Kostenlos

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Text
0
Kritiken
Als gelesen kennzeichnen
Schriftart:Kleiner AaGrößer Aa

«Гөлстан чәчәк атканда…»

 
Гөлстан чәчәк атканда,
Тулы ай йирә батканда,
Ки уйлап аны ятканда,
Килеп баса Гөлстаным.
 
 
Гөлстан – исме бик матур,
Үзе гурничада ятыр;
Укырга, эшкә дә батыр, –
Аны алмый йөрәк түзмәй.
 
 
Даны тоткан бөтен илне,
Диләр: «Булыр бу кем килне?
Җилеп җилфердәтә җилне,
Ничек беркемне дә сөзмәй?»
 
 
Гөлстан гөлчәчәк аткан,
Ике бите эчкә баткан,
Аның гыйшык уты тоткан –
Балык кеби суда йөзмәй.
 
 
Гөлстан илләре кайда?
Диләр: «Яхшысы – Кытайда!»
Йөзең нуры кем ул айда? –
Чагыла күзләрем түзмәй.
 
 
Гөлстан, төп гөлем булгыл!
Мәнемлә бер генә кунгыл!
Сафалар шәрабен сонгыл[152],
Ки сөзгечтән дә һич сөзмәй!
 

«Тәмам яндырды, көйдерде…»

 
Тәмам яндырды, көйдерде
Сәнең бу чын сәлам хатың;
Сулар агызга китерде
Гүзәл, сылу, матур атың.
 
 
Кауышыр көн булырмы бер?
Хатың еш яз, ки саргайтма!
Телә Хакъдан күрешергә,
Шәкерт чагымда картайтма!
 
 
Ки шау-шу, мәдрәсә гөрли,
Мәнем къәлбем[153] сәне уйлый;
Гашыйкың һич йокы күрми,
Яна кич-төнләре буйлый.
 
 
Ерак йирдә имәсмен мән,
Дәгел Шам йә Мәдинәле,
Нәчек барыйм, нәчек күрим:
Әминәме, Сәминәме[154]?
 

«Кәлеб ирдем сәбәб берлән ивеңгә…»

 
Кәлеб ирдем сәбәб берлән ивеңгә,
Күзем төшде сәнең күркәм йөзеңгә.
 
 
Күреп ирдем сәнең гөлдик йөзләреңне,
Ишетдем бал шикәрдик сүзләреңне.
 
 
Дәхи күрдем мөбарәк буйларыңны,
Белалмадым вәләкин уйларыңны!..
 

«Түгәрәк алмадай башың…»

 
Түгәрәк алмадай башың,
Каләмдәй сызылган кашың,
Сагынып дивана башым, –
Сабыр телим бер Алладин.
 
 
Сагынамын көндезләрдә,
Дога кыйламын кичләрдә,
Оныта алмыйм һичләр дә, –
Сабыр телим бер Алладин.
 

«Гыйшкъилә вә илля…»

 
Гыйшкъилә вә илля[155] хәйраным[156] мәнем,
Дәрдилә зар-[у]-пәришаным[157] мәнем.
 
 
Мән сәне йар әйләмешем та әбәд[158], –
Сакласын гъәһдилән пәйман ул Әхәд[159].
 
 
Иртә-кич вәсъфыңны укырмын һәйбәт[160],
Укырым чүн[161] «къөл-һу-Аллаһу әхәд».
 
 
Әй никярем, гөлгъизарем, сәрви къәдд[162],
Вай ләбе гъөнҗә, дәһани лялә хәдд[163]!
 
 
Гыйшкың уты уш мәне кыйлды һәляк,
Висалең[164] утындин ирмәзсә гъәдәд[165].
 
 
Хуриларың хөснендин[166] сәңа нәсыйб
Кем вирә? – Алла вирүр, хәйрелмөҗиб.
 
 
Хаҗәтең висалемдер һәр собхе-шам[167],
Висалеңне рузи кыйлсын зу-л-кәрам[168].
 
 
Озын гомер вирә Хода бә-тәүфикъ[169],
Мөәллиф[170] кыйла сәне мәңа тәхкыйкъ[171].
Теле тутый, өне былбыл никярем,
Һәмбәрем[172] (?) сәрви буем, гөлгъизарем.
 
 
Догагүйең[173] илән ачып кәлями[174],
Җәнабеңә йибәрдем чук сәлями.
 
 
Дәхи хөршидә[175] биңзәш[176] йөзләрүңә,
Шәкәрдин датлу сүзлү телләрүңә,
 
 
Әйләб ирсаль[177] догалар гәүһәрени,
Дәхи йөз мең сәналәр[178] җәүһәрени.
 
 
Озын итсен сезнең гомрегезне Хакъ, –
Һәмишә шул догамыз сезгә мотлакъ.
 
 
Вируб тәүфикъ, һидайәт[179] үзеңезгә,
Явыз күз[ләр] төшмәсен йөзеңезгә.
 
 
Бәдигъәт сәнсен[180] – анлар[ның] кулында;
Мәнем җаным фида улсын юлыңда!
 
 
Ходайа тәслим итдем[181] сезләри мән,
Чыкарма хәтереңдин безләри сән.
 
 
Иляһе әйләсүн сәңа гъинайәт[182],
Идүбән бәр-дәуам хифза химайәт[183].
 
 
Мәхәббәт атәшенә[184] бәгърүм буйнмыш,
Ки гыйшык дәрде илә бәгърүм янмыш.
 
 
Сабр идәрсәм, эчеми гыйшкың якар,
Гыйшкың ирүр мәни кыйлан би-карар[185].
 
 
Маһитабан[186] сәндә күрде бер җәмаль[187],
Сулды йөзем дәрдеңлән, улды һилял[188].
 
 
Дәрдилән[189] йөзе, зөлфе[190] пәришан[191] нәүбәһар[192],
Сарыйгъ идб йөземезне чүн лялә-зар[193],
 
 
Күрде мәгъшукыны микән гъәндәлиб[194],
Шадлыкындин агълайур диб: «Йа хәбиб[195]
 
 
Монтазыйр[196] улыб къәдәмеңә къийам[197],
Нәзър идүбән кәндеми нәчә сыйам[198].
 
 
Бу халем[и] сәңа дидем сәр-а-сәр[199],
Дәуа улгыл бу халемгә [сән], әй йар.
 
 
Дога-и хәйремез бу җане садыйк[200]:
Хода кыйлсын сәне җәннәткә лаикъ.
 
 
Гөле сәрби Бохаратик[201] җәмалең,
Тәрәккый ула һәрдәм гъизз-у-җаһең[202].
 
