Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3

Text
0
Kritiken
Leseprobe
Als gelesen kennzeichnen
Wie Sie das Buch nach dem Kauf lesen
Сайланма әсәрләр. 3 том. Пьесалар, балалар өчен әсәрләр, шигырьләр һәм поэмалар
Сайланма әсәрләр. 3 том. Пьесалар, балалар өчен әсәрләр, шигырьләр һәм поэмалар
E-Buch
3,58
Mehr erfahren
Schriftart:Kleiner AaGrößer Aa

ЧАТТА

Бер пәрдәле пьеса
Катнашалар:

Ир.

Хатын.

Караңгылыкта телефон шылтыраганы ишетелә. Бүлмәгә яңа гына кайтып кергән Хатын йөгереп уза, тик ул трубканы алырга өлгерми кала. Плащ төймәләрен ычкындыра-ычкындыра, үзе шылтыратып карый – озын зыңнар. Трубканы куя, коридорга чыгышлый ут кабыза һәм бераздан, инде өстен салган хәлдә кереп, халатын кия дә сәгатькә карап тора. Аннары кухняга уза, кайнатырга дип, плитәгә сөт куя, йомырка тәбәсе пешерә башлый, алмалар, чынаяклар юа. Табын әзерли. Тагын сәгатькә күз төшереп ала да, кухня утын сүндереп, зур бүлмәгә уза. Телевизор кабыза һәм, алма ашый-ашый, бермәл карап утыра. Аннары телевизорны сүндерә дә, уфтанып, кер үтүкли башлый. Ә гомумән, ул ире кайтканны көтә. Ишек кыңгыравы чыңлый. Ул, теләр-теләмәс кенә барып, ишекне ача. Кухня утын кабыза, бая пешергән йомырка тәбәсен җылытырга куя, чәй ясый.

Чишенеп, Ир керә, алма алып ашый башлый. Хатын аңа карап тора.

Ир. Нигә дәшмисең?

Хатын. Ә син?

Ир. Мин бит яңа гына кайтып кердем, тамак ач.

Хатын. Мин дә ашамаган.

Ир. Аша. Кем куша ашамаска.

Хатын. Сине көттем.

Ир. Рәхмәт.

Хатын өстәлгә йомырка тәбәсе куя, тәлинкәләргә бүлә.

(Йөзен чытып.) Шушы гынамы?

Хатын. Бисмиллаңны әйт тә күбрәк ипигә исәп тот – туярсың.

Ир. Ипи нәрсә! Менә ни алып кайттым әле мин! (Китап алып килеп күрсәтә.) Айзек Азимов! Менә эшләп тә күрсәтә ичмаса! Ике йөзенче китабын язып ята. Берүзе. Секретарь- сыз, стенографистсыз, машинисткасыз һәм референтсыз. Өлгерә дә соң кеше!.. Мин дә бит күпмедер дәрәҗәдә аңа охшаш, әйеме?

Хатын (ирония белән). Кай төшең белән? Кырык пьеса яздың мәллә?

Ир. Секретарь, стенографист, машинистка, референтсыз эшләвем белән.

Хатын. Аларның бөтенесен мин сиңа берүзем алыштырам түгелме соң? Өстәвенә ашарга пешерүчең дә, хатының да! (Китапны карап ала.) Шәп китап… Ә ипи алып кайттыңмы соң?

Ир (уйлап торгач). Шылтыратып әйтмәдең ич. Онытканмын.

Хатын. Кайтып керүгә шылтыраткан идем дә – син юк идең инде…

Ир. Бер тапкыр сиңа да ярар иде.

Хатын. Ипине көн саен син алып кайтырга тиешлеге безнең өйләнешкәннең икенче көнендә үк бүленеп куелган бит инде. Минем букчага сыймый: сөт, кефир, алма алдым.

Ир. Икенче кулыңа тотсаң өзелер идеме?

Хатын. Ә портфельне кая куйыйм, ди?

Ир. Култык астыңа кыстыр.

Хатын. Портфельнеме?

Ир (кычкыра төшеп). Ипине!.. Гомумән, ул ипи мәсьәләсендә безгә карашны үзгәртергә вакыт. Тормыш үз төзәтмәләрен кертә. Монда альтернатива булырга тиеш тә түгел, мөгаен. Ни гомердән бирле һаман шул бер проблема! Күпме дәвам итәргә мөмкин бу?

Xатын. Инде ай ярым буена яза алмаган баш мәкаләңнең үчен аласыңмы әллә?

Ир. Көлмә, яме! Харап булган: подъезддан ике адымдагы кибеттән ипи кыстырып кайтырга елап ятмасаң… Хан кызы булып беттегез!

