Сайланма әсәрләр. Том 2. Кубрат хан. Илчегә үлем юк / Избранные произведения. Том 2

Text
Leseprobe
Als gelesen kennzeichnen
Wie Sie das Buch nach dem Kauf lesen
Schriftart:Kleiner AaGrößer Aa

Диңгез кояшында Дәнис чүлмәктәй каралды, болай да җирән сакалы тагы да җирәнләнә төште. Зәңгәр күзләре генә офык читеннән кодрәт көткәндәй алга карыйлар. Җил шактый ипле исә, болай барсалар, тиздән Босфор бугазына җитәрләр, аннан, күп тә үтми, изге София чиркәү манарасы да күренер. Яшь хатыны аңа изге София чиркәве турында төннәр буе сөйләгәне бар, хәзер койрыкчы шул әкәмәт чиркәүне менә-менә офыкта күренер дип көтеп бара иде. Буйтур Дәнисне сирәк борчыды, хәтта ни белергә теләсә дә: «Дәнис, Патшакалада каласыңмы, кире Фанәгүргә кайтасыңмы?» – дип сорамады. Ул ышана иде, койрыкчы Кубрат ханга хыянәт итмәс. Шулай да вакыт-вакыт күңелгә шик төшә, андый чакларда буйтур ишкәкчеләр янына үтә, каравылбаш Камай белән сөйләшеп утыра иде.

Грек Агасике, Патшакалага якыная башлауга, бүлмәсеннән бөтенләй чыкмас булды. Ул озын көн буена хатыны, улы, кызы янында утыра, нидер серләшәләр, киңәшәләр. Киңәшерлеге бар: төптимерче баеп кайта.

Босфор бугазына кереп, Патшакалага якыная башлагач, койрыкчы Дәнис үз-үзенә урын таба алмый интекте. Ул әле буйтур янына килеп утырды, әле ишкәкчеләр янына төште.

Кояш баер алдыннан Дәнис өске катка менде һәм кызарып барган офыкка карап җырлап җибәрде. Җыр үтә дә таныш иде буйтурга. Илбарыс койрыкчы янына барып утырды, җырга кушылды. Дәнис башта аптырап калды. Каян белә буйтур антлар җырын? Дөньяда нинди хозурлык! Шәфәкъ нуры сүрелеп бара, күңел әллә кайларда, туган якларда. Җитмәсә, буйтур аның туган телендә җырлый.

– Туганкаем, кем син? Каян беләсең бу җырны?

– Анам җырлый иде, – диде Илбарыс.

Дәнис аягүрә басты, буйтурның күзләренә карады:

– Минем дә туган илем бар, буйтур. Ул еракта, бик еракта, елгалар, урманнар артында. Синең бу җыруың миңа кардәшләрем яшәгән ыстаным хәтерләтте. Мине явыз кенәз бик яшьли Кубрат ханга биреп җибәрде. Минем анда бабам-анам, туганнарым калды. Бабам да, атам да көймә ясаучылар иде. Атамны кенәз бервакыт яуга алып китте, шуннан ул әйләнеп кайтмады. Кенәз мине үзенә алды, шуннан Кубрат ханга биреп җибәрде. Ышанма, буйтур, хан белән кенәзләр вәгъдәсенә. Йомышың йомышлый алмасаң, хан синең башың кисәр. Ханнар белән кенәзләргә кеше башы бер тиен дә тормый.

– Дәнис, мине өнәсәң, әйтмә Кубрат хан турында яман сүз. Ул миңа ата булган кеше, ул мине бакты, сараенда белем бирде. Яман сүз кеше үтерер, ди.

– Беләм, буйтур. Алай да күңелемдәген әйтми булдыра алмыйм. Олуг хан сине барыбер Фанәгүрдә калдырмас, кызын сиңа бирмәс. Син грек утының серен белергә барасың, буйтур.

– Каян белдең, Дәнис?

– Агасике белән кызы сөйләшкәнне тыңлап тордым. Греклар ул утның серен гасырлар буена саклыйлар. Алар Кубрат хан сине юри җибәргәндер диләр.

– Дәнис, мин үзем дә ул утның серен белүчене табуыма шикләнәм. Миңа, чынлап та, Кубрат хан шундый бурыч йөкләде.

– Мин сиңа кулымнан килгән кадәр ярдәм итәрмен, буйтур. Ант эчик. – Дәнис хәнҗәрен чыгарды, бармак очын кадап канатты, канны пычак йөзенә буяды, аннары буйтурга бирде. Буйтур да шулай ук итте. – Инде ант эч, буйтур.

Дәнис хәнҗәр йөзен иреннәренә тигезде, буйтурга бирде, буйтур да канлы хәнҗәр йөзен иреннәренә тигезеп алды.

Кемдер тамак кырды, аларга таба Агасике килә иде. Дәнис тиз генә хәнҗәрен кынысына тыкты.

– Буйтур, – диде Агасике, аларга килеп җитәр-җитмәс, – сине минем улым дәшә. Аның сиңа әйтер сүзе бар.

Буйтур бар көченә Дәниснең кулын кысты. Бу «мин синең белән ант эчтем» диюе иде.

– Әйдә, – диде буйтур һәм Агасикегә иярде.

– Буйтур, сине императорның алачыгы кызыксындыра дип ишеттем, хакмы шул?

– Мине бернинди алачык та кызыксындырмый, Агасике.

– Ярый, буйтур, син дигәнчә булсын. Ачуланма, синең ни йомыш белән Патшакалага килүең билгеле.

