Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают

Text
0
Kritiken
Leseprobe
Als gelesen kennzeichnen
Wie Sie das Buch nach dem Kauf lesen
Schriftart:Kleiner AaGrößer Aa

Бер-берсен бүлдереп шаулаган төрле тавышлардан мин бер нәрсә аңладым: соңгы ике ел эчендә биредә колхоз председателе булып райбашкарма председателе эшләгән, аны прокурор алыштырган, ниһаять, МВД киеме киеп, укалы погон таккан Халикъ Саматов килеп төште.

Шуңа гөрли халык, Себер китәсе көннәр алда икән, ди.

Сугыш медальләрен тагып килгән парторг Хисами, утызмеңчеләр турындагы хөкүмәт карарын бик озаклап, буталчык итеп аңлатканнан соң:

– Алыштырабызмы председательне? – диде.

Битен кап-кара сакал баскан бер адәм, урыныннан чәчрәп торып:

– Алыштырабыз! – дип, ачы тавыш белән кычкырды. – Прокурор председатель булып торды. Арба майларга май юк. Май бир, дидек. Сыер тизәге белән майлагыз, диде. Кирәкми безгә колхозны мыскыл итүчеләр.

Аңардан соң тагын кемнәрдер торып сөйләде, кемдер ата-анасы белән сүгенде, ахыры ничек беткәнен хәтерләмим, кысан һәм бөркү коридордан мин башым авыртып, күңелем болганып чыгып киттем. Нигә Халикъны эзләп килүемә коточкыч үкенү тойгысы гына хәтеремдә торып калган.

Иртәгесен идарә җыйдылар – Саматовка печать тапшыралар. Үз ирке белән эзләп килде бит сантый. Аңа гына күп кирәк.

– Колхоз председателе кайда?

– Районга кайтып киткән.

– Райком секретаре кайда?

– Районга кайтып киткән.

– Председатель урынбасары кем?

– Шәриф Искәндәрев.

– Шәриф ага, – диде Халикъ җәй көне бүрек киеп йөрүче берәүгә, – мин хуҗалык белән танышканчы идарә итә торырсың. Ялгышсаң, үзем киңәш бирермен.

Көлке! Кайда ялгышканын беләсе бар бит әле. Колхозда әйле-шәйле бер полуторка, ике «газик» бар икән. Сәләхи исемле егет, бер күзен кысып, бер кашын югары чөеп, минем идән тулы балаларыма карап елмайды да Халикъны кырга алып чыгып китте. Әйләнеп кайтканда, Халикъның баш түбәсе тавык күкәе чаклы булып күбеп чыккан иде. Шофер бик әйбәт иткән: машинаны канау аркылы алып чыгып, Халикъның башын кабина түбәсенә бәргән. Йөрмәсен булдыра алмастай эшкә тыгылып! Мин бит аңар Казанда коммерческий директор урыны табып бирдем. Лимузинга утырып, асфальт юлдан гына йөрер иде. Башына тай типмәсә, шунда калыр иде.

Монысы әле башы гына булган икән. Икенче көнне Халикъ ат абзарына килә.

– Атлар бармы?

– Бар. Ел буе җигелмәгән айгыр бар.

– Ияре дә бармы?

Дүрт кеше ярсып торган кара айгырны абзардан алып чыгалар да, иярләп, Халикъны атландыралар. Капканы төбенә кадәр ачып җибәрәләр. Янәсе, яле, җилле егет, кайда егылып муеныңны сындырырсың икән? Шуны ишеткәч, йөрәгем өзелеп төшеп киткәндәй булды, түзмәдем, урамга чыктым. Ни дисәң дә ирең – кызганыч. Имгәнгән хәбәрен кайчан килеп әйтерләр дип көтәм. Безнең өй турысыннан бер көтү малай чабып узды:

– Кара айгыр Саматовны кырга апчыгып китте!

– Кара айгыр кырга чапты!

Бер сәгать чамасы узгач, ак күбеккә баткан айгырын җитәкләп, Халикъ кайтып килә.

– Көлмәкче булалар, имансызлар. Ләкин кешесе ул түгел. Минем артиллерист икәнне онытканнар. Бар курыкканым урамда егылып калу иде. Түздем. Кырга чыккач, туйганчы чаптырдым, район үзәгенә барып җитә яздым. Кайтышлый арыды. Бер чокыр буена туктады. Карап торам, нишләр икән, дим, галифедан тартып төшерде. Атландырмый, хәерсез. Ярый, илтеп тапшырырга кирәк. Атыгыз ничава, кертеп ябыгыз, диярмен…

Ул тәмам арыган, төсе качкан иде. Шулай да атын илтә китте. Артыннан карап калдым – шундый якын, шундый якын, кызганудан елап җибәрә яздым. Бигрәк беркатлы, бигрәк ихлас күңелле сантый шул!

Төш вакытлары җитте. Урынбасары Искәндәрев килгән. Сирәк сары сакалын сыпырып тора:

– Иптәш председатель, механизаторларга аш кирәк.

– Пешерегез, – ди Халикъ, – миннән сорап тора торган нәрсәмени инде ул, Шәриф агай?

– Юк бит…

– Нәрсә юк?

– Он юк.

– Сельподан сорагыз.

– Бирмиләр.

– Яңаны сугу белән, икеләтә кайтарып бирербез, диегез. Басу тулы икмәк ич.