 
Аһ фиракъәт1, ваһ фиракъәт[203], әл-фиракъ,
Бу фиракъәт такъәтемне кыйлды такъ[204].
 
 
Чүн фиракъ кыйлды Ходаем бу заман,
Бу фиракълыкдин юк җиһанда яман.
 
 
Әһл бәйтең илән укубән шадеман[205],
Дөньяда вә ахирәтдә җавидән[206].
 
 
Җаиңны[207] җәннәтдә вирүбән мәҗид[208],
Сакласын наре җәһәннәмдин бәгъид[209].
 
 
Йөзләрең айа[210] биңзәш[дер], и гъөлү[211],
Чук дога дидек сәңа [без], и олу!
 
 
Көн-бә-көн[212] дәүләтең[ез] улсын гъөлү,
Сакласын Хакъ, гәр кыйлса дошман гъәдү[213].
 
 
Нә дийәем сәңа – яр улсын мәләк[214], –
Тәхте паиң, гъәрше көрси нә фәләк[215]!
 
 
Илтимасым[216]: гъәйбә кичмә би-мәрам[217],
Гъәйби гъәйбәт[218] – җөмләсе мотлакъ хәрам!
 
 
Иртә-кичә догаңызда мән гъәриб,
Булсак иде кыйамәтдә бәр-фәрикъ[219].
 
 
Әгәр гыйшкың хак улырса би-гөман[220],
Почмагындин ертып алгайсән һаман.
 
 
Хәзрәтеңдин[221] безләрә мәкъсудымыз:
Безгә бер къәтгъ кәгазьдер мәхмүдемез[222].
 
 
Гыйшкың мәндә улмаз ирсә, и никяр,
Бу хатымны кайтарасың би-зарар[223].
 
 
Йибәрдем мәктүб итеб бу намәне,
Белүр өчен арада маҗараны.
 
 
Әгәр намәм сәңа баруб юлыкса,
Кабул кыйла кичергел, күңел якса[224].
 
 
Сәлам яздым, ирүр күңлем хәкъикъәт,
Хода бирсен йәшеңезгә бәракәт.
 
 
Сәлам алмак фаразыдыр бөрадәр[225],
Җәһед берлән җыйнарга (?) бәрабәр.
 
 
Ишет әмма сүземне үгет иркән[226],
Шәригъәткә муафикъ сүзләр икән.
 
 
Дийеңез бу намәне шәргъи ирмеш[227],
Шәригъәт бу намәдин хариҗ[228] ирмеш.
 
 
Шәригъәткәчә безгә күреп йәрәшмәк…
……………………………………………………….
 

«Бу сүземә инангыл, и гүзәл йар…»

 
Бу сүземә инангыл, и гүзәл йар,
Мәңа юкдыр сәндин үзгә вәфадар[229].
 
 
Мәнем бер сәндин үзгә сәрдәшем юк,
Хода бел үр: сәнендик тиңдәшем юк.
 
 
Дидем сәңа тәмами сүзләремне,
Тулидүбән[230] йәш илә күзләремне.
 
 
Моны яздыкда итдем берничә аһ,
Дәйүб: «Мәңа мәдәд[231] бир, Раббем, Аллаһ!»
 

«Бер ан руйе зәминә кәлде рахъәт…»

 
Бер ан руйе зәминә кәлде рахъәт[232]:
«Пәришан[233], үлде!» – дәйү кәлде афәт.
 
 
Фәкыйрең нәүгъ гъәруси дүнде налә[234]
Гъәмендән әйләндүкчә аһ-у-налә[235].
 
 
Хыялы тарихның нәкъеше[236] улды,
Сүзе – дилдә[237], хыялы күздә калды.
 
 
Әйа дилбәр[238], мәнем халем әгяһи[239],
Булып тәшна[240] фәкыйрьнең гяһи-гяһи[241].
 
 
Җамалеңне әгәр күрсәтсә Рәхман,
Күзем йагын[242] кыйлам мәрһәм[243] ушал ан.
 
 
Нәчүкдер халең, и назик мәҗазем[244],
Вә ликән[245] бәндәмен – юкдыр гъиляҗем[246].
 
 
Төшебдер бер Ходайга ихтияҗым,
Теләймен: йәнә яндыргай сираҗым[247].
 
 
Газизем, и җаным [вә] миһребаным,
Дилем, җаным, тәмурым[248], остоханым[249]!
 
 
Ки мәгъшукым, гөлем, багым, бәһарем[250],
Ата берлә анаңдин йадекярем!
 
 
Ки әй мәхбүб, әйа ширин зәбаным[251],
Карангу әйләдең рәушан[252] җиһаным.
 
 
Йөрәгем парәсе, кувәти җаным[253],
Фида улсын бу тәндә сәңа җаным!
 
 
Ки мәгъшукым, мәне Мәҗнүн итебсән,
Әлифдик къәддемне[254] нун әйләйүбсән.
 
 
Бу халеми сәңа дидем сәр-а-сәр[255],
Дәуа улгыл бу халемгә сән, и йар!
 
 
Морадыңны Хода кыйлсун кифайәт[256],
Башыңдин китмәсүн чәтре гъинайәт[257].
 
 
Теләген һәр нәчүк булса, һәман бул[258];
Яман телдин, яман күздин әман бул!
 
 
Бу дөньяда, ул дөньяда аби[259] тап,
Нә мәкъсудың – ки андин нигү[260] тап.
 
 
Яныңда гъәндәлиб[261] укыйа дәстан[262],
Кәчсүн гомрең бәр(дәри?] багы-бөстан.
 
 
Ачылсын күңелүң[нең] нәүбәһари[263],
Вирә Хакъ гъиззәте бәхт сад-һәзари[264].
 
 
Сәхаби зыйльлең[265] эчрә һәр нә ки вар,
Мәсуни, мәхфуз[266] ула анлар, и йар!
 

«Башыңдадыр мамык калпак…»

 
Башыңдадыр мамык калпак,
Аякыңда читек-башмак,
Бәнем күңлем сәңа моштакъ[267], –
Мәхрүм кыйлмасанә, җаный!
 
 
Йөзең рәушан, телең сөчек[268],
Буең зифа, билең нәзек,
Кулыңдадыр көмеш йөзек, –
Гаҗәб һиммәт ирер, җаный!
 
 
Колакыңда көмеш алка,
Дәхи артыңдадыр тәңкә;
Морадыңдыр сәнең кемдә? –
Серең белдерсәнә, җаный!
 
 
Тәмам әгъзаларың төзек,
Кулларыңда һәм беләзек,
Ауазыңдыр дәхи нәзек, –
Чү былбыл ауазы, җаный!
 