– Төптимерче Агасике, – диде, тавышын күтәрә төшеп, буйтур. – Төптимерче Агасике, исеңә төшеримме әллә: мин Патшакалага кораллар алырга барам.

– Алай да син тыңла әле мине, буйтур. Сөйләш улым белән. Ул сиңа ярдәм итәргә тырышыр. Болгарлар – император өчен варварлар, минем өчен хәзер кардәшләр. Патрикий Симеон да, философ Иоанн Фасиан да – Болгарга сөрелгән кешеләр. Алар Болгарны изге дингә димләргә тиешләр. Болгар җитди сынау алдында тора. Сарациннар көчәеп килә. Болгарда иң ышанычлы акча – көмеш дирһәм һәм алтын динар. Сарациннар акчасына ияреп, яһүд сәүдәгәрләре килә башлады. Кая китте Болгардагы грекның көмеш милирәсе, кая китте императорның алтын солиде?! Юк алар. Сарациннар, яһүд сәүдәгәрләре йотып бара Болгарны, император дәүләт-кала арты дәүләт-кала югалта. Императорны әнә шул борчый бүген, буйтур. Улым сөйләде. Бүген аңа Кубрат хандай дуслар кирәк. Рум-Болгар татулыгы бозылмас, бозыла күрмәсен иде.

Агасике гаиләсенә иң зур бүлмә бирелгән иде. Буйтур, бүлмәгә килеп керүгә, төптимерче гаиләсенә түбәнчелек белән баш иде. Аңа түрдән урын бирделәр.

– Исеңдә тотсаң иде, буйтур, мин Кубрат ханга яманлык теләмим, – диде Агасике һәм хатыны белән кызын бүлмәдән алып чыгып китте.

– Мин дикъкать белән тыңлыйм сине, буйтур.

– Рәхмәт, оста. Мин сиңа оста димен, ялгышмыймдыр?

– Юк, буйтур, ялгышмыйсың. Мин, чынлап та, император алачыгында эшлим. – Егет савытларга чүлмәктән эчемлек койды. – Болгарларга минем хөрмәтем зурдыр. Болгар ханы атамны бай итте. Атам миңа әйтте, сине, буйтур, грек утының сере кызыксындыра, диде.

– Оста, мине бернинди дә грек уты кызыксындырмый. Кызыксынуым бары шуннан: мин – буйтур, оста алып. Орышка йөргән һәр алып яңа корал белән кызыксына. Шул гына.

– Болгарлар – варварлар. Никадәр генә империягә дус булмасыннар, базилевс аларга грек утының серен бирмәс. Кызганыч, буйтур, бик кызганыч, грек уты мин эшләгән алачыкта ясалмый. Император анда варварларны түгел, грекларны да энә күзеннән үткәреп кертә. Грек утын ясаучыларны халык арасына чыгармый. Ул алачыктаэшләгән кеше йә шунда үлә, йә сугышка китеп котыла. Алачыкта эшләгән осталарның берәвесе дә сугыштан әйләнеп кайтмады. Сугышта үлмәгән хәлдә аны…

– Үтерәләр…

– Мин алай дип әйтмәдем, буйтур. Аннан бары тик бер оста чыкты, буйтур. Симокатта карт. Аның оныгы моннан бик күп еллар элек Болгарда тотык итеп калдырылган икән. Ә ул шагыйрь булган, императрица Мартинаны яраткан, аңа багышлап шигырьләр язган. Оныгын сагына карт. Болгардан сәүдәгәрләр килгән саен, портка килә, көннәр буена шулар янында урала. Ут серен сатмасын дип, император шымчылары аңардан күзләрен дә алмыйлар… Ни өчен үтерми соң ул картны дисеңме?.. Хикмәте бар, кайчандыр император Ираклий аның белән бер күршедә үскән, ярдәме тигәндер картның, диләр.

– Аның оныгы Константин мине дә укытты. Ул, чынлап та, шагыйрь.

– Карт әнә шул оныгын сагына. Грек утының серен белсә шул карт белер, буйтур!

– Кабат әйтәм, оста. Мине ул ут бөтенләй кызыксындырмый.

– Мин сиңа белгәнем әйттем, буйтур. Аңлашмадык булып чыга. Без икебез ике ярда басып торабыздыр, күрәсең.

– Анысы хак, оста. Без, чынлап та, икебез ике ярда басып сөйләшәбез.

– Алай да киңәшем тотсагыз иде, буйтур. Картны мин сиңа үзем күрсәтермен. Калганы аның эше.

Буйтур үз бүлмәсенә кергәндә, тышта караңгы төн иде инде. Кораб дулкыннарда чайкала, өске катта каравыл алыплар йөренә, койрык ягында пыскып кына ут яна. Буйтур шәм кабызды, сәкегә ятты, утын да сүндерергә онытып, шундук йокыга китте.

Әмма күп тә үтми уянды да. Кемдер бүлмә ишеген капшый кебек иде. Чынлап та, шудыргычны ачарга тырыша сыман берәү. Буйтур сак кына урыныннан торды, кулына хәнҗәрен алды. «Кем булыр, ни калган? – дип уйлады буйтур, шыпырт кына ишеккә атлады. – Кем аның янына керергә тели? Камай? Юк, Камай аңа дәшәр иде. Кем? Агасике?! Түгелдер. Төнлә. Агасике аласын алды инде болгарлардан. Кем?..»

