Китап / Книга

Text
Leseprobe
Als gelesen kennzeichnen
Wie Sie das Buch nach dem Kauf lesen
Schriftart:Kleiner AaGrößer Aa

– Без нәрсә эзләдек соң?  –  диде Хәниф, үз бүлмәләренә кайткач.

Гомәр аңа бертын сынап карап торды да мыскыллы елмаеп куйды:

– Пакет,  –  диде ул, иптәшенең тилелегенә үртәлеп.  –  Егермегә ундүрт сантиметрлы ак төстәге пакет. Калынлыгы ике сантиметр чамасы. Без менә нәрсә эзлибез.

Хәзер инде Хәниф елмайды.

– Анысын беләм,  –  диде ул, иптәшенең сантыйлыгына һич аптыраусыз.  –  Ләкин ул пакет эчендә нәрсә соң?

– Ә моны белү сиңа мәҗбүри түгел,  –  диде Гомәр коры гына,  –  монысы сер.

– Димәк, син үзең дә белмисең,  –  дип елмайды Хәниф.  –  Аңлашыла…

– Эш бөтенләй дә анда түгел.  –  Гомәр нәрсәгәдер үртәлә иде.  –  Ул пакетның шушы лабораториядә икәнлеге шиксез. Һәм безгә аны табарга кушылды. Һәм без табарга тиешбез.

– Димәк, без эзләгән нәрсә бу лабораториядә түгел,  –  диде Хәниф. Гомәрнең үз эшен нык бирелеп эшләгәнен ул белә һәм уңышсызлыклар вакытында аның йөрәгенә шулай шом салып, җанына тиеп алырга ярата иде. Бу юлы да иптәшенең кабарынып китүен көткән иде. Әмма Гомәр тыныч калды.

– Ә кайда соң?  –  диде ул, Хәнифтән киңәш көткәндәй.  –  Кайда?

9

Хатыны Илдарны болдырга ук чыгып каршылады.

– Беләсеңме, кадерлем…  –  диде ул сүзләрен әйтеп өлгерә алмаудан курыккандай,  –  синең якынлашуың турында миңа йорт хәбәр итте. Мин бизәнү бүлмәсендә идем… Ул миңа синең кайтуыңны әйтте. Ә киенеп залга чыксам, кухняда аш пешә башлады, синең кием шкафың хәрәкәткә килде… Өй түгел бу, ә ниндидер могҗиза!

Илдар аны кочаклап алды.

– Ә мин сине шундый сагындым…  –  диде ул, хатынының ирененә сарылып.  –  Сагындым…

– Мин дә…  –  Ләйлә аны акрын гына ишеккә юнәлтте.  –  Мин сине…

Йортка узып, артында ишек ябылу белән, Илдар аны күтәреп алды да йокы бүлмәсенә юнәлде. Эштән киткәндә, ул үзендә чиксез арыганлык тойган сыман иде. Әле бернинди дә уңайсызлык сизелмәде. Ул көчле, дәртле, гайрәтле иде.

– Бердәнберем минем…  –  дип, кайнар пышылдады хатын, аның уң кулы иренең муеныннан кысып кочаклаган, ә сулы аның күлмәк төймәләрен ычкындыра иде.  –  Сагындым сине шундый…

…Ашап алгач, Ләйлә Илдарны бергәләп ванна керергә кыстады. Әлбәттә, ирнең теләге зур иде. Әмма ул үзенең эш бүлмәсен кереп тә күрмәвен уйлап баш тартты:

– Соңрак, кадерлем…  –  дип елмайды ул.  – Минем әле бераз эшем бар.

– Юкка баш тартасың,  –  дип, иреннәрен очлайтты хатын,  –  ярый, үз иркеңдә. Әгәр эшләреңне тиз генә бетереп, бергәләшеп коенып чыгарга уйласаң, мин ваннада булам…

– Ә мин уйлармын…  –  диде Илдар.  – Һәм коенып чыгарга гына да түгел…

– Ярый… Көтәм…

Эш бүлмәсе лабораториядәге алгы бүлмәдән артык аерылмый иде. Тупсадан узу белән, ягымлы тавыш яңгырады.

– Сез үзегезнең эш бүлмәгезгә кердегез. Автоматик хезмәтләндерү системасын кушып, кирәкле нәрсәләр белән танышуыгыз сорала…

Илдар, тавышка бөтенләй игътибар итмәстән, тирә-якка күз йөгертте. Бүлмә түрендә  –  ишеккә карап торган кызгылт төстәге зур гына пластик өстәл. Аның өстендә  –  берничә яссы монитор һәм компьютер клавишлары, өстәл артында  –  зур кәнәфи. Кәнәфинең аркасында  –  әллә нинди корылмалар. Илдар әлегә андагы колакчын белән баш миендәге импульсларны билгели торган шлемны гына таный алды.

Сул як стенаның буеннан-буена шкафлар тезелеп киткән. Беренче карашка аларның шкаф икәнен дә аерырлык түгел, бары тик тартмалар һәм ишекләрдәге ачкыч-клавишлар гына сатып тора. Ә уң як стенага тулысы белән сыек экран көйләнгән икән. Илдар моны өстәл артына утырып, пультларга баскалап карагач кына төшенде. Бер мизгелгә стенада су өстенә таш ташлагандагы шикелле дулкыннар пәйда булды да, бераздан ул урамга әйләнде. Теләсәң, чыгып йөреп керергә дә мөмкин. Яңа урыннарда гел шулай урам күренеше куелган була. Аннан соң хуҗа аны үзе теләгәнчә үзгәртә. Илдар стенадагы сыек экранны сүндерде дә шкаф янына килде.