 
Яратыбдыр сәне Алла,
Сүзем юкдыр сәңа әмма,
Безне һәм күңелдин салма, –
Бәйан әйлә әхуалең, җаный!
 
 
Беләкләрең сәнең аппак,
Өстеңдәдер йәшел күлмәк,
Морадымдыр сәне алмак, –
Бәйан әйлә әхуалең, җаный!
 
 
Морадымдыр ирешмәккә
Сәнең илә күрешмәккә,
Дәхи әхуаль сорашмакка, –
Хода нәсыйб әйләсен, җаный!
 
 
Йөзең рәушан, билең нәзек,
Бәнем гарзым[269] үзең күрмәк,
Күреп нәчеклекең белмәк, –
Бәйан ит әхуалең, җаный!
 
 
Ки исмеңдер сәнең фәлян,
Сәңа, җаным, кыйлам сәлам,
Догаларым сәңа салам, –
Мөбарәк җәмалең күрәм…
 

«Буең күрдем, дидем…»

 
Буең күрдем, дидем: «Әлхәмделилла[270]
Йөзең күрдем – укыдым «къөль-һу-Алла».
 
 
Зирәк булсаң белерсең бу сүземне,
Фәһем кыйлып[271] саласән җан-күзеңне.
 
 
Гакыйль[272] улсаң, сүзем тот, и нигярем[273],
Сән ирерсән, җаным, бәнем сәүәрем.
 
 
Нәһар улса[274], һич чыкмыйсың исемдин,
Кичә ятсам, ки чыкмыйсың дөшемдин.
 
 
Бу хатымны йибәрдем бән пичәтләп,
Укыгайсән, җаный, боны хисаблап.
 
 
Бу хатымны кабул идеб ала күр,
Моңа каршы үзең дә хат яза күр.
 
 
Җаным, мәхбүбҗәмалем, заре әфгяр[275],
Үләрмен, гакъибәт[276], гамендә на-чар[277].
 
 
Йибәрдем мәктүб итеп бу намәмне[278]
Белер өчен арада маҗәране.
 
 
Сәнең вәсъфың[279] һәмишә күңлемездә,
Сарыйлык пәйда булды йөземездә,
 
 
Фиракъең утыйга көйәм сәр-а-сәр[280],
Кичә берлән бәңа көндез бәрабәр.
 
 
Әгәр күрсәм сәне, мәхбүбҗәмалем,
Китәдер күңлемдәге барча гамем.
 
 
Сәнең һиҗреңдә[281] көйә тәнем-җаным,
Караңгыдыр фиракъеңдә җиһаным.
 
 
Морадым, мәкъсудым, күрер күзем сән,
Ничә елдин бирле сүләр сүзем сән.
 
 
Ничә елдин бирле җәһдеңдә әфгяр[282],
Сән җан өчен гъәриблыкда герифтар[283].
 
 
Сәнең исмең телемдә, күздә – йәшем,
Ки гыйшыкдан дивана булды башым.
 
 
Ки чишмәдик йәш агадыр күземдин,
Халем белгел бәнем әйткән сүземдин.
 
 
Тоташ янды йөрәгем гыйшкъ утындин,
Качан булыр кысб сәүәр көн ботындин?
 
 
Бән улдым бу җиһанда мисл тутый кош,
Йөземә тулды күземдин акып йәш.
 
 
Сәнең гыйшкың янадыр бәгъремездә,
Бән булсамчы бу хальдә яныңызда.
 
 
Нәчә язсам да бетмидер бу сүзем,
Егъламакдин күрмидер ике күзем.
 
 
Сәнең кайгыңдин бән улдым бичарә,
Йөрәгем янадыр, аһ, нә чарә?!
 
 
Бу дәрдемгә[284] дәуа итсен Ходаем:
Сәнең куеныңда булсам һәрдаим.
 
 
Сәне сәүдем биниһайә хәддин ашып[285],
Янадыр җөмлә җисмем ут тоташып.
 
 
Сәне күрмәй халем юкдыр чыдарга,
Йитешде бу җаным тәндин чыгарга.
 
 
Торам кайгым белән, җаный, каралып,
Сәне күрсәм китә кайгым таралып.
 
 
Әйа җаным, буең сәнең зифа тал,
Йөзең рәушан, телең татлы сөчек[286] бал.
 
 
Сәнең исмен ирер мәңа мөляим,
Сәне бәңа бирер микән Ходаем?
 
 
Әгәр бирмәсә сәне Алла бәңа,
Әҗәл бирсен мәңа вә йаки сәңа!
 

«Үзең анда тик торасән…»

 
Үзең анда тик торасән,
Фәлянә, пәри наз илә[287],
Сурәтең дөшемә керер,
Фәлянә, пәрваз илә[288].
 
 
Сандугач-былбылдай кеше
[Сайрыйдыр] аваз илә,
Укый да көлә, бакубән
Бу хатка пөр наз илә[289]
 
 
Күз дә кашың уйнаша ла,
Биегәнди баз илә[290],
Күкселәрең[291] сүзләшәдер
Төрле сүзи саз илә[292].
 
 
И Фатыйма ла, җанашым,
Бер тоташ бу сагышым,
Гыйшкың илә җәй вә кышын,
Үтә көз дә, яз илә.
 
 
Ник бу күңлем түзмидер лә,
Ник өмиден өзмидер лә?
Әллә тоташ сүзлидер лә
Дәрдкә сабры аз илә[293]!
 
 
Сагынып, и Фатыйма ла,
Килсәнә бер катыйма ла!
Кайгылы әүкатыйма[294] ла
Талда бул[295] һәм раз илә[296]!
 

«Бер тәбәссем садир улса…»

 
Бер тәбәссем садир улса[297] гөлкөшадлардин[298] мәгәр,
Шөгъләсендин зольмәт ула[299] җөмлә ул нәҗме гомер[300]!
 
 
Шөгълә идәр[301] зольмәт эчрә сән нигярнең хәндәсе[302],
Кашлары һилял[303] кебидер һәм яңагы ляләсе.
 
 
Ирер идем бер заманда къәрйәдә[304] сакин[305] үзем,
Сәрви къәдд[306] вә сурәтеңә дөшде шул дәмдә[307] күзем.
 
 
Күрде күзем, дөшде күңлем ул бәдер[308] сурәтеңә,
Хәйран улып, гашыйк улдым шул заман сирәтеңә[309].
 
 
Күз күрергә дилбәри күп[310], назәнин – хәйр-ел-бәнат[311],
Дешләре дил рәгъдидәндер[312], агъзыдыр къәнд-у-нәуат[313].
 
 
Йөзләре шәмсекъәмәрди[314], мисле тавис рәфтәсе[315],
Ауазы хуш гъәндәлибди[316], тутый кеби гөфтәсе[317].
 
