Kostenlos

Шигырьләр / Стихи (на татарском языке)

Text
0
Kritiken
Als gelesen kennzeichnen
Schriftart:Kleiner AaGrößer Aa

Х

 
Сәба йиле, исәр булсаң
Парау атлыгъ нәфис җайга,
Сәламемне тикергәйсән
Сахибҗәмал абыстайга!
 
 
Диеп: «Кандалда бер хәзрәт,
Сәңа гыйшкы төшеп кәсрәт[2300],
Кичә-көндез чикеп хәсрәт,
Янып көйәдер, ай-һай ла.
 
 
Нидән сән аңа килмисән?
Колакка сүзен алмыйсән?
И белмисән лә, белмисән, –
Бик үк сөйәдер, ай-һай ла!
 
 
«Сахибҗәмал!» дип, аһ орып,
Елай тик ул торып-торып,
Сагышыңдин кибеп-корып,
Бетеп китде лә, ай-вай ла!
 
 
Сәңа шәйлә күңел багълар,
Күзендин чишмәләр чагълар[2301].
«Килерсәнмү?» – дәйүб егълар,
Сахибҗәмал абыстай ла!
 
 
Бүген дә, таңда да сагыш,
Бизәге юк, дәгел нәгыш[2302];
Ни файда сәңа, ни табыш
Итеп сән бәне болай ла?
 
 
Күрен, хатерне калдырма,
Сөйсәң, сереңне тандырма,
Көйдермә юкка, яндырма,
Сахибҗәмал абыстай ла!
 
 
Тутам бар, ди-ди, уйнама,
Көтәр дип һич дә уйлама!
Хода чөн, җанны кыйнама,
Сахибҗәмал абыстай ла!
 
 
Гөлем бул, гөл йыгачым[2303] бул,
Йә былбыл-сандугачым бул,
Бу дәрдемгә[2304] гыйляҗем[2305] бул,
Сахибҗәмал абыстай ла!
 
 
Сәнең илә аем-көнем,
Сәнең илә көнем-төнем,
Сәнең илә төшем-өнем
Үтәдер, и абыстай ла!
 
 
Йибәрсәң сән мәни ташлап,
Үзең бер мут егет башлап,
Яманат чыкарып фашлап,
Хур итеп, и абыстай ла!
 
 
Алып да үзең алмасын,
Салып да дәхи салмасын,
Адәмлекең дә калмасын
Көнең-төнеңдә агълай ла!
 
 
Йә бер надан сасы мажик,
Сәңа булдым, дәйүб, гашыйк,
Алып сөймәсен ул фасикъ –
Кирәкмәссән, дәйүб, ай ла.
 
 
Ватып-кыйнап та имгәтсен,
Үзеңне бер дә сөймәсен,
«Җаным» дип гомри әйтмәсен, –
Ярармы шул, абыстай ла?!
 
 
Чыбыркысын чөйгә таксын,
Көне-төне алып чаксын[2306],
Күзеңдин канлы йәш аксын, –
Бөтен гомреңне буйлай ла.
 
 
Елаган чакда сән әрнеп,
Килеп өстеңә йибәрлеп[2307],
Йибәрсен җилкәңә бәреп, –
Екыл[2308], бет шунда тормай ла!
 
 
Алыр сырт каешың телеп,
Ки мән һәм ишетеп белеп,
Йибәрермен язып, көлеп:
«Менә, Сахиб, кияү сайла!»
 
 
Сүзеңне куймасын җөпкә[2309],
Үзеңне куймасын чүпкә,
Сәңа тотсам да зур үпкә,
Догам шул, и абыстай ла.
 
 
Бу хәсрәт илә язлыкда
Елаган чакда аулакда,
Исеңә төшәм ул чакда, –
Сагынма, и абыстай ла!
 
 
Исеңә төшәчәк, валла,
Дәйүрсән, җанкәм, «ул Алла,
Бәне каргады шул мелла», –
Дәйүб үкенмә, ай-һай ла.
 
 
Гомер буен[2310] янып-көеп,
«И мелла, хәзрәтем!» – дәйүб,
«Әй күргән хәсрәтем!» – дәйүб
Елама, и абыстай ла.
 
 
Үкенеп шунда елама,
«Уф!» итеп сулу сулама,
Ки даим этдик улама, –
Онытма, и абыстай ла!
 
 
Еласаң да кире дүнмәс,
Бу хәсрәтең уты сүнмәс,
Сәнең чөн кеше үкенмәс, –
Ни күрсәң дә, абыстай ла!
 
 
Болай әйтеп тә белмәсәң,
Йә, белеп, миңа килмәсәң,
Исеңә төшәр – үлмәсәң,
Качан бер-бер, абыстай ла.
 
 
Сахибҗәмал, бичара сән,
Ки йәшлегеңә барасән,
Инан сүземә, кара сән,
Чын әйтермен, абыстай ла!
 
 
Бу бәетләр сәнең хакда,
Кызыл кәгазьдә һәм акда;
Инан, чын-тугъры, бик хак да, –
Имәс[2311] ялган да һәм хәйлә.
 
 
Бу нәсыйхәтләремне, бәс,
Ишетеп һич кеше көлмәс,
Атаң-анаң бирә белмәс, –
Үгет бирдем, абыстай ла.
 
 
Сәңа сөйләмимен уйнап,
Инан, бик фикр итеп уйлап,
Юк ирсә гомреңи буйлап
Үкенерсең, абыстай ла.
 
 
Сөйләдем бән сорамыйча,
Инанмасаң сынамыйча,
Сагынгачдин еламыйча
Калалмассән, абыстай ла.
 
 
Тәмами гомрең үткүнчә,
Сагышлап юкны яткунча,
Кауышсаң кире кайткунча
Ни була дәйүб, ай-вай ла.
 
 
Ки һич тә файда күрмәссүн,
Күрерсән дөнья төрмәсүн,
Сафалар бер дә сөрмәссүн, –
Килалмассың кышын-йай[2312] ла.
 
