Юл. Романнар, хикәяләр

Text
0
Kritiken
Leseprobe
Als gelesen kennzeichnen
Wie Sie das Buch nach dem Kauf lesen
Schriftart:Kleiner AaGrößer Aa

– Миңа да шулай вакыт җитте дип сөйлисеңме?

– Ахрысы. Югыйсә Шапалак каберен таптырасың ич. Күм инде син аны. Хәтереңнең иң караңгы урынына күм. Башта үзен, аннары каберен үк. Дөньяда якты күрәсең килгән саен, син хәтереңдәге әнә шул караңгы урынга багарсың. Моннан ары яшәр өчен, сиңа шапалакларның ике тапкыр күмелгәннәрен истә тотарга кирәк. Бер тапкыр җиргә күмелгәннәрен, икенче мәртәбә кешеләр хәтеренә каһәрләп күмелгәннәрен.

Кадрәк Шапалак белән тагын бер очрашырга бик теләгән иде. Сугыштан аны, бәлки, шул үҗәт теләк исән-сау чыгаргандыр да. Чөнки ул, Шапалак белән очрашмый торып, үзен үләргә хаклы түгел дип санады. Бу очрашу күренешен күп мәртәбәләр күз алдына китерә һәм аңында кабатлый торган иде. Шапалакка төбәлгән пистолет чемәгенә ул үз күңелендә күпме басты инде. Моннан тәмам гарык булгач, генералдан кыска вакытка кайтарып җибәрүен сорады һәм максатын әйтте. Ә хәзер атасы Чаныш сүзләреннән соң, пистолеты чемәгенә чынлыкта басмаса да, көпшәдән бер ядрә атылып чыгуын күргәндәй булды. Ядрә беркемгә дә, шул исәптән Шапалакка да төбәлмәгән иде инде. Шулай да Кадрәкнең җаны бушанып, күңеле җиңеләеп калды. Аның җаны гынамы соң? Дөньяда бер ядрә юкка чыкты. Күпме үлгәннәрне кочаклап яткан зират тынлыгы сискәнмәде. Тугай ягыннан тезелешеп менеп килгән ак казлар куркынып кычкырмады. Кадрәк үзләре яныннан күз иярмәс тизлек белән очып киткән ниндидер бер кошның канат тавышын ишетте. Тугайның бер ягыннан икенче ягына җайдаклы ат чабып узды һәм офык өстендә җиз сәгать теледәй асылынып торган кояшка таба юл алды.

Чаныш Кадрәкнең күзенә карады. Ә ул сыерчыкныкыдай чиста, дымлы, һични белгертмәде. Кадрәкнең җилдә, кояшта каралган йөзе, купшы төстә бөтерелгән мыегы чигә чәчендәге чал бөртекләрне тагын да көмешләтебрәк күрсәтә. Чаныш улын кызганды. Ләкин аның моңа мохтаҗ түгеллеген аңлый иде. Әнә ничек тора: аягын җәеп, нык итеп баскан, фуражка козырёгы күләгәләгән йөзе кырыс, кулын артка кушырган, күкрәге горур киерелгән. Бер генә дошман да үзенә аның улы кебек дошман теләмәс иде, мөгаен. Ә Чаныш һәр дуска үз улы шикелле дус теләде.

Шунда ул Ревоның:

– Ник кыйшайган бу? – дип, иңбашы белән авыш тәрене турыларга тырышуына игътибар итте.

– Җилләр кыйшаткан аны, олан, – диде Чаныш. Сүзен дәвам итеп, эченнән: «Җилләр, – дип кабатлады, – җилләр…»

Чыннан да, җылы җил исеп куйды. Алар басып торган урында бөтерелде дә басылды. Әллә төпсез күккә чумды, әллә Чанышның күңеленә кереп эреде. Җил тынды. Ләкин Чаныш тагын бер тапкыр: «Җилләр», –дип уйлады. Һәм ул җилләрнең, көзге коры яфракларны тузгыткан кебек, үз гомерен тәшкил иткән елларны актаруын күргәндәй булды. Менә җил кисәк туктады. Чанышның гомер китабы ничәнчедер бите белән ачылып калды. Әнә шушы кабер төбендә нәкъ хәзергечә үк өч кеше басып тора. Аның урынында – атасы Наймуш, Кадрәк урынында – ул үзе, Чаныш, Рево урынында – Кадрәк. Юк, ул боларны күз алдына китермәде. Боларның һәммәсе бер мизгелдә әлеге «җилләр» дигән сүзгә сыеп беткән кебек иде. Гүя гомер китабының кинәт ачылган битен шул сүз генә тутырган: «җилләр»… Йөз тапкыр, мең тапкыр кабатлап язылса да, мәгънәсе бер генә: җилләр. Ә шул сүздә гүя Чаныш язмышының бетмәс-төкәнмәс сөенечле хәлләре, куркынычлы вакыйгалары кайнап тора. Әгәр дә хәзер ниндидер кодрәт белән йөз еллык йокыга талса, шунда йөз елга җитәрлек төш күрсә, уянганнан соң әлеге йөз елның бер генә мизгелгә сузылганын белсә, Чаныш бу мизгелнең «җилләр» дигән сүз икәнен күрер һәм ишетер иде9. Әллә соң бөтен дөнья шул сүзгә керер өчен генә яшиме?

Әнә кемнеңдер кайдадыр «җилләр, җилләр, җилләр» дип кабатлаганы ишетелә. Чаныш бу өннең үз күкрәгеннән чыккан тын икәнен тойды.