– Сез үзегезнең эш бүлмәгезгә кердегез. Автоматик хезмәтләндерү системасын кушып, кирәкле нәрсәләр белән танышуыгыз сорала…  –  диде теге тавыш.

Илдар елмаеп куйды да шкафларның ишекләрен ачкалап карады. Әле бернәрсә дә юк иде. Ялтырап торган пластик шүрлекләр. Дисклар, колбалар, тагын әллә нәрсәләр куяр өчен җайланмалар. Озакламый болар шыплап тулачак инде. Илдар тагын берничә ишекне ачып карады да өстәлгә терәлеп диярлек торган шкафка килде. Бүтәннәр белән бер үк төстә булса да, монысы аерыла иде. Илдар, үз уйларын куәтләргә теләгәндәй, бармак сырты белән ишеккә сугып карады. Тавыш чыкмады да диярлек. Бу ниндидер ныклы материалдан иде.

– Сез үзегезнең эш бүлмәгезгә кердегез. Автоматик хезмәтләндерү системасын кушып, кирәкле нәрсәләр белән танышуыгыз сорала…

– Ярый,  –  диде Илдар, үртәлә башлап.  –  Кушармын барысын да. Тын гына тор әле.

– Сез система таләпләрен бозасыз,  –  дип, үзенекен тукыды баягы тавыш,  –  әгәр инструкцияләрне төгәл үтәмисез икән, бу көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Автоматик хезмәтләндерү системасын кушып, кирәкле нәрсәләр белән танышуыгыз сорала…

Илдар авыр көрсенде дә тагын өстәл артына барып утырды. Кирәкле төймәләргә баскалады. Ниндидер тылсымлы музыка уйный башлады.

– Автоматик хезмәтләндерү системасы уңышлы кушылды,  –  дигән тавыш ишетелде бераздан.  – Тиешле инструктаж үтү өчен, колакчынны киегез дә креслога җайлап утырыгыз.

Илдар кушылганны эшләде. Креслога киерелеп утырып тынып калды. Аның йөзе җитди иде. Ара-тирә сизелер-сизелмәс кенә баш кагып та алгалады. Бераздан колакчынын салып, урынына куйды. Тагы музыка ишетелде.

– Бераз ял итегез,  –  диде ягымлы тавыш.  – Система сезнең таләпләргә яраклашу процессын башлый. Аз гына көтәргә туры киләчәк.

Ягымлы, якты музыка астында вакыт бик тиз үткәндәй тоелды. Илдар татлы изрәп утырган җиреннән янә таныш тавышны ишетте:

– Автоматик хезмәтләндерү системасы куллануга тулысынча әзер. Барлык таләпләрне дә җиренә җиткереп башкарганыгыз өчен рәхмәт.

Тагын кыска вакытлы музыка яңгырады һәм:

– Илдар, мин тулысынча синең карамакта,  –  дигән ягымлы тавыш ишетелде.  –  Синең зур көч таләп иткән эшеңдә ярдәмчең булырмын дип ышанам.

Илдар елмаеп куйды. Шушындый күзгә күренмәс хезмәтчең булу кызык та, рәхәт тә иде. Ул тагын беркадәр тын гына утырды да бүлмәдән чыгып китте. Озакламый, Рамил Әхмәтович биргән нәрсәләрне алып, кабат килде һәм системадагы дискны алыштырды. Һәм тагын елмайды. Бая гына бүлмәдә кемдер бар шикелле иде. Күзгә күренми торган ниндидер көч барлыгы үзен сиздерә, һәм бөтен фикер көчең шул затны күрәсе килүгә сарыф ителә иде. Әле бу тойгы юкка чыкты. Ул үзенең эш бүлмәсендә берьялгызы калгандай булды. Ул беркемнең дә күзәтүе астында түгел иде. Аннан соң баягы ныклы шкаф янына килеп, ишекләрен ачып җибәрде. Шкаф ныклы материалдан булгач, аның эчендә ниндидер бик затлы әйбер булыр шикелле тоелган иде. Әмма ул буш булып чыкты. Башкалары шикелле үк буп-буш. Илдар бермәл аптырабрак торды да Рамил Әхмәтович биргән флаконны шүрлекләрнең берсенә куйды. Аннан соң шкафның ишеген япты да чыгарга җыенды. Ләйлә инде көтә-көтә көтек булгандыр. Бергәләп су коенырга, йөзеп уйнарга… Ишек тоткасына үрелүгә, бүлмә телгә килде. Илдар аны бөтенләй сүндердем дип уйлаган иде, көтелмәгән тавыштан аптырап китте һәм кире борылды.

