Kostenlos

Бер ананың биш улы / Пять сыновей одной матери

Text
Als gelesen kennzeichnen
Schriftart:Kleiner AaGrößer Aa

3

Без, бүтән елдагыча, түбән очка ук барып җитмәдек, алар да ишетерлек итеп бер «ура» кычкырдык та кирегә борылдык. Мәктәп каршындагы Октябрь капкасы янында демонстрация таралды. Иртәдән бирле ачык җилдә торып, тәннәргә суык төшкән иде, өйгә кайтып кергәч, тешем тешкә тимичә, калтыранып өши башладым. Өе дә суык: мичкә яңа гына ягып җибәргәннәр. Шулай да өй өй инде, дөрләп янган мич каршына җилкәм куеп утыра торгач, эчеңә җылы кереп, иренең иренне тоя башлау белән, мин тагын әти янына китәргә кузгалдым.

Әни дә сәке йөзлегеннән купты.

– Кая! Ни гамь белән утырам әле мин өйдә? Барыймчы әле мин дә яннарына!..

Күршебез дә, кардәшебез дә Гөл җиңги, табалар әзерләп, тәбикмәк пешерергә йөри иде, юата-юата, әнине кире сәкегә утыртты.

– Сабыр бул, алма җиңгәм, сабырлар бул!.. Син барып кына ниләр кыласың? Йөрәгеңә тагын яра өстәргәме? Болай да инде күз алларыннан китәрлек түгел…

Әни йөрәк тавышы белән әйтте:

– Боздай сулар эчендә ята бит ул, туңып!..

Минем ирен тагы тартыша башлады, мин тизрәк урамга йөгереп чыгып, бирешмәскә уйладым, ләкин булма- ды – өйалдына чыгу белән, үкереп елап җибәрдем.

Елау мине буынсыз итте. Һәм мин егылмас өчен ишек артында торган чорма баскычына барып тотындым да битемне өй бүрәнәсенә терәдем – күз яшем салкын агач өстен эретеп агып китте.

Мәйсәрә апам өйдән чыгып:

– Әйдә, үскәнем, өйгә кер… Ашамагансың да бит әле син бүген… – дип, башымны күкрәгенә кысканда, мин инде еламый идем, тын гына үксүдән гәүдәм генә тартыша иде.

Шунда салкын битемә җып-җылы тамчы төште, – инде апама да минем сыман җебеп еларга ирек бирмәс өчен, кочагыннан кинәт тартылып чыктым да:

– Юк, мин өйгә кермим, мин әти янына барам! – дип, тышка атылдым.

Исемә килгәндә, мин урам буйлап югары очка таба йөгерә идем.

Үзәнлеккә кешеләр тагын җыела башлаган, күрше бикләннекеләр дә байтак. Баягыча, яр буена берәүне дә якын җибәрмиләр. Нәмәт карт күренми, аның урынына калган Әхмәдиша бабай:

– Якын килмәгез, җәмәгать! Якын килмәгез!.. Бәлки, эзе торып калгандыр, тапталмасын!.. – дип, кешеләрне читкә чигендереп тора иде.

– Инде эзенең эзе дә калмагандыр: баягынак күпме кеше таптады, – диде кемдер.

– Алай димә. Иртән туң иде. Әле генә җебетә төште. Салкын булса да, кояш үзенекен итә ул…

Шунда гына мин көннең аяз, кояшлы икәнен күрдем.

Әти һаман шул урында ята. Тун якасы эченнән һаман да су агып кереп тора. Бүтән бернинди үзгәреш юк. Тикшерүче кеше килеп җитмәгән әле. Район үзәген безгә егерме биш чакрым диләр, – кайчан килеп җитә әле ул!

Ә халык көтә… Ни көтәләр алар? Бәйрәм көн җылы өйдә рәхәтләнеп хәсрәтсез генә утырмаска? Тирә-якта ыбыр-чыбыр бала-чага йөри. Аларга минем әтинең үлеме кызык кынадыр инде… Минем дә биш яшь чагымда дәү әнием үлгән иде. Ул мине бик ярата иде. Җеназасын алып чыгар алдыннан, әни миңа дәү әниемнең очлы иякле, очлы борынлы сап-сары йөзен ачып күрсәтте дә:

– Карап кал, улым. Дәү әниең бүтән булмаячак инде… – дигән иде.

Ә мин еламадым да. Исән чагында дәү әнием миңа: «Кешенең үзе үлсә дә, җаны үлми, шул җаны күбәләк булып өйгә кайтыр да дога көтеп йөрер», – дип сөйли торган иде.

