Kostenlos

Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Text
0
Kritiken
Als gelesen kennzeichnen
Schriftart:Kleiner AaGrößer Aa
3

Бу вакыйга «Мотыйгия» шәкертләрен икегә аерды. Шадра Йосыф, Ярулла, Габдулла һәм тагын берничә шәкерт бер яктан торып мактанчык Фәттахны һәм аның иптәшләрен бик нык битәрләделәр:

– Көчең җитмәгәч тотынмаска кирәк иде.

– Ә сез нигә ул «Рәкыйбия» ишәкләрен кызганасыз?

– Алар кем генә булмасын, телең белән җиңалмагач, кул белән кыйнап чыгару егетлек түгел инде.

– Ә, шулаймы? Бик акыллы егетләр икәнсез. Гәҗит укыйсыз шул сез. Шкулга йөрисез. Ертык бәтинкәле писыр буласыз инде, хи-хи-хи!

– Кибәк башлы «Җәләл хан» булганчы, ертык бәтинкәле писыр булу, әлбәттә, артыграк! – дип өстәп җибәрде Габдулла һәм бу әңгәмәнең берьюлы сүрелүенә сәбәп булды.

Ник дисәң, Фәттах һәм аның иптәшләре Габдулланың ачы теленә эләгүдән куркалар һәм аның белән сүз көрәштерүдән ерак тору гына түгел, урыны чыкканда, Габдуллага төче телләнәләр иде. Габдулла аларның икейөзлелеген сизә һәм аның саен аларны үрти, бәхәскә кыздыра, һәм русча укудан куркуларын мәзәк итеп көлә иде:

– Мин беләм, сез ни өчен русча укудан куркасыз: русча өйрәнербез дә безне писарь итеп куярлар. Ә безнең бәлеш кенә ашап тора торган мулла-мунтагай буласыбыз килә, дип уйлыйсыз сез, билләһи менә!

Шәкерт чын кешеләрчә ояла белмәсә дә – гарьләнә белә, тотына чынын-ялганын кушып акланырга! Ә бер төрлесе чынлап та ояла. Шундыйларның бер-икесе, яшеренеп кенә диярлек, Габдулладан русча өйрәнергә тотындылар.

Юк, Габдулла, үзе уйлаганча, «Гакаид» ләр, «Кәлам» нәр белән түгел, бәлки, үзе дә сизмәстән, мәдрәсә тышында алган белемнәре белән үсте. «Сәхихел-бохари» укып түгел, бәлки бу гадәттән тыш зур гарәп китабы эченә Пушкин яки Толстой китапларын салып, сиздерми генә дәрес вакытында укып утыру белән үсте ул.

Атнакичләрне була торган гадәтчә җыр кичәләре Габдулла һәм аның иптәшләренең берәр төрле яңалык кертүләре белән төрлеләнә, кызыклана барды. Соңгы кичләрнең берсендә Габдулла һәм аның «Гайния» дән килеп йөрүче адашы Габдулла Хәйруллин Фатих Халидинең «Рәдде бичара кыз» дигән драма әсәрен, аның геройлары булып, аларның тавышларына һәм кыланышларына хәтле охшатып укып бирделәр. Шәкертләр моны бик яратып, зәвыкланып тыңладылар. Аларга Габдулланың яучы Биби әби булып укуы һәм кылануы аеруча мәзәк тоелды. Болай укуның тыңлаучылар алдындагы уңышы адашларны дәртләндереп җибәрде. Алар икенче атнакичтә «Казани» псевдонимы белән басылган «Өч бәдбәхет»[56] дигән китапны шул ук рәвештә укып бирделәр. Бу юлы Хәйруллинның уйлап табуы буенча Габдулла яучы карчыкны яулык бәйләп, Хәйруллин геройны башына шикәр кәгазеннән теккән күк фәс киеп укыдылар. Бу юлы тыңлаучылар арасында бер-ике хәлфә дә бар иде хәтта. Аларның берсе, Гомәр исемле яшь хәлфә, укучыларны мактап «афәрин» укыды һәм:

– Бу әфәнделәрдә истигъдад[57] бар. Бәлки, алар киләчәктә безнең милли театрыбызның хадимнәре булырлар, – дип елмайды.

Габдулланың яраткан эшләреннән берсе базар көннәрне толчокка чыгу һәм анда чыпталар өстенә чәчелеп ташланган иске китаплар һәм журналларны актару иде.

Михайловский урамындагы китап кибетенең тәрәзәсенә куелган китапларны ул тыштан пыяла аша гына күзәтә ала, ә монда ул, чыпта янына чүгәләп утырган килеш, теләгән китапны йә журналны алырга, актарырга, укып карарга ихтыярлы. Аннан соң аларның бәясе кибетнекеннән ике-өч өлеш кимрәк, шуның өстенә әле сатучысы белән әллә нихәтле сатулашырга мөмкинлек бар. Габдулланың мендәр асты «көтепханәсендә» инде шундый китаплар дистәгә якын. Шулар арасында Пушкинның Ф. Маркс[58] бастырган кулдагы зур бер томлыгы. Сатучы бу китап өчен бер сум сораган иде, ләкин Габдулла аңа китапның тышына нәкъ исем өстенә генә тамган зур кара тамчысын, уртадагы бер битнең ертылуын, ә иң актыктагы эчтәлекне күрсәткән ике битнең берсе өзелеп төшүен күрсәтеп, аны илле тиенгә хәтле төшертеп сатып алды. Алай да бу аңа бик кыйммәткә төште: ул ике атна, коры чәй эчеп, ачлы-туклы йөрде. Әмма Пушкинның бөтен шигырьләрен диярлек эченә алган бу калын китапның иясе булып алу шатлыгы аңа бик озакка җитте. Ул кышкы озын төннәрне, шәкертләр йокларга ятып беткәч, урыны өстендә берүзе калып, бишле лампаның мае беткәнчегә кадәр шул китапны укып утырды. Дөрес, бу китапта Габдулла өчен ачылып бетмәгән мәгънәләр, мифологик һәм классик образлар бар иде. Әмма алар аңа Пушкины, гомумән, төшенергә комачауламадылар. Алар әле Габдулла өчен ачылып бетмәгән ерак матур дөньяның беленер-беленмәс серле маяклары булып кала бирделәр. Ләкин бит барыбер бер көн киләчәк, һәм Габдулла ул маякларга якынлашачак. Ул үзе шулай дип уйлады. Ләкин аңлашылган кадәресе дә Габдулланың бөтен мәхәббәтен, көчен, ихтыярын Пушкинга бәйләргә җитте. Ул аның:

 
Румяной зарёю
Покрылся восток,
В селе за рекою
Потух огонёк… –
 

дигән юлларын укыганда, Өчилене йә Кырлайны күз алдына китерде. Әйтерсең Пушкин аның туган җирен җырлый, әйтерсең ул аларны Габдулла сагынган кебек сагына! Габдулла менә шулар белән үсте. Башта бу китаплар аның ихтыярын биләп алдылар. Ул әллә нинди ят дөнья эченә кереп китеп, яңа хисләр, яңа кичерешләр давылы эчендә бөтерелде, бер көлде, бер елады, бер шатланды, бер моңайды. Ул андагы геройлар язмышы белән үрелеп китте һәм үзен үзе онытты.

Бу моңарчы билгесез дөньяны ачу, шуның белән йотылып, онытылып яшәү шатлыгы тора-бара сискәнеп уянып китүләр, шомланып тирә-якка каранулар, үкенечле айнулар белән алышына башлады.

– Кайда мин?

– Кем мин?

– Нәрсә бу минем тирә-якта?..

4

Менә шундый авыр уйлану көннәренең берендә Шадра Йосыфка Казаннан хат килеп төште. Бу хат Җаекта булып киткән Сәлмән шәкерт хаты иде. Шадра Йосыф аның белән кайчан, кайда, ничек таныша алган? Бу турыда ул Габдулланың кызыксынуын соңыннан канәгатьләндерергә вәгъдә итеп, аңа хатны укып бирде. Габдуллага бу хат бик зур тәэсир ясады. Хатны ул бик зур кызыксыну белән йотылып тыңлады.