Хатын. Ә син үзең?

Ир. Нәрсә мин үзем?

Хатын. Синең кулыңа да сөял чыкмас иде.

Ир. Сөт алганда, берочтан ипи бүлегенә дә сугылсаң, синең дә кулың корымас идедер.

Хатын. Вакытында кайта торган булсаң, ике адымдагы җирдән ярты бөтен ипи алып кайтырга елап торыр идемме соң мин, йа Хода!

Ир. Мин еламыйм!.. Мин принцип дип кенә…

Хатын. Шәп принцип! Көнләшеп үләрлек! Подъезд төбендәге ипи кибетенә төшеп менәр өчен, ярты сәгать тарткалашкач… Фельетон өчен менә дигән тема, игътибар ит, иптәш корреспондент!

Ир. Хәзер фельетоннарны шул хакта гына язсаң инде… Йөгердем мин!

Хатын чәй ясаган арада кайтып та керә. Өстәлгә ярты бөтен ипи китереп куя.

Эшең бетте, кодагый! (Табынга утыра.)

Хатын (аның башыннан сыйпап). Егет икәнсең! Инде кулыңны ю!

Ир югалып тора.

Ир (керә, өстәл янына утыра, ипигә карап). Кисә дә тормагансың! (Ипи кисә.)

Ашый башлыйлар.

Ә нигә дип ул ипине ике көнгә бер бөтенне алып кермәскә? Йә зуррак букча ал, анлык кына акча эшлим, Аллага шөкер!

Хатын. Андамыни эш!..

Ир. Шулай диләр аны! Белмиләр, ди, синең хәйләңне.

Хатын. Хәйлә?

Ир. Хәзерге заман ирләрен көн саен ипи алып кайттыру белән генә кулда тотып булмаслыгына синең баш булып синең баш та җитмәгәч…

Хатын. Андый фәлсәфи фикерләргә җитеп булмады инде.

Ир. Аның каравы һәр көн эшкә шылтыратып, ипи алып кайт дип кушарга җитәме?

Хатын (уйчан). Бәлки, мин… синең тавышыңны ишетәсем килеп шылтыратамдыр? (Моңсу.) Кирәкми миңа синең ипи алып кайтуың! Миңа синең, шул ипине алып кайтыр өчен, вакытында өйгә кайтуың кирәк. Мине ялгызлык белән интектермәс өчен!

Тынлык.

Ир (тамак кырып ала). Кухняга яңа урындыклар аласы бар икән.

Хатын. Ничек башыңа килде әле? Гомер булмаганны.

Ир. Аяклары какшаган – селкенәләр. Алганга дүрт елмы әле?

Хатын. Искеләрен әниләргә биреп, боларын сатып алганыма бер ел инде.

Ир (ни әйтергә белми торгач). Нинди эш ул – һаман әнкәләреңә дә әнкәләреңә?! Сатып алырга да өлгермисең, күпме әйбер әнкәләреңә күчә.

Хатын. Алар модадан чыккан иске әйберләр ярата шул. Син моны бик яхшы беләсең… Балабыз туганга бер ел үттеме-юкмы – ул да әниләргә күчте. Хәзер ир белән хатынның ялгыз торуы модада шул.

Ир кыбырҗып куя, урындыгы шыгырдый.

Ир. Барыбер аяклары какшаган.

Хатын (бармагын чигәсендә бөтереп). Юк. Шөрепләре бушаган.

Ир. Әйтәм җирле, бүген йомырка тәбәсе генә пешергәнсең, тамагың туймаса, минем колак итен ашарга исәп тотып икән. Ә мин ни ашыйм?!

Хатын. Көндәге рационыңны: тугызга кадәр – газета, аннары – «Вакыт» программасы, берәр чынаяк чәй һәм пьеса. Ә иң соңыннан, үт куыгыңны дәвалар өчен, ромашка төнәтмәсе.

Чәй эчәләр.

(Тора.) Кирәк булсам, мин йокы бүлмәсендә. Иртәгә ипи алып кайтырга онытма, яме, үскәнем? (Ирнең маңгаен үбә дә йокы бүлмәсенә уза.)

Ир, кухня утын сүндереп, бүлмәгә уза, газета-журнал актара башлый. Сәгать күкесе тугызга суга. Ир, ашыгып барып, телевизор кабыза да кәнәфигә утыра. Кухня ягына Хатын узып китә. Ир телевизорны сүндерә, өстәл лампасын кабызып, бүлмә утын да сүндерә һәм машинкада яза башлый.

