Китап / Книга

Text
Leseprobe
Als gelesen kennzeichnen
Wie Sie das Buch nach dem Kauf lesen
Schriftart:Kleiner AaGrößer Aa

– Син шкафны дөрес япмадың…  –  диде ягымлы тавыш.

Илдар бер мәлгә аптырап калды. Шкаф ишеге ябылган һәм дөрес ябылган иде. Шулай да ул аны тикшереп карарга булды. Һәм дөресләп бикләргә дип ишекне ачкач, үз күзләренә үзе ышанмыйча бертын басып торды. Профессор биргән флакон да, ак пакет та урынында иде.

– Сиңа бернинди дә хәвеф янамый,  –  диде ягымлы тавыш.  –  Эшеңне дәвам итәргә мөмкин.

Ләкин Илдар эшкә тотынырга ашыкмады.

– Соңрак,  –  диде ул, мөмкин кадәр ягымлырак булырга тырышып,  –  эшне соңрак дәвам итәрбез.

Һәм дискны, тартып алып, баягы урынына куйды. Бүлмә тагын үзгәргәндәй тоелды. Хәзер ул үзен меңләгән кешенең күзәтүе астындагы шикелле итеп сизде. Һәрхәлдә, күңелдә булган ниндидер иркенлек, хөрлек юкка чыкты.

Шуны ачыклагач, өстәл янындагы шкафка килде. Һәм ниндидер битарафлык белән ишеген ачты. Бертын карап торды. Күзләрен угалап алды. Шкафта бернәрсә дә юк иде. Китап та, флакон да. Ул әлеге күренешне хәтеренә сеңдереп кенә куйды, бернинди нәтиҗә дә чыгарырга ашыкмады. Һәм шкаф ишеген әйбәтләп ябып, бүлмәдән чыгып китте. Ләйлә янына. Моңарчы Ләйлә турында уйлаулары, аның белән бергә булуны күз алдына бастырулары бары тик акылын тиешсез фикерләрдән читкә юнәлтү өчен генә иде. Әлеге ике кеше бик тә шикле булып тоелды, һәм аларның яхшы ният белән килмәгәнлеге көн кебек. Әмма алар киткәч, хатыны янына керү теләге чынлап та көчәйде, аның бөтен ихтыяҗларыннан да өстенрәккә әйләнде.

12

«Бүген ничә тапкыр сөю ләззәтенә бирелдек без?!»  –  дип уйлады Илдар, хатыны яныннан чыкканда һәм бармакларын бөкли-бөкли эш бүлмәсенә юнәлде. Кул бармаклары гына җитәрлек түгел иде. Моны уйлаудан күңелен чиксез сөенеч биләп алды. Ул үзен гайрәте ташып торган чын ир-егет итеп тойды. Шул тиклем назлашканнан соң, теләсә кем хәлдән таеп егылыр иде. Ә ул селкенеп тә карамады. Хәтта куәте артканнан арта гына барды, һәм теләсә, ул, хатыны янына кереп, барасын да яңадан кабатлый ала. Илдар бу уйларыннан елмаеп куйды. Ул, әлбәттә, өлгерер. Тик хәзергә эш белән шөгыльләнергә кирәк.

Илдар, бүлмәгә керү белән, автоматик хезмәтләндерү системасының сүзләренә игътибар да итеп тормастан, дискны алыштырып куйды да өстәл янындагы шкафка килде. Китап тагы пәйда булган иде. Ул аны кабат кулына алды да укый башлады. Һәм тигез тасма булып сузылган юллардан күзен алырга да куркып, кармалана-кармалана өстәл артына барып утырды.

«КИТАП» тан өзекләр

* * *

Даутов мин килүне көткән икән. Аның бүлмәсендә нәкъ тә моннан ел ярым элекке күренеш иде. Хәтта без утырып сөйләшкән өстәл дә шул килеш, анда ике чынаяк, берсендә  –  яшел чәй, икенчесендә, татлы ис аңкытып, мин яраткан кофе ясалган. Хәтта «Пётр I» кабы да урыныннан күчмәгән, һәм анда бары тик бер сигарет кына җитми иде. Әйтерсең ел ярым вакыт үтмәгән дә, ул чактагы сөйләшүдән бүленеп, мин берничә секундка гына бүлмәдән чыгып торганмын…

Даутов өстәлдән скрепка белән беркетелгән кәгазьләр алды.

– Теге вакытта, син бик тә ышанычлы кыяфәт белән чыгып киткәч, белгечләремнән китап базарына анализ ясауларын үтендем. Алар бик яхшы белгечләр, минем таянычым. Бу  –  аларның доклады. Теләгең булса танышып чык.

Мин баш селкедем.

– Бу кәгазьләр буенча, татар телендә дистәләгән китап чыгарган нәшриятнең бүгенге көндә чыгымнарын капларлык та мөмкинлеге булырга тиеш түгел… Сүз нәшрият турында бара… Зур оешма турында… Шуңа күрә синең җиңеләчәгең көн кебек ачык иде…

Бу сөйләшү миңа авыр иде. Сүзне озакка сузарга теләмичә, кулымдагы папканы аның өстәленә салдым.

– Монда төп-төгәл миллион ярым,  –  дидем мин, арыганлыгымны яшерергә дә теләмичә.  –  Процентларын бераз көтәргә кирәк булыр. Әлегә мөмкинлегем юк.

Даутов бер мәлгә тынып калды, тәмәке кабызды.