Илбарыс буйтур, аяк очларына гына басып, ишеккә якын ук килде. «Кем капшана? Шудыргычны ачу мөмкин түгел. Ничек керергә исәбе бүлмәгә бу кешенең? Каракмы? Кубрат ханның алтынын алмакчымы?.. Алтынны алган хәлдә, кая кача ала ул? Тентерләр, табарлар, каракны шундук диңгезгә ташларлар. Каравыл сакчылар кайда? Нигә йөрмиләр?!»

Буйтур кисәк шудыргычны тартты һәм атылып тышка чыкты. Ишектә терәлеп диярлек каравыл торучы алып йоклый иде. Буйтур аның якасыннан эләктереп алды да селкә башлады.

– Һәй, нишләдең син, Камай?! – дип, тамагы ертылырдай зәһәр тавыш белән кычкырды буйтур. – Каравылбаш, Камай!

Буйтур янына каравыл алыплар йөгерешеп килделәр, сулышына кабып, каравылбаш Камай килеп җитте. Килеп җитте дә каравыл алыпның яңагына чабып җибәрде. Алып күзләрен ачты, керфекләрен каккалап торды. Ниһаять, ул тәмам айныды, шаккатып, үзен урап алган халыкка карады.

– Йә, йә, айныдыңмы, ни булды? – диде Камай.

– Су анасы, – диде алып. – Су анасы…

– Су анасы?! – дип кайтарып сорады Камай. – Нинди су анасы, иләсләндеңме әллә?

– Әйе, булмаганны, тузга язмаганны, – диештеләр.

Айлы якты төн иде. Шул мәлдә диңгез өстендә бер алиһә пәйда булды. Кайсыдыр, күреп:

– Әнә ул! – дип кычкырды. – Әнә, әнә!

Чынлап та, ярты гәүдәсен чыгарган килеш, су анасы корабка таба йөзеп килә иде. Кайсы җәясен тартты, кайсы сөңгесенә ябышты. Ай яктысы ни якты булса да, су өстендәге хикмәтне аермачык күрү мөмкин түгел иде, шулай да корабтагылар, моның чынлап та су анасы икәненә ышанып, беравыздан диярлек кычкырып җибәрделәр. Су анасына тияргә ярамый, моның өчен диңгез алласы давыл чыгарыр, корабны кыяга орыр.

– Укка алмаска, сөңге ыргытмаска! Тәңрегә дога кылыгыз! – дип боерды буйтур.

Корабтагы һәммә кеше идәнгә тезләнде, кулларын күккә күтәреп, Тәңредән ярдәм сорады. Дога укылды. Тәңре аларның теләкләрен кабул итте, күтәрелеп караганда, диңгез өстендә су анасы юк иде инде.

Беренче булып каравылбаш Камай исенә килде:

– Икенче каравыл алып кайда?

– Аны, каравылбаш, су анасы алды, – дип, тәүге сүзен кабатлады тәмам исенә килгән алып.

Барысы да моңа ышандылар һәм янә Тәңрегә дога кылдылар.

Шулай итеп, бу төндә корабтан бер каравыл алыпны су анасы алды. Иртән кояш чыгып, якты көнне каршы алгач, грек Агасике буйтур янына килде.

 

– Каравыл алыпны су анасы түгел, диңгез алласы алгандыр, – диде. – Гадәттә, су анасы адәмнәрне сирәк ала, алыпның гаебе, языгы булгандыр. Икенче каравыл алыпны да диңгезгә ташламасагыз, су анасы иртәгә дә, берсекөнгә дә килер.

– Дәнис! – дип кычкырды буйтур. – Койрыкчы Дәнис, кил әле бире!

Койрыкчы кыюсыз гына алар янына килде:

– Тыңлыйм, буйтур.

– Койрыкчы Дәнис, бүген каравылда синең белән икәү торырбыз…

Күрде буйтур, шул сүзләрне әйтүгә, грек Агасикенең күзләре дүрт булды. Төптимерче кинәт буйтурның алдына тезләнде:

– Буйтур, кылма мондый боерыгың, диңгез алласының сине дә алуы бар.

– Дәнис! – дип кабатлады буйтур. – Бүген төнлә өске катта без икәү каравыл торабыз.

– Баш өсте, буйтур.

– Койрыкчы Дәнис, боерыгымны кабатла!

– Бөек Болгарның олуг хан буйтуры Илбарыс, бүген төнлә койрыкчы Дәнис каравылда булыр!..

Кич кояш баегач, буйтур белән койрыкчы өске катка каравылга чыктылар. Корабта барчасы йоклый шикелле, шул ук вакытта буйтур белә: беркем дә рәтләп йокламый. Үткән төндә булган хәл барысын да йокыдан калдырган иде. Кичәге төндә булган хәл ишкәкчеләргә кадәр ирешкән, аларны да куркуга салган иде.

Дәнис корабның койрыгына килгәндә, Илбарыс буйтур түргә – борынга таба узды. Диңгез өстендә дулкыннар йөгерешә. Патшакала ягында кичке шәфәкъ яна, икенче яктан әкрен генә, иренеп кенә ай калкып килә. Диңгез алласымы, су анасымы, кичә дә нәкъ менә ай калкып бераз күтәрелгәч, өске катка менә һәм бер алыпны кочаклап ала да, матур-матур сүзләр әйтә-әйтә, битләреннән сөя-сөя, диңгезгә алып төшеп китә. Аннары янә күтәрелә, икенче каравылны сихерли башлый, шулай ук кочаклый, иркәли, назлый, әмма каравыл алып коты очып куркуданмы, андый хикмәтләрне аңламый, чытырдап буйтурның ишек бавына ябыша. Шуның белән исән кала. Философ белән укытучы Константинның сөйләвенә ышансаң, диңгез алласының су астында патшалыгы бар икән, патшалыкта кызлар гына яши икән, теләгән адәмне юхалап диңгез төбенә алып төшмичә, кызларның кияүгә чыгарга хаклары юк икән.