Шуңа күрә, йөзенә карап торганда, миңа да дәү әнинең инде чыккан җаны, мөгаен, күренмичә генә карап тора торгандыр кебек тоелды, һәм соңыннан нинди генә күбәләк күрсәм дә, ул миңа гел дәү әниемнең җаныдыр төсле тоела иде. Шуңа күрә мин күбәләк тотып, аны китап эченә тыгып та киптермәдем…

Мине әти дә бик ярата иде. Дүрт кыздан соң бердәнбер малай булгач!.. Мин моны бик яхшы белә идем. Менә шундый, мин туганны көтеп алган, мине бик ярата торган әтием инде юк; әнә йөгереп килеп, сикереп кенә чыгарлык елгада капланып үлеп ята. Дәү әнинең җаны гел очып йөри кебек иде – әткәемнең җаны очып та йөрмәячәк. Чөнки инде мин, мәктәптә иң яхшы укучы малай, җанның юклыгын гына беләм. Китапта шулай язылган. Юматов абый да шулай сөйләде. Ул белә! Ул Казанда укыган. Ул Халхин-Гол буенда сугышып кайткан. Инде ике ел укыта, ә шинелен һаман салганы юк, чөнки шинельдән дә матур кием юк…

Мин инде җанның гына түгел, Алланың да юклыгын беләм… Тик менә әтиең үлгәч нишләргә?.. Җан булмагач, инде әти бөтенләйгә үлгән булып чыгамы? Мин инде аны бүтән мәңге күрә алмыйм булып чыга түгелме?.. Их, газиз әтием!.. Нигә инде бу тикшерүчесе дә тизрәк килми? Ник яткыралар әтине салкын суда?.. Нигә, әти, үзең генә сикереп торып чыкмыйсың икән?.. Салкындыр бит инде сиңа салкын суда? Өшү генә түгел, туңыплар беткәнсеңдер…

Мин әкрен генә яр буена китеп барганмын. Мине беркем тотмады, туктатмады. Менә мин елга читенә басып әтинең капланып яткан олы гәүдәсенә карап торам. Су һаман яка эченә ага. Биклән авылы өстендә, үрелеп буй җитәр биеклектә генә торган кояш та, туктап, ялгыз хәсрәт белән әтиемә текәлеп калган кебек: әтиемнең баш түбәсе турында гына, су өстендә, тәңкәдәй нур уйный иде… Бүреге булса да, ичмасам, башы бу тиклем дә өшемәс иде!

Шунда бөтен дөнья тынып, колагыма әти аркасы буйлап төшеп, тун эченнән челтерәп кенә агып чыккан нәзек су тавышы гына ишетелеп тора башлады. Берзаман ул су минем аркам буйлап та, инде шаулап, мине дә туңдырып-өшеттереп ага башлады. Әти гәүдәсе калкынгандай итте – торырга җыена түгелме соң?..

– Ә-ти-и!.. – дип акырып җибәрдем.

Шунда артымда гына милиционерның усал тавышы яңгырап китте:

– Алыгыз әле бу малайны моннан!..

Мин, яр астыннан атылып менеп, халык төркеменә барып сыендым. Әтием белән бергә эшләүче, күрше авылның Җәприм дәдәй шунда гына икән, мине үзенең алдына бастырып кочаклап алды. Мин дер-дер калтырый идем. Җәприм дәдәй, озын тун чабуын ычкындырып, мине төрде.

– Курыктыңмыни? Курыкма син аннан. Әтиең сынлы нык бул.

Мин, аркам җылы тәнгә тигәч, тиз җылындым. Җылы рәхәтен тоеп, инде тагын йөрәгемнән әти уе агып киткәндә, халык дәррәү, мине сискәндереп: «Киләләр!..» – дип, дулкындай чайкала башлады.

«Киләләр!» дисәләр дә, килүче кеше берүзе генә иде.

Килеп җитеп, нәкъ минем каршыда гына җирән атын туктатты да, иске генә тарантасыннан җитез генә сикереп төшеп, Акчурин агайлар янына килде, кул биреп күрешеп чыкты. Мин аны Хәмитшин абый шикелле күн киемнәр кигән, наган аскан гыйбрәт таза гәүдәле бер кешедер дип уйласам, ул буйга милиционерның иңбашыннан гына диярлек иде. Өстендә дә күн түгел, шинельдәй озын шәһәр пальтосы, башында – эшләпә, аягында – итек; шарфы эченнән галстук төене күренеп тора иде. Беренче соравы, «Үлекне кузгатмадыгызмы?» – дигән сүз булды.

«Үлек» сүзе башыма суккандай итте: нинди «үлек» булсын – минем әти ич ул!..