Хатын тавышы. Әй, арканы уып чык әле!

Ир чыгып тора. Кереп, өстәле янына утыра, папирос кабыза. Халатын бәйли-бәйли, Хатын чыга, чәче тарау.

Хатын. Өйдә тартма! Кухняны исләтеп бетерүең дә җиткән. Гомумән, йә ташларга вакыт, йә әнә тыш!

Ир (торып киенә башлый). Берочтан һава да сулап керим, алайса.

Ир чыгып китә. Хатын йокы бүлмәсенә уза.

Бер читтә – урамдагы телефон будкасы. Ир, әрле-бирле йөренеп, папирос көйрәтә, гимнастика хәрәкәтләре ясап ала. Нидер исенә төшеп, кесәсеннән вак акчалар чыгара. Кыю рәвештә телефон будкасына бәреп керә, номер җыя. Квартирада телефон шылтыраганы ишетелә. Ләкин Ирнең кыюлыгы әкренләп сүрелә бара, шулай да ул көтә әле. Чәченә бигудилар ураган

Хатын чыга.

Хатын (трубканы ала). Тыңлыйм сезне.

Тынлык.

Алло!

Ир (кыюсыз гына). Хәерле кич, ханым!

Хатын. Рәхмәт.

Ир. Гафу итегез, ханым… (Тотлыгып кала.)

Хатын. Йә?

Ир. Ханым… бу Айзек Азимовлар фатирымы?

Хатын. Юк. Номерны ялгыш җыйгансыз, иптәш.

Ир. Җиде-кырык-кырык тугызмы?

Хатын (басым белән). Җиде-кырык-кырык тугыз. Тик Айзек Азимовлар монда тормый.

Ир. Гафу итегез, ә кайда?

Хатын. Мин аның секретаре түгел. Сөяркәсе дә! Белмим.

Ир, тыела алмыйча, тавышсыз гына көлә.

Ир (үзен кулга алып). Аның телефон номерын әйтә алмыйсызмы соң?

Хатын. Америка илчелегенә шылтыратып белешкәч, хәбәр итәрмен, иптәш. (Трубканы куя.) Шизик!.. Телефон белән уйнамаса, бичараның эше юктыр шул.

Йокы бүлмәсенә юнәлә.

Ир тагын номер җыя. Телефон чыңлый, Хатын капыл гына тукталып кала, кире килә.

(Трубканы ала.) Тыңлыйм сезне.

Тынлык.

Алло!

Ир. Гафу итегез, сез мине берәр исерек дип уйлагансыздыр инде, әйеме?

Хатын (ярсуын тыеп). Юк.

Ир. Рәхмәт!

Хатын. Исерек дип түгел, ә шизик дип уйладым.

Ир. Рәхмәт, ханым… Мин сезгә моның киресен исбатларга вәгъдә бирәм. Иртәгә тагын шылтыратырга рөхсәт итмәссез микән? (Трубканы элә, будкадан чыга.)

Хатын (трубканы куя). Псих!

Ир. Псих.

Бераздан Ир өйгә кайтып керә.

Хатын. Ниндидер бер тип шылтыратты. Кайтып кергәч тә, телефон шылтыраган иде, шул булды микәнни?

Ир. Хәзергесен белмим, тик кайтыр алдыннан, соңга калам дип, мин шылтыраткан идем… Бусы берәр дус хатыныңдыр, алайса. Аларның тип икәнлеген хәзер генә белдеңмени?

Хатын. Бу – ир.

Ир. Котлыйм.

Хатын. Ни белән?

Ир. Ниһаять, сиңа да игътибар иткәннәр икән.

Хатын. Айзек Азимовны сорый ул. (Кинәт шикле карап.) Кара әле, ул Айзек дигән нәрсә синең берәр… «романыңның» шартлы билгесе түгелме?

Ир. Ул «романның» ире миңа очрашу билгеләмәгәндер ич? Хатын-кыз шылтыраткан булса бер хәер. Шигең нигезсез.

Хатын (җиңел сулап куйгандай). Ышандыра торган кире кагу. Ә соңга калып кайтуыңның сәбәбен раслыйсың бар әле.

Ир. Режиссёр белән утырдык.

Хатын. Ассистенткасы белән түгел микән?

Ир. Минемчә, соңаруларым сәбәбен бер раслап күрсәттем бугай инде мин сиңа. Тун белән гарнитур алып. Бу пьесам куелгач, ни белән раслаттырырсың икән? Машина беләнме?

Сәгать күкесе унга кычкыра.

 

Хатын (аңа елышып). Ярый, мин ятам… Ә син?