Буйтур боларның берсенә дә ышанып җитмәде. Бит аңа соңыннан философ әйтте, болар барысы да матур әкият, диде. Ничек инде матур әкият булсын ди?.. Әнә кичә төнлә белән бер каравыл алыпны алды, бүген икенчесен алып китсә…

Дәнис белән очрашкан саен, буйтур, сер бирмәскә тырышып:

– Су анасын тотсам, мин аңа өйләнәм, Дәнис, – диде.

Дәнис ашык-пошык кына куеныннан Перун алласын чыгарды, нидер пышылдап, кире куенына тыкты. Шуннан соң гына:

– Тәңреңә иман кыл, буйтур, шулай әйтергә ярыймыни? – диде.

Дәнис су анасының өске катка менүенә ихластан ышана, җаны-коты үкчәсенә җитеп көтә иде. Диңгез өстен көмеш төсенә кертеп, тирә-юньне тонык кына ай яктырта башлагач, Дәниснең ышануы тәмам чигенә җитте. Ул шылт иткән тавышка да ялт итеп әйләнеп карады, кулындагы сөңгесен ныграк кысты. Аның бер дә үләсе, дөресрәге, су анасына китәсе килми иде. Су анасыннан да матур, сылу хатыны Эгина бар, ул аны ярата, ул аны сөя, ул ансыз яши алмый. Буйтур үзе дә, ни батыр кыланса да, курку тоя, һәр тавышка туктап колак сала, шулай дикъкать белән тыңлаудан аның колаклары чыңлый, ахыр ул, гасабилануын яшерергә теләп, авыз эченнән генә җырлый башлый. Кораб борынына таба үткәндә дә, койрыкка әйләнеп килгәндә дә, буйтур бер генә мәлгә дә бүлмәсе ишеген күзеннән яздырмаска тырышты. Бар хикмәтләргә күңеле ышанган хәлдә дә, аның бүлмәсендә Кубрат хан биреп җибәргән ике мең алтын бар. Ул алтын императорга дигән бүләк түгел… Ул алтын грек утының серен кулга төшерү өчен бирелгән. Алтын буйтур бүлмәсендәге кечкенә сандыкта ята. Сандыкны бүлмәдән алып чыгып китүе җиңел түгел, сандык күрше бүлмәдәге каравылбаш Камай ягына нечкә кыл белән бәйләнгән, кыл башында көмеш кыңгырау. Сандыкны күтәреп алуга, кыл өзелер, һәм каравылбаш бүлмәсендә көмеш кыңгырау чыңлар. Әмма оста һәм тәҗрибәле каракның кылны, өзеп, сәке аягына бәйләп куюы да бар иде.

Ары үткәндә дә, бире килгәндә дә, буйтур бүлмәне күздән яздырмады, ахыр бүлмә ишегенә килеп сөялде. Ай күк гөмбәзенең уртасына җитеп килә, диңгез өсте тыныч, ник бер җан иясе күренсен, курка-шикләнә ятсалар да, арулары җиткән булса кирәк, корабта сөйләшүләр бетте, йоклады халык. Тып-тын.

Мәгәр нәкъ менә шул үтә тынлык күңелгә торган саен ниндидер курку, шом өсти бара. Иртәгә иртән алар, койрыкчы ялгышмаса, Патшакалада булырга тиешләр. Инде максатларына ирештеләр дигәндә, су анасы килеп чыксын әле! Бүген дә су анасы күренсә, кемне булса да диңгез алласына алып китәргә итсә, иртәгә бер колны суга ташламый булмастыр. Су анасы шунсыз тынычланмас. Шунсыз кораб Фанәгүргә әйләнеп кайтмас, давыл чыгып, кыяга бәрелер, берәү дә исән калмас, буйтур үзе дә.

Буйтур су анасына ышанып та җитми иде, шулай да күңел шомлана, тыныч түгел.

Чынлап та, су анасы аның каршында пәйда булса, ул нишләргә тиеш?.. Су анасын үтерергә ярамый, аннары диңгез алласы аларны көне белән юк итәр. Юк, күргән хәлдә дә үтермәскә, куркытырга, хәнҗәр белән янарга. Ә ул болгар телен аңламаса?.. Аңламаса, күтәрергә дә суга атып бәрергә. Су анасы суда батмый.

Буйтур, ни кылырга белми, әйләнә-тирәне күзәтте. Атнага якын юлда булдылар, диңгез түзәрлек тыныч булды. Соңгы көндә генә әллә нишләде, җил купты, дулкыннар йөгерешә башлады. Менә төн килүгә, янә тынычланды диңгез, алай да дулкыннар тынып ук бетмәделәр, койрыкчы ярдәмчесе дулкыннарга каршы торса да чайкала иде кораб.

Дулкыннар йөгерешә… Корабтагы тынлык белән диңгездәге тынлык бер түгел шул…

Кинәт буйтурның зиһене ачылып киткәндәй булды. Берниндису анасы да юк, корабта карак бар, һәм аның бүлмәсендәге алтынга күзе кызган…

Буйтур яныннан Дәнис узды һәм, күп тә үтми, янә әйләнеп килде.

– Мин бу Камайның алыпларына шаккатам, ни кылып яталар икән көннәр, төннәр буена?