 
Һилялә охшар йөзеңә төшде күңлем рәгъбәте[318];
Күз күрекле йарны сәүмәк әнбийалар сөннәте[319].
 
 
Сән икәнсең, белмәс идем, кыйлды мәдех[320] бер фәлян,
Галимә дип, гыйлемле дип кыйлды тәфсил ул бәйан.
 
 
Җәмилә[321] дип, кямилә[322] дип, кәлмеш икән һәр тараф,
Къамәте[323] йәш тал кебидер, дешләре мисле сәдәф[324].
 
 
Маһеруйи[325] күрсәм идем, укыр идем күп сәна[326],
Садрыма[327] гәр гъилләт[328] улса, гъилләтенә сән дәуа!
 
 
Гъилләтемнең юк дәуасы күрмәенчә вәҗһеңи[329],
Мәрхәмәт кыйл бу мәризъга[330], дидерерсән вәҗгъеңи[331].
 
 
Гәр җәсәдем[332] монда булса, дил вә күңлем сәндәдер,
Бәхри-дәрдкә[333] гаркъ улыбмын[334], – мәгънәсе юк
                                                                     бәндәдер.
 
 
Күрдекем сагъәт җиһанда китде зольмәт, килде нур,
Йә кояш сән, йаки ай сән, йаки җәннәт эчрә хур!
 

«Гыйшыкның пәйаны…»

 
Гыйшыкның пәйаны[335] юкдыр, баскан туфрак улмаса,
Интиһаи гыйшык улмаз[336], тән череп хакъ[337] улмаса.
Гъәрзыхаль итмәк өчен[338] бер намә яздым сәңа мән,
Та беләсән гыйшкъ удына янмышым кап-кара мән!
И гүзәлем, егъламагыл бу гамеңә сән җәзил[339],
Гамь җөдадин[340], эш Ходадин – фасбир ул съәбран
                                                                җәмил[341]!
Ятка куйма мәйелеңи – куйсаң, күрерсән вәйлеңи[342],
Сакла, җаным, гайреләрдин садрең илә зәйлеңи[343]!
Гакыйль улан[344] үзенә һәр кемсәи йар әйдәмәс,
Һәр белер-белмәс катында кәшфе әсрар әйләмәс[345].
Йар илән сохбәт[346] гаҗәбдер, тәгъне әгъйар[347] улмаса,
Багъ ара гөл-сәбез хушдыр, михнәти хар улмаса[348].
Бөйлә мөстәсна[349] гүзәлсән, кем сәңа юкдыр бәдәл[350],
Хөснедин, и җан, мөнкъәтыйгъ кыйлмас бәне илла
                                                                    әҗәл[351].
Къәсд идәрсә әһле тогъйан[352] алгалы җаным бәнем,
Нә гамем вар, ки Хода улса мәдәдкярем бәнем[353]?
 

«Үсеп бара ла бер җаный…»

 
Үсеп бара ла бер җаный,
Чыкып бара матур даный,
Мәдехли һәр кеше аный, –
Йар итсә, кемгә дә ярый!
 
 
Үзе яңа үсеп бара,
Йөзе мисле маһа пара[354],
Күзе – нәргис, кашы кара, –
Ниндәй булыр бара-бара?!
 
 
Мәкәрҗә калфагы сәнең,
Башыңда сачагы [уйный],
Кулыңдадыр беләзекең, –
Йөрәгем өзелә, җан[ый]!
 
 
Колагыңда көмеш алка,
Дәхи артыңдадыр тәңкә;
Морадыңдыр сәнең кемдә? –
Йөрәгем өзелә, җаный!
 
 
Беләзекең кулыңдадыр,
Яка-башың буйныңдадыр,
Ике нәрсәң куйныңдадыр, –
Алар ни нәрсәләр, җаный?
 
 
Бән әгәр күршәен[355] дисәм,
Шайәд әллә ояласың,
Оялмакың чын булса гәр,
Зәһи[356] инсафлы баласың!
 
 
Икеләнгән булып күңлең,
Ары һәм бире чабасың,
Бәнем кебек сәне сәүгән,
Күп эзләсәң дә тапмазсың.
 
 
Төшемдә күрешеп, җаный,
Сөйләшдек каты сер сүзләр;
Болай ук сүзләшә алмаслар
Нә кадәр үз булып үзләр[357].
 
 
Әйа җаным, күзем нуры,
Карасам гәр сәңа туры,
Китәдер күзләрем нуры –
Ки сәнсең [чын] оҗмах хуры!
 
 
Бигүк садә баламысың?
Бәне искә саламысың?
Йә онытып каламысың
Зифалыгың горурында?
 
 
Языйм микән, йитәр микән,
Сәнең мәдхең бетәр микән?
Күңеллардин китәр микән
Сәнең дәрдең[358] белән, җаный?!
 

«И белмисең, шөйлә…»

 
И белмисең, шөйлә[359] булдым
Җиһанда бән сәңа моштакъ[360],
Йосыф берлә Зөләйхадик, –
Ки бәлки, зийадә[361] моштакъ.
 
 
И җанки, хили моктандым[362],
Ки бер күрергә уфтандым,
Еладым, дәхи сыктандым,
Сагынып бик, булып моштакъ.
 
 
Сәүгән тоткач, киңәш тарка,
Тагын эш алка да салка,
Калырсың көлкегә халка[363], –
Тик утырма юаш, йомшак.
 
 
Юаш дигәнгә рәнҗемә,
Кесәл дә булма, кәлҗемә,
Юк әсбаб[364] берлә алҗыма, –
Юк әсбаблар булыр моштакъ.
 
 
Юк әсбаб нигә аласың? –
Ки кайгы берлә бетәсең!
Тагы да кемне көтәсең?
Кемә күңлең булыр моштакъ?!
 
 
И-и, и генә лә, и генә,
Ни булды миңа, ни генә?
Эшемдә юк ла көй генә,
Нидән буды икән эш так[365]?
 
 
Ничек табыйм ла көй генәм?
Сөйләп бир, җанеки генәм,
Матурым, и чибәр генәм,
Әгәр булсаң ки бик хуш так.
 
* * *
 
Бу карышмак белән, тутка[366],
Җитәлсаң ярый максудка;
Алып куйса бер Асмутка
Вә йаки бер яман Артак…
 

«Кыйнап-кыйнап та тиңсенмәс…»

 
…Кыйнап-кыйнап та тиңсенмәс…
Җибәргән чакта ир селтәп,
Ки кайгы берлә гөрселдәп,
Егылып егълама, аппак.
 