– Күпме сорыйм соң?

– Көненә ничә пот он китә?

– Биш поттан да ким китмәс.

– Сорагыз ике тонна.

Тагын ике көннән дәүләткә беренче ашлыкны озатырга җыендылар. Безнең өйгә бухгалтер Сәлимә килеп керде.

– Саматов иптәш, капчыклар юк.

– Кая киткән алар?

– Шофёрлар белән грузчиклар урлап бетергән.

– Яла! – диде Халикъ, тавышына борыч өстәп.

Бухгалтер хатын каушап төшмәде. Халикъка якынрак килеп, шыпырт тавышка күчте:

– Саматов иптәш, мин сезгә изгелек телим. Эшләргә дип килгәнегез күренеп тора. Шуңар күрә кайбер хәлләрне әйтеп бирергә тиешмен. Тазабайлар – гомер-гомергә карак авыл. Сыерны монда чабата кидереп урлаганнар. Кемнең кем икәнен белеп тотынмасагыз, алар сезне бик тиз төп башына утыртачаклар.

– Яхшы. Тикшерермен. Капчык алырга күпме кирәк?

– Дүрт йөз сум.

– Рокыя, санап бир. Банкта эшләр җайлангач, кайтарып алырбыз.

Халикъ белән без башта, колхозның акчасы бар, теге көнне алырга җай гына юк, дип уйлаган идек. Бактың исә колхозның миллион ярым бирәчәге бар икән.

Халикъ төннәр буе экономика өйрәнә. Башына берәр уй килгәндә, мине уятып, фикер уртаклаша. Минем йокым килә, аның тиешле-тиешсезгә уятуына кәефем кырыла.

– Биш мең ике йөз илле гектар сөрү җире бар. Бу – күп. Бүгенге шартлар өчен ифрат күп, – ди Халикъ, ишекле-түрле йөренеп. – Биш йөз хуҗалык. Барысы бер авылда, анысы яхшы. Культура йорты салсаң да, җыелыш җыйсаң да – барысын берьюлы кузгатырга була. Бер йөз дә туксан өч баш сыер малы. Бозаулары-ниләре белән. Тфү! Адәм тәганәсе – шул да булдымы ферма! Нәрсә карап ятканнар, кем үстерер дип ышанганнар? Иген уңышы – гектарыннан биш центнер ярым. Тфү! Көлке! Чәчү орлыгы белән фуражга да җитми! Ә колхозчыга нәрсә? Ашлама чыгару юк, тирес чыгару юк. Хезмәт көненә ике йөз грамм. Акчалата бер тиен юк. Тазабайлар – карак авыл. Гомер-гомергә карак. Урлашалар. Майларына чыдаша алмаганнармы? Һич. Ашарга юк – урлыйлар, мал-туарга юк – урлыйлар. Җан асрыйсылары килә.

Халикъ төннең яртысын марш атлап чыга. Үз-үзе белән сөйләшә. Мин инде куркуга кала башладым. Бу, мин әйтәм, үзе белән үзе сөйләшә торгач, исәргә сабышып китмәгәе. Башы сау чакта моннан алып китү ягын карарга кирәк. Ләкин хәзергә Халикъны мин түгел, Тазабайлар борчуга сала. Төн уртасында ул, мине тәмле йокымнан уятып, хуҗалык эшләрен сөйләргә тотына:

– Ишетәсеңме, Рокыя? Ә бит бухгалтер Сәлимәнең әйткәне дөрескә чыга. Районда да кисәттеләр мине: Тазабайларның һәрбер йорты – кече карак, йорт аралаш – олы карак, диделәр. Син шуны яхшы бел: каракларны җиңәрлек тәҗрибәң бар, сиңа закон өйрәтеп торасы юк, диделәр. Райком секретаре Байназаров вәгъдә биргән «Газ-69» килеп җитте бит. Сәләхине кудым. Яңа шофёр алдым. Фәйзи исемле. Шаян егет. Оптимист. Солдат хезмәтендә булган, кайсы йортның холкы нинди, кайсы агайның бармагы үзенә кәкре – биш бармагы кебек белә. Әйттем үзенә, әгәр син булышсаң, колхозда тәртип урнаштырабыз, дидем. Басу юлыннан атлы килә. «Кем бу?» – «Садри абзый». – «Холкы ничек?» – «Бармагы үзенә кәкре». Туктатабыз. Арбага салам салган.

– Председатель иптәш, – ди, – абзарның бер кырые тәмам тишек, – ди, – шушы саламны алып кайтырга гына, зинһар, рөхсәт ит инде, бардан түгел бит, юктан алу, – ди.

– Ярый, – дидек. – Салам астында нәрсә?

– Юк, билләһи, юк, – ди, үзе тотлыга.

Ачып карадык, ике капчык арыш. Амбарга илт, квитанциясен бухгалтерга тапшыр, дидек.

Халикъ бер атна эчендә бишме-алтымы кешене тотты. Ярулла Заһирыннан бер тонна бодай алып чыкканнар. Авыл халкы моны Халикъның заманында милиция эшендә эшләвеннән күрде, ул гына булдыра алган эш итеп сөйләде. Сөйли торгач, ул хәл, бик нык күпереп, әкияткә әйләнә язды.

