Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2

Text
Leseprobe
Als gelesen kennzeichnen
Wie Sie das Buch nach dem Kauf lesen
Schriftart:Kleiner AaGrößer Aa

– Кыргый атлар, баһадир! Тотыйм берсен. Арканым да үзем белән, баһадир!..

– Ярамас, Ташбулат. Атка табынучылар да бар, дидең бит.

– Төп ыстандагылар аюга табыналар, баһадир. Атка табынучылары төньяктарак яшиләр. Атны алар башта суялар, тиресен тунап итен ашыйлар, аннары тире эченә үлән йолкып тутыралар, аннары шул атка атланып чыгалар. Янәсе, шулай оҗмахка керәләр. Аннары ул атка ут салалар, әче бал эчәләр дә бии-бии күңел ачалар. Төньяк угорларның колга башында ат башы күрдеңме, димәк, алар атка табыналар, аю башы күрдеңме – аюга. Баһадир, тотыйм бер атларын. Бергәләп өйрәтербез, күңелле булыр.

– Килешерме соң, Ташбулат? Иоанн Фасиан «бер генә халыкның да йоласын мыскыл итәргә ярамый» ди.

– Алыплары җәяү орыша, болын тулы кыргый атлар йөри. Нинди йола булсын ди ул. Бер ат кына тотам, баһадир!

– Барсын, – диде Агасике, алар янына килеп. – Тотсын. Тота алса. Ат куян түгел.

Ташбулат мәргән артыннан барысы да карап калды. Урман буендагы атлар күздән язганнар иде инде. Соңгы мәлдә генә уң кулы Ташбулатны җибәрүенә үкенеп куйды баһадир. Менә караңгы төште, күктә йолдызлар җемелди башлады. Ташбулат кайтмады да кайтмады. Баһадир бик озак йоклый алмый ятты.

Ул таң алдыннан уянып китте. Дәртләнеп кошлар сайрый, утлауда йөргән атлар пошкырып куя, каравыл алыплар бер-берсенә тавыш биргәләп торалар. Күп тә үтми, таң нурлары чыңлый-чыңлый күккә үрелде. Яктыра башлады. Үлән-чәчкә кыякларына төшкән чык тамчыларына тиеп киткән нурлардан җиз кыңгыраулар зеңләп тора шикелле иде. Тиздән кояш чыгар, көн туар, үләннәрдәге дым кибәр һәм бертуктаусыз зеңләп торган чык тамчылары юкка чыгар.

Баһадир торып утырды, тирә-ягына күз ташлады. Грек Агасике үзе белән алган кол янында йоклый. Кол алып иясе яныннан бер генә минутка да китми. Ташбулат юк, кайтмады, тота алмадымы атны, әллә тотып ерак киттеме… Болгар алыплары кайсы баш астына ияр, кайсы ат япмасы куеп яткан, кайсы үлән йолыккан да печән исен иснәп исергән – саташып куялар, төшләрендә кычкырып җибәрәләр. Алостаз Дәян да йокламый икән, баһадир янына килде.

– Ташбулатны җибәрмәскә иде, баһадир. Агасике кушты дип. Ул грекка мин ышанмыйм. Ташбулат үзе баштаАгасикене җибәрергә кушкан иде, ә ул, хәйләкәр төлкегрек, күрәсеңме, эшне ничек борып җибәрде. Беләсеңме кичә нәрсә диде ул миңа? Мәргән Ташбулатның угорлар шымчысы булып куюы бар, ди. Чөнки мәргән бар нәрсәдән дә хәбәрдар иде, ди.

– Булмас, алостаз, булмас!

– Ярты төмәннән дә аз алай белән яу чапмыйлар, баһадир. Угорлар безне «эһ» дигәнче турап бетерәчәкләр. Кубрат ханны оныта алмыйлардыр әле. Угорлар белән Сура елгасы тулган иде бит…

– Без аларга орышырга түгел, изге ният белән килдек, алостаз. Кубрат ханны мәҗбүр иткәннәрдер… Тәңре болгарны ташламас, алостаз.

– Тәңре – күктә, без – угорлар җирендә, баһадир. Уң кулың Ташбулатны көтмә, баһадир. Угор урманда мәче кебек орыша. Әйе, аны әсир иткәннәр. Алар әле дә бездән ерак түгелләр, сагалыйлар…

Баһадир кояшка карады, көнне каршы алды, Тәңредән игелекле көн теләде. Юындылар, ашадылар да юлга җыена башладылар.

– Баһадир, кузгалырга ярамас. Мин елга башында угор алыплары күрдем. Сөңге башларында ат койрыгы.

– Багучылар җибәрикме? Кем бара?

– Мин, баһадир, – диде Дәян. – Мин барам. Үзем белән ун алып ияртәм.

– Ал, иярт. Без сезне биредә көтәрбез. Алыплар, атларыгызны тышауламагыз. Ял итегез.

Алостаз Дәян ун алып белән ыстан яклап китеп барды. Менә алар да күздән яздылар. Мәргәннәрнең эчләре поша башлады. Арадан берәүсе:

– Алышабыз! – диде.

Тиз арада мәйдан оешты, мәйдан уртасына батыр чыгып басты.

Алыплар көрәш башлап җибәрделәр. Егылган бер алып мәйдан читенә барып утырды, екканнары мәйданда калды. Менә башта сабыр гына карап утырган Агасике дә мәйдан эченә керде. «Кем чыга?» дип, өстендәге күн сырмасын салып ташлады. Агасике батыр чыккан өч көрәшчене «эһ» тә итми атып бәрде. Мәйданны түгәрәкләп утырышкан алыплар сикерешеп үк тордылар.

