Сызып ак нур белән… / Озари душу светом…

Text
Leseprobe
Als gelesen kennzeichnen
Wie Sie das Buch nach dem Kauf lesen
Schriftart:Kleiner AaGrößer Aa

Габдулла Тукай турында замандашлары

Быел миңа Арча районының Гөберчәк авылында Тукай белән бергә Уральскида яшәгән, аның якын танышы булган бер пенсионер гомер иткәнлеген әйттеләр. Ул Тукай белән яшьтәш икән. Мин аның белән очраштым. Гомере буе тегү теккән (1900 елдан алып бүгенге көнгә кадәр) бу карт әле үзен егетләрчә хис итә, бик матур сөйли, үзе грамотасыз. Сөйләгәннәреннән мине гаҗәпләндергән нәрсә шул: бу грамотасыз карт искиткеч яхшы хәтерле, күп кешенең исем-фамилиясен, эш урынын, туган елын белеп сөйли. Ул сөйләгәндә язгалап утырдым. Карт бик кыю, конкрет сөйли. Мәсәлән, ул, Тукай турында сөйли башлаганчы, Уральскиның шактый кешеләрен, урыннарын атады. Тукай «Мотыйгия» мәдрәсәсендә укый иде, ди. Аның улы Камил бишенче елны «пуграфия» (типография) ачкач, Тукай шунда эшли башлады, ди. 1906 елның җәендә Петербургка сайланган Дума депутатын (фамилиясен оныткан) театрга кадәр кулдан-кулга күтәреп барганны сөйли. Габдулла Кариев белән берлектә бер билгесез мосафирны күмәргә кабер казыганнарын, күмүне оештырган кешенең Мортаза бай Гобәйдуллин икәнлеген хәтерли. Үзен тегүгә өйрәткән егетнең Хәкимҗан исемле булып (Әтнә ягы Кишет авылыныкы), аның, якташ буларак, Тукай белән бик дус булуын әйтә.

Өйгә кайткач, мин шулай да Тукай томнарын тагын бер мәртәбә актарып эзләндем. Карт бабайның сөйләгәннәре барысы да тарихи рамкага сыялармы? Фактлар яки хронология ялгышы юкмы? «Әсәрләр» нең 4 нче томында (1956 елгы басма) шагыйрьнең «Уральскида хөррият бәйрәме» дигән мәкаләсе бар. Гатиятулла бабайның (картның исеме Гатиятулла, фамилиясе Шәрәфиев) депутат турында сөйләгәне нәкъ шул мәкаләнең эчтәлеге белән туры килә. Сүз Дума члены В. В. Недоносков турында бара икән.

«Әсәрләр» дә бирелгән искәрмәләрдә Уральскидагы Мортаза Гобәйдуллин дигән бай да күрсәтелгән. Димәк, Гатиятулла бабайның сөйләгәннәре чынбарлыкка туры киләләр. Мин тик бер генә нәрсәне ачыклый алмадым – бабайның сөйләвенә караганда, аны үз кул астына сыендырган Кишет егете Хәкимҗан Тукай белән бик дус булган. Ул егет татарча бик күп укыган, өендә китаплары байтак булган. Тукай аның квартирына килеп йөргән. Габдулла Кариев та бу егет белән аралашкан. «Әсәрләр» нең 1 нче томында, 258 биттә «Теләнче» шигыренә карата Г. Кариев истәлеге бирелгән. Ул анда «Теләнче» инсценировкасы өчен «Тукаев бер Хәкимҗан исемле иптәшебезгә хәерче киемнәре киендереп, үзе шуңа хитабән «Теләнче» намь шигырен укыды, халык бик яратты, ләкин теге иптәшебезне берәр айга кадәр хәерче дип мыскыллап йөрделәр», – дип яза. Кем ул Хәкимҗан? Бәлки, шул Кишет егетедер? Бу мәсьәләне ачыклап булмады.

