Kostenlos

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Text
0
Kritiken
Als gelesen kennzeichnen
Schriftart:Kleiner AaGrößer Aa
4

Мәдрәсәдә укуларның гадәттәге тәртибе бозылды. Шәкертләр нидер көтү, шикләнү һәм икеләнү тойгылары астында йөрделәр. Хәлфәләр һәм бигрәк тә мөдәррис шәкертләргә аеруча игътибарлы, ягымлы күренергә тырыштылар. Ләкин Йосыф шәкертләрнең исенә төшерә торды:

– Ышанмагыз, йомшак җәеп, катыга утыртмакчы була алар…

Ниһаять, көттереп-көттереп, мәдрәсәгә ике фән керттеләр. Берсе – җәгърафия, икенчесе – тарихы исламия. Аларны укыту Гомәр хәлфә белән Кәбир әфәндегә тапшырылды. Мәдрәсәне төзекләндерү эше мичләрне сылау, баскычның шылдырап торган такталарын ныгыттыру һәм бер-ике яңа такта китереп кадаклау белән чикләнде. Шәкертләрнең бер өлеше моны шәкертләр хәрәкәтенең бик зур җиңүе итеп карады. Олы шәкертләрдән берәү, моны «мөдәррис һәм мөтәвәллиләрнең зур һиммәте» дип, «Мәгариф» кә мәкалә язып бирде.

Ләкин ул мәкалә «Мәгариф» тә чыкмады. Аның урынына «Шәкертләрнең чын ислах сорау вакыты килде» дигән зур таләпләр куеп язган исемсез мәкалә чыкты.

Шәкертләр мәдрәсәдәге уку һәм тормыш тәртипләрен кычкырып, курыкмый тәнкыйть итә башладылар. Хәмидулла абзый белән аяк терәп сөйләштеләр. Хәлфәләр белән шәкертләр арасы кискенләшә барды.

Мөдәррис, аның улы Кәбир әфәнде, Хәмидулла абзый бөтен көчләре белән тавышны мәдрәсәдән тышка чыгармаска, хәтта Мортаза байга да җиткермәскә тырыштылар. Тавышны мәдрәсәдән тышка чыгару дигән сүз бу мәдрәсәгә полициянең күзен төшерү дигән сүз иде. Кәбир әфәнде үзе дә реформаларга каршы түгел һәм аның мөдәррис атасы да улының фикере белән бик исәпләшә иде. Шуңа күрә мөдәррис тә, хәлфәләр дә мәдрәсәгә әледән-әле: «Ул-бу юкмы?» – дип кереп йөри торган полицейский Ряховны һәрвакыт: «Мәдрәсәдә тынычлык, борчылырга урын юк», – дип көйләп озаталар иде.

Полицейскийның озынча яңаклы, беленер-беленмәс сары кашлы, кечкенә күзле, шакмак борынлы, очлары өскә бөтерелеп торган калын мыеклы, кырылган киң иякле йөзендә һәрвакыт кешеләргә карата «Дөньяда, чынлап та, яшәргә хаклы зур дәрәҗәле кешеләрне борчудан башка сезнең тормышта бер эшегез дә юк бит. Булуыгызга караганда, сезнең булмавыгыз хәерлерәк. Шулай да, әйдә, яши бирегез! Нигә дисәң, дөньяда мин бар бит әле, ә мин бар вакытта патшага һәм югары түрәләргә сезнең тарафтан куркыныч юк!» дигән ышаныч бик ачык күренеп тора иде. Аны, күп балалы кеше булып, хөкүмәттән алган акчасы семьясын туйдырырга җитми, шуңа күрә ул кешеләрдән взятка ала һәм аны гаепкә санамый, хөкүмәт бирә торган жалованьега табигый һәм законлы өстәмә итеп кабул итә, дип сөйлиләр иде.

Соңгы вакыт ул мәдрәсәгә ике атнага бер тапкыр һәм, әлбәттә, җомга көн килеп чыга. Нигә дисәң, башка көннәрне шәкертләр һәрвакыт мулла һәм хәлфәләр карамагында була, ә җомга көнне «ул җүләрләр» үз карамакларында кала һәм, һичшиксез, өсләреннән карап торуга мохтаҗлык сизәләр, дип уйлый иде ул. Шуның өстәвенә җомга көн шәкертләр пылаудыр, бавырсактыр пешерәләр, йөземләп чәй эчәләр һәм, ул килеп керсә, аны, һичшиксез, кыстап чәй эчәргә утырталар иде. Чәй янында аның теле чишелеп китә һәм, чәшкәне җәелгән бармаклары өстендә тоткан хәлдә, ул басынкы гына калын тавыш белән сөйләнә иде:

– Татарлар яхшы халык алар. Менә җомга көннәрне алар эшләмиләр. Безнең православныйлар арасында да воскресенье көнне эшләмиләр. Ну алар арасында сукин сыннар бар. Эшлиләр и төрле китаплар укыйлар, куелган порядканы бозалар. Воскресенье ни өчен бирелә? Шуның өчен бирелә: син чиркәүгә бар. Аннан чык та аз гына аракы эч. Христианның җаны йомшасын. Шулвакытта гына ул Алланы һәм императорны яратыр. Безне нәрсә харап итә? Җанның катылыгы харап итә безне…

Шәкертләр күп вакыт аның ни сөйләгәнен аңлап та, аңламыйча да «да, да!» дип утыра бирәләр, һәм үз фикерләренең каршылыкка очрамый, һәрвакыт дөресләнеп торуы аңа горурлык һәм күңел рәхәте бирә, аның саен ул үзенең үгетләрен дәвам иттерә иде. Кайчагында ул дини фәлсәфәләргә дә кереп киткәли иде:

– Конешно, мөселман ул православный түгел. Әгәр дә бөтен дөнья православный булып бетсә, бу бик шәп булыр иде. Немец ни өчен православный түгел? Үзенең ахмаклыгы аркасында. Ну мөселман – тоже кеше. Аны обижать итәргә ярамый. Вера разная, а Бог один…

Кемгә ничек, ләкин Габдуллага бу полицейскийның мәдрәсәгә килүе әллә нихәтле кызык минутлар тудыра торган иде. Кайбер сүзләрен шәкертләргә аңлата алмыйча, Ряхов:

– Сез әйбәт кешеләр, но жаль русча белмисез, – ди торган иде.

Шунда шәкертләр:

– Бездә русча белүче бар, – дип, Габдулланы дәшеп ала торганнар иде.

Габдулла килә торган иде, ләкин русча белүен яшереп, аның белән русча белер-белмәс татар булып сөйләшә башлый иде:

– Ни дисез, Җантимер агай[100]? Безнеке урысча белгәнски, мин сине аңлагански, әйдә, үзеңнең борчакны сибә биргәнски!..

Шәкертләр моңа түзә алмый, башта «псык-псык» килеп, соңга таба егыла-егыла көлә башлыйлар иде. Ряхов көлми, үзенең гадәттәге җитди эрелеген саклап, Габдулланы тыңлап тора да шәкертләрне ачулана иде:

– Сез нигә көләсез, юләрләр! Конешно, ул урысча мала-мала белеп бетерми, но өйрәнергә тырыша. Мин бит үзем татарча да беләм. Мин даже еврейча аңлыйм. Да!.. Именно!..

5

Дүшәмбе көн иде. Көтелмәгәндә, «Җантимер» килеп керде. Бүген ул керә торган җомга да түгел, шул ук вакыт ул узган җомганы гына кереп чыккан иде бит? Шәкертләр, бигрәк тә Габдулла аптырап калдылар. Бу аптырауның сәбәбе шунда иде: мәдрәсәдә Габделвәли белән тагын бер паспортсыз шәкерт яши һәм һәрвакыт җомга көннәрне, «Җантимер» килеп керер алдыннан, алар мәдрәсәдән чыгып торырга тиешләр иде. Бу юлы «Җантимер» кергәндә, алар мәдрәсәдә калдылар һәм паспорт тикшерү була-нитә калса, уңайсыз хәлгә төшү бик ихтимал иде. Габдулла моны сизеп алды һәм Габделвәли белән әлеге паспортсыз шәкерткә тиз генә җыенып чыгып китәргә кушты, үзе «Җантимер» не каршы алырга чыкты.

– Ха! Хороший знакомый! – дип, Габдулла үзенең кунакчыл тавышы белән мәдрәсәдә тынычлыктан башка берни дә юк икәнен аңлатырга тырышты. – Ни өчен сез безгә килгәнски, ничек диңгезгә төшмәгәнски, кадерле кунак булгански, сезгә ни хөрмәт итимски? – диде.

Ләкин бу юлы полицейскийның йөзендә гадәттәге тынычлык юк, аның кечкенә күзләре бөтен нәрсәгә чәнчеп карыйлар һәм тынычсыз рәвештә әйләнгәләп торалар иде.

– А ну-ка! – дип кычкырды «Җантимер». – Кайсы монда собрание ясый? Кем монда правительствога каршы незаконный сүзләр сөйли?

Габдулла өчен бу көтелмәгәнчә килеп чыкты. Ләкин аңа гаҗәпләнеп, тукталып калырга ярамый, «Җантимер» не мавыктырып, паспортсыз ике шәкертнең чыгып китүен җайларга кирәк иде. Шуңа күрә ул:

– Да, да, дөрес әйткәнски! Әйдә, менә монда кереп утыргански, ә сез анда шыпырт кына чыгып киткәнски! – дип, аңа ишеккә арты белән торган урындыкны күрсәтте.

Полицейский утырып өлгергәнче үк, Габделвәли белән әлеге шәкерт чыгып киттеләр һәм Габдулла иркен тын алып куйды. Ряхов утыру белән үк, гадәттәгедән катырак кычкырып:

– Кем монда Уразаев Йосыф и Тукаев Абдулла? – дип сорады.

Йосыф шунда ук шәкертләрне ерып килеп чыкты да: «мин!» – дип, аның борын төбенә үк килеп басты.

– Ну, ну, син! – диде бераз чигенебрәк полицейский һәм аны, күкрәгеннән этәреп, арткарак бастырып куйды.

Габдуллага чыгып басасы юк, ул баядан бирле полицейский алдында басып тора иде инде.

– Паспортларыгызны! – диде боерык тавышы белән полицейский.

Йосыф та, Габдулла да барып, сандыкларыннан паспортларын алып килделәр.

Ряхов паспортларны алып, аларны бик озак әйләндергәләде, битләрен тәрәзә яктысына тотып, андагы һәрбер язудан берәр гаеп табарга тырышты. Йосыфның паспортындагы бер җирне аның үзенә күрсәтеп, ул:

– Бу нәрсә? – дип сорады.

Йосыф ул күрсәткән урынга карады. Паспортның ике башлы каракош төшерелгән җирендә полиция түрәсенең әллә ниләр кыландырып куйган имзасының бер сызыгы каракошның муеныннан эләктереп алган ыргак кебек кәкрәеп тора иде.

