Kostenlos

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Text
0
Kritiken
Als gelesen kennzeichnen
Schriftart:Kleiner AaGrößer Aa

(XV) Әнуагъ[1486] йимешендән ихтираз[1487] әйләмәкнең бәйане

 
Нәмимә[1488] кыйлма, и әфтаб[1489],
Йөремә улубән мөгътад[1490],
Димәгел һич кемә әлкъаб[1491], –
Хәрәм дир айәте Коръан.
 
 
Ишедерсәң әгәр дастан,
Дөругъмы[1492] ан вәй йә раст ан?
Дәйүбән идүбән тәфтиш[1493],
Йөремә багъ илән бостан.
 
 
Фәсадәткә дилең вирмә,
Шәкъәуәтлек белән йөрмә,
Сәнеңдик бонда күп әбләһ[1494],
Соңы әз-ан[1495] улалар хөсран.
 
 
Җәмигъен гъәбн идеп[1496] мәлгунь,
Улыплар көллесе[1497] мәгъбүн[1498].
Соңида улдылар мәймүн,
Шәйатингә улубән дан[1499].
 
 
Телең бер сүзгә фәкк итмә[1500],
Булып нәммам тәбек итмә[1501];
Кеше гайбен һәтек итмә[1502], –
Хәрәм эш, беләсән, и җан!
 
 
Ки булма дилдә бер гизләп[1503],
Хәрамә йөрмәңез сез һәб,
Нәмимә-гайбәт сүзләп
Йөремә соң улып хөсран.
 
 
Кешене әйләмә тәхкъир[1504],
Дотар ул гәрчә бең тәкъсыйр[1505],
Нә кыйлсын бөйләдер тәкъдир,
Хода салмыш бөйлә әгъйан[1506].
 
 
Шөкер кыйл варыңа һәрдәм,
Сабыр кыйл юк үзә сән һәм,
Сәнеңдик дөнйада кем кәм? –
Хирыслыкда вирисәр җан.
 
 
Хода нигъмәтенә шакир[1507]
Уласән, даимән закир[1508],
Идисәр нигъмәти пакь ир,
Дәхи артык идә йәздан.
 
 
Берәгү тәрк идеп шөкран,
Идәрсә нигъмәтә көфран[1509],
Ходаем къәһр итеп аңа,
Идисәр нигъмәтне нокъсан[1510].
 

(XVI) Кешегә вәгъәз әйләмәк – әмре мәгъруф[1511] кыйлмаклык

 
Кешегә вәгъәз кыйл, мәүгъиз[1512],
Нәсыйхәтләр идеп тилмиз[1513].
Тәляттыйфлык[1514] белән тәлфиз
Идәсән һәркемә, и җан!
 
 
Бөйлә дә улмаса тәэсир,
Такъәтеңчә идеп тәзкир[1515],
Соң әйтмә: «Ник сүзе[1516] тәбзир[1517],
Эремәз боз, диген, ташдан?»
 
 
Мих[1518] орубән катигъ сәнггә[1519],
Вара дип дөшмәгел тәнггә[1520],
Бөйлә вәгъзи би-нам нәнггә[1521]
Ки зәррә вармайа, и җан!
 
 
Зәмине шүрәгә[1522] сөнбел
Бөтәр дип аймагыл сән гел,
Төхем салма аңа сән, бел:
Ки заигъ уладыр төхм[1523] ан.
 
 
Ачигъ[1524] йирдә бөтә бум-хас[1525]
Вә шәүкәдик[1526], хашәк[1527] дик бәс,
Шуның дикен сәхтедил кәс[1528],
Көдүрәтләр[1529] бөтәдер ан.
 
 
Ачигъга салу гөл төхмен,
Гөл алмак әйләмә тәхмин[1530],
Зирагъәтнең[1531] чигеп зәхмен[1532],
Кичермә бөйләдә дәүран.
 

(XVII) Пирлек вә къарилык[1533] вакытындагы хәлләр вә нәсыйхәтләр

 
Кил, и къари, вакыт бик тар,
Даимән зәгыйфлек артар,
Фәналеккә[1534] сәне тартар,
Кичә-көндез китеп дәрман.
 
 
Акарды сакалың, башың,
Саны йөзгә йитеп йәшең,
Ки вармы дүгелән йәшең,
Идеп тәүбә мин-әт-тогъйан[1535]?
 
 
Вәләкин ки бу хиндә[1536],
Чыкыбдыр халкың эчендә,
Тәфахер[1537] йәш белән сини[1538] дә
Улып гами ара, и җан!
 
 
Гаҗәбдер бәгъзы ул гами[1539],
Йәшенең күплегегәми,
Дәйүр: «Гомрем-фәлян гали
Улубән, къари ник мәрдан[1540]».
 
 
Дәйүр: «Бонча гомер сөрдем,
Бу кадәр йәш гомер күрдем,
Бихәмдиллаһ[1541], бәнем гомрем
Тәмам йөзгә йитәр бу ан».
 
 
Ки вармы кыйлдыкы тагъәт[1542]
Бу йәш эчрә нисъфе[1543] сагъәт?
Вәли үтмеш улып тагъйәт[1544],
Кыйлубән фосыкъ вә гъисйан?
 
 
Тагъәте юк, гөнаһы чук,
Йәш артыгы имәс артык.
Алыр аз гомредә артык
Сәгадәтдә исә дәүран[1545].
 
 
Бәһаимдик[1546] йимәк-эчмәк,
Гъәми[1547] йәшдин йәшә кичмәк,
Гъәми нәфсе морад гизмәк
Имәслек тагъәти йәздан.
 
 
Мәгасыйдин[1548] әгәр пакь сән,
Әгәр йәк санда сән йәк сән[1549],
Никү мәрдан илән йәксан[1550],
Идәрсәң даимән ихсан.
 
 
Зә-ник[1551] мәрдан улыр мәрд ан[1552], –
Бизәр[1553] ул җөмлә әшрардан[1554].
Егерме йәш илән артык
Ула йөз еллык әгъмардан[1555].
 
 
Ки белмәз микъдарын, урнын,
Борынгыйәм дәйүб[1556], борнын
Күтәреп йөрийүр къәрнин[1557],
Имәсдер фигьле әбрардан[1558].
 
 
Үзеңи даим әндәк гир[1559],
Тәкәббер әйләмә, фәккир[1560],
Шәйатин халене зәккир[1561].
Ничек мәлгунь улыбдыр ан.
 
 
Нәфесеңдә исә фаслең
Үз-үзең белмәгә къәсдең[1562];
Карасаң кырасың аслең,
Адәм гаит идәр[1563] бер ан.
 
 
Икенче аслең – нөтфә[1564],
Дөшисәр әз-сәр къөлфә[1565].
Мәкянең бәүл[1566] үзә тәлфә
Хөрүҗең һәм ирер әз-ан[1567].
 
 
Дорып бәүл мәкянеңда,
Һаман нөтфә зәманында,
Ничекдер ошбу аненда,
Тәкәббер ула чөн шәйтан?!
 

(XVIII) Бу җиһандай гъәфләт эчендә иркән әҗәл килгәне

 
Хәмакъәт[1568] арканын чолгап
Йөгердең, дөнйаны болгап,
Кил, имди ахир, эшең тап,
Дөшәр сәфәр сәнең дәр-раһ[1569]!
 
 
Гөнаһең күп – имәс сани:
Юарга тәүбәләр къәни[1570]?!
Деләрләр алмага җани, –
Ки бу хиндә дәхи бу гяһ[1571].
 
 
Китәсән бер ерак юла,
Азыкың вармыдыр кула?
Төшәсез, халь ничек ула?
Белерсең ани, и дөрлаһ[1572]!
 
 
Кеме боны горур тукый,
Әҗәл укы килер укый.
Белерсән форсатың юкый, –
Нимә[1573] алданасән, и маһ[1574]?!
 
 
Иман ауәр[1575] кичәләрдә,
Сәнең дикен ничәләр дә,
Кичәләрдә кичәләр дә,
Ки һиҗрәт[1576] берлә чук инсан.
 
 
Җиһани кичәсән күфрек[1577],
Бөтек[1578] андин улып йөгрек,
Сәнеңдик дәхи дә йөгрек,
Кичисәр, ахры, и җан!
 