Гатиятулла бабайдан тыш, Тукайны яхшы белгән, аның киемнәрен теккән яңадан ике пенсионер тегүче бар икән. Алар да шул ук авылда яшиләр (Хәлил Хәбибуллин, Һидиятулла Хәйруллин). Икесе дә революциягә кадәр Казан байларында тегүчелектә булганнар. Хәлил Хәбибуллин Тукайга костюм, кепка тегеп биргән. Тукай белән күрше торган. Баштарак Иске Масра бае Әсәт Габидуллин йортында теккән (Суворов пивное каршында Сибиряков йорты дип аталган, хәзерге электростанция янында дип сөйли), соңыннан Урта Аты бае Шәмсетдиндә хезмәт иткән. Тукай шунда үзе хезмәт хакы алган көнне (пәнҗешәмбе көн Тукай хезмәт хакы ала иде, ди) костюмлык материалны китереп биргән. Гәүдә бик нәфис, җыйнак, чәче кап-кара иде, ди. Бөтен яратмаган кешесе Мөхәммәтҗан хафиз булган. Хәлил абзый соңгысына да киемнәр теккән. Кием китереп йөргәндә, Мөхәммәтҗан хафиз да Тукайны сүгә торган булган. Шәмсетдин байга кием тектерергә, Тукайдан тыш, тагын Мөхәммәтҗан Сәйдәшев, язучы Фатих Әмирхан да заказ биргәләгәннәр. Хәлил абзый аларга да нәрсәләр теккәнен, һәркайсының Тукай белән нинди мөнәсәбәттә икәнлеген хәтерли.

– Тукайның тышкы кыяфәте ничек иде соң? – дип сорыйм. Хәлил абзый аны ачык хәтерли.

– Кап-кара чәчле, ак йөзле иде. Аның битендә азрак шадра да сизелә иде бугай. Ләкин хәзерге рәсемнәрен күрәм – бер дә шадрасы беленерлек итеп эшләнмәгәннәр. Тар гына кара постау чалбар, кара кәләпүш киеп йөрде. Ул вакытта да мода дигән нәрсә бар иде. Безгә, тегүче халкына, аны белмичә мөмкин түгел. Мәсәлән, Галимҗан хәзрәт шәкертләре үзләренә бертөрле киенәләр иде – башта кечкенә каракүл бүрек, аякта резин галошлар. Гайнан ишан мөритләре үзләренә аерым – алары кара чуклы фәс кияләр иде. Мөхәммәтҗан хафиз кызыл фәстән. Тукай гади киенә. Безнең ише гади халыкны бик ярата, безнең белән сөйләшергә бер дә иренмәде.

– Тукайдан теккән өчен күпме алдыгыз? – дип сорыйм.

– Анысын әйтә алмыйм, анысы – Шәмсетдин бай эше. Заказны ул кабул итә, акчаны да ул ала, миңа елына 64 сум бирә иде, – ди.

Шәмсетдин бай үзенең тегүчеләреннән ел саен унарлап кешене Мәкәрҗәгә алып барган. Хәлил абзый Мәкәрҗәдә татар артистларына да кием теккән.

Гөберчәк авылы – элек-электән һөнәрчеләр авылы. Җир аз булганлыктан, барлык яшүсмер егетләр хәерчелектән гаҗиз булып, төрле якка бәхет эзләп чыгып киткәннәр. Бертөрлесе, Казанга килеп, байларда тегү теккән, Кәримовларның типографиясендә ялланып эшләгәннәр. Бертөрлесе Оренбург, Казахстан якларына киткән. Шулардан берсе – югарыда искә алынган Гатиятулла бабай. Ул 1900 елдан алып 1907 елга кадәр Уральскида кыргыз, нугай халыкларына кием тегеп көн иткән. Тукай белән танышлыгы шактый тирән һәм конкрет мисалларга бай булганлыктан, аның истәлекләрен, үзе сөйләгәнчә, бер дә үзгәртмичә китерәм. Тик кайбер рус сүзләрен (типография һ. б.) һәм революцион җырның текстын гына үзем дөресләп яздым.