– Подпись, – дип җавап бирде Йосыф.

– Мин синнән аны сорамыйм, дурак! – дип кызып алып китте Ряхов. – Бу нинди ыргак, мин синнән шуны сорыйм, молчать!

Аннан соң ул «һым-һым» дип ачуланып, мыекларын чәйнәп торды-торды да паспортларны ияләренә кайтарып бирде һәм, аларга ышанмый гына карап:

– Мәдрәсәдән чыгып, кайларда йөрисез? Кемнәрне күрәсез? – дип сорады.

– Бәдрәфкә чыгабыз, – диде Йосыф.

– Күрше Камалиның кәҗәсен күрәбез, – диде Габдулла.

– Молчать! – дип кычкырды «Җантимер» һәм урыныннан сикереп торды. – Мин сезгә күрсәтермен ничек собрание ясарга! Мин сезгә алай гына да күрсәтмәм! Мин сезгә шулай күрсәтермен, што сез… Мотри!

Ул бармагы белән янады һәм чыгып китте. Гадәттә, ул чыгып киткәч, Габдулла, аныңча кыланып һәм сөйләнеп, шәкертләрне көлдерә торган иде. Бу юлы ул булмады. Иң элек Габдулла үзе сәерсенеп сорау бирде:

– Кем барып әйткән?

– Әлбәттә, мөдәррис белән хәлфәләрдән берәрсе, – дип шикләнде Йосыф.

– Юк, – диде Габдулла. – Мөдәррис алай итмәс. Мин аны да, Кәбир әфәндене дә бик яхшы беләм. Бу – Мортаза Гобәйдуллин эше…

– Димәк, безнең үз арабыздан кемдер Мортазага барып әйткән, – диде Вафа.

Икенче көнне Мортазаның икенче бер бай белән мәдрәсәгә килеп керүе шәкертләрнең уйларын тагын чуалтып җибәрде. Мортаза бай Хәмидулла абзый аша мөдәррисне һәм бөтен хәлфәләрне чакырттырып алды да алар алдында, бөтен шәкертләргә мөрәҗәгать итеп, болай диде:

– Шәкертләр, без, мәдрәсәбездә милләтебез өчен терәк булырдай галим кешеләр җитешсен дип, акча бирәбез. Без аны фетнә оясына әйләндерүгә юл куймабыз. Кулыбызда мөфти хәзрәт җәнапларының бөтен мәдрәсәләргә һәм мәчетләргә язган хаты бар. Ул анда, мөселманнарны фетнәгә иярүдән кисәтеп, аларның һәммәсен бер җепкә тезелергә чакыра. Ә без нәрсә күрәбез? Менә нәрсә күрәбез без. Бүген миңа полициядән хәбәр иттеләр. Мәдрәсәнең ике шәкерте, мөселманчылыкның тамырына балта чабып, шәкертләр арасында фетнә чыгарырга маташалар икән. Безнең мәдрәсәгә андый кешеләр кирәк түгел. Рус мәктәпләрендә дә андый студентларны тотмыйлар, патша хәзрәтләренең әмере шулай. Менә ул шәкертләрнең исемнәре: Йосыф Уразаев һәм Габдулла Тукаев…

 

– Нишләтәсез, асарга уйлыйсызмы безне? – дип сорау бирде кинәт Йосыф һәм аның кычкырмый гына, ләкин эчке ачу белән әйтелгән бу сүзе мылтык аткан кебек чатнап чыкты.

Үзен бик тыныч һәм эре тотарга тырышкан Мортаза бай, үзе дә сизмәстән, ярты адым артка чигенеп куйды. Шәкертләр кузгалыштылар.

– Алла сакласын! – диде Мортаза бай. – Сез безгә усаллык теләсәгез дә, үз мөселманыбызга каршы усаллык безнең ниятебездә юк. Без бары сезнең мәдрәсәдән чыгып китүегезне генә телибез…

Әңгәмәнең бәхәскә әйләнеп китүеннән куркып булырга кирәк, ул сүзен тиз генә шуның белән бетерергә карар итте һәм, мөдәррис белән Хәмидуллага бер-ике сүз әйтеп, әлеге бай белән чыгып китте.

6

«Мәгариф» газетасының тезгенен үз кулыннан җибәреп, мәдрәсә тормышыннан чит мәсьәләләр белән мавыгып китүенә Кәбир әфәнде үкенеп бетә алмады. Эшнең ике шәкертнең куылуына, бигрәк тә үзенә якын һәм кирәк кешенең – Габдулланың куылуына кадәр барып җитүен ул башына сыйдырмый иде. Ул әтисе янына йөгереп керде.

– Әти, Габдулланы булса да алып калырга кирәк, – диде Кәбир әфәнде. – Тәрәккый өчен көрәш вакытында, гомумән, шәкертләрне мәдрәсәдән куу татар дөньясында безнең исемгә бик зур тап төшерәчәк. Хәзер үк, Хәмидулла абзыйны да алып, өчебез бергә Мортаза байга барырга кирәк…

Алар өчәүләп Мортаза байга бардылар һәм үтенә башладылар:

– Алар безнең иң яхшы һәм дәресләрендә иң алдан бара торган шәкертләребез иде. Яшьлекләре белән төрле коткыга ияреп киткәннәр икән, куып чыгару юлы белән түгел, бәлки үз яныбызда калдыру юлы белән аларны һәлакәттән коткармабызмы? – диде Хәмидулла абзый.