– Ай да, төптимерче, күр әле монда! – диештеләр.

Батырга карсак кына бер алып чыкты. Күрер күзгә таза да түгел иде алып. Агасике аңа көлемсерәбрәк карап алды.

– Кил! – диде.

– «Кил» түгел, әйдә, грек дус, – диде алып.

Батырга чыккан алып белән грек Агасикенең көрәшкәнен карарга баһадир да килде. Көрәшчеләр билләреннән алыштылар, бер урында әйләнә-тулгана башладылар. Агасике карсак буйлы алыпны күтәрергә итте, әмма шул мәлдә көтелмәгән бер хәл булып алды: карсак алып Агасике астына кереп китте, грекны күтәрде һәм гөрселдәтеп сыртынасалды.

Алыплар моны көтмәгән иде, сикерешеп үк тордылар. Тордылар да карсак буйлы алыпны кулларына күтәреп сикертеп алдылар. Шуннан соң гына Агасике алып янына килде, кулын кысты һәм үзе ясаган энҗе саплы хәнҗәрен бүләк итте.

– Ал, ал, батыр. Грек Агасикене берәүнең дә екканы юк иде әле, ал, – диде.

Көрәшеп тә туйдылар алыплар, кайсы кая таралышып, сөйләшеп утыра башладылар. Кайсысы атын карады, кемдер коралын үткерләде.

– Төптимерче Агасике, нишлибез, киңәш бир?

– Көтәбез, баһадир. Мәргән егет үзе кайтмаса, угорлар үзләре килерләр, түзмәсләр.

– Агасике, ун-унбиш алып белән мин үзем эзли китәм Ташбулатны. Мин аны табармын, Агасике. Табармын да, шымчы булса, башын кисәрмен.

– Ташбулатны эзлисе түгел, баһадир. Ул угорлар кулында.

– Ярый, төптимерче, тапшырдык. Тәңре безнең белән… Алайга син ия, Агасике.

Төптимерче Агасике тамагына нидер тыгылгандай ык итеп куйды, әмма кайтарып сүз әйтмәде.

– Алыпларым, боерам: минем белән ун алып китә. Кемнәр бара, җыеныгыз. Алай башы булып Агасике кала. Аның боерыгы – минем боерыгым!

Ун алып белән баһадир да китеп югалды.

Көн уртасы җитте. Агасике уйланды. Угорлар килеп чыксалар, күп тә үтмәс, аларның башлары сөңге очына эленгән булыр. Дөрес анысы, болгар алыплары тиз генә бирешмәсләр, әмма ахыр чиктә барыбер җиңүне сан хәл итәр.

Төптимерче Агасике үз кул астында калган алыпларга күз йөртеп чыкты. Алыплар тик тын торалар, бу – болгар халкы өчен гадәти хәл. Алар өчен баш итеп калдырылган кеше җавап бирә, ул ни әйтте – шуның әмерен үтәргә, үлгәнче орышырга әзер алар. Ерактанрак китереп уйлаганда, бу очракта Агасике аларны болгарга кардәш Тугры хан җәйләүләренә дә алып китә алган булыр иде. Әмма моның өчен ул иң әүвәл алостаз белән баһадирның башларын колга очында күрергә тиеш. Башкача эшләсә, тегеләр исән-сау Фанәгүргә әйләнеп кайтсалар, Кубрат хан аның башын кистерәчәк. Ә базилевс шымчысы Агасикенең андый ахмак үлем белән үләсе килми иде. Ул иң әүвәл базилевска Төн илләре, аларның халыклары турында мәгълүматлар алып кайтырга тиеш. Юкса аны базилевс та гафу итмәс. Төн илләре, Төн халыкларыннан җыйган кыйммәтле тиреләр беркайда юк. Әйе, болгарларның Төн халыклары белән бәйләнеше базилевска кирәк, бик кирәк. Болгардан кайткан мәгълүматларга таянып, базилевс Кубрат ханга карата үз сәясәтен корачак. Илендә яшәгәндә, үз Алласына рәтләп табынмый иде Агасике, ул аңа монда килгәч кенә чын-чынлап табына башлады. Аңа монда курку килде. Курку аны Изге Христос каршына китерде. Һәр көн булмаса да, көнаралаш Христос сурәте алдына тезләнеп, аннан мәрхәмәт сорады. Христос аны әлегә саклап килә, угры Чалбай хан кадәр Чалбай ханнан исән калды. Инде угорлар сөңгесеннән дә исән-имин калса, яңадан туган кебек булыр иде төптимерче Агасике. Инде исән калмый икән, базилевс аның бала-чагасын ташламас, сөйләшү шулай иде. Базилевс белән шулай дип сөйләшүен сөйләште Агасике, Византия императоры вәгъдәсендә торырмы?.. Соңгы мәлдә күбрәк Кубрат ханга тартыла иде Агасике. «Әллә соң гаиләсен Фанәгүргә чакыртып, бөтенләйгә монда калыргамы?» – дип тә уйлады Агасике. Уйлап кына калмады, хәтта олуг хан белән киңәште дә. Олуг хан аңа ышандырып ук җиткермәде, әмма тырышып карармын, диде. Шикләнебрәк калды бугай Кубрат хан. Болгардан төптимерче бик күп мәгълүматлар алып китәчәк – шуңамы шикләнә калды. Әйе, Болгар турында Агасике хәзер күп белә. Су юлыннан башка Төн илләренә корыдан – көтригурлар аша да килергә була икән. Итил суы белән күтәрелү кыенрак булыр. Итил елгасының түбән ягы хазарлар кулында. Хак анысы, базилевс хазарларны да, болгарларны да коралландыра. Базилевс моны: «Бу ике туган халык, үзара орышып, бер-берен кырырлар да, үзенә Төн илләренә юл ачылыр», – дип уйлый булса кирәк. Ачылырмы? Маҗарлар яисә угор-фин кабиләләре каршы төшмәсләрме?.. Аннары көнчыгыштан һаман төркиләр агыла тора. Аварлар, алар артыннан төркиләр. Юк, бу илләрне үз кул астында тоту кыенга киләчәк базилевска. Кайткач, Агасике аңа барысын да аңлатып бирер. Булган күршеләр белән тыныч яшәргә кирәк, буласы күршең нинди була бит әле, бер Хода үзе белә.