 
Гомер рәнҗү тотып йадә[2313],
Итәрсән каргыш әзйадә[2314],
Бәхил улмам бу дөньяда –
Ишеткел, и абыстай ла!
 
 
Бу көндә таңда да каргыш
Әгәр сәңа таба бармыш,
Бу каргышка килеп тармыш[2315]
Гомер буенча егълай ла.
 
 
Корытканың өчен теңкәм
Ахирәтдә ки һәм, җанкәм,
Газабың булмасын бик кәм, –
Сәңа булсын тәмугъ җай[2316] ла.
 
 
Димә бу сүзне, и җаный:
«Бу кадәр каргыйсың бәни,
Ки бән соң нишләрем сәни?»
Исем китде лә, ай-вай ла.
 
 
«Мәнем бар ихтийарым, дип,
Теләсәм кемгә барым, дип,
Мажик булса да йарым», – дип, –
Нийәтләнмә, абыстай ла.
 
 
Өзелеп калса бер галим,
Йар итсәң бер надан залим,
Иманың калмагай салим[2317], –
Ишет, бик бел, абыстай ла.
 
 
Вәфасыз[2318] гъәһед-пәймансыз[2319],
Калырсән динсез, имансыз,
Бу сүзне бел ки гөмансыз,
Дәйүб бел ки, абыстай ла.
 
 
Надан ир – җангадыр агу,
Түгел бу сүз аны кагу,
Аны сөйләмәгә магу, –
Ишетеп тор, абыстай ла.
 
 
Надан ирнең күзе төтен,
Дине һәм булмагай бөтен,
Нәҗес йөртер ки ул к…ен, –
Юа белмәс, абыстай ла.
 
 
Дурак, дүндер булыр дурман,
Накәс, каты, агыр торман,
Шүрәледик тотош урман, –
Билә үтәр кышы-йай ла.
 
 
Үзенә, гаунатик, юк чис,
Пруклятый, сабаке, пис,
Тотош йир казадыр ул бис, –
Корытмакдыр, абыстай ла.
 
 
Суган, икмәк төяп эчкә,
Алыр сулышыны көчкә,
Гүя тын йибәрер мичкә, –
У…ыр, и абыстай ла.
 
 
Ашап торма, суган, керән,
Ки тыр-тыр йибәрер, бирән,
Надан ирне белеп өйрән, –
Сыйфаты шул, абыстай ла.
 
 
Туям дисәң сасы искә,
Надан ирнең исен искә,
Бу сүзләрем төшәр искә
Качан бер-бер, абыстай ла.
 
 
Сыман кеби утын-тукмак,
Селәгисе агар – супляк,
Кочаклаган булыр, дупляк[2320],
Тәнең хурлап, абыстай ла!
 
 
Үзен белмәс нәҗес, мордар,
Килеп тотар, үзе дурдар,
Итәр бисмилласыз мордар,
Үләксәтик, абыстай ла.
 
 
Тәнендин, мухнатый, хәсис,
Килер духлятый, сасы ис; –
Сәнең кер кунмаган нәфис
Тәнең хурлар, абыстай ла!
 
 
Бу хальләрне күреп үзең,
Ничек хурланмыйдыр тәнең,
Ни хальгә түзәдер җаның? –
Хисабла бик, абыстай ла.
 
 
Аю кеби килеп кочар,
Тузанлар битедин очар,
Ходаең итмәсен дучар, –
Бик үк мөшкел, абыстай ла!
 
 
Тузан-туфрак билә тирдә
Катып-калҗып йөрер йирдә,
Бер айсыз юмагай бер дә –
Чын әйтермен, абыстай ла.
 
 
Сасыган, тынчыган, начар
Ки күлмәк-ыштанын ачар –
Намуслы кыз торып качар,
Баш игмичә[2321], абыстай ла.
 
 
Намаз урнына йыр йырлар,
Иман укы, дисәң мырнар,
Кулын салса, тәнең тырнар
Ки тырматик, абыстай ла.
 
 
Катып-калҗып йөрер үзе,
Чүгеп бөгелмәгәй тезе,
Кулыңдан каралып эзе
Калыр, тотса, абыстай ла.
 
 
Йогып, майлы корым кеби,
Тоелыр тәнгә шом кеби,
Әләкчи ызнакум кеби,
Тәне салкын, абыстай ла.
 
 
Кочып үпдеке йирендә
Тузан-туфрагы ирнен дә,
Ки каткан тозлы тирен дә
Яларсән, и абыстай ла!
 
 
Ки туфрак күмәче кеби,
Булыр тозлы, ачы кеби,
Яланырсән мачы кеби,
Дисә: «Үп!» – И абыстай ла!
 
 
Була мажикта йил-куык,
Тоелыр җанга бик суык;
Нә уен-көлке, нә зәуекъ! –
Бетәрсән, и абыстай ла!
 
 
Тотып б…клы чабатасын,
Чишүбән мичкә атасың;
Аның янына ятасың,
Исен искәп, абыстай ла!..
 

XI

 
Сүземне тот, Сахибҗәмал,
Ки форсат бар икән әкнүн[2322];
Юк исә күз йәшең акар, –
Сана сән лөэ-лөэ мәкнүн[2323].
 
 
Колагыңа мамык тыккан,
Ки каршы торасың карккан,
Нидән бәндин җаның курыккан, –
Ясадыңмы бәне Мәҗнүн?
 
 
Сүземдин чыкма бер карыш,
Карышсаң, аңа тик карыш,
Китәрсән атлатып марыш,
Варан йирдин улып мәлгунь.
 
 
Килерсән тугъры бер мутка,
Гүйә төшкән кеби утка,
Эшең һич китмәгәй хутка, –
Гомергә буласән мәфтүн[2324].
 