– Габдулла әфәнде чын талант иясе. Милләтебезнең тәрәккыен кайгырту йөзеннән без андый яшьләрне саклап алып калырга тиешбез, – диде Кәбир әфәнде.

Мөдәррис, боларны да дөресләгән сыман, башын селеккәләп торды.

Башта Мортаза: «Бу минем эшем түгел, полиция кузгаткан эш», – дип, аяк терәп маташты. Ниһаять, мөдәррис белән Кәбир әфәнденең үтенечләренә үзенең ышанычлы кешесе Хәмидулланың да тавышы кушылгач, бай Габдулланың калуына риза булды. Шуннан соң тегеләр Йосыф турында сорап та тормадылар.

Үзенең мәдрәсәдә калдырылып та, Йосыфның куылуын ишеткәч, Габдулла да сандыгын җыйный башлады.

– Ә син кая җыенасың? – дип сорады Йосыф.

– Син кая җыенасың – шунда, – диде Габдулла.

– Сине бит кумыйлар…

– Юк, минем дә мәдрәсәдән куылу белән мактанасым килә. Калуның хурлыгы куылудан әшәкерәк, – диде Габдулла.

– Җүләр булма, укуыңны дәвам иттер, – диде Йосыф. – Мин моннан үзем китәргә йөри идем. Казанга күчү – ул минем күптәнге хыял. Руслар әйтмешли, не было бы счастья, да несчастье помогло.

– Мин дә Казанга бару белән хыялланам бит!

– Бик шәп! Алайса, менә мин анда барып урнашыйм һәм сиңа да нигез ясап куйыйм. Тик син миңа хатны өзмә, мин дә сиңа язып торырмын…

Дуслар шулай сүз куештылар.

– Ләкин киткәндә әйтеп китим, син монда бер кешедән саклан, – диде Йосыф. – Беләсеңме, Мортаза безнең алда бик шәп спектакль ясап күрсәтте бит. Әйтерсең полиция аңа хәбәр иткән дә, ул шуннан соң гына безне килеп куып чыгара. Юк! Эш бөтенләй киресенчә. Полициягә ул үзе хәбәр иткән. Шуннан соң гына бит безгә теге «Җантимер» килеп, паспортларыбызны тикшереп йөрде.

– Бай аны каян белгән? Мәдрәсә хәлен аңа җиткермәскә тырыштылар бит?

– Аның монда мәдрәсәдән торып сүз ташып торучы шпионы бар. Фәттахның чәйдәше Суфьян…

Икенче көнне Йосыф, җыенып, якын иптәшләре белән генә күрешеп, кечкенә сандыгын күтәреп китеп тә барды. Алдан сөйләшү буенча, ул, Нугай базарында бер кешенең олавына утырып, тимер юлга төшәргә тиеш иде. Ләкин китүенә ярты сәгать тә узмады, ул сандыксыз гына йөгереп кайтты.

– Нәрсәңне онытып калдырдың? – дип каршы алдылар аны.

– Әйтәсе сүзем калган. Барыгыз, Суфьянны чакырып чыгарыгыз әле, – диде.

Камзулчан, түбәтәйчән генә Суфьян йөгереп чыкты. Бу еш кына хәтемгә, Коръән чыгарга йөри торган нәзек озын буйлы бер малай иде.

– Нәрсә, Йосыф абый, җаным! – диде ул, гадәтенчә төчеләнеп.

– Син төчеләнмә, төчеләнмә миңа, Суфьян, янымарак кил! – диде Йосыф.

Суфьян, нидер сизенеп, ишектән кире кереп китмәкче булган иде, Йосыф аны, җитез генә үрелеп, эләктереп алып өлгерде һәм шундук икенче кулы белән тегенең авызына китереп сукты. Суфьян, атылып, бусагага аркылы барып төште һәм, яңадан торып китә алмый, шунда ятып калды. Ул кулы белән авызын тоткан, бармак араларыннан кан ага, үзе елый иде.

– Ничего, бер генә теш белән котылуыңа нәзер сәдакасы бир, җасус[101]! Инде әгәр дә мәгәр минем Габдулла дус белән берәр хәл булганын ишетсәм, синнән генә күрермен. Ул вакыт миннән игелек көтмә. Кайтып, синең тешеңне сындыру белән генә калмам, муеныңны өзәрмен! – диде Йосыф һәм шундук китеп тә барды.

Вакыйганы карап торган шәкертләр, ни әйтергә белми, авызларын ачып карап калдылар.

7

Һәм шуннан соң Габдулла көн-төн бер нәрсә белән хыялланып, кабынып йөрде: «Кайчан Йосыфтан хат килеп төшәр, кайчан ул аны Казанга чакырыр? Кайчан ул Казанга барып чыгар, андагы әдәбият түгәрәкләрендә, җилем басмалы газеталар чыгара торган яшерен оешмаларда болгана, кайный башлар?»