Имеш, райком бүләк иткән машинага утырып, Саматов басудан кайтып төшә. Күрә: чирәмдә арба эзләре бер капкага кереп киткән. Стоп, Фәйзи, бу йортка бур кергән. Туктата бу машинаны, Фәйзине үзе белән алып керә. Каршыга егетнең әнисе өтәләнеп чыга. «Әйдүк, ди, бик вакытлы йөрисез, ди, бәрәңгем пешеп кенә чыкты, күршедән әҗәткә ипи сорап торыйм да тозга ярып пешергән бәрәңге белән сыйлап җибәрермен, ди. Бер дә генә борчылмагыз, күршебез Гатият мытысыда эшли, бура тутырып бодай ала, аларда ипи булмый калмас».

Башка председатель булса, рәхмәтен әйтеп китеп барыр иде. Саматовны алай гына алдый алмассың! Бик рәхмәт, апа, тамаклар бик тә ачып тора иде, керәбез, тозга ярып пешергән бәрәңгедән дә яраткан ризыгым юк минем, ди. Шофер Фәйзине ияртеп, туп-туры лапаска барып керә. Лапаста камыл астын чабып аударган печән.

– Гаеп итмә инде, персидәтел, улым Гарапша бер дә генә эштән бушамый, кышка сыерыбыз ач калмасын дип, урак белән урып апкайтканыем.

– Бик әйбәт, апа, камыл астын урганга сүз юк, – ди Халикъ. Үзе кулына тоткан таягы белән тирә-ягына төрткәләп тикшеренеп йөри. Ояда кыртлап утырган тавык бар икән, боларны күреп, дөньялар бетереп кытаклый башлый.

Гарапшаның әнисенә шул гына кирәк тә.

– Бу ниткән көпә-көндез тавык куркытып йөрү, тол катын дигәченнән дә, мыскыл итәргә уйладыгызмыни? – дип разбой сала башлый. Кеше җыймакчы! Халикъны андый провокация белән генә куркыта алмассың! Андыйны ул милиция эшендә кырык күргән.

– Гафу итегез, апа, гаеп бездә, – ди Халикъ Саматов. – Без үзебез туздырганны төзәтә дә беләбез, дип, тавык оясына барып керә дә оя астыннан капчыгы белән бодайны тартып та чыгара.

«Саматов ул, овчарка эте кебек, кайда чит нәрсә ятканны исеннән сизеп таба», – дип сөйли башлады халык. «Мескен тол катын» йортына Халикъ пүнәтәйләр чакыра, өй астыннан, чормадан, чоланнан ун капчык ашлык табып алалар.

Шундый халык авылда биш-алтыга җыелды. Иң азау теше ярган икесен утырттылар. Авыл кинәт тынып калды. Кичен чыгып йөрү, басу юлларында урлашу бетте. Әмма мин бу тынлыкның юньле тынлык түгел икәнен күреп тордым. Моның ахыры ничек тә бер Халикъка барып тоташырга тиеш. Төрмәгә эләккән кешеләрнең туганнары Халикътан үч алачак әле!

Беркөнне кичен, Халикъ кайтканчы дип, аш-су әзерләп йөри идем, баскыч төбендә өзек-өзек итеп бик кискен сөйләшкән тавыш ишеттем.

Чыксам, төрмәгә утыртылган Гарапшаның абыйсы Мөбарәкша тавыш куптара. Исереп килгән.

 

– Барыгыз, кайтып йоклагыз, – ди Халикъ.

– Кайтмый торсын! Сөйләшәсе сүз бар.

– Сүзне идарәдә сөйләшербез, кайтыгыз, – дип, Халикъ чоланга менә башлады, мине күреп, бар кер, дип кул селтәде. Андый чакта китеп буламы соң! Карыйм, Мөбарәкшаның танавы кыегайган, Халикъ өстенә килә.

– Кара аны, тәти егет, үкенергә туры килмәсен. Синең ише закун капчыкларының ике аягын бер кунычка тыккан бар безнең!

Халикъ сүз көрәштермәде, эшнең юньлелек белән бетмәслеген аңлап, арты белән чигенә-чигенә, баскыч күтәрмәсенә менде. Мин читкә тайпылып калырга гына өлгердем, ишеккә арканы терәп алды да шундый итеп тибеп җибәрде, әле генә акаеп килгән Мөбарәкша баскычтан очып җиргә капланды. Куеныннан, шалтырап, арба кендеге төшеп калды. Тынсыз ята. Котым чыкты, җан җиренә тибеп, үтереп үк куймадымы, Ходаем? Барып карадым: сулу ала, исән. Ул арада Халикъ та килеп җитте. Тегене якасыннан урап алып күтәрде, чигендереп капкага тикле алып барды да урам якка селтәп атты.

Мин, паника куптарып районга барып әйтсә, жалу итсә дип, аны аптыратып бетердем.

– Итмәс. Керосином пахнет! – диде Халикъ, бүтән сүз дәшмәде.

Иртәгесен Мөбарәкша идарәгә килгән, бригадирлар алдында Халикътан гафу үтенә икән. Янәсе, син минем башымны тиштең, дөрес тиштең, миңа шул кирәк тә, фәлән-фәсмәтән…

– Син кем? – дигән Халикъ. – Минем сине күргәнем дә, белгәнем дә юк.

Идарәгә җыелган халыкның шаркылдап көлүенә түзә алмыйча, Мөбарәкша өенә кайтып киткән. Мине очраткан чакларда да ай буе дәшми кара коелып йөрде, аннары ничектер яктырып исәнләшә башлады. Мин, моның нигә шулай икәнен белергә теләп, Халикътан сорадым.