Уральск истәлекләре

Мәрхүм шагыйрьнең Уральскида уздырган бөтен вакыты буенча белүемне, аның белән таныш булуымны үземә бәхет дип саныйм. Шул ук вакытта хәзерге көндә оныкларымның китапларында аның рәсемен күрсәм, радиодан Тукай сүзләрен ишетсәм, күңелем тулып китә. Бердән, караңгы заманда узган яшьлек гомерен кызганам, икенчедән, яшьлек иптәшем Габдулла мәрхүмне сагынам. Күпме танышлар, дус-ишләр арасыннан хәтердә бик нык сакланып калганнары – Г. Тукай (ул вакытта без аны Тукай Габдулласы дип йөртә идек), Кариев Габдулла, үземне тегүгә өйрәткән Хәкимҗан тегүче һәм типография хуҗасы Камил Мотыйгый. Соңгысы, билгеле инде, безнең кебек гади халык белән аралаша торган түгел, әмма шуның кул астында эшләгән Тукай Габдулласы, турысын гына әйткәндә, җандус иде. Мин үзем әти-әнисез үстем. 1900 елны җәяүләп Казанга чыгып китеп, бәхет эзләп Уральскига барып җиттем. Барганда, юл буе бизгәк белән газапландым. Ярты үлек хәлендә Уральск байларының ишекләрен кагып, озак йөрдем. Грамотам юк, аң кечкенә, ятимлек белән кыерсытылып яшәлгән. Шунда мине Әтнә ягы Кишет авылыннан килгән, инде бераз тормышын юлга сала алган Хәкимҗан исемле тегүче үзенә сыендырды. Шулай бәхет эзләп килгән без, татар малайлары, шактый икәнбез. Бераз ияләшеп, танышып алгач, беркөнне Җаекка су керергә киттек. Яр буена килгәч, малайлар бер-бер артлы елгага сикерештеләр. Әле терелеп җитмәгән булганга, мин суга кермәдем. Шунда бер читтәрәк су коенып чыгып, киенеп утырган мөлаем гына яшүсмер егеткә күзем төште. Ак күлмәктән, кара кәләпүштән, искергән генә штиблетлардан иде. Бу таныш булмаган егет, мине күптән белгән сыман, туп-туры сүз кушты:

– Ник коенмыйсың, туган? – дип, йомшак кына эндәште. Үзе бераз көлемсерәгәндәй итте. Хәер, ул егетнең мин соңыннан да кычкырып көлгәнен бер дә ишетмәдем диярлек. Көлемсерәп кенә кую, иптәшләрен көлдерү аңа хас иде. Таныштык. Габдулла исемле булып чыкты.

– Нишләп бик ябык син, Гатият? – ди бу. Мин үземнең авыруымны, юл газапларын сөйләдем. Авылдагы авыр тормыштан, ятимлегемнән зарландым. Игътибар белән тыңлап утырганнан соң, авыр гына сулап:

– Син дә минем шикелле икәнсең шул, – диде. Баштарак мин аны аңламаган идем. Ахырдан, танышлыгыбыз шактый тирәнәйгәч кенә, аның да ятимлеген белдем. Иптәшләр коенып чыкканчы, шулай сөйләшеп утырдык. Ул минем адресны сорады.

– Якташлар бит, онытышмыйк, – диде. Соңыннан без, су коенырга йөргәндә, гел Габдулла белән бару ягын эзли башладык. Кулында – карандаш, кесәсендә кечкенә дәфтәр була иде. Кызык бер сүз, мәзәк, җыр чыкса, тиз генә язып ала иде. Шулай беркөнне Җаек буеннан барабыз. Чап та чоп бакалар, сикерешеп, куаклар арасыннан суга төшәләр. Шунда Габдулла:

– Егетләр, табышмак әйтәм табыгыз, – диде.

 
Торыйк-торыйк торналар
Кычкырышып торалар.
Шулпасы хәләл, ите хәрәм, —
Йә, кем таба?
 

Озак баш ваттык, беребез дә таба алмадык. Ул бака турында әйткән икән.

– Ни өчен шулпасы хәләл? – дип сорыйбыз.

– Хәләл булмаса, шул бака йөзгән суда коенмас идек инде, – ди. Үзе көлә. Дуслык арткан саен, Габдулла ачыграк сөйләшә башлады. Бу бигрәк тә революция көннәрендә сизелә иде. Революция Тукайга дәрт кертеп җибәрде. Баштарак без дөньяның кузгалганын белми тордык. Бер таныш егетебезгә абыйсыннан хат килде. Ул анда солдатларның Петербургта эшчеләрне атуы турында язган иде. Без, билгеле, ышанмадык. Ничек инде ул патша солдаты үз эшчесенә атсын? Ләкин Габдулла бу көннәрдә бик дәртле йөрде. Хәтерлим: сөйләшкәндә, бөтен сүзе патшаны сүгү иде. Уральскида тегү эшендә өйрәнчек булып йөрүче якташлар – без – 4 егет идек. Кичләрен Гусев «хәрчәннигенә» җыела идек. Чибәррәк киенгән егетләр бер залда бильярд уйныйлар, без карап торабыз, чәй эчәбез. Ул «хәрчәнниктә» аракы, сыра шикелле әйбер юк иде. Габдулла да шунда килә. Көннәрдән бер көнне әйтә бу:

– Йә егетләр, кайсыгыз рәхәт тормыштан чыгып китте үз иленнән? – ди. Мин, ди, күреп торам, ди, сезнең кайсыгыз круглый ятим, кайсыгыз ярым ятим, күбегез атсыз, җирсез. Хәерчелеккә чыдый алмыйча чыгып киткәнсез бит, ди. Ә соң гел шул тормышка разый булырсызмы? – ди. Тел төбе каядыр бара моның, ләкин әйтеп бетерми. Аның шундый гадәте бар иде булса кирәк. Тукай ул вакытта, мәдрәсәдән чыгып, типографиядә эшли башлаган иде. Минем иптәш, теге Кишет Хәкимҗан, татарча укырга-язарга бик маһир иде. Ул да канатланды:

– Егетләр, русча өйрәнми булмый бу, шул кирәк безгә, шул, – дип кабатлый иде. Тукай белән киңәште дә, аның тәкъдиме белән, бер рус егетен өйгә русча укытырга чакыра башлады, Хәкимҗан шактый гына русча сөйләшә башлады. Мин ничектер күңел бирмәдем. Шулай да Хәкимҗан һәм шушы учитель безгә бер җыр өйрәткәндә, мин дә оттым. Ул җырны әле дә радиодан тапшыралар. Без еш кына Ханская Рощага йөри идек, шунда өйрәндек. Хәтерлим: «Вставай, подымайся, рабочий народ», – дип башлана иде.

 

Уральск шәһәреннән читтә бер дача сыман урын бар иде. Аны ни өчендер Ханская Роща дип атаганнар. Ял көннәрендә русы, татары – егетләр – шунда йөри идек. Революция башланган елда анда йөрүләр бик ешаеп китте.

Ниндидер мин белмәгән кешеләр шунда патшага каршы сүзләр сөйлиләр иде. Күбесе руслардан. Минем аң бик түбән, мин болай Хәкимҗанга ияреп кенә йөрим. Аннан инде уен, җыр, көрәш китә. Көрәштә инде мин беренче. Кари Габдулласы белән бик көрәшә идек.

Беркөн шулай кичкә таба, Ханская Рощадан кайтышлый, урам буйлап шул җырны җырлап кайттык. Казачи атлылар, чыгып, бөтенебезне куып таратты. Бөтенесе качты, әмма ике иптәш белән мин эләктем. Өч көн участокта ятып чыктык. Бары тик җырның татарча мәгънәсен белмим дип торуым гына коткарды.

Габдулланың җизнәсен, апасын белә идем. Шул көннәрдә Тукай миңа килеп:

– Йә Гатият, остаруың ни дәрәҗәдә икән, менә шушы әйберләрдән тужурка тегеп бир әле, – дип, миңа материал калдырып китте. Минем осталык шулкадәр генә булгандырмы, чалбарын миңа тектермәде. Анысын күрше авылдан Сеҗедән килгән Солтан Мортазин текте, ул остарак иде. Шул без теккән киемнәр белән төшкән карточкасы хәзерге китапларда да бар икән.

Приёмга каралыр вакыт җитеп, мин авылга кайтып киттем. Миннән соң Тукай да озак тормаган, Казанга киткән. Солдатта мин озак булмадым, авыру табып кайтардылар. 1912 еллар тирәсендә микән, Казанда Габдулла белән тагын очраштым.

– Нихәл, яшьтәш? – ди. Үзе Казанда һаман шул китап-газета тирәсендә икән.

– Хәзер, туган, теге вакыт түгел, шыпыртрак кирәк, бүрегеңне басыбрак киеп йөр, – дип, бер-ике мәртәбә кабатлады. Шактый боек иде. Аннан соң да берничә мәртәбә очраштык. Сәбәбе – ачлыктан гаҗиз булып Казаннан кайтып керелмәде, авылдаш туганнарым Хәбибулла һәм Заһидулла Нуриевлар Кәримовлар типографиясендә эшлиләр иде. Хәбибулласы мастер иде. Аптырадыммы, шуңа барып сыенам. Кәримовларга бардыммы, Тукай очрый. Авыл хәлен сораша, Җаекны искә ала. Мин Габдулланың һич хатын-кыз турында сөйләгәнен, хатын-кыз белән йөргәнен ишетмәдем. Ул бераз оялчанрак иде бугай. Бер очрашканда, көлешә-көлешә, минем сыртка казачи камчысы төшкәнне искә алдык. Ул болай булган иде. Уральскида Думага сайланган рус депутаты белән очрашкан вакытта, урам демонстрациясе булды. Без Габдулла белән, демонстрациягә ияреп, шәһәр театрына кадәр бардык. Депутатны кулда күтәреп алып бардылар. Бер төркем казачи атлылар, килеп, безне куып маташтылар. Шул вакытта миңа камчы очын татып карарга туры килде. Революциягә карашы ничек булгандыр, әмма ул бу көннәрдә патшаны, түрәләрне, динчеләрне бик сүгеп йөргән иде.