«Мәгариф» не Кәбир әфәнде яңадан үз кулына алды һәм аны баштагы эзенә төшереп җибәрде. Газетаның сугышчан рухы бетте, анда мәдрәсәгә җәгърафия һәм тарихы исламия кертелү уңае белән бертуктаусыз шапырынулар, Коръән тәфсире турындагы мәкаләләр, инде йөз тапкыр тугылган «гыйлем кирәклек» турында фәлсәфә сатулар китте. Ярулла үзенең урта юлдан шома гына бара торган фикерләрен бертөсле тонда озын һәм зарыктыргыч иттереп яза башлады. Габдулла бөтенләй язмас булды. Кәбир әфәнде аны чакырып, үгетләп карады:

– Габдулла әфәнде, мин сезне аңлыйм, сездә инкыйлаб каны кайный, сез хәзерге тәртипне берьюлы сындырып, берьюлы яңаны менгезү теләге белән янасыз. Ә мин янмыйммыни? Мин кайнамыйммыни? Мин дә янам. Мин дә кайныйм. Ләкин миндә ул ялкынны урынында, вакытында кулланырга ярдәм итә торган тормыш тәҗрибәсе бар. Сездә ул юк һәм, әлбәттә, монда сез гаепле түгел, сезнең яшьлегегез гаепле. Сез миңа һәрвакыт Базаровны күрсәтәсез. Әйе, үзенең мөстәкыйльлеге белән ул минем дә мәхәббәтемне үзенә тарта. Безнең дә үз вакытында үз милли нигилистларыбыз булыр, инша Алла! Ләкин аның язмышы нәрсә белән бетә? Вакытсыз сүнү белән… Ни өчен? Вакытыннан элек туган өчен, Габдулла әфәнде, вакытыннан элек туган өчен, ха-ха-ха!

Габдулла кабынып, дулкынланып әйтте:

– Билгеле бер идеал өчен көрәшеп тә, берәүгә дә билгесез булып үлү, ләкин баш имичә, үзеңнең горурлыгыңны үзең белән алып китү – бу никадәр гали, бөек… Бу, әлбәттә, исән калып, истибдат[102] күләгәсенә яшеренеп яшәүгә караганда күп артык, күп артык.

– Браво, браво, Габдулла әфәнде, мин дә бу мәсьәләдә сезгә кушылам! Ләкин безнең көннәр алда әле…

– Ярый, алайса, сез бүген миңа нишләргә кушасыз?

– Языгыз! Милли әдәбиятыбызның кирәклеге турында, милли сәнгатебезне тудыру турында…

Габдулла андый мәкаләләрне язмады, бәлки Крылов мәсәлләрен тәрҗемә итәргә утырды. Читләтеп әйтелгән сүз, «Эзоп теле» иң хәрәкәтчел, иң кирәкле корал иде хәзер, һәм мәсәлләр «Мәгариф» тә берәм-берәм чыга башладылар.

Ләкин бу да Габдулланы канәгатьләндермәде. Йосыф киткәннән бирле, ул үзен һаман ярдәмчесез, киңәшчесез кеше итеп хис итте, аның канаты каерылып калды. Дөрес, аның янына «Гайния» дән адашы килеп йөри иде әле. Ул Габдуллага берәр яңа чыккан китап алып килә, һәм алар аны икәүләп мавыгып укыйлар; Габдулла адашына Казанда «Мөхәммәдия» дә куелган спектакльләр турында сөйли, адашы кабынып китә һәм:

– Эх, бездә дә шундый бер нәрсә ясап аласы иде! – дип, тирән сулап куя иде.

Беркөнне алар, «Бәхетле Мәрьям» китабын алып, үз яннарына тагын Мортаза һәм Каюм дигән шәкертләрне кушып, «спектакль» ясадылар. Сәхнәсез-нисез, бүлмә уртасына утырып, һәрберсе үз ролен укыды. Шәкертләр, тирәләп тезелешеп, моны бик кызыксынып карап утырдылар. Спектакльнең кызыгы бигрәк тә Габдулла ролендә булды. Ул, үз роленнән чыгып, бик күп яңа сүзләр кушып, авылның кара, фанатик мөдәррисе булып кыланды. Адашы аңа иярде һәм, яңа фикерле мөгаллимне уйнап, иске мәдрәсәгә каршы каты-каты сүзләр әйтте. Тамашачылар гөр килеп кул чаптылар…

Ләкин шушы спектакльдән соң Габдулла Хәйруллин кинәт «Мотыйгия» гә йөрүдән туктап калды. Аннан соң моның сәбәбе мәгълүм булды. «Гайния» нең мөдәррисе, үз шәкертенең чит мәдрәсәдә «спектакль» уйнавын һәм анда карт мөдәррисләргә каршы каты сүзләр әйтүен ишетеп, аны «авылына язып җибәрү һәм мәдрәсәдән куып чыгару» белән куркыткан һәм «Мотыйгия» гә йөрүдән катгый рәвештә тыйган булып чыкты.

…Ниһаять, Йосыфтан хат һәм аның белән бик күп яңа хәбәрләр килеп төште. «Казан кайный, – дип язылган иде Йосыфның хатында. – Мин тагын бик күп нәрсәләр белдем, бик күп хәлләргә төшендем һәм үземнең Уральскидан китеп, монда килүемә чиктән тыш шат һәм бәхетлемен. Ләкин мин мондагы хәл-әхвәлне хатка яза алмыйм. Үзең килерсең, барын да күрерсең һәм хәйран калырсың. Тик хәзерге вакытта Казан мәдрәсәләрендә энә төртер урын юк. Менә яз көне шәкертләр таралыр, урыннар киңәер. Мәдрәсәләр ачылганчы, кая да булса эшләп торырсың. Аның өчен мондагы мөмкинлек Җаектагыдан күбрәк. Ләкин хәзер килеп чыгуны мин иртәрәк дип уйлыйм…»

«Бусы да «иртәрәк!» Юк! К чёрту! Йә хәзер, йә бервакытта да түгел!» – дип уйланды Габдулла һәм, үгетләүләр, кыстаулар киртәсенә барып төртелмәс өчен, Җаектан берәүгә дә әйтми шыпырт кына китеп барырга булды. Ләкин бер нәрсә аны тукталып уйланырга мәҗбүр итте: ә ничек Мирхәйдәр абзыйларга әйтми китеп барырга? Ә Сәрвине ничек калдырырга? Ярый, ул Мирхәйдәр абзый белән барып саубуллашыр да, ә ничек Сәрви белән саубуллашыр? Бу кызны ул ничек шул көе генә калдырып китәр?