Болгар һәм туган як, туган ил, Патшакала, Бөек Византия. Сагына иде Агасике туган илен, үзе киткәндә биш яшьтә калган улын да, инде кияүгә чыгардай кызын да. Улын базилевс сарай мәктәбендә укытырга ышандырган иде, сүзендә тордымы икән?.. Укыйлардыр, шәт, сүзендә торгандыр базилевс.

Грек Агасике кисәк кенә кояшка карап чукынып алды. Моның белән ул болгарларның Тәңресенә дә, үз Алласына да иман итте. «Әйдә, нинди генә йолага табынмасын, ул барыбер адәм баласы, ди әнә философ. Ике Алланың саклавы бер Алла саклавы булмас», – дип, янә чукынып алды.

Болгарга килгәч, олуг хан аны үз янына дәштерде. Агасике килгәч, ул аның алдына табак белән җиләк-җимеш, эчемлек китертте, үзе үк алтын чокырларга койды. Агасикенең коты алынды, Кубрат хан аның Болгарга нинди максат белән килүен белә икән бит! Хәзер олуг хан аңардан сорау алыр, аннары җәлладыннан башын чаптырыр. Болгарлар шымчылар белән аз сөйләшәләр, шымчыларны гына түгел, хәтта ирләренә хыянәт иткән хатыннарына кадәр ике аягын ике агачка бәйләп, чатын чатка аералар. Шундый хәлне күрде дә, Болгарга төшә-төшүгә, Агасике ике-өч көн рәтләп йоклый алмады. Менә сиңа Болгар белән Рум арасындагы аерма: базилевс фахишә хатыннар өчен өйләр салдыра, Кубрат хан исә фахишә хатыннарны йә ике агачка бәйләтә, йә ат койрыгына тактыра, базилевска һаман аз, Патшакала түрәләренең, сарай тирәсендә чуалган куштаннарның күңелен ачу өчен Һиндстаннан, Сасанидлардан, Харәземнан, тагын әллә кайлардан уенчылар китерттерә. Аларны бушлай киендерә, ашата-эчертә, ә тегеләре үз чиратларында сарай түрәләренең һәм кала куштаннарының күңелләрен күрәләр, кайчак олы ук урында утырган түрәләрне аздыралар, үзләре белән ятакларына алып китәләр, җайлап-көйләп бар булган акчаларын алалар, ә кайчак ул түрәләрнең затлы киемнәрен дә урлыйлар иде. Бай кеше өенә кайта да янчыгын янә акча белән тутыра, уенчы хатын алып киткән киемнәрдән дә затлырак киемнәр кия. Төптимерче кебек ярлы-ябага, үз көнен үзе күргән кеше нишләргә тиеш? Ул, бахыр, чарасыздан базилевска баш иеп килә, ярдәм итүен сорый. Аларның күбесен базилевс сарациннар белән сугышка җибәрә, кайберләрен, әйтик, Агасике кебекләрне, махсус бурычлар йөкләп, варварлар арасына озата. Агасикене дә мохтаҗлык китерде базилевска. Һәм император аның хәленә керде – Фанәгүргә җибәрде. Соңгы вакытта уенчылар Патшакаланы баса башладылар кебек тоелды Агасикегә. Ярый әле китеп котылды. Мескен уенчыларның да хәленә керергә була иде, теге йә бу уенчы куштаннарга ошамый башладымы, аны шундук базилевстан кудыралар, шау-шу куптаралар. Хак, базилевсның куштаннарга каршы киләсе килми, уенчыны куа. Ә теге мескен кайчандыр үзе кебек үк куылган иптәшләрен эзләп каладан калага йөри-йөри дә кеше күңелен ачарга дучар ителә. Эшләргә бөтенләй өйрәнмәгән уенчыга яшәү өчен башка чара калмый. Уенчы азгын хатыннар янына Агасике дә баргалады. Даны калага таралган тимерче булса да, җилгә ташлый торгач, акчасы җитми башлады. Шунда Агасике базилевска мөрәҗәгать итте. Имеш, ул менә дигән тимерче, әмма яшәүнең очын очка ялгый алмый газап чигә. Император аңа ярдәм итәргә булды. Ләкин бер шарт белән: тимерче әүвәл өч-дүрт ел варварлар иленә чыгып керергә, алар турында мәгълүматлар җыеп алып кайтырга тиеш булачак. Ике арада җитди сөйләшү булды. Ахыр Агасике император тәкъдименә риза булды.