– Юк, кузгатмадык, иптәш Вахитов, – диде милиционер. – Шаһитлар күргәндә кай җирдә булса, шул җир- дә ята.

– Яхшы. Елга буен таптап йөрүчеләр булмадымы?

– Мин килгәч булмады, – диде милиционер абый. – Бигрәк тә югары якны күз астында тоттык.

– Ә елга буен үзегез тикшереп чыкмадыгызмы?

– Юк, иптәш Вахитов. Мин сез килгәнне көттем.

Әле генә миңа акырган тилгән карашлы милиционерның шушы абыйга йомшак тавыш белән «иптәш Вахитов» дип кенә торуы миңа бик сәер, хәтта кызык тоелып китте: милиционер да песи була икән! Тикшерүче абый, минем күз алдында үсеп, серле бер көчкә әйләнде. Мин инде аңа өмет һәм хөрмәт белән, күзне дә алмый карап тора башладым. Менә ул тагын «яхшы» диде дә, Акчурин агайга карады:

– Мин райүзәктән врач алып килмәдем. Ерак җир. Сезнең Урсай больницасы белән генә сөйләштем. Хәзер үк ат җибәрегез, баш врач «үзем киләм» диде. Әле вакыт бар, шулай да тоткарланмый килеп җитсен.

Акчурин агайның күз уңыннан бер карыш та читкә китми торган идарә йомышчысы Кара Самих бу әмерне ишетеп тора иде инде, председатель ым кагу белән юк та булды.

Тикшерүче абый:

– Ә хәзер, әйдәгез, эшкә башлыйк, – дип, тарантасыннан кыр сумкасын алды да, җыелган халыкка бернинди игътибар бирмәстән, хәтта күрмәгән дә кебек, әти гәүдәсе яткан җиргә китте. Аңа Акчурин агайлар иярде.

Су читенә җитәрәк, тикшерүче аларны кул ишарәсе белән туктатты да, бераз алга китеп, үзе дә туктады. Бер әти гәүдәсенә, бер тирә-якка күз ташлый-ташлый, сумкасын тезенә куеп яза башлады. Аннары, берүзе генә су читенә төшеп, бик нык иелеп, агымның югары ягыннан да, түбән ягыннан да унбиш-егерме адым урап килде. Анысын да язып куйды. Аннары әкрен генә Сүсәннең теге ярына чыкты. Ул ягын да җентекләп тикшерде.

Аннары алар, милиционер белән икәүләп, сузылма метрны әтинең гәүдәсенә куеп, теге яктан да, бу яктан да үлчәп чыктылар. Бу кадәресен дә язып куйгач, киңәшләшеп алдылар да, милиционер абый, кемнәргәдер карап:

– Итек кигәннәр, бер өч кеше бире килегез әле. Мәетне чыгарырга! – дип кул изәде.

Юматов абый белән комсомол Ярхәм, тагы мине кочаклап торган Җәприм дәдәй беренче булып кузгалып киттеләр.

Йөрәгем тибүдән туктады.

Юматов абыйлар, әти гәүдәсен өчесе өч җиреннән тотып, әкрен генә ярга алып чыктылар! Әтинең туны, итеге эченнән шыбырдап су агып килә иде. Кай арада брезент китереп җәйгәннәрдер, әтине шуның өстенә чалкан китереп салдылар. Халык, авып китәргә җыенгандай, алга сөрлекте.

– Артка чигенегез! Артка!.. – дип, милиционер каты әмер бирде.

Һәркайсысы кире чигенеп, үз урыннарына кайтып баскач кына, мин әтинең йөзен күрдем. Йөзе танырлык түгел: күз төпләренә, мыегына тоташ лай каткан иде. Туны төймәләнгән – ачык чабулары судан авыраеп, ике якка каерылып төште.

– Йөрәгенә кадаганнар… – диде кемдер.

Чыннан да, әти сул кулын бөкләп, учы белән йөрәк турысын тоткан иде; бөтен йөзе, иңбашлары җыерылып, күкрәгенә тартылып каткан – әти, һаман да йөрәгенең авыртуына чыдый алмыйча, тирән газап эчендә ята сыман иде.

Мин башкача түзә алмадым – «Әт-кә-ем!» дип кычкырып җибәрдем. Ләкин шунда миңа да кемдер китереп кадагандай булды.

Мин башкасын хәтерләмим.