 
Сәба йиле килеп һәббәт[1579],
Нә вар наим[1580] күреп һәйбәт,
Бу гәз[1581] сәңа килеп нәүбәт,
Ки тәнһа[1582] калма сән дәр-фан[1583].
 
 
Идеп гъәфләт шәрабен нуш[1584],
Нигәчә ятасән мәдһуш[1585]? –
Күзең ач, бакыйбән күр уш:
Кичеп кәрван варадыр ан.
 
 
Ки булма мала[1586] бу малә[1587],
Сәне салган зәгъиф халә,
Соңы хәсрәт белән налә[1588],
Ки әсыйгъ[1589] кыйлмайа, и җан!
 
 
Сәнеңдик бонда күп йөгрек,
Дәхи сәндин дә һиммәтрәк[1590].
Идеп һиҗрәт, улып әтрәк[1591],
Җиһани идүбән һиҗран.
 
 
Җиһанда зән[1592] дә һәм ир дә –
Фәнасез калмайа[1593] бер дә,
Соңы – әҗсад[1594] кара йирдә –
Ятисәр кийубән әкфан[1595].
 
 
Къәни ул дөнйадар анлар[1596]:
Къәни әүүәлге йаранлар?
Җиһандин китде, йар, анлар, –
Идәрсең бу сүзә әйкан[1597].
 
 
Нә кем вар дөнйада дәри[1598]
Кирәк адәм, кирәк пәри, –
Әбәд[1599] калмайа һичбери,
Үлем күрмәй вә улмай фан.
 
 
Къәни шаһлар, къәни ханлар? –
Җиһанда ирделәр анлар,
Къәмусы вирделәр җанлар,
Чизи алмадылар әз-ан[1600]!
 
 
Къәни ул сәййеде гъәлям?
Къәни ул атамыз Адәм?
Къәни Шиш, Нух һәм мадәм[1601]? –
Къәмулары[1602] виребдер җан!
 
 
Къәни Дауд, къәни Идрис,
Къәни Хәууа, къәни Чәрҗис, –
Киеп әкфан – киеп мәлбис[1603]
Җиһандин китделәр, и җан!
 
 
Къәни Исхак, къәни Йагъкуб?
Къәни Йосыф, къәни Әййүб?
Къәни Йәхйа – һәммә мәгъйүб[1604];
Җиһандин китде һәм Лөкъман.
 
 
Къәни Муса, къәни Һарун?
Къәни Фиргъәуен вә Къарун?!
Хода күчәр кыйлып барын,
Мәкянә[1605] һәрберен һиҗран!..
 

(XIX) Җан алынган вакыт вә әҗәл килгәне

 
Ятыркән[1606] бонда ба-гъәфләт[1607],
Оралар чүн күсе рихләт[1608],
Качан анда вирә миһләт[1609],
Ки нәфәс[1610] алмага ул ан.
 
 
Ула шадлык гъәмә тәбдил[1611],
Үкенечләр белән тәзлил[1612], –
Бәс, укы шәһадә, тәһлил,
Чыкарга җан идә җәүлан[1613].
 
 
Чү, Гъәзраил кәлисәр зуд[1614],
Фөган[1615] иделә бә-фәрсуд[1616],
Фөган һич кылмайдыр суд[1617], –
Гъәҗәб гъәмдер, гъәҗәб хөсран!
 
 
Һәммә кыйлмыш килә йадә,
Фөган идә адәм-задә[1618],
Җәһед әйләмәдем задә, –
Китәрне белмәдем бу ан.
 
 
Бу сәкяратда[1619] китеп дәрман,
Килә хәйлә белән шәйтан,
Имана уладыр касыйд[1620],
Тәмам хәйлә идеп җәрйан[1621].
 
 
Зәһи ник[1622], гәр иман таза,
Сәлямәт килдисә җәза,
Нәгъүзе биллаһ[1623], гәр фаза[1624],
Имандин идисәр гъөрйан[1625].
 
 
Җиназә иденеп мәркәб[1626],
Ләхедкә уласыз мәҗзәб[1627],
Кереп ханәи тәнһа һәб[1628],
Калып әгъмаль[1629] илән дәр-ан.
 
 
Ятыркән бәйте вәхшәтдә[1630],
Көлле җан ула хәсрәтдә.
Нәгяһан, килә һәйбәтдә[1631]
Ике мөнкир мәгъә-л-гъәйран[1632].
 
 
Бәркъ дикен[1633] килә йөгрер,
Ауазы чү рәгъд[1634] күкрер.
Сәрасимә[1635] улисәр дәр-гүр[1636],
Күрәчәк каладыр хәйран.
 
 
Бу һәйбәтлек[1637] белән ду йар[1638]
Ауази идә зәр дубар[1639].
Сөаль үзрә җәуаби ар[1640],
Күр ауаз ул, къәйу дастан!
 
 
Бу һәйбәтлек белән баша
Гакыл йар улмайа, шаша,
Тәмам хәйран ула, хаша[1641],
Ходадин хаша һәр инсан.
 
 
Сөалидә җәуаб эстәр,
Җәуаби ба-сауаб күстәр[1642],
Вирерсәң, уласән рәстәр[1643]
Боларның хәүфедин асан.
 
 
Җәуаб вирсәң, мәкам ул ан[1644]
Улисәр раузаи ризван[1645];
Шашасың гәр җәуабыңда,
Улисәр атәши ниран[1646].
 
 
Улырсың салихе мәсгъүд[1647],
Җәуабың вирисәр сән зуд[1648],
Җинанда җайыңи нәмүд[1649],
Бу ике йар, китеп андан.
 
 
Ике Мөнкир хәнүс әйләр[1650],
Мәками Хакъ шәмүс әйләр[1651],
Һаман нәүми гъәрус әйләр[1652],
Къийәмәткәчә ул инсан.
 
 
Сөаль гәр улса бәдбәхтә,
Җәуаб идәлмийа пөхтә,
Вара кяри[1653] катигъ – сәхтә[1654], –
Вәсъфда къәсыр ирер әзһан[1655].
 
 
Болар утлыгъ гъәмүд илән[1656],
Орып тәгъзиб нәмүд илән[1657],
Һаман атәше руд[1658] илән
Дулар къәбр эчидә ул ан.
 
 
Тәмам къәбер ана закъәт[1659]
Ауазы идә би-такъәт[1660],
Ишедә җөмлә мәхлукат,
Мәгәр ки җен белән инсан.
 
 
Боны парә-парә орып,
Бу ике йар китә дорып –
Тәмугъдин җайыны күреп,
Ула таңгача дәр-хөсран[1661].
 
 
Бу нә шиддәт[1662], бу нә хурлык?
Ула көн-көн хәүеф артык,
Къәбер һәм уладыр заййикъ[1663]
Кабыргасы идә хилт[1664] ан.
 

(XX) Фәнаи дөнйа фи-ахире-з-заман вә бяла

 
Фани бу дар йәкъин[1665] улды:
Фәналеккә якын улды,
Качан ахыры ин[1666] улды –
Ула дөрле зоһурийат[1667].
 
 
Диләсә Хакъ бу дөнйани,
Ки фани кыйлмага ани –
Ула тизлек үзә фани, –
Ничек әмр идә ул сәрват[1668].
 
 
Чү! Исрафил чаладыр сур[1669],
Уладыр йир вә күкләр һур[1670],
Хәлаикъ уладыр һәм бур[1671],
Уладыр көллесе әфуат[1672].
 
 
Һаман күкләр дәхи йирләр,
Бозыла баля һәм зирләр[1673],
Бозылып, чү рәгъдгирләр[1674]
Вирә һәйбәт үзә асуат[1675].
 
 
Җәмигъ мәхлукъ ишедеп бух[1676],
Һәммә әнфас[1677] ула мәҗрух[1678],
Һәмандәм вирисәрләр рух[1679],
Һәлякәтдә улып әлмәүт[1680].
 
 
Чү! Исрафил чала сури,
Къәбердин дорасән үри[1681];
Гарасатга вара – йөри,
Хисабә җөмлә мәхлукат.
 
 
Хәкаикъ гъәҗз[1682] ула ул ан,
Тәхайер-лә китә дәрман.
Сәнеңдик гасый[1683] күбдер ан,
Ула гирйан[1684], улып сәкрат[1685].
 