– Шахмат уйныйлар, койрыкчы. Син беләсең булса кирәк, Кубрат хан сарай сакчыларына кадәр шахмат уйнатып ала.

– Анысы хак, мине дә өйрәтте. Ышансаң ышан, ышанмасаң—юк, буйтур, көннәрдән бер көнне бу миңа үзенең җансакчысын җибәргән… Мине шахмат уенына өйрәтергә килгән. Нигә ул миңа сөяк шәкелләр. Менә кораб ясарга дисәң, кулларым кычыта башлый… Их, давыл купмаса гына ярар иде, буйтур, – дип уфтанып куйды Дәнис. – Бүген-иртәгә Патшакала күренер… Мине Эгина һаман Патшакалада калырга кыстый, буйтур.

– Кубрат хан ошатырмы соң, койрыкчы? Әйтәсе юк, император синдәй останы колач җәеп каршы алыр, бишкуллап. Миңа калса, буйтур, бу грек Агасике кызы Эгинаны тикмәгә генә сиңа бирмәгәндер, тикмәгә генә берни дә эшләми грек.

– Туган ягым – антлар иле, торган җирем Болгар булды, буйтур. Болгарда игелекле яшәдем. Олуг хан төпоста итте.

– Болгар белән ант кавеме элек-электән сәүдә иткәннәр, ант эчеп яшәгәннәр. Әле борын заманда ук Атилла белән антлар кенәзе франкларга яу чабалар. Яуда антлар арысландай орышалар. Яшь кенәз һуннар патшасына ошый, ул аңа кызын бирә. Кубрат хан да антлар белән тату яши, күрше-тирә илләрне буйсындыргач, антларга юнәлә, кенәзгә бик күп бүләкләр алып бара. Кенәз аңа минем анам Анияне һәм бер оста биреп җибәрә.

– Мин ул, мин, буйтур!

– Син?!

– Әйе, мин. Кенәз мине Кубрат ханга биреп җибәрде. Анаңны беләм, мин нибарысы унбиш яшьлек малай идем, анаң җиткән кыз иде инде. Менә каян ант ыруының җырларын беләсең икән син, буйтур…

Шул чакта диңгез өстендәге йөгерешкән дулкыннар арасында нәрсәдер күренеп китте. Каравыл торучылар ачкан авызларын яба алмый шым булдылар. Дулкыннар эчендәге кара нәрсә бер күренде, бер күздән югалды.

– Буйтур, буйтур, – диде Дәнис, өненә килеп. – Буйтур, су анасы… Әнә, әнә…

– Дәнис, йөгер, Камайны чакыр. Шаулама. Тиз бул! Тотабыз аны.

Дәнис китеп тә өлгермәде, хатын-кыз сурәтендәге су анасы өске катка менде. Су анасы шулхәтле зифа сынлы иде ки, буйтур бер мәлгә өнсез калды. Юк, су анасы түгел икән бит, Чәчкә, аның сөйгәне Чәчкә килә аңа таба. Әнә күр: йөреше дә, буй-сыны да гел Чәчкәнеке…

Су анасы әкрен генә килде дә буйтурның кулыннан алды, аның колагына нидер пышылдады, ниндидер серле сүзләр әйтте. Буйтур карусыз аңа иярде. Мәгәр зиһене томаланмый калган бер өлештә: «Ул мине сихерләде, ул мине үзе белән диңгезгә алып төшеп китмәкче, мин һични кыла алмыйм. Тәңрем, коткар, коткар буйтурыңны, Тәңрем!..» – дип уйларга өлгерде.

– Буйтур, буйтур! – Кораб койрыгы яклап каравылбаш Камай, аңа ияреп берничә алып йөгерешә. Алар буйтурга дәшәләр, әмма буйтур бармагын да селкетә алмый, һаман кораб читенә таба атлый. Менә кораб чите. «Су анасы мине диңгез патшасына алып бармакчы. Тәңрем!..» – Буйтур, буйтур Илбарыс!

Буйтурның йөзенә дулкыннардан очкан тозлы су чәчри, шулчак аны Камай тотып ала, селкеп, үз ягына таба әйләндерә:

– Буйтур, нишләвең бу?! Диңгезгә чумасың киләме?!

Буйтур, башына суккандай, бер мәлгә миңгерәүләнеп, һични аңламый каравылбаш Камайга карап тора.

– Чәчкә… Су анасы…

– Нинди Чәчкә, нинди су анасы, буйтур?

Илбарыс, башына тотынып, як-якка чайкалды. Чынлап та, нинди су анасы? Күктә ай йөзә, диңгез өстендә һични юк, дулкыннар йөгерешә, кораб салмак кына чайкалып тора.

– Дәнис кайда? Койрыкчы кайда, каравылбаш?!

– Дәнис! – дип кычкырды Камай. – Дәнис, койрыкчы! Ни карап торасыз, алып килегез койрыкчыны!

Ике алыпны гүя җил алды, алар Дәниснең бүлмәсенә таба йөгерделәр.

– Мин монда, буйтур, монда, – дип, бөтенләй башка яктан килеп чыкты Дәнис. – Монда мин, буйтур. Синең бүлмә ишегең ачык, буйтур.

– Ничек ачык?! Кем ачты?!

Буйтур йөгереп барып бүлмәсенә керде, сәке астыннан сандыгын тартып чыгарды, ачкычы белән ашыга-кабалана ачты. Алтын урынында иде. Шуннан соң гына бүлмәсенә күз йөртеп чыкты. Бүлмәдә ике шәм яна, кем кабызган? Ни эзләгәннәр бүлмәдә?.. Әйберләрнең асты өскә килгән. Кием сандыгын тартып чыгарды. Сандыкта әйберләр калмаган, кайсы кая сибелеп аунап ята.