…Чаныш кычкырып куйды: аһ! Күкрәгенә килеп кергән кургаш ядрә аны бер адым артка алып атты һәм җиргә бәреп екты. «…Ваше высокородие! Революция!.. Государь-император тәхетеннән ваз кичкән…» «Ишеттеңме?.. – диде Чаныш, – инде… көт…» «Нәрсә-не?» – диде полковник Кулунчаков. «Халык хөкемен».

Әнә Чаныш ату алдыннан чигәсенә бәреп чыккан тир тамчыларының февраль салкынында боз бөртекләренә әверелүен тоймый кала һәм аңын җуя… Күзен яңадан ачканда, үзенә төбәлгән зәңгәр күздә үз йөзенең бәләкәй чагылышын күрә. «Мин кайда?» – дип сорый ул. «Лазаретта», – дип җавап бирә зәңгәр күз иясе. «Су!» – дип сорый ул һәм чигәсендәге боз бөртекләренең, эреп, кипшенгән ирененә тамуын тоя. «Син кем?» – дип сорый ул зәңгәр күзләрдән. Коңгырт кашлы, ак йөзле, сары чәчле, дымлы иренле кыз: «Ася, – дип җавап бирә. – Шәфкать туташы». «Асия…» Аннары Ася-Асия Чанышны үз ахирәте Мария коткарганын сөйләде. Ул карьерга ире Кулунчаковка революция булганын әйтергә йөгергән, атарга хөкем ителгән сигез большевикны коткарырга теләгән. Соңарган, шунда атылганнар арасында яткан бер прапорщикның – Чанышның үлми калганын күреп алган. «Ул, Мария, үзе кайда?» – дип сорый Чаныш. «Ә полковник атылды. Мария Севостьяновна аны туган җирендә күмәргә дип алып кайтып китте…»

Соңыннан, шәфкать туташына тотынып йөри башлагач, Чаныш Ася-Асиянең Ася Ярцева икәнен сорашып белә. Әнә шул тотынып йөрүдән башлап, алар алгы гомерләренә каршы янәшә атлап китәләр. Ася Ярцева инде Асия генә дә түгел, ә Асылъярга әйләнә. Тора-бара комиссар Чаныш Наймушинның дусты, хатыны, көрәштәше, дүрт ир баланың анасы…

Әнә полковник Кулунчаковның анасы Марфа Петровнаны җирләгәч әйтелгән соңгы дога тавышы да тына. Атасы Наймуш Чанышка шунда башка каберләрдән киңрәк тә, калкурак та булган һәм өстендә яшь нарат үсеп утырган кабер янында күңелендә сигез ел йөрткән серен сөйли. Ул бирегә – полковник Кулунчаков каберенә – үз-үзенә кул салган Марияне дә җирләгән… Яннарында – киндер күлмәк-ыштанлы, сыерчыкныкыдай чиста һәм дымсу күзле Кадрәк. Җәй уртасы. Ярда суының эзен калдырса да, суда ярының эзен калдырмый аккан елга. Тымызык җил исә. Кадрәк белән Чанышның су чәчрәтә-чәчрәтә коенганын, кайнар ком буенча куышып уйнаганын яшел үр битенә утырган Наймуш карт карап тора…

Җилләр, җилләр, җилләр… Беренче «әлеф»тән башлап, соңгы «йа» хәрефеннән ясалган барлык сүзләрнең бөтен мәгънәсен үзенә сыйдырган җилләр. Ком бөртегеннән алып Җир шарын да әйләндергән җилләр. Кешеләр язмышыннан башлап Галәм мәңгелеген урап искән җилләр… Кемдер «җилләр, җилләр, җилләр…» дия сыман. Җил мәңгелектән мәңгелеккә аккан елга суын шадралатып югары күтәрелә дә Чанышның керфек очларына эленеп торган күз яшьләрен киптерә, Кадрәкнең чигә чәчендәге чал бөртекләрне тарый, Рево турыларга азапланган агач тәрене авыштыра, чәчәк орлыкларын кабер өсләренә тарата, чиркәү манарасындагы кыңгырауның итәк астында бөтерелеп чыккач, Благодатное дигән урыс авылына сузылып кергән бәләкәй көтү исен җир астындагы төлке, әрлән ояларына тутыра, өйләренә кайтып барган өч кешенең уйларын бәпкәләрдәге бодай бөртекләренә пышылдый. Алдан Рево бара, уртада – Кадрәк, Чаныш арттан ияргән. Рево тегене дә моны сораша, Кадрәк җавап бирә: улын яшәргә өйрәтә.

Ә Чаныш эндәшми инде. Ул берзаманны улы Кадрәкне дә, оныгы Ревоны да үләргә өйрәтергә кирәк10 булачагы турында уйлый. Яшәргә өйрәтүнең иң олысы кешене үлә белергә өйрәтү икәнен аңа һичкем әйтмәде. Моңа һәркем үзе төшенә. Чаныш уйлый һәм искән кичке җылы җилләрне тыңлый. Ә ишеткәннәрен хәтеренә сала.

Алар өйләренә кайтып баралар. Үр кашына күтәрелгәч, Кадрәк туктады, Чаныш узып киткәч, чалбар кесәсеннән пистолет чыгарды да артка – бушлыкка атты. Затвор ачык калды. Анда башка патрон юк иде.