Соңыннан сөйләделәр: мин әти гәүдәсе яткан җиргә ташланганмын икән. Ләкин барып җитә алмаганмын – әти төсле, күкрәгемне тотып җиргә капланганмын. Мине өйгә Җәприм дәдәй күтәреп китереп куйган…

 

4

Исем кайтканда, иң әүвәл ерактан бик әкрен генә «Мунча кергәнмен икән…» дигән уй килде. Мин мунча керүне яратмыйм: мунчадан соң минем ике тәүлек буе башым сызлый. Әле дә менә чатный гына!.. Ләкин өскә нәрсә өйгәннәр? Кайда мин бу кадәр бастырылып ятам?.. Капшап карадым: өстемә юрган, юрган өстенә толып ябып куйганнар, ә түшәгем лычма су. Мин бик авырлык белән сызлаган күземне ачып җибәрдем. Тирә-ягым кап-кара, сул күземә генә кара төн эченнән сукыр бер яктылык сирпелгәндәй. Интегеп кенә башымны күтәрсәм, кучкарда ут яна – җиделе лампа кысып кына куелган. Үзебезнең өйдә ләбаса мин…

Шулчак идарә ягыннан бик таныш бер тавыш миемә кисеп керде:

– Бүген иртә белән сезгә тимерче Мәгъдән Мәрдәнов кергәндә, сәгать ничәләр бар иде?

– Мин торганда, көндәгечә, биш тулып кына киткән иде. Торып киенгәнче-ниткәнче алтынчы ярты җиткәндер. Шуннан мал-туар янына чыктым. Асларын түккәнче, эчерткәнче, ашатканчы дигәндәй, сана, бер сәгать кенә үткәндер. Артык та булмаса әле… Өйгә кереп, өстемнән салып кына торганда, Мәгъдән килеп керде. Килеп керде бу шулай. Аю кебек Мәгъдән куяндай кечерәеп калган. «Көҗмә тегермәненә Сүсән буйлап бара идем, күрәм: су эчендә кара нәрсә ята. Күземне ачып карасам – кеше!» ди. Шуннан, кире чабып кайтып, безгә кергән. Чыны да, ни, көчкә сулыш ала иде… Ул минем күрше генә. Кичтән бераз нитеп тә, кунак булып та утырган иек…

Мин инде бу тавышны да таныдым. Ул – минем белән бер класста укыган Бәздәвинең әтисе, көтүче Баһау карт иде. Шунда мин, инде тәмам уянып, бу әрнүле дөньяга кайттым, һәр минуты ничә газап белән, ничә сызлап үткән чиксез озын көннең кара, калын пәрдәсе ачылып китте. Кичтән үк демонстрациягә ашкынган күңел. Без быел Гафият белән икебез ике саплы әләм тотып барасы идек… Уянсам – якты иртә, салкын өй… Салкын су эчендә – йөзтүбән капланып, йөрәген тотып яткан әти… Чип-чиста итеп кырылган башы өстендә кояш чагыла…

Шабыр тиргә баткан тәнем туңудан калтыранып куйды. Мин торырга итеп ике терсәгемне дә түшәккә кададым. Тик башны ничек мендәрдән аерырга? Бигрәкләр дә авырайган шул!.. Ми түгелдер анда – таштыр… Ләкин торырга кирәк. Капыл күтәрсәм, мие чайкалып китәр төсле. Менә шулай, менә шулай… Ы-ыһ! Булмый – баш кире мендәргә төште. Ы-ыһ!..

– Чү, улым, чү…

Әни уң ягымда гына утыра икән, боздай салкын кулын маңгаема куйды.

– Ни кирәк, улым? Йомышың бармы әллә?

– Теге якка чыгасым килә… – дидем мин.

– Анда ярамый… Торганыңны күрсәләр, безне дә чыгарып җибәрерләр.

– Кемнәр?

– Теге абыеңнар. Түтәңнәреңне дә чыгарып җибәрделәр әнә…

– Ә сине?..

– Мине синең аркада гына калдырдылар.

Әни, колагыма иелеп, пышылдап кына сөйләшә. Минем тавышым исә бөтенләй зәгыйфь – үземә дә чак кына ишетелә иде.

– Әтине алып кайттылармы? – дидем мин.

Әни җавап бирмәде, минем кайтарып сорарга тыным кысылды. Икебез дә тынып калдык. Әни, әкрен генә торып, салкын суга чүпрәк чылатып килде. Аны ипләп кенә маңгаема япты. Мин салкын сулы чүпрәкнең рәхәтен тойдым.

– Инде тын гына ят. Йокла… – диде әни.

Ләкин йоклый алмый идем инде мин. Зиһенемне туктаусыз теге яктан килгән серле дә, шомлы да сүзләр уятып тора. Бу ялгыз, дөм-сукыр тынлыкта теге бүлмәдә сөйләшкән һәр сүз колакны ярып керә иде.