 
Котыртканга колак салма,
Бәнем каргышымны алма,
Гомергә хур булып калма,
Хибесдә гүйәки мәсҗүн[2325].
 
 
Тота алмасын ике күзем,
Бу каргышыма юк түзем;
Үгетдер сәңа бу сүзем, –
Бөйлә кыйлдым сәңа мәмнүн[2326].
 
 
Кирәк макта, кирәк тиргә,
Әгәр китсәң бүтән иргә,
Йиталмассың ерак йиргә,
Кирәк – Сәйхун чыгып Җәйхун[2327].
 
 
Сына сүземне, кара да,
Мәхәббәт булмас арада,
Китәрсән бара-бара да,
Тотып күңлеңдә җигәр-хун[2328].
 
* * *
 
Берәү карышды Борнайда,
Тиз үк кайтды да тормай да,
Елыйдыр, дәхи йырлай да
Булып мәгьмүм[2329], булып мәхзүн[2330].
 
 
Ки сәндин күп иде үткен,
Дидем: «Тиз сачрады, беткен[2331]
Йә шул каргышыма йиткен[2332],
Сачып зәһрен сәңа гәрдүн[2333]».
 
 
Сүземне күрде ул уен,
Соңындин итүбән дуен,
Сагыш берлә гомре буен
Булып мич башыйда мәскүн[2334].
 

XII

 
Аның кеби була күрмә,
И тумачи, тудык кына:
Ки без аңа яуыз каргыш
Догасын укыдык кына.
 
 
Эше ирде ки элгәре,
Соңындин булды тискәре,
Күрәнләр[2335] китде исләре, –
Гаҗәб шәүкый[2336], чудук кына[2337]!
 
 
Ире бик әйләде къәһри,
Елан кеби сачып зәһри,
Ки тәгьзиб әйләде[2338], дәһри[2339],
Булып агъзы тулук кына.
 
 
Көне-төне дә сукышды,
Яла ябып, ләкъәб[2340] кушды,
Ки пошмам дисә дә пошды[2341], –
Килешмәде, шул ук кына!
 
 
Кыйныйдыр иде фәрманга,
Түзалмый мончә дәрманга,
Качып китәрди урманга,
Йөгерүбән турук кына.
 
 
Пүнәтәйләр билә табып,
Кыйнарди китереп, җабып,
Орып, яңакына чабып,
Сүгеп-хурлап ул ук кына.
 
 
Тотып, чормап сач үрмәсен,
Ашатды камчы җермәсен,
Ки дошманың да күрмәсен, –
Ки ул икән шул ук кына.
 
 
Тәнендин яра китмәде,
Күзендин кара бетмәде,
Морад-мәкъсудка йитмәде,
Ки һичшиксез, чын ук кына.
 
 
Ки һәр кыен сукыш артын,
Барып мәгълүм итәр сартын[2342],
Чакрып сутник ауыл картын,
Елады ул тудык кына.
 
 
Акып күз йәшләре чишмә,
Ике күзе булып шешмә[2343], –
Сән аның көненә төшмә,
Ишет, аңла, тудык кына.
 
 
Тотош ыразбуй чакырып
Һәм ишәк кеби бакырып,
Ки егълар иде акырып, –
Күзендә йәш тулук кына.
 
* * *
 
Түзалмыйдыр ла кыенга,
Төне-көн чыкды җыенга,
Тәмам бетерде сыен да
Бу хальдә, и тудык кына!
 
 
Түзалмый ошбу ачыйга,
Дәхи һәм зарбе вәҗига[2344],
Талакъе гъәйре раҗигъә[2345]
Язылдылар – чын ук кына.
 
 
Сөйәген тоз кеби уып,
Ки борнын кан илә юып,
Йибәрде ахыры куып, –
Ки Боркайга турук кына.
 
 
Ни биргән акчасын алды,
Бушатды, үзедин салды[2346],
Бер үксез баласы калды
Елап – күңле сынык кына.
 
 
Баласы өстенә бакып,
Күзендин йәшләре акып,
Елады йөзтүбән ятып,
Туянча берьюлук кына.
 
 
«И бәбкәм, бала сән, дәйүб,
Йәтим лә каласән, дәйүб,
Бәне утка саласән, дәйүб,
Гомергә, и сынык кына!»
 
 
Бер анфалит[2347] кеби кайтып,
Ике битене саргайтып,
Ике күзене акайтып
Утырадыр толук кына.
 
 
Бәнем шул бәддогам илә,
Гомре госсә-гъәм[2348] илә
Кичерде аһ-фөган[2349] илә,
Булып урны тәмугъ кына.
 
 
Ки шунда белде ул сөчен[2350],
Үкенде килмәгән өчен,
Бу сүзне белмәгән өчен,
Булып йомшак мамык кына.
 

XIII

 
Бу көн әле бу сүзләрне,
Хисабларсың уен кебек,
Соңы кайгы каты(п) эчдә
Утырмасын чуен кебек.
 
 
Надан ир куйнында яту,
Ара да булмагач тату, –
Эчеңә чыгадыр кату,
Ки бер йомгак төен кебек.
 
 
Кичә-көндез кыйнап-сүгеп,
Тотош әрләр белә сүгеп,
Утырырсың башың бөгеп,
Җене өзелгән[2351] муен кебек.
 
 
Бәнем каргыш сәңа йитеп,
Ки бер наданны йар итеп,
Шул ук тор алмассың, китеп,
Күреп гомер буен көйек.
 
 
Араңыз китә суынып,
Көеп-җанубән уынып,
Китәрсән эт кеби куылып, –
Бигүк булмас уен кебек!
 
 
Итеңне пешереп, курып,
Йибәргәч аерып, сурып,
Сары чыгарасың аурып, –
Күреп бик күп кыен көйек.
 
 
Чыкарсың көн дә сары сән,
Сагыш киләбе сарыйсән,
Эчеңдә гъәмкәсари[2352] сән
Ишетеп куркарсың кебек.
 