Ир. Минем эшлисем бар. Режиссёр финалны башкачарак итеп күрергә тели.

Хатын (кинәт борыла, кырыс). Алайса, сәгать герләрен күтәреп куй!

Ир. Мине вак-төяккә ваклама әле, зинһар!

Хатын, уфтанып, сәгать герләрен күтәреп куя, йокы бүлмәсенә кереп китә.

Караңгылык. Шул ук күренеш.

Коридорда ут кабына. Хатын кайтып керә. Өстен-башын салып, ут кабыза, сәгатькә карап ала, чишенеп, халат кия. Кыскасы, кичәгечә үк кухняда кайнаша башлый. Ишек кыңгыравы чыңлый. Барып, ишек ача. Ир кайтып керә, чишенеп тормастан кухняга уза, горур кыяфәт белән өстәлгә ярты бөтен ипи куя. Чишенеп, кулын юып керә.

Ир. Нигә дәшмисең?

Хатын. Ә син?

Ир. Эш эшләргә кирәк. Сүз белән тамак туймый. (Ипи кисә.)

Хатын. Кырдың инде, айга бер мәртәбә ипи алып кайткан!

Ир. Аның каравы пьесамны төгәлләдем!

Хатын ашарга бүлә.

Тагын карабодай боткасы!

Хатын. Бишенче номерлы диета, үскәнем. Сәгать тугызда эремчек ашарсың, унбердә кефир эчәрсең. Кичен аз ашарга кирәк сиңа. Бер халыкның кичке ашыңны дошманыңа бир дигән мәкале бар.

Ир. Ул чагында мин теләсә кемнең дошманы булырга әзер: үзе ашарга дигәнне миңа китерсен. Бигрәк тә итен.

Хатын. Хәзер бөтен кеше диетик, син генә түгел.

Ашап бетергәч, Ир отвёртка белән урындык шөрепләрен бора башлый.

(Аңа карап торгач.) Ни булды?

Ир. Какшаганнар ич.

Хатын. Гомер булмаганны каян килеп тотындың әле? Пьесаңны кире какмаганнардыр ич?

Ир. Урындык төзәтүнең пьесага ни катнашы бар?

Хатын. Бүтән чакны аның ише эшләргә вакытың юк ич синең. Ник иртә кайттың? Драмаңны кире какмаганнардыр ич.

Ир (чыга). Киресенчә, бүген мин пьеса финалының яңа варианты килеп чыгачагын сизеп торам.

Хатын. Нишли, теге хатын ирен ташлап китәмени?

Ир. Бөтен бәла шунда шул – ташламый.

Хатын. Ник?

Ир. Яшәргә кирәк бит!

Тынлык.

Хатын. Ярар, арыгансыңдыр, ял ит бүген.

Ир. Әле сәгать герен күтәрәсем бар.

Хатын. Үзем, үзем… Син гәҗит укы. Бәй, бүген хоккей да бар әле сиңа!

Ашыгып барып, телевизор кабыза, Ир килеп сүндерә.

Ир. Язып бетерәсем бар.

Өстәл лампасын кабызып, бүлмә утын сүндерә дә, бераз уйлап торгач, машинкада яза башлый. Хатын, тынычланып, ваннага кереп китә.

Хатын тавышы. Әй, арканы уып чык әле!

Ир, ачудан нишләргә белми торгач, ваннага кереп китә. Кире кереп, яңадан яза башлый, тәмәке кабыза. Халат киеп һәм чәченә бигудилар куеп, Хатын керә.

Хатын. Тагын бүлмәдә тартасыңмы?

Ир (коридорга таба юнәлә). Ярар, ярар.

Хатын. Берочтан чүпне дә түгеп кер әле, ничек йөрәгең түзә? (Чиләк алып чыга.) Онытма: тугызда эремчек ашарсың, унбердә кефир эчәсе. (Йокы бүлмәсенә уза.)

Ир, чиләк тотып, урамдагы телефон будкасы янына килә. Кесәсеннән акча чыгара да, телефон трубкасын алып, номер җыя. Фатирдагы телефон шылтырый. Хатын, теләр-теләмәс кенә чыгып, трубканы ала.

Ир. Хәерле кич, ханым.

Хатын. Кем әле бу?

Ир. Танымыйсызмыни?

Хатын. Каян килгән Монте Кристо! (Көлә.) Эчкән икәнсез, тыныч кына йоклагыз. Хулиган! (Трубканы куя.) Хам!

Ир. Кая монда хулиган гына. Чәчрәп торган хам. (Тагын номер җыя.)