Ниһаять, ул мондый фикергә килде: Сәрвине яраткан өчен дә, аңардан башка аның тормыш мәгънәсе җуелачак булганлыгы өчен дә аңа, һичшиксез, китәргә кирәк. Казанга барырга, җәмгыятьтә тиешле урын алырга, эшләргә, акча табарга һәм, кайтып, Сәрвине алып китәргә!

– Шулай гына. Тик шулай гына!

8

Ул елларны шәкертләр, арзанга төшерер өчен һәм уңайлык өчен, уртак аш пешерә торганнар иде. Өч-дүрт шәкерт һәркайсы икешәр-өчәр тиенгә чирек кадак чамасы ит сатып алып, аны җепкә бәйләп уртак чуенга йә кәстрүлгә пешерергә салалар һәм, пешеп чыгу белән, һәркайсы кәстрүл тышында калдырылган үз җебеннән тотып, үз өлешен тартып чыгара иде. Бу уртак ашка кимендә һәр шәкерт биш тиен акча тота иде. Габдулла бу ашлардан баш тартты һәм ашка тотыла торган биш тиенне «юл акчасы» итеп җыйный башлады. Иптәше Габделвәлидән башка тагын ике кешегә ул үзенең серен ачты: Яруллага һәм апасы Газизәгә. Ярулла аңа бик кирәк вакытларда акча биреп торудан бервакытта да баш тартмады. Монда да ул аңа, һичшиксез, ярдәм итәргә булды. Апасы Газизә Габдулланың китәсен ишеткәч: «Мин тагын ялгыз каламмыни инде шулай?» – дип елап алды. Аннан соң ул күзләренә тулышкан яшь аркылы аның керләрен юды, киемнәрен ямады, төймәләрен такты. «Капкага хәтле генә озатам» дип чыкты да, аерыла алмый, энесен мәдрәсә почмагына хәтле озата барды. Энесе аның туган илен, яшьлеген, йөрәгендәге иң кадерле истәлекләрен гәүдәләндереп торучы бердәнбер туганы иде бит…

Иртәгә юлга чыгарга булып Габдулла, дәү апасы һәм Мирхәйдәр абзыйлар белән күрешеп кайтыр өчен, мәдрәсәдән чыгып китте.

Дәү апасы урыныннан торып утырган, ләкин бик-бик бетеренгән, аның кыяфәте: «Мин инде барыбер озак яшәмәм», – дип әйтеп тора иде. Габдулланың Казанга китү хәбәрен ул бик тыныч каршы алды.

– Ходай Тәгалә изге юл бирсен, балакай! Яңадан күрешә алмабыз инде, безне дә догаңнан ташлама! – диде.

Мирхәйдәр абзыйларда Сәрви генә өйдә, ул курчак уйнагандагы кебек, алдына төрле төстәге корамалар җәеп, нидер тегеп утыра иде. Габдулла килеп керү белән, ул, тиз генә урыныннан кузгалып, алдындагы корамаларны сәкегә алып куйды, кайчысы идәнгә шалтырап төште, үзе, гаепле каушап, Габдулланы:

 

– Әйдә, Габдулла абый, түрдән уз! – дип каршы алды.

Габдулла күреште һәм аның салкын бармакларын үз кулына алу белән, һаман шул бер уй аның исенә килеп төште: «Бу бармаклар да шулай әнисенеке кебек тырпаеп калырлар микәнни?»

– Әти, нигә килми икән, дип юксынып тора иде сине, Габдулла абый, – диде Сәрви.

«Ә син?» – дип сорыйсы килде Габдулланың, ләкин сорарга кыймады, шул ук сүзне ул икенче төрле итеп әйтте:

– Ярый инде юксынучылар булгач.

Сәрви, шулай ук әйтергә теләгән сүзен әйтергә кыймаган кебек, кызарып аска карап куйды һәм шунда ук кинәт кузгалып:

– Утыр, Габдулла абый, мин хәзер самавыр куям, әтиләр дә кайтып җитәргә тиеш, – диде һәм, самавырга барып тотынды.

– Сәрви, алайса, мин сиңа булышыйм, – дип, Габдулла урыныннан кузгалды.

– Юк, юк, Габдулла абый, кирәкми, күмергә буялырсың, – диде кыз, куркып һәм самавыр белән Габдулла арасына керебрәк.

Габдулла җорланды.

– Шәкерт күмергә буялырмын дип курка, ди, ә күмернең шәкерткә буялырмын дип коты оча, ди.

Сәрви җиңел генә келтерәп көлеп куйды:

– Нишләп шәкерткә буялырмын дип коты очсын инде күмернең? Син бигрәк, Габдулла абый.

– Ничек коты очмасын? Син шәкертне мәдрәсә ашханәсендә күргәнең юк, Сәрви. Ул күмергә дә буялган, корымга да каралган, җитмәсә, өс-башы майга катып беткән, ә син минем күмергә буялуымнан куркасың. Курыкма, бир самавырны…

Габдулла абыйсының каләм тотып кына язарга яратылган шәкерт бармакларын Сәрвинең бер дә генә кара эшкә тидертәсе килмәгән иде шул! Ләкин Габдулла үзе килеп, ирексезләп самавырга тотынгач, ихтыярсыз юл куярга мәҗбүр булды.