 
Язылган булса тәкъдирдә,
Тап улсаң шундайын иргә,
Бәнем дә каргышым бергә
Киләчәк, шөбһәсез, аппак.
 
 
Карышканлыкда зәррәни[367] (?)
Күңел генәм дә жәлләми,
Күрәсең бардыр әллә ни,
Йөрәгең җилкенеп, аппак.
 
 
Ишет, тыңыла, кыз, ишет,
Ки бер үгетемне биш ит,
Киңәшдән чыкмый бер эш ит,
Күр улмайым[368] дисәң, аппак!
 

«Бу сүзләрне ишетүбән…»

 
Бу сүзләрне ишетүбән,
Нәсыйхәт ал, и туганым:
«Мәңа дә ошбу кызлардик
Бәля салмасын Уганым[369]
 
 
Язып хат өстенә хатлар,
Күтәрдем күп яманатлар;
Күп үк өшәндереп атлар
Ни юлга китде куганым?
 
 
Бире торып да биресең,
Кире торып да киресең,
Нидән соң бәңа килмисең? –
Сөйләшсәнә, и туганым!
 
 
Изеп карасу балчыкны,
Йөреп атым да талчыкды;
Бәне кечкенә мальчиктый[370]
Күрмәдең һич, и туганым!
 
 
Сүземне саймадың чынга[371],
Ки бер җавап да юк унга;
Калып торган кеби тынга,
Тик утырдым, и туганым!
 
 
Дидем, бик күп сәне кыстап:
«Сөйләшергә вакыт, кыз, тап!»
Вә ләкин ялгызың йоклап,
Гафил калдың, и туганым!
 
 
Күңелеңне куеп дилгә[372],
Үзең килсәң иде мингә,
Ки мин улсам иде сингә,
Ни соң булыр, и туганым?!
 
 
Бу гафиллек, и душа мой,
Ки һич күңелгә ошамый,
Күңелемдән дә бушамый,
Бу килмәс дип, и туганым!
 
 
Инәлдем дә бугай аша[373],
Инәлмәсәм, йөрәк таша;
Җәелде бик, чыгып фаша,
Бу телләрдә, и туганым!
 

«Дөшән сагъәтдә күңлемә…»

 
Дөшән сагъәтдә күңлемә[374]
Сәне күрмәк деләр күңлем;
Гаҗәб мөмкинмедер, җаным?
Сәне күрмәк деләр күңлем[375]!
 
 
Нә дәклү карным ач улса,
Туяр бер лөкъмә йимәкдин;
Вә илля[376] күзләрем туймаз,
Туганым, сәне күрмәкдин!
 

«Мөнаҗәтне яза-яза…»

 
Мөнаҗәтне яза-яза,
Каләм тоткан кулым тала.
Күземдин канлы йәш ага –
Хәсрәтеңдин, әйа җаным!
 
 
Асыл кошны тотар идем,
Тирәк төбенә [лә] кунса;
Сагъәт саен күрәр идем,
Сән җаныйдин әмер булса.
 
 
Сәлам яздым сәнең артдин,
Сәне күрмәклекем сартын[377].
Иякләрең кызыл алтын –
Ушал кыйлмыш сәне Мәүля[378]!
 
 
Күн итекдер аягымда,
Көмеш йөзек бармагымда,
Йәшләр түгел – кан елаймын
Сәне сагынган чагымда.
 
 
Гозер сүзем шулдыр, җаный:
Бүтән йарга дашлап китмә;
Бу мөнаҗәт барып йиткәч,
Сүләшүгә мохтаҗ итмә.
 
 
Биек мәсҗед манарасы,
Ялтырыйдыр тәрәзәсе,
Бу дөньяда кауышмасак,
Утта янсын заманасы.
 
 
Иртә торып тышка чыкдым,
Кошлар очты оядин ла,
И җаныем, бергә сорыйк
Кауышмакны Ходадин ла…
 

«Бәнем җаным сәнең җаның имәсме…»

 
Бәнем җаным сәнең җаның имәсме,
Бәнем җаным сәңа кабул имәсме?
Сәнең җаның бәнем корбаным улсын,
Кулың – ястык, сачең юрганым улсын!
 

«Җөмлә гөлнең нуры китә…»

 
Җөмлә гөлнең нуры китә,
Сачак вакытлары үткәч;
Матур кызның кадре китә,
Егерме йәшенә йиткәч.
 
 
Җиһан багълары ки нурлана,
Җөмлә гөлләр сачак аткач;
Бәнем күңлем тынычланыр,
Сәнең куйн гынаңа яткач!
 

«Сурәтең дөшемә керер…»

 
Сурәтең дөшемә керер,
Дөшем эчрә күзем күрер:
Күз алдында биеп йөрер,
Терәп күксен[379], идеб рәкъкас[380].
 
 
Ки куркам бу сурәт-нәкъши,
Бер йиңел улмасын бәхши[381],
Дивана булмасам яхши, –
Кидеп гакълым, булып гъәувас[382].
 
 
Тагъ-таш, сәхралар кичеп,
Йитәр идем сәңа очып,
Ятыр идем сәне кочып,
Ки куйныңда булып гъәувас.
 
 
Гашыйк-мәгъшук табышубән,
Агызларны кабышубән,
Кочышубән, очышубән
Улышамыз икәү мәгъас[383].
 
 
Иляһи, ошбу матурга
Нәсыйб ит бергә ятырга,
Үбеп агъзыны татырга,
Ки куйнында булып гъәувас!
 

«Ки бән яздым сәңа, җанкәм, ничә хат…»

 
Ки бән яздым сәңа, җанкәм, ничә хат,
Бәйан итдем ничә хатда ничә кат:
 
 
Оемагыл эчеп гъәфләт[384] шәраби,
Заигъ үткәрмә әйаме шәбаби[385].
 
 
И бәгъидә[386], сәнең хәзер бу чакда
Үбеп-кочып сәүәр вактың кочакда.
 
 
Сафадин[387] дөньяның зәүкъен[388] алырсың,
Гомернең үткәнен тоймай калырсың!
 
 
Ки былтырдан бире нишләп торамыз?
Нә файда әйләдек? Нә эш кырамыз?
 
 
Ки бән көтдем сәне, сән елны көтдең,
Бәнем чөн саргаеп, шәт, сән дә бетдең?!
 
 
Сәне сәүдем, тотышлый уңга ишдем,
Табып хәйлә, сән аны сулга сүтдең.
 
 
Бән әйтәмен, җитим диеп бу дуска,
Сән әйтәсең: «Йөри бу – гакълы кыска!»
 
 
Фәлянә, әй, сәне бик сәүде күңлем,
Сәнең күңлеңне белмәзмен, и сеңлем!
 