 
Кяферлар әйләйүрләр закъ[1686],
Вә уйлата әгәр купсак,
Ки кяшки без төраб[1687] улсак
Иде, күрмәз идек хәср ат.
 
 
Җәмигъ кыйлмышлар ула йад,
Пошиманлар ула әфрад[1688].
Килеп хосман[1689], деләйүб дад[1690],
Хөкемдә улалар сәрват[1691].
 
 
Кешегә гәр кеше көчи
Онытмай сәндин ул сөчи[1692].
Ки ахир бер алыр үчи,
Хөкемләр берлә дәр-гъәрәсат.
 
 
Көн эсигъ[1693] уладыр – һәб дан[1694],
Көнәш[1695] сезгә ула – һәб дан,
Тәмам ул көйдерә әбдан[1696],
Улып хәйран, китә әкъват[1697].
 
 
Кызара йир димердәк бәс,
Һава кызарубән чүн мәс[1698],
Көйә кем улды мәгъзуб кәс[1699],
Хәрарәтдин[1700] идеп чәулан[1701].
 
 
Көнәшдин бу кадәр әшракъ,
Улачак йир, һауа, ихракъ[1702].
Бу ихракъда бер уч туфрак
Нәчек такъәт идәр бер ан?
 
 
Зиба буй һәм ула качи[1703],
Һауа тәлх[1704] ула – ачи,
Сабыйлар гъәзб[1705] илән сачи
Агарып китәдер ул ан.
 
 
Күрәчәк гъәзбилә хәшман[1706],
Идеп әфгаленә пошман[1707],
Хода чөн дустидан башка
Улисәр дуст дигән дошман.
 
 
Ауаз идә, ауазы – дад,
Къәни Фиргъәуен вә Шәддад?
Җиһани – безем ул дәйүб,
Заляләт кыйлды зи-л-әутад[1708].
 
 
Къәни ул Нәмруди фәссад[1709],
Къәни Дәкъйанус гъинад[1710],
Къәни зали мөзыйль[1711] сәмүд,
Кәни һәм дәхи зали гъад.
 
 
Къәни «Мин!», «Мин!» дигән ханлар?
Къәни дөнйауи солтанлар? –
Фәсадәт кыйлдылар анлар,
Гүйәки улдылар кәссад[1712].
 
 
Къәни кяфирани рузгяр[1713],
Бу көнгә кыйлдылар инкяр? –
Күрең ин руз, күрен, ин кяр[1714]!
Кемәдер кем аңа солтан?!
 
 
Китерең ул пәлидләри[1715],
У мөнкәри гъәнидләри[1716],
Килеп йәүме вәгъидләри[1717],
Къәни Иблис, къәни шәйтан?
 
 
Мәгәр Хакъ юлына баши
Виреб, кем дүкәр күз йәши,
Җинанә уладыр маши[1718],
Аңа рәхмәт идеп рәхман.
 
 
Зобанилар ушал[1719] анда,
Тәмугъ этләре һәм анда
Гизә та кайсылар къәнда,
Улубән сала бер ниран[1720].
 
 
Идисәр гасыйлар фөрйад
Тәмам ауаз белән әфрад,
Ходадин юкса гәр әмдад[1721],
Тәмугъга идисәр дәр-ан.
 
 
Нидәләр, килсә ул хальдә,
Күреңез, йитде бу вәгъдә.
Һәзар[1722] рәхмәт ула сәгъдә[1723],
Һәзар къәһр ли-зи-тогъйан[1724].
 
 
Гъәрасатда идеп мәйдан,
Күреп хәсрат, гөнаһ шәйдан[1725],
Бәс ул халь дизелә[1726] сыйрат,
Бәс анда корыла мизан[1727].
 

(XXI) Намәләр килмәке вә хисаб улмаклыкыны бәйан идәр

 
Намәләр[1728] вирелә кула,
Кемә уңа, кемә сула[1729],
Кемә аркасыдин ула, –
Кеми хәндә[1730], кеми гирйан[1731].
 
 
Кемисенә хисаб ула,
Кемә газаб, гъитаб[1732] ула.
Күрепдер халеңи нәүлә[1733],
Әгәр хәйр исә ихсан[1734].
 
 
Әгәр намәң килеп уңдин –
Хисаб асан ула соңдин.
Вәләкин килсә сул яндин,
Газаби уласән вәҗдан[1735].
 
 
Әгәр Хакъ гафу кыйлса уш,
Гъитаб улса да улмаз хуш.
Нәгъүз билләһи[1736], гәр бәр-дүш[1737]
Вирелерсә, газаб андан.
 
 
Кеми көлә ушал халә,
Кемисе әйләйүр налә[1738],
Кемисени алып шалә[1739],
Хәйадин[1740] гаркъ ула сәйлян[1741].
 

(XXII) Фи бәйане шәфагъәти-н-нәби салли Аллаһе гъәләйһиссәлам

 
Нәби сәййеде гъәләм[1742],
Салатуллаһ аңа мөдам[1743],
У гәүһәр зөбдәи[1744] адәм,
Шәфагъәт идәсәр ул ан.
 
 
Поракъ[1745] лә биңзәйүр бәркъә[1746],
Оча гяһ гъәрбә, гяһ шәркъә[1747],
Хода әзне[1748] белән халкъә,
Шәфагъәт чөн идә хиҗлян[1749].
 
 
Гъосат-ел-мөэминин[1750] анда,
Мөхәммәд өммәте къәнда,
Зобанилар килеп рандә[1751],
Дузахә әйдәрләр ул ан.
 
 
Мөхәммәд, кем рәсүлуллаһ,
Болара угърайа[1752] ул гяһ[1753].
Ала ошбу шәфагъәт хаһ[1754]
Хода әзне белән дәр-ан.
 
 
Поракъ илән очар ула,
Керүбән гяһән бер юла,
Керә гяһ уңа, гяһ сула,
Бәркъ диген[1755] идә сәйран.
 
 
Гъосат өммәтендин ула,
Дотан нар этедин ула.
Ул этнең агьзыдин кула[1756]
Идүбән шәфкъәте чәндан[1757].
 
 
Мөхәммәд китәчәк гъәрбә,
Идәләр шәркъ үзә зарбә,
Гъосати доту чөн гөрбә[1758], –
Нәчек ул күтәрәдер муш[1759].
 
 
Боера чарийарыйна,
Поракълар вирә барыйна,
Зобанилар гөзарыйна[1760]
Варубән уласыз дип туш[1761].
 
 
Поракъ-лән кидәләр сәйрә,
Күрәчәк оралар нәгърә,
Йөрәк һәм чяк ула зәһрә[1762],
Тәмам дилләр уладыр җуш[1763].
 
 
Бу халь эчрә Гъәли хәзрәт
Зобаниларга ба-гайрәт[1764].
Идеп нәгърә, дота һәйбәт,
Зобанилар кала мәдһуш.
 
 
Килер иркән бу һәйэәтдә[1765],
Тәмам гайрәтдә – һәйбәтдә,
Зобанилар бу рөэзийәтдә[1766]
Кала хәйран Гъәли-л-бәтшан[1767].
 
 
Вәләкин анда күп фөссакъ,
Зобанилар улубән лакъ[1768] (?),
Салып гъоллар гъәля-л-әгънакъ[1769]
Тәмугъга идәләр хәшан.
 
 
Бу хали күрәчәк, ул шаһ
Ора вә «Өммәта[1770]!» дип аһ,
Йөз орып сәҗдәгә дәргяһ[1771],
Гъәрешкә башыни гъәршан.
 
 
Дийә гъәрш изисе[1772] аңа:
«Йа хәбиб[1773], килеп бәңа
Нә сорсаң виререм сәңа,
Идүбән өммәтең бәхшан[1774]
 
 
Бу хальдикән[1775] рәсүл-сәүчи,
Зобанилар улып фәүҗи[1776],
Чыкубән йөри чүн мәүҗи[1777],
Гъоссани идибән къәмшан.
 

(XXIII) Сыйрат кичмәклекнең бәйане будыр

 
Ула күфрек[1778] дүзах[1779] аша,
Тәмам нечкәлеге фаша[1780],
Күрәчәкдән гакыл шаша,
Ки андин кичмәгә, и йар!
 