 

Анысы бер хәл, мондый нәрсә Агасике башыннан гына узмаган, меңләгән грек чит-ят җирләрдә базилевс шымчысы булып йөри. Болгарга килеп төшүгә, аны Кубрат хан чакырып алды һәм, Агасикенең котын алып: «Грек утының серен беләсеңме, тимерче? – дип сорады, аннары, бик озак көтеп тә җавап ала алмагач: – Ярый, яшә, алачык ач, төптимерче бул», – диде. Кубрат ханның авызыннан «грек утының серен беләсеңме, белмисеңме?» дип ишеткәч, Агасике тәмам телсез калган иде. Ул утның серен греклар җиде йөз елга якын үзләрендә саклыйлар. Моны эшләргә түгел, белергә маташкан бик күпләрнең башлары, чабылып, диңгезгә очты, хәтта, еретиклыкта гаепләнеп, утта яндырылганнары да булды. Агасике хан алдына тезләнде, баш орды: «Ул утның серен белмим, – диде. – Мин бары тик тимерче, грек утын тимерчеләр ясамый», – диде. Кубрат хан әллә ышанды аңа, әллә юк, әмма яңадан Агасикедән грек уты турында сорамады.

Агасике күккә карады.

Бу кояш шулхәтле кыздыра ки, беркая яшеренер чама юк. Урманга керергә ярамый, угорларның ташланулары бар, болгарлар урманда бөтенләй орыша белмиләр. Аттан төште— орышчы түгел болгар алыбы. Болгарларның өстендәге яшел сырмаларга, эссе булмасын өчен, тишекләрясалган. Болгар иләгән күн җиңел, йомшак, нәфис булыр. Тирене болгарлардан да оста иләүче юк. Агасике өстендә исә атлас күлмәк, күлмәк өстеннән грек күненнән тегелгән сырма – хәтта тик торганда тирләтә. «Кая да булса күләгәгә күчәргә инде әллә?..» Агасике белән бер болгар да сөйләшми, ә янында яткан кол белән төптимерченең сөйләшәсе килми иде.

Мәргән Ташбулат та, алостаз Дәян да, баһадир да һаман юклар. Түзмәде Агасике, болгар алыплары кебек атының тезгененнән алды да атын ашата-ашата йөренергә тотынды.

10

Алостаз угорларның ыстанын тапмады. Урманны чыгуга, аның алыпларын йөзләп угор уратып алды. Һәм аңа алыплар башлыгы ыстанга таба юл күрсәтте. Аны да эләктерделәр, димәк, мәргән Ташбулат күптән угорлар кулындадыр. Угор урманда мәче кебек үткер, җылан кебек шома, бүре кебек сизгер. Дала белән диңгездән гайрене күрмәгән болгарларгамы угорлар белән ярышырга. Аһ, юкка җибәрде баһадир мәргәнне, юкка! Икесен дә тыясы, туктатасы булган. Хәзер әнә үзе дә килеп капты.

Төрки мәргәне Ташбулатны исәпкә алмады диярлек алостаз Дәян, әллә бар иде ул аның өчен, әллә юк. Җилдән килгән – җилгә китте дә. Ә менә үзе өчен борчылды. Дәянның түшендә Кубрат хан тарафыннан угор кенәзе өчен бирелгән килешү тамгасы бар. Килешүне Кубрат хан белән кенәз теге вакытта бозау тиресенә яздылар. Шул тамгалы тирене Кубрат хан Дәянга биреп җибәрде. Олуг хан да угорлардан бераз шикләнгән, күрәсең, әйтергә генә кыймаган.

Ыстанның ачык капкаларына чаптырып барып керделәр. Алар артыннан өзәңгесез атка атланган угорлар иярде. Капкаларны шундук ябып та куйдылар. Дәян атын туктатты, түшен капшап карады. Бозау тиресе урынында иде.

– Мин олуг алостаз Дәян, мине кенәз янына илтегез! – диде алостаз ат башына килеп тотынган угорга.

Аңламады угор, тылмач чакырттылар. Тылмач шундук килеп тә җитте.

– Тылмач, мин угорча бераз сукалыйм, дөрес аудар. Мин Бөек Болгарның алостазы Дәян, мине кенәзгә илтегез…

Тылмач ат башыннан тоткан йөзбашка алостаз Дәянның сүзләрен аударып бирде. Бу сүзләрне ишеткәч, йөзбаш колагына кадәр елмайды, аннары сикереп атына атланды. Йөзбашта болгар өзәңгеләре иде, кылыч та болгарныкы. Өске Кирмәнгә килгән коралларны алып торалар, дип уйлады Дәян һәм, атының кабыргасына тибеп, алдан киткән угор йөзбашка иярде.

Фронтонлап салынган өй кенәзнеке иде, болгарлар килеп туктаганда, кенәз болдырда басып тора иде инде.

Ул ат башы итеп ясалган таягын күтәрде, ярдәмчеләренә:

– Болгар илчесе алостаз Дәянны һәм аның алыпларын кунак итегез, каравыш кызлар бирегез! – дип боерды.