– Юк, юк, Сәрви, икәүләп куйыйк дисәң, син әнә суын сал, калганын мин үзем эшләрмен.

– И Габдулла абый, бер дә яхшы түгел инде.

– Яхшы гына түгел, Сәрви, бик шәп барып чыкты әле бу. Безнең бер дә генә менә болай иркенләп сөйләшеп утырганыбыз юк иде бит әле синең белән.

Самавыр янында бергә кайнашу сылтавы Габдулланы һаман кыюландыра һәм сүзчәнләндерә барды. Әллә каян сүзләре табылды, әйткән бер сүзгә Сәрви матур гына кеткелдәп көлүе белән җавап бирә барды. Габдулла сүз арасын җыр белән дә җилемләп алды:

 
Самавыр куйдым күмерсез,
Кайнап чыгар күрерсез, ди;
Ике матур бергә килсә,
Аның берсе гомерсез, ди…
 

– И, нинди матур җырлар беләсең, Габдулла абый! Бер-икесен миңа да язып бирер идең…

– Бирермен, бирермен, Сәрви. Мин аны сиңа хатка язып җибәрермен.

– Ничек инде ул, хатка?

– И, әле аны әйтмәгәнмен, мин китәм бит…

Сәрвинең кашлары маңгаена күтәрелде:

– Кая, Габдулла абый?

– Казанга…

– Озаккамы?

– Бәлки, бөтенләйгә…

Сәрви ни әйтергә белмәде. Самавыр янында чүгәләп утырган җиреннән эшен онытып, башын боек кына бер якка салган килеш, кулындагы чыра пычагының очы белән идәнне чокырга тотынды. Сүз тынды. Габдулла аны яңадан ялгап алып китәргә теләде:

– Йә, Сәрви, әйт инде берәр сүз.

Сәрви дәшмәде.

– Әллә мин сине ачуландырдым инде?

Габдулла иелебрәк Сәрвинең күзенә карарга тырышты. Сәрви кинәт икенче якка борылды һәм битен кулы белән каплады.

Габдулланың аңында яшен чаткысы кебек бер нәрсә чагылып үтте, һәм ул аның яктысында шуны сизеп, шәйләп өлгерде: аның Җаектан китүе Сәрвинең өчен барыбер түгел икән. Сәрвинең аны җибәрәсе килми икән! Бу Габдулланың йөрәген кызга иксез-чиксез рәхмәт тойгысы белән тутырды, һәм ул моны ничек кенә булса да кызга белдерергә тиеш тапты. Мөмкин булса, ул хәзер менә шунда кызның аякларына егылып: «Рәхмәт сиңа моның өчен, рәхмәт сиңа!» – дип әйтер иде. Ләкин ул андый хәрәкәт белән кызны сискәндерүеннән курыкты.

– Сәрви, мин китеп озак тора алмам… Барыбер… сезне сагынып кайтып килермен. Миңа үземә дә сездән башка… Менә синнән башка күңелсез булыр… – диде ул.

Сәрви дәшмәде. Габдулла аны көлдереп күңелен ачарга уйлады һәм үзенең кайчандыр аңа бүләк алып килүен һәм бирә алмый, кире алып китүен сөйләп көлдерәсе килде. Ул кесәсенә салып килгән әлеге муенсаны алып, Сәрвигә сузды.

– Сәрви, менә мин моны сиңа кечкенә генә бүләк итеп алып килгән идем.

Сәрви борылып карады һәм муенсаны күреп, аның күзләрендә кызларга хас кызыгу, соклану уты кабынып куйды. Ләкин ул бүләкне алмый, борылып, кире элекке хәленә кайтып утырды.

– Кирәкми миңа бүләк, Габдулла абый. Мин… син… үзең киткәч, нәрсәгә ул миңа? – диде Сәрви һәм тыенкы гына үксеп елап җибәрде.

Габдулла шунда ук Сәрви янына килеп, чүгәләп утырды һәм, борчылып, аның җиңенә тотынды:

– Куй, Сәрви, борчылма, бетсен, – дип юатырга тотынды ул. – Синең күз яшең әллә ничек минем йөрәгемә килеп тия. Бик каты килеп тия. Йә инде, бетсен. Беттеме?

Габдулла, иелеп, Сәрвинең күзләренә карады. Сәрви кулы белән күзләрен каплады. Габдулла аның бармаклары аша яшь аркылы елмайган күзләрне күреп алды һәм рәхәтләнеп көлеп куйды:

– Котны очырдың бит, мин кызларның яшеннән бик-бик куркам…

– И аларның яше, Габдулла абый! – диде Сәрви һәм, самавыр исенә төшеп, шакмак ярырга тотынды. – Аларның яше кояш чыккандагы чык кебек оча да бетә. Менә мин ирләр елавыннан куркам…

– Ә син аны күргәнең бармы?

– Бар. Бервакыт минем абый кайтып елады. Тимерша абый…

– Нигә?

Сәрви, кызларча беркатлы һәм бик сөйкемле итеп, абыйсының мастерскойдан хаксызга куылуын, абыйсының дәшмәүчән табигате белән моңа каршы тора алмавын һәм бер сүз дә әйтә алмагач, үзенең эченә тулган әрнүен күз яше белән аңлатуын сөйләп бирде.