– Димәк, син җиңдең…  –  диде ул, үзалдына сөйләнгәндәй,  –  ә мин җиңелдем…

Мин дәшмәдем. «Җиңдем» дип әйтү бу очракта урынлы түгел иде.

– Әмма син җиңүчегә охшамагансың…  –  Даутов, акрын гына урыныннан кузгалып, минем каршыга килеп утырды,  –  син үзеңне җиңүчегә исәпләмисеңме?

– Хәтерегездә булса, әлеге бәхәснең асылы  –  сезнең мине татар китаплары белән табыш алу мөмкин түгеллегенә ышандыру иде. Мин аңа ышандым.

– Ләкин сез мөмкин булмаганны эшләгәнсез…

Даутовның «сез» дип эндәшә башлавын сизеп, мин елмаеп куйдым.

– Әйе… Мин әйбәт язучы…

– Язучылыкның монда ни кысылышы?! Сүз сәүдә турында бара…

– Һәрбер әйбәт язучы гомер буена бер эш белән шөгыльләнә. Ул үзеннән башка беркем дә булдыра алмаганны булдырып яши. Әдәбиятта да, тормышта да. Хәер, болар арасында язучы өчен аерма юк.

– Ә алай бик харап булгач, нигә сез миллионер түгел, яки президент, яки башка шундый…

Мин елмаеп куйдым. Даутов, әлбәттә, минем авырткан җиргә кагылып, күбрәк мәгълүмат сыгарга тырыша иде, хәтта бераз кимсетергә. Әмма бу хакта үзем дә еш уйлыйм һәм аңа җавабым әзер иде.

– Теләге булса, бөтен кеше дә миллионер да, президент та була ала. Моның өчен артык әллә нәрсә кирәк түгел.

– Мин сезгә ышанам шикелле.  –  Ул эш өстәлендәге папкага ымлады.  –  Һәрхәлдә, миллионер була алырыгызга шикләнмим. Сез дә кешеләрнең китаптан читләшүен аңлыйсыз шикелле.

Мин баш кактым.

– Ә нигә язасыз? Ник бүтән, табышлырак эшне сайламыйсыз?

– Белмим.

Мин, чынлап та, белми идем. Даутов елмаеп куйды:

– Белмисез?

– Ходай безне шуның өчен яралткан. Димәк, кирәк.

Даутов көлеп җибәрде.

– Ходайга ышануыгызны белми идем… Ха-ха-ха…

– Ә нәрсә?!

Һәм ул, урыныннан торып, эш өстәле артына барып утырды да, тартмасыннан бер газета алып укый башлады:

– «…дин инде үз вазифасын үтәде. Ул аң кереп, һәрнәрсәнең сәбәбен белергә теләгән адәмнәр өчен, кешелекнең бала чагы өчен матур әкият иде. Бүген инде кешелек үзенең сабыйлык чорын үтте, һәм әкиятләр аны кызыксындырмый. Һәрхәлдә, мин ике мең ел элекке кешедән фикер йөртү рәвешем белән дә, тормышка карашым белән дә нык кына аерылам. Ике мең ел элек үлеп терелгән Гайса пәйгамбәр сыны  –  әйтик, минем өчен табыну объекты түгел, ә антиквариатның бер төре генә. Дин үзе дә шулай…»  –  Һәм укуыннан бүленеп, миңа карады:  –  Йә, ничек?

Мин иңнәремне генә сикертеп куйдым. Ул укуын дәвам итте:

– «…Бүген безнең Аллабыз  –  акча. Миллионерлар  –  пәйгамбәрләр урынында. Экономистлар  –  дин әһелләре сыман. Мәчетләргә, храмнарга йөрүне супермаркетларга керү алыштырды. Хәтта тәмуг белән оҗмах та байлык һәм хәерчелек тәңгәллегендә үлчәнә. Бер-береңә изгелек итү төшенчәсе урынына алыш-биреш килде. Мәчетләрдән азан әйткән сыман, радио-телевидениедән акчага дан җырлары яңгырый, туктаусыз рәвештә акча культын пропагандалау бара…»  –  Ул кабат минем каршыга килеп утырды һәм, елмаеп, күзләремә төбәлде:  –  Болар барысы да  –  сезнең сүзләр…

– Беләм,  –  дип елмайдым мин.  –  Һәм бик дөрес сүзләр.

– Ләкин…

– Ә мин дин белән Ходайның бер уртаклыгын да күрмим… Дин ул  –  Ходайның асылын аңларга тырышу нияте белән барлыкка килеп, ахырда халык белән идарә итү коралына әйләндерелгән бер формула гына. Шуңа да диннәр үзгәреп, алышынып тора, ә Ходай кала. Ул үзгәрми.

– Димәк, Алла бар, һәм ул сезгә президент булырга кушмый,  –  дип, сүзне шаяруга борды Даутов.  –  Чөнки ул сезне язучы итеп яралткан…

Мин җитди килеш калдым:

– Без нәкъ шушы дәвердә һәм нәкъ шушы рәвешле булып туганбыз икән, димәк, һәркемнең бу дөньяда үз миссиясе, үз вазифасы бар. Мин язучы булып яралганмын. Мин нәкъ шушы гомердә, нәкъ шушы әсәрләрне язып, үз вазифамны үтәп китәргә тиеш. Әгәр үземне башка һөнәргә багышласам, әйтик, бизнесмен, яки президент булсам, гомерем әрәм булачак. Һәм тормышта ниндидер гармония җимереләчәк, ә аны кабат тергезү өчен, инде бер язучы гомере генә җитмәскә дә мөмкин. Аны кабат тергезү өчен, миллион еллар кирәк булырга мөмкин.