 
Кичисәр бәндәгяни ник[1781],
Бәркътик[1782], бәгъзысе йилтик,
Очисар бәгъзысе җондик,
Ничек йилдә идәр сәййар.
 
 
Вә бәгъзы ник кичәр күфрек,
Идеп тәрк[1783], ат кеби йөгрек,
Вә бәгъзы кяфери мөшрик[1784]
Улып, төкдән кичәдер нар.
 
 
Кичәр бәгъзы хаша-хаша[1785],
Ахыр салим кичәр[1786] аша,
Чү тоу[1787] бәгъзы зәгъифләшә,
Чыгалмайун дөшәр дәр-гъар[1788].
 
 
Шулар, кем кичделәр андан,
Хәтәрләр кичереп җандан,
Зәһи мәгьфур, ник мәрдан[1789],
Җинан[1790] эчрә идәрләр дар[1791].
 
 
Биһеште гъәдн[1792] җайини,
Гизеп җәннәт сарайини,
Татып нәфсе һәуаини[1793],
Сафада улалар сәййар.
 
 
Дөшисәр нара[1794] күп бәндә
Сыйраты кичмәк эчендә,
Булышып атәшә[1795] анда,
Газаби улалар дәр-хар[1796].
 

(XXIV) Оҗмах сыйфаты вә һәм аның әһленең әхуале

 
Шулар кем керәләр җәннәт,
Тәмам һәйбәт улып һиммәт,
Ки зәррә[1797] калмайа гъилләт[1798],
Бәдәндә зәррәчә микъдар.
 
 
Къас[1799] улмас дил вә дулмаз,
Ки һич бәүл-гаит[1800] улмас,
Зәһи дәүләтледер бу нас[1801],
Зәһи әгъзаз, зәһи әкъдар[1802].
 
 
Әбәд[1803]-бакый үлә улмас,
Әләм, гъәм-гъоссалар[1804] күрмәс,
Йөзидә нур улып сулмас,
Тәмам рәүшан ула, и йар!
 
 
Тәхетләр ләгъл илән фирүз,
Килеп хурлар ула мәншүз[1805],
Җәмале чү әфтаб[1806] әфрүз[1807]
Идүбән нур идә иншар[1808].
 

(XXV) Сыйфаты-л-җинан вә әнһарһа вә әшһарһа

 
Һәзар хөррәм[1809] ула дилләр,
Һәзар бөстан вә чүлләр,
Бөтә[1810] багълар, үсә гөлләр,
Зәһи әнгам[1811], зәһи ихсан.
 
 
Дивары – сим[1812], зәр бамдин[1813],
Мөзәййән нөкърәи хамдин[1814],
Зәһи макъсуд, зәһи кямдин[1815]
Идисәр яхшылар сәйран.
 
 
Гъәсәлдин[1816] елгалар ака,
Ки сөткә биңзәйүр – ака,
Җинан әһле варып бака –
Ничек ул идәдер сәйлян[1817].
 
 
Дәрәхтан бә-һәр фәрддән[1818]
Бодаклари зөбәрҗәддән,
Йимеше татлыдыр къәнддән[1819], –
Вәсъфда къәсыр ула әзһан[1820].
 
 
Һәзар шәһәр, һәзар мисъри,
Һәзар күшәк[1821], һәзар къәсъри,
Тәмам васъфә кагыл къәсъри[1822], –
Имәс васъф итмәгә имкян.
 
 
Бу – былбыл, гъәндәлибстан
Вә гайре мәргый[1823] дәр-бөстан
Укыйурлар һәзар дәстан,
Мәкяне идү фи-л-әгъсан[1824].
 
 
Идеп сәйер, кереп багъа
Күрәрсән: елгалар ага,
Әбрдин[1825] йинҗүләр яга,
Нәһер улып[1826] идә сәйлян.
 
 
Зәһи ширин[1827] ки бу әнһар[1828],
Хосусән – хәүзәи Кәүсәр[1829]! –
Йәкъин бел, эчсә аны гәр,
Сусамас һәргиз ул инсан.
 
 
Иляһи, безгә бер җөргъәт[1830]
Насыйб кыйлгыл әз-ан ширбәт[1831]!
Мөхәммәдә идеп өммәт,
Алып хәмсән илән гъәтшан[1832].
 
 
Хосусән ул шәҗре туби[1833]
Зәһи никя[1834], зәһи хуби,
Зәһи мөҗдә[1835], зәһи туби, –
Җиһанда кем кыйла ихсан.
 
 
Мөрәссәгъ кясәи зәррин[1836],
Тәмами йинҗу-дөррин,
Мөләззәз[1837] нигъмәте ширин[1838],
Китерә гъилмане вилдан[1839],
 
 
Идеп тәкйә[1840], сонып дәстар[1841],
Тәгъамдин нә дилең эстәр[1842]:
Хәрир[1843], атлас, бенеп, ситәр[1844],
Хәрирдин ула һәм юрган.
 
 
Дивары баля вә йуча[1845],
Гяһи кошлар килеп оча,
Гяһи хурлар килеп коча,
Зәһи хуш йар, зәһи хуш җан!
 

(XXVI) Оҗмахда хурларның сыйфаты вә бәйане

 
Киләдер алдына хурлар,
Йөз әлуан[1846] йөзидә нурлар,
Күрәчәк алә сөрерләр,
Җәмагъи идүбән[1847] шәбкъән.
 
 
Һәзар ак нур, һәзар рөхсар[1848],
Тәмами шәмескә охшар,
Зәһи яхшы гөлстанлар,
Зәһи гөл-багъ ула мөлкъән[1849].
 
 
Чү, хурлар киләчәк – дан, туш[1850],
Мөганикъ[1851] улалар бәр-душ[1852],
Зәманлар уласән мәдһуш,
Кәнарендә улып согъкъән[1853].
 
 
Идеп бүсә[1854] аны һәп ир,
Гъәкыйкъ дикен[1855] ора ләбләр,
Өзеп шәфталу гъәбгъәбләр[1856]
Бәйлә ва шәукъән, ва шәукъән[1857]!
 
 
Кәнареңдә зәһи бәхтә,
Бенеп тәхтә, салып тәхтә[1858],
Җәмагъе идәсән пөхтә,
Улубән балядә фәүкъән[1859].
 
 
Җәмагъидә улып баля,
Ула бакирә[1860] һәр халә,
Мөтәххәйр-лә[1861] китеп валя[1862],
Улачан галибе шәукъән.
 
 
Бенеп атлас хәрирендә,
Ләгъле, җәүһәр сәрирендә[1863],
Салып хурлари зирендә[1864],
Ула худ нөтфәи[1865] дәфкъән.
 
 
Күреп бонлар җәмалене,
Коча-коча кәмалене,
Һаман ширин золялене[1866],
Идеп нуш уладер зәукъән[1867].
 
 
Ула йөзе көнәш табан[1868],
Кирәк инсан, кирәксә җан,
Әлем һич вирмәмеш бер ан,
Ки сәндин әүүәлә хәлкъән[1869].
 
 
Кәнаригә салубән уш,
Җәмагъи идәләр дәр-хуш,
Кочубән күксене бәр-душ[1870],
Бәйлә вә гъишкъән, вә гъишкъән.
 
 
Йөзидә нур ала шәгълә,
Ки охшар дешләри ләгълә,
Шулар берлә дөшеп шөгълә,
Табар ул җайида ибкъән[1871].
 

(XXVII) Ходай Тәбарәкә вә Тәгъалянең дидарын[1872] мөэминләр күрмәке

 
Улыркән[1873] гъизз[1874] илән наздан
Дидари күстәрә йәздан;
Җәмалинә улып нәзран[1875],
Калалар һәрбери хәйран.
 
 
Бу назыйрлар дидар күрде,
Һәммәсе мөэминүн ирде,
Җинан эченә кем керде –
Күрисәр дидари йәздан.
 
 
Дилем тәсдикъ, дилем икърар
Идеп белде сәни бер, бар,
Рәхимеңдин өмидем вар,
Газабыңдин улып тәрсан[1876].
 

(ХХVIII) Фи бәйане әһле-н-нар вә гъәзабәһү

 
Шулар кем керделәр нарә[1877],
Тулашып зар үзә зарә,
Булышып гъәкърәбә[1878], марә[1879]
Газаби улу бәр-ниран.
 