Габдулла аның ни сөйләгәнен тыңламый, кызның «аннан соң, аннан соң…» дип сөйләү рәвешен, аның шулвакыт күзләрендә абыйсын кызганудан туган матур моңсулыкны күзәтеп, сокланып торды һәм уйланды: «Карале син, бу фирештә үз матурлыгын үзе белми бит…»

Сәрви, сөйли-сөйли, самавыр янындагы шакмакларны чыра пычагы белән уртага яргалый иде. Бер шакмакны ул яра алмый торганда, Габдулла:

– Сәрви, бир, мин ярып бирим, – дип, аның кулына тотынды.

Сәрви пычакны бирмәде. Бер минутка Сәрвинең кулы Габдулла кулы эчендә калды. Гаҗәп! Бая гына суп-суык кул хәзер ут кебек кызган. Ул аны Габдулла абыйсының кулыннан көлә-көлә тартып алырга тели, ә Габдулла аны җибәрә алмый: аның үз кулы кызның кулына бәйләп куйган кебек… Тартып алыр хәл дә, тәкать тә юк… Мөмкин булса, Габдулла Сәрвинең кулларын шул көе тоткан хәлдә ташка әверелер иде! Михайловскида магазин тәрәзәсе төбендә ул шулай, бер-берсенең кулларына тотынышып, таш булып каткан ике курчакны күргәне бар…

Ниһаять, Сәрви кулын тартып алды.

– Синең кулларың нинди эссе, – диде Габдулла. – Син авырмыйсыңмы, Сәрви?

– Синең дә кулларың эссе, Габдулла абый! Беләсеңме нигә? Өебез бик эссе. Безнең әти өйне эссе итеп яктыра. Туктале, ишекне бераз кысып куйыйм… – Сәрви сикереп торды һәм, барып, ишекне кысып кына ачып куйды.

– Әниең кайтып керсә, кирәгебезне бирер. Былтыр мин сезгә беренче тапкыр килгәндә, аның беренче сүзе миңа «Ишекне ныграк ябып кер» дигән сүз булды.

Сәрви кычкырып көлде:

– Безнең әни, кирәк булса да, булмаса да, сукранырга ярата инде. Син курыкма, Габдулла абый, без аны әни кайтканчы ябарбыз…

Сәрви ишеккә торып киткән арада, Габдулла идәндәге вак кына шакмакларны алды да аларны «бишташ» уйнаган сыман сибеп җибәрде.

– Әллә «бишташ» уйный беләсеңме, Габдулла абый?

– Сәрви, минем белмәгән уеным юк. Әйдә, уйныйбызмы?

– Әйдә! – диде Сәрви балаларча беркатлылык белән һәм самавыр янына килеп утырды.

Алар «бишташ» уйный башладылар. Сәрви Габдулланың «бишташ» ны чәчеп һәм аларны, берәм-берәм чөеп, икенче кулының идәнгә бастырылган бармаклары аша оста чыгаруын күреп исе китте.

– Габдулла абый, каян син болай өйрәндең?

– Аннушка өйрәтте мине.

– Кем? Кем? Аннушка?

Сәрвинең йөзендәге елмаю кинәт сүнде. Ул бик җитди итеп Габдуллага карады.

– Әйе… Ул мин кечкенә чакта Казанда, Яңа бистәдә…

Сәрви берьюлы тынычланды һәм, берни дә булмаган кебек, шакмакларын чөяргә тотынды.

Сәрвинең Аннушка белән болай җитди кызыксынуы Габдуллада рәхәт бер гаҗәпсенү тудырды. Сәрвинең көнләп соравы аның егетлек горурлыгын китерде, шул ук вакыт бу аны Сәрвигә тагы да ныграк бәйләде. Аның башыннан «Минем мондый бәхетле минутларым булганы бар идеме?» дигән сорау һәм шунда ук «Юк иде, юк иде!» дигән җавап чагылып үтте.

Моңарчы бит ул кешеләрне сөю бары аның үз өлеше генә дип уйлап йөри һәм чит кешеләрдән, туган булмаган кешеләрдән берәүнең дә аны сөю мөмкинлеген күз алдына китерә алмый иде. Якты минутлар… Алар елт-елт итеп үтеп киткәләделәр. Шул ук Сәрви белән үткән җәйне су юлында очрашу соң! Дөрес, андагы очрашу бер-ике сүз белән генә бетте.

– Мин кайтканчы китмә, Габдулла абый, – диде Сәрви.

– Ярый, Сәрви, син кайтканны көтәрмен, – диде Габдулла.

Аннан алар аерылыштылар.

Ләкин Габдулла ул очрашуны үзенең хыялында күпме баетты. Имеш, ул очрашу аның белән генә бетмәгән, юк, юк! Габдулла шунда Сәрвине су буена хәтле озата барган. Менә Сәрви басмага басып кер чайкый башлаган, Габдулла, булышкан булып, аңа су чәчрәткән… Сәрви дә аңа су чәчрәтү белән җавап биргән… Габдулла аңа:

 
Су буена барма, җаныем,
Су чәчерәр битеңә, –
 

дип җырлаган. Сәрви дә аңа җыр белән җавап биргән. Аннан соң керләрне чайкап бетергәч, Габдулла аларны кәрзингә тутырып, ярга менгезеп куйган.

– Сәрви, бир көянтәңне. Үзем генә алып кайтып куйыйм, – дигән ул.

– Юк, – дигән Сәрви һәм көянтәсен тотып йөгереп киткән.

100Г. Тукай бу исемне «жандарм» дигән сүз урынына кулланган.
101Җасус – шпион.
102Истибдат – деспотизм, залимлек.