– Олуг кенәз, без болгарлар сиңа зур йомыш белән килдек. Олуг кенәзгә җиткән булса кирәктер, Өске Кирмән янә Болгарда. Чалбай хан үтерелде, башы Фанәгүргә озатылды. Бүген-иртәгә Өске Кирмәнгә Рум сәүдәгәрләре килеп җитәчәк, Рум сәүдәгәрләрендә һәрвакыт затлы тауарлар була, угорларга кирәк әйберләр…

– Хәбәрең өчен рәхмәт, алостаз Дәян. Инде тагын нинди теләгең бар?

– Олуг кенәз, мин мәргән алыбым югалттым…

– Мәргәнең миндә, алостаз Дәян. Ул ял итә. Мәргән Ташбулат минем кызымны аю тырнагыннан коткара, кызым бик үтенгәч, мин кызымны мәргәнгә кияүгә бирергә булдым. Мәргән Ташбулат, алостаз Дәян, угорда калыр. Мин шулай боердым.

– Баш өсте, олуг кенәз. Инде алыпларыгызга боерсагызиде, олуг кенәз, калган алайны ыстанга дәшсеннәр иде.

– Болгар алыплары тиздән ыстанда булыр, алостаз Дәян. Мин боердым инде. Ә син алыпларың белән ял ит.

Шулай диде дә кенәз, борылып, сырлап-бизәкләп ясалган ишеккә юнәлде. Алостаз Дәян аны, ишектән кереп киткәнче, баш иеп озатып калды.

11

Алдагы дүрт угор алыбы арасында – Илбарыс баһадир, алостаз Дәянны да дүрт алып уратып алган. Баһадирның уң кулы Ташбулат җитен чәчле, ап-ак йөзле, маңгаена кызыл тасма бәйләгән кенәз кызы белән янәшә бара. Болгар алыпларын ыстанда ук калдырдылар, кенәз аланга алып барырга теләмәде. Кая алып бара кенәз баһадир белән алостазны? Төрки мәргәне Ташбулат исәптә түгел, кыз, чынлап та, мәргән егетне сайлаган бугай, бер-берсеннән күзләрен дә алмыйлар. Ни белән күңелен яулады микән бу мәргән егет кенәз кызының?.. Бер Тәңре үзе белә моны. Чынлап та кызны мәргән аю тырнагыннан коткардымы, әллә, булмаса, егетнең һөнәрен күреп, кияве итәргә булдымы бу кенәз?.. Сәеррәк хәл иде бу алостаз Дәян өчен. Алайны ыстанда калдырдылар, ә аларны елга буена алып баралар. Нигә? Әллә соң кенәзнең Кубрат ханнан үч алыргамы исәбе?.. Кичә кич белән, ял итеп алгач, алостаз Дәян бозау тиресен кенәзгә җибәрде. Әмма кичке якта да, иртән дә кенәз тире турында ләм-мим сүз әйтмәде, ә алостаз үзе сорарга кыймады. Үч алырга иткән булса, кенәз башта, әлбәттә, баһадир белән аны суга батырып үтерер, аннары ыстанда калган болгарларны җыеп китерерләр…

Мәгәр соңгы мәлдә генә кенәз ыстанда калган болгар алыпларын да китерергә боерды. Күп тә үтмәде, Агасикегә ияреп, болгарлар да килеп җиттеләр.

Яр буена туктагач булды бу хәл. Елганың текә яр читендә, берсеннән-берсе ике адым ара калдырып, өч әйбер куелган иде: ипи, кылыч, туфрак өеме. Күрде дә алостаз Дәян, ни кылырга белми, баһадирга карады. Әмма баһадир, язмышы белән килешкәндәй, башын иеп бара бирә иде. Туктадылар. Дуга ясап, угор алае болгарларны уратып алды. Бу хәтле тыгыз сафларны ертып, кош булсаң да очып чыгып китеп булмас иде. Угор алыплары болгарларның һәр хәрәкәтен күзәтеп тордылар. Алостаз Дәян әле алдагы өч хикмәтле әйбергә карады, әле болгар алыпларына. Юк, болгарлар җәя тартып өлгерә алмаячаклар. Беренче сафта укчылар, икенче булып сөңгечеләр баскан, угорлар кенәздән әмер генә көтәләр кебек иде. Әллә соң бу төрки мәргәне кенәзнең шымчысы булдымы, болгарларны тотып китерүеме? Алай дисәң, ни кыланып Чалбай ханга каршы орышты? Кирмән диварына кадәр барып җиткән чаклары булды. Угор шымчысы булса, ул кадәр тәвәккәл кыланмас иде, ахыр чиктә шымчылар куркаграк булалар. Ташбулат шымчы булса, алостаз аңа хәнҗәр атарга өлгерер.

Алостаз Дәян кенәзнең кызына күз төшереп алды. Кызның аягында Болгардан алган сафьян читек, атланган атында да болгар йөгәне, йөгән Өске Кирмәндә эшләнгән – көмеш тәңкәләр белән бизәлгән. Төс-йөзгә ул хәтле чибәр булмаса да, кыз матур иде, гелән үзенә тартып тора.

Олуг кенәзнең күзе баһадирда, җансакчылары кенәзнең һәришарәсенә омтылырга гына торалар. Алостаз Дәян аңламады. Нигә бу тамаша кенәзгә? Болгарларны үч алу нияте белән елгага батырып үтерергә булган икән, сузмасын иде инде. Мәгәр бу фаҗигане Кубрат хан ишетер дә буйтурларның берсен угор кенәзен акылга утыртырга җибәрер. Явызлык явызлык тудыра.