 
Җәһәннәмдә яна әшрар[1880],
Катигъ эш-кяр, ула эш тар,
Уладыр көн-бә-көн дишвар[1881]
Җәһәннәмдә газаби ан.
 
 
Тәмам ут эчидә көффар[1882],
Дөшеп вадилар дәр-хар[1883],
Бөйлә къәһр әйләйа къәһһар[1884]
Шуңа, кем кыйлдылар тогъйан[1885].
 
 
Тышы мәхрүкъ[1886], эче мәхзүн[1887],
Газабы уладыр әфзүн[1888],
Хосусән Иблиси мәлгунь
Тәмугъдин ула дәр-зиндан.
 
 
Шәраби һимһәмим[1889] мәгълүм,
Сәмәрләре[1890] ула зәкъкум[1891].
Тәгъаме уладыр мәсмүм[1892],
Сийабе[1893] уладыр къәтран[1894].
 
 
Һәм утдин вадилар[1895] анда
Күп ула, улмайа санда,
Дөшәрсәң – чыкмага къәнда,
Шәйатин-лә улып җиран[1896]!
 
 
Ула аждаһалар әзърәб[1897],
Бә-туни тулы мар-гъәкърәб[1898],
Зәһәр сачып, ула әкърәб[1899], –
Газабда кем ирер дәр-ан.
 
 
Болытлар килеп, ул халә,
Ула хәмраи дәр-баля[1900],
«Ләгъәл-уллаһ[1901] рәхим сала, –
Дийәләр, – та виреп баран[1902]».
 
 
Киләчәк, ягадыр нарлар,
Гъәкариб, аждаһа, марлар.
Ушал мар дәхи әкътарлар[1903]
Килеп чолгана бәр-гәрдан[1904].
 
 
Мөәббәд[1905] улалар анда
Кяферләр җөмлә хәйранда, –
Вәләкиннә әбәд калмас
Мөселманлар нар эчендә!
 
 
Мөселмане гасйан әз-нар[1906]
Чыкасәр янубән дәр-хар,
Гөнаһы нә къәдәр микъдар
Вә йаки фазыль идә[1907] рәхман.
 

(XXIX) Мөнаҗат

 
Иляһена, ходауәндә,
Деләисәр ушал бәндә:
Өмидем шул ирер сәндә,
Тәмугъдин саклагыл, мәннан[1908].
 
 
Иляһи, гаҗизәм, зарәм,
Зәгъифәм[1909] бән, гөнаһкярәм,
Нә кыйлсаң да имәс чарам:
Кирәк гадел, кирәк ихсан.
 
 
Халем дишвар[1910], улып закъәт[1911],
Тәнемдә зәррә йук такъәт,
Ки юктыр кыйлдыкым тагъәт,
Вә ләкин әйләдем тогъйан.
 
 
Уен-көлке таләб кыйлдым,
Фәсадәтләри һәп[1912] кыйлдым,
Ки белмәзем, гаҗәб, нулдым[1913],
Мәгәр рәхмидә[1914] ул хәннан[1915].
 
 
Тәрикъе мөстәкъим[1916] яздым,
Шәйатин мәкрилән аздым,
Рәхим кыйл бәңа, юкса бән
Гакылдин бу заман яздым.
 
 
Никүләр-лә[1917] кубар булсам,
Зәһи никдер[1918], зәһи әнгам[1919]!
Вә иллә әһле тогъйан-лә
Тәмугъә уласәр илзам[1920].
 
 
Зөнүбем би-хисаб, җәмед[1921],
Фирагъәт форсатым тәммәт[1922].
Китәрсәм бәйлә бән, әлбәт,
Бу йөкләр берлә дәр-хәсрәт.
 
 
Гөнаһы әйдәдем ифрад,
Имәс имкян гъәля-т-тәгъдад[1923].
Ки сәндин юкса гәр иршад
Нә кыйла бәндәи фәссад?
 
 
Йа Гъәбделҗәббар, [сән] аңла:
Нә әйтүрмән – аны дыңла,
Билә һиммәт фута багъла[1924],
Һидайәтдин[1925] ула та ан.
 
 
Нәсыйхәт әйләдем, угълан,
Дилә алгыл аны, и җан!
Ерак кыйл нәфсеңи бәддән
Дәхи нә шәй уладыр ран[1926].
 
 
Һәуага бакыйбан күзи,
Ки дотмассаң ушал сүзи,
Улисәр сән[1927] кара йөзи,
Доташып аташе ниран.
 
 
Кяри бер тәркитер тәркин[1928],
Ки дот бәрк һида[1929], бәркин,
Китәр сәрдин шәка[1930], сәркин
Пошиманлар идеп әтъйан[1931].
 
 
Ишет ошбу нәсаихи[1932],
Дилә ал, та ки ляихи[1933]:
Кыйлып гәр бу къәбаихи,
Уласән соңы дәр-тогьйан.
 
 
Яуыз күзне, яманларны,
Сәңа дошман уланларны,
Бәгъид идә[1934] Хакъ анларны,
Сачубән сәна гөл-рәйхан.
 
 
Һидайәт нурыны баша
Вирә Хакъ хәддедин аша,
Күр, анлар, гакъледин шаша,
Къәмусы улубән хәйран.
 
 
Нури[1935] тап, аны табани[1936]
Табам дирсәң, шитаб[1937] ани,
Табарсәң, дот никъаб[1938] ани,
Сакыйнгыл, әйләмә гъөрйан[1939].
 
 
Сакыйн, чяк әйләмә дамен[1940],
Вәдигъә[1941] куй Хакъкә кямен[1942].
Ходай саклар, бәнем замен[1943],
Хакъкә тәслим исә[1944], и җан!
 
 
Китәр инсаф, имәс ин саф[1945],
Һәммә гомрең идеп әтляф[1946].
Газиз нәкъдең[1947] кыйлып исраф,
Соңида улма дәр-гъөсран[1948].
 
 
Гаҗәб бу хиндәге ирләр
Мөратиб, гъиззе дин[1949] дирләр,
Гъәналыкдин[1950] дип ул ирләр
Җиһани кичәләр бер ан.
 
 
Димә һәр әтрафым йафигъ[1951]
Улып кадрем бәнем рафигъ[1952],
Җиһан аслында юк нафигъ[1953]
Дәйүсәрләр дәхи ихсан.
 
 
Гаҗәб хәйрат, гаҗәб вәйа
Нәзар кыйлсаң бу дөнйайа:
Фәкъирә игътибар һич юк,
Идәрләр гъиззәти байа.
 
 
Фәкъирнең зәррә юк къәдри,
Дәйү(р)ләр ля-әдәб йәд-ри[1954],
Әгәрчә вирәсән садри[1955],
Утыргай мөгътәриф җайа[1956].
 
 
Диде боны рәсүлулла
Гъәләйһ куп салауатуллаһ:
Фәкъирнең гъиззедин ула,
Дәйүб, әлфәкъре-фәхрәна.
 
 
Нәсаих әйләдем, и йар,
Сәнең өчен язып әшгъар[1957],
Кабул итеп, дотып юл вар[1958],
Еракка китмәгел, найа.
 
 
Нәсыйхәтләр сәңа хуб бад[1959],
Боның исмен идәрсәң йад,
Атап «Рисаләи-л-иршад»,
Язылган ошбу дүрт пайа[1960].
 