Хатын йокы бүлмәсенә таба борыла, телефонга әйләнеп карый. Ул шылтырагач сискәнеп китә. Бераз карап торгач, трубканы алып, сак кына колагына якынайта.

Ханым, зинһар өчен, көлмәгез миннән!

Хатын. Ни кирәк сезгә?

Ир. Берни дә кирәкмәс. Минем бары тик сезнең тавышыгызны гына ишетәсем килә.

Хатын. Нәрсә бу, мәхәббәттә аңлашумы?

Ир. Әлегә юк. Сезгә соклануымны белдерү генә.

Хатын. Нәрсә ул әлегә?

Ир. Бу сезнең миңа мөнәсәбәтегезнең дәвамы нинди булуга бәйле.

Хатын. Мин сезгә нинди дә булса өмет вәгъдә итүдән бик ерак торам, иптәш. Көлке хәтта!

Ир. Алайса, бернәрсә дә вәгъдә итмәгәч, трубканы нигә ташламыйсыз?

Хатын. Кызык булганга күрә.

Ир. Нәрсәсе кызык?

Хатын. Сезнең беркатлылыгыгыз.

Ир. Ә мине сезнең… яшьлегегез сагындыра, ханым. Ә хәзер сез үзгәргәнсез.

Хатын. Мине беләсезмени?

Ир. Сезгә шылтыратыр өчен җитәрлек беләм.

Хатын. Яшьлегем сагындыра?.. Ә хәзер мин… начарайганмынмыни?

Ир. Һәрхәлдә, сез телефоннан бик матур тоеласыз. Минем хатыным андый ук түгел инде… Нигә дәшмисез?

Xатын. Сез минем белән хатыныгыздан качып сөйләшәсезме?

Ир. Сез бик сизгерсез… Ләкин ул мине бу минутта телефоннан сөйләшә дип башына да китермидер… Ә сезне ирегез тыңлап тормыймы соң?

Хатын. Аны өйдә юк дип санарга була. Без бер-беребездән торган саен читләшә барабыз шикелле…

Ир. Менә ничек? Алайса, безгә телефоннан гына түгел, очрашып сөйләшергә вакыт җиткән икән.

Хатын. Сез – хам, кадерлем! Әгәр мин трубканы ташламыйм икән, бу – хәзерге заман хамының психологиясен өйрәнәсе килүдән генә дип белегез.

Ир. Ә хәзерге заман ирләренең нинди булмаска тиешлеген өйрәнәсегез килмиме?

Хатын. Сез миңа хәзерге заман хатыннарының нинди булмаска тиеш икәнлеген белер өчен шылтыратасызмыни? Минем драматург ирем шундый пьеса язса, бик беркатлы спектакль килеп чыгар иде. Драмагызны катлауландырмагыз, Монте Кристо! Хатыныгыз янына керергә вакыт. (Сәгатькә карап ала.)

Ир. Әйе, әйе… Мөгаен, ул сәгатькә карый башлагандыр инде. Хушыгыз, ханым. Иртәгә шылтыратырмын. Ә сез җавабыгызны әзерләп куя алырсыз микән? Аңлашыр өчен, безгә бер очрашу җитә. Бер очрашу… (Трубканы куя.)

Хатын трубканы куя, чиләк тоткан. Ир кайта.

Хатын. Чиләк күтәргән килеш мәрткә киттеңме әллә?

Ир. Телефоннан сөйләшеп алдым.

Хатын. Телефоннан? Менә хәзер генәме?

Ир. Әйе. Автоматтан.

Хатын. Кем белән?

Ир. Билгеле, синең белән түгел. Режиссёр белән.

Хатын. Ә ул тагын шылтыратты.

Ир. Кем?

Хатын (аныңча итеп). Билгеле, син түгел.

Тынлык.

Кичәге тип.

Ир. Ә! Теге Монте Кристомыни?!

Хатын. Каян беләсең?

Ир. Нәрсәне?

Хатын. Аның Монте Кристо икәнен. Мин сиңа бу хакта әйтмәдем ич әле.

Тынлык.

Ир. Бүтәнчә атыйк соң. Әйтик, Икс атлы бер тип дип.

Хатын. Миңа аның тавышы таныш шикелле.

Ир. Минекенә охшамагандыр ич?

Хатын. Тавышына караганда, ул – синең яшьләрдәге ир-ат, ләкин күпкә акыллырак тоела.

Ир. Берәр танышың шаяртадыр.

Хатын. Шаяртканга охшамый. Җитди сөйләшә.

Ир. Нинди мәгънәдә?

Хатын. Ул диалогны дәвам итәргә тели.