Илбарыс буйтур аларны тиз-тиз генә җыйды, сандыкка салды. Ишек яры каравылбаш Камай, койрыкчы Дәнис карап торалар. Агасике килеп җитте, ул да кызыксынып карап тора башлады. «Агасикегә ни калды микән?» – дип уйлады Илбарыс буйтур.

– Дәнис, ишекне яп та бире кер әле. Камай, син урыныңда бул!

Дәнис эчкә узды, бүлмә ишеген япты. Буйтур күрше бүлмәгә сузылган кылны тартып карады. Кыл өзелмәгән иде. «Димәк, карак ялгыш икенче сандыкны ачкан. Ачкан, бөтен әйбернең астын өскә китергән, әмма алтынны тапмаган. Кем булыр? Су анасы, имеш. Яшь, чибәр, хан кызы Чәчкәгә охшаган. Мин аны хәтта Чәчкә дип белдем… Дәнис хатыны?» – дип уйлады буйтур һәм кинәт, зиһене ачылып киткәндәй, койрыкчының якасыннан эләктереп алды:

– Дәнис, хатының кайда синең?

– Йоклый, буйтур.

– Йоклый?!

– Әйе, буйтур, миннән йоклап калды.

– Әйдә сиңа!

Дәниснең күзләре зурайды, янып торган шәмнәргә карап алды:

– Син, буйтур, минем хатыннан шикләнәсең?

– Шәмнәр яндырып, иркенләп эзләгән…

– Кем, буйтур?

– Киттек!

Дәнис бүлмәсенә килеп керделәр. Бүлмә иясе, кабалана-кабалана, шәм алды. Буйтур шәм белән идәнне яктыртты, идәндә су тамчылары ялтырый иде.

– Менә ул су анасы! – Илбарыс буйтур Дәнис хатынының чәченә кагылды. Хатынның чәче юеш иде.

Хатын уянмады, ыңгырашып, икенче якка әйләнеп ятты.

– Аңлашыла. Әйдә, Дәнис, Камай бүлмәсенә.

Буйтур белән койрыкчы каравылчы алыплар бүлмәсенә килеп керделәр. Сәке астыннан тартылган кылны буйтур бик тиз тапты.

– Кемнәр йокламаган иде?

Өч алып буйтур каршына басты.

– Күрше бүлмәдә берәр төрле тавыш ишетмәдегезме?

– Юк, буйтур, без бернинди тавыш та ишетмәдек, синең тавышны гына ишеттек.

– Дәнис! – диде буйтур, койрыкчыга таба борылды. – Дәнис, бүлмәгә синең хатының кергән. Кичә ул бер каравыл алыпны суга аткан. Бүген мине олактырмакчы булган…

– Буйтур, буйтур! – Дәнис Илбарыс буйтур алдына тезләнде. – Юк-юк! Эгина андый түгел, буйтур! Андый түгел! Булмастайны сөйләмә, буйтурым…

– Греклар диңгездә балык кебек йөзәләр, Дәнис.

– Хатыным түгел, буйтур. Ышанмыйм. Каената Агасике эше. Эгина аңа бармас. Синең хакка, минем хакка…

– Дәнис, тор, тынычлан. Тынычлан һәм минем белән килеш. Без кергәндә, хатының йоклаганга сабышып ята иде, чәчләре юеш, идәндә су тамчылары… Юк, Дәнис, хаталанма…

– Юк-юк, буйтурым, ул андый түгел, түгел!.. Ул албасты түгел!

– Йә-йә, ярсынма. Ышанмасаң, бар, үзең тикшер, юеш идеме чәче, юкмы? Бар-бар, аннары миңа килеп әйт…

Дәнис, йөгерә-атлый, бүлмәдән чыгып китте.

– Син, син, – диде буйтур ике алыпка. – Койрыкчы Дәнистән күз дә алмагыз, ул кая бара, сез шунда. Ишеттегезме?! Йокламаска!..

Каравылбаш Камай кайтып керде:

– Буйтур, Агасикедә шигем бар.

– Агасике түгел, Дәниснең хатыны кергән бүлмәгә.

– Әйтәм, күзләре бик ялтырый иде. Сихерчедер бу, дип уйлаган идем, хак икән. Әфсен дә укый белә инде болай булгач. Әфсен укый да су анасы рәвешенә керә, әфсен укый да янә Дәниснең хатыны була, бер сүз белән әйткәндә, албасты.

 

Илбарыс буйтур сәкегә утырды. Төрле хайваннар рәвешенә әверелә алган сихерчеләр, албастылар, күз буяучылар турында сөйли торган иде укытучы Константин. Ул кеше башта синең күзеңә карый һәм сине сихерли. Ул синең алдыңда әле бала була, әле карчык, әле җиткән кыз… Эгина һәм Чәчкә?.. Ул минем күземә Чәчкә сурәтенә кереп күренде. Буйтурның шиге-шөбһәсе калмады, алтынга Эгина кергән. Ә менә үзе генәме эш итә, атасы Агасике беләнме— монысын буйтурга ачыклыйсы бар әле. Ә Дәнис, Дәнис белгәнме? Әллә, булмаса, Дәнистән башка гына эш итәләрме? Алтынны алган хәлдә, кая китәргә уйлады икән? Буйтур башын күтәрде, әмер көтеп торган каравылбаш Камайга:

– Каравылга ике алып куй, минем белән Дәнис урынына. Сак булсыннар. Мин ял итәргә ятам.