– Илдар,  –  диде ягымлы тавыш,  –  син шкафны дөрес япмадың…

Илдар, дөрес итеп яңадан ябарга теләп, шкаф янына килде һәм шүрлеккә карап катып калды. Бая гына ул калдырган флакон янында ниндидер ак пакет ята иде. Илдар, үз күзләренә үзе ышанырга теләмичә, аны кулына алды. Бер карышка ике карыш чамасы зурлыктагы бу пакет авыр гына иде. «Ярты кило бардыр»,  –  дип уйлады Илдар. Һәм бу уй аны сискәндереп җибәрде. Шундый зур һәм авыр нәрсәне ул ничек күрми калган? Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел иде. Димәк, әлеге пакет шкаф эчендә яңарак кына барлыкка килгән, яки моңарчы ул күзгә күренмәс хәлдә булган. Боларның икесе дә сәер иде. Илдар конверт рәвешендәге пакетны ачты да эчендәге нәрсәне күреп катып калды. Бу бик борынгы нәрсә булырга тиеш иде. Илдар аның нәрсә икәнен дә чамалый шикелле иде. Ул аны конверт эченнән алды да бармаклары белән угалап карады. Кәгазь. Әлбәттә, борынгы әйбер. Хәзерге заманда кәгазьне каян табарга мөмкин, ди…

Илдарның кәгазь турында ишеткәне дә юк иде. Моннан берничә атна элек кенә, алдагы тәҗрибәләргә әзерлек вакытында, Рамил Әхмәтович сөйләде. Борынгы заман кешеләре кәгазьне чамасыз күп кулланган, хәтта туалет хаҗәтләренә дә кәгазь файдаланганнар, һәм шул кәгазь акча буларак та хезмәт иткән. Илдар туйганчы көлгән иде ул вакытта… Ләкин профессор аның шаярырга маташуын җавапсыз калдырды. Мәгълүмат йөртү чарасы да кәгазьдән булганлыгын әйтте ул. Кәгазь битләренә төрле тамгалар төшереп эшләнгән шул мәгълүмат йөртү җайланмаларын төрле исемнәр белән атаганнар. Газета, журнал, китап… Болары иң нык таралган нәрсәләр булган. Һәм әлеге нәрсәләрне беркемгә дә сөйләмәскә, онытырга кушкан иде профессор. «Бу белем сиңа әлегә кирәкми, һәм син аны онытырга тиешсең,  –  дигән иде ул.  –  Вакыты җиткәч, син аны искә төшерерсең һәм кайда, кайчан, ничек кулланырга икәнен үзең аңларсың…» Моңарчы чынлып та оныткан иде Илдар. Әле исенә төште…

Ул кулындагы табышка тагын беркадәр карап торды. Борынгы агачны эшкәртеп ясалган табигый кәгазь битләрдән торган бу китап кәгазь катыргы белән тышланган, ялтыр тышлыгына зур, алтынсыман хәрефләр белән авторның һәм әсәрнең исеме язылган. Һәм ул «КИТАП» дип атала иде. Әйтерсең нәшер итүчеләр бу язманың берничә гасырдан соң табылачагын, ә ул чорда инде «китап» дигән төшенчәнең бөтенләй юкка чыгачагын алдан белеп эш йөрткәннәр. Киләчәк буын кешеләре: «Бу нәрсә икән соң?»  –  дип аптырап тормасын өчен, аның тышына зур хәрефләр белән «КИТАП» дип язып куйганнар.

Бәлки, чынлап та шулай булгандыр. Әмма наширләр, ничек кенә алдан күрүчеләр булмасын, бер нәрсәне исләреннән чыгарган  –  дәверләр үзгәрү белән кешеләр дә, шул исәптән телләр дә үзгәрә, бер төрле төшенчәләр, анахронизмга әйләнеп, кулланыштан төшеп кала, алар урынына яңа сүзләр килә. Әлеге табылдыкның тышына зур хәрефләр белән КИТАП дип язып куелса да, бу сүз бүгенге заманның гади кешесе өчен берни дә аңлатмый иде.

 

Ләкин Илдар гади кеше түгел иде. Рамил Әхмәтович аңа мәҗбүри рәвештә диярлек борынгы символларны өйрәткән иде. Ул вакытта әлеге эш Илдарга мәгънәсезгә вакыт үткәрү сыман тоелды. Хәтта профессор миннән нәрсәгәдер көлә шикелле, ни өчендер мыскыл итәргә тели, дигән уй да килгәләде башына. Әмма бу фикере шундук юкка чыкты. Ул Рамил Әхмәтовичның яхшы кеше икәнен белә һәм аңа тулысынча ышана иде. Өйрәнергә куша икән, димәк, шулай кирәк. Ләкин нигә иркенләбрәк эшләү мөмкинлеге бирмәскә? Шулкадәр нәрсәне берничә сәгать эчендә ерып чыгып буламыни?! Ләкин, кич җитүгә, бу уе да таралды. Профессор һәрвакыттагыча хаклы булып чыкты. Илдар ул биргән тамгаларны таный гына түгел, ә тамганы тамгага кушып укый да ала иде инде. Һәм искиткеч кызык нәрсә икән  –  әлеге тамгалар белән кешенең сүзләрен билгеләп була… Илдарга бу кызык та, соклангыч та булып тоелган иде. Хәтта үзенең фәнни эшчәнлеген шушы темага багышлау турында да уйлаган иде. Һәм… Һәм, лабораториядән чыгуга, барысы турында да онытты. Әле менә, кулына китап килеп эләккәч, ул һәммәсен искә төшерде һәм канәгать елмаеп куйды. Әлбәттә, ул үзенең белемен генә түгел, ә Рамил Әхмәтовичның кисәтүләрен дә исенә төшерде. Бу белемнәрне беркем белән дә уртаклашырга ярамый. «Син боларның берсен дә белмисең. Кирәкле чагыңда гына хәтерлисең дә, кирәге беткәч онытасың,  –  дип кабатлады ул үзенә.  –  Аш сиңа ачыкканда гына кирәк, йокы  –  арыганда гына. Әлеге белем дә шулай ук. Ул сиңа бары тик ниндидер мәсьәләне чишкәндә генә кирәк…» Ләкин ул үзен бу уйларына ышандыра алмады.