– Бөек Болгарның баһадиры Илбарыс, Кубрат ханныңугланы Илбарыс! – диде, ниһаять, кенәз. – Шигем юк, син миңа изге ният белән килгәнсеңдер. Синең күңелеңдә изгелекме, явызлыкмы ята – мин шуны белергә телим. Күрәсеңдер, баһадир, яр өстендәге ашъяулыкта өч әйбер. Шуларның җаның теләгәнен ал да миңа китереп бир…

Баһадир, ярдәм көткәндәй, алостазга, аннары арырак басып торган төптимерче Агасикегә карады. Тик алар да әйберләргә нинди мәгънә салынуын белмиләр иде. Һични әйтә алмадылар. Ә кенәз ашыктырды:

– Йә-йә, баһадир, атла!

Илбарыс баһадир күккә карады, баш очында гына тургай талпына иде. Менә тургай таш булып җиргә атылды, кинәт юкка чыкты. Шул мизгел эчендә аның язмышы хәл ителер, ул әйтер сүзен дә әйтеп өлгерә алмас…

Баһадир алга таба кузгалды, әйберләрне юри текә яр кырыена ук куйганнар. Ялгышуы булыр, аның аркасына сөңге кадалыр, баһадир яр астына очар, аңа сөңгедән атарга унлап угор алыбы хәзерләнеп тора. Баһадир моны артына әйләнеп карамаса да күрде. Ун адым… Бары тик ун адым ясыйсы да… Кичә баһадирны Ташбулат алдады. Ул аны ыстанга чакырды. Ыстанның капкалары ябык иде. Шунда Ташбулат: «Баһадир, мин монда, кер, кенәз сине кабул итә!» – дип кычкырды. Шуннан аны кунак иттеләр, әче бал эчерделәр, кенәз уң кулы Ташбулатка кызын бирергә исәбе икән. Бирсә ни!.. Баһадир балны күбрәк эчеп ташлады бугай… Ташбулат аңа әйтте, угорларда бер яман гадәт бар, килгән бер олы кунакны су буенда сыныйлар. Сынауны бирә алмыйча, башсыз калган «кунаклар» да булгалый икән… Башта баһадир моңа бик үк игътибар итмәгән иде, иртән иртүк кенәз шул сынауны уздырырга җыена башлагач ышанды. Ун адым, бары тик ун адым ясыйсы да… Алда бер өем туфрак тора. Нинди мәгънә салына микән алар таптап йөргән туфракка?.. Уртада— кылыч. Кылыч – калкан өстендә, калкан кан-кызылга буялган, димәк, Румнан килгән, Рум сәүдәгәрләре китергән. Әйбәт кылыч, Дәмәшкъ тимерчеләре суккандыр, корычы, ялтырап, күзне камаштыра. Өченче әйбер— икмәк. Икмәк нигә?.. Их, баһадир янында төптәңре булса икән, һич югы, шаман. Шаманны юкка җибәрде, ул барысын да белә иде… Ун адым, бары тик ун адым ясыйсы да…

Баһадир әйберләргә килеп тә җитте. Нигәдер ул уртага килеп басты. Язмыштыр, Тәңре шулай язгандыр! Аннары нинди генә мәгънә салынмасын, ул – алып, ә алыпка беренче чиратта корал кирәк. Коралсыз алып – кынысыз калып. Баһадир кылыч-калканга үрелде, аны кулына алды. Әле тураеп җитмәс борын ук сизде ул аны: уратып алган халык аһ итте. Шулай ук ялгышты микәнни? Тураеп басты һәм кенәзгә таба кузгалды. Шунда күрде ул, аңа уннарча сөңге, йөзләрчә җәя тартылган иде, барысы да аңа төзәлгән. Әйе, язмыштан узмыш юк. Баһадир кенәзгә таба китте. Шунда күрде ул: кенәз янына төшеп баскан уң кулы Ташбулатның йөзе ап-ак булды, ул кемнәндер мәрхәмәт сорарга дип авыз ачарга итә, әмма бер сүз дә әйтә алмый тора, аскы ирене калтырана иде. Сөйгәне-сайлаганы аның беләгенә ябышты, хәтта ул да курыкты. Йолалары шулмы, гореф-гадәтләреме?.. Кыргый гадәт… Әйе, язмыштан узмыш юктыр. Баһадир күккә карады, баш очында гына карлыгачлар черелдәп очыналар, әллә тургай бөтенләй булмадымы, күземә генә күрендеме? Козгыннар күренми. Үлем булмас… Әйе, үлем булмас, аларның барысын да суга батырып үтерерләр. Козгыннар суга батырылган мәетләргә җыелмыйлар…

Кенәзгә биш адым, өч адым калды, баһадирның йөрәге кага башлады. Кан-кызыл төскә буялган калкан һәм аның өстендә яткан кылыч тоташ бер төскә әверелде. «Бәхил бул, Чәчкәм, Тәңре безнең язмышларны үзенчә хәл итте. Баһадирың онытма, мин үлгәндә дә сине уйлап үләм. Безне аера алмаслар, без синең белән оҗмахта очрашырбыз. Без изге җаннар идек».

 

Соңгы мәлдә генә, кенәзгә ике-өч адым калгач, баһадир уң кулы Ташбулатка таба борылды, аңа таба атлады. «Мин сиңа бирмим кылыч-калканны, кенәз, үзем биргән кылыч белән үзең үк башым кисәр идең. Мин аны үземнең мәргәнемә бирәм. Синең шымчың булса, минем башым чабар, булмаса, сиңа ташланыр», – дип уйлады баһадир, торган саен йөрәге ярсына баруын тоеп.