 
Надан йар иткәнең өчен,
Карышып киткәнең өчен,
Тотош күр иртәсен-кичен:
Дәхи сагъәт саен кебек.
 

XIV

 
Гъәзазилдик сөрелүбән
Китеп, булганда мәһҗүрә[2353],
И тумачи, булалмассән
Сәуаблы дәхи мәэҗүрә[2354].
 
 
И тудык, тумачи гына,
Юлыкма ир ачигъына[2355],
Соңы кайгу-ачы гына,
Йотарсән улубән бүрә[2356].
 
 
Йибәргән вакътида куып,
Еларсың эчеңи уып:
«Анадин ник кенә туып,
Үсеп булдым йүләр-дурә!
 
 
Сылу булдым да, матур да,
Сабак укуда батыр да,
Дәхи язарга язу да
Гыйлемлекдин алып бәһрә[2357].
 
 
Кече йәшдин матур булдым,
Гыйлем булдым да зур булдым,
Надан ир берлә хур булдым,
Булып гомергә мәхсүрә[2358].
 
 
Бәне бик сөйде бер мелла,
Килеп сорарды һәр елда,
Карышдым аңа һәр юл да,
Булып нәфсемә мәгърүрә.
 
 
Сәүекле ирде бу мелла,
Сүзе – уен да, мәгъкуль дә,
Бәңа ул булды мәгъкуль лә,
Иде синәмдә мәзкүрә[2359].
 
 
Ничә кәррә, ничә катлап,
Язып бик хат хәкыйкъәтләп,
Үгетләп дә нәсыйхәтләп,
Йибәреп кыйлды мәнзурә[2360].
 
 
Гыйшык дәфтәрләре дөзеп,
Язарди эчеми өзеп,
Күреп булмас иде түзеп,
Сүзенә булмый мәсхүрә[2361].
 
 
Кягъәзе ирде пуштавый,
Сүзенең килгән уставый,
«Мәңа кил!» – ди-ди кыстадый, –
Өзеп эчемне бик бора.
 
 
Кочаклап алып үзенә,
Утыртыр иде тезенә,
Дир иде: «Кеше сүзенә
Бакып хур булма, и дурә!»
 
 
Атам-анам да бик кырку,
И каршылар ла сүз кырку,
Йәшем төшмәкедин курку
Ки һич булмады мәхтурә[2362].
 
 
Һәм къәрендәш-ыруг җыеп,
Бәне бастырдылар тыеп,
Базып әйтәлмадым кыеп,
Торып бер якта мәстүрә[2363].
 
 
Инәлгәнемне ялынып,
Ишетмәгәнгә салынып,
Булыр эш булмый калынып,
Сорау булмады дәстүрә[2364].
 
 
И егетләр, и егетләр,
Нигә тотмадым үгетләр,
Котыртдылар надан этләр,
Киңәшкән чакда мәнкүрә[2365].
 
 
Сүзенә айларның бакдым,
Үземне утлара якдым,
Гакылымдай тәмам сапдым, –
Ничек булдым ла мәхзүрә[2366]?!
 
 
Ник ул меллага бармадым?
Шул ук рәхәткә тармадым?
Үзем үземне каргадым, –
Юлыктым каты мәхътурә[2367]
 

XV

 
И-и, и генә лә, и генә,
Ни булды мәңа, ни генә?
Буласы кеше бин генә –
Булып калдым ла кол гына.
 
 
Ки барсам иде бийгә лә,
Эшем китәрди игә лә,
Бу надан иргә нигә лә
Барып, калдым ла тол гына?
 
 
И бу мелла, и бу мелла,
Күтәреп үк ике кул ла,
Дога кыйлмаса ни була? –
Бәне каргады шул гына.
 
 
Калып сүзләренә таңа,
Инанмаган идем аңа,
Ни әйткән сүзләре мәңа
Килүбән булды шул гына!
 
 
Исем дә китә бу хальгә:
Аның әйткән сүзе алга
Килеп төшде явыз фалга,
Булып хәсрәте мул гына!
 
 
Бу сүзләрне сынап узсаң,
Мәгашең рәүнәкъен[2368] бозсаң,
Йиталмас ни кадәр сузсаң,
«Мәңа кил!» – ди-ди, кул гына!
 

XVI

 
Сәңа гыйшык төшеп, җанкәм,
Тотып шәүкъате зәүкъатьләр[2369],
Тәмам дүрт ел елап-сыктап,
Ки заигъ итдем әүкъатьләр[2370].
 
 
И бу дүрт ел! И бу дүрт ел!
Ки һәр сагъәте дә дүрт ел!
Җаныма йибәрә ут ул,
Китәрә җөмлә такъәтләр!
 
 
Бу дүрт елдан бире аслан[2371]
Күрешкәнең дә юк фәслан[2372],
Йә бер хат язубән фәслан
Хатыңда юк мөлякъәтләр[2373].
 
 
Сагышың шулкадәр къәсдан[2374],
Басып өстән дә һәм астан,
Көчәйтде дәрд[2375] белә хәстәм
Ничә кәррә, ничә катлар!
 
* * *
 
И-и, и генә лә, и генә!
Ни булды мәңа, ни генә?
Эшемдә юк ла көй генә,
Никадәр язамын хатлар!
 
 
Ничек табыйм ла көй генәм?
Сөйләп бир, җанеки генәм!
Матурым, җанеки генәм,
Язып йибәр дәхи хатлар!
 
 
Ничә кәррә язам пуштым[2376],
Сәңа тигермәгә кушдым,
Хатым йитмәдеме, дустым,
Йә килешмәде сагъәтләр?!
 

XVII

 
Йә сурәтең ясатырга
Барыйм микән лә нәкъкашка[2377]?
Йә үзеңне алыйм микән
Тотарга күз белән кашка?
 
 
Бу эш шәйэ гаҗәб[2378] булды,
Догасы мөстәҗаб булды[2379],
Матур дәйүгә чап булды, –
Мәдехләп сөйлиләр башка.
 