Даутов миңа бертын текәлеп торды.

– Син чынлап шулай уйлыйсыңмы?!  –  диде ул, минем баш чайкавымны көткән сыман.  –  Үзең үк әйтеп торасың ич… Ничек әле… «Бүген безнең аллабыз  –  акча. Миллионерлар  –  пәйгамбәрләр урынында. Экономистлар  –  дин әһелләре сыман…» Шушы дәвердә әдәбиятның нинди дә булса әһәмияткә ия булуына син чынлап та ышанасыңмы?!

Мин баш кактым.

Даутовның күзләрендә кызгану чаткылары ялтлап китте.

– Халык…  –  Ул баласын ялгыш адымнан, фаҗигадән саклап калырга тырышкан ата сыман иде.  –  Ул кешеләр… синең китабыңны сатып алып укыганчы, бер ярты аракы алып эчүне хуп күрә торган халык… Һәм син… Шуларны белеп, аңлап торган килеш…

Ул авыр сулап куйды. Бертын дәшми торды.

– Әдәбият югалса, бөтенләй җирдән җуелса…  – дип дәвам итте ул,  –  син тормышның нәрсәседер үзгәрәчәк дип уйлыйсың… Кешеләр аны сизәчәк, дисең…

Мин баш кактым.

– Юк,  –  дип кистерде ул кинәт.  –  Берни дә үзгәрмәячәк. Һәм мин сиңа моны исбатлаячакмын.

Мин елмайдым:

– Ничек?

– Күрерсең…  –  Һәм ул, сүз беткәнен аңлатып, өстәл артыннан торды да минем папканы алып кулыма тоттырды.  –  Бәхәс дәвам итә. Аның беренче өлешендә син җиңдең. Монда  –  миллион ярым. Иртәгә исәбеңә тагын да шундый ук сумма өстәләчәк. Әмма бәхәс дәвам итә. Һәм аның икенче өлешендә мин җиңәчәкмен.

– Ләкин…

– Хушыгыз,  –  дип кулын сузды ул, тагын «сез» гә күчеп,  –  мин тиздән сезгә әдәбиятның беркемгә дә кирәкмәвен һәм аның югалуыннан кешеләр өчен бер зыян да юклыгын исбатлаячакмын. «Язучы» дигән һөнәр бөтенләй юкка чыгачак. Үзегезгә бүтән эш сайлый башларга мөмкинсез. Хушыгыз.

Мин, әлбәттә, аның бу сүзләрен чынга алмадым.

* * *

Даутов белән очрашудан соң ярты ел вакыт үтте.

Китап кибетләрендә минем тагын берничә яңа романым пәйда булды. Сугышып, чират торып алмадылар, әмма ул әсәрләр сатылмыйча да ятмады, һәм мин акча мәсьәләсендә кытлык кичермәдем. Бу җәһәттән, бәлки, иң бай язучыларның берсе булганмындыр әле. Сүз монда минем искиткеч байлыгым турында түгел, ә бүтән язучыларның ярлылыгы турында бара. Монысы әйтмәсәм дә аңлашыладыр. Бер авыз пешкәч, мин татарча китапларның тиражын ярыйсы ук киметергә мәҗбүр булдым. Алар табыш китерми генә түгел, ә үзләренә түгелгән чыгымны да капламыйлар иде. Мине бары тик рус теленә тәрҗемә ителгән романнар гына коткарып килә, алардан кергән акча үз телемдә нәшер ителгән китапларның чыгымын да каплый, төшенкелеккә бирелмичә яшәргә дә мөмкинлек тудыра. Даутов белән бәхәсләшүдән кергән өч миллионның бер өлеше нәшрият эшләренә китсә, калганы кулда иде. Дөресен генә әйткәндә, бу кадәрле акча минем өчен зур байлык булып тоелды. Тик ул минем тормышыма бернинди дә үзгәреш кертмәде. Һаман шул фатирда яшәдем, шул ук җиһазлар, шул ук киемнәр… Җитеш тормыш үлчәме фатир зурлыгы, шәһәр читендәге вилла матурлыгы һәм шәхси автомобиль маркасы белән бәяләнгән дәвер булса да, мин боларның берсенә дә кызыкмадым. Кызыксам, әлбәттә, ул акчаны ишәйтү җаен гына таба алган булыр идем. Тик ни өчен?!

 

Мин үз фатирымны бик яратам һәм аны бернинди акчага да алыштырырга җыенмыйм. Уңайлы иде ул. Кайтып керсәм дә, чыгып китсәм дә, ниндидер яктылыкка күмеп каршылый, моңсуланып озата торган бер тылсымы бар иде. Һәм аның җаны бардыр, ул да мине яратадыр, минем белән бергә сулыш алып, минем белән бербөтен булып яшидер сыман тоела иде. Фатирымны яраткан шикелле үк, шушы шәһәрне дә ярата идем, аның кешеләре дә, табигате дә миңа бик кадерле иде. Мин ярата идем. Кешеләрен дә. Олысын-кечесен, эресен-вагын… Бөтенесен…

Һәм аларның әдәбияттан, димәк, миннән дә, читләшә баруы җаныма яра өсти иде. Шушы читләшүләре өчен кайвакыт мин аларны күралмас чиккә җитәм, күзләре тонып чапкан җирдән каршыларына төшеп, камчы белән яра-яра кире борасым килә. Тик болай эшли алмыйм. Һәм үз көчсезлегемнән әрнүем тагы да көчәя генә. Ул чиксез газапка, рәнҗүгә әйләнә… Тик бу бары тик яратудан, аларны югалтасым килмәүдән генә.