 
Мәхәббәтдин сәңа вар ирде дәрдем,
Сорарга бер тоташ нийәт идәрдем.
 
 
Ишеткәчдин, исем дә китде лә, ух:
Дидем, уф Алла, калдым алмыйча ук!
 
 
«Ух» ормакда янар икән йөрәкләр,
Дәуасын тапмады бик күп зирәкләр.
 
 
Табыла дөньяда бик күп кирәкләр,
Шәкерткә килгән кызлар тик сирәкләр.
 
 
Алар ташмы икән, әллә тимерме?
Гомердә бер генә йомшап, килерме?
 
 
Язып, ун хат җибәрдем йә егерми,
Укымыйсың микән, күзең йә күрми?
 
 
Язамын күп, эчемдин гамь бушар дип,
Бу күп сүз эчрә бер сүзем ошар дип.
 
 
Ки бән вардым сәне сөеп, алам дип,
Ки сән бәне кудың тиле малайдик.
 
 
Бу куганыңны сән сайма[389] уенга,
Әгәр уйныйк дисәң, кил, кер куенга!
 
 
Үзең яхшы, китаб-Коръән укыган,
Ошыймы соң сәңа, җаным, бу куган?
 
 
Төсең-буең ишетеп, сәүдем, и Рух,
Йөзең күргәч, сагышыңдин дидем: «Ух!»
 
 
Мәхәббәтем шу тәкле сән сылуда:
Ух итәмен, сагынып, һәр сулуда.
 
 
Гаҗәб калдым, җаныем, бу эшемгә,
Һушым китәр, исем китәр һушымга.
 
 
Мәхәббәт белән янганга йөрәкләр,
Дәуасын тапмады бик күп зирәкләр.
 
 
Табыла дөньяда һәрбер кирәкләр.
Гыйшыкка дару юк диләр зирәкләр.
 
 
Гъәһеднамә[390] итәр ирдем хатыңны,
Хатың эчрә әгәр күрсәм атыңны.
 
 
Йөрердем көндезен, кулымга алып,
Кичен ятыр идем, куйнымга салып.
 
 
Хода язган микән ошбу җиһанда
Күрешергә, сөйләшергә ниһанда[391]?
 
 
Әй фәлянә, үлекмен – тергезә күр,
Бер аулакда үзеңне күргәзә күр!
 
 
Болай торганча икәү ары-бире,
Кушылаек икәүләп, китмә кире.
 
 
Килер булсаң, и матурым, сеңелкәй,
Сүземне тыңла, калдырма күңелкәй.
 
 
Әгәр дә килмәсәң, алдап йөретмә,
Сәүмәгәнеңне бер дә эчдә тотма.
 
 
И матурым, әгәрчә тартса җаның,
Бу дәкле катмасын ла бәңа каның!
 
 
Килермүсән? – Сүзеңне сүзлә тугъры,
Сүзе ялган кешене дирләр угъры!
 

«Уян гъәфләтдин, и җанкәм…»

 
Уян гъәфләтдин, и җанкәм,
Сафа сөр вакъты форсатда[392];
Карыгач[393], бу төсең калмас,
Көсүф алмыштый көрсәтдә[394].
 
 
Йә бик шаянмы, шукмы сән? –
Килергә һич ашыкмыйсән.
Йә бүтәнгә гашыйкмүсән? –
Сүзең һич узмый рөхсәтдә.
 
 
Димә: «Ник язасың бик күп?
Эчең дә әллә пошамы?»
Ничә язсам да, и җанкәм,
Эчем ник бер дә бушамый?!
 
 
Вә йә күңлем кышын-җәен
Бу бәгъидә абыстаем[395],
Сагынып «ух» оран саен,
Кулым язарга кушами?
 
 
Бу халем тамаша кебек:
Тоташ көек, тоташ көек!
Ки һич дә күрмәгәндин үк
Җиһанда вакъты хушами[396]
 