Ир. Иртәгә аның белән мин үзем сөйләшермен!

Хатын. Уйнасын ла! Педагог-психолог буларак, миңа бу уенның ни белән бетүен белү кызык. Минем аны җиңәсем килә.

Ир. Ә ир буларак миңа нишләргә?

Хатын. Чын ир, хатынын яраткан ир, бу очракта үзен башкачарак тотарга тиеш дип санамыйсыңмы син?

Ир. Ничек башкачарак?

Хатын. Бу уен мине чынлап торып җәлеп итсә?

Ир. Икс шуңа омтыла да түгел микән? (Тынлыктан соң.) Ә нигә ул сине җәлеп итәргә тиеш әле? Мин кемнән ким? Ипи алып кайттым, урындык аякларын ныгыттым, аркаңны уам, чүп түгәм…

Ир кулларын селкә-селкә сөйләнгән арада, Хатын йокы бүлмәсенә кереп китә.

Хатын (эчтән). Монте Кристо дисең инде…

Ир (ул якка карап торгач). Мин пьесаның ахырына яңа вариант таптым бугай.

Хатын. Нинди, сер булмаса?

Ир. Теге хатын ирен барыбер ташлар, ахрысы. «Яшәргә кирәк бит!» –дип кенә торса да, әхлаксызлык эшләр иде.

Хатын. Мин ул ирне кызганам.

Караңгылык. Шул ук күренеш.

Әүвәлгечә алдан Хатын кайтып керә. Сәгать җидегә суга. Ул ут кабыза, букчасын күтәреп, кухняга уза. Сөт кайната, камыр туглый. Ишек кыңгыравы чыңлый. Барып ача, Ир кайтып керә. Төргәк тоткан. Өстәлгә ярты бөтен икмәк китереп куя.

Хатын. Үз ачкычыңны югалтмагансыңдыр ич?

Ир. Юк. Миңа син ачсаң күңелле.

Хатын. Сиңа караганда, бу миңа тансыграктыр.

Ир. Коймак пешерәсеңмени?

Хатын. Юк. Белен.

Ир алма алып ашый башлый.

Кулыңны ю.

Ир бер мәлгә югалып тора, су аккан тавыш ишетелә.

Ипи алып кайтырга онытма дип эшеңә шылтыраткан идем – син юк. Кайда булдың?

Ир. Театрда идем. Пьесаны хупладылар. (Керә.)

Хатын. Котлыйм. (Басым белән.) Теге хатын ирен ташлап китәме?

Ир. Китә.

Хатын. Кызганыч.

Ир. Башкача нишләсен ул?.. Режиссёрга бигрәк тә минем геройларымның үзләре уйлап чыгарган теләсә нинди шартлы хәлдә дә үзләрен тормыштагыча тотмый булдыра алмаулары охшады. Теләсә нинди чын хәлдә яки уенда кеше үзенең чын йөзенә хас холык-сыйфатларын чагылдырмыйча калмый. Яшеренеп калырга мөмкинлекләр барында да.

Хатын. Синең белән мин дәме?

Ир. Синең белән мин дә.

Тынлык.

Хатын. Нәрсә алып кайттың?

Ир. Бүләк.

Хатын. Кемгә?

Ир. Сиңа.

Хатын. Сәбәпсез-нисезме?

Ир. Пьеса тәмамлау сәбәп түгелмени?

Хатын (төргәкне чишеп, эшләпә ала, киеп карый). Нигә бу кадәр күп кәгазьгә төрдең аны?

Ир. Трамвайда измәсеннәр дип.

Хатын. Ә мин чыгарып түгәргә чүп булсынга дип торам.

Ир. Бүген мин моны син кушмасаң да эшлим. Бүген мин азат.

Хатын. Бүген режиссёрга шылтыратасың юк ич инде – үзем түгәм, яме? Бүген синең бәйрәмең.

Ир. Бәйрәм! (Өстәлдән кулъязмаларны алып килә.) Менә бу биш вариантны да чыгарып ташлыйсы калды!

Хатын. Бәлки… теге хатынның иреннән китмәгән вариантын калдырырсың? Миңа шунысы ошаган иде…

Ир. Тормыш – режиссёр кебек ул. (Кулъязмаларны чиләккә ташлый.) Аның үз кагыйдәләре бар.

Хатын (аңа карап тора, эшләпәсен сала, күңелсез). Ашарга утыр.

Ир портфеленнән вино ала, фужерларга сала. Ашарга утыралар.

Ир. Пьеса өчен! (Фужер күтәрә.)