 
Йә тылсымләме сөйдердең? –
И яндырдың ла, көйдердең!
Кырык төенме төйдердең,
Катып бирдеңме йә ашка?!
 
 
Ничек тә бер дә сизмәдем,
Ки сәндин бер дә бизмәдем;
Ки гыйшкың эчдә гизләдем[2380],
Алай да чыкды бик фашка.
 
 
Йибәрдем сәңа күп дәфтәр,
«Мөхәммәдия» кеби хубтәр[2381],
«Сәлам, дип, сәңа, хуб дөхтәр[2382]!» –
Дәйүб язган идем башка.
 
 
Бу дәфтәрләрме нитмәде?
Хатыммы әллә үтмәде? –
Йибәргән кешем илтмәде,
«Сахиб сукды, дәйүб, башка».
 
 
Кирәкмәс башка да сукмак,
Кирәк иде алып окмак[2383];
Бу эшләр фаш булып чыкмак,
Сахибҗәмал, башың йашка[2384].
 
 
Хатымга итмәгел тәгънә[2385],
Укы бик сагына-сагына,
Ачылыр сер белә мәгънә,
Булыр язган кеби ташка.
 
 
Исем китә бу къәләмгә,
Бу ел баскан да къәдәмгә[2386],
Язып һәр бәни адәмгә[2387],
Чыкарды сереми фашка!
 

XVIII

 
К ы й т г а[2388]
Бу гыйшыклык чабы китде
Уфа, Казан да Сенбергә,
Бу гыйшыклык яманатын
Күтәрдең сән дәхи бергә.
 
 
К ы й т г а
Бу гыйшыклык чабы китде
Саратау берлә Нижнайга;
Бу гыйшыклык бәетләре
Безә калды ла вечнайга.
 
 
К ы й т г а
Бу гыйшыклык чабы китде
Сарапул берлә Самарга;
Йосыф берлә Зөләйхатик
Атымыз калды санарга.
 
 
К ы й т г а
Бу гыйшыклык чабы китде
Ыспас өйәзе, Чистайга;
Бу гыйшыклык чабы чыкды
Сахибҗәмал абыстайга.
 
 
К ы й т г а
Бу гыйшыклык чабы китде
Буа өйәзе, Тәтешкә;
Бу гыйшыклык бәетләре
Чабыгуп[2389] китде һәр төшкә.
 
 
К ы й т г а
Бу гыйшыклык чабы тулды
Мамадыш берлә Малмыжга;
«Сахибҗәмал – бәңа гашыйк», –
Дәйүб бик атка калмыш ла!
 
 
К ы й т г а
Бу гыйшыклык чабы алды
Һәр ике Чирмешән буен;
Сахибҗәмалны укырлар, –
Йөзен, күркәм төсен-буен.
 
 
К ы й т г а
Бу гыйшыклык чабы тулды
Орынбур берлә Каргалы;
Купец, мещан, минаунигә
Эчендә гел таргауле[2390].
 
 
К ы й т г а
Бу гыйшыклык чабы китде
Урал буенда казакъка;
Бәләбәйдә, пристаньдә –
Фаш улды һәр тирә-якка.
 
 
К ы й т г а
Бу гыйшыклык чабы тулды
Бөгелмә берлә Минзәлә;
Бу гыйшыклык бәетләре,
Укысаң, эчни өзә лә!
 
 
К ы й т г а
Бу гыйшыклык чабы тулды
Йүрәй юлында, Нугайда;
Бу гыйшыклык бәетләрен
Олугълар укый уңгайда.
 
 
К ы й т г а
Бу гыйшыклык чабы китде
Хвалинга да Зөйәгә;
Укы гыйшык бәетләрен,
Кушып «Мөхәммәдия» гә!
 

XIX

 
Бу сүзне әнкәңә сөйлә,
Сахибҗәмал, и җанкәй лә;
«Бәне шул меллага биреп,
Йәрәш сәнә, и әнкәй лә!
 
 
Үзе галим, үзе мелла,
Үзе бик сөйәдер, валлаһ!
Ничек итим лә, ух Аллаһ!
Сөйәмен бик, и әнкәй лә!
 
 
Ярамам, әнкәй, суярга,
Итем тозлап да куярга.
Шул ук да бәне бер йарга
Йәрәшерсез, и әнкәй лә!
 
 
Аны без мәхрүм зар итеп,
Ки бер наданны йар итеп,
Шул ук үземне хар[2391] итеп
Йәрәшмәсә, и әнкәй лә!
 
 
Китән кеби тәнемгә кул
Саласы булса да соң ул,
Терек булганча үлек бул,
Йәрәштермә, и әнкәй лә!
 
 
Гыйшыкым мелла абзыйда,
Ки тәсбих-тәһлил агъзыйда[2392],
Кулында кара-кягъз(и)дә
Бәңа хат яза, әнкәй лә!»
 

XX

 
Кил имди, җанки, карышма,
Йитәр, күп сүзгә барышма.
Мәзах сүз берлә чалышма[2393], –
Сүземне тот, и җанкәй лә.
 
 
Суык сүз – җангадыр агу,
Түгел бу файдасыз ләгъү[2394].
Елан кеби йөрәк чагу
Бик охшамас, и җанкәй лә.
 
 
Хисабың-сагышың кайда:
Болай тормакда ни файда?
Кауышыйк инде бу айда,
Вакыт йиткән, и җанкәй лә!
 
 
Йә күп елга, күп айларга
Ирадәң[2395] бармы сайларга?
Йә меллага, йә байларга
Барырмусән, и җанкәй лә?
 
 
Болай бездин, и җаный ла,
Бик артык тарыса ярый ла,
Йә бездин ким дә тарый ла,
Беләлмассән, и җанкәй лә!
 