Даутов белән очрашудан соң ярты ел вакыт үтте. Тик мин аның теге сүзен оныта алмадым. Әдәбиятны юкка чыгару мөмкин булмаган нәрсә сыман тоелса да, минем күңелдә шик бетмәде. Чынлабрак уйлап карасаң, әдәбият инде безнең тормыштан үзе үк югалып бара, аны юкка чыгару өчен әллә ни зур көч кирәкмидер сыман иде. Һәм шундый төшенке уйларга бирелә башлавыма, китап кибетләреннән җыелган акча килеп төшә дә, күңелдә өмет уяна, мондый табыш китерерлек булгач, бөтенләй үк куркыныч хәлдә түгелбез әле дияргә мәҗбүр итә иде.

Әмма барысы да кинәт чәлпәрәмә килде.

* * *

Әсәрләремне бик тиз арада язуым турында әйткән идем инде. Әмма бу роман озакка сузылды. Ни өчен икәнен аңлата алмыйм, мин ул әсәрне яздым да сыздым, яздым да сыздым. Иртән язганым кичкә беркатлы һәм тапалган булып тоелды, һәм мин аны җуйдырып ташладым да яңадан язарга мәҗбүр булдым, әмма икенче көнгә анысы да пүчтәк шикелле күренде… Шул рәвешле бик озак вакыт үтте. Ниһаять, мин бу әсәрне тулысынча күз алдына бастырдым. Хәзер инде нәрсә эшләргә кирәген дә, ничек эшләргә икәнен дә яхшы белә идем. Тик, клавишлар артына утыру белән, аңны әллә нәрсә томалады да куйды һәм мин, көннәр буе этләнсәм дә, бер-ике җөмләдән артык берни яза алмадым. Роман җөмләләп кенә туды, һәм, аның соңгы ноктасын куйганда, мин чиктән тыш нык арыган идем.

Әмма тынычлап йоклап булмады, базардагы карчык төшемә кереп интектерде. Ул ниндидер алама сүзләр кычкыра-кычкыра куып йөртте дә, мин абынып егылгач, ертык кәлүшләре белән типкәләргә тотынды, әле, пулемёттан аткан сыман, төкерекләрен чәчте, әле кай арададыр җыелган төркем уртасына чыгарып бастырды да, ни өчендер эчен тотып көләргә кереште, аңа башкалар да кушылды, һәм мин үземнән хихылдашып-хахылдашып көлгән кешеләрнең тавышына уянып киттем. Уянгач торып утырырлык, каядыр барырлык хәлем юк иде. Мин, күзләремне ачып, үз өемдә икәнемә ышандым да кабат йокыга талдым. Һәм теге карчык кабат эләктереп алды…

Бу коточкыч иде. Аптырагач, мин торып утырдым. Юынып алдым. Балконга чыгып, тәмәке кабыздым. Урамда ниндидер капчыклар күтәргән кешеләрне күреп, елмаеп куйдым. Алар барысы да каядыр бер юнәлешкә атлыйлар… Хәтта кайбер йөк машиналарының әрҗәсендә дә шундый ук капчыклар өелгән… Бу хәлне башка вакытларда, яңа әсәремне язган арада тәмәке тартырга чыкканда да күзәткәнем бар иде, әлбәттә, тик ул чакта моңа тамчы да игътибар бирмәгән идем. Әле бу миңа кызык булып тоелды.

Тәмәке тартканда шулайрак уйласам да, өйгә керү белән мин бу хакта оныттым. Яңа әсәрне укып чыгаргамы әллә дип, компьютерга күз салдым да, әле тамчы да ял итә алмавымны уйлап, кабат урынга аудым. Бу юлы шундук йокыга киттем һәм бернинди дә төш күрмәдем. Ниндидер тирән һәм татлы йокы булды бу, кабат уянгач, мин яңа туган кеше җиңеллеге белән урыннан күтәрелдем. Кәефем дә искиткеч яхшы иде.

Соңгы вакытта әсәремне тәмамлауга, бурыч кәгазьләре көтеп тормый иде инде, хәтта андый язулар булса да, мин бер кыенсынусыз түләп кайта идем. Шулай да мин мондый көннәрдә почта тартмасын карап керергә гадәтләнгән идем. Язганда, аның кайгысы булмый, тормыш белән бәйләнеш өзелеп тора. Телефоннар сүнгән, почта  –  йозакта… Ә язып бетергәч… Мин почтаны карап кердем, һәм килгән язулар кәефемне тагы да ныграк күтәреп җибәрде. Анда башлыча китап кибетләреннән акча күчүе турындагы хәбәрләр иде. Һәм ул хәбәрләр бер вакытта да булмаганча якты иде. Мин башта үз күзләремә үзем ышанмыйча тордым. Аларда язылган сүзләрнең хаклыгына ышангач, күңелне әллә нинди сәер хис биләп алды: бер үк вакытта, күккә талпынып, канатларымны җәеп очып китәсем дә, җиргә ятып, ауный-тәгәри елыйсым да килде. Һәм бу  –  гаҗәп тә түгел. Мин үз дигәнемә ирештем. Шушы мизгелдән алып мин  –  популяр һәм бик бай язучы. Моңа кадәр нәшер ителгән китапларымның бөтенесе сатылып беткән!