Кадрәк анда – баржада ниләр булганын атасы Чанышка энәсеннән җебенә кадәр җентекләп сөйләмәде. Ул анда кеше сыйфатын югалтмады – менә ни мөһим. Ахырынача кеше булып калу өчен, кайбер очракларда дәшмәскә дә кирәк. Югыйсә ары таба яшәүнең мәгънәсе калмый. Башкалар белергә тиеш булмаган соң дәрәҗәдәге кешелексез газап турында сөйләү – бала кулына кылыч тоттыру белән бер.

VII

Балык койрыгын селкетеп алды. Әйтерсең лә Чаныш белән Кадрәкнең хәтерен истәлекләр сөлгесе буенча кире кайтарды. Сөлгенең бер очы аларның гомер бишекләренә ябылган, икенче очы каберләренә асылынып төшкән кебек иде. Чаныш моны бик ачык төстә күз алдына китерде. Ул сөлгенең баш-башлары, канга манып алган сыман, кызыл киҗедән тукылган. Чаныш хәтерендәге җилләр сөлге башларын байрак шикелле җилфердәтте. Чаныш белән Кадрәкнең күпме гомере шундый байраклар астында йөреп үтте. Сөлгенең кызыл башлары аларның вөҗданнары шикелле үк ак һәм керсез чуптар тукыма белән тоташкан. Чаныш тар, озын чуптарның нык киндер җепләрен аермачык күргәндәй булды. Киндер җепләрнең үзара аерылгысыз, ишелеп-ишелеп үрелеше аның һәм улының таза гомерләре, рухлары тукымасын тәшкил итә.

Ул үзен, балыкка атланып, шул гомер сөлгесе буенча барган улының артында тора дип түгел, бәлки аны соңгы чиккә җитүдән саклап, аның каршысында тора дип күз алдына китерде. Кадрәкнең үз янына килеп җитүенә шатланган сыман:

– Ничек суң? – дип сорады.

Кадрәк җиргә шуып төште, чалбар артын каккалады да:

– Күнекмәгәнгә күрә бераз арытты, – диде.

– Ярый. Балык та ял итсен.

– Мондый кысанда ял итәрсең, бар! – диде Кадрәк, балык кереп калган подвалга ымлап.

– Ул чагында аны иреккә җибәрергә кирәк.

Кадрәк балыкның зурлыгын чамалады.

– Көчебез җитмәс шул.

– Бераз көчәнсәк җитәр, җитми ни… Ә синең уха ашыйсың килмиме суң?

 

– Килә дә бит… моны нәрсәгә салып пешерәсең? Безнең андый казаныбыз да юк. Подвалда гына килеш пешермәссең инде тагын. Шулай булгач, ыштаныңны сал, әти.

Улының сүзен аңламыйча, Чаныш җитди төстә:

– Нигә? – дип сорады.

Кадрәк коры гына көлеп җибәрде.

– Балыкны ыштаның белән сөзеп алабыз да суга җибәрәбез. Йөзсен әле туйганчы.

Чанышка улының болай шаяртуы ошады. Авызын ачып көләргә теләде, тик тавышы-ние чыкмады. Ул шулай гына көлә ала иде инде. Аның каравы шадра йөзе ачылып китте. Атасының көлүен, елмаюын Кадрәк карга миләше белән ышкып ялтыраткан җиз самавырга тиңли иде. Шадралары исә самавыр йөзендә ялгыш бәрелүләрдән калган чокырлар белән бериш кебек.

– Ярый суң, – дип килеште Чаныш. – Тик менә чалбар балагының тез турысы ертылды бит әле – балык шуннан чыгып шылмас микән?.. Шулай булгач, балыкны суга кире җибәрүдән гайре чара калмый.

– Ай-һай!.. – диде Кадрәк.

– Дәрман булмаса да, акыл бездә буа буарлык. Җаен тапсаң, кыр кәҗәсен дә савып була. Ничек уйлый-сың?

– Акыллылар белән хәзер дөнья тулган. Тик күбесе – эш дигәндә кашык тотучылар, – диде Кадрәк, кашын җыерып. – Без шаярткан арада, балыкны кояш киптермәгәе.

– Алайса, тотыныйк. Аны җибәрергә вакыт. Йөзә бирсен. Хәер, аның бүтән яшисе килми, ахрысы.

– Нәрсәдән чыгып әйтәсең?

– Үзеннән сорап белешмәсәң дә күренеп тора. Кара суң – шәлперәеп төшкән. Корсагы буш. Капчыкмыни. Уылдык чәчкән ул. Соңгы тапкыр. Шуңа күрә монда да. Аның бүтән яшисе килми, хак.

– Алайса, шушында гына калсын. Югыйсә авыру кешене өйдән куып чыгарган ише була.

– Үз өендә үлсен. Зур суда. Аркан апкил. Ә мин ат җигим, – диде Чаныш. – Безгә ул булышыр.

Аларның авыр сөякле карт атлары үлән утлап туйган, хәзер умарта күләгәсенә башын төртеп ятып тора иде инде. Кыяфәте тыныч. Киң күңелле, зиһенле мал ул. Ә ябыкка ябык та инде. Кай ягы беләндер коргаксыган көймәгә тартым. Тиресе астыннан көймәнең каркас шикмәләредәй киң, нык кабыргалары сизелеп тора. Чукмар-чукмар тоякларын ябык аяклары авыр күтәрә инде. Бу карт атның арт тоякларындагы дагалары гына яңа. Аларны тимерчелектә Чаныш үзе койды. Дагаларның үлчәме бер сөямнән аша.