Хатын. Синең пьесаңдагы ул ирнең хатынын китәргә мәҗбүр иткән җүләрлеге өченме? Бәлки, режиссёр белән килешмәскә кирәк булгандыр? Уен кагыйдәсеннән битәр, тормыш кагыйдәсе дә бар ич әле. Эчә алмыйм мин бүген! Үпкәләмә, яме.

Ир. Үзем уйлап чыгарган пьеса өчен нигә сиңа үпкәлим ди? Мин үземә генә үпкәли алам. Уен ич ул.

Хатын. Синең андый уеныңнан елыйсым килә!

Ир. Пушкинча әйттең: «Уйдырмадан яшьләремне түгәм!..»

Хатын. Пьесаңдагы хатын ире белән калсын. Ярата ич ул аны. Ишетәсеңме, ярата!

Ир. Ә тамашачы уеннан уймак чыкканны ярата. Киреләнеп, режиссёрны ачуландырырга ярамый.

Хатын. Минем яшәү режиссёрым – тормыш! Йөрәгемнеке – син… Киреләнеп, мин дә сине… шатландыра алмыйм. (Тәрәзә каршысына барып баса.) Яфраклар коела. Көз җиткәч, яфраклар агачыннан аерыла… Синең пьесаң шактый күңелсез тәмамлана. Сизәсеңме? Бәлки әле, барысын да үзгәрешсез калдырып, әүвәлге вариантка кире кайтырсың?

Ир (чиләккә карап ала). Юк инде. Жирәбә салынган. Репетиция башланды.

Хатын. Әле синең генераль репетициягә кадәр вакытың бар: уйлап карамыйсыңмы?

Сәгать суга.

Ир. Онытып торам: минем режиссёрга шылтыратасым бар бит әле. (Телефонга таба бара.) Аннары чүп түгеп керәсем…

Хатын. Үзем түгим.

Ир (папирос каба). Тартасым да бар – мин үзем. Син юына тор, аркаңны уармын да син юынган арада түгеп керермен. (Барып, трубканы ала.)

Хатын. Йа Хода!.. (Телефон рычагына баса). Алайса, үскәнем, бар, автоматтан шылтырат.

Ир. Нигә? (Көлеп җибәрә.) Ә! Сиңа… граф Монте Кристо шылтыратырга тиеш бит әле! (Чиләкне алып, коридорга чыгып китә, куртка кия.) Уңышлар телим!

Хатын. Бәлки, көтеп торырсың? Бергә көләр идек.

Ир. Кемнән?

Хатын. Билгеле, синнән түгел… Син монда калсаң, Икс атлы типтан.

Ир. Ярар инде. Психологик тәҗрибәңә комачауламыйм. Синең аны җиңәсең килә ич. Аннары көләрбез. (Чыгып китә.)

Хатын. Көлке килә торыр, артыңнан куа килер…

Урамда чиләк тоткан Ир күренә. Ул телефон будкасына якыная. Хатын, дулкынланып, арлы-бирле йөренә, ниндидер карарга килеп, йокы бүлмәсеннән буш чемодан алып чыга, аны ачып куя, тавышсыз гына елый.

Ир (йөренә, үзалдына). Монте Кристо… Әгәр дә син, акыллым, аның белән очрашырга риза булсаң… миңа нишләргә?

Хатын проигрывательгә тәлинкә куеп уйнатып җибәрә, телефон төбенә килеп утыра.

Хатын. Алдан көлгән кеше ахырдан елый бит, үскәнем!

Ир будкага керә, номер җыя. Телефон шылтырый. Хатын сискәнеп китә. Алырга ашыкмый. Ир трубканы эләргәме-элмәскәме дип икеләнеп тора. Ләкин Хатын, күз яшен сөртеп, трубканы алырга өлгерә.

 

Ир (әкрен). Хәерле кич, ханым.

Хатын (басым белән). Синме бу, Монте Кристо?

Ир. Син дип эндәшүегезне ничек аңларга, ханым?

Хатын. Үзеңә ничек кирәк булса – шулай.

Ир. Мин моны кичә әйттем: мин яратам сине, ханым. Телефоннан шундый яратам!..

Хатын. Сине?

Ир. Әйе. Инде сине. Мин гел сине уйлыйм. Онытыр өчен миңа синең белән бер очрашу җитә.

Хатын. Онытыр өчен очрашу? Моны ничек аңларга?

Ир. Әгәр син минем белән очрашырга риза булсаң, ихтимал, мин сине онытырмындыр, ханым.

Хатын. Ул безнең соңгы очрашуыбыз буламыни?

Ир. Соңгы.

Хатын. Кайда очрашырбыз соң?