– Уң кулым Ташбулат! – диде баһадир, мәргәнгә җитүгә.– Бу кылыч-калканны мин, каенатаң илен сакларсың, дошман белән дусны аерып чабарсың дип, сиңа бирәм. Игелекле итеп ал, мәргән!

Сынау үткән төбәкне чолгап алган алыплар җиңел сулап куйдылар. Уң кулы мәргән калкан белән кылычны баһадир кулыннан алды, артында басып торган җансакчысына тапшырды, үзе, колачын киң җәеп, баһадирны кочты.

Олуг кенәз кам таягын күтәрде, шаулаша башлаган алыплар шым булдылар.

– Баһадир, угорда гореф-гадәт болай ди: туфракны алсаң— син бу җиргә яшәргә килгәнсең, ипине алсаң – кунагым булырсың, кылыч-калканны алсаң – кылычтан китәрсең. Кылыч күтәреп килгән кылычтан китәр, ди угор. Син кылычны алдың, баһадир!

Сынау төбәген боҗрага алган угор алыплары сөңгеләренә ябыштылар, янә җәя керешләре тартылды.

«Менә үлем сәгате дә килде, һавада козгыннар юк… Аксакаллар ялгыша, козгыннар сизми калган орышлар да була икән», – дип уйлады баһадир, Ташбулатның җансакчысы кулында яткан кылычка күз төшереп алды. Әйе, аны тиз генә ала алмаслар.

Шулвакыт олуг кенәз аксакаллар белән нидер киңәшеп алды. Аннары ул янә кам таягын күтәрде.

– Бөек Болгарның Кубрат хан баһадиры Илбарыс! Ташбулат мәргән минем киявем булу сәбәпле, син сынауны дөрес уздың: кылычны, минем җирләрем, урман-суларым сакларга дип, аңа бирдең. Инде йола буенча, баһадир, яр башындагы тагын бер әйберне алып бир!

Баһадир җиңел итеп сулап куйды һәм зур-зур адымнар белән ярга таба атлады. Алар угор җирендә калмыйлар. Ул хәзер белә инде, туфракны алмас, ипине алыр. Баһадир ипине алды, әмма кире борылды, бер уч туфрак та эләктерде һәм кенәзгә китереп бирде.

– Син кунак, баһадир, – диде кенәз. – Иллә бер уч туфрак нигә?

– Бер уч туфрак уң кулым Ташбулатның угор җирендә калуын аңлатыр, олуг кенәз.

Кенәз бу җавапны, күрәсең, бөтенләй көтмәгән иде, кам таягын кисәк һавага чөйде.

– Аксакаллар, алыпларым, Бөек Болгар баһадиры Илбарыс минем иң олы кунагым булыр! – дип кычкырды.

Калганы бик тиз эшләнде. Кич белән кенәз сараенда зур мәҗлес булды. Мәҗлестә баһадир олуг кенәзгә Кубрат хан бүләген – көмеш чүлмәкне тапшырды. Кулына көмеш чүлмәкне алгач, кенәз, башта соклануын яшермичә, бик озак әйләндерә-тулгандыра карады, аннары баһадирга биленнән кылычын салып бүләк итте. Мәҗлестә грек эчемлеге юк, әче бал гына иде. Шушы әче балга өйрәнеп киткән грек Агасике варварларның гореф-гадәтләреннән исән калу хөрмәтенә күбрәк эчеп ташлаган иде. Ул, урыныннан торып, баһадир янына килде, сөенечен уртаклашты, аннары аш-су китерүче сары чәчле, зәңгәр күзле угор кызларын кочакларга үрелде. Әмма тегеләр, матур һәм буйсынучан елмайсалар да, җитез генә аның кочагыннан шуып чыктылар, серле елмаюлар ташлап, үз юлларына китеп бардылар. Агасике кенәз янына барырга кыяр-кыймас тора иде, эчеп алгач, аңа таба кузгалды, мәгәр кенәзнең җансакчылары аны ипләп кенә янәдән үз урынына китереп утырттылар. Мондагы мәҗлес тә, кенәз үзе дә, аның серле сынаулары да, сары чәчле кызлары да ошады аңа. Хак анысы: су буенда котны алдылар, аның каравы ахыры әйбәт – кунак итәләр.

Олуг кенәз аягүрә басты. Кулында – агач җам, җам алтын тасмалар белән билләнгән. Агасике дә торып басты, мәҗлескә күз ташлады. Вәт хикмәт, әгәр дә мәгәр туган иле Румда хатыны, балалары булмаса, ике дә уйламый ул шушы варварлар илендә калыр иде. Агасикенең янәшәсендә алостаз Дәян утыра. Төптимерче бу кешене яратып бетерми. Артыгы белән күп белә, акыллы. Акыллы – акыллыны, җүләр җүләрне яратмас, ди. Хәзер дә ул аңа ләм-мим сүз әйтмәде. Ә бит сөйләшәсе килә.

– Кунаклар! – диде олуг кенәз. – Ышбу җамнарны кунаклар хөрмәтенә эчеп куйыйк. Мин ышандырам болгар баһадирын: кичекмәстән угор сәүдәгәрләре Өске Кирмәнгә юл чыгарлар.

Барысы да эчеп куйдылар. Ашчылар ризык-нигъмәт китерә башладылар. Иң түргә, кенәз белән баһадир каршына, ат башы китерелде. Ат башы – йола билгесе.