Ат Чанышны сизгер җаны чагылып торган шәмәхә күзләрен зур ачып каршылады. Озынча башын күтәреп, чал төкләр үскән иренен кыймылдатты. Хуҗасына әкрен генә кешнәп дәшәсе килде, ахрысы. Кешнисе урынга, тирән итеп сулады гына. Чанышның кычкырып көлә алмаганы кебек үк, бу ат та кешни алмый иде инде.

Чаныш, аның муенына шапылдаткалап:

– Тор әле, Тимер, эш бар, – диде.

Аның сүзләре белән килешкән сыман, башын киң чайкап, ат җайлап кына аягына басты. Буыннары шыгырдап, сагалары чартлап куйды. Кыллары коелып, сирәкләнеп беткән койрыгын теләр-теләмәс кенә чайкап, бөҗәкләрне куды.

Тезгененнән тотып, Чаныш аны умарталык өе янындагы арбага таба җитәкләп китте. Атның сыртына сыерчык кунды, аның ябага йонын чукып алгач, Кадрәк эче куышлы агачтан ясап элгән оясына чумды. Арба янына килеп җиткәнче, сыерчык ат сыртына ике мәртәбә кунып өлгерде. Ат аны койрыгы белән кумады. Кошларның ябага йонын йолкуы атка рәхәт кенә иде.

Ат җигүне Чаныш бик ярата. Хәзерге яшьләр моны бар дип тә белми. Мал җанына караганда, машина моторын якынрак итәләр. Атка кайсы яктан якынаерга, җиккәндә, нидән башларга кирәклеген сорасаң көләләр генә. Нихәл итәсең, атлар заманы узды шул. Шуңа күрә Чаныш һәммә атларга тиеш яратуны Тимергә бирергә тырыша, аны җигүне ифрат рәхәт бер эшкә саный.

Арба янында Чаныш атка камыт кигезде, ыңгырчак салды, арты белән тәртә арасына чигендереп кертте. Сул як тәртәне күтәреп, аңа камыт бавы эләктерде дә дуганы ат муенына салды; уң якка чыгып, аның очын тагын камыт бавына каптырды; аннары камытның кыскычларын чөелдерек белән тарттырып бәйләгәч, өзәңгене дугадагы боҗра аша үткәрде; шуннан соң аркалыкны күтәрде; иң ахырдан дилбегә ыргакларын авызлык боҗраларына каптырды.

Кадрәк өйдән кара май сеңдерелгән сүс бау төргәге алып чыкты. Арба артын алар икәү күтәреп аердылар.

– Карале, Тимер балыкны сөйрәп чыгара алырдыр ич? – диде Чаныш. – Ләмнән майда шуган шикелле булыр.

Кадрәк ризалашып баш какты.

– Тимернең аңа гына көче җитәрлек әле, – диде ул. – Тартмый ни!

Кадрәк арканны балыкның койрык астыннан үткәрде. Чаныш аны, тарттырганда, балыкның тәнен кысмаслык һәм тиресен зарарламаслык итеп бәйләде. Ул рус-япон сугышында чакта бәйләргә өйрәнгән диңгез төеннәрен онытмаган. Онытмаган дип… аларны, ипи кискән яки чалгы белән печән чапкан шикелле, гап-гади бер шөгыль белән генә бәйли иде.

Алар балыкны арканлаган арада, ат, чит-ят җан иясен тоеп, колакларын шәңкәйтте, балыкка, койрыгының кыймылдавына, аның һәр сулаганы саен күтәрелеп-төшеп торган суга кырын-кырын карап алды.

Чаныш аркан очын арба кендеге тишегеннән үткәреп бәйләде дә, дилбегәне кулына алгач, иренен бөрештереп, атка сак кына чөңгерде:

– Пчо, Тимер! Пчо, әйдә!

Ат киң итеп алга атлады. Тоягы астында ләм чапылдады. Аркан сузылды, бөтен буена әйләнгәләп тартылды, йөк авырлыгыннан киерелде. Бу киерелү башта атның күкрәгенә, аннары алгы аякларына күчте; тәне артка таба сузылды, сырты киңәйде, алгы аяклары – алга, арткылары артка каерылды. Ат башыннан койрыгына кадәр киерелде. Янга авыша-нитә күрмәсен дип, Кадрәк уң яктан балык койрыгының югарыгы сөягенә ябышты.

– Пчо, малкай! Пчо!

Атның киңәйгән борын тишекләреннән эчке көчәнү сулышы бәреп чыкты. Әмма балык урыныннан кузгалмады. Ат ышанычын югалтты. Башын игән һәм вак кына калтыранган көйгә, ул үзенең киерелгән аякларын бушатмый басып торды. Үзен көчсез, эшкә ярамаслык карт итеп тойды. Моның белән килешәсе килмәгәндәй, тагын бер көчәнде, тик муенында әллә кайчан камыт сукканнан калган җөйләренең авыртуыннан һәм хәлсез буыннарының коры шыртлавыннан кала һични тоймады. Аның каравы ул үзен артка таба тарткан көчне тойды һәм калган бөтен гайрәте белән шуңа карышырга мәҗбүр булды, ләкин шундук моның файдасызлыгын сизенде.

Койрыгын сулга каерып, аны шулай балык артка таба сөйри иде. Арба алдының тәгәрмәчләре үзле ләмнән күтәрелде дә чайкалып тора башлады. Аркан чыдамас, менә-менә шартлап өзелер кебек иде; күрәсең, майланган булгангадыр инде, нык торды.