Бу инде әдәбиятның юкка чыгуы мөмкин түгел дигән сүз иде. Бу хәтта татар әдәбияты да табыш китерә дигән сүз иде. Бу Даутов белән бәхәстә минем тулысынча җиңүем иде. Һәм мин үзебезнең халык өчен горурланып куйдым. Бөтен күңелне ниндидер яктылык биләп алды. Һәм тамакка төер тыгылды. Халкымны шундый якты сыйфаты, өметсез булып күренгән хәлләрдә дә көтелмәгән ягы белән балкып китә алуы мине сөендерә, һәм бу сөенечтән елыйсым килә иде. «Бетәбез, югалабыз…»  –  дип лаф оруларның тулысынча җирлексез булуы иде бу. Без бетмибез, югалмыйбыз әле. Күңелләрдә якты хисләр яши. Һәр халыкны халык итеп саклаучы һәм барлык милләт вәкилләрен рухи туганлыкка әйдәүче әдәбият яши. Без яшибез…

Хәзер минем нәрсә эшләргә тиешлегем билгеле иде инде. Тиз арада яңа романны карап чыгарга да аны типографиягә илтеп тапшырырга. Шул исәп белән кабат эшкә тотындым. Тәмәке тартырга чыкканда, мин урамда капчык күтәреп каядыр ашыккан бер-ике кешене тагын күрдем, әмма өйгә кергәч, бу хакта баш ватарга вакыт булмады, шундук эшкә чумдым. Яңа әсәрне әдәби эшләнешеннән алып хәреф хатасына кадәр тикшереп-төзәтеп чыгарга кирәк иде. Миңа, яхшылап ял иткән кешегә, бу шөгыль артык зур авырлык тудырмады, икенче көнгә әсәр типографиягә тапшырырлык хәлгә килгән иде. Кулъязманы дискка яздырып алдым да типографиягә киттем.

Почта белән килгән исәп-хисап кәгазьләре шикләнерлек урын калдырмаса да, юл уңаендагы китап кибетенә кереп, киштәләрдә үземнең бер романым да калмаганына үз күзләрем белән күреп ышанасым килде.

Һәм мин Проспекттагы «Китаплар» дип язылган кибетнең ишек төбенә килеп бастым. Ишек бикле иде. Башта берничә кабат тарткалап карадым да пыяла тәрәзә аша ялтырап торган буш киштәләрне күреп туктап калдым. Һәм, үз күзләремә ышанырга теләмичә, арткарак китеп, кибетнең өстенә күз салдым. Юк, ялгышмаганмын. Кибетнең өстенә зур хәрефләр белән «Китаплар» дип язылган иде. Һәм мин кабат ишек янына килеп, эчке якка карадым. Киштәләр буш иде. «Димәк…  –  Мин әлеге күренешнең нәрсә аңлатырга мөмкинлеген башыма китерә алмыйча тынып калдым.  –  Димәк, бу кибет эшләми башлаган…» Ләкин ул әле күптән түгел генә ачылган иде һәм ремонтка ябылуына бер дә ышанасы килмәде. Мин ишекнең сул як яңагындагы төймәгә бастым. Эчтә берәрсе булса, чыгып ачар да минем соравыма җавап бирер. Әмма озак кына шылтырытсам да, беркем дә чыкмады, һәм мин бу урыннан китәргә мәҗбүр булдым. Бер тукталыш чамасы арырак тагын «Планета» кибете бар иде.

Кинәт светофор янында басып торган бер абзыйны күреп калдым. Ул капчыгын җиргә куйды да кул сырты белән маңгаен сөртеп алды һәм яшел ут янганын көтә башлады. Мин йөгереп диярлек аның янына килеп бастым.

– Саумысез!

Абзый миңа танырга тырышып карап алды да баш кагып кына куйды.

– Капчыгыгызда нәрсә ул?  –  дидем мин, соравымны бәйләнүгә ошатмаска тырышып.  –  Соңгы вакытта капчык күтәргән кешеләр күбәйде шикелле…

Абзый миңа сәерсенеп карап алды да елмайгандай итте:

– Китаплар ул.

– Нәрсә?

– Китаплар,  –  дип кычкырыбрак кабатлады абзый һәм капчыгын иңенә күтәрде.  –  Китап ташыйбыз.

– Кая?

Абзый миңа сәер караш ташлады да урам аша чыга башлаган халыкка иярде. Мин дә аның артыннан калмаска уйлаган идем, үземә кирәкле автобус килгәнен күреп, тукталышка йөгердем. Бу абзый артык сүзчән кеше түгел, барыбер көткән җавапны алып булмас. Иң яхшысы  –  теге кибеткә барудыр.

«Планета» кибете дә бикле иде. Ишек-тәрәзәләрендә кара төстәге пыялалар булганлыктан, мин аның эчен күрә алмадым. Проспекттагы ике зур кибетнең бикләнүе очраклы хәл сыман тоелмады. Өстәвенә, китаплар күтәреп каядыр барган кешеләр… Кыңгырауга басарга туры килде. Озак кына шылтыраткач, хәрби комбинезон кигән бер егет ишек ачты.

Мин кемлегемне аңлатып бирдем. Һәм кибет директорын күрү мөмкинлеге белән кызыксындым. Егет директорның каядыр китүен һәм миңа берничек тә ярдәм итә алмавын әйтте.