– Кеше бит хайван түгел. Гаделлекне кайчан да булса бер аңлый, – диде Халикъ. – Минем үземә генә килеп, идарәдә тәүбә итте. «Мин авылның ата карагы. Председательләрне без капчык киертеп дөмбәсли идек. Син сабак укыттың миңа. Әйткән сүз менә шул: синең иң беренче памушнигың булам, урлауны ташлыйм», – ди.

Урлавын ташлагандырмы-юкмы, әмма ул тиздән Халикъның уң канаты булып китте. Бактың исә ул беренче кул балта остасы, беренче кул тугымчы икән. Шулар өстәвенә тимер-томырны да белә. Мал-туар үрчетәм дисә дә, төшеп калганнардан түгел. Халикъ моны ферма мөдире итеп куйды. Ну, тынгысыз да адәм булып чыкты соң! Ике көннең берендә, таң сызылуга, тәрәзә төбендә кем диген – әлеге дә баягы Мөбарәкша. Фермалар янына коры чакта салам кайтартып калдыру, печән ташып кую, сарыклар фермасының түбәсен яптыру – Халикъның өстеннән төшми – камчылап куа! «Әллә бу теге чактагының юри үчен ала микән?» – дип тә уйлап куям. Халикътан сорыйм, юк, ди. Намусы уянды, әнә шул намус куа, ди.

Халикъның чын ярдәмчеләре икәү булып чыкты. Берсе – крестьянча нык акыллы, практичный Мөбарәкша булса, икенчесе – парторг Тәлгатев. Ул да юрист, дүртенче курс студенты. Өчәү җыелып алалар да, ун ел буена председательдән председательгә күчеп йөргән котсыз йортның кара ягын тәмәке төтене белән төтәтеп, киләчәк көнгә колхозны зур юлга алып чыгачак эшләр белән хыялланалар. Кычкырып-кычкырып сөйлиләр. Тавышлары колагымны тондырып бетерә. Башта практичный Мөбарәкшаның карлыккан тавышы гөбе төбеннән чыккан сыман ишетелә. Кыска гына, кадак суккандай, саран гына итеп әйтә:

– Җитен чәчәргә кирәк. Удмуртлар җитеннән уңды. Пилга персидәтеле Гаврила нәрсә ди: «Где лён – там мильон!» Бар Гаврила янына, нинди китаптан укып үстергәнен бел, хәзергесе көндә китап – иң беренче акыл!

Парторг Тәлгатевнең кызу-кызу сөйләгән ачы тавышы яңгырап китә:

– Мөбарәкша абый дөрес әйтә: җитен синең экономикаңны ныгытачак. Иген уңышын тиз генә яхшыртып булмый, ашлама юк, техника юк. Колхозчының күңелен нәрсә беләндер үстереп җибәрергә, эшләгәне бушка китмәячәгенә ышандырырга кирәк. Җитен орлыгына үзем барам. Гавриланың улы Лёша минем белән бергә укый, әтисенә шуның аркылы сүз әйттереп куярмын. Юк ашламаны көтеп ятма, җирне ныгыта торырга кирәк. Бердәнбер котылу юлы – күпьеллык үлән чәчү.

– Симәнәсе юк бит.

– «Сабанчы» дан биш-алты центнер клевер орлыгы сорарбыз. Өч елдан биш-алты йөз гектарга җитәрлек симәнә бирә. Әле беркөн генә председателе, банктагы счётыма арест салдылар, син юрист кеше, өйрәт әле, дип килгән иде. Юлын өйрәтеп җибәрдем, гел безнең җайдан торып эшләргә булды.

Алар шулай хыялланып төн үткәрәләр. Мин урам яктан ишетелгән шыпырт тавышларны тыңлап ятам. Өй буендагы өянке иртәнге җиләс җилдән әкрен генә гөжли. Бер агачта, өздереп, сандугач сайрый, сандугачның кайгысы юк, аңа тирәк булсын да сайрарга таң булсын. Монда кешеләр хыяллана, ә иртәгесен-иртүк идарәдә, кырда, басу станнарында кешеләр киләчәк көннәрен кайгыртырга тотыныр, бригадирлар белән, председательләр белән яңа дау, яңа низаглар кубар. Дөнья шулай икән ул: гаугасыз бер генә көн дә узмый.

Тормышта тыныч кына, гамьсез-рәхәт кенә яшәүчеләр дә бар. Минем белән Яңа бистә мәктәбен бетергән Мөхлисә, Ташкентка китеп, үзбәк егетенә кияүгә чыкты. «Ярты гектарлы җимеш бакчабыз бар, үзебез кызыл аракы кайнатабыз, үз машинабыз белән йөрибез, ике катлы агач йортта торабыз», – дип язган. Кешеләргә кияүнең дә рәтлесе, дөньяда тора белгәне табыла. Булмады инде минем бәхетем! Колхоз дип, кеше бәхете дип авыз суларын корыта торган шыр тиле Халикъка чыгып, әрәм булды яшь гомерем. Ни үзенә, ни кешегә, дигәндәй, көн тудымы – хәсрәт, кич җиттеме – сагыш. Өздереп-өздереп, сандугач сайрый. Мөхлисә, мөгаен, сандугач сайрауларын рәхәтләнеп тыңлый торгандыр. Мин аны чуар парчалы үзбәк халаты кигән итеп, бергә китереп кушкан шомырт кара кашлы, кояшта янган каратут йөзле, таза һәм шат күңелле итеп күз алдыма китерәм. Янында бер көтү баласы; ул аларны тез башына утыртып, хөрмә ашатадыр. Мин аның бәхетеннән үләр чиккә җитеп көнләшәм һәм әллә ни гомер йокыга китә алмый ятам…