«…Вә янә ул да мәгълүм булсын, – дип язылган иде бу хатта, – шәкертләр арасында уку-укыту белән ризасызлыклар күренә башлады. Безнең «Мөхәммәдия» дә генә түгел, Күл буе мәдрәсәсендә дә, «Мәрҗания» дә дә шәкертләр ислах сорап мөдәррисләренә мөрәҗәгать иттеләр. Хәзерге вакытта мөдәррисләр, эшне зурга җибәрмәс өчен һәм гауганы читкә чыгармас өчен, бөтен көчләрен куялар. Гомумән, хәзрәтләрдән, мөдәррисләрдән куркып яту заманы үтеп бара. Узган елны гына без, шәкертләр, тәмәкене Хан мәчете артындагы ярга чыгып тарта идек. Бер тиенгә мохтаҗ ач шәкертләр безне сагалап йөриләр һәм, без тәмәкене кабызгач кына, «хәзрәткә әйтәм» дип килеп чыгалар, ә без аларны, биш тиенебезгә булка сатып алып, толчокта чәй эчереп җибәрә торган идек. Ә быел без хәтта шул дәрәҗәгә барып җиттек. Хәтерегездәме, безнең «Мөхәммәдия» дә хәтме көтеп кылган Галиәсгар дигән шәкерт бар иде. Камчатчы Галиәкбәр малае дип тә йөртәләр иде үзен. Шул бит инде безнең мәдрәсәдә дамеллалардан һәм пишкадәмнәрдән көлгән «Манзарател-галәм», «Телескоп» дигән гәзитәләр язып, төнлә белән аларны җәмәгать сәкеләренә ташлап йөри, ә иртән без аларны табып, казый күрмәсен дип, юрган астына яшеренеп, көлә-көлә укый идек. Русча укырга һәм театрга йөрүче бер ул иде ул заманнарны. Хәтереңдәме, аны мөдәррис ничә тапкыр чакырып кисәтү ясады: «Бу тәүфыйксызлыкның ахыры хәерле булмас, моңа ата-анаңның да, безнең дә фатихабыз юк!» – диде. Инде без, остазыбызның күзенә генә карап яшәгән, аның сүзеннән аз гына булса да читкә тайпылырга курыккан шәкертләр, кем булып калдык та, фатихасыз Галиәсгар нинди зур мәртәбәгә менде! Инде менә хәзер аның Казанда «Бәхетсез егет» дигән театр әсәре басылып чыкты. Басылып чыкты гына түгел, без, «Мөхәммәдия» шәкертләре, аны театр итеп уйнадык. Ул болай булды. Беркөнне шул Галиәсгар Мишәр Минһаҗ малае белән килеп чыктылар. Син, Галиәсгарны белсәң дә, Мишәр Минһаҗ малаен белмисең булыр. Ул син Казанда чагында инде «Мөхәммәдия» дән китеп, Учительский школада укый иде. Аты – Хөсәен, фамилиясе – Ямашев. Уртачадан бераз калкурак буйлы, ыспай гына киенеп йөри торган чибәр генә егет. Үзе, безнең шәкерт халкыннан акыллырак, укымышлырак булуына карамастан, сөйләшкән чакта үзенең бу артыклыгын сиздермәскә тырыша, шулай да без аның ягымлы сүзеннән һәм кешелекле йөзеннән аның, чынлап та, акыллы, укымышлы егет икәнен сизә идек. Шуның белән икәү килеп керделәр. Сүздән сүз китте. Галиәсгарны беләсең бит, көлеп: «Йә шәкертләр, гыйлемнең ары ягына чыгып җиттегезме әле? Чамалап укыгыз, гыйлемне кирәгеннән артык алып, акылыгызга көч китерә күрмәгез!» – диде бу. Ул бит элек тә шулай безнең укудан көлә торган иде, хәтереңдәдер? Кыскасы, Галиәсгар белән Хөсәен теге Габдерахманнар, Фатихлар, Вафалар белән бер почмакта бик озак сөйләшеп утырдылар. Алар киткәннең икенче көнне Габдерахманнар менә шушы театрга әзерләнә башладылар. Ураза гаетенең өченче көнендә, дәрес бүлмәсендә чаршаулар корып, урындыклар тезеп, театр уйнау булды. Бәхетсез егет Закирны – Габдерахман, Гайнине – Ибраһим, Закирның анасын Вафа уйнады. Фатих уенчыларга ни әйтергә кирәкне чаршау артыннан шыпырт кына әйтеп торучы булды[59]. Уен шундый күңелле чыкты, без барыбыз да, торып, афәрин укыдык. Күзләреннән яшь чыгарып елаучылар да бик күп булды. Әмма безнең яшь чыгарып елавыбыз фәкать сәфаһәт[60] юлына бирелеп һәлак булган Закирны гына кызганып түгел, үз хәлебезне дә хисаплап елау иде. Әгәр дә теләсәк һәм иттифакка килсәк, менә шулай үз теләгебезне гамәлгә ашыруга да ирешеп була икән дигән шатлану яше дә безнең күзләребездә елтырады. Тора-бара тагы да гаҗәбрәк эшләр килеп чыкты. Беркөнне без иртә торып юынырга чыккан җирдә, госелханәнең диварына ябыштырылган бер кәгазь күрдек. Кәгазь зур гына кулда булып, аның башына матурлап «Иттифак» дип язылган һәм аның астына вак кына хәрефләр белән ике-өч мәкалә дәреҗ ителгән иде. «Укуларыбыз ислах ителсен!» дигән мәкаләдә мәдрәсәләребезгә дөньялык өчен кирәк фәннәр кертүне, «Гакаид» һәм «Кәлам» кебек дәресләрнең бик нык кыскартылуын, рус телен һәм әдәбиятын дәрес итеп кертүне таләп итеп язылган иде. Актыгына «Әгәр дә безгә бу ислахатны мөдәррисләребез бирмәсә, аны без үзебез тартып алырга тиешбез!» дип язылган сүзләрне укыгач, безнең йөрәкләр «жу-у-у!» итеп китте. Без тирә-ягыбызга каранып алдык. Әмма гәзитне укып бетерми ташлап китә алмадык. Ул безне үзенә бәйләгән кебек тотып торды. Ник дисәң, анда без уйлап йөреп тә әйтә белмәгән йә әйтергә курыккан сүзләрне ачыктан-ачык, бер дә курыкмыйча ярган да салган: ярлы шәкертләргә ярдәм оештырылсын, фарсы теле чыгарып ташлансын, гарәп теле – тел буларак кына калсын, мантыйк бетсен диелгән. Кәрим казый каяндыр ишетеп, килеп ертып алганчы, без күп нәрсә укып калдык бу кәгазьдән. Соңыннан мәгълүм булуынча, бу безнең мәдрәсәдә генә түгел, Күл буе мәдрәсәсендә дә, «Мәрҗания» дә дә ябыштырылган һәм «җилем басма» дигән машинада күп итеп басылган булып чыкты. Бу хәлләрдән шәкертләрнең күзләре ачылды. Үз эчебездән чыккан шагыйрьләребез шәкертләрнең гаян әмәлләрен[61] сөйләп шигырьләр яздылар, һәм бу көндә без аларны җырлап йөрмәктәбез. Шуларның берсен сиңа язам:

 
 
Кояш чыкты, нур балкыды,
Тәрәзәдән өйгә аркылды,
Ятма йоклап, уян, шәкерт!
Уянырга вакыт җитте.
Монча вакыт бушка үтте,
Монча гомер җилгә китте.
Моннан ары бушка үтмәсен,
Киләчәкне кайгырт инде.
Файда итәргә торып кереш,
Кирәгеңне күзләп тырыш,
Тыйган кеше белән сугыш,
Шунсыз булмас сиңа өлеш.
Фатиха өчен гомер саттың,
Дога диеп күп алдаттың,
Җитәр инде, бик күп качып,
Куркып буш бинада яттың.
Уян, шәкерт, йокламагыл,
Җирнең өстен тырмалагыл,
Чәчең орлык, ул яшәрсен,
Кара җирдә аунамагыл!
Кирәк безгә яңа фөнүн[62],
Яхшы тәртип, яңа фөнун,
Бетсен иске шаламалар,
Койрык гүзәл, яңа табын.
Шәкерт иде безнең гонван[63],
Һәрберебез бер арыслан,
Корал кулда, телдә һаман,
Әзер тор син, килсә дошман!..
 