Аягына терәлеп, Кадрәк балыкның койрыгын үзенә таба тартып турыларга теләде, ләкин күн итекләре ләмдә тотнак тапмыйча, ялтыравыклы эз калдырып, үлән тамырларын шәрәләндереп шуды да шуды. Балыкның койрыгы җәя булып бөгелде. Аның көтмәгәндә бушавыннан һәм Кадрәкне чөеп атудан шикләнеп, Чаныш атны тизрәк арткарак чигендерергә теләде. Әмма ат тамырлары шартлап өзелерлек рәвештә көчәнеп киерелгән. Тешләре ыржайган, ирен арасыннан куе сары күбек сузылып чыккан, яңагындагы һәм корсагындагы кан тамырлары бүртенгән, муены тирләп каралган, аяклары калтырана иде.

Чаныш югарыга, кояш үтәли яктырткан сирәк болытларга күтәрелеп карады. Аңа үзләрен кемдер өстән күзәтеп торадыр шикелле тоелды. Аннары ул шуннан, кеше ышанмастай югарылыктан карагандай, аска, аяк астына текәлде. Әйтерсең лә монда, җирдә, аның белән Кадрәк басып тормый, балык белән ат тартышмый, бәлки ниндидер билгесез затлар кирәкмәс эш белән шөгыльләнәләр кебек иде. Ул карашы белән шул ук биеклектән җиргә якыная һәм үзен, Кадрәкне, балыкны, атны – бәләкәй, көчсез җан ияләрен таный башлады шикелле.

Балык үз койрыгын кайтарырга кереште. Бу юлы инде Кадрәк койрыкны үзеннән этеп каршы торды. Әгәр хәзер балык, койрыгын айкап, Кадрәкне ләмгә китереп сыласа, аны тере килеш һичкем кубарып алалмаслыгын ул белә иде. Аның күн итек табаннары элеккеге шома эз буенча кирегә шуа иде инде.

Ә балык үз көчен күрсәтергә теләмәде: койрыгын әкрен генә, тыныч кына турайтты. Ат ике адым артка чикте. Аркан асылынып ләмгә буялмасын дигәндәй, ашыкмый, кабаланмый гына чикте. Аннары туктады, яшьле керфекләрен какты, тәртә башы ирек биргәнчә, балыкка каерылып карады, гаҗәпсенгәндәй пошкырып куйды, аннары, бушанып калып, башын иде. Элеккеге көче юк, авыр йөк аты дигән даны аңа хыянәт итте. Бүгенге акылы да ярдәмче түгел икән инде. Аркан шәлперәеп асылынып төште.

Маңгаендагы тирне сөрткән атлы кыланып, Чаныш күзен кулы белән каплады, якты дөньядан яшерде, бармаклары арасыннан Кадрәккә карап алды. Кадрәк балыкка суккалады, гүя аны тынычландыра, юата иде.

Чаныш аның балыкка:

– Зур балык, син нигә дип карышасың, ә? Аңлыйсыңмы, без сине олы суга җибәрергә телибез ләбаса, җүләр. Син безгә булыш, булыш, – дип сөйләнгәнен ишетте.

– Балык артка таба йөзә алмый шул, менә хикмәт нидә, – диде Чаныш. Аның атны яклыйсы, аклыйсы килде. – Җитмәсә, авышлык зур. Корсак канатының баскыч ташына терәлүе дә ихтимал. Шуңа якорьдагы шикелле тора да инде ул. Ә баш ягыннан Тимер аны тәгаен тарта ала. Беләсеңме нигә?

Кадрәк аркан төенен чиште, Чаныш каршы килмәде.

– Сиңайтәм, нигә икәнен беләсеңме? Алдый дип уйлыйсыңмы? Мин дөресен әйтәм. Ник дигәндә, ялганлый белмим, – диде Чаныш. Аның атка ышанганын раслыйсы килә иде. – Хикмәт балыкны якорь сымак тоткан ниндидер канатта түгел. Атка балыкның тәңкәләре комачаулый. Алар ләмне сука төрәне сыман сөреп бара, күрәсең. Сука булган җирдә трактор кирәк. Аңладыңмы, Кадрәк? Безгә трактор кирәк, белдеңме? Күр дә тор: трактор белән без аны мелләле сөйрәтәбез. Күз ачып йомганчы. – Ул үз сүзләре белән канатланып, пиджагын җилпәзә ачып салды.

Ул бу сергә төшенүенә шатланды. Атны чөңгереп, үләнле җиргә куалады. Трактор хакында әйткәндә атны кыерсытуын, аны, шиксез, картлыкка хөкем итүен аңлады. Тик атка хыянәт итүче кеше ул түгел бугай ла, тормыш үзе шундый карар чыгарды бит. Бөтен нәрсә кулыңнан килгәндә, тормыш – иң ышанычлы нәрсә. Ә көчсез калсаң, ул сине бик түбәнгә төртеп төшерә.

Ни генә булмасын, балыкны көчле техникасыз гына сөйрәп чыгару кулдан килмәс. Авылга кайтырга, идарәгә кереп, трактор сорарга туры килер. Аның ике картка нигә кирәген әйтсәң, гозереңне кире кагулары да ихтимал әле. Чәчү вакыты. Иң әүвәл синең яныңа шундый зур балык йөзеп килгәненә ышанмаслар. Ышанган сурәттә дә, аны кире җибәрергә һичкем ризалашмас. Тотылган балыкны кире җибәрәләрмени дип көләрләр генә. Ихласлыгыңа ышанмаслар. Эләккән балыклар үлемгә дучар, башкача булалмый. Бу гаеп эш түгел, менә нәрсә ихлас санала, менә ни хак исәпләнелә. Кешеләр нигәдер шулай яши. Кешеләр – кеше, тормыш тормыш булып кала бирә.