– Китап кабул итү пунктлары ачылгач, безнең сәүдә бермә-бер яхшырып китте,  –  диде ул.  – Кешеләр китапны йөзәрләп алдылар. Кабул итү пунктларында бер яңа китап өчен икешәр йөз сум түләүләрен белгәч, үзебез дә шунда илтеп тапшырдык. Һәм… Нәшриятлар да үз продукциясен, безгә бирмичә, турыдан-туры кабул итү пунктларына илттеләр. Нәтиҗәдә, безнең кибет киштәләре бушап калды… Китап кибетләре яшәүдән туктады…

– Китап кабул итү пунктлары?  –  дип кабатладым мин, берни аңламыйча.  –  Анысы нәрсә тагын?

Егет миңа сәерсенеп карап торды да башын чайкап куйды.

– Сез дөньядан артта калгансыз шикелле…  – Ул елмайгандай итте:  –  Моннан берничә ай элек барлык матбугат чараларында да иске китапларны кабул итү пунктлары ачылу турында хәбәрләр булды. Башта алар искергән, беркемгә дә кирәкмәгән китапларны гына җыйдылар. Соңрак өр-яңа китапларга күчтеләр, башта арзанрак бәягә, аннан кыйбатрак хак белән сатып алдылар. Хәзер бу эш тәмамлануга бара, дип сөйлиләр…

– Ләкин…  –  Мин мондый көтелмәгән хәбәргә ни әйтергә белми аптырап калдым.  –  Ләкин бу кемгә кирәк булган?

Егет иңнәрен генә сикертте.

– Белмим, әмма кешеләрнең күпчелеге әлеге хәлдән бик канәгать калды. Газета-журналларда шушы эшне оештырган кешеләрне мактап язган мәкаләләр күпләп дөнья күрде. Теләсәгез, кызыксына аласыз…

Мин, ишеткәннәремне башыма сыйдыра алмыйча, акрын гына тукталышка таба атладым. Анда җиткәч, буш эскәмияләрнең берсенә утырып тәмәке кабыздым.

– Китап кабул итү пунктлары…  –  дип кабатладым мин үз алдыма.  –  Китап кабул итү… Димәк, әлеге оешмалар китапларны, нәшриятлардан сатып алып, кайдадыр тараталар. Бәлки, мәктәпләргәдер?..

Әмма бу фикергә үзем дә ышанмадым. Бушка нәрсәдер эшли торган кешеләр заманы түгел иде. Бигрәк тә изге эшләрне бушка эшләү чоры түгел. Димәк… мин Даутов турында уйлап алдым. Әмма аны башымнан куарга тырыштым. Чөнки әлеге хәлләрнең Даутов белән бәйле булуы әдәбиятның һәлакәте дигән сүз иде. Һәм мин бу хакта уйларга да теләми идем.

Ул арада кирәкле автобус килде, һәм мин типографиягә юнәлдем. Заказлар кабул итү бүлегендә утырган Марина ханым мине моңсу елмаеп каршылады.

– Бездә зур үзгәрешләр бара бит әле,  –  диде ул, башка вакытлардан ягымлырак итеп,  –  үзгәрәбез менә… Бүтәнчә безнең типография китаплар чыгару белән шөгыльләнмәячәк. Открыткалар, этикеткалар һәм шуның ише башка нәрсәләр…

– Ләкин…

– Китаплар чыгарудан туктаган өчен бик зур акча күчергәннәр дип сөйлиләр. Бик зур акча…

– Ә дәреслекләр?  –  дидем мин.  –  Дәреслекләр дә чыгармыйсызмыни?

– Юк. Киләсе уку елына дәреслекләрне алыштырачак махсус җайланмалар кайтарачаклар дип сөйлиләр. Алар блокнот зурлык кына булачак, ә үзләрендә меңәрләгән китапның текстын сыйдырачаклар икән…

– Аңлашыла…

– Сез заказ бирергә дип килгәнсездер инде…  –  диде ул гаепле тавыш белән,  –  гафу итегез инде…

Мин моңсу елмайдым.

– Сезнең гаеп түгел бит…

Ул баш какты.

– Әгәр корылмаларны алып китмәсәләр…  –  Ул тагын пышылдауга күчте:  –  Корылмалар үзебезгә калса, без яшерен юл белән сезнең әсәрләрне нәшер итәргә тырышырбыз. Мин ярата идем сезнең романнарны. Кызганыч, әлбәттә.

* * *

Даутов, гадәттәгечә, якты йөз белән каршылады, ишектән мин күренү белән, өстәл артыннан торып, яныма килеп күреште. Һәм, теге вакыттагыча, ике чынаяк куелган өстәлгә ымлады.

– Мин сезне күптән көткән идем инде,  –  диде ул, үз урынына утырып.  –  Рәхим итегез!

 

Мин бертын басып тордым. Шулай да утырырга мәҗбүр булдым  –  өстәл өстендә минем «Пётр  I» ята иде. Шундук диярлек бер сигарет алып кабыздым.

– Сезнең эшме?

Даутов елмайды.

– Үз өстемә андый ук зур җаваплылыкны алырга теләмим,  –  диде ул, чынаягыннан бер йотым уртлап.  –  Бу хәлгә халык күптән әзер, ул күптән моны тели иде. Мин бары тик аның теләген чынга ашырырга ярдәм генә иттем.

– Ләкин…

– Аңлыйм сезнең хәлне.  –  Даутов эш өстәленнән бер китап үрелеп алды.  –  Менә бу китапны күрәсезме?! «Рус классикларының әсәрләре». Монда рус классикларының өч гасырлык иҗаты сыйган. Бер генә әсәр дә төшеп калмаган. Берни дә онытылмаган. Бары тик кыскартылган гына. Һәм бөтенесе бер китапка сыеп беткән. Бу нәрсә турында сөйли?

Мин дәшмәдем.