5

Быел мәдрәсәнең яшь укытучысы Гомәр хәлфә, Мамышевлардан бәдәл алып, хаҗга китеп барды. Моңарчы Шәпеш кебек карт пишкадәмнәр кәсебе булып килгән бәдәлнең яшь хәлфәләрне кызыктыруы Габдуллага сәер тоелды. Габдулланың бу сәерләнүен сизеп, Гомәр хәлфә аңа хәлне болай аңлатты:

– Матди як шулай куша. Авылда анай карчык авырып ята, энекәш әле кечкенә, аны карый алмый, нишлим. Аннан соң мәдрәсәнең тынчу мохите тәмам биздерде, ил гизеп, бер дөнья күреп кайтыйм, дидем…

Аннан соң ул үзенең сыйныфын аңа – Габдуллага биреп калдыруын мөдәррис белән киңәшүен һәм аның риза булуын әйтте…

Габдулла үзенең Гомәр хәлфә урынына укытучы булып калуына гаҗәпләнмәде. Бу аның өчен яңа эш түгел, хәтта укуының тәүге елларында, Кырлай мәктәбендә чагында ук, ул хәлфәсе урынына калгалый иде. Ләкин бу юлы беренче тапкыр Гомәр хәлфә сыйныфына керү белән ул аптырап калды: «Нәрсә укытырга? Ничек укытырга?»

Ул шәкертләрнең укый торган китапларын алып карап чыкты. Берсен алды, берсен куйды. Бераз сүз дәшмичә уйланып калды. Шәкертләр: «Бу яшь кеше дәресне ничек башларга белми торгандыр», – дип уйладылар һәм аңа ярдәмгә килергә ашыктылар.

– Гомәр хәлфә сабакны сарыфтан башлый торган иде.

– Гомәр хәлфә безгә «Кырык хәдис» тән ятлаганнарны тыңлата иде.

– Хәлфә абзый безгә «Әүвәл алдым бер куян тиресе» дип яздыра иде…

Эш аңар гына терәлеп торса, Габдулла, хәлфәләрнең берсенә дә бирешмәстән, дәресне дөбер-шатыр уздырып ташлар иде. Ләкин болай укыту мөмкин түгел иде инде. Габдулла өч ел рус мәктәбе тәрбиясе үткән, яңа китаплар укыган, Әхмәтша хәлфәгә булышып, аның «Төрки теле» дигән татар теле грамматикасы кулъязмасын күчереп биргән иде. Татар теленең үз грамматикасы булу мөмкинлеге Габдулла өчен искиткеч яңалык иде ул вакытны. Шулардан соң инде хәзер гарәп грамматикасын татар балаларына фарсыча укыту мөмкин түгел, моңа ул бөтен күңеле, җаны, йөрәге белән каршы иде хәзер. Тик ничек укытырга соң? Аны ул белми иде.

Ләкин терәлеп торып булмый бит, балалар синең авызыңа карап торалар… Ниһаять, Габдулла сүз башлады:

– Әфәнделәр!..

«Әфәнделәр?!» дигән сорау катыш гаҗәпләнү тойгысы бөтен сыйныфны чолгап алды. Бер укытучы да аларга болай дип җитди рәвештә дәшкәне юк иде. Уйнап, үртәп, мыскыл итеп кенә «әфәнделәр!» дип дәшәргә ярый иде әле…

Малайлар астан гына бер-берсенә төртешеп алдылар:

– Әнә сиңа әйтә…

– Юк, сиңа әйтә…

«Псык-псык» көлеш китте. Бусы инде күрәләтә яшь хәлфәнең тәҗрибәсезлегеннән көлү, аны санга санамау иде.

– Тыңлагыз хәлфәгезне, хәшәп баганалары! Атагызның баш сөяге кирәкме сезгә?! – дип, бер җикереп кую кирәк иде Габдуллага.

Хәлфәләр тарафыннан шәкертләргә карата кулланыла торган бу гадәтчә эндәшү балаларны шып туктатырга һәм сыйныфта тәртип урнаштырырга җитә калыр иде. Шулай эндәшүне генә шәкертләр табигый һәм ышандыргыч эндәшү итеп кабул итәләр иде ул заманны. Ләкин Габдулла алай эндәшергә булдыра алмады. Ул тыңлар-тыңламас, кырын-мырын утырган шәкертләрнең үзенә ышанмыйча, көлеп караган күз карашлары астында дәвам итте:

– …Без мәдәниятнең яңа баскычына аяк басып килә торган яшь милләт буларак, бүгенге көнне… – Габдулла тукталып калды. Ул мәсьәләгә урынсыз рәвештә бик югарыдан тотынуын сизеп алды һәм башлаган җөмләсен: —…бүгенге көнне… болай укытырга ярамый, – дип бетерде.

– Ә ничек укытырга ярый соң? – дип кычкырдылар төрле яктан.

– Ата, бата, чабата, дипме?

– Здрастуй, госпади, прощай дипме?

– Сурәт суккан китап беләнме?

Бу сорауларның берсе дә балаларның үзләренеке түгел, ата-аналарыныкы, өй тәрбиясенеке иде.

– Безнең ертык бәтинкәле писыр буласыбыз юк, безгә дин укытылсын! – дип кычкырды бер күсәк кебек озын һәм тупас малай.

Габдулла аңа күтәрелеп карады. Бу узган җәй генә үзе укыткан күмәчче Фазылның олы малае иде.

Ләкин балалар арасыннан:

– Яңача кирәк, русча кирәк! – дип кычкыручылар да табылды, һәм бу тавышлар сыйныфта гадәттән тыш тәртипсезлек һәм шау-шу кузгалуга сәбәп булды. Арткы сафта бер-ике малай дөмбәсләшеп тә алдылар.