 
Биреп сыртың билә кырының,
Күтәреп торма бик борының,
Ки белмәссән, ничек урының –
Барыр йирең, и җанкәй лә.
 
 
Ни язган шул булыр тәкъдир,
Никадәр әйләсәң тәдбир[2396],
Ки тәкъдир булмагай тәбдил[2397],
Тырышсаң да, и җанкәй лә.
 
 
Бу сайлауың гакыл азга,
Ки сайлаган кеше – тазга,
Йә төшделәр лә ул базга,
Батып чыкмас, и җанкәй лә!
 
 
Тузан, кер зәррәчә[2398] орлык –
Күңелдә тотмагыл зурлык,
Вә илля күрәсән хурлык
Качан беркөн, и җанкәй лә.
 
 
Һәуаланмакың, и Биби,
Ки һич дә файдасыз зиби[2399],
Ки бән дәхи сәнең кеби
Һәуаландым, и җанкәй лә.
 
 
Үземгә тапмадым тиңне,
Тиң эстәп кашкалы-миңле,
Юлыкдым аңлы да миңле
Җүләр йарга, и җанкәй лә.
 
 
Отыйм дигәндә – отылдым,
Тотыйм дигәндә – тотылдым,
Соңындин көчкә котылдым –
Ки биш ел соң, и җанкәй лә!
 
 
И-и, и генә лә! И генә!
Эшем дә булды чи генә!
Сәбәб кенәсе ни генә, –
Бәйан итсә, и җанкәй лә!
 
 
Бу нидән булды чи генә?
Эшем дә йитде чигенә,
Сахибем кире чигенә, –
Исем китәр, и җанкәй лә!
 
 
Дисәңез лә: «Чигенмәсен,
Котырткан сүзгә күнмәсен,
Соңы көндә үкенмәсен!» –
Бик әйтеңез, и җанкәй лә!
 
 
Ошасаң үзеңә ярап,
Рәҗәпләр сүзенә карап,
Була күрмәсәнә харап,
Сүземне тот, и җанкәй лә.
 
 
Рәҗәпләр сүзенә ойдың,
Ки бар мәхәббәтең җуйдың,
Булып йиткән эшең куйдың,
Гафил булып, и җанкәй лә.
 
 
Бу елдан бирле, бу кышдан
Рәҗәпләр къәүме һәм хишман[2400]
Бәңа бик булдылар дошман,
Сәбәб бер лә[2401], и җанкәй лә!
 

XXI

 
Кемне генә табыйм икән,
Күреп Сахибҗәмалемне
Гыйшыкымны бәйан итеп
Сөйләп бирердәй хәлемне?
 
 
И матурым, гүзәлем лә,
Ничек кенә түзәлем лә?
Өзеләдер үзәгем лә, –
Ишеткел бу мәкалемне[2402]!
 
 
Сагъәт тормай китәр идем,
Парауга һәм йитәр идем,
Туянча ләб итәр[2403] идем,
Кысып Сахибҗәмалемне!
 
 
«Исәнме, җанкәем, дәйүб,
Матурым, чибәрем!» – дәйүб,
Күрешермен микән сөеп,
Кочып Сахибҗәмалемне?
 
 
Гашыйк мәгъшукка йитешеп,
Кочып, ләбкә ләб итешеп,
Агызларны мәй[2404] итешеп
Сөйәм микән җәмалемне[2405]?
 
 
Болай торганча мән буш тик,
Сагышың берлә тотош тик,
Барып күрер идем, коштик
Очып, Сахибҗәмалемне.
 
 
Сагынышып да ирешеп,
Ки түшне түшкә тирешеп[2406],
«Исәнме?» – ди-ди, күрешеп,
Кочып Сахибҗәмалемне.
 
 
Икемез бергә очрашып,
Халь-әхуальләрне сорашып,
Мәхәббәтләрне сынашып
Сөйәм микән җәмалемне?
 
 
Әп итим ике битендин
Һәм агъзы-ирне читендин,
Имиләренең итендин
Ки сурып сән җәмалемне.
 
 
Хәлял итеп[2407] дә туйлашып,
Кочып буйларны сынашып,
Тамаша кеби уйнашып,
Сөеп Сахибҗәмалемне.
 
 
Утырып сәба йиленә,
Очардем[2408] Парау иленә,
Куеп кулымны биленә,
Кысып Сахибҗәмалемне.
 

XXII

 
Билең нечкә – кысыйм дисәм,
Буең зифа – кочыйм дисәм,
Сәңа таба очыйм дисәм –
Кирәк баде[2409] Сөйләймани.
 
* * *
 
Сәңа очмак кайа, җанки,
Сәлам хаты яздым бәлки,
Табып булумады пәйки[2410]
Ки һөдһөди Сөйләймани!
 

XXIII

 
Төшемдә Парау илендә
Ки тайран итдем[2411] – очмакда,
Барып, анда сәнең илән
Ки сәйран итдем оҗмахда.
 
 
Ки бер түшәкдә, күлмәкдә
Һәм уйнамакда, көлмәкдә,
Кысып сөймәкдә, үпмәкдә,
Булып тотмакда, кочмакда.
 
 
Сәнең лә җәннәт эчендә,
Гата һәм миннәт эчендә[2412], –
Күп әлүан нигъмәт[2413] эчендә –
Ки сәйран итдем[2414] оҗмахда!
 
 
Йөзең гаркъ улубән нура[2415],
Имеш сән охшамыш хура,
 
 
Мәгъә әһиллә мәсрура[2416],
Ки хәйран итдем оҗмахда.
 
 
Билең нечкә, буең төзгә,
Күрер күзгә, сөйләр сүзгә,
Матуррак тапмыйча үзгә,
Ки сәйран итдем оҗмахда!
 
 
Кереп торганда куйныңда,
Биһуш әйләдең[2417] уйныңда,
Кулымның берсе муйныңда,
Бере билеңне кочмакда.
 