Дөресен әйткәндә, Габдулланы андый мәшһүр кеше булыр дип уйламый да идем, кая инде минем кебек йортсыз-җирсез, ятим, надан бер крәстиән егетен дус иткән кеше мәшһүр була алсын? Аның гәүдәсе дә бик курач бит. Үзе кызлар шикелле оялчан, аксыл йөзле, кечкенә буйлы, ләкин бик сөйкемле иде. Киеме кыршылып беткән бер казаки, тар чалбар, шактый искергән штиблет була иде. Шәкерт вакытында башында кәләпүш иде, ә типографиядә эшли башлагач, кепка кия башлады.

Кариев Габдулла белән дә яхшы таныш идем. Ул башта мәдрәсәдә укыды. Ярлы иде. Коръән ятлап азапланды. Безгә кереп, ашап-эчеп, тамак ялгап чыккалый иде. Беркөнне кайдадыр бер мосафир кеше үлгән, күмәргә кеше юк. Мортаза бай үзе күмү расходын түли икән дигәч, Кари Габдулласы белән зиратка киттек. Көне буе кабер казыдык. Уч төпләребез кабарып бетте. Чөнки кабер урынына таш туры килгән иде. Ничә әйтсәң дә яшьлек инде – үзебез ач, арыган, әмма ял итәргә чирәмгә чыгып утырдыкмы – түзеп булмый, билдән алышабыз. Кари бик таза, авыр иде, мин, оста көрәшче булсам да, аны бик сирәк ега идем. Кичкә таба мәетне алып килделәр. Ну, без әйтәбез, берәр тәңкә калыкты инде. Күмүне Мортаза бай малае Садыйк оештырган булып чыкты. Бер тиен эләкмәде. Ахырдан Тукай Габдулласына сөйләгән идек, ул көлде:

– Шайтаннан иман көтәсез сез, – ди.

Кари Габдулласы бездән бер өй аркылы гына тора иде. Аптыраса безгә керде. Ул да нигәдер, ятим дигәч, мине якын итте. Аны дүрт иптәше белән бергә бер тәртипсезлеге өчен мәдрәсәдән чыгардылар. Теге өч иптәше, мәдрәсәгә яңадан килеп, бөтен хәлфәләр каршында эшләгән «гөнаһлары» ннан ваз кичеп гафу ителделәр һәм шунда калдылар. Габдулла кире бармады.

– Бик туйдым, күрәсем дә килми, – диде. Үзе бөтен мәдрәсәсенә беренче яхшы укучы иде. Шәкертләр арасыннан берүзе Коръән-хафиз була алды. Хәтере бик яхшы иде. Байлар, мәҗлес җыйганда, Коръән укырга аны чакыралар иде. Ләкин ул мәдрәсәне яратмады.

Солдаттан кайткач, Казанда иң беренче очраткан танышым шул булды. Болак буеннан барам. Өстә шинель, аякта чабата. Кабанга җитәрәк күрәм: авызына папирос капкан Кари берәү белән сөйләшеп тора. Башында эшләпә, сары ботинкалар, муенында күбәләк сыман лента. Шома, чибәр. Узып киттем. Танымады бу. Туктап тордым. Теге иптәшеннән аерылып, Болак буйлап китеп барды. Каршына чыктым, түзмәдем, алдына басып, кулымны суздым:

– Гафу итегез, иптәш, танымыйм бит, – ди. Безнең крәстиән халкына нәрсә – мин кыза төштем.

– Әһә, мин әйтәм, хәзер тамак тук, аякта ялтыр ботинка, авызда фифируз, теге Уральск тегүчесе кирәк түгелмени хәзер? – дип дулый ук башладым.

Габдулла тиз генә папиросын ташлады, кызарды:

– Гафу ит, иптәш, зинһар, гафу ит, үзгәргәнсең бит, – ди.

Мин әйтәм:

– Теге Мортаза бай малаеның даны өчен көн буе ташлы балчык казып ятканны оныттыңмы? – дим тегеңә.