Гаделлек итәм, авыл халкында ышаныч тудырам дип, сантый Саматов бәлагә тарыды. Дәүләткә тапшырганның унбиш процентын колхозчыларга бирә бару хокукы бар икән. Ни өчендер Халикъ нәкъ әнә шул хокуктан файдалануны үзе өчен аеруча кирәкле чара дип уйлый, чөнки ул шуның белән колхозчының ышанычын казанырга итә иде. Шул процентлар белән саташып йөри торгач, моның акыллы башына дәүләткә биргән ашлыкның унбиш процентын түгел, ә кырда утырганның, ягъни әле җыеп алынасы игеннең унбиш процентын бирергә, дигән уй килә. Колхозчыга бүләргә өч мең биш йөз центнер икмәк исәпләп чыгара. Ут чыккандай чаптырып, ведомость төзеттерә, хезмәт көненә бер килодан иген өләшеп ташлый, ә калган ашлыкка бер йөз баш сыер контрактовать итә.

Мин бу вакытта МТСка кадрлар бүлегенә эшкә кергән идем, Халикъның ярамаган эш эшләвен иң элек МТСта белеп алдылар. Директорыбыз Хәмзә Сафич мине үз итә иде, иремнең тиешсез эш эшләвен сер итеп кенә ул миңа әйтте. Әгәр Халикъ ялгышканын райкомга үз теле белән барып әйтмәсә, утызмеңче дип тормаслар, ике дә уйламый, төрмәгә ябып куярлар, диде.

Кулымнан эш төште. Күңелемә хәвеф тулды. МТС ихатасы бездән әллә ни ерак түгел иде, төшке аш вакытында өйгә чаптым. Халикъ өйгә кайтып кына тора иде, елар чиккә җитеп, аның ялгышканын сөйләп бирдем.

Халикъ мине, кашларын җыергалап, өнәр-өнәмәс кенә тыңлады. Мин шундук аңлап алдым: колхозчыга бер кило икмәкне белеп өләшкән ул сантый, белмәмешкә салынган гына!

Тагын ике көннән Халикъны җилтерәтеп районга алып киттеләр. Ул елларны үзбаш кыланганнарның чәченнән сыйпамыйлар иде. Миңа ни өчендер Халикъны өйгә дә кайтарып тормаслар, шуннан гына утыртып куярлар кебек тоела башлады. Халикътан бигрәк үзем кызганыч булып киттем. Аңа нәрсә! Төрмәнең ни икәнен белә. Ике дә уйламый кереп утырыр, срогын да тутырып чыгар, чыккач та әле, мин хаклы идем дип, күкрәк сугып йөрер. Өч балам белән мин нишләрмен?

Шуларны күз алдыма китергәч, тәннәрем эсселе-суыклы булып китте, үтереп башым авырта, сулыгып-сулыгып, күз кабагым тарта башлады. Ниләр дип кенә газаплый бу мине, үзен уйламаса, мине, балаларын уйласын иде.

Төн урталары җиткәндә, капка төбенә машина килеп туктаганы ишетелде. Атылып урамга чыктым. Машина кабинасыннан ишелеп Халикъ килеп төште. Иңнәренә барып сарылдым:

– Ниләр эшләдең син, җүләркәем? Кайчан утырталар?

– Зинһар, урам уртасында паника куптарма, – диде ул. Гадәтенчә өзеп, кыска итеп әйтте. Тик шунда гына эчемә бераз җылы керде.

– Йә, турама бәгъремне, әйт, ни булды? – дидем, аш җылытып китерергә дә онытып төпченә башладым.

– Колхозчы икмәкле, мин «строгачлы» булдым, – диде тыныч тавыш белән, һәм әз генә елмаеп та куйды, әйтерсең аңа яхшы эшләгәне өчен бүләк биргәннәр.

Халикъның моннан соң да чәчемне агартырдай эшләре аз булмады. Озакламый ул МТС белән дау куптарды. Хәмзә Сафич аппаратында эшләгәнлектән, таякның дәү башы минем өскә төште. Директор белән председатель принцип өчен ут уйната, аларның утлы күмерләре минем өскә коела. Натуралата түләү ул заманда гектар башыннан иде. Кулында вымпел тоткан алдынгы комбайнчы Сабир утыз ике гектар арыш урган, Халикъ аңа, гектар башыннан исәпләгәндә, 32 центнер натуралата түләргә тиеш, ә тегенең нибары бер бункер икмәге бар. Халикъ әйтә, гектар башыннан түләмим, центнер башыннан түлим, ди, гектар башыннан түләү ул – колхозчыны егып талау, ди. Хәмзә Сафич әйтә, синең өчен генә аерым закон юк, түләмәсәң, судка бирәм, ди. Ул заманда шулай иде бит: бармы синең икмәгең, юкмы – түлә! Түлә! Түлә! Хет бөтен ашлыгыңны, орлыкка дигәнеңне, фуражыңны биреп бетер – МТСның анда эше юк.