– Без тизлек заманында яшибез,  –  дип дәвам итте Даутов.  –  Кешеләрнең китап укырга вакыты юк. Хәтта иң яхшы язучыларның иң яхшы әсәрләрен дә укырга вакыты юк аларның. Һәм менә бу китап әнә шул вакыт дефицитын канәгатьләндерү максатында нәшер ителгән. Сине, әйтик, Достоевский кызыксындыра икән  –  рәхим ит  – менә аның берничә җөмләдән генә торган биографиясе, менә әсәрләренең кыскача варианты. Ун-унбиш битлек «Идиот», шундый ук күләмдә «Җинаять һәм җәза»… Һәм ярты сәгать эчендә син Достоевский хакында ярыйсы ук мәгълүмат туплый аласың…

– Ләкин бу  –  бөтенләй башка нәрсә…  –  дидем мин.  –  Достоевский турында ярты сәгать эчендә бернәрсә дә белеп булмый. Бу бөтенләй белем түгел, ә ниндидер белешмә генә була. Аның әсәрләрен бөтен тирәнлегендә аңлау өчен…

– Ә бүгенге кешеләргә белем дә, тирәнлек тә кирәкми,  –  дип бүлдерде мине Даутов.  –  Үзләрен шыр наданга исәпләмәс өчен, аларга шушы китаптан алган мәгълүмат тә җитеп ашкан. Ә тирәнлек бөтенләй хаҗәт түгел. Чөнки бүгенге халыкның нәрсәгәдер артык игътибар бирергә, аның турында уйланырга вакыты юк, ул ашыга, кабалана. Аның эше күп. Минем сүзгә ышанырга теләмәсәң, бүгенге популяр җырларның сүзләренә игътибар ит син. Кайчандыр җыр текстлары ниндидер мәгънәгә ия булган. Алар ниндидер әһәмиятле вакыйгаларны, тирән хисләрне чагылдырганнар. Бүген ике-өч сүздән генә торган бер мәгънәсез җыр текстлары тулып ята, һәм халык шуны һушы китеп тыңлый, җырлап йөри…

Ул һәрвакыттагыча хаклы иде. Мин каршы килеп берни дә әйтә алмадым.

– Синең фәлсәфирәк, катлаулырак әсәрләрең дә бар иде,  –  дип дәвам итте Даутов.  –  Һәм ул әсәрләрнең нинди зур авырлык белән сатылганлыгын син яхшы аңлыйсың. Аларны беркем дә аңларга теләмәде, күпләр хәтта бер-ике битеннән үк ташларга мәҗбүр булды. Шуңа да син кискенрәк вакыйгаларга күчтең. Ә бит моның да нигезендә шул ук нәрсә ята  –  кеше бүген тирәнлекне яратмый. Уйлар тирәнлеге, хисләр үткенлеге аны куркыта. Аңа гади һәм аңлаешлы нәрсәләр кирәк. Китап булса  –  кызыгып укырлык һәм шундук онытырлык булсын. Җыр булса  –  сикергәләп тыңларлык һәм берни дә уйламаслык булсын.

Бер мизгелгә тынлык урнашты.

– Менә бу китап,  –  Даутов «Рус классикларының әсәрләре» н кабат кулына алды,  – бу китап моннан биш ел элек чыккан нәрсә иде.

Ул, урыныннан кузгалып, аны эш өстәленә куйды да тагын бер китап тартып чыгарды. Монысы кесәгә сыешлы һәм юка гына иде.

– Ә бу  –  былтыр чыккан китап. Исеме шул ук: «Рус классикларының әсәрләре».  –  Даутов елмайгандай итте.  –  Монда да бөтен классикларның бөтен яхшы әсәрләре дә кергән. Берсе дә онытылып калмаган. Ә китап өч тапкырга диярлек кыскарган. Бу  –  безнең яшәү темпын күрсәтә торган күренеш. Ә тагы биш ел үтүгә, әлеге китап кечкенә блокнот зурлыгында гына калачак иде…

Мин тәмәкемне көллекчәгә басып сүндердем дә тагы берне алып кабыздым.

– Рей Брэдбери[3]  –  синең яраткан язучың,  – дип дәвам итте Даутов,  –  һәм син аның «Фаренгейт 451» әсәрен хәтерлисең. Китап саклаучыларны эзәрлекләп, китапларны яндырып йөргән пожарникларны да беләсең. Бездә бүген нәкъ тә шул әсәрдә сурәтләнгән хәл килеп туды. Әмма пожарниклар да, китап укучыларны эзәрлекләгән хакимият тә юк. Бүген алар кирәк түгел. Халык үзе китаптан баш тартты. Мин кешеләр алдына сайлау куйдым: яки акча, яки китап, дидем. Һәм алар китапны сайламадылар. Хәтта китапханәләр дә үзләрендәге бөтен байлыкны миңа китереп тапшырды.

Даутов елмаеп куйды.

– Дөресен генә әйткәндә, мин бу кадәресен үк көтмәгән идем…

Мин тәмәке арты тәмәке тартуымны белдем. Бер сүз әйтерлек тә рәтем юк иде.

– Нәшриятлар һәм типографияләр белән дә шул ук хәл килеп чыкты,  –  дип дәвам итте Даутов.  –  Мин аларда булган бөтен продукцияне бертында сатып алып бетердем һәм яңадан чыккан бер генә китапларын да алмаячагымны белдердем. Һәм, зур гына акча тәкъдим итеп, китап чыгару эшчәнлегеннән бөтенләй туктауларын үтендем. Алар берсүзсез ризалаштылар. Бернинди мәҗбүр итү дә, куркыту да булмады  –  бөтенесе ирекле ихтыяр белән башкарылды.