Соңыннан мин аның белән Нижнийда булдым. Алар театр белән килгәннәр иде. Бик күбесенә киемнәрне мин тектем. Минем тору Мәскәү Исмәгыйлендә булды (Иске Масра авылы бае). Габдулла Вятское Подворьеда торды. Уеннарын карарга чакырды. Байда эш бетмәде, мин бушый алмадым. Нижнийда бергә булганнан соң, бүтәнчә очраша алмадык. Революциядән соң Казанда Камил Мотыйгый белән күрешеп, һәр икесен искә алып серләштек. Мотыйгый да – күңелле кеше, үзе дә, хатыны да бик матур җырлыйлар иде. Тукай Габдулласы белән Уральскида нәрсәдәндер аралары бозылган иде, ләкин, очрашып сөйләшкәндә, бик якын итеп искә алды. Яшь вакыттагы танышларымны менә шулай тагын берәр мәртәбә очратырга туры килде.

Гатиятулла Шәрәфиев,

Арча районы, Куйбышев исемендәге колхоз члены, пенсионер.

Язып алынды: 29 гыйнвар, 1961 ел.

Язып алучы: Мөхәммәт Мәһдиев.

Идел. – 2009. – № 10)

Галимҗан Ибраһимов Арча районында

1933 елның сентябрь ахырларында Казанда Татарстан колхозчы ударникларының съезды була. Татарстан совет язучылары союзы оештыру комитеты һәм съездны чакыру комиссиясе ударниклар съездына кунак итеп Кырымда дәваланып ятучы Галимҗан Ибраһимовны чакыралар. Съезддан соң язучы, Татарстанның күп кенә завод-фабрикаларында, колхозларында булып, хуҗалык һәм культура төзелеше белән таныша. Сәяхәттә аның белән шагыйрь Нур Баян да йөри. Маршрут буенча чиратта Арча районы да була. «Форд» машинасына утырып, Галимҗан Ибраһимов Арчага килә. Арча үзе бу вакытта инде шактый гына матур шәһәрчеккә әйләнгән булса да, урам юллары бик сикәлтәле була. ВКП(б)ның район комитетына барып керү белән, Галимҗан аганың райком секретаре белән сөйләшкән иң беренче темасы әнә шул Арча урамнарын рәткә салу турында бара. Соңыннан Галимҗан Ибраһимов нинди дә булса бер колхозга барып кайту турында теләк белдерә. Җыелышып, Кәче авылына китәләр. Биредә Галимҗан ага колхоз членнары: ударник Басыйров Галиәхмәт абзый, колхозның тимерчесе ударник Закиров Касыйм белән сөйләшә, аларның күпме хезмәт көне эшләүләре, күпме уңыш алырга мөмкинлекләре белән кызыксына. Тимерче Касыйм Закиров аңа үзенең бер генә айлык булса да курсларга барып кайту теләген белдерә. Сүзгә 16 партия члены һәм кандидатлары булган ячейка секретаре Әюпов кушыла. Галимҗан аганың партия ячейкасының эше турында сорашуына ул түбәндәгечә җавап бирә:

– Кышын кем кайда эшләү турында хәзер үк план төзелгән. Артык көчләрне завод-фабрикага бирәбез. Агротехника түгәрәге төзедек. Ат сарайлары эшлибез. Колхозчылар өчен кышын эш җитәрлек. Быел иң кимендә сыерсыз хуҗалыклардан 18 кеше сыерлы булачак. Колхозчылар шуңа күрә: «Колхоз безнеке, без колхозныкы», – диләр.

Бу вакытта Кәче колхозчылары 100 баш ат, 100 баш сыер сыярлык таш каралтылар төзиләр. Бу төзелешне карап, Галимҗан Ибраһимов:

– Колхозның атлар өчен эшләнә торган һәм эшләнгән ат, сыер абзарлары да элекке солдатлар казармасыннан әллә ничә өлеш чиста һәм пөхтә, – дигән.

Татарстанда берничә көн кунак булганнан соң, Ибраһимов яңадан Кырымга, үзенең дәвалана торган санаториена киткән. Бераздан аның Татарстанда булуы турында «Совет әдәбияты» журналында шагыйрь Нур Баянның «Галимҗан иптәш Ибраһимов Казанда» дигән очеркы басылып чыккан.