1486Әнуагъ – төрле, һәртөрле.
1487Ихтираз – сак эш итү, тыелу.
1488Нәмимә – яла.
1489Әфтаб – кояш нуры.
1490Мөгътад – күнеккән, гадәтләнгән.
1491Әлкъаб – кушамат, ләкаб, мәсхәрәле исем.
1492Дөругъ – ялган.
1493Тәфтиш – тикшерү.
1494Әбләһ – ахмак.
1495Әз-ан – моннан.
1496Гъәбн идеп – алдап.
1497Көллесе – һәммәсе.
1498Мәгъбүн – алданган.
1499Дан – җим, алдавыч җим.
1500Фәкк итү – чишү; ачылу.
1501Нәммам тәбек итмә – гайбәтче булып йөрмә.
1502Һәтек итү – тарату, мәсхәрә итү.
1503Гизләү – яшерү.
1504Тәхкъир әйләү – хурлау.
1505Тәкъсыйр – кимчелек, гаеп.
1506Бөйлә әгъйан – шулай билгеләнгән.
1507Шакир – шөкер итүче.
1508Закир – исендә тотучы.
1509Нигъмәтә көфран – нигъмәткә көфер итү, күргән яхшылыкның кадерен белмәү.
1510Нокъсан идисәр – киметер.
1511Әмре мәгъруф – белем тарату.
1512Мәүгъиз – вәгазьче.
1513Тилмиз – шәкерт, укучы.
1514Тәляттыйф – хуш һәм яхшы мөгамәлә, яхшы сүз.
1515Тәзкир итү – үгетләү, туры юлга дәшү.
1516Ник сүзе – яхшы сүзе.
1517Тәбзир – күп, артык; исраф.
1518Мих – кадак.
1519Сәнг – таш.
1520Тәнггә дөшмәгел – тарлыкка төшмә.
1521Би-нам нәнггә – хурланган затсыз җаннарга.
1522Зәмине шүрә – тозлы туфрак.
1523Төхм – орлык.
1524Ачигъ – ачы.
1525Бөтә бум-хас – үсә чүп-чар.
1526Шәүкә – чәнечкеле үлән.
1527Хашәк – чыбык-чабык, чүп.
1528Сәхтедил кәс – каты бәгырьле кеше.
1529Көдүрәт – кайгы-хәсрәт, уңайсызлык.
1530Тәхмин әйләү – чамалау.
1531Зирагъәт – игенчелек.
1532Зәхмен – хезмәтен, азабын.
1533Пирлек вә къарилык – картлык, олыгайганлык.
1534Фәналеккә – бетүгә, юк булуга.
1535Мин-әт-тогъйан – бозыклыклардан.
1536Хиндә – вакытта.
1537Тәфахер – дан, горурлык.
1538Сини – монда: олы яшьле.
1539Гами – гади халык, кара халык.
1540Ник мәрдан – яхшы егет.
1541Бихәмдиллаһ – Аллага шөкер.
1542Тагъәт – гыйбадәт кылу.
1543Нисъф – ярты.
1544Улып тагъйәт – һәлак булып.
1545Исә дәүран – яшәсә.
1546Бәһаимдик – хайван кебек.
1547Гъәми – сукыр; монда: мәгънәсез, максатсыз.
1548Мәгасый – гөнаһлар.
1549Әгәр йәк санда сән йәк сән – әгәр бер санда син бер генәсең.
1550Никү мәрдан илән йәксан – яхшы егетләр белән бер тиң син.
1551Зә-ник (әз-ник) – яхшыдан.
1552Мәрд ан – нәкъ шул ир.
1553Бизәр – качар.
1554Әшрар – начар, усал кешеләр.
1555Әгъмардан – гомерләрдән.
1556Борынгыйәм дәйүб – борынгыдаймын диеп.
1557Күтәреп йөрийүр къәрнин – күтәреп йөрер гомер буе.
1558Әбрардан – изгеләрдән.
1559Әндәк гир – кечек тот.
1560Фәккир – фикерлә.
1561Зәккир – исеңә төшер.
1562Къәсдең – теләгең, омтылышың.
1563Гаит идәр – эчендәген бушатыр.
1564Нөтфә – тереклек орлыгы, нәсел орлыгы (мәни).
1565Дөшисәр әз-сәр къөлфә – әгъза башыннан йозакка төшәр.
1566Бәүл – бәвел, сидек.
1567Хөрүҗең һәм ирер әз-зан – чыгуың да шуннан була.
1568Хәмакъәт – ахмаклык.
1569Дәр-раһ – юлга.
1570Къәни – кайда.
1571Хин… гяһ – вакыт… чак.
1572Дөрлаһ – шаяручы, юк белән вакыт уздыручы.
1573Нимә – нәрсәгә, нигә.
1574Маһ – ай.
1575Иман, ауәр – иман китер, ягъни иман белән бергә бул.
1576Һиҗрәт – күчеп китү.
1577Күфрек – күпер.
1578Бөтек – язу (бөти), язмыш язуы.
1579Һәббәт – исү, акрын исү.
1580Наим – йокыдагы кеше, йоклаучы.
1581Гәз – кат (бу юлы).
1582Тәнһа – берьялгыз.
1583Дәр-фан – фани дөньяда.
1584Нуш итү – авыз итү, эчү.
1585Мәдһуш – һушсыз.
1586Мала – малай (?); йөк ташучы хайван дип аңларга да була.
1587Малә – малга.
1588Налә – елау, ыңгырашу.
1589Әсыйгъ – файда, ярдәм.
1590Һиммәтрәк – тырышрак.
1591Улып әтрәк – ташлап китүче булып.
1592Зән – хатын-кыз.
1593Фәнасез калмайа – юкка чыкмый калмаячак.
1594Әҗсад – тәннәр, гәүдәләр, ягъни мәетләр.
1595Әкфан – кәфеннәр.
1596Дөнйадар анлар – дөньяны тотучы заманнар.
1597Әйкан итү – ышану, дөреслеккә алу.
1598Дәри – тау араларында, дала-уйсуларда тереклек итүчеләр.
1599Әбәд – мәңге.
1600Чизи алмадылар әз-ан – бернәрсә дә алмадылар шуннан (милекләреннән).
1601Мадәм – хәзергә; монда: кайсылар.
1602Къәмулары – һәммәләре, барчасы.
1603Мәлбис (мәлбәс) – кием-салым.
1604Мәгъйүб – юкка чыккан, гаиб булган.
1605Мәкян – урын.
1606Ятыркән – ятыр икән.
1607Ба-гъәфләт – гафләт белән; ваемсыз.
1608Күсе рихләт – күченү быргысы.
1609Миһләт бирү – срогын кичектерү.
1610Нәфәс – сулыш.
1611Гъәмә тәбдил – гамьгә, кайгыга алмашыну.
1612Тәзлил – хурлану, кимсенү.
1613Җәүлан итү – бөтерелү, газаплану.
1614Зуд – тиз.
1615Фөган – кычкыру.
1616Бә-фәрсуд – газапланып, әлсерәп.
1617Суд – файда, чара, әмәл.
1618Задә – монда: туганнан бирле, һич тә.
1619Сәкярат – үлем газабы, җан бирү газабы.
1620Касыйд – үч тотучы, каныгучы.
1621Җәрйан – эш барышы.
1622Зәһи ник – нинди яхшы.
1623Нәгъүзе биллаһ – Алла сакласын.
1624Гәр фаза – курыкса.
1625Гъөрйан – ялангач, буш.
1626Мәркәб итенү – монда: күтәреп илтеп кую.
1627Мәҗзәб – тартылу.
1628Ханәи тәнһа һәб – ялгызлык йорты.
1629Әгъмаль – гамәлләр, кылган эшләр.
1630Бәйте вәхшәтдә – вәхшәт йортында.
1631Һәйбәтдә – куркыныч кыяфәттә.
1632Мәгъә-л-гъәйран – аерылып тора торган билгеләр белән.
1633Бәркъ дикен – яшен шикелле.
1634Чү рәгъд – күк күкрәве кебек.
1635Сәрасимә – гаҗәпләнгән, исе киткән.
1636Дәр-гүр – гүр эче.
1637Һәйбәтлек – куркыныч.
1638Ду йар – ике дус, ягъни Нәкир һәм Мөнкир.
1639Дубар – икенче кат; тагын.
1640Җәуаби ар (ауәр) – җавап бар.
1641Хаша – курка.
1642Ба-сауаб күстәр – дөрес, тугры күрсәт.
1643Рәстәр – котылган, азат ителгән.