«Аң астыңа беркетеп куй,  –  дигән иде профессор,  –  үзеңнең гыйлемле икәнеңне аңлаган көннән алып, син  –  куркыныч кеше.»

Кинәт Илдар буыннарының йомшарып китүен тойды. Ул, сыңар кулы белән өстәлгә таянып, акрын гына креслога килеп утырды. Мондый очракта бүлмә аны юатырга тырышыр, нинди дә булса музыка куяр, рухын дәваларлык импульслар җибәрер иде. Әмма аңа беркем дә ярдәм итмәде. Автоматик хезмәтләндерү системасын ул сүндергән иде. Хатыны  –  ваннада. Йөрәгең ярылып үлсәң дә, йөгереп килүче булмас. Ул креслога утырды да өстәлгә башын салып тынып калды. Күзгә бәрелеп торган сәбәп булмаса да, ул үзе өчен барысы да үзгәргәнен яхшы аңлый иде. Гадәтләнгән тормыш инде артта калды. Ул хәзер  –  шушы соклангыч дөньяның гади бер галиме түгел, ул куркыныч кеше иде.

Илдар кулындагы табылдыкка тагын беркадәр карап торды да беренче битен ачты. Тамгаларга күз йөгертте.

Хәзер эш бүлмәсеннән тиз генә чыга алмаячагын чамалый иде инде. Бу китап монда бер дә юктан гына пәйда булмаган, һәм Илдар аны укырга, нәкъ менә хәзер, нәкъ шушы вакытта укырга тиеш иде.

10

«КИТАП» тан өзекләр

* * *

Миңа калса, бөтенесе дә гади генә бер бәхәстән башланды.

Даутовны сез беләсез микән?.. Абрар Муса улын… Ә минем бүгенгедәй күз алдымда әле.

Телевизор экраннарыннан да, газета-журнал битләреннән дә бик сөйкемле булып күренә. Озын буйлы, зифа гәүдәле. Бөдрәләнебрәк торган коңгырт чәчләре тагын да ныграк сөйкемлелек өстәп җибәрә. Ә елмайганда ялтырап киткән тигез тешләре күзнең явын алырлык дәрәҗәдә булып, аның елмаюын тагы да яктырак итә. Әлбәттә, әгәр ул акыллы фикерләре белән күңелләрне яуламаса, боларның берсе дә, хәтта Айдар Галимовныкына[1] охшабрак торган бәрхет тавышы да шаккатыра алмас иде. Ул һәрбер сүзен нәкъ үз вакытында, нәкъ үз урынында әйтә. Һәм һәрвакыт син көткән, син ишетергә теләгән фикерне җиткерә. Телевизор караганда да, газета укыганда да аны теләктәшең, фикердәшең итеп күрәсең һәм хәтта үз мәнфәгатьләреңә каршы килә торган уйлары белән дә бер каршылыксыз килешәсең. Бер сүз белән әйткәндә, күз сирпү белән хатын-кызның акылын җуйдырырлык, ә ир-атларда хөрмәт уятырлык шәхес. Моңа тагын аның бик югары урында утыруын, бик бай әфәнде булуын һәм өйләнмәгәнлеген дә өстәсәң…

Ул чакта Даутов бик билгеле кеше түгел иде әле. Әлбәттә, үз даирәсендә, сәясмәннәр һәм бай түрәләр арасында аның абруе элек тә зур иде, ә ил буенча… Һәрхәлдә, ул вакытта мин аның кем икәнен дә белми идем.

Мин ул вакытта бары тик язучылык белән генә шөгыльләнә идем. Бүген безнең һөнәр кешеләрен хәтерләүче юк диярлек инде. «Әдәбият» дигән төшенчә кулланылыштан төшеп калды. Ул чорда да бу эш лоторея уены сыманрак нәрсә иде  –  йә уңышка ирешәсең, яки ирешмисең. Өлешеңә шушы ике юлның кайсы төшсә дә, үзеңне бәхетле дип саный алмыйсың, чөнки китапларың алып килгән дәрәҗә сине мул, иркен тормышка чыгармый. Бу  –  аз санлы халыкның әдипләре өлешенә төшкән котылгысыз язмыш. Һәм иҗатчыларның барысы да моны аңлап, чамалап тора. Дөресен әйткәндә, алар белән матди табыш артыннан куу теләге идарә итми, алар язган әсәрләре белән халыкның яшәешен бизәргә, күңелен матурларга омтылалар һәм үзләрен рух сакчысы итеп күрәләр. Бу кыланышлары өчен аларны берәүләр изгегә, берәүләр сантыйга исәпли. Мин дә менә шул кавемнең бер кисәге идем.

Язылган әсәрләр бик күп, тик аларның берсе дә китап булып чыкмый, һәм мин очраклы акчага көн күреп яшәргә мәҗбүр идем. Берәр повесть журналларда дөнья күрсә, бу бик зур вакыйгага әйләнә. Юк, укучылар өчен түгел, ә минем өчен. Укучылар арасында да йә телефоннан шылтыратып, йә үземне очратып мактап яки сүгеп китүчеләр табыла, ләкин күпчелек аларны укымый, укыса да ошатмый, ошатса да, эндәшми калуны хуп күрә. Ә минем өчен укучылар фикере артык мөһим дә түгел кебек, әсәрнең басылып чыгуы үзе үк сөенеч  –  чөнки ярыйсы гына гонорар түлиләр, һәрхәлдә, минем ярлы язмышымда ул бик зур булып күренә иде.