(Яңа тормыш (Арча). – 1962. – 11 март)

Сәйфи-Казанлының тууына 75 ел

«– Ярый, мин сиңа тимим, Алла җәзаңны бирсен, моннан ары син миңа хатын түгел, син миннән талак! – дип, барлык тавышы белән кычкырды. Нәфисә бу кара сүзнең дәһшәтенә төшенеп алганчы: – Ишеттеңме, талак, талак!» – дип кабатлады. – «Абау!» – дип, Нәфисә ямьсез еларга тотынды. Бер секунд эчендә аның бөтен тормышын кисәкләп, теткәләп ташлаган бу сүзнең коточкычлыгыннан шашып калды».

Әйе, бу коточкыч сүз ир тарафыннан өч мәртәбә әйтелү шул минутта ук бөтенесен юкка чыгарырга, шәригать кануннары буенча ир белән хатын арасын бөтенләйгә өзәргә тиеш. Күренекле татар язучысы Ф. Сәйфи-Казанлының беренче хикәяләреннән булган «Талак» шәригатьнең әнә шундый кыргый йоласына нигезләнгән хатын-кыз трагедиясен тасвирлый. Хикәядә «кара сүз» барын да җимерә: ломовой Сөнгать үзенең хатыны Нәфисә белән аерылыша. Дөрес, бу сүзнең ашыгычлык белән ычкындырылган булуы Сөнгатьнең башын әйләндерә, аны ниндидер «кызу көч буарга тотына». Ләкин «кара сүз» әйтелгән. Шәригать кануннары рәхимсез.

1915 елгы беренче вариантында Ф. Сәйфинең бу хикәясе шулай драматик рәвештә тәмамлана. Ләкин 1934 елда язучы моңа кабат кайта һәм конфликтны башкача чишә. Бөек тәнкыйтьче Белинский: «Халык үзенең табигате буенча бик көчле атеист», – дип язган иде. Хикәянең икенче вариантында, конфликтны чишкәндә, Ф. Сәйфи кешеләрнең менә нәкъ шул сыйфатын калку итеп күрсәтә алган. Ломовой Сөнгать белән Нәфисәне бәйли торган җеп – мәхәббәт бар. Алар капитал дөньясының төбендә, хәерчелектә көн итәләр. Бары тик тормыш авырлыгы, фәкыйрьлек кенә аларның ярату хисләрен каплаган, ул хисләр шатлыксыз тормыш мәшәкате белән пәрдәләнгәннәр, күмелгәннәр. Аларның йорты да, җире дә, акчасы да, милке дә юк. Ләкин аларның шул хәерче тормышны таратмыйча тотып асрый торган бер-берен ярату хисләре бар. Һәм шәригатьнең рәхимсез кануны аларны бәйләп тора торган шушы бердәнбер җепне өзгәләп ташларга торганда, Сөнгатьтә кешелек хисе уяна.

«– Елама, Нәфисә, әйдә килешик, – дип, Сөнгать Нәфисәнең җилкәсенә кулын салды. «Талагы да, мулласы да чәнчелсен», – дип уйлады ул».

«Талак» – Ф. Сәйфинең иң уңышлы хикәяләреннән берсе.

Күренекле язучы-журналист, педагог, тарихчы һәм тәнкыйтьче Фатих Сәйфи-Казанлының тууына быел 75 ел тулды. Фатих Сәйфинең әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге беренче рус революциясе елларында ук башланып китә. Азатлыкка, яктылыкка омтылган яшь укытучының ялкынлы мәкаләләре бер-бер артлы татар матбугатында күренә башлыйлар. 1907 елда аның «Мөкатдәс хезмәт» дигән беренче әдәби әсәре басылып чыга. 1909 елдан башлап Фатих Сәйфи инде драматург. Беренче драма әсәрләреннән үк («Җәмәгать хадиме») Ф. Сәйфи үзенең әсәрләрендә һәрвакытта да теге яки бу күләмдә хатын-кыз азатлыгы проблемасын күтәрә. Әйтергә кирәк, аның әсәрләрендә хатын-кыз образлары шактый тирән, тере итеп, психологик планда бирелгәннәр.