Балны артыграк эчеп алган Агасике:

– Бу дөньяда бердәнбер Алла – Изге Христос, – дип атылып чыкты.

– Юк! – диде аңа каршы моңа кадәр дәшми-тынмый утырган алостаз Дәян. – Тәңре – бердәнбер Алла. Дөньядагы бөтен җан иясен Тәңре яраткан.

– Юк! – дип, кай тарафтандыр килеп чыкты угорлар шаманы.

Моңа кадәр күренмәгәч, барысы да шаманга борылып карадылар.

– Юк, Агасике, Алла бер Изге Христос кына түгел, бер Тәңре генә дә түгел, дөньядагы һәммә җанны аю яраткан. Ул бар нәрсәгә дә ия, урманга да, елга-суларга да.

Олуг кенәз кулын күтәрде, тынычланырга кушты.

– Мин сезгә бер сорау бирәм, Агасике, алостаз Дәян, хөрмәтле шаманым. Ярый, дөньядагы барлык җан иясен Изге Христос, Тәңре, аю яратты ди. Әмма Христосны, Тәңрене, аюны кем яратты икән?

– Алла, – диде грек Агасике.

– Тәңре, – диде болгар Дәян.

– Аю, – диде угор шаманы.

Олуг кенәз кам таягын күтәрде:

– Агасике, моны ничек исбат итә аласың?

– Олуг кенәз! Аллаһы Тәгалә барлык җан иясен булдыргач, адәм баласын ясый, дөньяда йолалар күбәеп киткәч, Аллаһы Тәгалә Изге Христосны халык арасына җибәрә. Изге Христос ялгышкан халыкларны изге юлга төшәргә өнди. Аны явызлар тоталар да, агачтан тәре ясап, кул-аякларыннан кадаклыйлар. Христос җан бирә, әмма ул үлми, җаны күккә аша.

– Күрдеңме инде, грек Агасике, күк-кояш икән бит олуг Тәңреләрнең олугы! – дип сикереп торды алостаз Дәян.

– Кояшны да, айны да, дөньядагы бар нәрсәне дә аю яраткан. Кояшны, айны ул күлдән алып күккә ата, – дип, үзенекен тукый шаман.

Олуг кенәз уйга калды. Аюны, җир-күкне кем яраткан? Алла, ди Агасике, Тәңре, ди болгар Дәян… Алланың үзен кем яраткан икән соң?.. Кеше үземе?.. Әйе, катмарлы, һәркем үз Алласын мактый, һәркемгә үз Алласы, үз йоласы кадерле.

Кубрат хан угор җирләрен яулагач, олуг кенәз илендә Тәңре йоласына димләргә берәүне калдырды. Ә инде ул димләүче халыкны көчләп үз йоласына табындыра башлагач, угорлар аны, кул-аякларын бәйләп, урманга илтеп ташладылар. Алар аңа болай диделәр: «Синең йолаң өстен икән, аю сиңа тимәс, инде йолаң ялган икән, аю сине ашар. Исән кайтсаң, йолаң кабул итәрмен, аю ашаса, бигайбә, Тәңрең кичерер». Тәңре динен угорлар арасында таратырга калдырылган болгарны урманда аю ашады. Шул хәлдән соң угорлар үз йолаларында калырга булдылар. Кубрат ханга бу хәбәр барып җитсә дә, угорларга алай җибәрмәде. Бер сүз белән: «Аюга табынган угорларга төптәңре җибәрмәгез, табынсыннар үз йолаларына», – диде. Кубрат ханның бу сүзләрен, әлбәттә, олуг кенәзгә җиткергәннәрдер, бәлкем, шуңа болгарларны якты йөз белән каршы алгандыр кенәз.

Болгарларны олуг кенәз Сура елгасына кадәр озата килде. Елгага җиткәч, баһадир атыннан төште, кенәз янына килде, бил бөгеп, аңа тагын бер тапкыр рәхмәт әйтте.

Олуг кенәзгә баһадир ошады, күрәсең, атыннан төште дә муенына таккан аю сурәте төшерелгән, алтын җепләр белән чигелгән бөтиен кунак муенына такты.

– Ак юл сиңа, баһадир. Бөти сине төрле афәтләрдән саклар, – диде.

12

Соңгы ике елда греклар, урам-урам булып, Фанәгүргә күчеп утыра башладылар. Греклар – оста һөнәрчеләр, кулларыннан килмәгән нәрсә юк, җимеш үстерәләр, эчемлек ясыйлар, икмәк игәләр. Элек утрак болгарлар кырларына арыш, арпа, тары, карабодай гына чәчәләр иде, греклар аларга бодай алып килделәр. Әйе, греклар – бар яктан да оста халык. Әмма алар яу чапмадылар, җәйләүдән җәйләүгә күчеп йөрүне яратмадылар, Фанәгүргә килә башлагач та, грекларның бу гадәтләре Кубрат ханга ошады. Белгәннәрен эшләсеннәр, матур-матур әйберләр ясасыннар, таратсыннар Болгарның данын – сәүдә итсеннәр. Соңгы вакытта болгарлар да җәйләүләргә бик йөрми, кайберләре греклар кебек үк утрак яши башлады. Аерма шунда гына иде: болгарлар Тәңрегә табынса, грекларның яше-карты сурәткә табына. Әйдә, табына бирсеннәр.