Габдулла, көч-хәл белән тәртип урнаштырып, үзенең школада үткән дәресләреннән башлангыч мәгълүматлар бирде. Җәгърафиядән ул җирнең карбыз кебек түгәрәк икәнен әйтү белән, сыйныфта җанлылык башланды. Ләкин бу кызыксынуны түгел, хәлфәдән көлүне аңлата торган җанлылык иде.

– Ни ди, ни ди, карбыз кебек, диме? Тәмле икән, алайса, җир дигәнең, хи-хи-хи!

– Алайса, без нигә шуып төшеп китмибез.

– Кеше ышанмас сүзне чын булса да сөйләмә!

Аннан соң Габдулла берничә хисап мәсьәләсен исенә төшерде һәм шуларны, әйтеп, шәкертләрнең дәфтәрләренә яздырды. Ләкин тискәре шау-шу белән күңеле сынган Габдулла яңадан кабына алмады, һәм аның бу дәресләре дәртсез һәм төссез чыктылар. Шуның өстәвенә сыйныфның яртысы Габдулланың әйткәнен язмый, киресенчә, аның әйткәнен сансынмый, һәрбер сүзен ярым тавыш белән мыскыллап, көлеп утырды:

– Нәрсә ди, нәрсә ди, мичкә, диме?

– Нәрсә мичкәсе икән, сыра мичкәсеме, бал мичкәсеме?

– Кәрәчин мичкәсе, ди бит…

Арадан бер-ике шәкерт торып юри беркатлы сораулар бирделәр:

– Хәлфә, мичкәгә кәрәчин салырга ярамый бит, аннан соң аңарда бал әчетеп булмый…

– Хәлфә, синең бал эчкәнең бармы?

Тәнәфестән соң инде сыйныфта бары өч-дүрт бала гына калган, башкалары, хәлфәдән сорамый, өйләренә кайтып киткәннәр иде. Үзләренең ялгыз калуларын күреп, өч-дүрт малай шулай ук кайтып китү юлын карады. Укытучының рөхсәтен сорамый-нитми чыгып баручы бу балаларның кыяфәте: «Күрдек яңа хәлфәгезне дә! Мәктәбегез үзегезгә булсын! Моннан соң без бирегә килүче түгел!» – дип әйтеп торалар иде.

Габдулла сыйныфтан үртәлеп, ватылып чыкты.

«Бар да бетте, – дип уйланды ул. – Инде сыйныфны яңадан җыеп алып булачак түгел. Гомәр хәлфәнең күпме көч куеп җыйган сыйныфын тараттым бит. Ни дип җавап бирермен аның алдында? Мөдәррискә нәрсә әйтермен? Шәкертләрнең үзләре, ата-аналары һәм, гомумән, бөтен Җаек алдында оятка калдым бит! Туктале, ул гынамы? Иптәшләр алдында, үземнең фикердәшләр алдында, Йосыф, Ярулла, адаш алдында мин бернигә яраксыз кеше булып калдым бит. Инде Фәттахлар, Закирлар миңа бармак белән төртеп күрсәтерләр, рәхәтләнеп авызларын ерырлар!..»

Габдулланың бүген ашы аш булмады. Ап-ак дөнья аның өчен дөм караңгы булып калды. Ялгызлык тойгысының иң ачысын, иң әрнеткечен кичерде ул бүген; үзен бөтен дөнья тарафыннан ташланган кирәксез бер кызганыч кеше итеп тапты.

Ләкин бер нәрсә аның башына килмәде. Ул бүген үз чорының алдынгы кешесе икәнен күрсәтте һәм шуңа беренче имтихан тотты бит! Традициягә каршы аякланды бит ул бүген. Үзенең басынкы, тыйнак батырлыгы белән ул, бүген тормыш каршылыклары эчендә югалып калмастан, үзенең мөстәкыйльлеген, рух көчен күрсәтеп бирде. Чорның иң тәҗрибәле, иң акыллы кешесе, бүген килеп, кулын аның җилкәсенә куеп:

– Афәрин, Габдулла! Сынатмадың, – дип әйтергә тиеш иде. Ул кеше булмады. Шуңа күрә Габдулла үз хәлен үзе төшенмәде.

6

Ул мәдрәсәдә утыра алмады, йөрәгенә чыдый алмый, урамга чыкты. Үзенең кая барганын белештермәстән, урам буйлап китте.

Көн кичкә авышып бара. Сала мужиклары, атларын кыйный-кыйный, шәһәрдән тизрәк чыгып китәргә, авылларына кайтып өлгерергә ашыгалар. Чиләкләренә чайкалган һәм бәләкләнгән кер төягән хатыннар акрын гына бәкедән менеп киләләр…

Габдулланың күзе бәкегә төште. Бәке Чаган бозы өстендәге күкселләнеп яткан кар уртасында караеп, чумгылланып тора. Аңа шәһәрнең ике төбәгеннән, көрәнләнеп, ике юл сызылып төшә, анда, соңга калып, бер хатын бөтен көче белән кер бәләкли иде. Габдулла Чаган өстенә, бәкегә маңгай аша карап торды-торды да ачы гына елмаеп куйды.

«Менә син, Габдулла дус, – дип дәште ул эченнән генә үзенә үзе, – син үзеңне хәзер дөньяның иң бәхетсезләреннән саныйсың, кешеләр менә шундый минутларда үз-үзләренә кул салалар… Әйтче, зинһар, менә син хәзер үзеңне шушы бәкегә ташлар идеңме?»