152Сонгыл – сон; кулыңны сонып, сузылып бир.
153Къәлбем – йөрәгем.
154Сәминә – таза, көр; симез.
155Вә илля – бары тик.
156Хәйраным – шашуым.
157Дәрдилә зару-у-пәришаным – кайгы-хәсрәттән зарым һәм моңым.
158Та әбәд – ахыргача, мәңгегә.
159Сакласын гъәһдилән пәйман ул Әхәд – ул Әхәд вәгъдә һәм шарты белән сакласын иде.
160Вәсъфыңны… һәйбәт – сыйфатыңны… олылап.
161Чүн – нәкъ, шикелле, кайчан (шулчак).
162Никярем, гөлгъизарем, сәрви къәдд – гүзәлем, алсу йөзем, сәрви (кипарис) сынлым.
163Ләбе гъөнҗә, дәһани лялә хәдд – иреннәре гөнҗә, авызы лаләдәй.
164Висаль – кавышу, ирешү.
165Ирмәзсә гъәдәд – бер кадәре булмаса.
166Хөснендин (хөснедин) – матурлыгыннан, күркәмлегеннән.
167Собхе-шам – иртә-кич.
168Рузи кыйлсын зу-л-кәрам – кодрәтле Алла бүләк итсен.
169Бә-тәүфикъ – тәүфыйклы, игелекле.
170Мөәллиф – дус.
171Тәхкыйкъ – анык, төгәл.
172Һәмбәрем – юлдашым (?).
173Догагүйең – дога укучың (сиңа изге теләк теләүчең).
174Кәлями – кәлямне; кәлям: сүз.
175Хөршид – кояш.
176Биңзәш – охшаш, охшаган.
177Әйләб ирсаль – күндерү, җибәрү.
178Сәналәр – мактаулар.
179Һидайәт – юл күрсәтү, тугры юлга басу.
180Бәдигъәт сәнсен – тиңе булмаган матурлык (гүзәллек) син үзең.
181Тәслим итү – тапшыру.
182Гъинайәт – ярдәм, изгелек.
183Идүбән бәр-дәуам хифза химайәт – саклыкка дәвамлы яклау күрсәтү белән.
184Атәшенә – утына.
185Би-карар – карарсыз, чарасыз, тынычсыз.
186Маһитабан – ай нурлары.
187Җәмаль – гүзәл чырай; күркәмлек, гүзәллек.
188Һилял – ай (яңа туган ай).
189Дәрдилән – дәрт белән: чир (кайгы-хәсрәт) белән.
190Зөлфе – чәч бөдрәләре (чигә һәм җилкәләрдә).
191Пәришан – моңлы, сагышлы.
192Нәүбәһар – иртә яз, яз башы.
193Чүн лялә-зар – лаләле кыр шикелле.
194Гъәндәлиб – былбыл, сандугач.
195Хәбиб – сөекле.
196Монтазыйр – өмет итү, көтү; интизар булу.
197Къәдәмеңә къийам – баскан адымнарыңа.
198Нәзър идүбән кәндеми нәчә сыйам – үземә ничә ураза нәзер әйтү белән.
199Сәр-а-сәр – баштан ахыргача.
200Җане садыйк – тугрылыклы җан.
201Гөле сәрби Бохаратик – Бохараның сәрби гөле шикелле.
202Гъизз-у-җаһең – хөрмәтең һәм урының: кадер-хөрмәтең.
203Фиракъәт (фиракъ) – аерылу, аерым тору.
204Такъәтемне кыйлды такъ – сабырымны җуйды, тәкатемне бетерде.
205Шадеман – шатлыклы.
206Җавидән – мәңгелек; мәңгегә.
207Җаиңны – урыныңны.
208Мәҗид – макталган, дан казанган (Алланың исем-эпитеты).
209Наре җәһәннәмдин бәгъид – җәһәннәм утыннан ерак.
210Айа – айга.
211Гъөлү – биек; югары, өстен; зур дәрәҗә иясе, асыл зат.
212Көн-бә-көн – көннән көнгә.
213Гъәдү – дошман, көндәш; көнчелек, дошманлык.
214Мәләк – фәрештә.
215Тәхте паиң, гъәрше көрси нә фәләк – торган җирең, утырган урының имин булсын.
216Илтимасым – үтенечем.
217Би-мәрам – теләксез, теләмичә; ирексездән (кеше сүзенә ияреп).
218Гъәйби гъәйбәт – гаепне гайбәтләү.
219Бәр-фәрикъ – бергә, бер төркемдә.
220Би-гөман – гөмансыз, шиксез, шөбһәсез.
221Хәзрәтеңдин – син олы заттан, син хөрмәткә лаек шәхестән.
222Бер къәтгъ кәгазьдер мәхмүдемез – бер кисәк кәгазьдер мактаячагыбыз.
223Би-зарар – зарарсыз (ертылмаган килеш).
224Күңел якса – күңелгә ошаса; күңел ятса.
225Фаразыдыр бөрадәр – туганлык фаразыдыр.
226Үгет иркән – үгет икән.
227Шәргъи ирмеш – шәригатьчә икән.
228Хариҗ – тышкы, тышта; катнашусыз.
229Вәфадар – ышанычлы, тугрылыклы.
230Тулидүбән – тулы идүбән: тулы итеп.
231Мәдәд – ярдәм.
232Бер ан руйе зәминә кәлде рахъәт – бермәл җир йөзенә хәсрәт килде.
233Пәришан – моң, кайгы; аптыраш.
234Фәкыйрең нәүгъ гъәруси дүнде налә – фәкыйрьнең туй бәйрәме елауга әйләнде.
235Аһ-у-налә – аһ ору, үкереп еглау.
236Тарихның нәкъеше – узган эшнең гәүдәләнеше.
237Дилдә – дил: күңел, җан, рух; хәтер.
238Дилбәр – гүзәл, чибәр; йөрәкләрне яулаучы.
239Халем әгяһи – хәлемне белүче.
240Тәшна булу – омтылу, сусау.
241Гяһи-гяһи – вакыт-вакыт, кайчакларда.
242Күзем йагын – күзем маен (күз нурын).
243Мәрһәм – җәрәхәткә, ярага сөртә торган май (бәлзәм).
244Назик мәҗазем – нечкә холыклым, назлым.
245Вә ликән – вәләкин.
246Гъиляҗ – чара; дәва.
247Сираҗ – шәм; яктырткыч.
248Тәмурым – тамырым, тамырларым.
249Остохан – сөяк, сөякләр.
250Бәһар – яз.
251Ширин зәбан – тәмле тел, татлы тел.
252Рәушан – якты, нурлы.
253Кувәти җан – җан куәте, җан көче.
254Къәддем – буй-сыным, гәүдәм.
255Сәр-а-сәр – баштан аякка, баштан ахыргача.
256Кифайәт кыйлу – канәгатьләндерү.
257Чәтре гъинайәт – ярдәм чатыры (саклап тора торган зонт).
258Һәман булу – шулай ук булу.
259Аби – абны (аб – су).
260Нигү – яхшылык, изгелек.
261Гъәндәлиб – сандугач, былбыл.
262Дәстан – дастан; монда: мактау, мәдхия.
263Нәүбәһари – нәүбәһар; иртә яз, яз башы; биредә: иртә яз кебек.
264Сад-һәзар – йөз мең.
265Сәхаби зыйльлең – ышык (булырлык) болытларың.
266Мәсуни, мәхфуз – сакланган, исән-имин.
267Моштакъ – омтылучы; атылып, тартылып торучы.
268Сөчек – тәмле.
269Гарз (гъәрз) – үтенеч; теләк.
270Әлхәмделилла – Аллага мактау булсын.
271Фәһем кыйлып – аңлап, төшенеп.
272Гакыйль – акыллы кеше (акыл иясе).
273Нигяр – сын, санәм (табыну объекты).
274Нәһар улса – көндез булса (таң атканнан соң – көне буе).
275Заре әфгяр – зар белән җәрәхәтләнү, яралы күңел.
276Гакъибәт – ахырда, ниһаять.