Мин китап кибетләренә кермәскә тырышам, андагы киштәләрдә тезелеп торган чит ил язучыларының унар-егермешәр том китапларын күргән саен, җаным әрни, мин дә алардан ким түгел бит, мин дә, шулкадәр китаплар чыгарып, данлыклы һәм бәйсез язучы булып яши алыр идем, дип уйлыйм. Бу уй минем бөтен кәефемне кыра, үземнең мескенлегемне искә төшерә. Кайчагында хәтта үз талантларын бар дип белмәгән халкыма да, аны шушы хәлгә төшергән ата-бабаларга да рәнҗеп куям. Күп санлы, дәүләтле милләт булсак, безнең китапларны укучылар да күп булыр иде. Китап кадерен белгән кешеләребез күп булса, халыкның үз-үзенә булган ихтирамы артыр, ул үз тормышына аек күз белән карар дәрәҗәдә булыр иде. Һәм бәйсез, иркен тормышлы иҗатчылар тагы да яхшырак әсәрләр язар иде. Бу «иде» ләрне санап кына бетерерлек түгел. Һәм алар миңа беркайчан да тормышка ашмаячак хыял гына булып тоела.

Берничә ай элек кенә «Китап» нәшриятының директорына кереп чыккан идем. Калын гына берәр китап чыгарып булмасмы дип инде. Ул болай диде: «Без һәр авторның җыентыгын биш елга бер генә чыгарабыз. Синең китабың былтыр гына дөнья күрде, шулай булгач, тагы дүрт ел көтәргә туры килер».

Язучы биш елга бер китап кына язып тора алмый, һәм биш елга бер генә китап язган кешене «язучы» дип атау да дөрес түгелдер. Димәк, бездә язучылыкны юк итү күренеше дәүләт нәшриятлары дәрәҗәсендә рәсмиләштерелгән булып чыга. Мин директорга мондый нәрсәнең әдәбиятны  –  димәк, мәдәниятнең умыртка сөяген  –  бетерүгә юнәлтелгән гамәл икәнен аңлатырга тырышып карадым. Әмма ул берни дә ишетергә теләмәде. Һәм мин өметсезлеккә бирелеп чыгып киттем. Күңелдә әрнү иде. Юк, үзем китап чыгара алмаган өчен түгел… Ә нәшрият директоры булып утырган кешеләрнең шундый мөнәсәбәте, үз халкына булган битарафлыгы өчен. Әгәр эшләр шулай барса, бер ун-унбиш елдан безнең телдә китап укырлык адәм калмаячак, ә бер йөз-йөз илле ел узуга, Җирдә яшәүче милләтләр исемлегеннән бөтенләй югалачакбыз. Шуны беркем дә аңламый микәнни соң?! Аңлыйлар инде, әлбәттә. Ләкин беркем дә моның өчен борчылмый. Көндәлек мәшәкатьләр, корсак хәстәре янында ул чынбарлык булып тоелмый, тоелса да, бик тә ерак, безнең гомердә генә килеп җитмәстер кебек тоела. Бу, күрәсең, югалуга дучар ителгән халыкларның бер үзенчәлегедер инде.

Нишлисең, мескен халыкның язучылары бәхетле була алмый.

Мин үз халкымның менә шундый бәхетсез бер баласы идем. Ул мәлләрдә мин үз бәхетсезлегемне аермачык күрә идем: яңа роман белән булашып, дөньямны онытканмын  –  бурычка да хәтсез керелгән икән, ә түләргә бер тиен дә акчам юк. Һәм иң аянычы  –  тиз генә эшләп алырлык мөмкинлек тә юк иде. Әҗәткә сорап торырлык кешеләр турында авыз да ачасы түгел  –  монысы әйтмәсәм дә аңлашыладыр. Акча, әлбәттә, бәхетсез кешене бәхетле итә торган нәрсә түгел. Әмма аның бер серле ягы бар  –  кесәңдә акчаң бетсә, үзеңне мескен итебрәк тоя башлыйсың. Һәм күңелеңә корт булып оялаган шушы тойгы сине, чынлап та, мескенгә әйләндерә. Үз-үзеңне кимсетергә тотынасың… Ә бу дөньяда беркем дә (беркем дә!) сине үз-үзеңне кимсеткән дәрәҗәдә кимсетә алмый. Газапның иң зурысы  –  үз җаныңны үзең талаудыр ул.

Җанымның таланган чагы иде. Моңа, әлбәттә, тәннең хәлсезләнүе дә сәбәпче булгандыр. Соңгы әсәремнең соңгы ноктасын куюга, мин үземнең чиксез арыганлыгымны тойдым. Бу  –  берни белән дә тиңләп булмаслык алҗу. Тәнеңнең бөтен күзәнәкләре берьюлы һәм аерым-аерым хәлсезләнеп таркала башлагандай була. Син әкрен генә җебеп төшәсең…

Тәүлегенә ике-өч сәгать кенә йоклап, куе кофедан башка бернинди ризык та капмыйча айлар буена эшләгән иҗатчының бу халәтен аңларга мөмкиндер.