Йөрәк тирәнлегеннән ниндидер җавап көткән сыман, ул сынап тынып торды. Аның күз алдына Жилин килеп басты. Бу бөтен җанлы кеше белән ул граф Лев Толстойның «Кавказский пленник» дигән әсәрендә танышты. Тормышның иң авыр сәгатьләрендә, хәтта үлем алдындагы котылгысыз минутларда да өметне җуймаска, тормыш өчен көрәшне дәвам иттерергә чакырды ул Габдулланы. Менә хәзер Жилинны коткара торган озын таягы белән чиркәс кызы Дина аның күз алдында өмет йолдызы булып чагылып үтте.

 

«Юк! – дип, кырт кисеп җавап бирде Габдулла үзенә үзе. – Мин бәкегә ташланмас идем. Димәк? – дип сорау куйды ул шуннан соң, – димәк, синең бәхетсезлек әле үз-үзеңә кул салу дәрәҗәсендә түгел?.. Димәк, әле синең алдыңда каядыр еракта өмет йолдызы елтырап күренә?.. Димәк, әле син һаман алга, алга барырга тиеш…»

Ул алга атлады һәм, мәдрәсә тыкрыгыннан борылып, Петропавловский храмына чыкты. Бераз барганнан соң, ул үзеннән-үзе ике катлы таш йорт янында тукталып калды. Үтә таныш һәм якын йорт иде бу. «Менә, менә бары шушы йортта гына мин җанны тырнаган сорауларга җавап табармын!» – дип уйлап алды ул һәм, кискен борылыш ясап, йортның капкасына кереп китте.

Бу – Әхмәтша учитель школасы иде.

Өйалды ишегеннән атлап керү белән, Габдулла өске катка колак салды. Аннан ул балаларның гадәтчә шау-шуын ишетеп алды. Димәк, тәнәфес беткән, ләкин учитель әле сыйныфка кермәгән. Уңайсыз вакыт. Юк, хәзер өйгә кайтып торырга да дәрес бетүгә таба килеп чыгарга. Ә сылтау бар: «Сезнең татар теле грамматикасы әле Оренбургтан басылып кайтмадымы?»

Габдулла инде кире чыгып китмәкче булып ишеккә борылган иде. Шулвакыт аскы катның баскыч янындагы ишеге ачылып китте һәм аннан кулына китаплар белән бергә конвертлы хат тотып Әхмәтша учитель килеп чыкты. Габдулла бераз каушап китте һәм, нинди булса да берәр сүз әйтүдән элек, учительнең: «Габдулла, сиңа ни кирәк?» – дигән соравын көтеп калды. Ләкин учитель андый сорауны бирмәде. Ул Габдуллага сәер генә карап торды һәм, кинәт нидер исенә төшкән кебек кузгалып:

– Әйдә, класска керик! – диде.

«Ни өчен класска? Нигә миңа анда керергә?» – дип уйлап алды Габдулла һәм аптырабрак учитель артыннан иярде.

Класс дөр килеп аягүрә торды. Габдулла бер партаның буш калган урынына кереп басты һәм учительнең гадәттәге «Утырыгыз!» дигән сүзен көтеп калды. Ләкин ул булмады. Киресенчә, учитель арттагы бер партага карап бик каты кычкырды:

– Минем әле утырырга кушканым юк!

Ялгыш кире утырып өлгергән ике бала шунда ук яңадан аякларына басты. Класста тирән тынлык урнашты. Учитель, әлеге кычкыруыннан тынычланыр өченме, әллә сүз башлау алдыннан уйланыпмы, класс өстеннән әкрен генә күзләрен йөртеп дәшми торды. Шунда Габдулла карт учительнең күзләрендә ниндидер тирән хәсрәт сизеп алды һәм күзләренең елаганны белдереп кызарып торганын күрде. Габдулла бу мәктәптә шушы укытучыдан өч ел укыды һәм карт учительне мондый хәлдә күргәне юк иде. Димәк, бүген монда ниндидер җитди бер нәрсә бар.

– Безнең үз газетабыз юк, – дип гадәттәгедән төшенке, саңгыраурак тавыш белән сүз башлады учитель. – Безгә аны чыгарырга рөхсәт итмиләр. Үз газетабыз булса, без инде бу кайгылы хәбәрне күптән ишеткән булыр идек. Менә ай ярымга соңлап килгән хат аша гына без бүген Казаннан йөрәкләрне әрнетә торган кайгылы хәбәр алдык. – Класс сулыш алырга кыймый тын калды. Әхмәтша тагы да төшенке һәм карлыкканрак өзек-өзек тавыш белән салмак кына әйтеп бирде: – Татар халкының күзен ачар өчен, аны агартыр өчен, аның киләчәген якты, бәхетле итеп күрер өчен, үзенең гомерен аямаган остаз һәм мөхәррир Габделкаюм Габденнасыйр углы… Казан шәһәрендә… егерменче август көнне… вафат…

Әхмәтша, күзләрен өстәлдәге хатка төшереп, аны кулы белән тигезләп торганнан соң, күзләрен күтәрми әкрен генә:

– Утырыгыз! – диде.