Фатих Сәйфинең революциягә кадәрге чордагы драматургиясендә Г. Камал, Ф. Әмирхан күтәргән татарлар арасындагы аталар һәм балалар проблемасы аеруча күзгә ташлана. Бу яктан аның 1911–1914 елларда язылган «Ямьсез тормыш» исемле өч пәрдәлек пьесасы характерлы. Кечкенә генә күләмдә булган бу әсәрдә дин сөреме белән зәһәрләнеп каткан Гаҗби карчык, кадимче каенанасыннан да, «җәдитче» иреннән дә каһәрләнүче Әминә һәм яңа, ирекле тормышка омтылучы, ләкин тормыш тарафыннан канатлары киселгән Һаҗәр типлары авторның тормышны тирәнтен аңлаучы икәнен күрсәтеп торалар. Дөрес, Ф. Сәйфинең бу пьесасында, искелекне җимереп, яңа, якты тормыш төзү, шул исәптән хатын-кызларны да азат итү өчен дөрес юллар тапкан геройны без күрә алмыйбыз әле. Ләкин шунысы ачык: демократик рухта булган мөгаллим Мөхәммәт үзенең бурычын, түбәннән торып, халык арасында эшләүдә, халыкка хезмәт итүдә күрә. Шуның өстенә Ф. Сәйфи әсәрдә бик уңышлы гына символик бер деталь бирә. Искелекне яклап киресенә каткан Гаҗби карчыклар заманы инде узып бара, аның кайчандыр Мөхәммәтзариф белән төбендә чәй эчеп утырган агачлары инде корыган. Яңалык килә, русча укучы егетләр, битләрен яшермәүче кызлар көймәдә йөриләр, чәчәкләр турында сөйләшәләр, театрга баралар…

 

Язучылык эше – Фатих Сәйфинең күпкырлы эшчәнлегеннән бер өлкә генә. Аның тормыш юлына күз ташласаң, унынчы еллардан алып гомеренең соңгы көненә кадәр әдәби тәнкыйть мәйданында киң колач белән эш алып барганын күрәсең. Әдәбиятта буржуаз идеологиянең чагылышы булган футуризмга татар матбугатында беренче мәртәбә җимергеч тәнкыйть белән чыгучы кеше Ф. Сәйфи иде. «Йолдыз» газетасының 1914 ел 1136 нчы санында басылган «Футуризм» исемле бу мәкаләдә яшь тәнкыйтьче ялган модернистларның череп бара торган буржуазия идеологлары икәнен ача, футуризм агымын – «рухи авыру», ә ул агымны алга сөрүчеләрне «җәнҗалчылар» дип атый. «Хәзерге футуристлар кеби җүләрлек, шарлатанлык таратуны, – ди ул, – тарих көпчәгенә чолгана торган комачаулар гына димез».

…Ф. Сәйфи Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укытучы булып эшләгәндә шул чорның алдынгы карашлы укымышлылары белән тыгыз элемтәдә була. Әдәбият мәйданында аның үсешенә бигрәк тә шул чорда «Галия» дә укыткан Галимҗан Ибраһимовның йогынтысы зур иде.

Октябрь революциясе булып бер атна үтүгә, «Безнең юл» газетасында татар революцион әдәби тәнкыйтенең башлангычы булган «Кызыл байрак» мәҗмугасы мөнәсәбәте белән» дигән мәкалә басылып чыга. Бу мәкаләнең авторы – Ф. Сәйфи. Монда тәнкыйтьче әдәби әсәрнең иҗтимагый эквивалентын ул әсәрнең революциягә ни дәрәҗәдә хезмәт итүенә карап бәяләүне яклый.

1921 елда Ф. Сәйфинең «Дошманнар» исемле драмасы басылып чыга. Пролетариатның азатлык өчен канлы көрәшен күрсәткән бу әсәрдә завод хуҗасына кияүгә бирелгән эшче кызы Айсылу язмышы тасвирлана. Революция барышында аның үз сыйныфы – эшчеләр сыйныфы ягында булуы драматургның реализм юлыннан баруын күрсәтә иде.

Революция һәм гражданнар сугышы елларында Ф. Сәйфи педагог буларак та зур эш башкара. Татар мәктәпләре өчен тарих, тел буенча иң беренче дәреслекләр төзи. Бу дәреслекләрнең яңа совет мәктәпләрендә укыту эшен башлап җибәрүдә роле зур иде. Журналистика, педагогика эшеннән аз гына вакытка да аерылмаган көе, Ф. Сәйфи зур күләмле әдәби әсәрләр дә бирде, җәмәгать эшенә актив катнашты. Егерменче еллар ахырында ул Татарстанда орфография реформасына да зур өлеш кертте. Ул «Яңалиф» комитетының председателе булды.

Бөтен җаны-тәне белән социализм эшенә бирелгән коммунист Фатих Сәйфи-Казанлының тормышы шәхес культы чорында өзелде.

(Азат хатын. – 1963. – № 9)