– …Мәгъдән Мәрдәнов сезне үзе белән бергә шаһит булып барырга чакырган. Сез баш тарткансыз. Ни өчен? Үзегез әйткәнчә, «минават» буласыгыз килмәүдән генәме? Шаһитның дөрес сөйләмәгәндә генә виноват булуы мөмкин.

– Минем әле шаһит булып ни каршына басканым юк. Хөкем каршына. Мине минават кына иттеләр.

– Бәлки, ачыграк сөйләрсез.

– Менә борынымны күрәсеңме? – диде кинәт Баһау карт калын, усал тавыш белән. – Ул мине кыйнаудан шулай нитеп, кимерчәге сынып, ямьшәеп калган… Хәзер менә бу ярыкны күр. Ул да тукмалган эз! Менә бу кулымны да тукмап сындырдылар. Анысы кәкрәеп ялганды…

– Кемнәр кыйнады соң сезне?

– Байлар булмый кем булсын?.. Нишләп үлмәгәнмен әле?.. Стражниклар килеп җитмәсә, үтерәселәре дә булган… Аннан инде – баструк. Ике елдан артык утырдым. Ярый революция чыгып коткардылар.

– Ни өчен утырдыгыз инде?

– Ни өчен буламыни? Знаме ат карагы булганым өчен. Атасыз үскән бала – яшьләй үк шул ниләр шайкасына уралып кереп киттем инде. Урманыбыз тулы ни – качкылар…

– Анысы кирәкми, – диде тикшерүче. – Сорауга җавап бирегез: мәчет манарасын кискәндә сез бар идегезме?

– Юк ием. Мин такыр басуда көтүдә ием. Колхоз чыкканнан бирле көтүдә инде мин. Башка нием юк, өнәрем. Көтү эшен беләм дә мылтык тота беләм. Әле дә менә ау җитмәгән, өйдә генә ятам. Мал-туар тирәсендә кайнашам. Дөньясы каралмаган кеше булса, ул – көтүче булыр. Бәй, кайчан карасын ул дөньясын? Бәрәңге утыртканда да көтүдә, алганда да. Кешеләр каралты-кура ныгыта, ә көтүче көтү көтә…

Баһау карт, чыннан да, иртә яздан алып кара көзгә тикле халыкның сыерын, сарыгын көтә. Авыл бәләкәй булгач, аеры-аеры ике көтүче ялламыйлар. Кышын аңа эш юк, кышын ул ауга йөри. Инде дә куяннарның җанын ала! Көнләшеп үләрлек! Аңардан да бигрәк, мин Бәздәвидән көнләшәм: ул җәй буе әтисе белән көтү көтә, кышын, ял көннәрендә, хәтта дәресен ташлап, ауга йөри. Үзе атып алганмы-юкмы, мәгәр ике ягына ике куян асып, тау өстеннән әтисе белән бергә кайтып төшәрләр иде. Шуңамы, Бәздәви укудан алдыра алмый – син аңа чаңгы бир дә мылтык бир, тик хәреф кенә күрсәтмә… Ат карагы диген, ә! Менә кем булган икән Бәздәвинең әтисе!..

Тикшерүче сүзне тагын мәчеткә борып кайтарды:

– Мәчет манарасын кискәндә, мәрхүм Нуриман Нуриазданов та булган. Ягъни ул киселгән манараны тракторы белән тартып төшергән. Беләсездер?

– Беләм. Андый эшкә бик хирыс ие мәрхүм.

– Соравым: манара кисешкән өчен, аңа берәрсенең янаганын ишетмәдегезме?

– Кайлардан ишетим инде мин? Көннең-көн буена, эт шикелле, көтү артыннан чабып йөре дә! Сыерлар сөйләсенмени аны миңа?..

– Тагы бер сорау: мәчет манарасын кискән көнне Мәгъдән Мәрдәнов янау кебегрәк бер сүз ычкындырган. Күрше буларак, ул сүз сезгә мәгълүмме?

– Ниндидер сүз әйткән бугай инде ул. Ләкин мин ишетмәдем. Үзем ишетмәгәч, кеше гөнаһысына керә алмыйм.

Тикшерүче кинәт бөтенләй башка сорау бирде:

– Ә сез үзегез манара кисүне ничек кабул иттегез?