Компьютер артыннан торуга, мин чайкалып куйдым һәм, егылып китмәс өчен өстәлгә таянып, бертын басып тордым. Башымны артка борып, авып-нитеп китсәм аякны сузып иркенләп йокларлык урын эзләргә маташтым. Бүлмәдә эш өстәле белән китап шкафларыннан башка мебель юк иде. Кайда егылсаң да, как идәнгә төшәсең. Бары тик стеналарга башыңны бәрмәслек итеп кенә аварга кирәк. Бу инде өйрәнелгән нәрсә иде…

Кинәт хәлсезлек юкка чыккандай тоелды. Мин башта моңа аптырабрак калдым. Сәбәбен соңыннан гына аңладым. Ачык тәрәзәдән кергән тәмле аш исе сәбәпче иде. Авыздан сулар килде. Мин ирексездән тәрәзәгә тартылдым. Кемдер балык кыздыра иде. Тәрәзәдән карап кына тамагым туймасын аңлап, кухняга атладым. Аяклар мамык сыман тоелды. Мин ач идем. Һәм шушы ачлыктан бөтен тәнем калтырана иде. Дерелдәгән кулларым белән суыткыч ишеген ачтым һәм шатлыктан улап җибәрдем. Полиэтилен пакетта бер минтай балыгы калган иде. Аның эрегәнен дә көтеп тормастан, табага салдым. Мин балык яратам. Һәм аны кибеттән тактасы белән алып кайтып, көнендә үк тазартып, тозын-фәләнен сибеп әзерләп куям, соңыннан бары тик суыткычтан алып табага ыргытасы гына кала. Әле үземнең шушы гадәтем өчен сөенеп беталмадым. Балык пешеп чыкканчы чәйни торырга берәр ризык юкмы дип, тагын суыткычны ачтым. Берни дә юк иде. Буп-буш. Икмәк савытында да моннан бер атна чамасы элек алынган йодрык зурлык булка кисәгеннән башка нәрсә табылмады. Мин аны шундук диярлек кимереп бетердем. Бер мизгелгә бу дөньяда каткан булка кисәгеннән дә тәмлерәк берни дә юктыр сыман тоелды. Һәм мин бу уемны бик мәзәккә күреп елмаеп куйдым. Ул арада балык пеште, һәм берничә секунд эчендә кылчыклары гына калды. Ул искиткеч дәрәҗәдә тәмле иде.

Мин, әлбәттә, туймадым. Ләкин тәнемнең калтырануы юкка чыкты, хәл кереп киткәндәй булды. Хәзер минем ашыйсы килү теләген җиңәрлек кенә көчем бар иде. Хәзер рәхәтләнеп йокларга да була.

Ләкин прихожийдагы көзге алдындагы кәгазьләрне күрүгә, йокы очты. Болар минем бурычлар иде: фатирга, телефонга, электр энергиясенә… һәм башкалар… Барлыгы сигез меңгә якын… «Тагын дус-ишләргә, таныш-белешләргә…  –  дип өстәдем мин күңелемнән.  –  Тагын шул тирә… Барлыгы уналты мең чамасы…» Бу миңа, кесәсендә бер тиен дә акчасы булмаган адәмгә, ярыйсы ук зур сумма иде.

Мин янә компьютер артына барып утырдым. Арыганлык та, ашыйсы килү теләге дә юк иде инде. Беркайда да басылмаган әсәрләремне кабат карап чыктым. Һәр повестем өчен бер генә мең сум түләсәләр дә, әлеге бурычларым миңа бик тә кечкенә булып каласы икән… Бер повесть өчен бер мең! Бу  –  искиткеч арзан хак, бушка эшләү кебек. Ләкин мин бөтен авторлык хокуклары белән аларны шул бер меңгә сатарга да риза идем. Ходай миңа талантны да, сәламәтлекне дә биргән. Мин яза алам, язам… Мондый әсәрләр әле тагын булып торыр… Миңа алар жәл түгел… Ләкин иң аянычы шул  –  ул повестьларны миннән хәтта шул бер меңгә дә алырга теләгән кеше юк иде.

Ярлылыгымнан бигрәк, кирәксезлегемне тою авыр иде. Әйе, мин әйбәт язучы. Әйе, талантлы. Күп эшли торган. Ләкин беркемгә дә кирәкмим. Үзем дә, әсәрләрем дә. Һәм бу  –  коточкыч.

Әлбәттә, тормышымның бөтен максаты баю яки акча табу гына булса, мин бик аптырап тормас идем. Башы эшләгән адәмгә бу  –  авыр нәрсә түгел. Аннан соң, минем кул-аяклар да яхшы эшли. Пистолеттан яхшы атам. Сугыша беләм. Хәтта гадидән-гади юлбасар гына булсам да, үз тамагымны үзем туйдырып, җитеш тормышта гомер итәр идем.

 

Ә язучы булып… Татар язучысы булып… Эх-х…

Күрәсең, мин милләт дип чәчрәп йөри торган кеше түгелмендер. Кайчагында җәмгыятьтәге процессларның тизрәк булуын көткән сыман тоелам. Югаласы милләтләр тиз генә югалсын да, бер генә халык булып яши башлыйк инде, дип уйлыйм. Җирдәшләр булып. Агонияне ник сузарга инде?! Һичьюгы, бер проблемадан  –  тел проблемасыннан азат булыр идек. Бер үк шартларда иҗат итәр идек. Ә үзем әлеге хәлне күз алдына китерә алмыйм. Төрле төбәкләрдә яшәгән халыкларның милли үзенчәлекләре юкка чыккач, әдәбият та югалыр сыман тоела. Югалмаса да, ул кызык булмас, ниндидер калыпка гына әверелер кебек. Белмим, бәлки, хаталанамдыр.