Халикъ иртән тора да Пәнҗәргә чаба, госпоставка алуларын үтенә, госпоставкадан, ни дисәң дә, центнерына биш сум акча керә, азмы колхозның чыгымы! Колхозга акча керә генә башлый – Хәмзә Сафич, нишләп Тазабайлардан ашлык керми дип, мине ирем Саматов янына җибәрә.

– Халикъ, – дим мин, елар дәрәҗәгә җитеп, – сиңа гына бик күп кирәкме соң? Нишләп син мине кара кайгыларга саласың? Закон бит бер синең өчен генә чыгарылмаган. Әйләнә-тирә барысы гектар башыннан түли. Табылган акыллы баш – законны әйләнеп үтмәкче! Үлсәң дә, сиңа законны әйләнеп үтәргә ирек бирмиләр, син юри, миңа үч итеп эшлисең моны! Чыдамасын, китсен, директор Хәмзә Сафич миңа кырын карасын, мине эшемнән куып чыгарсын дип кыланасың!

Сүзләремнең хаклы түгеллеген дә беләм. Халикъның юри эшләмәгәнен дә белеп торам, әмма йөрәгем чуарланган, гарьлегем ташып чыккан, нәрсә әйткәнемә исәп биреп тормастан, җанымда җыелганны Халикъ башына аударам. Ул мине кашларын җыергалап тыңлый, озынча чибәр йөзеннән күләгәләр уза, карчыга борынының канатлары сизелер-сизелмәс тетрәнеп куя. Ахырда ул түзми, тыенкы итеп:

– Ярар, бүгенгә җитеп торыр, калганын иртәгә әйтерсең, – ди.

Вакыт-вакыт, күңелем җибәргән чакларда, мин Халикъ ягына авып бетәм, ул булып борчылам, Казаннан алып килгән балаларымны ул булып үгетлим. «Бигрәкләр дә күп шул әтиегезнең эше, бигрәкләр дә көйрәк җан шул сезнең әтиегез», – дип сөйләнәм. Халикъны гел дөресен генә эшли торган, үтә дә чыккан акыллы, зирәк кеше итеп күрсәтәсем килә. Балаларыма гына түгел, авыл халкына шуларны кычкырып-кычкырып әйтәсем килә. Хәер, алар моны миннән башка да беләләр бугай, эшкә теләбрәк йөри башладылар. Саматов хезмәт көненең кадерен арттырды, дип сөйләнәләр.

Пилга председателе Гавриладан алып кайтып чәчкән унике гектар җитен икенче елны җитмеш биш гектар чәчәрлек уңыш бирде. Ә җитмеш биш гектар җитен уңышы ике йөз дә илле мең сум саф табыш китерде. Мөбарәкша абзый, парторг Тәлгатев белән бик һәйбәтләп киңәшеп, ул акчаны спецсчёт дигән статьяга кертеп җибәрделәр, алай итсәң, имеш, хезмәт көненә түләүне яхшыртырга була. Файдасы аның белән генә бетмәде, колхозга радио керттеләр, нәрәтне радио белән бирә, ашыгыч карарларны радиодан әйтә торган булдылар. Җитен дигән хикмәтле нәрсә мал-туар караучыларга да акча бүлеп бирә башлады.

Мин күңелемнән генә сөенеп йөрим. Җайлана бит иремнең эшләре. Берүк күз генә тия күрмәсен. Ләкин ул заманда яңа бер нәрсә уйлап чыгармаган көн аз иде. Инде барысы көйләнеп бетте, инде эшләр җайга салынды дип кенә торганда, куян асрау, каз-үрдәк үрчетү дигән яңа бер нәрсә уйлап чыгардылар. Бөтен дөнья шул турыда шаулый. Безнекеләр дә җиң сызганып эшкә тотындылар. Алагаемга ду китереп, колхозчылардан контрактация белән куян җыеп алдылар. Бу эшнең энтузиасты итеп практичный Мөбарәкшаның мал-туарны бик тә ярата торган олы улы Сөләйманны куйдылар. Элекке бер бригада өен куян торагына әйләндерделәр, илле баш куяннан район күләмендә үрнәк ферма оештырылды. Китте, мин сиңайтим, кар йомгагы тәгәрәп! Шушы базада район куст семинары җыйдылар. Энтузиаст Сөләйман белән куян караучы Вагыйз ничәмә-ничә колхоздан килгән председательләргә, ферма мөдирләренә тәҗрибәләрен сөйлиләр. Район газетасы, «Кызыл таң» колхозын мактап, зур гына бер полоса чыгарды.

Халикъның нигәдер сөмсерләре коелып йөри. Дәшми. Юньле-рәтле сөйләшми. «Ни булды икән тагын моңа?» – дип баш ватам.

Беркөнне каз үрчетүче Мөбинә белән сөйләшкән чакларына туры килдем.

– Халикъ абый, сез үзегез акыллы гына кеше, ниткән эш инде бу? – ди Мөбинә.– Тавык йомыркасыннан без табыш алабыз, ә казлар шул табышны ашап, йотып баралар. Колхозчыдан илле баш каз җыйдык, җиде бәбкә чыкты, адәм мәсхәрәсе!