– Минме? – диде Баһау карт. – Миңа ниемә манара?! Гомерем буе мәчеткә йөрмәдем дисәм дә, һич ни түгел – ялган түгел. Малай чакны бик малай ием. Аннан мәчет кайгысы булмады. Мәчетнең үзендә яшереп ат тоткан чакларны гына исәпкә тыксам инде… – Шулай дигәч, Баһау картның ютәлле көлүе ишетелде. – Динен дә, Алласын да белми үстем мин. Бу инде, чутта, мәрхүм Нуриман икебез бер иек. Ул да бит: «Мин үлгәч, гәүдәмне чокырга чыгарып ташласалар да, утта яндырсалар да, мин инде аны сизмим, миңа инде барыбер», – дип сөйләгән кеше.

Колагыма «И мәрхүм…» дигән утлы пышылдау авазы килде. Шунда мин әнинең дә тегеләр сүзен тыңлап утыруын белдем.

Инде йокым тәмам ачылып беткән, хәтта бая гына чатнап сызлаган күзем-башым да җиңеләеп басылган иде. «Әтине үтергән кеше кем? Кайчан тотарлар?» дигән сабырсыз уй каныма ут салды. Мин тагы, хыялым ялкындай кабынып, бөтенләем белән стена аша аермачык ишетелеп торган, бүгенге көн карасыдай серле сүзләргә йотылдым.

Кинәт тикшерүче мин бөтенләй көтмәгән яктан китереп сорау бирде:

– Чәчегезне кем алды?

– Чәчебезне, ни, үзебезнең тегермәнче Фидаил алды инде, – диде Баһау карт. Шунда ул кинәт: Тукта-тукта, погоди!.. – дип, нәрсәнедер исенә төшереп алды. – Кичке якта, ни, мәрхүм Нуриман да кереп китте түгелме соң аларга?..

– Кайда күрдегез?

– Тәрәзәдән күреп калдым. Фидаилләр өе безнең каршыда гына диярлек. Чапрышта гына. Мин тәрәзәдән караганда, Нуриман Фидаилләр капкасына борылган иде. Кайры тунын кигән. Мәгәр, туныннан да бигрәк, аякларын нитеп, эчкәрерәк басып, селлин-селлин атлавыннан таныдым.

– Сәгать ничәләр иде инде?

– Тәгаен генә әйтә алмыйм, энем. Якты ие әле.

– Чыгып киткәнен күрдегезме?

– Анысын менә күрмәдем. Күз бәйләнгәч, күршем Мәгъдән кереп, празник хөрмәтенә бераз сыйланып утыр- дык.

– Мәгъдән Мәрдәновмы инде ул?

– Шул инде, үзе.

– Ул сездә күпме утырды? – Тикшерүченең тавышы янә ныгып китте.

– Байтак гомер утырылган инде. Празник бит. Ул чыгып киткәндә, бик караңгы ие инде. Аның бит хәзер караңгысы да бик иртә төшә. Аннары, ни, әз дисәң дә, икебезгә бер чирек беткән. Мәгъдәнгә нәрсә аңа! Ул таза. Аның берүзенә бер чирек кирәк. Ә минем сыңар илле бишен узып киткән бер картка эчкән хәтлесе дә бик җитте. Йөрәгем бүген дә авырта, менә кулларым калтырый.

– Мәгъдән Мәрдәновмы озата чыктыгызмы?

– Чыкмыйча теге! Өйалды ишегенә хәтле нитеп куйдым.

– Ә капкагыздан чыгып киткәнен күрдегезме?

– Бәй, соң, күрмичә? Капканы ябып чыгып киткәнче, ишекне япмый тордым.

– Кайсы якка киткәнен чамаладыгызмы?

– Шактый җебегән ием инде, клубка китте микән, үзләренәме – караңгыда абайлый алмадым. Үзләренә булыр, клубта аңар ни калган икән?..

– Ә өйләре кай якта?

– Өйләре, шул, үзең күрдең, авыл чите инде. Югары очта.

Тикшерүче Баһау карт сөйләгәннәрне язып утырды, ахры, бик озак бернинди тавыш чыкмый торды. Бәлки, алай бик озак та булмагандыр, мәгәр миңа, сүзләренең һәрберсен кайнар тыным белән тартып алырга торганда, бу өзеклек караңгы бушлыктай чиксез иде. Ниһаять, тикшерүче язып бетерде бугай.

– Тагы нәрсәләр өсти аласыз? – дип сорады.

Мин аның, шулай дип, Баһау картның яньчелгән борынына текәлеп катканлыгын күргәндәй булдым.

– Юк шикелле…

– Булмаса, менә сөйләгәннәрегезне укыгыз да имзагызны куегыз.

– Мин укый да, яза да белмим, энем. Имзалык өч кенә хәреф белеп калдым. Баш китәр ниләр язмагансыңдыр бит? Кая, имзамны тырнаклап бирим…

– Искәртеп куям: тикшерү бетмичә торып беркая китмисез. Момент арасында кирәк булуыгыз бар.