Ир. Чатта. Сине сөюемнең чатында.

Хатын. Кайда ул чат?

Ир. Борылышта. Синең белән минем арадагы борылышта.

Хатын. Мин үзем дә әллә нинди бер борылышта торам бугай. (Чемоданга карап ала. Үзалдына.) Нишләргә?

Ир. Соң? (Үзалдына.) Нишләр икән?

Хатын. Кайсы якка да борылырга белмичә басып торам әле менә. Бер якта – ирем, икенче якта – син…

Ир. Кайсысын сайлыйсың?

Хатын. Синең онытмавыңны.

Ир. Килмисеңмени? Алайса, тыныч йокы, ханым!

Хатын. Сау бул, Монте Кристо!

Ир. Рәхмәт.

Хатын. Исәнме, Идрис!

Ир. Исәнме, Гөлсем! (Трубканы куя.)

Будкадан чыга, чиләккә карап торгач, өйгә ашыга. Хатын трубканы куя.

Чемоданны бикли. Тавышсыз гына көлә, аннары елый башлый.

Ир керә.

Хатын (аны күреп). Премьера!.. Авторны!.. Афәрин! (Елап кул чаба.) Уйдырмадан яшьләремне түгәм!.. (Утыра.)

Тынлык. Тәлинкә уйналып бетә. Тынлык.

(Тора, кискен.) Җитте болай яшәү! (Чемоданны ала.)

Ир (чемоданны күреп). Нәрсә бу? Кая җыендың?!

Хатын. Гомер буена чатта тормабыз бит инде? Репетицияң тәмам.

Ир. Тормыш пьеса түгел, акыллым. (Чемоданга тотына.)

Хатын (яшь аралаш). Ни дидең син? (Елмаеп.) Акыллым…

Ир (аны иркәләп). Телефоннан тавышымны ничек башта ук танымадың?

Хатын. Таныдым… Элек миңа «акыллым» дия торган кешене мин телефоннан таныдым… Тик җитте элеккечә яшәү! (Чемоданны алып читкә китә.) Туйдым!

Ир (салкын). Кая җыендың?

Хатын. Әниләргә.

Ир. Мин сине беркая да җибәрмим! Ишетәсеңме, акыллым?! Яңадан тапкач кына, мин сине беркая да җибәрмим! (Чемоданны тартып ала.) Нигә буш?

Хатын (гаҗәпсенеп). Анда ни булырга тиеш соң?

Ир. Гадәттә, ирен ташлап әниләренә киткән хатын чемоданына кием-салым тутыра бугай ич?

Хатын. Ир белән хатын арасы бушаса, чемодан тула шул.

Ир. Синеке буш. Алайса, безнең ара тулымы?

Хатын. Әниләргә шуны тутырыр өчен барам. Баланың киемнәрен алып кайтырга. Үзе белән бергә! Алты ел читтә яши. Ичмаса, бер ел булса да, балалар бакчасына йөреп калсын. Мин илтермен, син алып кайтырсың. Тик һичкайчан киресенчә түгел!

Ир. Мин соңга калып кайтмас өченме?

Хатын. Шуның өчен.

Ир. Ә ипине кем алып кайтыр соң?

Хатын. Үзем. Зуррак букча алам. Син бит ипине катымы-йомшакмы икәнен карап тормый алып кайтасың.

Ир. Сайларга күнекмәгәнгә ул, Гөлсем. Ипинең миңа ниндие дә ярый. Яратып ашарлык кына булсын… Син дә миңа шулай кирәк. Яратып кына яшәрлек булсын.

Икесен дә сискәндереп, телефон чылтырый. Бер-берсенә карашалар.

(Пышылдап.) Монте Кристо мәллә?

Хатын. Хәтерең… Ул син идең ич.

Ир маңгаена сугып ала. Трубканы күтәрә, тыңлый.

Ир (бераздан). Рәхмәт, әби. Хәзер! (Трубканы куя, Хатынга.) Безне улыбыз сагынган. Җыен, бергә барабыз.

Хатын (җыена башлый). Чүп чиләгең кайда? (Чүп чиләген алып кереп.) Чүбен түкмәдеңмени?

Ир. Чүп түгел болар. (Кулъязмаларын ала.) Бу вариант әйбәтрәк.

Хатын. Теге хатын иреннән китмимени?

Ир. Мәхәббәтнең үз кагыйдәсе бар. Ярата ич ул аны. (Хатынны кочаклап.) Ишетәсеңме, ярата!..

Пәрдә
1979
Sie haben die kostenlose Leseprobe beendet. Möchten Sie mehr lesen?