Балалар, парталарын мөмкин кадәр шакылдатмаска тырышып, әкрен генә утырыштылар. Габдулла да утырды. Әхмәтша үзе утырмады, торган урынында басып калды һәм тынлык тәмам урнашып җитү белән әкрен генә дәвам итте:

– Була кешеләр… Алар үз хезмәтләренең мөкафәтен[64] үз гомерләрендә үк алып, аларның нәтиҗәсен күреп, бөтен хөрмәт һәм игътибарга ирешеп, тыныч җан белән үләләр, ә Каюм абзый үз хезмәтенең җимешләрен үзе татый алмыйча үлде… Сез әле балалар гына. Күбегез бу мөхтәрәм картның кем икәнен дә ишеткәнегез юктыр. Сез түгел, аны Казанның үзендә торган күп кешеләр белмәделәр. Аның үлеменә бөтен Казан кузгалырга тиеш иде. Казан кешеләре үзләренең аталары кебек хөрмәт итеп, аның өчен зар еларга тиешләр иде. Бу булмаган. Аны күмгәндә, кабере өстендә бары иң якын өч-дүрт кешесе булган. Исән чагында… Юк, мин сезгә аның үзе язып калдырган бер әйберне укыйм. Аны миңа менә күчереп, хат белән бергә җибәргәннәр… «…Мин-мин дип мактану, эшең хак булса, урынына күрә ярый, Казан шәһәрендә мөселман балалары русча укый торган мәдрәсәнең ибтидасы[65]. Моның ибтидасы кемнән булгандыр? Монда бу сөаль варит булса[66] бәян кылаек, моның ибтидасы, әлбәттә, ошбу мөгаллимнәндер…» Шушы мөгаллим дигәне мөхтәрәм карт үзе була, – дип балаларга аңлату биреп китте Әхмәтша һәм укуында дәвам итте: – «Асыл бу мәдрәсәнең ибтидасы 1871 елда булды. Бәлки, бәгъзе адәмнәрнең хәтерендә бардыр, 1871 елгы календарьда министрның бу хосустагы проектын бераз бәян кылып, бу мөгаллим язган иде һәм бу рәвешле календарьга язып, мөселманнарга төптә мәгълүм булмаган эшне белдереп, филҗөмлә аларга аңлатты вә һәм бу календарь урыс галимнәренең кулларына төшеп, мөселманнарның урысча укырга мәеле булачакларына календарьда язылмыш сүзләрне дәлил тоттылар. Вә һәм бу хосуста бәгъзе статьялар бастырдылар. Вә бу статьялар дәхи правительствоның проектына тәкъвия[67] булып, 71 нче елның ахырында, Казан шәһәренә берәүне[68] начальник тәгаен кылып җибәрделәр. Вә һәм ноябрь көннәрендә мәзкүр начальник, бер мөгаллимне эзләп табып, үзен рекомендовать итте. Вә һәм бу мәдрәсәне вөҗүдкә чыгарырга илтимас[69] кылды ки, зинһар, бу эш гайренең кулыннан киләчәк түгел, әлбәттә, син башласаң кирәк дип, бу эшне аңар, ягъни бер мөгаллим адәмгә хәвалә[70] кылды. Бу адәм һәм, әлбәттә, мөмкин булмаган эш юк, шаять мин моны җаена китерермен дип, үзенә илтизам[71] кылды. Вә һәм шул инспектор хәзрәтләренә үзенең элгәреге хезмәтеннән нәүмиз булып чыкканнан шикаять кылып сөйләшкәч, инспектор хәзрәтләре һәм, һавадагы торналар белән күп бәшарәтләр[72] биреп, бу адәмнең һәм күңелен берничә тәшвиштән[73] чыгарып, үз файдасына күндерде. Әлбәттә, аның һәм өстенә лазем булган эш, берәү ярдәм кылышмаса, ул кеше нишләр иде. Бәхетенә каршы, бу адәмне Аллаһы Тәгалә аңар юлыктырды. Инспектор хәзрәтләренең һәм ул вакытта татар теленең исе борынына бик аз керәдер иде. Шул сәбәпле, бу адәмнең шикаятен ишеткәч: «Кайгырмаң, мин министрның колагына салаем, кылган хезмәтләрең һәм бикарь китмәс, алай-болай», – дип, кыргызчарак гыйбарәләр сөйләп, алдагы көндә бу адәмгә өмитләр булачагын фәһемләтте… Вә һәм бу инспектор хәзрәтләре танышмастан борын, 71 нче елның башыннан бирле дүрт яки бишләп урысча укып торган балалар бар иде. Бу инспектор танышкан көннәрдә Сәгъди Яхин фатирында торадыр иде. Аннан Сая Ибрай номерына күчкәч тә, өч шәкерте бар иде. Аның өчен бу адәм үзенең 71 нче елгы календаренда «урысча укытамын» дип мәгълүм иткәннән соң, бәгъзе адәмнәр балаларын урысча укымакка бу адәмгә җибәргәннәр иде. Һәм шул балалар Сая Ибрай номерында да шөгыльләнеп ятты. Имди инспектор хезмәтенә тотынырга вакыт җитте. Фатир табып булмый. Аена илле тәңкә бирсәң дә, балалар укытамын дигәч, фатир бирмәделәр. Ахыр 72 нче елның февраль башына чаклы фатир табып булмады. Ахры, на гыйлаҗ[74], Мокрый урамында, бер кабак өстендә фатир алып һәм капка өстенә игъланнамә куеп, алты-җиде, бәлки, унлап бала җыелды. Бичара бу адәм дә чикте җәфаны: астында кабак, төн буе җырлыйлар, сугышалар, күрше бүлмәләрдә кайсы кәвешче, кайсы тегүче, кайсы скорняк. Ишегалдында уртадагы өйдә сыра заводы… Чыкса – урамы кабахәт, керсә – күршесе кабахәт. Халык сүзен ишетсә – яман сүз ишетә. Мең бәла белән ике айлар бу фатирда торды. Балалар укыта башлап, капка өстенә вывеска куйгач, частька барып әйткәннәр. Частьтан сотниклар килеп, сорашып йөрделәр. Хәтта бәгъзе адәмнәр Казан шәһәреннән кудырырга йөрделәр: укый торган балаларның мәдрәсәдәге хәлфәләре, «урысча укыма» дип, һәркайсын яткырып сукты. Бервакытны тагын балалар бетеп китте. Болай булгач, инспекторга барып шикаять кылырга кирәк булды. Әгәр барып шикаять кылыйм дисә, мөселманнардан шикаять кылырга үзенең мөселманчылыгы җибәрми, инде нишләргә кирәк? Алай да инспектор тирәсендә йөри торган бер адәм барып илка[75] кылганнан соң, инспектор, хәлфәне чакырып, филҗөмлә тәхвиф[76] кылгандыр. Вә һәм бу адәм күп иҗтиһат белән янә берничә бала җыйды. Әмма, вакыйган, әүвәл баштан җыелган балалар да билкөллия[77] ят кеше балалары түгел иде. Бәгъзесе үзенең шәкерте, углы, бәгъзесе шәкертләрнең агай-энесе яки агай-энесенең балалары иде. Асыл тугры акыл белән уйлаганда, аслан ят кешене китереп булырлык түгел иде. Бу әүвәлге фатирда чагында янә ун-унбишләп балалар җыелды. Аннан соң Захарьев[78] урамында икенче фатирга күчеп, вывеска кадаклагач, чиркәү вывескасы дип, исем чыгардылар. Вә һәм бәгъзеләре: «Бу эшне туктатырга мөмкин булмасмы икән» дип, фартальныйга[79] барып шикаять кылганнар. Фартальный һәм үзе фатир хуҗасын чакырып орышкан, андый кешегә ник фатир бирәсең дип. Фатир бар, дип, ишеткән җирдән барып сораса, ун тәңкәлек фатирга илле тәңкә сорадылар. Ләкин сораган кешене гаепләргә ярамый, теләсә ни сорар, ихтыяры бар. Бу, мискен, фатир таба алмый, кыйбат сорыйлар, дип, инспекторга әйтсә, һәм инспектор: «Ахмакмы икән ул кеше», – дип, аның белән оршышырга заставить итәдер. Бу адәм, мискен, шулкадәр җәнҗал белән мәдрәсә ачып, ни файда хасил итте. Шулкадәр җәнҗалдан соң бу икенче фатирда янә егермеләп-егерме бишләп сабак баласы булды, һәрничек бу адәм кайсы баланы атасына яки агасына әйтеп, димләп вә бәгъзесенә кеше аркылы әйттереп, чакырып җыйды. Янә яңа биш-алты малай йөрде. Алардан да берсе зуррак та, фәкыйрь бала иде. Аягыма юк, дип йөрмәс булды. Ул йөрмәгәч, икенчеләре дә туктадылар. Янә бу адәм шуңа хафа булып, ул малайны чакырып, аларны син ияртеп йөр, дип, аягына кәвеш бирде. Яз көне җир кипкәч, бу малай лимон сата башлап, янә аңар ияреп килә торган малайлар сабактан туктадылар. Лимон сатып табыш иткән акчасын көн дә ун тиенлек көмеш тәңкә биреп җибәрә-җибәрә, ул малайны яллап йөртте. Югыйсә аңар ияреп килә торган балалар да туктыйлар. Шулай итеп, берәр ай узды. Утызлап малай җыелды…»