– Кая китим инде мин!.. – дип, Баһау карт дөбердәп урыныннан торды. Дөп-дөп басып чыгып китте.

Өй эче тып-тын булып калды. Шик тулы, шөбһә тулы тынлык. Минем хыял үзенекен уйлый башлаган иде инде. Әллә юкса Мәгъдән абзый үтергәнме соң әтине? Мәчет манарасын кискәндә, үз колакларым белән ишеттем бит: «Коммунистлар да мәңгегә килмәгән, үлгәч, каберләренә йолдыз ясарга кирәк булыр», – диде бит. Менә ул урамга чыккан да әтине эзләп киткән. Яки кара төндә, читәнгә елышып, әтинең кайтканын көтеп торган. Әти алар турына җиткәч, олы кара гәүдәсе белән әти өстенә ташланган да, эһ тә иттермичә, йөрәгенә пычак кадаган. Әти йөрәген генә тота алган… Шулай эшен бетергәч, әти гәүдәсен, капчыктай, җилкәсенә салган да Сүсәнгә илтеп ыргыткан… Үзе соңыннан, «үлек күрдем» дип сөрән салып, Баһау картларга кергән…

Авыру хыялым шушы җиргә җиткәч, тәнемдәге бала йоннарын кабартып, йөрәгемне капыл чәч пәкесе йөзедәй салкын шом телеп үтте. Мин бик озак, тешем тешкә тимичә калтыранып яттым. Миңа тикшерүче абыйның иртәгә иртүк Мәгъдән абзыйны богаулап, милиционер абыйны сакка куеп, районга алып китүе күз алдыма чын булып килеп басты. Әтине үтергән кешене кеше алдында багана төбенә бастырып аталар микән?.. Әгәр Баһау картны, чакырып алып, «Куянга бик тиз атасың икән, менә сиңа күршең, атып күрсәт әле!» дисәләр, атар иде микән?..

Колак төбендә зеңләп торган бу тынлык бик озакка китте. Тикшерүче абый нишли анда? Язып утырамы, уйлапмы?.. Кемне кулга алыр ул иртәгә?..

Бу тынлык әнине дә ялкытты, ахры, менә ул буйдан-буйга тик утырган җиреннән торып, идәнгә басты; өй тулы төн карасын ярып, ишеккә юнәлде һәм шомлы тынлыкка кереп күздән югалды. Бераздан аның бер көн эчендә хәсрәт баскан тавышы ишетелде:

– Бәй, йоклап утырасың түгелме соң, энем? Кая, тор. Хәзер урын җәеп бирәм.

– Мәшәкатьләнмәгез, апа. Мондый көнне…

– Соң, өстәлгә баш куеп яталармыни шулай? Ярамаганны… Әйтәләр аны. Баһау абзый чыгып киткәч тә, урын җәеп бирер ием. Мин бит эш белән утыра икән дип торам. Утың да сүнмәгән.

– Арытылган икән. Бу арада эше дә күп булды. Сезнең укытучы Юматов, эшең беткәч, үзебезгә кайтып кунарсың, дип, квартирын да күрсәткән иде. Инде бик соң – унике тулып килә. Чит кеше ишеген бу вакытта шакып йөрисем килмәде.

– Ашамагансың да бит әле син, энем. Аш җылытып биримме соң әллә?

– Берүк, мәшәкатьләнә күрмәгез, апа.

Баһау карттан сорау алганда, бөтенләй башка иде бу абыйның тавышы: йөрәккә суккан усал түгел, мәгәр юаш та түгел иде. Әйттерми, сөйләттерми калмас кебек иде. Чыны исә бөтенләй башка – ягымлы икән.

Әнинең аны шулкадәр дә ашатасы килә иде.

– Сөт белән ипи булса да кабып ал, энем. Ач карын йөрмә болай.

Әни, шулай дип, үзебезнең якка керде. Тычкан утыдай гына янган лампаның филтәсен күтәреп, шүрлектән ипи алып кисте, сәкедәге чүлмәктән җамаякка сөт агызды. Икесен ике кулына тотып чыгып китте.

– Мә, энем. Җиңелдән генә булса да, тамагың ялгап ал.

– И апа, бу кадәр!.. – диде тикшерүче абый. Шултикле дә кыенсынып әйтте.

 

«Бөтен халык, исемен ишеткәндә дә хөрмәт катыш дертләп киткән прокурорлар, судьялар, әллә нинди ГПУларда да шушындый, безнең шикелле үк кешеләр эшли микәнни?» – дип, бик аптырап уйлап куйдым. Әнә ул әни кулыннан сөт алып эчә. Моны Баһау карт күрсә, аның соравына җавап биреп торыр иде микән?..