Мин үземнең хаталануымны телим. Әлеге уйларның чынбарлыктан ерак торуын телим. Аларны акчасызлык һәм күңел төшенкелеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән иллюзия генә итеп күрәсем килә. Ачлыктан тилмергән кешенең күзенә төрле шәүләләр, өрәкләр күренә башлый икән, дип ишеткәнем бар. Әлеге уйларның да авыр хәлдә яшәгән язучының күзенә күренгән шул өрәкләр сыман нәрсә генә булуын телим…

Белмим, уйлар ташкыны мине кайсы ярларга илтеп ыргытыр иде, бәхеткә каршы, телефон шылтырады. Мин бераз аптырап калдым. Моңарчы шылтыраганы булмагач, телефон турында бөтенләй онытканмын, акча түләмәгән өчен, аны күптән сүндергәннәрдер инде, дип уйлый идем. Һәм гаҗәпләнү катыш шатлык белән трубкага үрелдем. Шатлыгым баягы уйларның дөрес түгеллеге исбатлана башлаудан иде. Димәк, беркемгә дә кирәкмим диюем  –  хата, димәк, мин әле кемгәдер кирәкмен. Димәк, бүтән уйларым да…

– Илгизәр, хәлләрең ничек?  –  Бу тавыш миңа таныш иде. Концертлар алып баручы юморист егет Хәмит. Сатирик хикәяләр сорап шылтыратуыдыр инде. Минем дәшми торуымны өнәмичә, ул тагын кабатлады:  –  Хәлләрең ничек, дим!

– Әйбәт шул…  –  дип елмайдым мин, остазым Атнабайның[2] сүзләрен кабатлап.  –  Үзем дә шуңа аптырап утырам әле…

– Сиңа бер йомыш бар иде…

– Беләм,  –  дип бүлдердем мин аны,  –  йомышың төшмәсә, хәл сорап шылтыратмыйсың инде син…

Ул минем сүзне ишетмәде дә бугай, үзенекен тезде:

– Мин әле гастрольдә йөрим. Бушамыйм. Бер эш бар иде. Кыскасы, болай. Бик абруйлы бер абзыйның юбилей кичәсен алып барырга кирәк. Музыкантлар да, җырчылар да бар. Кичәне алып барыр өчен, җор телле кеше кирәк. Синең кулыңнан килә ул. Әйдә, тәвәккәллә әле.

– Гомеремдә бер тамада булганым юк…

– Моның өчен әллә ни кирәкми. Җыелган кунакларның исемлеген аласың да, кызыклырак итеп сүз бирәсең. Алар сөйләп бетергәч, табындагыларны эчәргә кыстыйсың. Шул гына.

Минем, әлбәттә, табын алып барганым бар иде. Дусларның, туганнарның берәр бәйрәме булса: «Син язучы кеше, телгә остасың…»  –  дигән булып, бу эшне гел миңа йөклиләр. Һәм мин аны бик яратмый идем. Басып тост әйтеп аракы эчүне кем уйлап тапкандыр, белмим. Әмма мин моның бер кызыгын да күрмим. Ну, кунак кеше сүз әйтә инде, бәйрәмгә сәбәпче булган кешене мактаган була, янәсе ул әйбәт, изге күңелле, фәлән-төгән… Теге бахыр, бу сүзләрнең шыр-ялган икәнен белеп торган килеш, ышанып утырган була… Һәм табынның башыннан азагынача шул күренеш дәвам итә… Бәйрәм табыны колхоз җыелышы түгел ич инде… Әле дә Хәмитнең тәкъдименнән баш тартырга иттем. Тик ул, минем хәлне аңлагандай, тылсымлы сүз әйтте:

– Карышырга уйлама да!  –  диде ул, боерык биргәндәй итеп.  –  Беренчедән, баш тартсаң, мине авыр хәлгә куясың. Икенчедән, акча түлиләр. Әйбәт түлиләр. Биш мең.

– Нәрсә?!  –  мин үз колакларыма үзем ышанмый тордым.  –  Биш мең?

– Әйе. Сәгать дүртләр тирәсендә Октябрь проспектындагы ашханәгә кил. Анда сине Илнур каршы алыр. Безнең баянчы егет. Ул барысын да төшендерер. Ярый, хуш. Мин ашыгам.

Һәм ул трубканы ташлады.

Биш мең, әлбәттә, зур акча иде. Ләкин күңелне әрнетеп, тагын бер уй узды. Роман, повестьларны бер меңгә дә алучы юк, ә монда, ниндидер табын өчен… Ләкин мин бу уйны шундук куып җибәрдем. Акча эшләргә комачаулап йөрмәсен…

Мин табын алып барырга бик яратмыйм, дигән идем. Ялгышканмын икән. Әлеге табынны алып барганда мин шуны ачык төшендем: яратмыйм дип әйтү дөрес түгел, мин бу эшне күралмыйм икән.

Дуслар табынындагы шикеллерәк булыр дип көткән идем. Бер өстәл артында утырасың, вакытын белеп кенә, кирәкле кешегә сүз бирәсең… Монда алай булмады. Беренчедән, килгән кунаклар, чынлап та, бик зур урыннарда эшли торган тәкәббер кешеләр иде. Безне алар белән бер табынга утыртмадылар. Чаршау артында аерым өстәл куйдылар. Әлбәттә, өстәлләре мул иде. Әмма бер табында утырмау мине, алып баручы буларак, авыр хәлгә төшерде. Бер өстәлдә утырганда, син үз кешегә әйләнәсең. Ә болай… Кешеләр сүз әйткән арада, мин, сөяк өмет итеп йөргән көчек шикелле, өстәл тирәсендә бөтерелергә мәҗбүр булдым. Ә бу кимсетә иде. Син бу табын кешесе түгел. Син чит. Син болар белән тиң түгелсең. Син аларны хезмәтләндерергә тиеш. Син  –  шушы табын артында утыручыларның хезмәтчесе. Кол. Ә мин үземнең кем икәнемне яхшы белә идем…