Даутов бер мизгелгә генә тынып торды да тагын сөйли башлады. Мин дәшмәдем һәм дәшә дә алмадым.

– Синең газета укыганың юктыр инде…  –  Ул елмаеп куйды:  –  Анда Китап кабул итү пунктлары турында еш язалар, һәм күпчелек бу чараны хуплап каршылый. Ә тагы да төгәлрәк итеп әйткәндә, бертавыштан хуплыйлар. Миңа менә нәрсә кызык  –  әлеге чараны туктаусыз рәвештә мактаган газеталар иртәгә үзләре үк укучыларын югалтачак ич. Аларның тиражы бүген үк төшеп бара бит инде. Дөресен әйткәндә, мин матбугат чараларының, бер булып, үземә каршы күтәрелүен көткән идем. Мантыйк шуны таләп иткән кебек иде. Ә болай… Мин кешеләрне берничек тә аңлап җитә алмыйм.

Ул кеткелдәп көлеп куйды да чынаягына үрелде. Миңа монда утыру чиксез авыр иде. Акрын гына урынымнан торып ишеккә юнәлдем.

– Мин җиңдем…  –  дип, кулын сузды Даутов.  –  Килешегез…

Мин кул сузмадым. Ул, чынлап та, җиңүче иде. Мин җиңелгән идем. Үз солдатлары хыянәт итеп, хурлыклы җиңелүгә дучар булган, илсез-көнсез-халыксыз калган хаким хәлендә идем мин.

13

Моңарчы Рамил Әхмәтович белән китаплар турында сөйләшкәннәре булса да, Илдар укыганыннан күп нәрсәләрне аңлый алмады. Шулай да, бу аңа кызыклы иде. Ул үзен бик акыллы кеше белән әңгәмә коргандай итеп тойды. Дөресен генә әйткәндә, Рамил Әхмәтовичтан башка беркем белән дә ихластан сөйләшкәне юк иде аның. Әмма профессор да бу тиклем үк ачылып китми, кирәкле вакытта кирәкле мәгълүматны гына бирә дә  –  вәссәлам. Ә монда  –  бөтенләй башка нәрсә. Ниндидер иркенлек, күңел көрлеге ярылып ята. Әйтергә теләгән фикерне беркемнән дә курыкмыйча, беркемнән дә кыенсынмыйча җиткерә белү. Хәтта үзенең уңышсызлыклары турында сөйләгәндә дә, аны аңларга, хөрмәт итәргә мәҗбүр буласың. Шул ук вакытта аның күңелендә авыр тойгы да тулы иде. Югалту ачысы. Үзенең элегрәк туып, менә шундый язучылар белән якыннан аралаша алмавына үкенү. Һичьюгы, менә шундый китапларны күпләп укый алса да, бүгенгедән бәхетлерәк булыр иде. Узган заман кешеләре ул әсәрләрне ник сакламадылар икән? Ни өчен үзләренең киләчәген, балаларын, оныкларын тормышның шундый гүзәл күренешеннән мәхрүм иттеләр икән? Ул әрнүле дә, нәфрәтле дә иде.

Башта ул Даутовны өзгәләп ташлар чиккә җиткән иде. Соңрак ачуы сүрелә төште. Даутовның гаебе генә түгел иде бу. Әгәр ул дәвер кешеләре әдәбиятка, китапка кул селтәмәсәләр, Даутов кына берни дә эшли алмас иде. Һәм үзен бер сәер уйда тотып тынып калды. Моңа кадәр, дөньяда китап дигән нәрсә барлыгын белгәнче, бернинди югалту да тоймый яшәде ич. Бәхетле булып яшәде. Ә хәзер… Ул Рамил Әхмәтовичның сүзләрен хәтерләде: Автоматик хезмәтләндерү, ә асылда, автоматик күзәтү, хәтта идарә итү системасы… Киендерү-ашатулар, тибрәтеп йоклатулар, мәхәббәт назлары… Болар барысы да аларның игътибарын ниндидер мөһим нәрсәдән читкә юнәлтү өчен түгелме соң? Һәм ул Ләйлә яныннан чыкканда үзенә биргән соравын кабат исенә төшерде: «Ничә тапкыр сөю ләззәтенә бирелдек без бүген?» Тик бу юлы инде үзен гайрәте ташып торган ир итеп тоймады. Мәхәббәт уеннары бары тик аларның күзен каплау өчен генә, автоматик хезмәтләндерү системасы тарафыннан көчләп тагылган бер шөгыль булып күренде. Нормаль кеше ул кадәр назга бирелә алмый. Бу  –  нормаль күренеш түгел. Уйлап карасаң, нормаль булмаган күренешләр санап бетергесез иде. Мәсәлән, аларның бер дусты да юк. Алар беркем белән дә йөрешмиләр, хатыны белән беркайчан да өйләреннән чыгып кая барганнары булмады. Башка фатирда яшәгән чакларында да, аларның барысы да гади һәм ачык иде  –  эшкә бару, өйгә кайту, ашау-эчү, юыну, сөю назлары… Хәтта күршеләрендә кемнәр яшәгәнен дә белмәделәр, аларның берсен дә күргәннәре булмады. Ә бит бер тирәдә яшәүчеләр кайчан да булса бер очрашырга тиеш. Ә алар…

3Рей Дуглас Брэдбери (1920–2011)  –  Америка язучысы.