Әйе, ни генә булмасын, трактор хаҗәт. Барысы да элеккечә калыр, тик ул балыкны суга җибәрер өчен тырышлыгын кызганмас. Ярый, аны шайтан да ышанмаслык нәрсә уйлап чыгарган җиңел акыллы карт дисәләр диярләр, мәгәр ул балыкны суга җибәрәчәк, әйе. Бу нәрсә кешеләргә кирәк түгел, кешеләр алай итми. Бу нәрсә агачлар белән ташларга, су белән һавага, җир белән кояшка кирәк. Хәер, алар берни белми. Ярый, һәрнәрсә үзгәрешсез, элекке көенчә: кешеләр – кеше, тормыш тормыш булып калсын. Ул балыкны коткарачак. Тик корыч аргамак кирәк.

– Киттек, Кадрәк. Арбаның артын күтәреп куярга булышырсың. Мин авылдан трактор апкиләм, – диде Чаныш, дилбегәне тартып чөңгерде.

Ат арыган-талчыккан сурәттә урыныннан кузгалды. Кадрәк арттан иярде.

– Ә мин нишлим? – дип сорады ул.

– Балык янында кал. Каргалар күтәреп китә күрмәсен үзен.

– Андый каргалар буламыни? Көлмәле, әти!

– Көлмим. Моның ише зур балык булган дөньяда аны күтәреп апкитәрдәй каргалар булуы да бик ихтимал.

– Мин хәзер каргалар куарга гына ярыймдыр шул инде.

– Кемдер карга да куарга тиеш, – диде Чаныш, кояшка карап. Кояшның үзенә караганда ул андагы тапларны ачыграк күрә иде.

Чаныш артка борылып карады. Балыкның койрыгы янтайган. Чыннан да, җилсез һавада шәлперәйгән җилкәнмени. Җил юк. Шулай да елга суын вак дулкыннар шадралаткан. Су яктырып тора. Уйланып утыручы кешенең маңгае диярсең. Судагы дулкыннар уйлы кешенең маңгай сырларын хәтерләтә.

Алар арба артын күтәреп, кендекне кигерткән арада, сыерчык, атка кунып, тагын бер чеметем ябага йоны йолкып китте, бүтән күренмәс булды.

– Чәй эчеп алмыйбызмы соң? – дип сорады Кадрәк.

Җавап урынына Чаныш:

– Мылтык алып чык, – диде. – Балык күтәрерлек каргалар синең чал сакалыңнан гына курыкмаслар, шәт.

– Кирәксә корырмын. Миңа мылтыкка күнегәсе түгел.

– Әйе, без аны күп тоттык шул, улым. Бу дөньяның ирләргә мылтык тоттырмый калдырганы юк әле… Капчыклар җитмәсә, балыкка юрган ябарсың. Суны мул сип, мул!

– Ярый, сибәрмен.

– Мин кузгалыйм, булмаса. Пчо, Тимер! – диде Чаныш, атка чөңгереп.

Үр кашыннан алдагы үрләр, үзәннәр, утыртылган урман тасмалары, ерганаклар, елга аръягындагы офыкка тоташкан киңлек ачылды. Умарталык юлы ярты чакрым тирәсе елгага янәшә, аның агымына каршы, сары чәчәк аткан кыргый сәрви куаклары һәм кар көртләрен хәтерләткән шау чәчәкле шомыртлар буенча барды. Турыга да суктырып булыр иде. Моннан ерак түгел, алар авылыннан күрше удмурт авылына юл бар. Ләкин ул тузанлы һәм каты. Тигез дә түгел, арбаны калтырата. Умарталыкның йомшак, өч сукмаклы юлыннан баруы атка җиңелрәк. Ике авыл арасындагы юл арырак әйләнеш ясый, шуңа өстәп, нәкъ яртысы чамасында үргә каршы.

 

Аягын үрәчәдән салындырып, Чаныш йөзен агачлар арасыннан пыяладай чагылып-чагылып киткәләгән елга ягына куеп барды. Авылга борылыш ясар алдыннан, сәрви һәм шомырт куаклары артта калды дигәндә, ачык кыр башланды, ерак үрдән сузылып төшкән асфальт юл ачылды. Шоссе, бормаланып, киң үзәнгә сузылып керә, бераздан Чаныш аны аркылы кистереп чыгачак.

Шоссеның соңгы борылышында Чаныш берничә автомашина төшеп килгәнне күрде. Колоннаның яртысы юлдан яшел кырга чыгып, калган яртысы аның артыннан, чиратлашып, шулай ук юл читенә төшә башлады.

Чаныш илтифатсыз гына: «Нефтьчеләрдер», – дип уйлап куйды. Аларның эшләренә күпчелек очракта исе китмәсә дә, вакыт-вакыт елыйсылары килә. Бигрәк тә алар басуларның тишелеп чыккан чәчүлекләрен, өлгергән игеннәрен ерта-ерта траншеялар, канаулар казыганда. Әйтерсең закон аларга нипачум. Бозылган җирләр өчен колхоз-совхозларга тиешлесен түлиләр дә күздән гаип булалар. Чокырларга җыелган нефтьне ягуларын Чаныш бигрәк тә өнәми. Корымлы кара төтене бал кортларын куркыта, аларның ис тоюларын киметә, бал ташый торган юнәлешләреннән адаштыра. Нефть корымы, нефть көле чәчәкләргә куна, аны нинди яңгырлар да озак вакыт юдыра алмый.