Габдулланың күз алдына үзенең Яңа бистәдәге тормышы һәм анда Әптелбәрнең читекле булу вакыйгасы килеп басты. Әйе, әйе. Хәзер Габдулла, урыныннан торып, ул мөгаллимнең тагын никадәр җык чигүен һәм, Әптелбәрне укытасы килгән өчен, хәтта аның әтисе тарафыннан кыйнала язуын сөйләп бирә ала иде. Ләкин ул аны сөйләмәде. Әсәрләре белән аның күңелен җылыткан һәм канатландырган якын кешене кинәт җую тәэсиреннән ул ни әйтергә белми аптырап калган, үзе дә сизмәстән, аның күзләре дымланган, иреннәре сизелер-сизелмәс ачылып, әкрен генә дерелдәп торалар иде.

56Галиәсгар Камалның беренче әсәрләреннән.
57Истигъдад – талант.
58Дөресе – А. Ф. Маркс булырга тиеш. – Ред.
59Бу шәкертләр спектакле 1902 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә була. Исемнәре белән саналган уйнаучылар: Ибраһим Әмирхан, Вафа Бәхтияров, Фатих Әмирхан.
60Сәфаһәт – бозыклык.
61Гаян әмәлләрен – идеалларын.
62Фөнүн – фәннәр.
63Гонван – монда: «исем» мәгънәсендә.
64Мөкафәт – бүләк, котлау.
65Ибтида – башлангыч.
66Сөаль варит булса – сорау килсә.
67Тәкъвия – көчәйтү.
68В. В. Радловның татар мәктәпләре эше буенча инспектор булып билгеләнүе хакында сүз бара.
69Илтимас – үтенү.
70Хәвалә – йөкләтү.
71Илтизам – өскә алу.
72Бәшарәт – сөенеч.
73Тәшвиш – борчу.
74На гыйлаҗ – чарасыз.
75Илка – хәбәр салу.
76Филҗөмлә тәхвиф – куркыта төшкән.
77Билкөллия – бөтенләй.
78Бу урам хәзер К. Насыйри урамы дип атала.
79Фартальный – квартальный.