«Болар миннән ни ягы белән өстенрәк соң?  –  дип уйладым мин, табында утырган капкорсак яшьтәшләремне күреп.  –  Нинди зур эшләр майтарган алар шулай кылтаеп утырырлык?» Күңелне юатырлык җавап юк иде. Кайсын әтисе, кайсын абзыйсы юньле эшкә урнаштырган да кеше иткән. Боларның искитәрлек сәләтләре дә, үзләрен хезмәтләндерүче артистларга хөрмәт белән карарлык акыллары да юк иде. Вальс әйләнгәндә безнең җырчы кызны кармалап, муеныннан үбәргә маташкан утыз биш яшьләр тирәсендәге ирне сугып әйләндерәсем килде. Җырчыны адәмгә санамаса, үзе белән бергә килгән хатынын мыскылламасын иде. Кулында власть, кесәсендә акча булгач, аңа барысы да мөмкин дип уйлый, күрәсең… Тик мин беркемгә дә каты кагылмадым. Бары тик тәнәфес игълан итеп тәмәке тартырга чыккач кына, Илнурга зарланып алдым.

– Кем инде болар?..  –  дидем мин, бер көтү булып төтен борхытып торган адәмнәр ягына ымлап:  –  Карале, ничек кыланган булалар! Алланың кашка тәкәләре диярсең… Безгә ничек караганнарын күрдеңме?! Ниндидер кызыклы хайванга караган кебек… Кайсы ягы белән хаклы алар шулай кыланырга?

– Аларның акчасы күп,  –  дип пышылдады Илнур,  –  кем түли  –  шул музыка куя…

– Менә шулар җитәкли инде безнең халыкны… Шушы хайваннар безнең белән идарә итә…

– Син алай кызма әле…  –  диде Илнур,  – нишлисең инде…

– Да пошли они…  –  Мин нәфрәт белән кулымдагы тәмәкене шулар ягына чиртеп җибәргәнемне сизми дә калдым.  –  Козлы вонючие…

Тәмәке төпчеге кемнеңдер ак чалбарына барып эләкте. Төркемдәгеләр безнең якка борылып карадылар һәм минем нәфрәт булып сыгылып чыккан сүгенүемне ишеттеләр. Табын хуҗасы минем янга йөгереп килде.

– Син!..  –  диде ул, нәфрәтен җиңәргә тырышып.  –  Син үзеңне кем дип беләсең?!

– Гафу итегез…  –  дип сүзгә кушылды Илнур.  –  Без бөтенләй икенче нәрсә турында сөйләшә идек… Без сезнең хакта түгел… Һәм Илгизәр дә тәмәке төпчеген сезгә тидерергә теләмәгән иде… Шулай бит, Илгизәр?

Мин йодрыкларымны бәйдән ычкындырмаска тырышып кына тора идем. Бер сүз дә әйтә алмадым. Табын хуҗасының кыяфәте дә, Илнурның мескенләнүе дә миңа ошамый иде. Шулай да башымны кагарга мәҗбүр булдым.

– Мин синнән сорамыйм,  –  диде табын хуҗасы,  –  мин аның үзеннән ишетергә телим.

Әлбәттә, Илнур барысын да уңай гына хәл итә алырлык җавапны тапкан иде. Табын хуҗасы аек булса, моңа канәгатьләнеп китеп барыр һәм эшне зурга җибәрми калыр иде. Әмма ул ярыйсы ук исереп өлгергән иде шул. Һәм мин, ничек кенә җавап бирсәм дә, җәзасыз калмаячак идем.

– Әйе,  –  дидем мин,  –  тәмәке төпчеген сезгә дип ыргытмаган идем. Һәм «козлы вонючие» дигәнем дә сезгә түгел иде.

– Гафу үтен!  –  диде табын хуҗасы, күзен акайтып.

– Гафу итегез,  –  дип кабатладым мин көтелмәгән җиңеллек һәм битарафлык белән.

Ләкин бу табын хуҗасына ошамады.

– Син адәмчә итеп гафу үтен!

– Һмм…  –  Мин елмаеп куйдым һәм шундук, йөземә ясалма мескенлек чыгарып, табын хуҗасының күзенә текәлдем:  –  Сезне сасыган кәҗә дип атамаган һәм тәмәке төпчеген сезгә дип ыргытмаган өчен гафу итегез.

Сул яктан котылгысыз тизлек белән якынлашкан нәрсәне күреп, шундук артка янтайдым, һәм кыска буйлы, таза гәүдәле табын хуҗасының йодрыгы борын төбемнән исән-имин генә узып китте. Абзый ипкә килерлек түгел, ә минем эшне зурга җибәрергә теләк юк иде. Үзем генә булсам  –  бер хәл, минем аркада бөтен артистлар да ач калырга мөмкин. Мин шуларны уйладым да тынычлана төштем. Бәхеткә каршы, кемдер табын хуҗасын култыклап читкә алып китте.

1 Айдар Галимов  –  популяр җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты.
2Әнгам Атнабаев (1928–1999) – Башкортстанның халык шагыйре. Бик күп яшь талантларны зур әдәбият юлына чыгарган шәхес. «Хәлләр ничек?»  –  дигән сорауга ул гел шулай җавап бирә иде.