Буйтур үз ягына чыкты, шәм кабызды, сәкегә сузылып ятты. Кисәк бүлмәгә җил кергәндәй булды, почмактагы уентыга утыртылган шәм калтыранып, куркынып, дерелдәп куйды, аннары тагын тураеп басты. Янә җил керде, янә шәм калтырана башлады, шәм уты күләгәсеннән диварда шомлы күләгәләр йөгерде. Буйтур урыныннан сикереп торды, Дәнис бүлмәсенә юнәлде. Ишекне шакыды, җавап бирмәделәр. Киереп ишекне ачты, түргә узды. Сәке буш иде. Мендәрне капшап тапты. Мендәр юеш иде. Юк, ул ялгышмаган: Эгина йә карак, йә сихерче.

Бүлмәгә Дәнис килеп керде, шәм алды.

– Буйтур, Эгина гаепле түгел.

– Мендәр әле дә юеш.

Дәнис мендәрне кулына алды, битенә тигезеп карады. Мендәр чынлап та дымлы иде.

– Юк минем Эгинам. Ул беркайда да юк, атасы янында да!

– Сихерче синең Эгинаң, Дәнис. Бүген су анасы, иртәгә карчык, тели икән…

– Эгина – су анасы, буйтур. Минем Эгинам! – Дәниснең күзләре шарланды. – Су анасы… Аның тәне һәрчак салкын булыр иде… Шулай ук…

– Әйдә, Дәнис, Агасике янына.

Мәгәр Дәниснең хатыны Эгина атасы белән анасы бүлмәсендә дә юк иде. Кызының юкка чыгуын ишетүгә, Агасике яткан җиреннән сикереп торды, хатыны чукынырга тотынды. Агасике чишенми яткан иде, бу хәл буйтурны янә шиккә калдырды, әмма ул төптимерчегә бер сүз дә әйтмәде. Әгәр дә мәгәр Эгина чынлап та сихерче икән, ул турыда Агасике дә белмидер, инде Эгина карак кына икән, ул корабтан беркая да китә алмас. Нәкъ менә шунда буйтурның күзе Агасикенең улы ятагына төште. Ятак буш иде. Улы кайда төптимерченең?

– Агасике, мин бүлмәдә синең улыңны күрмим, – диде буйтур һәм Дәнискә күз сирпеп алды.

– Ул өстә йөри, буйтур. Нигәдер ул йоклый алмый интегә.

«Йоклый алмый интегә, – дип, эченнән кабатлады буйтур. – Кулына төшмәгән алтын йокысын качырдымы?..»

Атасының сүзен раслап, бүлмәгә төптимерченең улы кайтып керде. Таң нуры белән килеп кергән кунакларны күрде дә, гаҗәпләнә калып, чакырылмаган кунаклар белән баш кагып кына исәнләште, үз ятагына таба узды.

Таң атты, тышта яктырып килә, эче пошудан йоклый алмаган кешенең өске катка чыгып йөрүе табигый иде. Әмма Дәниснең хатыны кайда? Дәнис үзе дә борчулы күренә. «Бу бичара йә хатынының сихерче икәнен белми, йә, белеп, миннән яшерергә тырыша. Алай дисәң, алар мине бу бүлмәдә бөтереп тә алган булырлар иде», – дип уйлады буйтур, кулын хәнҗәре тирәсендәрәк тотып.

– Эгина үзендә, бүлмәсендә йоклап ята, – диде егет, ятагына сузылып яткач. – Эгина үзендә йоклый, җизни.

Дәнис белән Илбарыс күзгә-күз карашып алдылар.

– Бүлмәдә йоклап ята?! – дип кайтарып сорады Дәнис.

– Бүлмәдә, бүлмәдә, – дип кабатлады, терсәгенә таянып, егет. – Бүлмәдә!

Дәнис кабаланып чыгып китте һәм, күп тә үтми, әйләнеп тә керде. Койрыкчының куанычы йөзенә үк бәреп чыккан иде:

– Буйтур, Эгина чынлап та йоклап ята. Мин аны уяттым, ул беркая да чыкмаган… Чәчләре дә коры…

Бу юлы Агасике белән улы күзгә-күз карашып алдылар.

Өске катта ыгы-зыгы, шау-шу купты. Дәнис белән Илбарыс тышка чыктылар. Койрык ягыннан ике алып йөгереп килде:

– Буйтур, буйтур, койрыкчы ярдәмчесен су анасы алды. Булышчы иптәше авыз ачып сүз әйтә алмый, әллә эчкән, әллә иләсләнгән.

Буйтур белән Дәнис койрыкка йөгерделәр. Койрыкчының ярдәмчесе кораб читенә тотынган да бертуктаусыз каравыл кычкыра, килә-килүгә, байтур алыпны үзенә таба йолкып алды, күзләренә карады.

– Акырма! Туктал! Бу – мин, буйтур! Ишетәсеңме, – диде буйтур, аның колагына иелеп. – Ишетәсеңме, кычкырма!

Бу койрыкчы Дәниснең икенче ярдәмчесе иде, беренче ярдәмчесен су анасы алган булып чыга.

– Буйтур, Илбарыс буйтур, – диде ярдәмче, тирә-ягына карап алды. – Хәзер генә корабта су анасы булды.

– Су анасы безгә ачу тота, корабта языклы кеше бар, аны диңгезгә атмыйча, су анасы бездән китмәячәк, башкача безгә котылу юк, туганнар, – диде Дәнис.