Шунда тикшерүче абый әнидән сорап куйды:

– Өегездә канцелярия тоту бик мәшәкатьледер инде сезгә, апа?

– Мәшәкать дип… кирәк бит. «Яңа кәнсәләрне язга өлгертерләр, түз инде, карчык» ди торган ие мәрхүм… Ә минем зарланганым булмады да. Исән-сау кешегә теге ягы да бик җиткән. Кешеләргә дә бик ияләшеп беткән иек. Кеше булмый торса, әллә ничек, күңелсез дә иде әле.

– Улыгызның хәле ничек, апа? Аңы кайтмадымы әле?

– Әле бая гына уттай янып уянып китте. Маңгаена сулы чүпрәк куйгач җиңеләйде, ахры.

– Апа, бер соравым бар сезгә. Тик сорау ала икән дип уйламагыз. Мәчет манарасын кискәч, ирегезгә янаучылар булмадымы?

– Кем янасын инде хәзер, энем… Бездә генә кисмәделәр бит мәчет манарасын. Тирә-як авылларда күптән кистеләр. «Сезнеке генә күзгә төшкән ак булып тора» дип, килгән бере тиргәде председательләрне. Колхоз чыкканнан бирле дигәндәй кәнсәләр тоткач, ишетмәсәң дә ишетәсең. Ә председательләр алмашынып кына торды. Колхоз да мантымый. Һәркайсысы әйтә: «Манара кисүдән башлый алмыйм: миңа кешеләр белән эшләргә кирәк», – ди. Шулай кала килде. Менә инде, шөкер, Акчурин өченче елын эшли. Колхозыбыз да тернәкләнә башлады. Чәчү беткәч сөйләштеләр, «быел кисик шул манараны» диделәр. Актив җыйдылар. Фидаилне кисәргә үгетләделәр. Көчкә риза булды. Кискәч – тартып аударырга кирәк. Минем карт МТСыннан кайтып кына кергән иде. Коммунист кеше. Чыкты кәнсәләр ягына. «Күптән вакыт иде инде, – ди. – Бау тартырга егет-җилән җыеп азапламагыз. Кешенең төрлесе бар, күбебезнең әби-бабасы гына түгел, әти-әнисе дә дин сөременнән азат түгел, ата белән бала җәдәле китәр, – ди. – Трактор үземнең кулда, баганаларын кисеп куйсагыз, манарасын үзем тарттырып төшерермен, – ди. – Тракторның кулы да, аягы да корымас, ә мин – коммунист кеше», – диде мәрхүм.

Мин үзем каршы ием. Курыктым. Тиюләреннән түгел, ил каргышы төшүдән курыктым. Илдә сүз күп йөрде бит, теге авылның мәчет манарасы кискән фәлән кеше акылдан язган, бу авылның – үз өенә үзе ут төрткән; берсенең кулы корыган, икенчесе телдән язган… Ни генә ишетмәдек ул елларны!.. Манара кискәннәрне үтереп ташлаулар да булмады түгел, булды бит. Минем сүзгә уен белән генә җавап бирде мәрхүм: «Син бер дә борчылма, әнкәсе. Динен дә, Алласын да танымагач, каргышы да төшәргә тиеш түгел», – диде. Акчурин да әйтте: «Нуриман абыйның илдә ихтирамы зур, бернинди каргыш төшмәс, апа», – диде. Күңелем барыбер күнмәде. Илдәге сүзне күбрәк без – хатыннар ишетә бит!.. Ишетелде инде сүзләр, ишетелде… Мәгәр мин, кемдер янады, дип әйтеп, кеше гөнаһысына керә алмыйм… Янаганнармы-юкмы, – инде аңардан ни файда: үлгән кире кайтырмы!.. – Әни мышкылдап елый башлады.

Тикшерүче абый:

– Тынычланыгыз, апа, тынычланыгыз. Елаудан да файда юк бит… – дип, әнине күңел тавышы белән юатып алды.

– Еламый нишлим?.. Еламый нишлим соң?.. Йөрәгенә чәнечкәннәр бит, йөрәккәйләренә!.. Шундый да курыкмас йөрәк иде бит аның йөрәге! Искене гел җимереп барды. Колхозын да ул төзеде. Кырык яшендә тракторга утырды. Сельсоветта иде бит ул, әлеге Хәмитшин урынында иде. Начар идеме әллә эше? Шуны ташлады. Шул тимер шайтанны йөртәсем килә дип, әлеге эшен ташлап, яшьләр белән тиң тракторга өйрәнде мәрхүм…