1644Мәкам ул ан – ул чакта урынлы.
1645Раузаи ризван – оҗмах куанычлары.
1646Атәши ниран – тәмуг уты.
1647Салихе мәсгъүд – бәхетле изге җан.
1648Зуд – тиз.
1649Җайыңи нәмүд – урыныңны күрсәтер.
1650Хәнүс әйләр – кире китәр.
1651Мәками Хакъ шәмүс әйләр – ул урынны Ходай якты итәр.
1652Нәүми гъәрус әйләр – йокыны кәләш итәр.
1653Кяри – эше.
1654Сәхтә – кыен, авыр.
1655Вәсъфда къәсыр ирер әзһан – тасвирларга зиһеннәр кыска булыр.
1656Утлыгъ гъәмүд илән – утлы кисәү белән.
1657Тәгъзиб нәмүд илән – газап күрсәтү белән.
1658Атәше руд – ут ташкыны.
1659Закъәт – тар, кысынкы.
1660Би-такъәт – чарасыз, сабырсыз.
1661Дәр-хөсран – һәлакәттә.
1662Шиддәт – көч, басым.
1663Заййикъ – тар, тыгыз.
1664Хилт идү – ботарлану.
1665Йәкъин – анык, ачык, һичшиксез.
1666Ин – бу.
1667Зоһурийат – булмаганнан килеп чыккан нәрсәләр.
1668Сәрват – төзеклек.
1669Чаладыр сур – быргы кычкырта.
1670Уладыр… һур – җимерелә.
1671Уладыр… бур – һәлак була.
1672Әфуат – вафат булу, үлү.
1673Баля һәм зирләр – өст һәм астлар (җир-күкләр).
1674Чү рәгъдгирләр – әйтерсең күк күкрәтүчеләр.
1675Һәйбәт үзә асуат – куркыныч тавышлар.
1676Бух – тавыш (?).
1677Әнфас – нәфесләр, ягъни җан ияләре.
1678Мәҗрух – яралы, җәрәхәтлеләр.
1679Вирисәрләр рух – җан бирерләр.
1680Әлмәүт – үле.
1681Дорасән үри – үрә торасың.
1682Гъәҗз – гаҗиз.
1683Гасый – гөнаһлы.
1684Гирйан – елау.
1685Сәкрат улу – үлем газабында булу.
1686Закъ (заикъ) әйләү – кычкыру-бакыру.
1687Төраб – туфрак, кабер.
1688Әфрад – кешеләр.
1689Хосман (хосаман) – дошманнар.
1690Дад – дөрес хөкем.
1691Хөкемдә… сәрват – төзек (дөрес) хөкемдә.
1692Сөч – гөнаһ, гаеп.
1693Эсигъ – эссе, кызу.
1694Һәб дан – яхшы бел.
1695Көнәш – кояш.
1696Әбдан – бәдәннәр, тәннәр.
1697Әкъват – куәтләр.
1698Чүн мәс – бакыр шикелле.
1699Мәгъзуб кәс – каһәрләнгән, каргалган кеше.
1700Хәрарәт – эсселек.
1701Чәулан – әйләнеп, бөтерелеп.
1702Ихракъ – янгын, ут.
1703Качи – вак-вак.
1704Тәлх – әчкелт, тәмсез.
1705Гъәзб – газап.
1706Хәшман – ярсу.
1707Идеп әфгаленә пошман – эшләгән эшләренә үкенеп.
1708Заляләт кыйлды зи-л-әутад – мәгънәсе: үзләрен дин үзәге дип ялгыштылар.
1709Фәссад – бозык, азгын.
1710Гъинад – үҗәтлек.
1711Зали мөзыйль – юлдан язган.
1712Кәссад улу – тукталу, сүнү, бетү.
1713Кяфирани рузгяр – кяферлек чоры.
1714Күрең ин руз, күрен, ин кяр – күрегез бу көнне, күрегез бу эшне.
1715Пәлидләр – түбән җаннар.
1716Мөнкәри гъәнидләр – кире кагылган тискәреләр (үҗәтләр).
1717Йәүме вәгъид – кисәтү, янау көне.
1718Җинанә… маши – җәннәткә керүче.
1719Ушал – шунда ук.
1720Ниран – ут.
1721Әмдад – ярдәм, куәт бирү.
1722Һәзар – мең.
1723Сәгъдә – бәхетлегә.
1724Ли-зи-тогъйан – фетнәчеләр өчен, фетнә ияләре өчен.
1725Шәйдан – эштән, әйбердән.
1726Дизелә – төзелә.
1727Мизан – үлчәү.
1728Намә – язу, хат.
1729Уңа… сула – уңга, сулга; уңнан, сулдан.
1730Хәндә – көлә.
1731Гирйан – елый.
1732Гъитаб – гаебен күрү, шелтә.
1733Нәүлә – сөенеч, бүләк.
1734Ихсан – игелек.
1735Вәҗдан – һуштан язу.
1736Нәгъүз билләһи – Алла сакласын.
1737Бәр-дүш – җилкәгә.
1738Налә – елау.
1739Шалә (имла) – кисәү, таяк.
1740Хәйа – оят.
1741Сәйлян – ташкын.
1742Сәййеде гъәләм – галәм башлыгы.
1743Мөдам – һәрвакыт.
1744Зөбдәи – иң яхшы.
1745Поракъ – күк аты, мифик ат.
1746Бәркъ – яшен.
1747Гяһ гъәрбә, гяһ шәркъә – бер көнбатышка, бер көнчыгышка.
1748Әзн – рөхсәт.
1749Хиҗлян итү – оялу, уңайсызлану; монда: ялвару, үтенү.
1750Гъосат-ел-мөэминин – гөнаһлы (юлдан язган) мөэминнәр.
1751Рандә – куып.
1752Угърайа – очрау.
1753Ул гяһ – шулвакыт.
1754Шәфагъәт хаһ – яклауны сораучы.
1755Бәркъ диген – яшен кебек.
1756Кула – куыла (?).
1757Чәндан – шулхәтле, шулкадәр, күп.
1758Гөрбә – мәче.
1759Муш – тычкан.
1760Гөзар – монда: торган җир.
1761Туш улу – очрашу.
1762Чяк ула зәһрә – ачудан ярыла.
1763Җуш – кайнау, тетрәү.
1764Ба-гайрәт – гайрәт белән.
1765Һәйэәт – төс, кыяфәт.
1766Рөэзийәт – хәлдә, күренештә.
1767Гъәли-л-бәтшан – Галинең көченнән, куәтеннән.
1768Лакъ – кыйнау (?).
1769Гъоллар гъәля-л-әгънакъ – муеннарына богау салу.
1770Өммәта – өммәтләрем (өммәт – бер дингә иярүче халык).
1771Дәргяһ – Алла каршында.
1772Гъәрш изисе – күк хуҗасы (Алла).
1773Хәбиб – сөекле.
1774Бәхшан – бүләкләп.
1775Бу хальдикән – шул хәлдә килеш.
1776Фәүҗи – төркем, җыйнаулашып.
1777Мәүҗи – ташкын булып.
1778Күфрек – күпер.
1779Дүзах – тәмуг, җәһәннәм.
1780Фаша – ачык, мәгълүм.
1781Бәндәгяни ник – яхшы, изге бәндәләр.
1782Бәркътик – яшен шикелле.
1783Тәрк идеп – узып чыгып.
1784Мөшрик – күп Аллага ышанучы, мәҗүси.
1785Хаша-хаша – киреләнә-киреләнә.
1786Салим кичәр – зыян-зарарсыз кичәр.
1787Чү тоу – синең кебек.
1788Дәр-гъар – чокырга.
1789Зәһи мәгъфур, ник мәрдан – ярлыканган, изге, яхшы ирләр.
1790Җинан – җәннәт.
1791Дар итү – йорт итү.
1792Биһеште гъәдн – оҗмах, җәннәт.
1793Нәфсе һәуаи – ашкынулы хисләр.
1794Нар – ут, җәһәннәм.
1795Атәш – ут, ялкын.
1796Дәр-хар – хурлыкта.
1797Зәррә – тузан кадәр дә.
1798Гъилләт – кимчелек, чир, авыру.
1799Къас – сизү, тою.
1800Бәүл-гаит – кече һәм олы табигый тәрәт.
1801Нас – кешеләр.
1802Зәһи әгъзаз… әкъдар – яхшы, газиз, кадерле (кешеләр).
1803Әбәд – мәңге.
1804Әләм, гъәм-гъосса – кайгы-хәсрәт, чир.
1805Мәншүз – менү.
1806Әфтаб – кояш.
1807Әфрүз – якты, балкып торган.
1808Идә иншар – сибә, тарата.
1809Хөррәм – шат.