 

– Шаулама, Мөбинә, алар безнең данны күтәрде, «Кызыл таң»ны республикага ишеттерде, галстук тагарга кирәк аларга, – ди Халикъ. Әллә чынлап, әллә шаяртып әйтә.

Инкубатордан ике мең чамасы үрдәк бәбкәсе алганнар иде, көзгә таба Иж елгасы култыклары ап-ак булды. Казаннан килеп, фотографлар шарт та шорт рәсемгә төшереп йөрделәр. Илле баш куян көзгә таба йөз илле башка җитте. Кая карама, Халикъны мактыйлар: район газетасында да Саматов, өлкә газетасында да Саматов! Тик Саматов үзе генә әвене янган кеше төсле йөри. Идарәдә исәпләп чыгарганнар: йөз илле баш куян дүрт йөз баш сарыкка исәпләнелгән клеверны ашап бетергән, үрдәк-казның ашаганы итеннән өч мәртәбә кыйбатка килеп төшкән.

Алай да Халикъ бу юлы дау күтәрмәде. Колхоз активын җыеп, кайсыдыр бер академикның китабын кат-кат укыдылар да, махсус фермалар булмау сәбәпле дигән үтә дә акыллы бер сылтау табып, бик әллә ни кысмыйча гына, алтын бәясенә төшкән куяннарны, Иж суларын балкыткан үрдәкләрне әкрен генә бетерә башладылар. Радиолар да тынды, газеталар да Саматов исемен тәсбих урынына тартмас булдылар. Аның каравы озак та үтмәде, өлкә газетасында, председатель Саматовка багышлап, «Травопольный король» дигән мәкалә бастырып чыгардылар. Район вәкилләре чатыр чабышып килде, карап торып, клевер җирләрен сөрдерттеләр. Шулай да, вәкилләрне борыннарыннан сөйрәп йөртә торгач, Җайлангар урманы артындагы аулак бер почмакта ике йөз җитмеш гектар клеверны сөрдертми алып калдылар.

Үлән басуларын бетерүнең «файдасы» күзгә бик тиз күренә башлады. Сөт тапшыруда районда беренче урынга чыгып килгән колхоз, яшен сугып сындырган агач төсле, кинәт артка авып төште. Күрше «Фрунзе» колхозыннан бер көтү халык килеп, Халикъның байрагын алып киттеләр.

Бу хәлләргә күнегеп кенә килгәндә, ящур өянәге башланды. Халикъ көн дә фермада, төн дә фермада. Коммунистларны чиратлап дежурга куйды. Мең газапка төшкән бер ай йокысыз төннән соң өянәк узды. Район комиссиясе алтмыш җиде баш дуңгыз баласына акт язып кайтып китте. Артыграк та ычкына иде, әлеге дә баягы Халикъның булсынга йөрүе җиңде.

4

Ни булды минем бу Халигыма? Колхозның мал-туарын үләнсез калдырдылар, партбилетында каты шелтә асылынып тора, ә ул һаман черәшә, һаман черәшә. Газеталардан укып, Белоруссиядә атаклы «Рассвет» колхозы барлыгын белеп алды, башта парторг Тәлгатевне җибәрде, аннары үзе барып кайтты. Җитенне, «Рассвет» тагы кебек, кул белән түгел, машина белән үстермәкчеләр. Хезмәт көненә акча түләү ясады. Анысы да җиңел булмады – авантюра дип җанына тиделәр. МТС базасының Тазабайларда булуыннан файдаланып, авылны электрлаштыра башлады. Ел саен утыз-кырык йортка ут кертәләр, уен эш түгел бит – баганасы, чыбыгы юк, монтерларын табарга кирәк. Сугыш елларында бик беткән, бик өшәнгән хуҗалыкларга, өмәләр ясап, йортлар салдыра бу. Хуҗалар өй туе ясый. Халикъның түбәсе күккә тигән – үзенә йорт салып кергәнмени!

Килгән көннәрдәге тиле гадәте тагын әйләнеп кайтты. Төннәрен ишекле-түрле йөреп, марш атлап үткәрә, үзе белән үзе сөйләшә:

– Колхозга акыллы җитәкчелек итү – кадрлар булдыру дигән сүз. Яхшы бригадирларың булмаса – нуль син, Саматов. Ялгыз – нуль. Завхозсыз кая барасың, бухгалтерсыз? Бик шәп экономист кирәк. Парторг Тәлгатевтән уңдым, хыялга бай, ышандыра белә, ләкин бит ул гомергә бездә тормаячак, институт бетерүгә, юрист булып китәчәк. Аның киләчәге – юриспруденция. Югары партия мәктәбендә укучы Әнвәр Тавилов бар, әллә шуны үзебезгә кайтарыргамы? Башлы егеткә охшый. Кәҗүнни булып чыкмаса? Колхозның үз инженеры, үз механигы булырга тиеш. Хезмәт көненә бер кило ашлык түләү ясадык – анысы яхшы. Сакларга шуны, сакларга! Бурычның бер миллионын түләдек, калганын списать итсеннәр. Итсеннәр!

Минем сантыемның төннәр йокламый уйлап йөргәннәре дөрескә чыга бара. Ул, үзе дә сизмәстән, МТС техникасын алуга әзерләнгән булып чыкты. Хөкүмәт карары чыгуга, район җитәкчеләре «Кызыл таң»га ябырылдылар:

– Халикъ Габдрахманович, синдә акча бар, давай үрнәк күрсәт!