Ә бу юлы яшел басу төсендәге бер үк төрле машиналарның хәрәкәте картны борчый калды. Иң арттагы машина юл читенә төшү белән, алдагысы шундук туктады. Колонна янәшәсендә бик күп кешеләр пәйда булды. Ыгы-зыгыланмадылар, буталышмадылар. Хәрәкәтләре төгәл, бер үк төрле. Кешеләре дә бер үк төрле. Күзгә ерак булса да, Чаныш аларның солдатлар икәнен аңлады. Моны белгәч, картның кызыксынуы кимеде. «Ә-ә, сугыш уены уйныйлардыр, күрәсең», – диде ул үз-үзенә. Солдатлар машиналар янәшәсендә, йөзләре белән елгага карап тезелделәр, аннары, кыл урталай бүленеп, капма-каршы якка киттеләр. Арттагы солдатлар йөз-йөз илле метрлар үткәч туктый һәм туктаган урыннарында кала бардылар. «Кырны әйләндереп алалар бугай», – дип уйлады карт. Шунда колонна уртасыннан бәләкәй һәм елгыр машина килеп чыкты да көзлек буенча елгага таба элдерде. Ә анда, елга ярында, нәкъ юл буендагы машиналар төсле үк өч машина тора. Аларын Чаныш иртән, умарталыкка барышлый ук күргән, Кадрәккә дә күрсәткән иде. Һаман да шул җене сөймәгән нефтьчеләргә санап инде. Хәерлегә каршы, бу юлы ялгышкан. Бактың исә, хәрби уен. «Ярый, кирәк икән – уйнасыннар. Бу да – эш», – дип тынычланды ул. Көзлекне таптауларын гына ошатмады. Түземсезләнеп, дилбегәне какты: «Әйдә, малкай, үшәнләнмә әле!» Ат юыртып китте: тояклары җиргә авыр ята, сырты талгын гына чайкала. Арткы сул көпчәк какшаган, аның эзе кыйгач-мыйгач булып калды.

Бүген юл озын тоелды. Картның моңарчы алай ашыгып йөргәне юк югын. Ул ашыктырган һәрнәрсә артта калган инде, хәзер алар үзләре аның артыннан кусыннар. Әнә ялгыз агачлар, юлның борылмалары, юл читендә онытылыпмы, кемдер ташлапмы калдырган тимер тырма, басулар арасындагы ызан, былтыргы салам эскертләре, телеграм баганалары – һәммәсе аның каршысына таба килми, ә зур бер әйләнеш буенча аның тирәли хәрәкәтләнә кебек. Ул караш кына иңләрдәй киңлекнең кыл уртасында барды да барды, әле иңкүлеккә төште, әле үргә күтәрелде. Бөтен җир аны, арбаны, атны кояш астына элеп куелган бишектә тирбәтә сыман. Солдатлар күздән югалды инде. Әле ярый ике авыл арасындагы юлга төшмәде. Югыйсә аларны күрми каласы икән. Ә трактор шул юлдан гына килә ала, димәк, трактор йөртүче аларны күрми калыр. Шулай яхшырак, эш ашыгыч, илтифат итеп, вакытны әрәмгә җибәрмәс. Балык көтә, аны коткарасы бар. Әлегә Солтанның килеп чыкмавы гына кызганыч. Ярый, озакламас.

Чаныш уй уйламады. Күчәрдәге алкалар чыңлавын, үрәчә шыгырдавын, чикерткәләр зыңын, тургай сайравын тыңлады.

Олы юлда тузан заты юк. Ә Чаныш юл тузанында, яр комында, буразна туфрагында, чыклы үләндә үз эзен калдырып йөрергә яратып яшәде. Кешеләр эз калган җирдән барырга күнеккән. Белмиләр диярсең: башкалар эзеннән барганда, һични тапмыйсың, чөнки эзләмисең. Чаныш юл тузанында үткән еллар мәгънәсен, яр комында мәңгелек хәрәкәт бәрәкәтен, буразна туфрагында җан азыгын, чыклы үләннәр арасында меңнәрчә кояш таба иде.

Ә бүген Чаныш үзе күкләр астындагы, олы юл өстендәге тузан бөртеге булып кына калган шикелле.

VIII

Кабер эченә юл, ниһаять, ачылып бетте. Чокылган тишеккә сыгылмалы гәүдәле Солтан гына түгел, авыр сөякле һәм итләч тәнле Степан да сыярлык. Кем беренче булып керергә тиеш – бу сорау алдында алар икесе дә тигез иде әле. Алдан кергәне икенчесен дә ияртәчәк. Алар акыл һәм акылсызлык, ярамаган эш һәм яманлыкны сайлап алу каршында калдылар. Тып-тын. Аркалары кояш җылысын сизмәс булды. Тишектән үзләре сайлап алган чарасызлык салкынлыгы бәреп тора. Хәзергә аларны саклык кирәклеге, шикләнү тотып торды. Бу тойгылары әкренләп сизгерлеген югалтты, аларны битарафлык һәм гамьсезлек җиңде.

Ком һәм ташларны кыштырдатып, дәшмичә генә Степан кузгалды. Солтан, зур гаеп сизеп, хәтта җирәнеп, курку һәм борчылу белән кызыл кирпеч тузанына баткан, тирләгән дустының аяк табаннарын ялтыратып тишек караңгылыгына кереп киткәнен карап калды. Эчтән аның:

– Монда полковничек, монда! – дигән тавышы ишетелде.

Солтанның йөрәге кага башлады, тамагын сусау көйдерде. Әмма, кешеләрнең үлгәннәр дөньясына кагылмаска кушкан мәңгелек тыюын читкә тибәреп һәм санга сукмыйча:

– Китсәнә! – дип җавап бирде.