1810Бөтә – үсә.
1811Әнгам – муллык, байлык.
1812Сим – көмеш.
1813Зәр бам – алтын түбә (түшәм).
1814Мөзәййән нөкърәи хамдин – ак көмеш белән зиннәтләнгән.
1815Зәһи кямдин – яхшы канәгатьләнүдән.
1816Гъәсәл – бал.
1817Сәйлян – ташу.
1818Дәрәхтан бә-һәр фәрддән – агачларның һәрберсеннән.
1819Къәнддән – шикәрдән.
1820Вәсъфда къәсыр ула әзһан – тасвирларга зиһен кыска була.
1821Күшәк – матур җиңел корылма (павильон).
1822Къәсъри (къәсыр) – сарай, крепость.
1823Мәргый – чирәмлек, көтүлек.
1824Әгъсан – ботак.
1825Әбр – болыт.
1826Нәһер улып – елга булып.
1827Зәһи ширин – бик татлы.
1828Әнһар – елгалар.
1829Хәүзәи Кәүсәр – Кәүсәр чишмәсе.
1830Җөргъәт – йотым.
1831Әз-ан ширбәт – бу ширбәттән.
1832Хәмсән илән гъәтшан – бишләтә сусау белән.
1833Шәҗре туби – бәхет (җәннәт) агачы.
1834Зәһи никя – бигрәк тә матур.
1835Мөҗдә – яхшы хәбәр, күңелле яңалык.
1836Мөрәссәгъ кясәи зәррин – асылташлар белән бизәлгән алтын кәсә.
1837Мөләззәз – ләззәтле.
1838Ширин – тәмле; татлы.
1839Гъилмане вилдан – җәннәт хезмәткәрләре.
1840Тәкйә итү – сөялү; монда: тез чүгү.
1841Дәстар – сөлге, тастымал.
1842Дилең эстәр – күңелең теләр.
1843Хәрир – ефәк.
1844Ситәр (ситр) – пәрдә, вуаль; тән япкыч.
1845Баля вә йуча – биек һәм югары.
1846Йөз әлуан – йөз төрле, йөз төсле.
1847Җәмагъи итү – кавышу, җенси якынлашу.
1848Рөхсар – йөзләр, кыяфәтләр.
1849Мөлкъән – ташландык җир.
1850Дан, туш – бел, каршыла.
1851Мөганикъ – кочаклау, кочу.
1852Бәр-душ – иң өстенә, иңнәргә.
1853Кәнарендә улып согъкъән – янында (кочагында) һуш китеп.
1854Бүсә итү – үбү.
1855Гъәкыйкъ дикен – ахак шикелле.
1856Гъәбгъәб – ияк асты.
1857Шәукъән – көчле теләкне канәгатьләндерү.
1858Салып тәхтә – аска салып.
1859Балядә фәүкъән – югарыда, өстә.
1860Ула бакирә – гыйффәтле кала, кызлыгы исән.
1861Мөтәххәйр-лә – гаҗәпләнү белән, шаккатып.
1862Валя – рәшә (мираж); монда: исереп.
1863Сәрирендә – ятагында.
1864Зирендә – астына.
1865Нөтфә – аталык орлыгы.
1866Золял – салкын, саф су.
1867Зәукъән – зәвык белән.
1868Көнәш табан – кояш ялтыравы.
1869Хәлкъән – тыштан, читтән.
1870Кочубән күксене бәр-душ – мәгънәсе: күкрәген күкрәккә кочып (кысып).
1871Табар ибкъән – монда: артыгын табар.
1872Дидар – йөз-чырай.
1873Улыркән – булыр икән.
1874Гъизз – кадер, мәртәбә.
1875Нәзран (нәзыйран) – карап.
1876Улып тәрсан – куркып.
1877Нарә – утка.
1878Гъәкърәб – чаян.
1879Мар – елан.
1880Әшрар – явызлар, бозыклар.
1881Дишвар – кыен, авыр.
1882Көффар – кяферләр.
1883Дөшеп вадилар дәр-хар – төшеп хурлык даласына.
1884Къәһһар – каһәрләүче.
1885Тогъйан – азгынлык.
1886Мәхрүкъ – кабынган, ялкын алган.
1887Мәхзүн – боек, кайгылы.
1888Әфзүн – арта бару.
1889Һимһәмим – котырып ачыган.
1890Сәмәр – җимеш.
1891Зәкъкум – ачы; җәһәннәм агачы.
1892Мәсмүм – агуланган.
1893Сийаб – кием-салым.
1894Къәтран – дегет, сумала.
1895Вади – уйсулык, дала.
1896Җиран – күршеләр.
1897Әзърәб (зъәрәбә) улу – сугышу.
1898Мар-гъәкърәб – елан-чаян.
1899Ула әкърәб – янында була.
1900Ула хәмраи дәр-баля – өстә болытлар кып-кызыл булалар.
1901Ләгъәл-уллаһ – бәлки, Алла, ихтимал Алла гына.
1902Баран – яңгыр.
1903Әкътар (къитар) – тезелгән төркем, кәрван.
1904Бәр-гәрдан – муенга.
1905Мөәббәд (әбәд) – мәңгелек.
1906Мөселмане гасйан әз-нар – гөнаһлы мөселманнар уттан.
1907Фазыль идә – кичерү.
1908Мәннан – юмартлык иясе.
1909Гаҗизәм… зәгъифәм – гаҗизмен… зәгыйфьмен.
1910Дишвар – авыр.
1911Улып закъәт – тарлык булып.
1912Һәп – күп.
1913Нулдым (нә улдым) – ни булдым.
1914Рәхмидә – рәхим итә.
1915Хәннан – Алла.
1916Тәрикъе мөстәкъим – туры юл.
1917Никүләр-лә – яхшылар белән.
1918Зәһи никдер – нинди яхшыдыр.
1919Әнгам – муллык, байлык.
1920Илзам – мәҗбүри.
1921Зөнүбем би-хисаб, җәмед – гөнаһым бихисап, җыйналган.
1922Фирагъәт форсатым, тәммәт – ирекле мөмкинлекләрем бетте.
1923Тәгъдад – хисаплап бетерү.
1924Билә һиммәт фута багъла – билгә һиммәт путасын ура.
1925Һидайәт – чын юлга басу.
1926Ран улу – куылу, сөрелү, фаш булу.
1927Улисәр сән – булачаксың син.
1928Кяри бер тәркитер тәркин – эшлекле бер ташлар ташлаячакны.
1929Дот бәрк һида – чынлыкны нык тот.
1930Китәр сәрдин шәка – баштан бозыклык китәр.
1931Әтъйан – киләчәк, булачак.
1932Нәсаихи – нәсыйхәтләрне.
1933Ляих – ачык, аңлаешлы.
1934Бәгъид идә – ераклаштыра.
1935Нури – нурны (иляһи нурны – күңел нурын).
1936Аны табани – аны тапканны.
1937Шитаб – тиз эшләү, тырышу.
1938Никъаб – яшерү, яшерен.
1939Гъөрйан – ялангач, шәрә.
1940Чяк әйләмә дамен – ертык, тишек итмә авын (җәтмәсен, пәрдәсен).
1941Вәдигъә – сакларга бирелгән, әманәт әйбер.
1942Кям – теләк, омтылыш.
1943Замен – ышаныч, гарантия.
1944Тәслим исә – тапшырылса.
1945Китәр инсаф, имәс ин саф – китәр инсаф, бу саф (лык) түгел.
1946Әтляф итү – әрәм-шәрәм итү.
1947Нәкъд – кулда булган акча.
1948Дәр-гъөсран – мохтаҗлыкта, кысынкылыкта.
1949Мөратиб, гъиззе дин – мәртәбәле, дин күрке.
1950Гъәналык – байлык.
1951Йафигъ – ябык (рифма өчен).
1952Рафигъ – күтәрелүче, үсүче.
1953Нафигъ – файдалы, отышлы.
1954Ля-әдәб йәд-ри – әдәпсез, кулы озын (сорамыйча алучы).
1955Вирәсән садри – мәгънәсе: ирек бирсәң, юл куйсаң.
1956Мөгътәриф җай – күрекле урын.
1957Әшгъар – шигырьләр.
1958Юл вар – юл (белән) бар.
1959Хуб бад – хуп булсын, яхшы булсын.
1960Дүрт пайа – дүрт «аякта», ягъни дүрт юллы шигъри строфада.