– Тик тор, Дәнис! Ишетәсеңме, тик тор! Бернинди дә су анасы юк, – диде буйтур, күзе белән каравылбаш Камайны эзләп тапты. – Камай, әйдә минем белән. Алыпны имче карасын.

Буйтур, йөгерә-атлый, бүлмәсенә кайтты, каерып ишекне ачты. Бусаганы атлап керде дә туктап калды. Бар нәрсә дә үз урынында кебек иде. Буйтур тиз генә сәке астыннан сандыкны тартып чыгарды, ачкыч белән йозакны борды, ачты. Алтын урынында, исән иде. Буйтур шапылдатып капкачны япты, сандык өстенә утырды, җиңе белән маңгаена тибеп чыккан тир бөртекләрен сөртеп алды.

– Буйтур, – диде каравылбаш Камай. – Икенче алыпны су анасы алды. Дәнис, языклы кеше булгандыр, ди. Языксыз кеше буламы? Син дә әнә хан кызы…

– Каравылбаш Камай, менә бу сандыктан тәңкә алтын югала икән, шул булыр синең языгың, беренче итеп сине суга ташларбыз! Дәнис белән мин үзем сөйләшермен. Коткы таратып йөрмәсен…

– Буйтур, – диде Камай, кыюлана төшеп. – Буйтур, мин алардан шикләнәм, греклардан. Дәниснең хатыны суда балык кебек йөзә. Кызсарай алдында коендылар, үзем күрдем…

Буйтур бертын каравылбашка карап торды, аннары терсәге белән тезенә таянды да башын учына куйды.

– Ишкәкчеләр нигә шаулыйлар?

– Су анасы икенче алыпны алганнан соң, ишкәкчеләрнең котлары алынган, алыпны кочаклап суга сикергәнен күргәннәр.

– Тынычландыр үзләрен, су анасы колларга тими, диген. Кылган языклары булса, Тәңредән кичерү сорасыннар. Хәер, дөрес әйтәсең, кем языксыз бу дөньяда? Бүген – бер алыпны, иртәгә, бәлкем, мине алыр…

Каравылбаш Камай җилкә аша як-ягына төкеренеп алды.

– Син әйтмәдең, мин ишетмәдем, буйтур, бу сүзләрне, авызыңнан җил алсын. Әйттем – кайттым, диген.

– Әйттем – кайттым. – Буйтур, йөрәгенә чыдый алмый, ачуланып торып басты, сандыкны сәке астына этеп куйды. – Алтын өчен башың белән җавап бирәсең, Камай!

– Баш өсте, буйтур.

– Мә сандык ачкычын. Бер мизгелгә дә бүлмәне ташлатма, каравылга иң ышанычлы алыпларың куй!

– Кояш чыга, кояш чыга! – дип кычкырдылар өстә.

Буйтур бүлмәдән чыкты. Камай, башын кашып, ишек бавына тотынып калды. Алтынны саклый алмаса, Кубрат хан аның башын кистерәчәк.

Буйтур кояшны каршы алды, Тәңредән игелекле көн бирүен теләде.

Шунда берсе:

– Патшакала! – дип кычкырды.

Чынлап та, алда зәңгәрсу төскә өртелгән һава аша әкияттәге каладай Патшакала җәйрәп ята иде. Әнә Дәнис күрергә теләгән изге София чиркәве, аның алтын түбәсендә кояш нурлары биешә, тонык кына чаң суккан тавыш ишетелә. Греклар дүртесе дә өске катка чыкканнар иде, Патшакалага карап, тиз-тиз чукынып алдылар.

Гүзәл Патшакалага кораб якыная башлауга, койрыкчы кияве янына грек Агасике килде:

– Бир әле, кияү, койрыкны. Читкә китеп тор. Шулай. Кубрат хан корабын император бухтасына кертәм. Болгар илчеләренең корабын үз портына кертергә боерган император…

«Кайчан, кем? – дип сорыйсы килде Дәниснең, ләкин бер сүз дә әйтмәде, читкә тайпылды. – Керт әйдә, боергач».

Агасике шулхәтле оста туктатты корабны, Дәнис каенатасына сокланып карап торды.

– Ташла ягирләрне! – дип кычкырды Агасике, аннары борылды да: – Шул булыр император порты, кияү, – диде.

Яр яклап сумала, дегет, балык исе килә. Ягирләрне төшереп, яр буендагы баганаларга аркан ыргытып та өлгермәделәр, кала ягыннан корабка таба өч кеше килүе күренде. Алар ашыкмадылар, һәрхәлдә, буйтурга шулай тоелды. Басма салынды, басмага беренче булып буйтур аяк басты. Өч кеше килеп җиткән, корабтан төшеп килгән буйтурны көтәләр иде инде. Буйтурга грек Агасике, аның гаиләсе, кияүләре Дәнис иярде. Алар артыннан императорга дигән бүләкләрне күтәргән хезмәтчеләр кузгалдылар.

Болгар илчеләрен каршы алырга килүчеләрнең өстендә— кызыл бәрхеттән теккән чапан, башларында – кибән хәтле башлык, аякларында – болгарның сафьян итекләре. Илчеләрне каршы алырга килүчеләрнең берсе алгарак чыгып баскан, икесе кала төштеләр. Киемнәрендә аерма юк кебек. Әһә, бар икән, алга килеп басканының билендә – күн кызыл пута, путага алтын тәңкәләр тезгән, ә артындагыларның путаларында – көмеш тәңкәләр. Илбарыс якынаюга, кунакларны каршы алучылар, сөйләшкәндәй, берсүздән бил бөктеләр.