Каты шелтә бирсәләр дә – Халикъ, үрнәк күрсәтәсе булса да – Халикъ. Ярый әле, Саматов бар. МТС техникасын, МТС мастерскоен алырга йөри бу. Белгечләр чакыртып бәя куйдылар, түләп бетерү срогын билгеләделәр. Механизаторлар колхозга элеккечә гектар башыннан түләү белән күчәргә тиеш. Саматов тагын үз туксанын тукылдата башлады. Юк, ул гектар башыннан түләүгә риза түгел, аңа совхоз нормасы булсын – центнердан! Бу, имеш, югары уңышка стимул!

Табылып тора бит моның тегермәненә су коючы. Механизаторлар бригадиры Габдулла Маликов әйтә, мин риза, ди, колхозчыдан безнең кай җиребез артык, доходыбыз хәзер кимесә, соңыннан артыр, ди. Идарә җыйдылар. Колхозның гомуми җыелышында сөйләштеләр, Саматов шулхәтле тырышты, тәки совхоз нормасын үткәрттерде. Менә китте низаг: элек икешәр-өчәр машина бодай алып кайткан комбайнчылар бер машина белән кала, тегеләрнең хезмәт көне ике ярым мәртәбә кимеде. Районнан килеп бер кысалар, механизатор халкы бер тирги! Алай да чыдаса чыдый икән кеше. Ике ел уздымы-юкмы, Габдулла Маликов белән моның әйткәннәре тагын дөрескә чыга башлады. Механизаторларның уңышны әйбәтрәк аласылары килә: тракторчысы да җирне әйбәтрәк сөрә, комбайнчысы да сирәк басу сайлап йөрми. Кышын басуга тирес чыгарыйк, ашлама ташыйк, дип, өйгә килеп йөдәтәләр. Стимул! Кайткан ашламаны да Әгерҗе станциясенә аударып калдырулар бетте. Гектардан уңышны ничек тә күбрәк алырга кирәк. Колхоз тауга менә бара. Авыр йөккә җигелгән ат кебек гыжлый, туктап-туктап тора, ләкин менә. Черәшә-черәшә менә, Халикъның үзе кебек. Иген уңышы да үсә, акча өләшү дә арта, ике-өч ел бик ныгытып, билләрне буып тартканнар иде, «Кызыл таң» белән «Фрунзе» колхозы миллионерга чыкты куйды. Менә кайчан минем сантыемның сөенер көннәре җитте. Тик Халикъның алама бер гадәте бар: сөенечен дә адәм рәтле сөенә белми, кайгыга да башын салып йөргәне юк. Гаделсезлек булса гына тиресеннән чыгардай булып шашына, ул якка кан бик кызу!

Миллионер булдык дип, бәйрәм итәргә чамалап килгән Мөбарәкша абзыйны җайлап кына үгетләп чыгарды. Сарыклар фермасын салып бетерәсе бар, Культура сараена фундамент сала башларга кирәк – бәйрәм кайгысы түгел, янәсе!

Халикъның сөенече белән кайгысы янәшә йөргәнгә мин күнеккән идем инде. Миллионер булганның икенче көнендә үк, күкрәп-яшенләп, хәсрәте дә килеп җитәр әле дип көтә башладым.

Андый хәсрәт озак көттермәде.

Алтмыш икенче елны яз бик матур килде. Игеннәр күкрәп үсте. Авыл картлары елның килешенә эчтән генә сөенеп, берүк күз генә тия күрмәсен, дип йөриләр. Халикъ эшне каты кул белән алып бара. Арыш басулары дугалы ат күмелерлек. Такыр елны тырышканнан икеләтә нык тырышырга кирәк. Механизаторлар, центнер башыннан булганга, ашлыкны көрәп алачак. Төнне көнгә, шәфәкъне таңга ялгап эшлиләр. Колхоз кәнсәләрендә кеше калмады, яшелчәдән, җимеш бакчасыннан кырга күчтеләр. Халикъның йоклаганы да юк. Аяк өсте яки утырган җиреннән генә черем итеп ала да кырга чаба. Тугыз көн тула дигәндә, арышны урып бетерделәр. Бодай урырга керешкәннәр иде – китте яңгыр, китте яңгыр! Ярты көн ява, ярты көн аяз. Комбайнчылар, лётчиклар кебек, көн аязганны каравыллый. Машиналар Пәнҗәр юлыннан кайта алмый интегә. Халикъның теге чакта, ике институтта берьюлы укыган заманындагы кебек, чыкмаган җаны да таралмаган сөяге генә торып калды. Көннәр буе юеш кием белән йөргәнгә, Халикъ, бик хәтәр салкын тидереп, больницага керде. Анда да әле карышып маташкан була. Яңа сайланган парторг, Югары партия мәктәбен бетереп кайткан Әнвәр Тавилов, районнан врач чакыртып, ай-ваена карамый, сәгате-минуты белән илтеп салды. Больница әле дә ярый үзебездә – Тазабайларда. Балаларым янында күрше хатынын калдырдым да,  үзем дә кердем Халикъ янына. Көйрәк җан, мин әйтәм, юньле-рәтле дәваланмас, йә качып чыгып китәр, дим. Үзем карап, үзем терелтергә исәплим, көне буе янында утырам. Тизрәк терелтәсе булгач, Халикъ та каршы килми.