 
Имиләрең икән зурлар,
Кояштик бирәдер нурлар,
Тамаша калдылар хурлар
Бу халемезгә оҗмахда!
 
 
Шу дәклү гыйше нуш итдем[2418],
Сафа вә зәүкый җуш итдем[2419],
Сәнеңлә күңлемне хуш итдем, –
Ки сәйран итдем оҗмахда!
 
 
Йөзеңә йөземи сөрдем[2420],
Сәнеңлә күп сафа сөрдем…
Уяндым – үземи күрдем:
Ятамын ивдә почмакда!
 
 
Бу җәннәт, гъәрше көрси[2421] дә,
Ки калмамыш ла берси дә!..
Җәмалем күңле-күкси дә[2422],
Бу хурлар, дәхи оҗмах да!..
 

XXIV

 
Йөзең алсу кызыл гөлтик,
Йаңакың кызыл алматик;
Кызыл алма кеби кызны
Нәсыйб итәр микән Алла?
 
 
Кашың кара тумышыңдан,
Битең һәм якты гөлбостан,
Сәнентик зифа җан дустдан
Аермасын кәрим Алла!
 
 
Йөзең нур хури гыйльмандан,
Сүзең хуб хури вилдандан[2423],
Үзең сылу йәш угъландан, –
Матур кыйлмыш ушал[2424] Алла!
 
 
Сүзеңдер җанлары фәрхан[2425],
Йөзеңдер дәрдләре дәрман,
Бакыб туймас идем һәр ан[2426], –
Кауыштырса иде Алла!
 
 
Агыздан татышып тәмләр,
Сүрелә гыйшкъилә дәмләр,
Күңелдә калмасын гъәмләр,
Шифа биреп рәхим Алла!
 
 
Атың Җәмал, үзең кәмал –
Идебдер зөлҗәлял Алла,
Кауышдырыр микән бәңа
Сәне ул зөлҗәлял Алла?
 
 
Күзең җаным зыйасыйдыр[2427],
Күземнең тутыйасыйдыр[2428], –
Үзең бәгърем парәсыйдыр, –
Ничек итим лә, ух Алла!
 
 
Әйа Сахибҗәмал, җаный,
Кауыштырып бәңа сәни,
Дәхи һәм дә сәңа бәни
Итәр микән хәлял[2429] Алла?
 
 
Сүзең шөкер илә миннәт[2430],
Йөзең дә ай кеби зиннәт,
Үзең дә хур кеби, – һиммәт
Идебдер зөлҗәлял[2431] Алла!
 
 
И бәгырем мивәсе[2432], җаным,
И кызлар шивәсе[2433], җаным,
Итәкдә сөйәсе, җаным,
Итәр микән хәлял Алла?
 
 
И белмисән, Сахибҗәмал,
Гыйшыклык халь икән яман,
Сагышың берлә һәр заман
Торамын бимәҗал[2434], Алла!
 
 
И белсәң ирде хикмәтне:
Гыйшыклык дәрдме[2435], рәхмәтме?
Вә йа къәһәрме, зәхмәтме –
Салыпдырмы залял Алла[2436]?!
 