– Әйе! Караңгыда күрмәгәнбез – монда табут та бар икән!

Солтан алга атлады да башын киртләчле тишеккә тыкты, йөзен кар сарган бәке суына тидердемени! Беренче тапкыр монда карап та, икенче тапкыр карамаска тиеш булган нәрсәләр артка чикте, ул Степанның күз карашы белән очрашты. Әнә башын ия төшеп, иңе белән башка дөньяны терәтеп баскан. Солтанга ул сәер, биредәге барлык үлеләрдән дә үлерәктер сыман тоелды. Әйтерсең лә Степан яңа гына каршысында яткан кара табуттан чыккан да, табут капкачы аның артыннан шапылдап ябылган…

– Нәкъ әби сөйләгәнчә! – диде Степан. – Шул табут бу, шул… Ә монда берәү кергән инде. Башымны кисәргә бирәм – кергән.

– Каян беләсең? «Мин монда булдым» дип язып калдырганмы әллә?

– Ә бу чибәркәй үзе кереп ятмаган ич инде! – диде Степан, таш идәндәге баш сөягенә ияген кагып. – Аны полковниктан соң иңдергәннәр. Бер вакытта күмсәләр, монысының да табуты булыр иде… – Шунда ул, тавышын көчәйтеп: – Господин полковник! Сержант Степан Масленников без вашего вызова прибыл! По твоей душе соскучился, с-ка… Тор! Каршы ал! – дип кычкырды.

Солтанның хәтерендә китапка язылган сүзләр кыймылдашты да, мәгънәсенә карап, үз урыннарына тезелештеләр: «Мин Сингапур сазлыкларында маляриядән үлеп калдым…», «Ул, чыннан да, теге дөньяда булган, ләкин ялгызлыкны күтәрә алмыйча, кире әйләнеп кайткан иде. Ул полковник Хосе Аркадио Буэндио янына әйләнеп кайтты, чөнки Мелькиадесның җаны тере кешеләрне сагынган иде…»11

«Ә Степанның җаны үлеләрне сагынган, күрәсең…» –дип уйлады егет.

Ул чигенде, күзен йомып, кояшка карады. Күзеннән кабер караңгылыгын кысып чыгарасы килде кебек. Аермачык итеп, үзенең кабергә мүкәләп кереп киткәнен күз алдына китерде. Шундук артыннан кемдер тишекне томалый да башлады сыман. Кирпечләре яңа, измәсе иң нык цементтан. Соңгы кирпеч кояшны каплар алдыннан, аңа гүя бер шешә сөт белән бер телем ипи сузарга өлгерделәр. Менә стенага соңгы таш салынды. Ә каберне караңгылык басмады: аны, неон лампасы кебек, сөтле шешә яктыртып тора сыман. Ул салкын шешәне җылы күкрәгенә кысты. Салкын стаканга кайнар су салгандагы шикелле, шешә чатнап китте, һәм Солтанның тәне буенча суык сөт акты. Тик сөт нигәдер кан төсендә – кып-кызыл иде.

– Мыштырдама инде, кер, – дип кычкырды Степан, тик үзе тышка сузылды һәм: – Ә, юк, керми тор, – дип, тишектән җиргә төште.

– Котың ботыңа җиттеме? Шулай, йөрмә тере килеш каберләрдә. Өлгерерсең әле.

– Шүрләп чыкмадым мин. Чукынып китим, ул табут пианино кадәр бар. Вәгъдә – иман. Полковникка барыбер егерменче гасырның соңгы чиреген күрсәтми калмыйм.

Степан шулай сөйли-сөйли тишекне зурайтты. Бер-бер артлы эчкә керделәр. Бер мәлгә караңгылыктан сукырайган Солтан төрбәнең кирпеч белән түшәлгән идәненә аяк басты. Кызыксынып, тиз-тиз каранды, һич тә алай кабердә кебек түгел болай. Тишек турысындагы кирпеч ватыкларын исәпкә алмаганда, монда чиста. Ниндидер гадәти подвалга кергән ише генә. Солтанның гүргә мәет иңдергәне бар: анда, баш өсте ачык торса да, күпкә шомлырак була иде.

Уртада басып торырлык. Гөмбәзгә баш тимәс өчен, бераз иелергә генә кирәк. Эңгер-меңгердә түшәм белән стеналар ачык күренми, тишектән бәреп торган яктылык комачаулый. Әкренләп күз ияләште. Идәндәге кием-салым калдыклары астында беленеп яткан сөякләр аша атлап, табут янына бастылар. Ул, дөрестән дә, кара пианиноны хәтерләтә, өстенә юка тузан эшләпәсе кунган, уртасы буйдан-буйга күп урыннан череп, асылынып төшкән кара хәтфә белән каймаланган, капкачына бакыр тәре беркетелгән, почмаклары саен җиз бизәкләр. Табут зиннәтле, хәтта матур һәм игътибарны җәлеп итәрлек.

9Һәм Алла аны йөз елга үтереп торды, аннары терелтте. Һәм әйтте: «Син анда күпме булдың?» Тегесе җавап бирде: «Бер көн яисә көннең бер өлеше» (Коръән, II).
10Борынгы Рим фәлсәфәчесе Луций Анней Сенекадан.
11Габриэль Гарсия Маркесның «Йөз ел ялгызлык» романыннан.
Sie haben die kostenlose Leseprobe beendet. Möchten Sie mehr lesen?