277На-чар – чарасыз.
278Намә – язу, хат; текст.
279Вәсъф – очрашу, кавышу (сәнең вәсъфың – синең белән очрашу).
280Сәр-а-сәр – баштанаяк.
281Сәнең һиҗреңдә – синнән аерылуда.
282Җәһдеңдә әфгяр – сиңа омтылып җәфаланучы.
283Герифтар – дучар.
284Дәрдемгә – хәсрәтемә, чиремә.
285Хәддин ашып – чиктән ашып.
286Сөчек – тәмле, татлы, төче.
287Пәри наз илә – пәри (кызларыча) наз белән.
288Пәрваз илә – очып йөргән хәлдә, очкан килеш.
289Пөр наз илә – бик назланган хәлдә.
290Баз илә – уйнап, уйнаган төсле.
291Күкселәрең – күкрәкләрең.
292Сүзи саз илә – сүзләрне килештереп.
293Дәрдкә сабры аз илә – хәсрәткә (чиргә) сабыры азлыктан.
294Әүкатыйма – вакытларыма.
295Талда булу – дәва булу, таяныч булу, ышык булу.
296Раз илә – сер (хикмәт) белән.
297Табәссем содир улса – елмаю күренсә, елмаю пәйда булса.
298Гөлкөшадлар – чәчәк аткан гөлләр, монда: матур кызларның йөзләре.
299Шөгъләсендин зольмәт ула – сүзгә-сүз: нурыннан караңгылана; мәгънәсе: кызлар елмаюы янында төссезләнеп (нурсызланып) кала.
300Нәҗме гомер – яшәү йолдызы, хәят йолдызы.
301Шөгълә идәр – яктырып, нурланып торыр.
302Нигярнең хәндәсе – гүзәлнең елмаюы.
303Һилял – яңа туган ай.
304Къәрйә – авыл.
305Сакин – торучы, яшәүче.
306Сәрви къәдд – сәрви (кипарис) сын.
307Шул дәмдә – шул чакта, шул мизгелдә.
308Бәдер – тулган ай.
309Сирәтеңә – йөреш-торышыңа (күркәм холкыңа).
310Дилбәри күп – күңелгә ягымлылыгы күп.
311Назәнин – хәйр-ел-бәнат – иң назлы – кызларның гүзәле.
312Дил рәгъдидәндер – күңел бизәгедер.
313Къәнд-у-нәуат – шикәр, вә нәуат.
314Шәмсекъәмәрди – шәмсекамәрдәй: кояш һәм айдай.
315Рәфтәсе – йөреше, хәрәкәте.
316Гъәндәлиб – сандугач, былбыл.
317Гөфтәсе – сөйләшүе, сөйләве.
318Күңлем рәгъбәте – күңелем теләге, мәелем.
319Әнбийалар сөннәте – пәйгамбәрләр сөннәте (гадәте, кушкан эше).
320Кыйлды мәдех – мактады.
321Җәмилә – күркәм, матур, гүзәл.
322Кямилә – камил, уңган, һәр яктан да килгән.
323Къамәте – сыны, буй-сыны.
324Сәдәф – энҗе кабырчыгыннан эшләнгән зиннәт (төймә); энҗе.
325Маһеруйи – ай йөзен (айдай йөзен).
326Сәна – мактау, мактау догасы.
327Садр – садыр: күкрәк, күңел, йөрәк.
328Гъилләт – авыру, чир.
329Вәҗһеңи – йөзеңне, чыраеңны.
330Мәризъ – авыру, чирле (кеше).
331Дидерерсән вәҗгъеңи – әгәр тидерсәң (гыйшкың) чирен.
332Җәсәд – тән, бәдән.
333Бәхри-дәрд – дәрт-хәсрәт диңгезе.
334Гаркъ улыбмын – гарык булганмын, батканмын.
335Пәйаны – ахыры, чиге.
336Интиһаи гыйшык улмаз – гыйшыкның соңы (чиге) булмас.
337Хакъ – туфрак, җир.
338Гъәрзыхаль итмәк өчен – хәлне бәян итмәк өчен.
339Сән җәзил – син бик тә, син бик күп.
340Гамь җөдадин – кайгы-аерылудан.
341Фасбир ул съәбран җәмил – күркәм сабырлык белән сабыр ит.
342Күрерсән вәйлеңи – хәсрәтеңне, бәла-казаңны күрерсең.
343Садрең илә зәйлеңи – күкрәгең белән итәк-чабуыңны.
344Гакыйль улан – гакыллы булган.
345Кәшфе әсрар әйләмәс – серләрне ачмас.
346Сохбәт – сөйләшү, әңгәмәләшү, серләшү.
347Тәгъне әгъйар – читләрнең шелтәсе (ятларның гайбәте).
348Багъ ара гөл-сәбез хушдыр, михнәти хар улмаса – бакчаларда гөл һәм яшеллек хуштыр, әгәр хурлыклы михнәте (нәтиҗәсе) тигәнәк (чәнечке) булмаса.
349Бөйлә мөстәсна – болай тиңдәшсез (искитәрлек).
350Бәдәл – алмаш, тиң.
351Хөснедин, и җан, мөнкъәтыйгъ кыйлмас бәне илла әҗәл – аның күркәмлегеннән мине әҗәлдән (үлемнән) башка бер нәрсә дә аера алмас.
352Къәсд идәрсә әһле тогъйан – азгынлык әһелләре явыз ният итсәләр.
353Хода улса мәдәдкярем бәнем – Ходай минем ярдәм итүчем булса.
354Мисле маһа пара – маһ – ай: айга пар, айга таң шикелле.
355Күршәен – күрешәен; күрешик.
356Зәһи – яхшы, шәп; бик.
357Үз булып үзләр – үз булып беткән кешеләр.
358Дәрдең – кайгың, хәсрәтең.
359Шөйлә – шулай.
360Моштакъ – омтылу.
361Зийадә – бик, бик тә.
362Хили моктандым – байтак, шактый интектем.
363Халка – халыкка.
364Әсбаб – сәбәпләр.
365Так (рус.) – шулай.
366Тутка – тутыкай, тётка.
367Зәррәни – бөртектәй.
368Күр улмайым – сукыр булмаем (булмыйм).
369Уганым – Тәңрем, Ходаем.
370Мальчиктый – мальчиктай, бала шикелле.
371Саймадың чынга – санамадың чынга.
372Дилгә – йөрәккә, күңелгә.
373Инәлдем дә бугай аша – артык инәлдем бугай.
374Дөшән сагъәтдә күңлемә – исемә төшкән сәгатьтә.
375Деләр күңлем – беренче очракта: күңелем теләр; икенче очракта: күңелемне телер (кисәр).
376Вә илля – вә әмма, тик, ләкин.
377Сәне күрмәклекем сартын – сине күрмәклегем өчен.
378Ушал кыйлмыш сәне Мәүля – сине Ходай шулай яраткан.
379Терәп күксен – күкрәген киереп.
380Идеб рәкъкас – биеп (төгәлрәк: биюче кебек итеп).
381Бер йиңел улмасын бәхши – бер җиңел (төш) бүләге генә булмасын.
382Гъәувас – суга чумучы (водолаз).
383Мәгъас – гөнаһлы.
384Гъәфләт – ваемсызлык.
385Әйаме шәбаби – яшьлек көннәрен.
386Бәгъидә – биредә: ерактагы кул җитмәс яр.
387Сафадин – рәхәт чигүдән.
388Зәүкъен – тәмен, ләззәтен.
389Сайма – санама, исәпләмә.
390Гъәһеднамә – килешү язуы.
391Ниһанда – яшерен җирдә, аулакта.
392Вакъты форсатда – форсатлы вакытта, җайлы вакытта.
393Карыгач – картайгач.
394Көсүф алмыштый көрсәтдә – каты суыктан кояш тотылган кебек (тоныкланып, нурсызланып) калганда.
395Бәгъидә абыстаем – ерактагы абыстаем.
396Вакъты хушами – бәхетле вакытымны.