2300Кәсрәт – бик күп, чиксез.
2301Чагълар – агызыр; күз яше түгеп елар.
2302Нәгыш (нәкыш) – бизәк, рәсем, орнамент.
2303Йыгач – агач.
2304Дәрдемгә (дәрдемә) – монда: чиремә.
2305Гыйляҗ – чара, дәва.
2306Чаксын – монда: ачы итеп кыйнасын.
2307Йибәрлеп – бәрелеп.
2308Екыл – егыл.
2309Җөпкә куймасын – тиңгә алмасын.
2310Гомер буен – гомер буенча.
2311Имәс – түгел.
2312Йай – җәй.
2313Йадә тоту – истә тоту.
2314Әзйадә – бик күп (зийадә – күп).
2315Тармыш – тарыган.
2316Җай – урын.
2317Салим – сәламәт.
2318Вәфасыз – ышанычсыз.
2319Гъәһед-пәйман – вәгъдә, ант.
2320Дупляк – «дупло» сүзеннән (тишекле карт агач: черек кискә).
2321Игмичә – имичә (буйсынмыйча).
2322Әкнүн – бүген.
2323Сана сән лөэ-лөэ мәкнүн – яшерен энҗеләр дип исәплә син (аккан күз яшьләреңне).
2324Мәфтүн – алданган (сөюдән башын җуйган).
2325Хибесдә гүйәки мәсҗүн – төрмәдә утыручы кебек.
2326Бөйлә кыйлдым сәңа мәмнүн – шулай сиңа сөенеп (үгет) кылдым.
2327Кирәк – Сәйхун чыгып Җәйхун – кирәк Сәйхунны чыгып, кирәк Җәйхунны чыгып.
2328Җигәр-хун – канлы бәгырь, ягъни тирән хәсрәт.
2329Мәгъмүм – гамьле, күңелсез.
2330Мәхзүн – кайгылы, хәсрәтле.
2331Беткен – бетче.
2332Йиткен – җитче.
2333Сачып зәһрен сәңа гәрдүн – сиңа язмыш зәһәрен чәчеп.
2334Мәскүн – җирләшү, урнашу; монда: утыручы.
2335Күрәнләр – күргәннәр, күрүчеләр.
2336Гаҗәб шәүкый (гъәҗәбе шәүкый) – монда: мәхәббәт әкәмәте.
2337Чудук кына (чудо ук кына) – могҗиза ук кына.
2338Тәгъзиб әйләде – газаплады.
2339Дәһри – динсез, имансыз.
2340Ләкъәб – кушамат.
2341Пошу – ачулану, тиргәү.
2342Сартын – хакын, өчен.
2343Булып шешмә – шешенеп.
2344Зарбе вәҗи – газаплы кыйнау.
2345Талакъе гъәйре раҗи – өч талак, ягъни мотлак талак.
2346Үзедин салды – үзеннән ташлады.
2347Анфалит – инвалид.
2348Госсә-гъәм – кайгы-хәсрәт, кайгы-зар.
2349Аһ-фөган – аһ-зар.
2350Сөч – гөнаһ, язык; монда: гаеп.
2351Җене өзелгән – монда: тамыры, сеңере өзелгән (асылда, үңәч).
2352Гъәмкәсари – якын дус, сердәш, кайгы уртаклашучы.
2353Мәһҗүрә – аерылган, ташланган хатын-кыз.
2354Мәэҗүрә – бүләкләнгән, әҗер алган.
2355Ачигъына – ачуына; зәһәренә.
2356Бүрә – бура (минерал); монда: агу.
2357Бәһрә – өлеш.
2358Мәхсүрә – хәсрәтле.
2359Синәмдә мәзкүрә – күңелемдә, йөрәгемдә телгә алынучы (истән чыкмаучы).
2360Мәнзурә кыйлу – игътибарга алу, игътибар объекты итү.
2361Мәсхүрә – сихерләнгән.
2362Мәхтурә – хәтердә тору, истә тоту.
2363Мәстүрә – бөркәнгән хәлдә (йөз яшереп тору); саф, бозылмаган кыз.
2364Дәстүрә – гадәт, кагыйдә.
2365Мәнкүрә – кире кагылган (кызның үзе күздә тотыла).
2366Мәхзүрә булу – куркыныч, коточкыч булу, яки киртәгә юлыгу.
2367Мәхътурә – хәтәргә очраучы.
2368Мәгашең рәүнәкъен – тормышың нурын.
2369Шәүкъате зәүкъатьләр – зәвыклы сөешүләр.
2370Заигъ итдем әүкъатьләр – бушка вакытлар уздырдым.
2371Аслан – һич тә.
2372Фәслан – өлешләп (азлап булса да).
2373Мөлякъәтләр – кавышулар, очрашулар.
2374Къәсдан – эзәрлекләүчән.
2375Дәрд – чир, хәсрәт.
2376Пуштым – почта белән.
2377Нәкъкаш – рәссам.
2378Шәйэ гаҗәб – гаҗәп эш.
2379Мөстәҗаб булу – кабул булу.
2380Гизләү – яшереп саклау.
2381Хубтәр – бик яхшы.
2382Дөхтәр – кыз, кыз бала.
2383Окмак – огу; аңлау.
2384Йашка – яшькә.
2385Тәгънә итү – хурлау, сүгү, гаепләү.
2386Къәдәм – адым.
2387Бәни адәм – адәм баласы.
2388Кыйтга – кисәк, өзек (кыска шигырь).
2389Чабыгуп – чабып ук.
2390Таргауле (рус. торговля) – сату-алу.
2391Хар – хур.
2392Тәсбих-тәһлил агъзыйда – авызында (өзлексез) дога.
2393Мәзах сүз берлә чалышма – мәзәк сүз белән көрәшмә.
2394Ләгъү – буш сүз, юк сүз.
2395Ирадә – теләк; омтылыш.
2396Тәдбир әйләү – чарасын эзләү.
2397Тәбдил булу – үзгәрү, алмашыну.
2398Зәррәчә – бөтенләй, кечкенә төштәй.
2399Зиби – бизәк, зиннәт.
2400Хишман – ачулы, үчле.
2401Сәбәб бер лә – сәбәп бер генә лә.
2402Мәкалемне – монда: сүземне.
2403Туянча ләб итү – туйганчы үбү.
2404Мәй – шәраб (сүз үбешүдән исерешү хакында).
2405Җәмалемне – чибәремне, гүзәлемне.
2406Тирешеп – тиерешеп, тидерешеп.
2407Хәлял итү – өйләнү, никахлану.
2408Очардем – очар идем.
2409Баде – җиле.
2410Пәйки – пәйк: илче, хәбәрче, курьер.
2411Тайран итү – очу, очып йөрү.
2412Гата һәм миннәт эчендә – бүләкләү һәм юмартлык эчендә.
2413Күп әлүан нигъмәт – күптөрле ризык.
2414Сәйран итү – тамаша итү, хозур алып йөрү.
2415Гаркъ улубән нура – нурга чумган.
2416Мәгъә әһиллә мәсрура – айлар буена шатлыкта.
2417Биһуш әйләдең – һушсыз иттең.
2418Шу дәклү гыйше нуш итдем – шулхәтле мәхәббәт ләззәтен татыдым.
2419Сафа вә зәүкый җуш итдем – рәхәт вә зәвыклануны хирыс иттем (шашынып теләдем).
2420Йөзеңә йөземи сөрдем – йөзеңә йөземне сөрттем (тигездем, капладым).
2421Гъәрше көрси – күк тәхете; монда: рәхәтлек урыны.
2422Җәмалем күңле-күкси дә – гүзәлемнең күңеле дә, күкрәкләре дә.
2423Хури гыйльман, хури вилдан – оҗмахка кергән кешеләргә хезмәт итүчеләр.
2424Ушал – шул, шушы.
2425Фәрхан – шатлыклы, сөенечле.
2426Һәр ан – һәр мизгелдә, һәрвакытта; монда: һичкайчан.
2427Зыйа – яктылык, нур.
2428Тутыйа – тутыя ташы; монда: күз даруы.
2429Хәлял – никахлы хатын; хәләл җефет.
2430Миннәт – канәгатьлек (яхшылыкка яхшылык).
2431Зөлҗәлял – югаргы (Алланың эпитеты).
2432Мивә – җимеш.
2433Шивәсе – назлысы, нәзакәтлесе.
2434Бимәҗал – көчсез, чарасыз, яки бимәҗал Алла – Алланың ярдәменнән башка.
2435Дәрд – чир; бәла-каза.
2436Салыпдырмы залял Алла? – Бәла-каза салган микән Алла? (Юлдан язу (тәкъдире) салган микән Алла?)