

Базар юлы хәзер, элекке сыман, чәчәктәй халык тулы түгел, тоташ сөрелгән кап-кара җир өстеннән көненә бер атлы арба йә бер кеше үткән сикәлтәле сукмак иде. Көчкә барып җиттек.

Ике җил тегермәне, әлсерәп утырган ике кош сыман, юл читендә калды. Без больница ягыннан гына үтеп, элек ерып кергесез базар капкасы төбенә туктадык. Әйләндереп алган коймалары исән, ат бәйли торган, буй-буй баганалары исән, Шәрифулла абзый бал саткан ларёклар да исән – тик базары гына юк иде. Булса, кырык-илле кеше бардыр. Берничә урында тозлы кыяр, кәбестә саталар. Ләкин кеше монда ни дә булса сатар йә алыр өчен түгел, ә йомыш белән бер-берсен күрер өчен генә җыелган. Ике таш кибет каршысына бик зур ашханә салып куйган- нар – кибеттән аракы алганы бере шунда кереп китә иде.

Без элек гармуннар уйнап, җырлап, халык ял итә торган чирәмлеккә атладык. Сугыштан соң биш туган бишебез бергә менә шушында ярты базар халкын җыеп, Хәвадис абый тальян уйнаган иде. Шул искә төшеп, үкереп елыйсым килеп китте. Биш туган арасында моңлы җырдай бер туганыбыз бар иде – хәзер ул юк… Их, бүген, инде тәмам беткән шул базарлы көнне кире кайтарып, уйнатасы иде Хәвадис абыйны тагы бер!..

Мин яшьләнгән күзем белән тирә-ягыма карап алдым. Без әле яңа гына кош кунып сайрар агачы да юк зиратта булган идек – бу да нәкъ шул зират төсле булып китте, һәм без, авыр башларыбызны иеп, җил генә исеп уйнаган буш базар эченнән ат янына чыктык.

 

– Йә, күңелең булдымы инде, туганым? – диде Мирза абый.

– Әйдә, киттек… – дидем мин.

Шул ук көнне кич белән мин пароходка төшеп утырдым.

Мирза абый исә, иртәгә самолёт белән генә очарга булып, әни янында тагын бер кич куна калды.

22Чаука – яшь каенлык.
23«Колынкай» дигәннән үзгәргән.
24Мәкам (гар.) – «көй», мотив, тон.